Мин сине мәңге сөярмен

Моңсу комедия

Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган дәү әтием Нурмөхәммәткә һәм гомере буе аңа тугры булып, сагынып, көтеп яшәгән дәү әнием Фазиланың якты истәлегенә багышлыйм.

Автор

 

Катнашалар:

Карт 

Карчык

1нче егет

2нче егет

3нче егет

 

Җәй узып бара. Әйе, бар нәрсә дә уза, узып бара. Шәһәр бакчаларының берсе. Бөек илебезнең һәрбер почмагындагы кебек, монда да үзенчәлекле тормыш бара. Агачлар арасында, аулак урында, иске генә утыргыч, һәм, әлбәттә, утыргычларның аерылмас юлдашы чүп-чар савыты, ул да күрәселәрен күргән. Бу манзараны тагын да тулыландырып, шул утыргычта буш сыра шешәсе тора.

Сәхнәнең ике ягыннан Карт белән Карчык чыгалар. Аларга карасаң, сукбайларча киенгәннәр, ләкин бик пөхтә. Карт та, Карчык та берьюлы сыра шешәсенә ябышалар да тарткалаша башлыйлар.

 

Карчык. Нишлисең?

Карт. Тире җыеп, күн эшлим. Ә син нишлисең?

Карчык. Мин беренче күрдем. (Шешәне үзенә тарта.)

Карт. Күрсәң соң! Мин беренче алдым. (Шешәне үзенә тарта.)

Карчык. Алырсың? Кызыл кар яугач! Бирделәр ди сиңа!

Карт. Бакчадагы карачкылар сөйләшмиләр иде!

Карчык. Кем карачкы? Син, карт алаша, авызыңны чамалап ач. (Тартышалар.)

Карт. Ә синең тешләрең юк!

Карчык. Синекен коеп төшермим тагы.

Карт. Койдырттылар ди, хәзер. Табаныңны ялтырат, бу минем территория.

Карчык. Кайдан килгән черек бай, алпавыт, территориясе, имеш. Территорияң зиратта көтеп тора.

Карт. Син, койрыксыз саескан, авызың ни сөйләгәнне колагың ишетми бугай, әллә чукракмы?

Карчык. Бир шешәне, диләр сиңа.

Карт. Хәзер! Мин гел монда йөрим, ә сине беренче тапкыр күрәм. Бу якта да тормыйсыңдыр әле.

Карчык. Син минем прописканы тикшермә...

Карт. Тикшерәсе юк, күренеп тора, кем икәнең дә, кайда торганың да.

Карчык. И-и-и! Үзеңне күр. Хәчтерүш, йолкыш, албасты! Бир шешәне.

Карт. Бирмим! Принципиально!

 

Карт белән Карчык сугыша башлыйлар. Хәлләре бетеп, икесе дә егыла.

 

Карчык. Башыңны сугып ярам.

Карт. Син яра торган баш түгел ул, аны нимес булып, нимес тә яра алмады.

Карчык. Берәр җирдә качып яткансыңдыр әле.

Карт (ачуы чыгып). Кем? Минме? Мин, беләсең килсә, рейхстагны... өч осколочный ранение алган кеше. Мин кавалер ордена всех степеней... качып яткан?!. (Шешәсен җибәрә дә, йөрәген тотып, утыргычка барып утыра.)

Карчык (шешәне букчасына салып). Менә яхшы, әллә кайчан шулай итми.

 

Карчык китә башлый. Картның, йөрәген тотып, утырганын күреп туктый.

Карчык. Авыртамы?

Карт. Нәрсә?

Карчык. Авыртамы, дим?

Карт. Синең ни эшең бар? Кызганды бүре бәрәнне, кирәгеңне алдың, тай!

Карчык. Китәм, китәм (берничә адым атлый да Карт янына кире килә). Үлсәң, территорияң хуҗасыз кала, әллә миңа дарственный язып калдырасыңмы?

Карт (усал караш ташлап). Мыс­кыл итеп тора бит, кансыз!

Карчык. Мал әрәм калмасын, диюем.

Карт. Кит моннан!

Карчык. Әйдә, бартер. Мин сиңа шешә, ә син миңа территорияңне. Йә, ничек?

Карт (хәлсез генә). Китәсеңме, юкмы?

Карчык. Йә, әйдә, бир әле букчаңдагы шешәләреңне, сдавать итеп килим.

 

Карт букчасын алмакчы була, Карчык эләктереп өлгерә.

 

Карт. Кагылма, хакың юк!

Карчык. Нәрсә, теге дөньяга алып барасыңмы, анда шешәләр кабул итә торган җир юк, диләр.

Карт. Әле мин тиз үлмим, сине көтәм.

Карчык. Юньле кеше син яшәгән кадәр яшәми.

Карт. Ай, әтрәк.

Карчык. Йә, ярый, мә, шешә­ләреңне, йә чынлап торып аягыңны сузарсың. Мин гаепле булып калыр­мын.

Карт (шешәләрне аягы белән этеп куеп). Кирәкми.

Карчык. Ай, нинди горур без, чүплектә!

Карт. Горур шул. Синең кебек вак җаннарны күралмыйм.

Карчык. Аһ, мин вак җанмы? Бир әле шешәләреңне?

Карчык Картның букчасын ала да аны этеп җибәрә, Карт утыргычка ава.

 

Карт. Нишлисең, баба яга!

Карчык. Хәзер күрерсең? (Картның шешәләрен сәхнә алдына тезә. Утыргыч янында яткан ташны ала.) Интегеп, күтәреп йөрмә. Сине кызгану йөзеннән хәзер ватам... кырам...

Карт. Тимә шешәләргә, ишетәсеңме?

Карчык. Юк, чукрак мин.

Карт. (Утыргычтан тора. Шешәләрен гәүдәсе белән каплап). Тимә... (Елый.)

Карчык. Кем вакчыл инде, минме, синме, бер пыяла шешә өчен ни кыланасың?

Карчык кире килә, йөзен читкә бора. Карт букчаны кулына ала.

 

Карт. Синең дә йорт-җир җиһазларың үзең белән бугай.

Карчык. Юк, сез нәрсә...

Карт. Мин бернәрсә дә түгел, сез нәрсә?

Карчык. Миңа китәргә кирәк.

Карт. Нишләп әле, кинәт кенә, ут капкандай кабалана башладыгыз?

Карчык. Соң инде... Сезне дә...

Карт. Нинди сез ул тагы?

Карчык. Букчаны... бирсәгез иде.

Карт (Карчыкның букчадагы шешәләрен үзенекеләр янына тезеп). Юк, инде хәзер минем чират. Китәсең килсә, бар кит. Тик шешәләрең, букчаң миндә кала.

Карчык. Каравыл, талыйлар!

Карт. Катырак кычкыр! Көчлиләр, диген, хәзер килеп җитеп, телефонга төшерә башларлар.

Карчык. Син карт маньяк, бир хәзер үк букчамны.

Карт. Әйдә, шешә тәгәрәтешле уйныйбыз. (Бер шешәне ала да сәхнә уртасына чыга.) Шешә башы миңа борылса, шешәләрең барысы да миңа. Әгәр дә сиңа чыкса, син мине битемнән үбәсең.

Карчык. Кара әле, бу доходяганы, ничек мыскыл итеп тора.

Карт. Юк, бу әле баласы, мичтә аның анасы. Тәгәрәтәм. (Шешәне әйләндереп җибәрә.) Сиңа чыкты, әйдә, кил, үп.

Карчык. Хәзер, туфлиләремне үтүклим дә...

Карт. Килештек бит.

Карчык. Кем килеште, минем килешкәнем юк.

Карт. Ярый алай булгач, шешәләр дә минеке.

Карчык. Сызгыра беләсеңме?

Карт. Беләм!

Карчык. Сызгыр!

Карт (сызгырып карый, чыкмый). Что-то чыкмый.

Карчык. Тешсез авызы белән сызгырып маташа.

Карт. Ә син сызгыра беләсеңме?

Карчык. Син тумыштан шулай җүләрме, әллә контузиядән соңмы?

Карт. Сине күргәч, контузия­ләрем кузгалды.

Карчык. Кит юлдан.Синең белән чүп-чар бутап торырга минем вакытым да, теләгем дә юк.

Карт. Әллә китәсеңме? Сау бул!

Карчык. Бир букчаны.

Карт. Мә?

Карчык алырга килә, Карт бирми, икенче кулына күчерә.

Карчык. И-и! Сакаллы сабый!

Карт. Ник алмыйсың?

Карчык (Картның букчасын алып). Ярар, пока!

Карт. Бир букчаны!

Карчык. Син бир!

Карт. Мә!

Карчык. Мә!

Букчаларына ябышалар да тарткалаша башлыйлар. Шешәләре авып бетә. Полиция сыбызгысы тавышы. Карт сикереп тора, утыргыч артына кача. Карчык торып баса, авызында сыбызгы. Сызгырта, Карт утыргыч астына керә. Карчык утыр­гыч өстенә менеп баса да кычкыра.

 

Карчык. Иптәш милиционер, монда килегез!

Карт утыргыч астыннан башын чыгара. Карчык сыбызгы сызгырта, Карт ныграк кача. Карчык көлә. Карт башын күтәрә.

Карчык. Чык, камыр батыр.

Карт. Нәрсә кеткелдисең? Карт кешене шулай мыскыл итмәсәң?

Карчык. Кыланган була, «мин, мин!» Ә үзе... Бу ирләрне әйтер идем, кыланышлары. Ә үзләре хатын-кыз­дан башка бер адым да атлый алмыйлар.

Карт. Мине алар рәтенә кертмә.

Карчык. Син особыймы?

Карт. Мин үз көнемне үзем күрәм.

Карчык. Ялгызыңмы?

Карт. Әйе.

Карчык. Карчыгың?

Карт. Дөнья куйды.

Карчык. Авыр туфрагы җиңел булсын. Күптәнме?

Карт. Күптән.

Карчык. Мин дә менә ялгыз!

Карт. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Атка печән кем салыр?

Карчык. Һе, шаярган була тагы.

Карт. Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый. Язганны яшисең.

Карчык (Картка карап). Әйе, анысы шулай...

Карт. Балаларың бардыр бит?

Карчык. Аларның булмавы артык.

Карт. Алай димә! Аллам сакласын.

Карчык. Кызым – ничек диләр әле – ближний зарубежда, ә малаемны атып үтерделәр. Дуслары белән нәрсәдер бүлә алмаганнар. Баласы, хатыны калды. (Кулъяулык ала, күз яшьләрен сөртә.)

Карт (тынычландырып). Йә инде, йә. Дөньясы буталды бит, ни хәл итәсең? Ата улны, ана кызны белми.

Карчык. Әйе шул... буталды.

Карт. Ә киленең, оныгың?

Карчык. Килен икенчегә кияүгә чыкты. Кесәсендә өчәр телефон, бик зур машина белән йөри торганга. Мин аларга кирәк түгел.

Карт. Картайгач, кемгә кирәк без.

Карчык. Менә шулай баланы үстерәбез, үстерәбез дә...

Карт. Кара әле, синең ашыйсың киләме?

Карчык (Картның букчасына карап ала). Юк, мин ашадым...

Карт. Йә, тартынма, кил! Аш – ашка, урыны башка. Әллә нәрсә булмаса да. Бер танышымнан бурычка акча алып торган идем.

Карт ипи, сөт, кечкенә колбаса кисәге чыгара, пәке белән кискәләп икегә бүлә, тимер кружкага сөт сала, Карчыкка бирә.

Карчык. Синең монда барысы да кул астында.

Карт. Ир-егетләрнең шулай булырга тиеш.

Карчык (Картка текәлеп карап). Килешәм.

Карт белән Карчык акрын гына ашыйлар да әйберләрен җыеп куялар.

 

Карт. Менә азрак хушландык.

Карчык. Кружкаңны чайкатырга иде.

Карт. Соңыннан.

Карчык. Рәхмәт, тәмле булды.

Карт. Әллә ни түгел лә, шулай да ярый.

Карчык. Юк, әйбәт, рәхмәт.

Карт. Болай утырмаганга инде...

Карчык. Минем дә...

Сүзсез утыралар. Кинәт икесе дә берь­юлы сүз башлыйлар. Туктап калалар.

Карчык. Шуны сорамакчы идем: бу чынлап та синең территорияме?

Карт. Әйе, монда шешә булган бөтен җир безнең территория.

Карчык. Син, ветеран башың белән, нигә болай йөрисең?

Карт. Сөйли башласаң, бик озак. Аннары, йөрәкне бозасы килми.

Карчык. Ярый, сөйлисең килмәсә сөйләмә.

Сүзсез утыралар.

Карт. Беләсеңме? Кайвакыт бушанасы, ачылып, эч серләрен сөйлисе килә. Беркемдә беркемнең гаме юк, һәркем үзенә бикләнгән. Күңелеңне ачсаң, аңлау түгел, мыскыл итеп көләләр генә.

Карчык. Йә инде, үпкәләмә. Үзең мондагымы соң?

Карт. Авыл малае мин, сугыштан соң ранениеләр борчыды, дәваланыр­га, йөрәк әрнүләрен басарга кирәк иде. Монда күчеп килдем дә калдым. Туганнарымнан авылда беркем дә калмады. Эх, узган гомер, аккан су... (Танырга тырышкандай, Карчыкка текәлеп карап ала. Уйланып утыралар.)

Карчык. Минем дә тормышым шәптән булмады. Сугыш вакытында, елата-елата, ФЗӨгә җибәрделәр, ул паровоз миче өчен урман тураулар, ашарга җитмичә качып кайтулар. Торфка «вербовать» итүләре. Нормаң тулса – биш йөз грамм ипи. Кайберәүләр өйләреннән алып килгән запаслар белән... Ә мин япа-ялгыз... Күрде инде башлар...

Әйләндек калаларны.

Вербовщиклар яллый икән

Бәхетсез балаларны.

Җырлары да шул – минем кебек бәхетсезләр турында булган.

Карт. Ул чакларны мин дә бик еш искә алам. Менә, ничектер, яшәүнең ниндидер мәгънәсе булган дип әйтимме?!

Карчык. Яшь булганбыз, шуңа күрә мәгънәсе дә булган.

Карт. Юк, ниндидер ышаныч, өмет бар иде...

Карчык. Өмет хәзер дә бар ул...

Карт. Әйдәле, төшенкелеккә бирелмик, үз-үзебезне кызганып утырудан ни файда? Әнә кара, яшь җилкенчәкне. Яшьлек шул, яшьлек...

Карт шул якка, Карчык аңа карап тора.

Карчык. Әйе, яшьлек!

Сүзсез утыралар, һәркем үз уенда. Карт, азрак утыргач, җыр башлый.

Карт.

Кара, кара, кара күзләремә,

Алар сине генә күзлиләр.

Сөю утларында янам, көям.

Синең күзләр генә күрмиләр,

Йөрәк әрнүләрен сизмиләр.

Карчык (Картка сәерсенеп карап). Тукта! Син кайдан беләсең бу җырны?

Карт. Яшь чакта җырлый идек! Ә нәрсә?

Карчык. Әйе, яшь чакта бит әле...

Карт. Нигә сәер генә сорап куйдың?

Карчык (үз-үзенә). Әйе, сәерсенерсең монда. Юк, болай гына. Борынгы җырлар алар бер-берсенә охшаш.

Карт (үтәли карап). Бик борынгы, димәс идем.

Карчык (кинәт кабаланып җыена башлый). Йә, ярый, озак утырылды. Кайтыйм әле... Рәхмәт... Сау булыгыз! (Үз шешәләрен тутыра.)

Карт. Минекеләрне...

Карчык. Калдырдым, борчылма!

Карт тора. Карчыкның бер алдына, бер артына чыгып күзәтә. Карчык аның карашын сизә.

Карчык. Синекеләргә тимим.Нәрсә шыгырдатасың?

Карчык утыргычка утыра. Карт үз шешәләрен букчага тутыра. Карчык аңа сәерсенеп карап тора.

Карчык (үзалдына сөйләнеп). Юк, булмас...

Карчык тиз генә җыена да сиздермичә генә китмәкче була.

Карт (түземлеген җуеп). Тукта! Утыр! Тынычлан.

Карчык (үзе дә сизмәстән утыра, аннан сикереп торып). Әтәч, нигә миңа кычкырасың?

Карт. Сөйләшүем шундый минем. Йә Алла, үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән адәм баласы. Кыргыйлыгың тәки бетмәгән.

Карчык. Үзең, үзең шундый ук... Кырыс!

Карчык утыргычның бер як читенә утыра. Карт аңа карап тора.

Карт. Исәнме?

Карчык. Исән!

Карт. Нихәл?

Карчык (аңа карап). Нәрсә? Менә нәрсә дип ыржаясың, ә? Нәрсә, карчык булган, картайган, танып та булмый, дип көләсеңме? Үзең бик җегетләр асылы.

Карт (дәшми генә карап тора, аннан карчык янына утырып). Хәлләрең ничек, дидем?

Карчык (йодрыгын төйнәп). Якын килмә! Ничу монда!

Карт (ачуы килеп). Нәрсә кыланасың? Көпә-көндез бөтен мир алдында кочакларга җыена дип уйлыйсыңмы әллә? Өметләнмә.

Карчык. И-и. Оятсыз! Сакаллы сабый, нәрсә сөйләп утыра бит.

Карт. Да-а! Сине дә күрер көннәр бар икән.

Карчык. Менә, күрдең.

Карт. Күрдем, күрдем! Барыбер очрашырга тиеш идек без. Ничек кенә күз алдына китерми идем. Тик менә болай очрашырбыз дип уйламадым да.

Карчык. Нәрсә, яшь җилкенчәк кебек, муеныңа ташланыр дип көттеңме? Өметләнмә!

Карт. Юк ла! Дөресен генә әйткәндә, баштарак танымадым.

Карчык. Үзең бик танырлык инде...

Карт. Күзләреңдәге очкын гына...

Карчык (йомшара төшеп). Бу яшьтә нинди очкын, әллә кайчан сүнделәр ул очкыннар.

Карт. Юк, ул күзләрне гомерем буе оныта алмадым, күңелемдә гел йолдыз кебек янып торды.

Карчык. Бигрәк оста сөйлисең! Мондый сүзләр ишетмәгәнгә...

Карт. Минем дә сөйләгәнем юк. Син үзгәрмәгәнсең...

Карчык. Тагын мыскыл итә­сеңме?

Карт. Нәрсә син күкерт кебек кабынырга торасың?

Карчык. Көлмә соң. Ничә ел үтте. Мин нәрсә, көзгегә караганым юк дип уйлыйсыңмы?

Карт. Ярар! Күңелең булсын, үзгәргәнсең.

Карчык. Бик ныкмы?

Карт. Бик нык, ыстрашны!

Карчык. Нәрсә аңлыйсың син?

Карт. Моның кадәр, ирләр кебек, холыксыз карчык күргәнем юк иде әле.

Карчык. Кем карчык, үзең син... әйтер идем...

Карт. Әйт!

Карчык. Әйтмим, йә хәтерең калыр. Гомумән, нормальный хатын-кыз күргәнең бармы?

Карт. Нигә күрмәскә, монда нинди сорт күрергә телисең – муре!

Карчык. Кем карасын сиңа? Икенде күләгәсенә.

Карт. Карадылар һәм карыйлар. Мин әле оһ-һо-һо!

Карчык. Бик шатмын! (Карчык китә башлый.)

Карт. Йә, көнләшмә, шаярдым гына.

Карчык. Кем көнләшә? Минме?

Карт. Кешечә сөйләшәбезме без, юкмы инде бүген?

Карчык (үзалдына). Көнләшә, имеш, көнләшер кеше булса иде.

Карт (сабыр гына). Җитте инде, бигрәк кабындың. Әй Алла, яшь чакта кыланмаганны, хәзер килеп...

Карчык (әрнү белән). Авыр... аңлыйсыңмы, авыр! Ярты гасыр узып киткән бит.

Карчык акрын гына елый. Карт аның иңнәреннән тотып, утыргычка утырта.

Карт. Йә, йә. Язмыштыр, нишлисең. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр.

Карчык (Картның җилкәсенә башын куеп.) Мин көттем бит сине.

Карт. Ә мин эзләп-эзләп карадым да аннан ары өметне өздем.

Карчык. Кызык! Гомер тегеләй дә үтә, болай да...

Карт. Дөнҗа без уйлаганча гына түгел, Алла теләгәнчә бара.

Карчык белән Карт сүзсез утыралар. Карчык җыр башлый.

Карчык.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,

Сибелә чәчем, тарала.

Йә утка сал, йә суга сал,

Йә кайгыдан арала.

Уйсу җирнең агым суы

Ага икән таң белән.

Узар, ахры, яшь гомерем

Гел сагыш, гел моң белән.

Сандугачлар су эчәләр,

Агыйделгә тезелеп.

Нигә болай сагынам икән,

Үзәкләрем өзелеп?

Соңгы юлларны бергә җырлыйлар. Карт Карчыкны иңеннән кочаклый.

Карчык. Уф, йөрәгем сикереп чыга хәзер.

Карт (күкрәгенә кысып). Чыкса, мин монда, ерак җибәрмәбез.

Алар шулай тын гына утыралар. Карчык кинәт сикереп тора,
өс-башын төзәтә.

Карчык. И-и Алла, шушы яшькә җитеп, көпә-көндез кочаклашып утыр, күпме кеше йөри… Син дә...

Карт. Ул кешеләрдә безнең кайгы түгел, аларның үз мәшәкатьләре, бөк­рәеп үлсәң дә, килеп карамаячаклар.

Карчык. Син бигрәк...

Карт кинәт йөрәген тота да егыла. Карчык нишләргә дә белми. Аны селкетеп карый. Янында йөгереп йөри.

Карчык. И Алла, и Ходаем, нәрсә соң бу? Әй, ярдәм итегез, кеше үлә. Әй, кешеләр…

Беркем дә аның кычкыруына игътибар итми. Карт тора, өсләрен кага, утыргычка утыра. Карчык аптырап карап тора.

Карт. Менә, күрдеңме?

Карчык (төртеп җибәреп). Җүләр, куркыттың.

Карт. Күр! Ачы хакыйкать бу.

Карчык. Син усалланган.

Карт. Тормыш тузаны миңа да кунган... Ачуым килә. Гомерем буе бил бөктем, чирләргә дә вакыт булмады, эшләдем дә эшләдем. Картайган көнемдә урамда калыр өченме?

Карчык. Шуны сорамакчы идем. Син ветеран башың белән нигә болай йөрисең? Сезне бит хәзер бик каты күтәрәләр. Соң сиңа бит положено.

Карт. Положенныен малайга калдырдым.

Карчык. Тагын сора.

Карт. Син нәрсә, уңайсыз, кеше нәрсә әйтер...

Карчык. И-и, әнә, кеше әйткәнгә карап торалар...

Карт. Юк, сугыш кырында ятып калганнарның рухы рәнҗер бит... Юк, тиешлесен алдым, алар өлешенә, аларның ятим калган балалары өлешенә керәсем килми.

Карчык. Үзең турында сөйләмисең?

Карт. Нәрсәсен сөйлисең инде аның, яшәдем шунда... Әллә яшәдем, әллә яшәмәдем.

Карчык. Балаларың бардыр бит?

Карт. Бар.

Карчык. Хатының әйбәт идеме?

Карт. Әйбәт! Мин аңа рәхмәтлемен, начар яшәдек, дип әйтә алмыйм. Иртәрәк китте. Хатыныңнан алдарак китәргә кирәк бу дөньядан. Авыр ялгыз ир-атка.

Карчык. Әйе, бала кебек бит сез! Ә балаларың ярдәм итәме соң?

Карт. Һе, балалар. Аларда минем кайгы түгел. Күреп торасың ич дөньясын, әле үзләренә ярдәм итәргә туры килә. Карчык исән чакта кадер бар иде, хәзер артык...

Карчык. Торуың кайда соң?

Карт. «Хрущёвка», кечкенә бер бүлмәдә. Күршеләр яман: эчәләр, сугышалар, көн дә бәйрәм, көн дә туй. Үземнең фатирны малайга калдырдым. Менә шулай. Ә үзең, үзең ничек соң?

Карчык. Сөйләдем бит инде.

Карт. Кайда торасың?

Карчык. Бер бик якын ахирәтем бар. Шуның бер бүлмәле фатирында яшибез.

Карт. Авырдыр кеше өстендә тору?

Карчык. Чирле ул, түшәк өстендә ята. Шуны карыйм. Бер кешесе юк, пенсиясе даруларга китә, дарулар бәясен беләсең...

Карт. Миңамы белмәскә! (Көрсенеп куя.)

Карчык. Хәер сорашырга гарь­ләнәм, менә шешә җыям.

Карт. Ярар, җитте бу турыда, мин синнән шуны сорамакчы идем, ник авылда калмадың?

Карчык. Председатель Шакирҗан сугыштан бронь белән калды. Күпме ялгыз тол хатыннарны зар елатты, кабахәт. Ә миңа ничек кенә бәйләнмәде! Түземлегем калмагач, качып киттем.

Карт. Сугыштан соң, мин кайткач, ник кайтмадың?

Карчык. Сине сугышта һәлак булган, диделәр.

Карт. Ничек һәлак булды? Кем әйтте?

Карчык. Ахирәтем Саҗидәгә синең турында сорап хат яздым, ул шулай дип җавап язды.

Карт. Ничек алай? Соң ул үзе мине каршы алды. Ялгызым гына булгач, өйгә килеп ярдәм итеп йөрде.

Карчык (аптырап). Кем, Саҗидәме?

Карт. Әйе...

Карчык (кызып читкә китә). Ах, кара елан... Әле син аның беләнме? Мин, сугыштан кайтмады, дип, елап сукырая яздым, ә ул анда Саҗидә белән.

Карт. Тукта, нигә тузынасың? Ул үзе килеп йөрде бит.

Карчык. Син шуңа риза булып тордыңмы? (Карт янына килә.)

Карт. Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың?

Карчык. Нәрсә ишеттең, шуны.

Карт. Әйтәм бит, үзе миңа бәйләнеп йөрде.

Карчык. Нигә сиңа, нигә башкаларга түгел. Әйбәт! Кайтмады дип хат яза да, ә үзе... (Елый.)

Карт. Соң ул болай гына, безнең арада берни дә булмады.

Карчык. Әйе, мин Саҗидәне белмим ди. Әле үзең бая гына, карадылар һәм карыйлар, мин әле оһ-һо-һо, дип кәпрәйдең.

Карт. Соң, кызып киткәндә әйтәсең инде аны.

Карчык. Боргаланма, сиңа минем белән йөргәндә дә кызлар карыйлар иде, Саҗидә бигрәк тә.

Карт. Нәрсә, сиңа карамыйлар идеме? Ул турыда мин дәшмим бит.

Карчык. Сүзне икенчегә борма.

Карт. Тагын мин гаепле. Бигрәк әллә нинди син. Акай заманындагы нәрсәләр өчен хәзер килеп җәнҗал чыгарасың.

Карчык (утыргычка утырып). Чыгармыйм ла, Саҗидәгә ачуым килә.

Карт (Карчык янына килеп.) Йә, булды, узган эшкә салават.

Карчык. Әйе, әйе, булды. Уф! Эчәсем килә. Якын-тирәдә су юкмы?

Карт. Әнә тегендә киоск бар. Син утырып тор, мин хәзер үзем алып киләм.

Карчык (букчасын алып). Акчаң бармы?

Карт. Син бигрәк тагы.

Карчык. Йә, йә, җегетләнмә, булмаса бирәм.

Карт. Бар, бар! Мин хәзер.

Карт китә. Кире керә, Карчыкка үз букчасын бирә. Китмәкче була.

Карчык. Тукта! (Аның янына килә, күлмәк якасын төзәтә.) Кеше арасында йөрисең.

Карт. Ярар ла. (Китә башлый.)

Карчык. Сиңа әйтәм.

Карт (кире килеп). Тагын нәрсә булды? Җегетләр бәйләнәме әллә үзеңә?

Карчык. Юк ла. Әллә акча әрәм иткәнче, берәр краннан гына агызып алабызмы?

Карт. Саранланма, бүген бәйрәм. Гүләйт тек гүләйт.

Карт китә. Карчык аның артыннан карап кала.

Карчык. И-и, кыланчык! Җегетләнгән була. Әйе, җегет чакларың бар иде. Сабантуйда ул көрәшкә чыкса, яшь булуына карамастан, мәйданга керергә куркалар иде. Ә биегәндә, барысы да аяктан егылып бетәләр. Ә ул бии, ничек кенә бии, һе-һе-һе. Печән чапканын карап торырга ярата идем. Дулкын ерып барган кораб диярсең. Күпме йөрде артымнан. Барыбер үзенә каратты бит, хәерсез. И-и, нәрсә дип онытылып утырам.

Карчык букчасыннан көзге ала да карап төзәтенә. Карт килгәнне күреп, көзгесен яшерә. Карт плас­тик савыт белән су алып килә.

Карт. Менә алып та килдем!

Суны утыргычка куя. Куеныннан бер чәчәк чыгара.

Карчык. Әллә сатып алдыңмы? Бар, илтеп бир дә акчасын кире ал.

Карт. Юк, борчылма, әнә тегендә бик күп үсәләр алар.

Карчык. Күрсәләр, яхшы түгел.

Карт. Курыкма, күрмәделәр. Тәк шту ал.

Карчык. Рәхмәт!

Карт. Зур үс.

Карт букчасыннан пластик стаканнар чыгара, әз генә су салып, чайкап, чүп-чар савытына түгә.  Карчыкка һәм үзенә су сала.

Карт. Менә булды, хәзер сусауны басабыз. Әйдә, очрашу хөрмәтенә.

Шаярып чәкештерәләр, эчәләр.

Карт. Тагын?

Карчык. Аз гына.

Карт (Карчыкның стаканына су салып). Бәлки, ашыйсың киләдер? Әйдә! (Букчасын ала.)

Карчык. Ю-у-ук! Үзеңә кайткач та ашарга кирәк.

Карт. Анысы өчен борчылма.

Карчык. Ничек борчылмыйсың, ир-ат ул әзерләргә яратмый. Шул коры-сары белән туена.

Карт. Мин пешеренәм.

Карчык. Айга бер.

Карт. Юк, нигә алай дисең? Мин үзем...

Карчык. Йә, шаярдым, үпкәләмә.

Карт. Үпкәләмим...

Карчык стаканны куям дигәндә, калган суы ялгыш өстенә түгелә. Карт кесәсеннән кулъяулык чыгарып сөртмәкче була, шулвакыт кесәсендәге орден-медальләре җиргә коела. Карчык өстен-башын кулы белән сыпыра да, Карт янына килеп иелеп, орден-медальләрне кулына ала.

Карчык. Йә Аллам, ничек исән калдың соң син? Болар бит болай гына бирелмәгән.

Карт. Ярар ла, син бигрәк. Алар синең белән минем өчен генә кадерле. Башкалар өчен зур акча.

Карчык. Җүләр, нигә үзең белән йөртәсең, югалтсаң?

Карт. Ә югалса, тегендә баргач, медальләрең кайда, дип сорамаслар әле. Бүлмәдә калдырып булмый, фатир хуҗалары мин юкта кереп актарыналар. Аннан, күрше йорттагы бер хатынның баласына бик катлаулы операция ясаганнар, хәзер өйдә, тик терелеп бетсен өчен кыйммәтле дарулар кирәк, менә мин, әз-әзләп боларны сатып, шул балага дарулар алам.

Карчык орден-медальләрне күкрәгенә кыса да елап җибәрә. Карт аның янына тезләнә.

Карчык. Кая, кая бара бу дөнҗа?

Карт җилкәсен сикертә. Карчык як-ягына карана, Картка медальләрен бирә.

 

Карчык. Күр инде, көн кичкә авышкан. Миңа кайтырга кирәк бит. (Торып җыена башлый.)

Карт. Тукта, ашыкма. Әле рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмады.

Карчык. Ахирәтемне карыйсым бар.

Карт. Син ерак торасыңмы?

Карчык. Әнә теге ун катлы йортны узгач, тугыз катлы артында.

Карт. Ә ничек без моңарчы очрашмадык икән?!

Карчык. Минем бу якларга бөтенләй килгәнем юк. Бер килгәч, исерек мужиклар бәйләнделәр дә.

Карт. Аның каравы мин ул якларда йөрдем.

Карчык. Соң минем кебек карчыклар дөнья тулы, ничек барысын да күреп-танып бетерәсең.

Карт. Анысы да дөрес.

Карчык. Ярар, китим.

Карт. Тукта, ашыкма. (Юлын бүлә.)

Карчык. Мине көтәләр.

Карт. Аңладым. Сау бул!

Карчык (Карчык китә башлый. Туктый). Китәм бит.

Карт. Китәсең шул.

Карчык. Әйтер сүзең юкмы?

Карт. Бар.

Карчык. Әйт.

Карт. Китәсең бит.

Карчык. Китмим. (Карт янына килә.) Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте.

Карт. Иртәгә нишлисең?

Карчык. Ә нигә?

Карт. Очрашсак диюем.

Карчык. Кайчан?

Карт. Үзең кайчан диясең? Минем вакыт бар.

Карчык. Уникеләр тирәсендә.

Карт. Килештек.

Карчык. Иртәгәгә кадәр.

Карт. Сау бул!

Карчык. Сау бул!

Карт. Иртәгә...

Карчык. Уникедә...

Карт. Шушында...

Карчык. Утыргычта... Иртәгә бер кызык булачак.

Карт. Нинди кызык?

Карчык. Килгәч күрерсең.

Карчык китә. Карт утыргычка утырып уйга кала. Карт янына яшь егетләр килеп утыра.

1нче егет. Ну что, бабай, Джуль­етта тю-тю...

2нче егет. Бабай, за аренду скамейки акча түләргә кирәк.

Карт. Нинди акча?

3нче егет. Кәгазь акча, чәчәк өчен дә.

1нче егет. Без үстерәбез, су сибәбез, ә кемдер килеп өзеп ала...

2нче егет. Безгә, яшьләргә, нинди үрнәк күрсәтәсең?

Карт. Егетләр, минем бүген иң бәхетле көнем, үтенәм сездән, боз­магыз!

3нче егет. Бәхетне юарга кирәк, акча бир, алып киләбез. (Картның кесәсенә керә башлый.)

Карт. Егетләр, туктагыз... Югыйсә...

1нче егет. Нәрсә югыйсә?

Карт. Милиция... (Тора башлый.)

2нче егет. Беренчедән, милиция түгел, полиция... (Картның күкрәгенә сугып ала. Карт утыра. Күкрәген тота.)

3нче егет. Икенчедән, яшисең килсә, тик кенә утыр.

Карт хәлсезләнеп авып төшә.

1нче егет. Син нәрсә, ахмак, шулкадәр сугасың?

2нче егет. Ә нәрсә ул – милиция...

3нче егет. Беттек, үтердек, яхшы чакта таярга кирәк...

Китмәкче булалар.

1нче егет. Тукта, кесәләрен кара.

2 нче егет Картның кесәләрен актарып, акчасын, кулъяулыкка төрелгән орден-медальләрен ала.

2 нче егет. Оһо, сез боларның күпме торганын беләсезме? Болар бит... Гуляем!

3 нче егет. Бетәбез, китик тизрәк.

1 нче егет. Җитте, шыңшыма, әйдәгез!

Чыгып йөгерәләр. «Ашыгыч ярдәм» сиренасы. Сирена тавышы тормыш-көнкүреш тавышлары белән кушылып юкка чыга. Ут сүнә.

Ут кабат кабынганда, көз җиткән. Шул ук бакча, шул ук утыргыч, анда теге өч егет сыра чөмереп утыра, нәрсәдер бүлешә алмыйча сугышып китәләр, утыр­гычны җимерәләр, чүп савытын тибеп аударалар. Аннан дуслашып, кочаклашып чыгып китәләр. Сәхнәдә кеше юк. Бераздан Карт керә, ул таякка таянып атлый. Өстендә искерәк плащ, башында эшләпә, кулында зур чемодан. Карт утыргыч янына килә, туктый, озак кына карап тора. Кире чыгып китә. Бераздан икенче яктан Карчык керә. Шулай ук ел фасылына карап киенгән, кулында кулчатыр белән төенчек.Утыргыч янында туктый, карап тора, тирә-якны күзәтә. Карт килгәнен күреп чыгып китә. Карт керә, тирә-якка карана да китә башлый, Карчык керә. Карт аны күреп туктап кала. Карчык керә дә Картка арты белән баса. Карт килә, аның алдына чыга. Карчык борылып баса. Карт аның иңенә кагыла.

Карчык. Оятсыз! (Читкә китә.)

Карт. Болыт каплый май кояшын...

Карчык. Ялагайланма!

Карт. Нәрсә булды?

Карчык. Нәрсә булды? Булды шул.

Карт. Нигә яшь җилкенчәк кебек турсаясың?

Карчык. Ә кем гаепле?

Карт. Кем?

Карчык. Ачу китереп сорап торган була бит.

Карт. Тагын мин гаепле! Гаебем нидә икәнен белмәсәм дә, гафу ит!

Карчык. Фәрештә булып кыйланма! Мин сине үтәли күрәм.

Карт. Син әле экстрасенс тамыни?

Карчык. Җитте! Туктат мыскыл итүеңне.

Карт (ачуланып). Кем мыскыл итә?

Карчык. Кем мыскыл итә? Иртәгә очрашабыз, диде дә юкка чыкты.

Карт. Соң...

Карчык. Ничек бүген килергә булдың әле?

Карт. Аңлатырга ирек бирәсеңме?

Карчык. Аңлат, нәрсә уйлап чыгарырсың?

Карт. Тынычланасыңмы, юкмы?

Карчык дәшми тора.

Карт. Алай булгач, тыңла.

Карчык. Йә, сөйлә әкиятеңне?

Карт. Әкият?

Карчык. Әкият булмый, нәрсә булсын?!

Карт. «Әкият» икән, әкият, тыңла! «Борын-борын заманда Совет илендә яшәгәннәр ди бер кыз белән бер егет. Кызы кире беткән усал булган, ә егет...»

Карчык. Җитте, тукта, дим.

Карт. Мин ашкынып синең янга киләм.

Карчык. Бик каты ашыккансың. Хәтта бер ай узып киткән.

Карт. Җибәрмәделәр бит.

Карчык. Ах, шулай укмы? Кемнәр инде, сер булмаса? Саҗидә түгелдер бит?

Карт. Юк, койрыклы җеннәр. Йә Алла, түземлегем калмады, туйдым, гарык. (Чемоданына килеп утыра.)

Карчык. Шулай укмыни, гарык инде алай булгач.

Карт. Ни кыланасың син?

Карчык. Әһә, мин кыланам булып чыга.

Карт. Сөйләргә бирәсеңме, юкмы?

Карчык. Син сөйләмисең, мыс­кыл итәсең.

Карт. Нишлисең, ә, ник...

Карчык. Саташасың, дип әйт. Әйт!

Карт. Нинди корт чакты сине?

Карчык. Менә, менә, акылың зәгыйфьләнгән, диген.

Карт. Дәшмим!

Карчык. Әһә, сөйләшәсең килмимени минем белән. (Карт дәшми тора.) Ник очрадың, тыныч кына яши идем бит. Рәхәтләнеп үз җаема бу дөньядан китәргә дә ирек бирмисең бит син. (Елый. Карт дәшми.) Сиңа әйтәм, ник дәшмисең? Кайда йөрдең, ник килмәдең?

Карт. Бер хатын-кыз ун нимескә тора, дип юкка гына әйтмиләр икән. Дөреслегенә ышандым.

Карчык. Йә Аллам, тагын көлә.

Карт. Ярар, озын сүзнең кыска­сы – бел, мин качтым!

Карчык. Качтым! Ничек качтың? Кайдан качтың?

Карт. Билгеле инде, безнең яшьтә кайдан качалар.

Карчык. И Ходаем, и Аллам. Нинди җинаять эшләдең?

Карт. Кем?

Карчык. Син?

Карт. Кайчан?

Карчык. Нәрсә башымны катырасың, качып чыктым, дисең бит?

Карт. И-и! Соң аннан гына качалар димени?!

Карчык. Ә тагын кайдан?

Карт. Бүлнистән!

Карчык. Әй, үтерәсең син мине. (Карт янына чемоданга утыра.)

Карт. Юк, тиз генә үлмибез әле!

Карчык. Нәрсә булды? Йөрәкме? Кайчан?

Карт. Сорауларыңны берәрләп кенә бир, хәтер юк, склероз.

Карчык. Әйдә, утыргычка утырыйк та, бәйнә-бәйнә сөйлә.

Икесе дә торалар, утыргыч ягына борылып басалар.

Карт. Утырып булмый шул, җимерелгән.

Карчык. Кызганыч, матур урын иде.

Карт. Дөнҗасы җимерелгәндә, утыргычы гына исән калмас. Менә күр, бу безнең тормыш, менә бу безнең язмыш, менә бу безнең киләчәк.

Карчык. Ярый, борчылма, кирәкми. Бүлнистә нишләдең?

Карт. Ял иттем.

Карчык. Шаярма.

Карт. Шаярудан узган.

Карчык. Йөрәк белән яттыңмы?

Карт. Йөрәк белән...

Карчык. Сакламыйсың үзеңне.

Карт. Өйрәнелмәгән! Гомер буе үзебезне кызганмадык, сакламадык, хәзер генә булмас.

Карчык. Әйе шул, тәрбия. Кара әле, шуны сорамакчы идем.

Карт. Сора!

Карчык. Нигә чемодан күтәреп йөрисең?

Карт. Күченәм! Яңа фатир алдым.

Карчык. Кит аннан, зурмы!

Карт. Арча кыры хәтлек. Биш тәрәзәле, тәрәзәсенең пыяласы юк, капка кебек ишекләр, ишекләренең тоткасы юк, тик бәдрәфе урамда.

Карчык. Тукта, нинди йорт соң ул?

Карт. Син беләсең.

Карчык. Ничек беләм?

Карт (ватык утыргычка күрсәтеп). Беләсең. Әнә бит!

Карчык. Аңлашылды! Сөйлә, нәрсә булды?

Карт. Нәрсә булсын?! Хәерчегә җил каршы, диләрме әле. Бүлнистә ятканда, мин торган фатирда, әйткән идем бит, күршеләрем тынгысызлар дип. Менә шул. Эчеп, пожар чыгарганнар. Комиссия килеп караган. «Восстановлению не подлежит», дигән. Алар – яңа фатирга, ә карт... Мин бит анда фатирант кына, угловой жилец на птичьих правах, ягъни мәсәлән.

Карчык. Әйе, күңелле хәл түгел.

Карт. Киресенчә, күңелле. Ха-ха-ха!

Карчык. Хәзер нишләргә җыенасың?

Карт. Иң элек менә моны төзәтәм.

Карт чемоданын ала да утыргыч янына килә. Инструментлар чыгара, утыргычны җайлый башлый. Карчык килә, чүп савытын торгызып куя.

Карчык. Барыбер җимерәчәкләр.

Карт. Тот теге башыннан.

Карчык (ул кушканнарны эшли). Барыбер ватачаклар.

Карт. Чүкечне бир әле.

Карчык. Беркемгә кирәкми бит ул.

Карт. Тотып тор.

Карчык. Барыбер рәхмәт әйтмәячәкләр.

Карт. Менә, булды.

Карт үзе төзәткән утыргычка утырып елый. Карчык нишләргә белми, аның янында басып тора.

Карт. Юк, мин зарланмыйм. Аллам сакласын. Кыенрак чаклар да булды. Без күрәсен кеше күрмәде. Ни өчен, нәрсәгә, шултиклем шәһит китүләр, кан коюлар, толлар, ятимнәр күз яше?! Без бит якты киләчәккә ышандык. Шуны якынайтыр өчен үзебезне кызганмадык. Хәзер нәрсә... Болар барысы да бушка булганмы?! Мин бушка яшәгән булып чыгаммы? Шушындый тормыш өчен кан койдыкмы? Кемгә, нәрсәгә ышанырга, ничек яшәргә? Өмет белән яшәдек, ышандык, өметен дә, барысын да алдылар, ә алмашка нәрсә бирделәр?! (Карт утыргычка күрсәтә.) Менә нәрсә!

Карчык. Йә, җитте, тагын йөрәгең белән бүлнискә ятасың киләме.

Карт. Юк, йөрәгем түгел, җаным әрни, чыкмаган җан бар бит әле.

Карчык. Айга якын гына күрешмәдек, син бөтенләй үзгәргәнсең.

Карт. Юк, мин үзгәрмәдем. Хәзер үзгәрергә дә соң. Дөньяның асты өскә килде.

Карчык. Рәтләнер, җайга салыныр.

Карт. Өмет, әле ярый шул өмет бар.

Карчык. Әтәч, ул да булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк дигән сүз бит инде.

Карт. Миңа бик күп кирәкми. Миндә, барысындагы кебек, гади кеше теләге. Үз өемдә, үз түшәгемдә җан бирәсем килә. Барлы-юклы калган гомеремне тыныч кына яшәп бетерәсем килә, нигә изәргә. Миннән зыян да, файда да юк. Син әйт, әллә бик күп сорыйммы?

Карчык. Юк, юк. Тынычлан гына.

Карт (читкәрәк китеп йөренеп килә). Тукта, син нигә төенчек белән?

Карчык. Синеке кебек чемодан булмаганга.

Карт. Шаярмыйча гына аңлат.

Карчык. Менә үзеңә пропискага кертмәссеңме дип килгән идем.

Карт. Аңламадым.

Карчык. Мин хәзер ирекле кош, кая телим, шунда очам, кайда телим, шунда кунам.

Карт. Ахирәтең ни хәлдә?

Карчык. Дөнья куйды!

Карт. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Утырып дога кылалар.

Карчык. Амин! Котылды бичара.

Карт. Бәхетле кеше!

Карчык. Әйе, бәхетле...

Карт. Тукта, димәк, синең торыр урының бар?

Карчык. Юк шул.

Карт. Аның бер кешесе дә юк, дидең түгелме соң?

Карчык. Бар икән шул. Чыбык очы туганнары табылды. Миңа – ишеккә таба күрсәттеләр. Авырып түшәк өстендә ятканда, берәү дә күренмәде, мал-мөлкәт бүлешергә көтү кебек җыелдылар. Алар талашып калды, мин чыгып киттем. Әле ишек төбендә тентү ясадылар. Гарьләнеп үләрсең.

Карт. Нәрсә эзләделәр?

Карчык. Нәрсә эзләсәләр дә таба алмадылар.

Карт. Син пропискага керәм, дисең дә. Минем бит жилплощадь не позволяет, утыргыч кечкенә.

Карчык (уенны кабул итә). Ниш­ләргә соң?

Карт. Иң элек хосусыйлаштырып, аннан соң пропискага кертсәм генә. Ләкин бик күп вакыт үтәчәк.

Карчык. Көз, урамда салкын.

Карт. Ә без кайда утырабыз.

Карчык. Синең жилплощадьта.

Карт. То-то! Икенче юлы да бар, анысы бик тиз.

Карчык. Нинди юл?

Карт. Син миңа кияүгә чыгасың.

Карчык. Тилермә, гариза биргәннән соң да көтәргә кирәк.

Карт. Болар үлгәнче тизрәк бергә яшәп калсыннар, дип, көнендә үк язылыштыралар.

Көлешәләр.

Карчык. Мин үләргә җыенмыйм.

Карт. Ә кем җыена? Синсез үткән гомерләремне бергә яшиселәр бар әле.

Карчык. И-и, кыланчык. Сөйләп торулары!

Карт. Миңа кияүгә чыгасыңмы? (Карчыкны иңнәреннән тота.)

Карчык. Син нигә бүлнистән киттең, азрак ятасы иде, җылы, баш өстеңдә түбәң барые.

Карт. Коридорда ятып туйдым, мондагыдан ким түгел анда, үтеп-сүтеп йөреп торалар. Аннан, саргаеп үлә яздым.

Карчык. Нидән?

Карт. Сине сагынудан.

Карчык. И-и-и-и!

Карт. Бер дә «и-и», түгел. Күрәсем килде. Мин югында икенче яшьрәк бабай табарсың дип курыктым.

Карчык. Сөйләмә юкны!

Карт. Юкмы, бармы, анысын белмим. Ә сүзне икенчегә бордың.

Карчык. Кем?

Карт. Кем, кем, мин! Йә, чыгасыңмы, юкмы? Үзең әйтмешли, соңгы тапкыр сорыйм.

Карчык. Йә, булды, бер дә кызык түгел.

Карт. Кызык өчен өйләнә торган яшем әллә кайчан узган. Башыма ап-ак кар яуган.

Карчык. Ул кар миңа да төшми калмаган.

Карт. Шулай булгач?

Карчык. Син бүген ничектер яшәреп, матураеп киткәнсең. (Сокланып карый.)

Карт. Яшәрмичә, кырындым бит. Үзең дә, сөбханалла, күз генә тия күрмәсен!

Карчык. Йә, йә, тагы башлама.

Карт (көйгә салып). Хәмдиягә сүз әйтмәгез, зиһене таралган чагы.

Карчык. Тарату гына түгел, чуалтып бетердең, хәерсез!

Карт. Син теге вакытта «бер кызык» була, дигән идең?

Карчык. Кайчан?

Карт. Соң, саубуллашканда?

Карчык. Ә-ә! Аны әйтәсең? Мин хәзер!

Карчык төенчеген ала, чишә дә чигелгән ап-ак ирләр күлмәге чыгара.

Карт. Әһә?!

Карчык (күлмәкне Картка күрсәтеп). Менә! Ничәмә-ничә еллар үзем белән йөртәм. Син кайткач кидертермен, дигән идем.

Карт. Димәк, туйга әзерләнгәнсең? Аңлашыла!

Карчык. Әйдә, әртисләнмичә генә киеп кара, өстеңдә күрәсем килә.

Карт (тирә-ягына каранып). Монда килешерме?

Карчык. Кем миңа «кешенең кешедә эше юк», диде?

Карт. Алай да...

Карчык. Ничу, ки хәзер үк.

Карт, өстен салып, күлмәк кия. Карчык төенчегеннән чиккән түбәтәй алып кидерә, читкә китеп карап тора.

Карт. Йә, ничек?

Карчык килеп төзәтә.

Карчык. Матур! Килешеп тора үзеңә!

Карт. Булды! (Кыланып). Бар кызлар да безнеке! Фью-ю-ют!

Карчык. Бирермен мин сиңа кызлар. Сал хәзер үк!

Карт. Бетте, бетте. Шаярдым! Син дә утыр.

Карт чемодан янына килә, ача, аннан зур ак шәлъяулык ала.

Карт. Монысы сиңа!

 

Шәлне Карчыкның иңенә сала.

Карчык. Ай, бигрәк затлы! (Шәл бөркәнеп, акрын гына әйләнә.)

Карт. Тәк-тәк! Сак булырга кирәк, урлап алып китүләре бар.

Карчык. Кемгә кирәк мин?

Карт. Алай димә, белмәссең!

Карчыкның йөзе ачылып китә, һәм ул үзе генә ишеткән көйгә яшь чагындагы кебек акрын гына биеп китә. Аңа Карт кушыла һәм алар дөньяларын онытып бииләр.

Карт. Бүләкләр бирештек, никахлашасы гына калды.

Карчык (биюдән туктап). Өзмисең дә, куймыйсың да.

Карт. Мин тимерне кызуында сугарга күнеккән.

Карчык. Никахлашып, кайда торырга җыенасың? Яшь булсак, шалашта да җәннәт, дияр идек. Хәзер безнең чирләр, ривматизлар белән, белмим шул.

Карт. Менә монда түбә ясатабыз. Ә ябынырга шәлең бар.

Карчык шәлен әйләндереп карый.

Карчык. Бу бик кыйммәттер бит. Нинди акчага алдың?

Карт. Мин аны сугыштан сиңа алып кайттым.

Карчык. Ничек? Шул гомер саклый алдыңмы?

Карт. Тукымасы яхшы, хәзергеләр түгел, шуңа әйбәт сакланган.

Карчык (Карт янына килә, күкрәгенә башын куя). Рәхмәт! Мин бит беркайчан да сине онытмадым. Үлүеңә дә ышанмадым. Гомерем буе көттем. Күлмәкне ала идем дә, алдыма салып, аның белән сөйләшә идем. Ә ул миңа син булып җавап бирә. Кияүгә чыгуым да кызганып кына. Фронттан зәгыйфьләнеп кайткан бер кешегә бардым. Соңгы сулышына кадәр аны тәрбияләдем. Мин аны кызгандым, ә ул ярату көтте. Йөрәгем үзем белән түгел иде бит. Аны да аңларга була, бу дөньяга килгән һәр адәмнең яратып, яратылып каласы килә.

Карчык Картның күкрәгенә сыена төшә. Карт аны иңнәреннән коча.

Карт. Бәхет күрмичә, бу дөньядан китәрмен дип уйлый идем. Язмышыма рәхмәт! Миңа хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел.

Карчык. Көз дә җитте...

Карт. Юк, көзебезнең язы килде!..

Карт Карчыкның кулчатырын ача, икесе дә шул чатыр астына кереп, бер-берсенә сыеналар. Бу ике изге җанның йөрәк тибеше, күңелләренең сафлыгы, пакьлеге, бар җиһанга нур сибеп, өмет чаткылары таратып, чын мәхәббәткә мәдхия җыры булып агыла.

Кара, кара, кара күзләремә,

Алар сине генә күзлиләр.

Сөю утларында янам, көям.

Синең күзләр генә күрмиләр,

Йөрәк януларын сизмиләр.

Кара, кара, кара күзләремә,

Алар сине генә эзлиләр,

Газап утларында янам, көям,

Синең күзләр шуны белмиләр,

Шашып сөюмне сизмиләр.

Кара, кара, кара күзләремә.

Синең йөзләреңдә – күзләрем.

Сагыш утларында янам, көям,

Әрнүенә ничек түзәрмен.

Мин мәңгегә сине сөярмен.

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: