Логотип Казан Утлары
Драма

Ля бемоль

Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда.

ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА

КАТНАШАЛАР :

Надир – музыка уен коралларын көйләүче.

Сафия – консерватория студенты.

Әсәд – Сафиянең әтисе.

Рәүфә – Сафиянең әнисе.

Бәхтияр – эшмәкәр, продюсер.

Эшче һәм башкалар.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

1

Уртача җиһазланган фатир. Түрдә пианино тора.

Ә с ә д белән Р ә ү ф ә чәй эчәләр.

Ә с ә д . Сафия һаман кайтмый. Шалтыратмый да ичмаса.

Рәүфә (сәгатькә карап). Имтиханын гына бирә алсын инде берүк. Ә с ә д . Курсларында аңа тиңнәр юк, дисең бит.

Р ә ү ф ә . Сәләтле кешедән нык көнләшәләр. Аяк чалулары ихтимал.

Ә с ә д . Ничек итеп?

Р ә ү ф ә . Хөсетләр алар чараны табалар.

Ә с ә д . Бәхтияр шунда микән?

Р ә ү ф ә . Янындадыр. Тынычландырып, куәт биреп торадыр.

Ә с ә д . Имтихан вакытында куәт бирүче кирәкме соң ул?

Р ә ү ф ә . Кире сүз әйтмәсәң, күңелең булмый инде синең. Бу Бәхтиярны Ходай үзе биргәндер инде безгә.

Ә с ә д . Яши-яши күрербез.

Р ә ү ф ә . Андый ярдәмчесез данлыклы җырчы булу авыр, бәлки мөмкин дә түгелдер. Бәхтияр ярдәме белән безнең Сафия җырчы буларак бөтен дөньяга танылачак.

Ә с ә д . Кызыбыз җырга гашыйк, күңеле җырлы-моңлы аның. Ә син алдан ук аны дан-шөһрәт казану юлына юнәлтергә телисең.

Р ә ү ф ә . Талант белән генә булмый. Акча да кирәк. Менә тиздән узачак конкурста беренче урынны алгач, чит ил конкурсларына әзерләнә башлар.

Ә с ә д . Әле монда беренче урынны аламы-юкмы...

Р ә ү ф ә . Ала, нишләп алмасын. Беренчедән, аның кебек җырлаучы безнең тирәдә бүтән юк. Икенчедән, Бәхтияр үзе оештырган конкурста беренче урынны үзенекенә бирми кемгә бирсен.

Ә с ә д . Һаман чалыш-молыш юл белән, хәйлә белән эш итү ягында син.

Р ә ү ф ә . Нинди хәйлә?! Ә кызыбыз шундый талантлы була торып, башка берәү блат белән беренче урынны алса, гадел булырмы? Дөньясы шундый – йә син, йә башка кеше! Бу конкурска да акча күп кирәк, чит илгә чыкканда – бигрәк тә. Шуңа күрә Ходайга рәхмәт инде Бәхтиярның кызыбыз белән танышуына. Карале, туган көненә нинди пианино бүләк итте.

Ә с ә д . Сәгать ничә? (Сәгатькә карый.) Тиздән пианино көйләүче мастер киләчәк. Бик шәп настройщик дип телефонын бирделәр. Иртәнге якта шалтыраткан идем, биштән соң киләм, диде.

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Ә с ә д ишекне барып ача. Чәчәк бәйләме тотып Б ә х т и я р керә.

Б ә х т и я р . Исәнмесез! (Әсәд белән кул биреп күрешә.) Сафия кая? (Чәчәкне Рәүфәгә тоттыра.)

Р ә ү ф ә . Имтиханда. Син дә шундадыр дип уйлаган идек.

Б ә х т и я р . Эшләрем тыгыз булды да, консерваториягә баралмадым. Бушагач, шалтыраттым – Сафиянең телефоны җавап бирми. Кайткандыр дип уйладым да сезгә чаптым. Нишләп болай озак икән? Әллә... Ник телефоны җавап бирми, шуңа аптырыйм.

Ә с ә д . Имтихан вакытында телефоннарны сүндерәләрдер.

Б ә х т и я р . Әйе шул. Ярый, алайса мин аның янына консерваториягә киттем.

(Чыгып китмәкче була.) Шулвакыт канатланып С а ф и я кайтып керә. Кычкырып җырлый. Әнисен кочаклый, аннары әтисен кочаклап ала. Кулларын Бәхтиярнең иңнәренә куеп сикергәләргә тотына.

Р ә ү ф ә . Булдымы, бирдеңме?

Ә с ә д . Ник, күрмисеңмени? Аяклары җиргә тими бит.

Б ә х т и я р . Шигем юк, бишледер?

Сафия, биш бармагын тырпайтып, зал буйлап кычкырып җырлап йөри. Ул җырлаганда, Н а д и р керә һәм тыңлап тора. Надир җыйнак кына чемодан тоткан.

Сафия (җырын тәмамлап, кычкырып). Бишле! Педагогым хәтта елап та алды. Мәскәүдән килгән профессор: «Бесподобный вокал!» – диде! (Надирны күреп, сискәнеп китә.) Ай, бездә тагын кемдер бар. (Барысы да борылып Надирга карап торалар.)

Н а д и р . Исәнмесез!

Ә с ә д . Исәнмесез.

Н а д и р . Ишек кыңгыравына бастым, ишетмәдегез. Ишегегез ачык иде, кердем.

Ә с ә д . Сез настройщиктыр?

Н а д и р . Әйе.

Ә с ә д . Кызыбызның пианиносын көйләргә кирәк иде.

С а ф и я . Мин вокалдан бишле алып кайттым да сөенечтән җырлап күрсәттем. Хәтта сезнең керүегезне дә сизмәгәнбез.

Н а д и р . Училищеда укыйсызмы?

С а ф и я . Консерваториядә.

Надир (пианиноның капкачын ачып). Каян алдыгыз инструментны?

Рәүфә (Бәхтиярга ымлап). Егетем туган көнгә бүләк итте. (Бөтерелеп ала.) Мине барлык укытучылар мактадылар – шулхәтле төгәл, интонированно җырлыйм, диделәр.

Н а д и р . Нишләптер хәзер җырлаганда дитонация ясадыгыз. Өйдә ничек җырласаң да ярый дипме, әллә шатлыктанмы?

Сафия (кинәт боегып). Әле генә җырлаган романста фальш ясадыммы?

Н а д и р . Әйе.

С а ф и я . Кайсы төшендә?

Н а д и р . Берничә урында кирәкмәгән подъездлар ясадыгыз, ә куплетлар азагында икесендә дә төгәл җырламадыгыз. «Ре» урынына беренче куплет азагында «до диез» яңгырады, ә икенче куплетны «ми бемоль» белән тәмамладыгыз.

Сафия (борчылып). Сез чын әйтәсезме?

Н а д и р . Чын әйтәм.

Сафия (әнисенә карап). Имтиханда дөрес җырладым мин.

Р ә ү ф ә . Аптырагансың икән, өйдә ничек җырласаң да ярый ул.

Б ә х т и я р . Әле Сафияне ялгыш җырлауда бер дә гаепләгәннәре юк.

Н а д и р . Мин аны гаепләмәдем бит. Сез миңа комачаулыйсыз. (Барысы да читкәрәк китеп, Надирга карап торалар. Надир, кылларын тарттырып, пианиноны көйли.)

Р ә ү ф ә . Сезнең камертоныгыз юкмыни?

Н а д и р . Миңа камертон кирәкми.

Р ә ү ф ә . Ә ялгышсагыз?

Н а д и р . Ялгышсам да, сез аны ишетмәссез. Пианиноны көйләү авыр түгел. Яртышар тоннан ары бүленми бу инструмент. Гәрчә кайберәүләрнең колагы чирек тонны, сигездән, хәтта уналтыдан бер өлешне ишетсә дә. Мин көйләп бетерим инде.

(Надирны пианино янында калдырып зал почмагына китәләр.)

Ә с ә д . Син, кызым, кеше сүзеннән коелдың да иңдең. Имтиханыңны биреп кайткансың бит инде бишлегә.

Р ә ү ф ә . Әйтмә дә. Имтихан алучылар пианино көйләүчедән акыллырактыр әле.

Сафия (Надирга карап). Моның абсолютный слух микәнни?

Б ә х т и я р . Фатирдан фатирга әйбер ремонтлап йөрүчеләр шундый дорфа булалар инде алар. Игътибар итмә.

Ә с ә д . Сатып алганда ук көйли торган сервислары юк идемени? Б ә х т и я р . Кызганычка каршы, юк иде шул. Затлы кибет булса да, настройщиклары юк.

Ә с ә д . Димәк, настройщик – штучный специалист.

Р ә ү ф ә . Шул сирәк һөнәрче булганга, килеп керү белән кызымның җырлавыннан гаеп эзләргә тотынды да инде ул.

Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда. Надир пианино клавишларына бер-бер артлы басып чыкканнан соң, әле генә Сафия җырлаган романсны уйнап ала.

Н а д и р . Тәртип.

Ә с ә д . Күпме түлисе?

Н а д и р . Шул, алдан сөйләшкәнчә.

Әсәд (акча биреп). Пианиноны көйләү авыр түгел, дидегез. Ә нинди уен коралын көйләве авыр?

Н а д и р . Үзеңнең күңелеңдәген.

Әсәд (бер мәлгә уйланып). Үзеңнең күңелеңдәген... Шәп әйттегез!

Н а д и р . Сау булыгыз! (Чыгып китә.)

Сафия (сүренкеләнеп). Кәефемне бетерде бу кеше.

Б ә х т и я р . Син бигрәк теләсә кемнең сүзенә игътибар итәсең. Һәрбер настройщикның, электрикның, сантехникның сүзенә колак сала башласаң...

Р ә ү ф ә . Чыннан да, кем соң әле ул шул хәтле!

Ә с ә д . Әйтмә дә! Берничә нотаны дөрес алмаса, ни булган?! Кызым, җырны тыңлаганда, кайсы нотаны кайсы якка чалшайтканны тыңламыйлар, җырлаучының җан авазын тыңлыйлар.

Б ә х т и я р . Ә кем белгән – дөресен әйттеме настройщик, юкмы. Бәлки, ул хаклы түгелдер, бәлки, төп-төгәл җырлагансыңдыр.

Р ә ү ф ә . Әйдәгез, чәй эчик әле. Бүген бәйрәм – кызым имтиханны бишлегә биргән.

Сафия (кул селтәп). Әй...

Н а д и р керә. Аңа аптырап карап торалар.

Н а д и р . Мин инструментымны онытып калдырганмын. (Пианино өстеннән ачкычын алып чемоданына тыгып куя.)

Б ә х т и я р . Кире керү – начар билге.

Н а д и р . Кем өчен начар – кире керүче өченме, өйдәгеләр өченме?

Б ә х т и я р . Гомумән. Кире керү яхшыга түгел. Син пианиноны дөрес көйләдеңме соң, төгәл итепме?

Н а д и р . Әйе.

Б ә х т и я р . Камертонсыз көйли алганыңны ничек тикшереп була?

Н а д и р . Тюнер сыман әйберегез бармы?

С а ф и я . Юк.

Н а д и р . Алайса, әнә, телефон трубкасын колагыңа куй – аның гудогы «ля бемоль» тональлегендә.

Бәхтияр (ачуын яшермичә). Син шундый талантлы кызны үпкәләттең. Аның җырлавына хәтта профессорлар шаккаталар. Гафу үтенергә теләмисеңме?

Н а д и р . Андый теләгем юк. Ләкин минем гафу үтенүем ниндидер йогынтыга ия икән... (Сафиягә таба борыла.) Гафу итегез, сылу зат. Сезнең фальшны ишетеп әйтүем өчен гафу итегез.

Б ә х т и я р . Синең гафу үтенүең дә мыскыл иткән сыман яңгырады.

Надир (кинәт кырысланып). Ә син һәр яңгыраган аваздан мыскыллау, кимсетү ишетмә. Кайгырмагыз. Чиста «ре» нотасын алган булсагыз да, аның төгәл «ре» булуында шик калачак. Нота чиксез бүленә. Аны барыбер ишетмиләр. Бер тонны, ярты тонны, чирек тонны әле кемдер ишетә. Ә бит сигездән бер тонны, уналтыдан берне ишетү турында хәтта хыялланмыйлар да. Имтихан алучылар, алай-болай әгәр дә сез нотаны сигездән бер өлешенә югарырак яки түбәнрәк алган булсагыз, барыбер ишетмиләр.

С а ф и я . Димәк, мин имтихан биргәндә дә фальш җибәргән булуым ихтимал?

Н а д и р . Булырга мөмкин. Аны кем белгән.

Б ә х т и я р . Әй-әй, башны катырма. Син үзеңнең гыйлемлелегеңне күрсәтмәкче буласың, ахрысы.

Н а д и р . Кем алдында? Синең алдыңдамы? (Текәлеп карап тора.) Йөзең таныш. Син җыр фестивальләренең спонсоры түгелме?

Б ә х т и я р . Әйе, мин инде берничә ел рәттән җыр фестивальләре, конкурслар уздырам. Төп бизнесым башка юнәлештә булса да, эстрадный рынок мине нык кызыксындыра.

Н а д и р . Эстрада, чыннан да, базарга әйләнде инде ул.

Б ә х т и я р . Эстрадабызны күтәрүгә минем кебек кешеләр ярдәм итәргә тиеш. Менә Сафиянең промоуторы мин хәзер. Аны рекламалап, чит илләргә алып чыгып, дөнья күләмендә популяр җырчы итәргә исәбем бар. Кыскача гына үзем турында әйттем һәм минем белән бүтән «йөзең таныш» дигән фразалар белән сөйләшмә, яме.

Н а д и р . Беренчедән, мин синең белән сөйләшергә теләмәдем, үзең башладың. Икенчедән, мин фәкать синең тональностька гына төштем. Өченчедән, кыскача гына үзем турында әйтеп үтәм алайса. Син уздырган җыр бәйрәмнәрендә мин дә катнашам.

Б ә х т и я р . Кем булып?

Н а д и р . Мине тавыш режиссёрлары ярдәмгә чакыралар. Акустиканы көйләргә. Мин сезнең ул тусовкаларыгызны күреп шаккатам. Ярар, андагы тавышсыз фонограмщик җырчылар, анда яңгыраган төссез, тәмсез җырлар мине бигүк аптыратмый. Мине әнә шул базарны үстерүчеләр, ягъни сез шаккатырасыз. Бөтенләй сәнгатьтән ерак булган кеше, музыкаль слухы булмаган килеш эстрадага тыгылырга тиеш микән син?

Р ә ү ф ә . Туктагыз әле, оештыручы ул үзе специалист булмаска да мөмкин.

Н а д и р . Әмма сәнгатьтә түгел.

Б ә х т и я р . Нәрсәдән чыгып минем слухым юк дидең әле син?

Н а д и р . Концертка берничә көн кала син үзең анда бөтен нәрсәне тикшереп йөрисең. Шунда синең музыканы ишетмәгәнең күренә. Концерт программасына заставкалар әзерләгәндә, аларның берсен дә белмәвең аңлашылды. Ә бит ул заставкалар бөтен дөньяга танылган көйләрдән төзелгән иде. Син бөтенләй музыкаль слухсыз кеше.

Бәхтияр (үзен көчкә кулга алып). Син үзеңне бөтен кешедән, хәтта миннән дә өстен итеп күрсәтергә максат куйдың, ахрысы.

Н а д и р . Синең алдыңда мин гыйлемемне күрсәттем ни, күрсәтмәдем ни. Музыканы, җырны син кеше кул чапканга карап кына бәяли аласың. Син бу сылуның җырлавын мактаганда да, җаның белән аңлап мактамыйсың. Дөресен әйткәндә, туташның консерваториядә укый торып, андый тусовкаларда йөрүе гаҗәпләндерә.

Б ә х т и я р . Ансында инде синең эшең юк.

Р ә ү ф ә . Мондагы концертларда катнашуы ул бер репетиция чоры кебек кенә – киләчәктә зур сәхнәгә менәр өчен.

Ә с ә д . Туктагыз әле... Исемегез ничек?

Н а д и р . Надир.

Ә с ә д . Надир әфәнде, барыбер килешәсездер – Бәхтияр оештырган җыр бәйрәмнәре бик кирәк.

Н а д и р . Сүз дә юк, кирәк. Ләкин сәнгатьне үстерү максаты белән оештырылырга тиеш алар.

Б ә х т и я р . Ә без нинди максат белән йөрибез?

Н а д и р . Сезгә акча кирәк, шул бәйрәмнәр сылтавы белән түрәләргә күренү кирәк, андагы кызлар кирәк, сәнгать кешеләре өстеннән влач кирәк. Сиңа сәхнә үзе кирәк – аннан берьюлы күп кешегә күренергә мөмкин... Үзең җырлый-бии белмәсәң дә, меңләгән кешеләр кул чапкан җырчы өстеннән хакимлек итү сиңа ләззәт тә бирә, халык алдында да дан казанасың. Синең бөтен кайгың – концертка Президент килер микән, Премьер килер микән, фәлән-фәләнеч килер микән дигән уй. Эстрада өчен кайгыручы кеше түрәләрнең күңелен күрү турында түгел, концерт затлы булуын уйларга тиеш.

Рәүфә (тавышын күтәреп). Туктагыз әле, сез ноталарны ишетә белгәч тә, кем нишләргә тиеш икәнне өйрәтергә хакыгыз бар дип уйлыйсызмыни?

Н а д и р . Юк, мин моңа җавап кына бирдем. Җан авазы яңгыраган тарафларга мондый кешеләр керергә тиеш түгел. Җыр, моң – сезнең өлкә түгел, бигайбә. (Чыгып китә.)

Р ә ү ф ә . Бигрәк кырыс кеше булып чыкты бу.

Б ә х т и я р . Избалованный. Минминлеге артык зур.

Ә с ә д . Ярар, менә пианиноны көйләде бит әле.

Р ә ү ф ә . Без бит беребез дә белми – дөрес көйләгәнме, юкмы.

Б ә х т и я р . Бәлки, әле ул жуликтыр.

Ә с ә д . Миңа аның телефонын бер зур кеше бирде, бик мактады. Сафия (уйга калып). Телефон гудогы «ля бемоль», диде. Кызык... (Телефонны алып колагына куя, пианино янына бара, клавишка басып карый.) Әйе, «ля бемоль».

Б ә х т и я р . Сафия, без бүген кая барабыз?

С а ф и я . Мин бик арыдым. Беркая да барасым килми. Ял итәм. 

Б ә х т и я р . Алайса мин иртәгә көннең икенче яртысында килермен.

С а ф и я . Ярар.

Б ә х т и я р . Сау булып торыгыз. (Чыгып китә.)

Ә с ә д . Кызым, сезнең планнарыгыз ниндирәк соң?

С а ф и я . Телевидениегә интервью бирергә, студиядә җыр яздырырга. Радиога җырны ротациягә куясы бар. Бәхтияр барысы өчен дә түли.

Р ә ү ф ә . Менә бит, аның ярдәме белән син зур йолдыз булачаксың. Көз көне булачак фестивальдә ул сине беренче итәчәк, аннары ил күләменә алып чыгар, чит ил эстрадасына аяк басарга ярдәм итәр.

Әсәд (уйчанланып). Дөресен әйткәндә, миңа настройщик әйткән сүзләр ошады. Җыр өлкәсендә асылы белән сәнгатьтән ерак булган кешеләр идарә итәргә тиеш микән? Хәер, заманы шундый – һәр өлкәдә елгыр, комсыз, оятсыз кешеләр кереп яшәешне үз кулына алалар.

Р ә ү ф ә . Син кызыңның киләчәге турында кайгыр. Популяр җырчы булгач, ул балда-майда йөзәчәк, киләчәге аллы-гөлле булачак. Бәхтияр кебекләр теләсә кемгә ярдәм итмиләр, Ходай биргән бәхет бу безгә.

С а ф и я . И әни, аның белән, әлбәттә, җиңел, бөтен проблемалар җайлы хәл ителә. Әмма миңа сәнгать тирәсендәге ыгы-зыгылар ошамый. Настройщик хаклы.

Р ә ү ф ә . Сез нәрсә, атагыз белән алдан сүз куешып, үзегезгә үзегез каршы киләсезме? Хәзерге заманда промоуторлар, спонсорлар ярдәме белән генә аякка басарга мөмкин.

С а ф и я . Мин ятып торыйм әле. (Йокы бүлмәсенә кереп китә.)

Р ә ү ф ә . Син ичмаса кызыңның язмышына кагылышлы мәсьәләләрдә оригиналь булырга тырышма. Үз киреңне сукалап зур урыныңны югалттың бит инде.

Әсәд (кинәт усалланып). Мин үз урынымны югалтмадым һәм беркайчан югалтмаячакмын. Мин завод директоры вазифасын гына югалттым. Һәм һич кенә дә үкенмим. Промоутор, спонсор... Нинди сүзләр өйрәндең бит син дә, ә! Син – кечкенә генә заводның баш механигы бүлегендә гап-гади инженер булып эшләп, станокларның сызымнарын сызып утырган хатын, әллә нинди жаргонда сөйләшә башладың.

Р ә ү ф ә . Яңа заман, яңа сүзләр, нишлисең бит. Синең кебек гел агымга каршы көрәшеп яшәү дөрес түгел икәнне мин күптән аңладым. Турысын әйтеп, дөрес сүзләр сөйләп, кирәгеннән артык күп күреп, беҗекләнеп яшәмәсәң, инде әллә кайларга менгән булыр идең.

Ә с ә д . Тормыш миңа каршы көрәшкәнгә күрә шундый мин. Тоз күзле, җансыз-кансыз кешеләр заманы килде. Менә бу настройщик дөрес әйтте – һәр нәрсәдән, һәр күренештән, һәр кешедән выгода алырга омтылучылар тантана итә. Елгырлар заманы, аңламаган килеш эшкә тотынучылар, акча, мал артыннан куучылар заманы... Рәүфә (хыялланып). Әле тормыш алда. Бәхтияр белән кызым өйләнешеп үз тормышларын көйләп җибәрерләр. Кызыбыз – зур йолдыз, киявебез әүкатлы бизнесмен булса, киләчәгебез өчен кайгыбыз булмас.

Ә с ә д . Киләчәгебез кызыңның йолдыз булуына, киявеңнең бай булуына барып терәлсә дә әйбәт булмас.

Р ә ү ф ә . Менә бит әле, эшеңнән алдылар...

Ә с ә д . Эшсез калмам. Завод директоры буларак, миңа бер генә дә шелтә ишетелмәде. Үз сүземне, үз фикеремне әйтүем өчен генә гаепли алалар мине. Мин үземне пианино көйләп киткән егет сыман хис итеп куйдым әле. Аңа да җиңел түгелдер ноталарның кешеләр ишетмәгәнен ишетеп яшәү.

Р ә ү ф ә . Син гомер буе артык күп нечкәлекләрне күреп, үз сүзеңне әйтүче булдың шул. Әнә теге фальшны ишетүче настройщик берничә минут эчендә Сафияне дә, Бәхтиярны да үпкәләтте. Күп ишетү, күп аңлау ярыйдыр, ләкин фальшка каршы көрәшеп бу дөньяда алга китү мөмкин түгел.

Ә с ә д . Әмма тирә-яктагы нәҗес белән гармониядә яшәү дә күңелсез шул.

Р ә ү ф ә . Настройщикның сүзләре нык тәэсир итте Сафиягә. Балакаемның хәтта йөзе сулыгып калды.

Ә с ә д . Әйтәм бит, Сафия гел мактауга күнекте, бер дә битәрләгәннәре булмады, нык иркәләнде. Андый гына әйтүләрне дә кабул итә белергә кирәк. Өйрәнер. Тормыш өйрәтә ул.

Р ә ү ф ә . Ичмаса кызыңа карата кырысланма!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2016

Фото: pixabay

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев