Логотип Казан Утлары
Драма

Сагынган чакларымда

Адәм баласы дөньяның ачысын-төчесен татып караганнан соң гына әремнән бал тәме килгәнен аңлый шул, балам. Әрем ачысыннан күпкә ачырак сыйлары да бар язмышның, авыз иткәннәр үзләре генә белә…

 

 

...Без сыерлы йортта туып үстек,

Ул бит безне исән саклады.

Сыер эзләренә баса-баса,

Безнең тыйнак бәхет атлады.

Балачакның шушы шәфкатьлесе

Тиң булмаса әгәр бер җырга,

Мин багышлап шигырь язмас идем

Шомырткайга – безнең сыерга.

Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:

– Минем өчен СССР –

Чыжылдатып безгә сөтен биргән

Шушы юмарт Шомырткай-сыер...

Зөлфәт

2 пәрдә, 16 күренештә

Катнашалар:

Яшь Шаһидә – яшь кыз. Чая, нык холыклы.

Карт Шаһидә – 90 яшьләрдә. Шактый нык күренә.

Зәкия – яшь кыз, Шаһидәнең апасы.

Нигъмәт – 40 яшьләрдә, Шаһидәнең әтисе. Караңгырак чырайлы, бер кулы гарип, басынкырак табигатьле.

Мәрзия – Шаһидәнең әнисе. Мулла кызы булганга, үз-үзен тотышында беркадәр зыялылык бар.

Әүхәт – күрше егете. Шаһидәнең яшьтәше.

Гөлсем – 37-45 яшьләрдә, Әүхәтнең әнисе. Телчән хатын.

Касыйм – 40 яшьләрдә, Әүхәтнең әтисе. Ябык кына, чирләшкә генә кыяфәтле.

Мәрфуга – 40 яшьләрдә, авыл хатыны.

Сәлимә – 40 яшьләрдә, авыл хатыны.

Сабира – Сәлимәнең кызы, Шаһидәдән бер-ике яшькә кечерәк.

Хәмит – 40-45 яшьләрдә, авыл активисты. Әрсез, оятсыз, үзен власть иясе итеп хис итәргә, шуны башкаларга күрсәтергә яратучы бер адәм.

Фәния – Шаһидәнең төпчек кызы, 45 яшьләр тирәсендә.

Эпизодларда: яшь кызлар, авыл ирләре.

Вакыйга егерме беренче гасыр башында һәм
1935-1945 еллар тирәсендә бара.

 

1 пәрдә

1 күренеш

Безнең көннәр. Авыл өенең ишегалды. Ишегалдына өй ишеге, болдыр караган. Бер якта – капка, аның янында бүрәнә өеме, икенче якта ике сәндерәле эскәмия (аскы өлеше – эскәмия ролен, өске сәндерәсе кайбер күренеш­ләрдә сәке ролен дә уйный ала). Койма башына чиләк эленгән. Эскәмиядә, таякка таянып, карт Шаһидә утыра. Озын итәкле аксыл күлмәк, аның өстеннән кыска җиңле камзул кигән. Сузып-сузып сыер мөгрәгән тавыш ишетелә, ул торган саен ерагая. Шаһидә бер учы белән авызын каплаган, әйтерсең, кулын төшерсә, менә-менә кычкырып елап җибәрер...

 

 

Шаһидә (капка ягына моңаеп карап тора, үзалдына). И Ходаем, сыйлы көнем – сыерлы көнемнән аерылгач, ни белән генә көн үткәрермен? (Түзми, сулыгып кына үзалдына елап җибәрә.)

 

Шулчак болдырга Фәния чыгып баса. Кулында тас, анда юылган керләр. Әнисен бик кызганып карап тора, үзенең дә күңеле тула. Тик ничек тә сиздермәскә тырыша.

 

Фәния. Әнкәй, йөрәгеңне бозып утырма инде, әйдә, кер. Мин дә җыенып беттем бугай.

Шаһидә. Күрчәле, яланаяк чыгып баскан, акыл кермәсә дә кермәс икән, агай. Фәния, сиңа әйтәм түгелме?

Фәния. Киям, киям, менә, синең башмагыңны кидем.

 

Фәния кер эләргә бау суза. Яшел җирлеккә чәчәкләр төшкән
җәймәләр элә.

 

Шаһидә (эскәмиядә утырган килеш кенә сөйләнә). Абыеңнар да, син дә, ничә кайтсагыз, «нигә сыер асрап интегәсез, кибет тулы сөте, мае», ди идегез, тынычланырсыз инде.

Фәния (кер элә-элә сөйләшә). Соң, үзеңне жәлләп әйтәбез ләса. Кулларыңны кара, кәкрәеп каткан, һаман сыер дисең.

Шаһидә. Атагыз иртәрәк китеп барды. Икәү булсак, ничек тә теркелдәр идек әле. Сезнең сүзгә карап тормас идек. Булганны бетерүкәйләр бик тиз шул...

Фәния. Үзебезгә алып китәм дибез – тыңламыйсың.

Шаһидә. Таш калагызда тыным кысыла, кызым, ике көн дә тора алмыйм мин анда.

Фәния. Алып китәм дигәч, уртанчы абыйны да әрләп ташлагансың.

Шаһидә. Әрләми ни. Аның хатыны, җиңгәңне әйтәм, зарланудан башканы белми. Бу җире авырта, теге җире...

Фәния (көлеп). Соң, әнкәй, пенсиядә бит инде ул, тагын ни эше булсын.

Шаһидә. Диванга кадакланып, көне буе тилебәдәр карап ятсаң, авыртмый нишләсен. Ике кулыңа эш табып, селкенеп торсаң, зарланырга вакыт калмый ул.

Фәния. Син генә ул, эшсез бер минут утыра алмыйсың.

Шаһидә. Эш тә калдырмадыгыз инде. Ул үзе юа торган машинасы җайлы нәрсә булса да, күлмәк-оегымны гына юып куймаска мин.

Фәния. Түзмәгәнсеңдер әле, менә боларны да кул белән угансыңдыр. Юарга дип салдыртам – чип-чис­талар. Кире элмәдем, машинада чайкаттым инде.

Шаһидә (кеткелдәп). Өченчекөн генә апаң белән җизнәң килеп, юып, үтүкләп, элеп киткәннәр ие.

Фәния. И... әйтәм аны... Әле дә алар күрше авылда гына, ике көннең берендә килеп әйләнәләр.

Шаһидә. Атлаган саен йөрмә дип тукыйм апаңа. Өендә килене, оныклары, алар янында ныграк кирәк бит ул. Яратмаслар.

Фәния. Кит, әнкәй, каенананың кунакка киткәнен кем яратмасын. Озаг­рак торса ярар иде дип, дога кылып утырадыр әле җиңгәчәй.

Шаһидә. Шулай инде, картларны кем сөйсен... Бар инде, караңгыга каласың. Кеше куян куа дип, машинага утырган булып... кайтсаң-китсәң йөрәгем алынып тора.

Фәния. Куян куам дип түгел инде. Бер өйрәнгәч, бик рәхәт, әнкәй. Киявеңә ялынып торасы юк. Утырам да китәм.

Шаһидә. Күрше Надир абыең, әнә, рульдәге хатын-кыздан абизьян дип көлә. Гранаты капкан абизьян диме шунда...

Фәния. Надир абый гына түгел, бөтен ир-ат шулай дигән була, хәчтерүшләр. Машина рулен генә түгел, тормышның бөтен тоткасын хатын-кызга тоттырды да үзләре.

Шаһидә. Без яшь чакта ярый инде, ир-ат сугышка китеп беткән ие, дөньясы хатын-кыз җилкәсенә калды. Хәзер соң... И, адәмкәйләр... Михнәткә чыдыйлар, рәхәткә түзә алмыйлар...

Фәния(өйгә керергә бара, көлеп). Ай, тагын яшь чаклар дип сөйли генә башлама! Кырык ишеттем, әнкәй!

Шаһидә (үзалдына әйткәндәй). Ишетсәң соң... Сагынган чакларымда искә төшерәм дә сөйлим инде.

Фәния. Сагынган чакларым, дисең. Үзең бер бөртек рәхәт күрмәгәнсең.

Шаһидә. Күрелгәне дә булды, Аллага шөкер, зарланмыйм. Мәгәр яшьлегем сагындыра! Ачлы-туклы булса да сагындыра! Михнәттә үтсә дә, үзәгемне өзеп сагындыра! Мәрүчкәгә тиклем сагынам!

Фәния (өйгә үтешли). И әнкәй! Хан заманындагы сыерыгызны гына сөйли күрмә тагын.

Шаһидә. Олы абыең да миннән соңгы магикан дип көлә. Мин дә китеп баргач, кем ишеттерер, балам? Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, улларыгыз, оныкларыгыз сугыш афәтенә эләкмәсен дип сөйлим. Тыныч дигән дөньясында да тынышалмый, тавыш­ланып яталар бит әнә... Инәйләр баласын сугыш өчен дип үстерми...

 

Фәния, башын чайкап, өйгә кереп китә, сумкаларын болдырга чыгара.

 

Шаһидә. Фәния дим, идәнгә ике банка сөт куйдым, сөт өсте белән катык халадильникта онытылып кала күрмәсен. Йолдызымның соңгы ризыкларын авыз итсеннәр дип, күп итеп корт та әзерләгән ием, аны да алырсың.

Фәния. И әнкәй, үзеңә үзең мәшәкать тудырмасаң инде. Корт ясыйм дип, сөт кайнатып, сәгатьләр буе плитә саклаганчы… Без бит ач ятмыйбыз.

Шаһидә. Ярар, сөт-майны соңгы тапкыр апкитәсең, чәпчемә. Көз кайтуыгызда атагыз юк иде, бу кайтуыңда сыер юк, алдагысында мин булмам – Ходайныкын белмәссең.

Фәния. Теләсә нәрсә сөйләнмә әле, әнкәй. Саулыгың минекеннән ныграк, яшәргә дә яшәргә әле.

Шаһидә. Гомерең түгәрәкләнеп килгәндә, көнеңне түгел, сәгатеңне саныйсың, балам.

Фәния. Ярар-ярар, дөбердәтеп сыер сауганда, яшеңне дә белмәдең, зарланма. Кызлар кебек әле син.

Шаһидә (кулларын әйләндергәләп, үзалдына көлеп). Дөбердәтеп сауганда дисеңме? И бала-бала... Гәзиткә төреп күкәй әзерләп куйдым. Чүпрәк сумкада апаңнарга дигәне. Аларга дигән сөтне шешәгә тутырдым.

Фәния. Элегрәк көлә идең, әнкәй, хәтереңдәме? Киткән кыздан, мине дә апкитмәсә ярар иде дип, почмактагы пумала куркып тора, ди торган идең. (Әнисен кочаклап сөя.)

Шаһидә (кызының кул аркасына Шаһидәнең күз яшьләре тәгәри). Гомерем, җегәрем булганда, балаларымны сөттән өзмәм дигән сүзем бар иде бит, балам...

Фәния. Әнкәй, беләсең бит инде, авыл сөтеннән бизеп барабыз. Балалар да борын җыера, үлән исе килә, диләр. Кайчагында әрем тәме килгән кебек шул сөттән...

Шаһидә. Ашатырсың сыерга әремне, якын да бармый ул аңа... (Авыр сулап.) Адәм баласы дөньяның ачысын-төчесен татып караганнан соң гына әремнән бал тәме килгәнен аңлый шул, балам. Әрем ачысыннан күпкә ачырак сыйлары да бар язмышның, авыз иткәннәр үзләре генә белә…

 

Моңсу көй яңгырый. Фәния юылган керне тартып куя, җәймәләр болдырны да, Шаһидә утырган эскәмияне дә каплап, болын кебек балкып күренә.

 

2 күренеш

Шул ук ишегалды. Тик ул хәзер су буен хәтерләтә. Бертөркем кызлар чишмәгә килгәннәр. Балаитәкле күлмәктән, канатлы алъяпкычлардан, арттан чөеп бәйләгән яулыклардан. Чырык-чырык киләләр. Араларында Зәкия кебек җиткән кызлар да, Сабира, Шаһидә кебек үсмерләр дә бар.

 

Зәкия (чәчен ике толымга аерып үргән, чулпылар таккан). Дөньяның матурлыклары, кызлар! Карагыз әле бу чәчәкләрне! (Бауга эленгән җәймәләргә ымлый. Кызлар сокланалар, аһ-ваһ диешәләр.)

Сабира (Шаһидәгә). Бигрәк матур синең Зәкия түтәң, име? Гел карап кына торасы килә.

Шаһидә. Матур шул! Тик җебегән. Берәр авыр сүз ишетсә дә мәлҗерәргә генә тора. Миңа охшамаган.

Сабира (пырхылдап). Син бит малайлар кебек. Әүхәт белән шәпиле уйнаудан кайчан гына туктадың.

Шаһидә (кызарыбрак). Кит әле. Әллә кайчан бит инде ул.

1 кыз. Кайтып китәсе дә килми, әйме, кызлар! Бигрәк ямьле инде безнең чишмә буе.

2 кыз. Ямьле... мунчага шушыннан унбишәр көянтә су ташып карагыз, булыр ямьле.

3 кыз. Сезгә инеш суы гына ярамыйдыр шул.

2 кыз. Инәкәй бит. Чишмә суы тәнгә йомшак, ди.

1 кыз. Синең инәң авылда бер бит, Латыйфа. Баскычыгызны да бишәр кат юдырта, дисең бит.

3 кыз (көлеп). Фатыйма апаның самавырны ничек чистартканын бөтен авыл белә, хи-хи-хи... Тышына катык сөртеп куеп, көн буе агарта... Ул көнне чәй суын казанда гына кайнатасыз, хи-хи-хи.

Зәкия. Кызлар, куегыз әле шул самавырны.

2 кыз. Ие шул. Минем әнкәйне чәйнәмәгез әле.

1 кыз. Кеше сөйләгәнче, җырлыйкмы әллә, кызлар?

Шаһидә (Сабирага). И, тагын тотынырлар инде. Ни кызыгын табалардыр. Әйдә, Сабира, кайтыйк.

Сабира. Әз генә тыңлыйк инде, Шаһидә.

Кызлар шау-гөр килеп уен җырлары җырларга тотыналар:

 

Алма бөреле, алма бөреле,

Алма бөреле була ул.

Җан яраткан, күңел тарткан

Яр бер генә була ул.

 

Шаһидә. Кыланчыклар! Бездән ике-өч яшькә генә олы инде үзләре. Егетләр турында җырлаган булалар... Һи..

 

Сабира белән Шаһидә,
көянтә-чиләкләренә су алып,
кайтырга кузгалалар.

Ут сүнә. Яктыра.

 

3 күренеш

Нигъмәтләрнең өй эче. Ярлы гына өй. Тәрәзәгә чигүле пәрдә эленгән, сәкегә кулдан тукылган кечкенә палас җәелгән. Мич, почмакта агач кисмәк. Стенада агач шүрлек, анда гади генә табак-савыт күренә. Тәрәзә төбендә яран гөлләре. Нигъмәт артсыз агач урындыкка утырып, чыра телә. Өстендә озын җиңле, чалбар өстенә чыгарып салынган күлмәк. Аның бер кулы гарип. Мәрзия сәкедә оекбаш ямый. Ике кыз әнисе булса да, зифа буйлы, яшь йөзле. Өйалдында көянтә-чиләк тавышы. Сулышына кабып, Шаһидә килеп керә.

 

Шаһидә. Инәкәй, әтекәй! Әтекәй дим! Төштән соң, тург ясарга дип, кәнсәләрдән безгә төшәчәкләр!

Мәрзия (оекбашын куеп). Сулуың капкан! Рәтлерәк итеп сөйлә, нәрсә дисең?

Шаһидә. Әле судан кайтканда Фәһимә апа әйтте, кулга тотардай әйбер-караларын базга булса да күмсеннәр, диде. Он-мазарыгыз булса, анысын да яшерегез, диде. Уф! (Кисмәктән агач чүмеч белән су алып эчә, лып итеп сәкегә утыра.)

Нигъмәт. Ала-ай… Ала-ай… Үтмәс балта белән юнган калхузлары безнең сырган юрганга калды микәнни соң… (Тынып кала. Ияген учлап утыра.)

Мәрзия (рәнҗүле тавыш белән). Болай да күзгә кырып салырлык әйбер калдырмадылар бит инде, тагын ни генә эзләп төшәләр икән, җир йоткырлары?! Атасы дим, Нигъмәт, әйт инде берәр сүз!

Нигъмәт. Теге юлы калхузларына кермәгән өчен черки урынына канны эчкәннәр ие, хәзер кандала урынына ябышырга уйлаганнар инде алайса…

Мәрзия. И Ходаем, шушы авылда яшәп, үзеңнекеләр шулай мыскыл итсен инде… (Шаһидәгә.) Зәкия түтәң кайда йөри?

Шаһидә. Ул чишмә буенда калды, кызлар белән. Без Сабира белән кайта торыйк дигән иек. Уф! Ярты суым түгелеп бетте.

Мәрзия. Бар, балам, Зәкия түтәңә дә ипләп кенә әйт, кайтсын. Бирнә-сөлгеләрен булса да бакча артлатып кына әбиеңнәргә илтерсез. Теге убыр авызларны белмәссең, җан күек күргән, төн утырып чиккән тастымалыңны да тартып алырга күп сорамаслар.

 

Шаһидә чыгып китә.

 

Нигъмәт. Бу сәвит дигәннәре алты почмаклы өебезне дә, яңа салган келәтне дә, ихатадагы мал-туарны да талап алды бит инде.

Мәрзия (торып, өй эченә карана). Әйтәсең бармы. Ястык-мендәргә чаклы алып чыгып киттеләр бит!

Нигъмәт. Төртсәң аварга торган бу өйдән ни-нәрсәне тамаша күрсәтеп сатарга җыеналардыр.

Мәрзия. Ярый әле, күрше авыл гаиләсен мыскыл иткән кебек, берәр кара мунчага күчермәделәр диген.

Нигъмәт. Хамсамул Нәкыйпнең бу өе мунчадан кай җире белән артык... Һәр ярыгыннан җил өреп тора. Әй, Мәрзия, Мәрзия... бар, әйбер-караларыңны җыештыр...

Мәрзия (өтәләнеп). Җыештырыр нәрсә бар дисеңме...

 

Өйалдында лап-лоп атлаган аяк тавышлары ишетелә. Ишекне каерып ачып дигәндәй, Хәмит, аңа ияргән берничә ир заты килеп керә. Хәмит үзен хуҗаларча тота.

 

Хәмит (сәлам бирми. Иреннәрен кыеш-мыеш китереп, әле түшәмгә, әле идәнгә карана). Нәрсә, гөлләргә генә күмелеп утырабыз, ә? (Мыскыллы елмаеп, тәрәзә төбенә килә. Гөл ботагын сындырып ташлый.)

 

Шулчак сулулары кабып Шаһидә белән Зәкия кайтып керә. Мич буенарак посалар. Зәкия яулык чите белән йөзен каплабрак тора.

 

Нигъмәт. Хәмит түгел, аяклы каза, үзе бер кәмит булдың син, ә...

Мәрзия (яулык чите белән авызын каплабрак). Кулым корыр дип тә курыкмыйсың, Хәмит!

Хәмит. Телләрегез озынайган бугай. Кыскартырбыз!

Шаһидә (апасына пышылдап). Түтәй, толымыңдагы чулпыларны яшер инде, исәр, анавысы кыек танау, көмеш дип белеп, тартып алырга да күп сорамас. Чәй савытын кисә-кисә, тикмәгә генә тырышканыбыз булыр.

Хәмит (гөл чүлмәге янында яткан, кәгазьгә урап ясалган кәтүкләрне ала). Языгыз: берсе кызыл, берсе сары ике кәтүк!

 

Ирләрнең берсе кулындагы олы дәфтәрне ача.

 

Шаһидә (алга атылып чыга). Инәкәй, ул бит минем чигү җебе, аңа тимәсеннәр! (Ике кулы белән чытырдап Хәмитнең җиңенә ябыша.) Кәтүк түгел ул, мин аны әбекәйнең иске тастымалларын сүтә-сүтә, үзем ясадым. Абзыкай, алма минем җеп­ләремне, бир!

Хәмит. Бу ирдәүкәгезне аяк астыннан алыгыз, кысылмасын! Ату тибеп очырырмын!

Нигъмәт. Синнән булыр, кыз бала дип тә тормассың. Кызым, мин сиңа базардан яңаны апкайтырмын, бар, апаң янында гына тор!

 

Шаһидә, тешен кысып, Зәкия янына килә. Хәмит агач урындыкны сөйрәп, мич башына үрмәли. Андагы җилпучны күтәреп төшә.

 

Хәмит. Ач тараканнар, шушымы бар оныгыз? Монда ике уч та юк бит! Ярар, ул сезне барыбер аяк сузудан коткара алмый! (Ыржаеп көлгән җиреннән, уртын чәйнәп басып торган Нигъмәтнең ут карашы белән очрашкач, тамагына кылчык кадалгандай тотлыгып кала. Аннан кискен хәрәкәт белән җилпучны идәнгә әйләндереп каплый.)

Мәрзия. Аһ!

Хәмит. Сез контрларны йә ачка, йә салкынга катырып кына үтерергә кирәк! Күзгә төтен җибәрмәкче буласыз, ә: имеш, хәерчеләр, имеш, бернәрсәләре дә юк! Алтын-көмешегезне кая яшергәнне барыбер әйттерербез! (Идәнгә сибелгән он бөртекләрен күн итеге белән рәхәтләнеп таптый. Мәрзиягә.) Бай кызы идең бит син, Нигъмәткә чыкканда, атаң сандык-сандык бирнә белән озатканны белмиләр дисеңме әллә?

Мәрзия (яулык чите белән авызын капласа да, дуамалланып китә). Иманыңны иблискә саткан нәрсә булдың тәки, башта әткәйләргә каныгып, аларның соңгы юрганнарына тиклем талап чыктың, безне күпме тинтерәттең. Адәм талаучы, җирбит! Каян килеп бездә алтын-көмеш булсын, мич артындагы тараканнар гына алтынга әйләнмәсә…

Нигъмәт. Анасы, телеңне әрәм итмә. Ходай барысын да үзе күреп тора.

1 ир (ишектән керә). Хәмит, анда халык җыелды җыелуын. Абзарда тургка куярдай мал юк, шул бер сыер гына.

Нигъмәт. Сыерны да алып, балаларны ачтан үтерергә телисезме?

Мәрзия. Бирмим! Җан урынына күргән Мәрүчкәмне бирмим!

Хәмит. Синнән сорап торалар ди... (Иргә.) Көрәк-сәнәк алып, абзар артларын, тирес, саламнарын әйбәтләп тикшерегез. Яшерелгән маллары, ашлыклары табылмасмы...

 

1 ир чыгып китә.

 

Нигъмәт. Каян килеп? Аласы бөтен әйберне теге юлы талап чыктыгыз бит, оныттыңмыни?

Хәмит. Талап? Бу сүзең өчен төрмәдә черетә бит сине сәвит хөкүмәте. Авызыңны үлчәп ачарга өйрәтә!

 

Урамда халык тавышы, гөжләгән, кычкырышкан тавышлар ишетелә. Сузып-сузып сыер мөгри. Мәрзия тәрәзәгә ташлана, алъяпкычы белән йөзен каплый. Ишектә Касыйм пәйда була. Ул бик ябык, чирләшкә кыяфәттә. Нигъмәткә гаепле йөз белән карап тора.

 

Касыйм. Нигъмәт, күрше... Ни... сыерыңны без алдык... Рәнҗемә. Мәрзия, ни...

Хәмит. Нәрсә син анда контр сүзе сөйлисең, Касыйм? Нинди рәнҗү? Сәвит влачы сиңа мәрхәмәт күрсәткән икән – аңа рәхмәт укы, бу дошманнар алдында баш иеп йөрмә!

Касыйм. Нишләп дошман ди... Гомер буе терәлеп торган күрше булып яшәдек... (Горык-горык ютәлли, башын иеп чыгып китә.)

 

Мәрзия сәкегә утырып, сыгылып төшеп елый. Кызлар да аның янына килеп утыралар. Нигъмәт уртын чәйнәп басып тора. Берничә ир-ат керә.

 

1 ир (ишектән кереп). Бөтен җирне актардык, бер әйбер дә тапмадык.

Хәмит (җенләнеп). Әйттерербез! Кая яшергәнегезне берзаман үзегез үк йөгерә-йөгерә килеп әйтерсез! Сәвит законы әйттерә ул! Җыеныгыз! Районга аптөшәргә куштылар үзегезне!

Шаһидә. Әтекәй! Без дә сезнең белән барабыз!

Мәрзия. Кызым, балаларым... (Нишләргә белми, елый.)

Нигъмәт. Кызым, без озакламабыз. Өйне тәртипли торыгыз.

Хәмит (ыржаеп). Өй кайгысы берәүдә... әйдә, әйдә, атлагыз. Болай да озак кыштырдадык.

Мәрзия. Алланың ачы каһәре төшсен үзеңә! Мәңге рәхәт күрмә!

Хәмит. Алла да, мулла да – Сәвит влачы хәзер. Авызыңны үлчәп ач, Мәрзия! (1-2 ир Мәрзия белән Нигъмәтне терсәкләреннән тотып алып чыгалар.)

Зәкия, Шаһидә (артларыннан икәүләп). Инәкәй, әтекәй!

Хәмит (1 иргә). Бу асылкошларны колхоз келәтенә илтеп ябыгыз. Ата-аналарын исән күрәселәре килсә, байлыкларының кая качырылганын бик тиз әйтерләр...

 

Ут сүнә.

(Дәвамы бар)

"КУ" 3, 2017

Картина: xrest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы әсәр.