Сагынган чакларымда (ахыры)

Драманың башын монда укыгыз.

13 күренеш

Язгы көн. Кайчандыр кышын авыл хатыннары урман кискән урын.
Мәрфуга, Гөлсем, Шаһидә чүпрәк капчык тотып, кычыткан,
яшел үлән җыеп йөриләр.

Гөлсем (үзалдына җырлый).

Алмалар өзәр идем дә

Җепләргә тезәр идем.

Янмаса бу йөрәккәем,

Сагынуга түзәр идем.

Мәрфуга. Гөлсем, сабыр бул инде, сабырлар бул! Үзең турында уйла.

Шаһидә. Гөлсем апа, болай булса, син дә инәкәй кебеккә әйләнәсең бит (кочаклый). Түз, сабыр бул!

Гөлсем. Бөтенесе шулай, ди. Сабыр бул, диләр. Кайлардан алыйм соң ул сабырлыкларны? (Елый.)

Мәрфуга. Кайда йөри соң бу Сәлимә? Урман авызына менәбез, дигәч, көтегез, мин дә барам, дип калды бая. Йөри бугай, адашкан бәрән сыман...

Гөлсем (җырлый).

Яр буенда салкын чишмә,

Агып төшә улакка...

Мәрфуга (бүлдереп). Җитәр лә, Гөлсем! Әүхәтең турында уйлар иең. Ул кайтып керүгә, Шаһидә әйтмешли, син дә Мәрзия кебек булып куйсаң... Алла сакласын!

Гөлсем (каядыр борылып, еракка төбәлеп тора). Өчесе тиң бергә яталар. Мин генә монда берүзем. Иртән торам да тәрәзәдән зират ягына карыйм. Бәгырькәйләрем, өчесе тиң бит, өчесе тиң...

Мәрфуга. Синекеләр генәме... Ул шыткан бодай белән ярты авыл харап булды, тамак тәмугка кертә, диләр шул, ни хәлләр итәсең.

Гөлсем. Ике улым, буй җиткереп килгән ике балам... Җир идәнне тырный-тырный үлделәр бит, күз алкайларымда... Сөт эчергән булсагыз, исән каласылар иде, диләр... кайлардан алып, кайлардан алып? Сөт булса, Касыймым да кан косып үлмәс иде... Өчесе тиң бит, өчесе тиң... Ничекләр сабыр булыйм?

Шаһидә. Ничек тә яшәргә кирәк бит, Гөлсем апа...

Сәлимә керә, ул да капчык тоткан.

Мәрфуга. Теге очлар бөтен кычытканны җыеп бетерә бит инде. Кайда йөрисең шул гомер?

Сәлимә. Урта урам Гарифәгә пахарункы килгән, шуны илтсәм дә илттем, илтмәсәм дә юк. Кайлардан башымны тыктым бу пашталиун эшенә... көн туса, яман хәбәр ташудан арынмыйм... Капка төпләреннән биш әйләндем. Бер атна яшәп калган ие бит ире белән, бер атна!

Хатыннар утырып дога кылып алалар.

Сәлимә. И-и, башкайларымны әйтерием... Гөлсем апа, сиңа хат бар, Әүхәтеңнән!

Гөлсем (сискәнеп кенә хатны ала, барысы да, сулышсыз калып, аның кул хәрәкәтенә, күз карашына карап торалар. Авыз эченнән генә иҗекләп укырга маташа). Үзенең кулы! Исән икән, балакаем!

Мәрфуга. Көнгә бер яхшы хәбәр ичмаса... Аллага шөкер.

Гөлсем. Шаһидәкәем, укып бир.

Шаһидә (укый). «Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле әткәм Касыйм, әнкәм Гөлсем! Һәм дә яраткан энеләрем...» (Барысы да елашалар, күз яшьләрен сөртәләр.) Монда бөтен авылга сәлам тезелгән... «Минем үз хәлемә килгәндә, әле бу минутларда исән-сау. Тамагым тук, өс бөтен. Ике йөз грамм икмәк белән үтә күренә торган суда пешкән тары үрәсен ашавы, ашаганда бөтен кеше бер табактан кашыклар белән тары бөртекләрен куып йөрүләре шундый кызык, шундый күңелле. Аш алдыннан бисмилла әйтсәң, бәрәкәтле була, дигәнгә күрә, бисмилланы калдырганым юк. Кайчакта әгузесен дә әйтеп куям. Укымыш ярый бит ул бер урынга. Сез әгузе генә түгел, колхуалланы да укый торгансыздыр, сезгә дә җиңел түгелдер...»

 Мәрфуга. И-и, җиңел буламы соң... Ат урынына хатыннар җигелергә калгач, каяннар җиңел булсын.

Сәлимә. Кара, Әүхәтне әйтәм, китап язган шикелле итепләр язган!

Гөлсем. Улыкаем... Хатына каршы ничекләр җавап языйм? Монда нимес атып тормаса да, авылның ачлыктан тилмергәнен, ике энекәшенең кар астында калган шыткан бодай ашап җан биргәнен, атасының үлгәнен ничек языйм? (Елый.)

Мәрфуга. Ил башына килгән хәсрәт, ни кыласың. Сыеры булганнарга гына бераз җиңелрәк.

Сәлимә. Өй тулы аяксыздан-кулсыз бала, мин дә әл дә сыеркаем бар, әл дә сыеркаем, дим! Шуңа гына карап торабыз.

Мәрфуга. Кемәйләр, артык сүз бозау имезә, ди. Булганын җыйыйк та кайтыйк. Аллага шөкер, кычытканы, кузгалагы баш төртте – ачка үлмибез, яшибез, кемәйләр, җан асрыйбыз!

Сәлимә. Яшибез дигәннән... Сез ишеттегезме соң, Хәмитне тапканнар бит!

Шаһидә сискәнеп китә, әмма дәшми.

Мәрфуга. Кит аннан! Ишетмәдек! Кайда йөргән?

Гөлсем. Ул иблискә ни-нәмәрсә булсын, диген.

Сәлимә. Хәмитне дип... Үзен түгел, сөякләрен!

Хатыннар аһ итәләр, тиз-тиз генә битләрен сыпырып куялар.

Сәлимә. Ташландык чишмә буенда кар эреп, кеше сөякләре килеп чыккан.

Мәрфуга. Әнекәем лә!

Сәлимә. Бүреләргә юлыккан ди. Итекләреннән танып кына Хәмит дигәннәр, андый күн итекне авылда Шәйдул киде дә Хәмит киде.

Мәрфуга. Кыш көне райуннан тиклем килеп ни эзләделәр, Хәмит югалды дигәч, авылның астын-өскә әйләндергән булдылар.

Гөлсем. Эткә эт үлеме булган икән алайса.

Мәрфуга. И, үлгән кеше турында яман сүз сөйләмик инде, кемәйләр. Нишләп йөргән диген син аны, әҗәлен эзләп.

Сәлимә. Күрше авыл марҗалары яныннан кайтып килгәндер, тагын кайда йөрсен...

Мәрфуга. Өстендә гел кеше каргышы булды, күз яше төшми каламы соң!..

Ут сүнә. Яктыра.

 

14 күренеш

Көз башы. Мәрзияләрнең ишегалды. Көянтә-чиләк күтәреп, судан Шаһидә кайтып керә. Башында яулык, өстендә юка камзул. Чиләкләрен эскәмиягә куйганда, өй ишеге ачыла, Мәрзия күренә. Ул бик бетеренгән, күзләрендә нур калмаган, яулык астыннан чәчләре тузгыган.

 

Мәрзия. Түтәң кая? Чишмә буенда калдымы?

Шаһидә (аның янына килә, кочак­лый). Инәкәй, әле әйбәт кенә утырып калган идең бит. Инде тагын...

Мәрзия. Су буенда салкындыр. Бишмәтен илтеп бир. Мәле, мәле, менә яулыгымны да бир. Салкын тидерә күрмәсен.

Шаһидә. Ярар, әнкәй, ярар. Илтермен. Әйдә, син өйгә кер дә ятып тор әле.

Мәрзия (керергә теләми, болдырга төшеп утыра). Көн ятам, төн ятам. Тагын башым шаулый башлады.

Шаһидә. Керик, инәкәй. Яңа судан самавыр көйрәтермен. Гөлсем апаны да чакырырбыз. Бергәләп чәй эчәрбез.

Мәрзия (кеткелдәп). Атаң да озакламас, Касыйм абыеңны да дәш.

Шаһидә. Ярар, инәкәй, дәшәрмен.

Мәрзия (башын тотып, еламсырый). Эчендә утын кисәләрмени, әй гөжли башкаем...

Шаһидә (әнисенең башын сыпыра, авыз эченнән генә дога укый, сыйпый). Бәләкәй чакта үзең өйрәткән догалар, инәкәй. Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм, терелтсә генә ярар иде үзеңне!

Мәрзия (бик гаҗәпләнгән кыяфәттә). Мин авырыйммыни?

Шаһидә (моңсу елмаеп). Кайчагында башым авырта дисең бит.

Мәрзия. Кулың шифалы синең, балакаем. Менәтрәк, авыртуы да бетеп киткәндәй булды.

Шаһидә. И инәкәй...

Мәрзия (урыныннан кузгалып, өйгә атлый). Бербөртегем бит син, балам. Шаһидәм, бербөртегем... (Кереп китә.)

 

Шаһидә аның артыннан керергә атлый да кире борыла, лап итеп баскычка утыра. Сәлимә керә. Иңсәсенә почтальон сумкасы аскан. Читән койма аша Гөлсемнәр ягына карап тора. Баскычта башын иеп утырган Шаһидәне күреп ала.

 

Сәлимә. Абау, Шаһидә, нишләп утырасың болай?

Шаһидә. Әәә, Сәлимә апа, син икән...

Сәлимә. Мәрзия нихәл? Шул көеме?

Шаһидә. Акыллы гына утырган җиреннән көйсезләнеп тә китә, аннан тагын аңына килгәндәй була.

Сәлимә. Әйтмә инде, үскәнкәем. Андый авырудан терелә торган да түгел, диләр бит.

Шаһидә. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында... Әллә миңа хат бармы, Сәлимә апа?

Сәлимә. Сиңа түгел, Шаһидә... (Янына килеп утыра.) Аптыраганнан монда кердем.

Шаһидә (нидер сизенеп сискәнеп китә). Яман хәбәр генә алып кермә.

Сәлимә. Үскәнкәем... Япь-яшь килеш син дә ниләр генә кичермәдең...

Шаһидә. Сузма, Сәлимә апа.

Сәлимә. Гөлсемгә... ничекләр бирим...

Шаһидә (сикереп тора, үзе дә сизмичә, Сәлимәне җилкәсеннән җилтерәтә). Тагын ни, тагын ни? Әүхәтме?

Сәлимә (сумкасыннан кәгазь ала). Әүхәт. Менә пахарункасы. Гөлсемгә әйтергә йөрәгем җитми.

Шаһидә (җиргә чүгеп, тезләнеп, Сәлимәнең аякларын коча, үзе акылдан язгандай пышылдап кызу-кызу сөйләнә). Әйтмә, Сәлимә апакаем, әйтә күрмә! Гөлсем апаның җаны болай да кыл өстендә эленеп кенә тора. Әйтә күрмә!

Сәлимә. Яшереп кала торган хәбәрме?!

Шаһидә (тешләрен кысып, сык­ранып, мизгел эчендә ярты картаеп). Ялгыш хәбәр бу. Сәлимә апа, дөрес түгел! Әүхәт исән, күңелем сизә, исән ул! Әйтмик Гөлсем апага, белгертмик! Әйт­сәк, шул минутта үзе егылып үлә бит! Бар өмете булып бер Әүхәт калды ласа!

Сәлимә. Бүген булмаса, иртәгә барыбер беленә бит, Шаһидә. Аннан мине винават итеп калдырырлар, Алла сакласын. Хатны тапшырмагансың, диярләр, башымны өтермәнгә илтеп тыгарлар.

Шаһидә. Хатыңны миңа бир, кирәк дисәң, үзем кул куям. Тик Гөлсем апага гына әйтмә!

Сәлимә. Үзем дә аптырыйм инде...

Шаһидә. Бу хат турында авылда тагын берәрсе ишеттеме инде?

Сәлимә (аптырабрак). Юк. Юктыр... Әле Шәйдулла да белмидер, силсәвиттә бүген эт җан да күренмәде.

Шаһидә. Шәйдулла абыйга да үзем әйтермен. Бир миңа хатны, Сәлимә апа!

Сәлимә (кәгазьне биреп). Без күрәсен кеше күрмәс... Син дә сабыр бул, Шаһидә. Сабыр бул, балакаем! (Башын чайкап, чыгып китә.)

Шаһидә (кәгазьне әкрен генә ачып укый, бөгәрләп күкрәгенә кыса). Юк! Ялгыш хәбәр бу! Әүхәт исән! Зәкия түтәм дә шулай диде. Кайтыр, көт, диде. Өй тутырып бала үстерерсез, диде. Ул кайтачак! (Үзалдына иңри.) Әүхәт, ишетәсеңме, син кайтырга тиеш! Тормыш гел үлемнән генә торалмый, ишетәсеңме, син кайтырга тиеш!

 

Ут сүнә. Өмет белән сугарылган музыка яңгырый. Яктыра.

 

15 күренеш

Мәрзияләрнең өй эче. Мәрзия яткан сәке чаршау белән бүленгән. Бертөркем кызлар, кабага йон бәйләп, җеп эрлиләр (1 күренештә чишмә буена килгән кызлар уйный ала). Шаһидә дә, Сабира да шунда. Бергәләп әкрен генә җырлыйлар.

...Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

 

Сабира (чаршау артына ымлап), Шаһидә, Мәрзия апага комачауламыйбыз микән?

Шаһидә. Юк, юк, Сабира, хәзер бала йокысы белән изрәде ул.

3 кыз. Сабира, калада күргәннәреңне сөйлә әле. Фзө дигәннәре...

Сабира (кырт бүлдереп). Искәйләремә дә төшермәгез! Әйдәгез, шыпыртлап кына йөзек салышлы уйныйк.

2 кыз. Ватык тилифунлы гына уйныйк, ул кызыграк.

3 кыз. Кызык дигәннән, кичә төнлә кәнсәгә кизүгә менгәч, Сәвиядән көлеп үлә яздык!

1 кыз. Көлмәсәнә, соң, әнкәй бит, тилифунга шалтыратсалар, күп сүләшмә, бөтен кеше йоклый, диген дә тор, дип менгереп җибәрде.

2 кыз. Әйтәм җирле ярты сәгать кенә сөйләштең.

3 кыз (Сәвия булып кыланып, кулын колагына китереп, телефоннан сөйләшкән кылана). «Әлү! Әлү! Бөтен авыл йоклый. Юк, мин йокламыйм... Фермада атлар бар әле. Әнкәйләр иртән сыерларны, атларны күтәреп торгызалар инде, ферма түшәменә бау белән асып куялар. Юк инде, нишләп муеннарыннан булсын... Корсакларыннан асалар...»

1 кыз. Соң, теге кеше бит, әллә ниләр сораша. Малларга ашатырга бармы, ди. Мин каян белим.

2 кыз. Төн уртасында бөтен кайгысы шул булган икән, бичараның.

1 кыз. Сезгә көлке, пулнамач булды микән әллә дип котым очты.

3 кыз. Әй, кадалып китсен, әйдәгез, лутчы ватык телефонлы уйныйк инде.

Шаһидә. Кая, сездән булмас, бала-чагалар... Үзем башлыйм әле. (Иң читтә утырган Сабираның колагына иелеп пышылдый, кызлар чиратлап бер-берсенә пышылдыйлар.)

3 кыз (иң азакта утыра). Рәтләп әйтә белмисез, мин ишетми дә калдым.

2 кыз. Калач!

1 кыз. Агач, дидем мин сиңа, а-гач!

Сабира. Табагач иде бит! Мин белдем, хәзер мин башлыйм!

Шаһидә. Белдең ди... Абага, дигән идем мин... Ярар, башла әйдә... табагач...

3 кыз. Табагач дигәннән... Безнең инәй мичтә тәбикмәк пешерә торган иде...

1 кыз. Ашау сөйләмәгез әле.

2 кыз. Их, менә монда бер олы калач булсын иде, әйме, кызлар! Безнең инәй әйтә, сугыш бетсә, он да булыр, авыз тутырып ипи дә ашарбыз, ди. Чынлап шулай булыр микән, кызлар?

Сабира. Сугышны бетә, диләр бит инде. Безнекеләр герман җиренә үк барып җиткән ди.

1 кыз. Алайса, авылга солдатлар кайта башлар инде.

Шаһидә (көрсенеп). Исән кешеләр бер кайтыр.

 

Ишек артында Гөлсемнең үзәк өзгеч тавышы ишетелә.

 

Гөлсем. Шаһидә-ә-ә! Шаһидә-ә-ә!

 

Ишек шапылдап ачыла, Гөлсемнең иләсләнгән йөзе күренә. Яулыгы иңсәсенә шуып төшкән.

 

Гөлсем. Әүхәтем! Әүхәтем!

Шаһидә (аңа ташлана). Гөлсем апа! Сабыр бул!

Гөлсем. Кайтты, Әүхәтем кайтты! Балакаем кайтты бит, Шаһидә!

Шаһидә. Кайтты??? Ничек кайтты?

Кызлар (чыркылдашып чыгып йөгерәләр). Әлләй, Әүхәт абый кайт­кан! Күрик әле!

Гөлсем. Әйдәгез, әйдәгез, балалар! Әүхәтем кайтты! (Чыгып йөгерә.)

Шаһидә (ишек яңагына сарылып, күлмәк изүен йомарлап тота). Раббым, мең рәхмәт сиңа! Раббым, мең рәхмәт!

 

Ут сүнә. Лирик көй ишетелә. Яктыра.

16 күренеш

1 күренештәге ишегалды. Кер бавына чәчәкле яшел җәймә эленгән. Шаһидә белән Әүхәт кулга-кул тотынып, бер-берсенә карап сөйләшәләр. Әүхәт солдат гимнастёркасыннан, башы бинт белән бәйләнгән.

 

Әүхәт. Шаһдә! Рәхмәт сиңа!

Шаһидә (бәхетле елмаеп). Ни өчен рәхмәт әйтәсең, Әүхәт?

Әүхәт. Барысы өчен дә. Әнкәйне ташламагансың, ике өйне бер итеп яшибез, ди.

Шаһидә. Без сине икәүләп көттек, Әүхәт! Мин исән дип ике генә сүз хәбәр бирсәң соң...

Әүхәт. Госпитальдә озак аунадым, могҗиза белән исән калдым бит, Шаһдә!

Шаһидә (күз яше аша елмая). Ә мин сине берәр марҗага өйләнеп, мине оныткансыңдыр, дигән идем.

Әүхәт. Синеме? Белсәң иде ничекләр сагынганымны... Сине, чылтырап көлүләреңне – барысын, барысын... (Кысып кочаклый.)

Шаһидә. Абау, әллә тәмәке тартасыңмы? Кара, бөтен киемеңә сеңеп беткән.

Әүхәт. Сугыш өйрәтте. Тәмәкесенә дә, аракысына да.

Шаһидә. Үләм! Оялмыйча, шуны әйтеп тора! Эчеп кенә кара! (Беләген чеметә.)

Әүхәт (елмаеп). Менә шушындый Шаһдәне сагындым инде мин. Егетләр кебек чатнап торган Шаһидәмне.

Шаһидә. Егет, димәсәләр дә, ирдәүкә, диләр инде. Үпкәләмим.

Әүхәт. Шаһдә! Сугыштан төяп кайткан байлыгым юк. Яраларым белән үзем дә ике күзем. Шулар куркытмаса, ризалыгыңны бир!

Шаһидә (ике күзен зур ачып). Нәрсәгә?

Әүхәт. Никах укытырга.

Шаһидә. Кит, кем инде шулай итеп кызлар кулын сорый, ә?

Әүхәт. Соң, мин бөтен тәртибен каян белим? Өйләнеп караганым юк бит.

Шаһидә (җитдиләнеп). Әүхәт, мин бит үзем генә түгел. Авыру әнкәмне бер генә минутка да ялгыз калдыра алмыйм.

Әүхәт. Мәрзия апаны бергәләп карарбыз, Шаһдә! Анысына борчылма.

Шаһидә. Дөньяда безгә дигән бер тамчы бәхет тә калган икән әле, Әүхәт!

Әүхәт. Без бәхетле яшәрбез, Шаһдә! Өй тутырып балалар үстерербез!

Шаһидә (оялып башын ия. Кинәт чаяланып). Исемемне бозма, димәдемме мин сиңа? (Беләген чеметә.) Шаһидә мин, Шаһдә түгел, Шаһидә!

Әүхәт (аны күтәреп әйләндерә). Өйләнешкәч, мин сиңа, беләсеңме, кем дип эндәшәм? (Колагына пышылдый.)

Шаһидә (рәхәтләнеп бәхетле көлә). Карчык? Үлә-ә-әм, карчык, ди... Үләм...

 

Ут сүнә. Лирик музыка яңгырый. Яктыра. Шул ук күренеш. Шаһидә күршеләр ягына бәхетле караш белән карап тора, башыннан яулыгын төшереп, аяк очында тыйнак кына бөтерелә. Шулчак Гөлсемнең читән койма аша үзенә елмаеп карап торганын күреп ала, уңайсызланып китә. Койма янына килә.

 

Шаһидә. Гөлсем апа, сиңа сүзем бар иде... Гаепләсәң-гаепләмәсәң, әйт­ми калалмыйм.

Гөлсем. Һай, гаепләрлек үк сүзмени?

Шаһидә. Көз башында Сәлимә апа Әүхәтнең... пахарункы кәгазен китерде.

Гөлсем (тавышын, төсен үзгәртми генә). Шуннан?

Шаһидә (аптырабрак). Мин... сиңа әйтмәскә куштым. Кара пичәтле ул хәбәрне үземдә яшереп калдырдым.

Гөлсем. Нигә? Ни өчен?

Шаһидә. Курыктым. Йөрәгең күтәрмәс, дидем.

Гөлсем. Йөрәк дигәнең кайчак чыдаса да чыдый икән ул, Шаһидә. Күтәрде бит.

Шаһидә. Ничек инде?

Гөлсем. Сәлимәнең сезгә кергәнен дә күрдем, сөйләшкәнегезне дә ишеттем мин.

Шаһидә. Син... барысын да белеп тордыңмы, Гөлсем апа?

Гөлсем. Белдем.

Шаһидә (шаккатып). Гөлсем апа! Белгән килеш... ничекләр беркемгә сиздермәдең?

Гөлсем. Менә бу яңаклар нигә кибеп корыган дисең, Шаһидә? Тешемне кысып, телемне аркылы теш­ләп түзәргә тырыштым. Уртларымны чәйнәп түздем. Нишли ала идем? Елап күз яшьләрем кибеп беткән... Мәрзия кебек, акылдан язсам, мин кемнең кулына калыр идем? Тәүбә, әстәгъфирулла.

Шаһидә. Ышанырлык түгел!

Гөлсем. Мин дә ул хәбәргә ышанмадым. «Күңелем сизә – Әүхәт кайтачак!» дигәнеңне ишеттем дә шул сүзләргә ышандым, Шаһидәкәем.

Шаһидә. Безнең бәхеткә кайтты бит ул, кайтты! (Оялып.) Гөлсем апа, без бит вәгъдәләшкән идек. Әүхәт...

Гөлсем (бүлдереп). Анысын да беләм! Әнә бит, пыр тузып килен төшерергә әзерләнәм, тәрәзә пәрдәләрен селте суына салып куйдым...

Шаһидә (көлеп). Әүхәт әйтә, өй тутырып балалар үстерербез, ди.

Гөлсем. Бирсен Ходай! Тизрәк сугышы бетсен дә тамаклар туя ризык­ка тиенсен! Сезнең балаларга ачлык афәтләре күрергә язмасын иде!

Шаһидә. Ә без сыер алырбыз, бәләкәй генә, сөтләч кенә! Балаларым булса, мин аларны беркайчан да сөттән өзмәм, Гөлсем апа! Алар ачка тинтерәмәс! Әүхәтебез исән бит, Гөлсем апа! Без шундый матур яшәрбез, Алла боерса!

Гөлсем. Бирсен Ходай! Бирсен Ходай!

 

Койма аша кочаклашалар. Еракта Җиңү көе ишетелә, ул якынайганнан-якыная. Ут сүнә. Яктыра. Карт Шаһидә баягыча таягына таянып, эскәмиядә уйланып утыра.

 

Шаһидә. И гомерләр, диген... бер оя балалар үстердек шул, ач итмәдек, Аллага шөкер... Аларны сөттән өзмәм дигән идем дә, менәтрәк, үз сүземә хилафлык китердем түгелме соң? Балалар сүзенә карап, сыеркаемны сатып җибәреп... Туктале... (Сотовыен ала, күзләреннән ерагайтып, номерларны карый, кирәклесен эзләп таба. Яулыгының бер колагын ачып, телефоннан сөйләшә.) Сабира, Сабира! Әлү! И-и, син миннән ныграк чукрак... Ишетәсеңме, дим? Соң, кычкырып сөйлим бит инде... Карале, кече киявеңдә сатлык бозау бар дип сөйләнгән иең теге юлы... Йозак, димим, бозау, дим, бозау! Үгезме, бикәчме? Бикәчме, дим! Ай Алла, колаккайларың... (Йөзе яктыра.) Шулаймыни? Карале, Сабира, берүк ныгытып әйт – читкә җибәрмәсеннәр, үзем алам. Үгез алам, димим лә, үзем алам, дим. Үзем! Ни дисең? Карамый ни, яшь бит әле мин, йөз дә тулмаган, бозау гына карамаска. (Кеткелдәп көлә.) Бәләкәй булса ни, быел бозау, яренгә тана, аннан, исән булсак, сыер дигән сүз бит ул, Аллаһ боерса... (Урыныннан тора, үзенчә теркелдәп, күңеле күтәрелеп, капкага юнәлә.)

 

Лирик көй яңгырый.

Пәрдә.

Тәмам.

 

"КУ" 3, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: