Сагынган чакларымда (дәвамы)

4 күренеш

Караңгы. Сүрән генә ут төшә. Баягы ишегалды келәт эче ролен уйный. Идәндә тезләрен кочаклап Шаһидә белән Зәкия утыра.

 Зәкия. Абау, шушы караңгы келәттә төн кунарбыз микәнни?

Шаһидә. Мин караңгыдан курык­мыйм ла. Әнекәйләрне кайтарырлар микән, түтәй?

Зәкия. Белмим, Шаһидә үскәнем, мин берни дә белмим... Беттек без, беттек... (Елый.)

Шаһидә (караштырып килә. Тыныч тавыш белән). Зәкия түтәм, монда тычкан-мазар юк микән?

Зәкия. Синдә тычкан кайгысы... (Башын иеп елап утыра, кинәт сикереп тора, күлмәк өстендәге чигүле алъяпкычын салып ата. Аны кулында бөтергәли, ныклыгын тикшергәндәй, кат-кат тарткалап карый.)

 

Шаһидә шаккатып апасына төбәлә. Зәкия, кулы белән кармалана-кармалана, түшәм такталарын сыпыра.

 

Шаһидә (аны күреп).Түтәй, син нишләмәкче буласың?

 

Зәкия келәтнең һәр тактасын, һәр бүрәнәсен барлап чыгарга җыенгандай, ашыга-кабалана, бер почмактан икенчесенә атыла. Аннан кычкырып еларга тотына.

 

Зәкия. Адәм көлкесе, ындыр табагы чаклы келәттә тырпаеп торган бер кадак кисәге булмасын инде… Яшим дисәң, яшәп, үлим дисәң, үлеп булмый дөньяларында.

Шаһидә. Түтәй, ычкындыңмы әллә, минем үләсем килми, өйгә кайтасым килә. Тамагым ачты. Әтекәйләр кайчан кайтыр икән?

Зәкия (яшь аралаш кызганыч елмаеп, Шаһидәгә карый). И апаем, син бәләкәйрәк, сиңа тимәсләр. Менә теге җирбит Хәмит мине мәсхәрәләп ташласа, ни кылырмын? Аны бит гел сөйлиләр...

Шаһидә (аңа сыенып). Матур шул син, түтәй. Инәкәй күрмәгәндә, кашларыңны корым белән каралтып, бит очларыңа кишер суы да тигезгән булдың. Теләсә кем кызыгырлык.

Зәкия. Хәмит ише бәндәгә матур ни, ямьсез ни, тора салып өстемә ябышса? Аннан суларга ташланырга гына кала бит миңа.

Шаһидә. Кит, исәр, тумаган тайның билен сындырып утырма әле. (Бала итәкле күлмәгенең кесәсеннән кечкенә саплы пәке чыгара.) Сиңа тиеп кенә карасын, шушының белән күзләрен чокып алырмын!

Зәкия. Әтекәй гел әйтә бит сиңа, малай булып кына туасың калган дип. Булмышың белән гел малай шул син... Кесәңдә пәке йөртмәсәң...

Шаһидә. Әүхәтнеке ул, әллә кай­чан инде шәпиле уйнаганда оттырган иде. Менә тиле!

Зәкия. Телеңә ничек тилчә чыкмыйдыр, кызый, әле тиле, әле исәр… Бир әле, хет шуның белән ишекне ачып булмасмы. (Пәкене алып, келәт ишеге янында кайнаша башлый. Бераздан, үртәлеп.) И Аллам, бөтен кеше пәке белән тимер кисәр ие аны…

Шаһидә. Түтәй, исәр дими ни дисең инде сине. Кем инде шулай итеп тимер кисәргә маташсын. Анавысы йозакка туры китереп, тактаны җомрылатып чокып карале. Чокы да чокы инде, аннан каерып карарсың.

Зәкия. Кайчагында акыллы сүз дә чыга шул үзеңнән... (Тактаны каезлый башлый.) Ачылды, үскәнем, ачылды! Әйдә, яхшы чакта котылыйк!

 

Йөгерә-йөгерә чыгып китәләр. Ут сүнә.

 

5 күренеш

Нигъмәтнең өй эче. Шаһидә белән Зәкия шыпан-шыпан гына кайтып керәләр. Зәкия керосин лампасын кабыза, тәрәзәләрдә пәрдә юклыгын абайлап, лампаны идәнгә куя.

 

Шаһидә. Синең пәкең безне төрмәдән коткарды дип сөйләсәм, теге капчык белән суккан ышанмас та әле, име, түтәй?

Зәкия. Кемгә сукканнар дисең, бер сүзеңне аңларлык түгел! Инәкәй кебек, гел мәкаль белән сөйләшәсең!

Шаһидә. Суккан ди сиңа… Әүхәтне әйтәм, сабын куыгы очырасың дигән булыр әле.

Зәкия. Әүхәт тә Әүхәт телендә. Әтекәйләр ни хәлдә икән анда? Җибәрсәләр генә ярар инде үзләрен, и Ходаем!

 

Шулвакыт ишек ачыла, бик арыган кыяфәттә Нигъмәт белән Мәрзия килеп керә. Кызлар аларны кочаклап ала. Ир белән хатын икәүләп сәкегә утыралар.

 

Нигъмәт. Сезнең бәхеткәдер инде, балалар, дөньясында мәрхәмәтле җаннар да калган икән әле.

Мәрзия (өй эчендәге пыран-заран килгән дөньяга күз төшергәч, йөзе тартылып китә. Шаһидәгә). Балам, теге дәҗҗал таптаган онны канат белән ипләп кенә себереп ал әле, иләгәч, бер пычрагы да калмый аның, умач итәрбез.

 

Шаһидә, каз канаты алып, ипләп кенә онны себерә. Бераздан кызлар да әниләре янына менеп утыралар.

 

Зәкия. Әле дә җибәргәннәр үзегезне, инәкәй!

Мәрзия. Бер изгелек мең бәладән коткара дигәннәре хак икән.

Шаһидә (аңа сыенып). Инәкәй, ә безне берәү дә коткармады, без үзебез качып кайттык, менәтрәк, вәт!

Нигъмәт (шаккатып). Каян качтыгыз?

Зәкия. Теге җирбит безне бит колхоз келәтенә яптырды.

Шаһидә. Әткәй, әткәй, белә­сеңме, Зәкия түтәй...

Зәкия (аның ни әйтәсен чамалап, тиз генә бүлдерә, терсәге белән төртә). Шаһидәнең әле дә пәкесе булды, ишекне ачып кайтып киттек.

Мәрзия. Кыз балалар дип тә тормый бит, дәҗҗал...

Зәкия. Әтекәй, сөйлә инде, нәрсәләр булды районда?

Нигъмәт. Өченче ел буранда адашып, малае белән бер адәм кереп кунган ие бит, тикшерүче дигәннәре шул булып чыкты. Үзе танымаса, аны җүнләп карау да юк инде… «Сөт эчереп, сез генә исән калдырдыгыз безне», дип ике куллап күреште.

Мәрзия. Өтермәнгә тыгарлар дип барган җиреңдә шулай каршы алсыннар әле, Ходаның хикмәте.

Шаһидә. Әйе шул! Әтекәй ул малайның кулларын-аякларын уып утырган иде.

Зәкия. Ә без инәкәй белән сөткә мәтрүшкә салып кайнаттык.

Мәрзия. «Улым өчен бик курык­кан идем, коткардыгыз, мең рәхмәт сезгә!» дип саубуллашып киткән ие бит. Менә шул кешегә тап булдык, Алланың рәхмәте.

Нигъмәт. Бер җамаяк сөт анагыз белән мине өтермәннән коткарды, балалар.

 

Әтәч кычкырганы ишетелә.
Мәрзия чәчрәнләп сәкедән төшә.

 

Мәрзия. Сыер саварга... (Кинәт кенә исенә төшә. Сыгылып төшә, елый.) Сыеркаем, сыеркаем…

Нигъмәт. Ярар, анасы, баш исән бит әле…

Мәрзия. Баш исән дип кайчанга кадәр юанып яшәрбез соң, атасы?

Нигъмәт. Күрше урыс авылыннан кәҗә алып кайтырмын, ул да мал.

Мәрзия. Кәҗә? И Ходаем... Бетебез белән түликме ул кәҗәсенә дә?

Нигъмәт. Юкка көймә. Алып кайтам дидем бит. Алып кайтам.

 

Ут сүнә. Яктыра.

6 күренеш

Нигъмәтләрнең ишегалды. Читән койма. Мәрзиянең абзардан чыгып килүе. Кулында кечкенә калай бидон, беләгендә шадра сөлге. Койманың икенче ягында Гөлсем күренә.

 

Гөлсем. И сыерыңның сөтеннән уңдык, Мәрзиякәем, бидрәм чүмәкәй булганчы савам бит. Иллә мәгәр холкы яман, койрыгы белән битемне кыйнап кына тора. Аптырагач, ботына бәйләп куйганыем, аягын күтәрә башлады.

Мәрзия (кырку). Гомердә дә холыксызланмады.

Гөлсем. Сезне әйтәм, кәҗә алгансыз, дигән иде Касыйм, саудырамы? Шулай инде, ишле өйдә сөтсез буламы соң.

Мәрзия. Савам. Бик ипле. Сөте дә күп, Аллага шөкер.

Гөлсем. И-и, безне бәхет басты инде, Мәрзиякәем, басты...

Мәрзия (ачы көлемсерәп). Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр, диләр бит. Кәнсәләрнең безнең дөньяны пыр туздыруы сезне ничек бәхетле иткән.

Гөлсем. Кәнсәләр дип... Касыйм бит... Нигъмәтләрнең Мәрүчкәсен үзебезгә алып чыгабыз, дип чата-карман килде, өзмәде-куймады...

Мәрзия. Рәхәтен күрегез.

Гөлсем (уңайсызланыбрак китә). И Мәрзиякәем... (Нидер әйтергә уйлый да кулын селтәп китеп бара.)

 

Мәрзия аның артыннан бик озак текәлеп карап тора. Кереп китә. Култык астына бер-ике учма үлән кыс­тырган Шаһидә керә. Читәннең икенче ягында Әүхәт пәйда була. Ул – ачык йөзле, шат күңелле үсмер.

 

Әүхәт (читән аша). Шаһдә, Шаһдә дим!

Шаһидә (читән янына килеп, егетнең борын төбендә йодрык күрсәтә). Исемемне бозма дип ничә әйттем, ә?

Әүхәт. Ярар инде, Шаһдә. Кайда йөрисең? Көтү әллә кайчан кайтты. Безнең сыерны юллыйсыңмы әллә?

Шаһидә. Сезнеке түгел, безнең сыер ул! Көтүдән кайтканда да инәң чыбык белән ярып кына алып керә ишегалдыгызга, ул туп-туры безгә кайта, менәтрәк, вәт! (Әүхәтнең беләгеннән чеметә.) Абау! Как сөяк – тач май, как сөяк – тач май!

Әүхәт. Ә сез хәзер кәҗә сөте эчәсез, фу-у! (Кызны үртәп такмак­лый.)

 

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Имиләрең бәләкәй.

Бер ыстакан сөт бирмисең,

Каһәр суккан нәмәкәй.

 

Шаһидә. Инәкәй әйтә, кәҗә сөте сыерныкына караганда да файдалырак, ди, беләсең килсә!

Әүхәт. Сасы бит ул, аны ничек эчәсез? Фу-у-у…

Шаһидә. Булыр сасы! Безнең Әүхәдән мамык исе генә килеп тора!

Әүхәт. Диванадыр син, кем инде кәҗәгә шундый исем кушсын!

Шаһидә. Инәкәй әйтте, кышка аның бәкәйләре туачак, диде. Кәҗә тәкәсе туса, анысына бөтенләй Әүхәт диярмен әле, вәт!..

Әүхәт. Ярар. Безнең сыер бозауласа, мин аңа Шаһдә диярмен.

Шаһидә. Әйтеп кенә кара!

Әүхәт. Әйтәм! (Як-ягына каранып, тавышын әкренәйтеп, елмаеп.) Бозавын абзарыгызга кертеп куям. Сыер итеп үстерерсең (Үртәп, бозау чакыргандай итеп.) Шаһдә, туә-туә, Шаһдә, туә-туә...

Шаһидә (йөзен балкытып елмая, тагын Әүхәтнең беләген чеметә). Менә тиле! Үгез бозау булса? Шаһдә, имеш...

Әүхәт. Чеметмә әле! Шул гадәтең... Үгез булса да, Шаһдә, дим. Аңа ныграк та туры килә әле ул исем.

 

Шаһидә ишек ачылган тавышны ишетеп, ялт кына читкә тайпыла, Әүхәткә йодрык болгый. Өйгә юнәлә. Әүхәт тә читәннән югала. Болдырга Нигъмәт чыгып баса. Карашы белән бер ноктага төбәлеп, уйланып тора, гарип кулына карый-карый, баскычка утыра. Уйга бата. Касыйм керә. Гаепле кешедәй көрсенеп кенә Нигъмәт янына килеп утыра. Тегесе башын гына күтәреп карый.

 

Касыйм. Саумы, Нигъмәт? Син, ни, миңа ачу саклама инде, кордаш...

Нигъмәт. Бөтен кайгың шулмы, Касыйм?

Касыйм (корк-корк ютәлли). Кайгы дип... Сөенерлек бернәрсә дә күренеп тормый шул.

Нигъмәт. Ала-а-ай... «матур тормыш» дип җырлап йөрисез түгелме соң?

Касыйм (кул селтәп). Җырларсың (ютәлли). Влач дигәннәренә җыен әтрәк-әләм менеп кунакласын да...

Нигъмәт. Башны алып җир читенә олага торган да түгел, бу гарип кул белән кайда, кем көтеп тора.

Касыйм. Син кул дисең, мин... (Бик нык ютәлли.)

Нигъмәт. Бер дә ару күренмисең әле син, күрше. Үпкәңне әйтәм...

Касыйм. Үтәр әле... Кордаш, сыерың өчен рәнҗемә. Чит-ят кулына китеп әрәм булмасын, дидем. Заманалар болгана да, бер көн килеп тынмасмы әле... Үзеңә алып чыгарсың.

Нигъмәт. Нинди көнгә калдык.

Касыйм. Сөйләмә, кордаш!

Нигъмәт. Ачуың да килмәс иде. Син әйтмешли, җыен ялкау, җыен булдыксыз түрә булып йөрсен әле. Тир түгеп тапкан малыңны талап, сәвит төзиләр, имеш. Ичмаса, үзләрен влач дигәнче, талаучылар, караклар дисеннәр иде...

Касыйм. Кордаш, бик кычкырып сөйләшмә әле. Авылның кырык күзе, кырык колагы бар...

Нигъмәт (кул селтәп). Сөйләшү түгел, сулыш алырга да өркәбез шул... Өрәкләр дөньясында үзебез дә өрәккә әйләнеп беттек...

 

Ут сүнә. Яктыра.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: