Логотип Казан Утлары
Драма

Ля бемоль (дәвамы)

Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

3

Шул ук күренеш. Бер атна вакыт узган.

Р ә ү ф ә үзе генә. Б ә х т и я р килә.

Б ә х т и я р . Исәнмесез. (Еш-еш сулый.) Р ә ү ф ә . Исәнме, Бәхтияр. Уз әйдә.

Б ә х т и я р . Сафия тагын өйдә түгелме?

Р ә ү ф ә . Иптәш кызына кунакка киткән иде.

Бәхтияр (бусарынып). Берничә көн инде Сафиянең телефоны җавап бирми. Студиягә йөрми. Әзерләнергә кирәк, репетицияләр аз булды. Фестивальдә катнашасы бар, киләчәк турында уйларга кирәк.

Р ә ү ф ә . Инде көн саен тукыйм мин аңа бу турыда. Баштарак эстрада йолдызы булам дип канатланып йөргән иде. Аңа әнә теге пианино көйләүче нык тәэсир итте. Сафия кеше сүзен йөрәгенә якын алучан. Соңгы вакытта настройщик әйткәннәрне торымнан-торымга кабатлап куя. Аның атасы да шул настройщик сүзләрен еш искә ала. Аннары икәүләшеп аның әйткәннәрен анализлап утыралар.

С а ф и я кайтып керә. Бәхтияр (хафаланып).

Сафия! Мин сине югалттым.

(Рәүфә күрше бүлмәгә кереп китә.)

Шалтыратам, телефоның җавап бирми.

Сафия (ваемсыз). Батарейкасы утырган.

Б ә х т и я р . Концертка күп калмады, вакыт аз...

С а ф и я . Мин, катнашмыйм, дидем бит инде.

Б ә х т и я р . Сафия! Син нәрсә! Шулхәтле акча вкладывать иткәннән соң...

С а ф и я . Син шундук акча турында әйтәсең.

Б ә х т и я р . Соң, акчаны җилгә очыру да ахмаклык. Нәрсә булды, нишләп шул арада үзгәрдең син?

С а ф и я . Мин тусовкалардагы фальшны ишетәм. Мин бу заман кешесе түгел, ахрысы. Ошамый миңа андый чуар ыгы-зыгы.

Б ә х т и я р . Син миңа карата да салкынайдың. Мин сине шушы берничә көн эчендә шундый сагындым. (Кызның кулын тота.) Сафия (кулын алып). Мин синең тирән яратуыңа шикләнәм.

Б ә х т и я р . Нишләп? Әле күптән түгел туй турында, ак күлмәкләр турында хыялланып йөрдең.

С а ф и я . Мин хәзер дә хыялланам.

Б ә х т и я р . Шулай булгач...

Сафия (Бәхтиярның күзләренә карап). Ярата беләсеңме икән син? Б ә х т и я р . Ни дигән сүз инде бу?

С а ф и я . Фестивальдә катнашачак җырчыларга мөнәсәбәтеңне күргәч, җырларны тыңлаганда үзеңне тотышыңа игътибар иткәч, миндә шундый сорау туа башлады.

Бәхтияр (югалып кала). Аңламадым.

С а ф и я . Син – собственник. Милекче. Син талантлы кешеләрне үзеңнең мәнфәгатьләрең өчен үз астыңда тотарга телисең, җыр яратканга түгел.

Б ә х т и я р . Нишләп әле мине җыр яратмый дип уйлыйсың? Сафия (читкә китеп). Әй, юк, аңлата алмыйм... Яратасыңдыр... Әмма җырны аңлап, җаны белән тоеп яратучы белән болай гына яратучы арасында аерма бар бит.

Бәхтияр (авызын кыйшайтып). Мин аңлый башладым. Теге настройщик әйткән фикерне кабатлыйсың түгелме?

С а ф и я . Шулаймыни? (Кинәт борыла.) Без төрле дөнья кешеләре, Бәхтияр.

Бәхтияр ( С а ф и я я н ы н а атылып). Без бер үк дөнья кешеләре! Әллә ниләр уйлап, төпченеп, әллә ниләр чыгарма! 

С а ф и я . Минем чын җыр дөньясында яшисем килә. Минем җырлыйсым килә.

Б ә х т и я р . Соң, мин шуның өчен тырышам түгелме?! Ярар, минем слухым юк ди. Ләкин мин әллә нинди слухлы кешеләр эшли алмаганны майтара алам. Син бит күрәсең, күпме җырчы, күпме композитор, шагыйрьләр, музыкантлар минем авызыма гына карап торалар, кайберләре колым булырга да әзерләр.

С а ф и я . Талантлы кешеләр арасында мескеннәре дә күп шул. Музыкаль слухлы булу музыкант булыр өчен генә кирәк түгел. Музыкаль кеше бөтен нәрсәне төптән аңлый. Ләкин, гадәттә, ялган, хәйлә дигән хисләрне аңламый. Дөресрәге, аңларга теләми. Һәм ул аңа хас түгел. Плюстырмы бу, минустырмы, белмим. Музыкаль слухлы кеше белән слухсыз кеше музыканы төрлечә тыңлый, төрлечә кабул итә. Дөньяны да, мәхәббәтне дә.

Бәхтияр (көлемсерәп). Моны син кайсы китаптан укыдың әле?

С а ф и я . Соңгы көннәрдә шулай уйлый башладым. Мин сәхнәгә омтылып, танылган җырчы булырга теләп, бер сорауны үземә бирергә онытканмын. Дан казанырга теләү кешедә нәрсәдән туа икән? Җитешсезлекләр комплексыннанмы? Дан-шөһрәткә сусаучы мин-минлегеме? Акча, байлык кирәктәнме? Бу турыда соңгы берничә көндә мин күп уйландым. Минемчә, данга омтылу – асылда мәхәббәт эстәү. Кеше үзен яратуларын тели.

Бәхтияр (кызып-кызып). Мин сине бик яратам! Белсәң иде ничек яратканымны! Сиңа нәрсә җитми? Ни кирәк? Мин синең өчен барысына да әзер. Минем бөтен нәрсәм бар, мөмкинлекләрем, акчам, дусларым, элемтәләрем... (Карап тора.) Музыкаль слухым юк дип әйтмәкче буласыңмы?

Сафия (көлемсерәп). Син дә настройщик әйткән сүзне гел искә аласың. Сиңа да ул нык тәэсир иткән, ахрысы.

Б ә х т и я р . Слухым юклыкны ул әйтмәсә дә белә идем мин. Шуннан? Детонацияләр, диссонанслар, имеш... Тормыш үзе аңлап булмый торган шау-шулы, сезнең тел белән әйткәндә, дисгармония. Шул бака туена колак салып нечкәлекләрен ишетә башласаң, акылдан язарсың.

С а ф и я . Ә тирән ишетүче настройщикка шушы диссонанслы дөньяда яшәве ничек авырдыр, күз алдыңа китерәсеңме?

Б ә х т и я р . Белмим. Аның күңеле мине кызыксындырмый. Әйе, мин авазларны абсолют слухлы кешеләр кебек ишетмим. Минем күңелдә тәртип. Мин – уңышлы эшмәкәр. Һәрбер кеше нәрсәдә булса да, ничек тә чикләнгән. Ә менә артык нечкә тоючыларның, тирән казып төпченүчеләрнең күңелендә бардак. Чөнки андый кешеләр табигать куйган чикләрне инкарь итәргә маташалар, керергә ярамый торган тарафларга үтеп кермәкче булалар. Талантлы кешеләр шуңа күрә бәхетсез булалар да инде.

С а ф и я . Мине талантлы, диләр. Мин дә бәхетсез булырмын микән?

Б ә х т и я р . Мин сине талантың өстенә бәхетле итәчәкмен.

С а ф и я . Бәхетле булыр өчен күп вакыт кирәктер. Сабыр, түземле кешеләр бәхеткә ирешәдер. Тусовкаларда кайнап, конкурсларда беренче урынны алам дип тырмашып, көрәшеп бәхеткә ирешәләр микән? Бәхетле булырга сарыф ителәсе вакытны без кирәкмәгән утлы-балкышлы, арзан-кырын балкышлы ыгы-зыгыларга әрәм итмибез микән?

Б ә х т и я р . Вакытны да сатып алырга мөмкин. Һәрнәрсәне сатып алып була. Бәхетле булу – бәхетле булырга вакытың бар дигән сүз.

С а ф и я . Әгәр дә бәхеткә лаек булсаң... 

Б ә х т и я р . Лаеклы син, лаеклы. Син дә бәхеткә лаеклы булмасаң, нәрсә була инде ул!

С а ф и я . Бәлки, бәхеткә лаеклы булу үзе бәхеттер, мин генә тоймыймдыр, аңламыймдыр.

Б ә х т и я р . Әлбәттә. Бик шәп әйттең. Син бәхетле, чөнки син бәхеткә лаеклы. Ләкин мин бәхеткә лаеклы, шуңа күрә мин инде бәхетле дип өйдә кул кушырып утыру да ярамый, бәхетнең башка берәүгә очып китүе ихтимал. Синең, Сафия, Бәхтиярың бар. Син шуны әле һаман акылың белән аңлап бетермисең. Яныңда мин булу – ул инде син уңышка ирештең, киләчәгең якты, бәхетле дигән сүз.

С а ф и я . Димәк, мине табигать биргән сәләтем бәхетле итә алмый, кемдер язмышымда катнашса гына, бәхеткә ирешәчәкмен? Б ә х т и я р . Нигә сиңа мондый сораулар? Кемнең берүзе генә бәхетле булганы бар?! Әйдә студиягә.

С а ф и я . Бармыйм.

Б ә х т и я р . Ник?

С а ф и я . Барасым килми.

Б ә х т и я р . Нишлисең килә?

С а ф и я . Үзем генә уйланып утырасым килә.

Б ә х т и я р . Чиргә сабышасың бит уйланып. Иртәгә примеркага барырга кирәк, концерт күлмәгеңне иң яхшы тегүчеләр әзерләп ята.

С а ф и я . Андый кыйммәтле күлмәкләрне алдан ук киеп чыгу кирәк микән?

Б ә х т и я р . Ә кайчан кияргә соң аны?

С а ф и я . Башта гади генә киемнән җырлап, халыкның мәхәббәтен яуларга кирәк. Аннары ялтыравыклы күлмәк кисәң дә ярый. Гомумән, җырлаучы ялтыравыклы киемнән булырга тиеш микән?

Б ә х т и я р . Сафия, менә нәрсә... Син уйланып утыр, әмма озак түгел, яме. Мин иртәгә тегүчене күлмәгең белән монда үзем алып килермен. Киреләнүдән туктарга кирәк. Синең карьера ясыйсың бар. Популяр булмасаң, җырчы булуның ни кызыгы бар?

С а ф и я . Ә син каян беләсең: җырлаганда кеше нинди халәткә керә? Популяр булмаган кешенең җырлавы, бәлки, ихласрактыр... Бәхтияр (ачуын көчкә тыеп). Ярый, иртәгә мин сиңа шалтыратырмын. Телефоныңны, зинһар, сүндермә. (Чыгып китә.) Сафия, моңаеп, пианино янына барып утыра, әкрен генә уйный.

Р ә ү ф ә кайтып керә.

Р ә ү ф ә . Кызым, син өйдәмени? Ательега, студиягә, тагын әллә кайларга барырга тиеш түгел идеңме соң син?

С а ф и я . Әйе.

Р ә ү ф ә . Нәрсә булды сиңа, кызым? Конкурска әзерләнергә тиеш бит син.

Ә с ә д кайтып керә.

Ә с ә д . Хәерле көн барчагызга да.

Р ә ү ф ә . Хәерле булса иде ул.

Ә с ә д . Хәерсез көн булмый. Кешеләр үзләре аны хәерле белән хәерсезгә бүләләр.

Р ә ү ф ә . Синең фәлсәфәң генә җитмәгәние монда.

Ә с ә д . Предприятиедәге хәлләрне күргәч, философка әйләнми мөмкин түгел.

Р ә ү ф ә . Син гомер буе философ булдың. Шуңа күрә туйдылар синнән, шуңа читкә этәрәләр. Төпченүчене, казынучыны, күп күрүчене беркайчан коллектив үз итми.

Ә с ә д . Соңгы җөмләңдә хаклык ята. Башка җөмләләрең исә бернинди мәгънәгә ия түгел. Мин үзгәрмәдем. Кирәк дип тапмадым. Ә син яшәешкә ияреп үзгәрә башладың. Кызыңны, яхшы тәрбия биргәннән соң, «бозык» юлга кертмәкче буласың! 

Р ә ү ф ә . Нинди бозык юлга? Кызымны йолдыз итеп күрү бозык юлга басумыни? Син завод директоры була торып та рәхәт яши алмадык. Синең башимәс булуың, күп күрүең, күп ишетүең аркасында. Кызымның йолдыз булуы иң зур хыялым минем хәзер. Ә с ә д . Иң зур ялгышу – дөньяга бәхетле булырга, балда-майда йөзәр өчен килдем дип уйлау!

Р ә ү ф ә . Бәхетсез булып, мескен хәлдә яшәү рәхәтмени?

Ә с ә д . Рәхәтлекне, бәхетне нәрсәдә күрәсең бит.

Р ә ү ф ә . Тормышның вак-төяген күреп, юк-бар белән булашып яшәүче ул үзе дә бәхетле булалмый, башкаларны да бәхетле итә алмый.

Ә с ә д . Әйе, мин вакчыл кеше, әмма гаделлеккә хилафлык килгәндә генә кабына миндә вакчыллык. Минем артык нечкә анализлавым сине бәхетсез иттеме? Начар яшисеңме? Алга таба синең бәхетле булуың-булмавың кызыңның эстрада йолдызы булуга бәйле икән, мин сине котлыйм, сөекле хатыным – докатилась. Соңгы вакытта минем кимчелекләрне күп күрәсең. Бу вакчыллыкка кермиме? Мин эшемдә гадел, башимәс булдым, пүчтәк кешеләр белән көрәшеп узды күп вакытым, әмма гаиләдә мин андый булдым дип әйтеп булмый.

Р ә ү ф ә . Юк, гаиләдә син андый ук түгел, әмма эшеңдәге һәрвакыт өйгә кайтты. Синең күп күрүеңнән, күп белүеңнән, күп ишетүеңнән нинди файда булды – кешеләргә, гаиләңә, үзеңә?

Ә с ә д . Күп күрүчеләр, күп ишетүчеләр, күп аңлаучылар – һәрвакыт җайсыз булдылар. Шул җайсыз кешеләрне кемнәр яратмый – шуңа игътибар иткәч, мин үземнең кешелекнең затлы өлешенә керүемне аңлыйм.

Р ә ү ф ә . Нормаль кешеләргә яшәргә комачаулаучыларны яратмыйлар... Әнә, хәзер кызыңны игә китерә алмый җәфаланам әле.

Әсәд (кыланыбрак). Кызым, балакаем, тәтием минем, нишләп киреләнәсең? (Сафия көлә.)

Р ә ү ф ә . Шаярып торма, кызың белән әйбәтләп сөйләш.

Ә с ә д . Кызым, нәрсә булды?

С а ф и я . Булмады. Минем конкурска әзерләнәсем бар! Сез миңа комачаулыйсыз.

Ә с ә д . Киттек, киттек. (Әсәд белән Рәүфә күрше бүлмәгә кереп китәләр.) Сафия пианинода уйный башлый. Туктап уйга бата. Атасының блокнотын алып, Надирның телефон номерын эзли. Телефонга карап тора. Пианино янына утырып тагын уйга кала. Аннары, сикереп торып, шкаф тартмасыннан келәшчә алып килә. Пианиноның капкачын ачып, бер кылны келәшчә белән кисеп өзә – кылның яңгырап өзелгәне ишетелә. Капкачны япкач, келәшчәне урынына илтеп куя һәм клавишларга басып карый. Берничә клавиш аваз чыгара, берсенә кат-кат баса – тавыш чыкмый. Сафия (үзалдына). Дүртенче октавадагы «ля».

(Кычкыра.) Әти!

Әсәд (күрше бүлмәдән чыгып). Әү, кызым.

С а ф и я . Әти, теге настройщикны тагын чакыр!

(Рәүфә дә пәйда була.)

Ә с ә д . Ник?

С а ф и я . Пианиноны рәтләсен.

Р ә ү ф ә . Ник, төзек, диде бит инде. Тюнер калдырды бит. Кая әле. (Шкафтан тюнер алып килә, клавишларга баса.) Менә бит – до, ре, ми, фа, соль, ля. Төзек бит, төзек. Мин кичә тикшереп карадым, төзек пианино.

Ә с ә д . Дөрес әйтте ул – күңелдәген көйләү авыр. Пианинода да түгел хикмәт, музыкада да түгел, ә үзегезнең башыгызда нәрсәнедер тарттырасы бар.

Р ә ү ф ә . Нишләп әле «сез», дисең? Кызың көйсезләнә бит, мин түгел.

Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим.

С а ф и я . Әти, Надирны чакыр.

Ә с ә д . Инде ике тапкыр көйләде бит.

С а ф и я . Бер кылы өзелде. (Клавишка баса, тавыш чыкмый.) Менә, дүртенче октавада «ля» яңгырамый.

Р ә ү ф ә . Ул егеттән баштук шикләнгәнием мин.

Ә с ә д . Шулай каты тарттырды микәнни? (Блокнотын актара.) Надир... (Телефон номерын җыя.) Алло, Надир энем, бу Әсәд абыең әле. Нихәл? Минем өйдәгеләр көйсезләнә, көйләп киталмассың микән?! Пианиноның бер кылы өзелгән, диләр. Гаҗәп, дисеңме? Кайчан киләсең? Хәзер үк булса, бик әйбәт булыр иде. Кайсы кыл?.. Кызым, кылның кайсысы өзелде?

Сафия (әтисеннән трубканы алып). Исәнмесез. Дүртенче октавадагы ля. Өзелергә тиеш булмаган, ә менә өзелде бит. Юк, клавишта түгел хикмәт, капкачны ачып карадым, кыл өзелгән. Ярар. Көтәбез. (Телефонны сүндереп әтисенә бирә.)

Музыка. Пәрдә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2016

Фото: pixabay

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев