Ля бемоль (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

2

Надир яши торган йорт. Иске шкаф, кыршылган өстәл, чалыш аяклы карават, берничә урындык – өйдә башка җиһаз күренми.

Н а д и р кемнеңдер кереп килгәнен сизеп сагая, тыңлап тора. С а ф и я керә.

С а ф и я . Исәнме.

Н а д и р . Исәнме.

С а ф и я . Телефоның җавап бирми.

Н а д и р . Ә адресымны каян белдең?

С а ф и я . Әти тапкан. Үз йортың белән яшисең икән.

Н а д и р . Бу йортка йөз ел.

С а ф и я . Миңа менә шушындый иске йортлар ошый.

Н а д и р . Тиздән сүтәчәкләр инде. Бу җирләрне кемдер сатып алырга йөри.

С а ф и я . Бик борчылдык синең өчен.

Н а д и р . Ник?

С а ф и я . Әллә тагы... Менә... сине күрәсем килде.

Н а д и р . Мин бик шат сине күрүемә. Өем генә шыксыз... Бу вакытлыча... Бу тирәдәге агачлар, куаклар аз булса да мин туып-үскән мохитне хәтерләтә.

С а ф и я . Син чынлап та ятим үстеңме?

Н а д и р . Бу дөньяда ятим булу мөмкин түгел, хәтта теләсәң дә. Кызыл Чишмә районында сал агызу әртиленең урман хуҗалыгы бар иде. Шунда аш пешерүче апа пристаньнан тугыз айлык ташландык кыз бала алып кайта. Ире урман кискәндә өстенә агач авып харап булган, ике улы да сугыштан кайтмаганнар. Ана күңеле балага мохтаҗ булгандыр инде. Тора-бара кызның тумыштан сукыр икәне аңлашыла. Дөньяны авазлар аша гына таный, аңлый. Сукыр булса да, әнкәсенең олы ярдәмчесе булып үсә, ятьмә үрү эшен оста башкара. Әнкәсе чирли башлый һәм озакламый вафат була. Урманга агач алырга килгән егет белән бу сукыр кыз арасында мәхәббәт кабына. Аларның мәхәббәтеннән мин туганмын. Такта ярдырганда, әтиемнең күкрәгенә такта бәреп, ул бүлнистә үлә. Әнкәй аш пешерүчеләрнең ярдәмчесе булып, ятьмәләр үреп мине үстерде. Перестройка башлангач, урман хуҗалыгы таркалды. Миңа җиде яшь тулганда, без әнкәй белән Кайнар Чишмәдәге ташландык йортка барып урнаштык. Әнкәемне күңеле гел урманга тартты. Мин аны җитәкләп урманга алып бара идем. Аның иртә вафат булуы да урманны сагынудан. Мин ун яшьтә идем ул вакытта. Җәен көтү көттем. Авыл кешеләре булдыра алганча ярдәм иттеләр, ач-ялангач булмадым. Мәктәптә укыдым. Гармунда, курайда уйнарга өйрәндем. Урта мәктәпкә каладан килеп йөрүче музыка укытучысын пианинода уйнап шаккатырдым. Мәктәптәге иске пианинода үземнең уйнарга өйрәнүем аны таң калдырды. Ул миңа ноталар буенча башлангыч белем бирде. Белемем шуның белән тәмам.

С а ф и я . Синең нечкә слух әнкәңнең авазлар ярдәмендә дөнья белән аралашуыннандыр да.

Н а д и р . Бәлки. Ул бит миңа үземне белә-белгәннән бирле урман авазларының һәр төсмерен төшендереп, авазның нәрсә тавышы икәнен, ник алай яңгыраганын аңлата иде. Үзе ул хәтта аяк астындагы коры ботаклар сынуыннан да кем адымнары икәнен аңлый иде.

С а ф и я . Ни өчен барлык кешеләргә алай тирән ишетү язмаган икән?

Н а д и р . Ходай барлык кешеләрнең газаплануын теләмидер.

С а ф и я . Яхшы ишетү бәхетсез итәмени кешене?

Н а д и р . Башка төрлерәк булсам, яшәү ямен башкачарак татыр идем шикелле. Мин шунысы белән үземне бәхетсез түгел дип әйтә алам: үзем булып калырга вакытым бар минем. Бит хәзерге заманда кешеләрнең бәхетле булырга гына вакытлары бар, үз-үзләре булырга вакытлары җитенкерәми.

С а ф и я . Шулай да дөньяны артык тирән аңлау чынлап бәхетсез итәдер кешене.

Н а д и р . Дөньяны аңлау – аңа лаеклы булу дигән сүз. Бу дөньяга лаеклы булу бәхетме, юкмы, кем белгән. Мин күп уйлыйм бу нәрсәләр хакында. Парадокс өстенә парадокс килеп ята. Дөньяга лаеклы булыр өчен, аны аңларга тырышырга кирәк. Ә дөньяны башка кешеләр арасында, җәмгыятьтә генә аңларга мөмкиндер. Кешеләр белән аралашкач, котылгысыз рәвештә индивидуализм баш күтәрә һәм кеше – үзенә үзе максат икәне аңлашыла башлый. Миллионнарны бәхетле итәргә маташып карадылар бит инде – әнә, нәрсә килеп чыга.

С а ф и я . Синең психологияң әтиемнекенә охшаган. Үз-үзеңдә казыну, вак-төякне артыгыннан күп күрү кешене адаштыра, хаталанырга мәҗбүр итә түгелме?

Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. Әллә кайларга кереп киттек. Син мине гафу ит инде... Бәхтиярга каты бәрелдем... Әсәд абыйдан да эләкте аңа... Минем аркада килеп чыкты.

С а ф и я . Юк, юк, синең бер гаебең дә юк. Мин Бәхтиярны яратам дип ялгышканмын. Укуымдагы уңышлар, аның затлы бүләкләре, алда нинди алкышлар, балкышлар буласы башымны әйләндерде. Ә кеше буларак... Безнең арада кичеп чыккысыз ара бар иде инде. Сине күрү белән минем күзләрем ачылды.

Н а д и р . Ә мин теге көнне сиңа юри әйттем...

С а ф и я . Нәрсәне юри әйттең?

Н а д и р . Романсны җырлаганда берничә нотаны төгәл алмадың, фальш җибәрдең дип.

С а ф и я . Ник?

Н а д и р . Сезнең өйдә бәйрәм иде. Минем күңелемдә бәйрәмнәргә каршы хисләр яши. (Уйга калып.) Әнкәйне күмгәндә, 8 март бәйрәме иде, шуңадыр. Шулай да Бәхтиярдан яхшы түгел...

С а ф и я . Син – нечкә, йомшак күңелле кеше, шуңа аны кызганасың. Ә ул кызганырлык кеше түгел. Синең кызгануыңа мохтаҗ түгел дип әйтмәкче булам. Калын тиреле кеше ул, күңеле җәрәхәтләнгәндер дип уйламыйм.

Н а д и р . Ә син каты бәгырьле кеше икән. Ялгышасың. Бәхтиярның да күңелендә йомшак урыннар бар. Аңа да җан газабы хас. Әмма башкача, мәсәлән, минекечә түгел, синекечә дә түгел, башка хисләр, башка сәбәпләр буенча. Бәхтияр бу дөньяның тетрәндергеч авазларын ишетми дисеңме әллә? Ишетә. Әмма мин ишеткән авазлар түгел ул. Син ишеткән авазлар да түгел. Башка төрле авазлардан тирбәлә аның күңеле.

С а ф и я . Ә сине иң нык тетрәндергән тавыш нинди?

Н а д и р . Ерактан ишетелгән балалар тавышында шулхәтле көчле фаҗига яңгырый. Бер игътибар белән тыңла әле. Ерактан яңгыраган бала-чага тавышында булачак кайгылар төсмере бар. Бәлки, алар анда бик кызык, көлкеле уен уйныйлардыр, ә шулай да ерактан килеп иңгәндә, бала-чага тавышында киләчәктә көткән һәлакәт, ярдәмгә, коткаруга мохтаҗлык авазлары яңгырый.

С а ф и я . Сиңа ничә яшь?

Н а д и р . Утыз.

С а ф и я . Гаиләң...

Н а д и р . Мин өйләнгән идем дияргә дә була. Дүрт елга якын язылышмыйча гына тордык.

С а ф и я . Балаларыгыз бармы?

Н а д и р . Юк. Миннән бала табарга теләмәде. Ул миңа ачыктан-ачык әйтте: сиңа охшаса, балабыз мәңге бәхетсез булачак, диде. Үзенең дә минем белән интегәсе килмәде.

С а ф и я . Син ярата идеңме аны?

Н а д и р . Әйе. Ул да мине башта ярата иде. Сәбәп минем тышка чыккан сәерлекләремдә дә түгел. Ул мине монда, Җирдә яратты, ә мин исә без аның белән Мәңгелек кочагында очрашырбыз дигән инану белән яраттым. Минем сөю белән аның сөюен бер үк үлчәү белән үлчәргә мөмкин түгел.

С а ф и я . Берсекөнгә әнкәйнең туган көне. Кил безгә. Тәмле әйберләр пешерәбез.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: