Хаталы хат (дәвамы)
А з а т . Нишләптер, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Кичә үк башымда шундый уй-теләк туды. Бүген, син йокыдан торган минутларда, ул теләк көчәйде. (Кызның кулын тота.) Иртән тагы да чибәррәк икән син. Яңа уянган сабый шикелле. Ник куркасың? А л с у (кулын ычкындырып). Кем курка? Курыкмыйм. (Кыю күренергә тырыша.) А з а т. Мин бит ихлас күңелемнән әйттем бу сүзләрне. А л с у (елмаеп). Шул ихластан әйтүең, бәлки, куркытадыр да. А з а т (читкәрәк китеп, сокланып). Тәти син!
4
Көз азагы. Чалым шәһәре. Җәвит бүлмәсе. Җ ә в и т каршысында Д а м и р ә утыра. Өстендә сары көрән плащ, башына соры башлык кигән.
Җ ә в и т. Тарсуга син аны үзең чакырдыңмы?
Д а м и р ә (әкрен тавыш белән). Юк. Үзе килде.
Җ ә в и т. Сөендеңме ул килгәнгә?
Д а м и р ә. Әйе... ни... курыктым.
Җ ә в и т. Кемнән? Нәрсәдән?
Д а м и р ә. Әллә тагы.
Җ ә в и т. Күрше авылга китәр алдыннан күрештегезме?
Д а м и р ә. Әйе.
Җ ә в и т . Әйләнеп кайтканыңны көтәргә куштыңмы?
Д а м и р ә (пауза алып). Хәтерләмим.
Җ ә в и т. Яратасыңмы син аны?
Д а м и р ә (башын кинәт калкытып). Яратам!
Җ ә в и т (күзен чекрәйтеп). Яраткач, көтәргә кушкансыңдыр инде...
Д а м и р ә. Әйе.
Җ ә в и т. Аптекада көтәргә куштыңмы?
Д а м и р ә (нык каушап). Аптекада түгел. Урамда көт, дидем.
Җ ә в и т (гәүдәсен алгарак сузып). Ачкычны биргәнсең бит.
Д а м и р ә (дерт итеп). Бирмәдем! (Курка.) Ачкыч үзем белән иде. Җ ә в и т . Ярый, бар. Шушы арада тагын чакырырбыз.
Дамирә әкрен генә чыгып китә. И л ф а т керә, көзге кара курткадан. Җ ә в и т каршындагы урындыкка утыра. Илфатның кыяфәтендә киеренкелек һәм усаллык.
Җ ә в и т. Арагызда конфликт булдымы?
И л ф а т. Юк.
Җ ә в и т. Бәлки, көнләшеп, аптекада погром ясагансыңдыр?
И л ф а т. Юк. Көнләшергә бер сәбәп тә булмады. Мин аптекада утны кабыза алмадым. Абына-сөртенә йөрдем. Шкафны, этажеркаларны махсус аудармадым. Ялгыш.
Җ ә в и т. Син бит аек булгансың...
И л ф а т. Әйе, мин ап-аек идем. Мине урамда авыл егетләре кыйнады.
Җ ә в и т. Сине кыйнаганнарын беркем күрмәгән, беркем белми.
И л ф а т. Аулак урын иде.
Җ ә в и т. Дамирә ачкычны үзе бирдемени?
И л ф а т. Үзе бирде.
Җ ә в и т. Ә ул бирмәдем, ди. Урамда көтәргә куштым, ди.
И л ф а т (әңгәмәдән туеп, авыр сулап). Моның өчен миңа нинди җәза булачак?
Җ ә в и т. Суд хәл итәчәк. Берничә елга ирегеңнән мәхрүм калуың ихтимал. Условно булырга мөмкин. Аптека җиһазлары өчен, ватылган, әрәм ителгән дарулар өчен түләргә тиеш булачаксың. Аңарчы әле тагын чакырырбыз.
Илфат чыгып китә. Ерак китми, сәхнә читендә (ягъни тышта) басып тора. Җәвит бүлмәсенә әкрен генә Д а м и р ә керә.
Җ ә в и т. Тыңлыйм. (Дикъкать белән карап тора.)
Д а м и р ә. Илфатка моның өчен нәрсә була?
Җ ә в и т. Аны хөкем итәчәкләр.
Д а м и р ә. Хөкем карары каты булачакмы?
Җ ә в и т. Йомшак булмаячак.
Д а м и р ә. Миңа нәрсә була?
Җ ә в и т. Сиңа берни дә булмый. Син гаепле түгел бит.
Д а м и р ә (ялварып). Миңа берни дә булмагач, аны да хөкемгә тартмагыз инде.
Җ ә в и т. Аңлыйм, кызганасың.
Д а м и р ә (тавышын күтәреп). Мин яратам аны.
Җ ә в и т. Ә мин бүген аның күзләрендә сиңа карата нәфрәт күрдем.
Дамирә үкси-үкси еларга тотына. Җәвит аңа графиннан су салып бирә.
Д а м и р ә (калтыранып, өзек- өзек итеп). Мин ялганладым... Ачкычны үзем бирдем мин аңа... Аптекада көт, дидем. Кыйнадылар дип, дөресен әйтә ул, мин ышанам аңа... Мин котсыз калдым. Аптекадагы хәлне күргәч, аңым томаланды... Үзем өчен курыктым. Беркайчан да ул кадәр курыкканым юк иде... Илфатны моның өчен хөкемгә тартырлар дип бөтенләй уйламадым. Үзем өчен курыктым. Шундук рәхимсез үги әтием, авыру әнкәм күз алдыма килделәр.
Җ ә в и т. Тынычлан. Моңарчы нинди күрсәтмәләр бирдең, шулай калсын. Үзе килгән, үзе аптекага кергән... Шулай калсын.
Д а м и р ә. Ничек инде?!
Җ ә в и т. Аңа условно гына бирәчәкләр. Ә ватылган, җимерелгән нәрсәләр өчен – түләсен. Син ул хәтле акчаны каян табасың, гаиләгез андый булгач? Ә ул Актүбәдә, заводта эшли. Акча күп аладыр.
Д а м и р ә. Юк, юк! Алай ярамый!
Җ ә в и т. Бу минем киңәшем. Үзеңә кара. Бер-ике көн уйла.
Дамирә чыгып китә. Каршысына И л ф а т килеп баса.
И л ф а т (ямьсез елмаеп). Оятсыз булып чыктың син.
Д а м и р ә (башын аска иеп). Илфат, гафу ит мине. Хәзер мин сиңа аңлатам.
И л ф а т. Аңладым инде мин.
Д а м и р ә (өзгәләнеп). Юк, тыңла әле башта. Мин әле генә дөресен әйтеп чыктым. Ачкычны сиңа үзем биргәнемне әйттем. Мин бик нык курыктым. Сиңа моңарчы гаиләбездәге хәлләрне сөйләгәнем юк иде. Читенсенгән идем нинди шартларда яшәвемне әйтергә. Әни авырый. Үги әтием рәхимсез кеше, көнләшеп, әниемне кыйный. Миңа да кул күтәрә. Аптекага чит кешене керткәнем өчен, ватылган әйберләр өчен җавапка тартырлар, шуның өчен өйдә башымны ашарлар дип курыктым.
И л ф а т. Үги әтиеңнән курыксаң да, мине сатарга ярыймыни?!
Д а м и р ә. Гафу ит, зинһар. Нишләгәнемне, ни сөйләгәнемне аңларлык хәлдә түгел идем.
И л ф а т. Филүс кем ул?
Д а м и р ә. Тарсу егете. Аңардан барысы да куркалар. «Местный авторитет».
И л ф а т. Димәк, синең Тарсуда да егетең бар?
Д а м и р ә. Нишләп минем егетем булсын! Ул миңа гашыйк булып йөри. Үзенчә яклый, саклый мине. Кияүгә чык миңа, ди. Мин аны үземә якын китермәскә тырышам. Миңа кирәк кеше түгел ул. Безнең хәтта үбешкәнебез дә юк. Илфат, мин яратам бит сине! Мин синеке бит инде!
И л ф а т. Күрсәттең ничек яратуыңны.
Д а м и р ә. Курыктым. Курыкканым өчен гафу ит. Үги әтиемнән курку гына сулкылдады башымда.
И л ф а т. Ярый, хуш!
Д а м и р ә. Илфат, туктале! Син мине ташлыйсыңмыни?
И л ф а т. Хуш!
Д а м и р ә. Илфат... (Паузадан соң.) Мин балага уздым.
И л ф а т (бер дә исе китмичә). Әйбәт булган. Котлыйм. Үрчүегезне дәвам итегез.
Д а м и р ә (еламсырап). Нишлим хәзер?
И л ф а т. Мондый очракта нишлиләр, беләсең бит инде. Абортка барасың.
Д а м и р ә. Илфат... Ничек... Кичермәслек үкмени инде?! Курыктым, нык курыктым. Әйе, сине нахакка рәнҗеттем. Болай килеп чыгар дип уйламадым.
И л ф а т. Хуш!
Д а м и р ә (өзгәләнеп). Илфат! Аңла инде мине! Мин йөкле бит.
И л ф а т. Беләсең бит инде нишләргә икәнне.
Д а м и р ә. Әйе, башка чарам юк. (Илфат җил-җил атлап китеп бара.) Илфат!!!
И л ф а т, А л с у. Илфат бәянен дәвам итә.
И л ф а т. Хәзер дә колакта торымнан-торымга аның кычкырганы яңгырый. (Газаплы кыяфәт белән.) Тормыш әллә нинди кыек юлдан китте... Сәламәтлек тә какшады... Наилә белән балаларыбыз булмады. Ярый әле сине детдомнан алырга карар кылдык. Яшәүнең бөтенләй яме булмас иде.
А л с у. Шуннан соң аны бер дә күргәнең юкмы?
И л ф а т. Бер тапкыр да очрашкан юк. Күрәсе килә. Аның белән булган егерме көн – гомеремнең иң якты көннәредер. Сагынам Дамирәне. Шул көннәрне өзелеп сагынам.
А л с у. Ташлыйсың калмаган аны.
И л ф а т. Нахак җинаять сылтавы нык рәнҗетте. Бер уйлап карасаң, хыянәткә тиң бит инде. Бер сатканнан соң, башка вакытта да сата ала бит кеше.
А л с у (кайнарланып). Хыянәт?! Нинди хыянәт?! Нинди сату?! Аның ул вакыттагы хәлен аңларлык түгелмени?! Наиләңнең хыянәтен кичердең бит... (Ник әйткәненә үкенеп куя.)
И л ф а т (ачуланып). Анда синең эшең юк! Синнән мондый сүзләр ишетү миңа бик авыр. Наиләңнең... Әни ул сиңа, яхшымы-начармы! (Көчкә үзен тыя.) Син безгә бик ачулы. Ник алай? Әйе, гаиләбездә тиешенчә, син теләгәнчә җылылык булмагандыр, бәлки. Хәлебездән килгәнчә яшәдек, булдыра алганча тырыштык. А л с у (сыктанып). Сезнең талаш-сугышларыгыз төшләремә керә. Минем холкымның сәерлекләре дә шуннан. Әйтәләр бит: барлык проблемалар балачактан килә.
И л ф а т (шактый вакыт дәшми утырганнан соң, сикереп торып). Син дә эгоистка! Син дә... (Кызу-кызу атлап, өйдән чыгып китә.)
Алсу беравык башын аска иеп утырганнан соң, тагын хатны алып укый. Пакетлар күтәреп, Н а и л ә кайтып керә. Алсу тиз генә хатны яшерә.
Н а и л ә. Уф, көн эссе бүген. (Пакетларны идәнгә куя да чыгарга җыена.)
А л с у. Син кая?
Н а и л ә. Илфат гаражда кайгыга батып утыра. Янына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
А л с у (телефон номерын җыеп). Алло. Камил, сәлам. Кайттым. Өйдә. Кәеф начар иде. Якын классташымның тавышын ишеткәч, рәхәт булып китте. Камил, синең абыең прокуратурада эшли бит. Сиңа бер үтенечем бар. Бер кешене табасы иде. Бер апаны. Әйдә. Хәзер үкме? Кайда? «Рассвет» кафесында пирожное тәмле. Алайса мин хәзер үк кафега барам. Шунда очрашабыз. Сөйләштек. (Чыгып китә.)
5
Атна-ун көн вакыт узган. Казан. Дамирә фатиры. Д а м и р ә чәй табыны әзерләгән. Каушап, әрле-бирле йөри. А л с у керә.
А л с у. Исәнмесез.
Д а м и р ә. Исәнмесез.
А л с у. Мин Алсу.
Д а м и р ә. Аңладым. Мин – Дамирә апаң булам. Узыгыз. Юлдан соң чәй эчәргә рәхим итегез.
Пауза. Беркавым бер-берсенә карап утыралар.
Д а м и р ә. Ул вакыйга ник кызыксындыра сезне?
А л с у (туры карарга читенсенеп). Минем классташ дустым повесть язарга хыяллана.
Д а м и р ә. Ни турында, кем турында?
А л с у. Сезнең Илфат исемле кеше белән очрашуыгыз, мәхәббәтегез турында... Тарсу авылындагы аптекада булган вакыйга хакында...
Д а м и р ә (сискәнеп). И Ходаем! Боларны каян белдегез?
А л с у. Классташымның абыйсы прокуратурада эшли... Төрле вакыйгалар турында сорагач, шул сөйләгән.
Д а м и р ә. Берүк яза күрмәгез. Андый нәрсәне язалар, димени? Оятка, хурлыкка калдырасыз бит.
А л с у. Курыкмагыз, Дамирә апа. Шәһәр, авыл атамалары башка булачак. Персонажларның исемнәре үзгәртеләчәк. Вакыйгалар да үзгәреш белән биреләчәк.
Д а м и р ә (пауза тотып). Үзең каян дидең әле?
А л с у. Актүбәдән. Казанда укыйм. Финанс-икътисад институтында. Өченче курсны тәмамладым.
Д а м и р ә. Классташың?
А л с у. Ул Казан педуниверситетында читтән торып укый. Әмма журналист, язучы булырга хыяллана. Бик шәп шигырьләр, хикәяләр яза. Илфат белән очрашуыгыз, мәхәббәтегез, аерылуыгыз турында кыскача гына сөйләгез, зинһар.
Д а м и р ә (уйга калып). Әй, балакаем, аны сөйләп бетерерлекмени? (Тавышы калтырый, күзләре дымлана.) Бер-беребезне бик яраттык. Егерме көн чиксез бәхетле булдык. Әмма мин бик зур ахмаклык эшләдем. Куркудан, куркудан. Бәхет сарае җимерелеп коелып төште.
А л с у. Аптекада булган хәлне беләм мин. Архивтагы делода барысы да сакланган.
Д а м и р ә. Үги әтиемнән куркып, ахмаклык эшләдем мин. Аптека өчен түләтерләр, анда чит кешене керткәнем өчен хөкемгә тартырлар дип курыктым... Өстәвенә, йөкле дә идем. Курыктым. Котсыз калдым.
А з а т кайтып керә.
А з а т. Әни, мин кайттым. Чәй куй әле.
Д а м и р ә. Чәй әзер. Мактап кына йөрисең икән.
А з а т. Үз әниемне яманлап йөрмәм бит инде.
Д а м и р ә. Бездә кунак бар. (Алсуга.) Улым кайтты.
А з а т. Аңладым. Ишек катында кечкенә генә матур туфлиләр күрдем. Азатның Илфатка охшаганлыгын күреп, Алсу шакката.
А з а т. Исәнмесез.
А л с у. Исәнмесез.
А з а т. Минем исемем Азат.
А л с у (каушап). Алсу.
Д а м и р ә. Журналист кыз.
А з а т (шаярып). Журналист килерлек нишләгән әле без шул хәтле?! Монда наркопритон түгел. Бер туганыбызны да коррупция өчен хөкемгә тартканнары юк. Әни дә, мин дә эстрада йолдызлары түгел.
Д а м и р ә. Әй, улым, матуррак сөйләш инде. Минем турыда мәкалә язмакчы була. (Алсуга күз кысып куя.)
А з а т. Күптән кирәк! Казан каласының иң танылган өлкән шәфкать туташы турында мәкалә язу түгел, кино төшерергә кирәк.
Д а м и р ә (көлеп). Улым, телеңә салынма инде.
А з а т. Машинамда бер коробка шундый тәмле кәнфит бар. Раз инде шушындый затлы кунак бар икән, хәзер үк алып керәм. (Чыгып китә.)
А л с у (күз алмаларын киңәйтеп). Илфат абыйның улы!
Д а м и р ә. Әйе. Минем абортка бару уемда да булмады.
А л с у. Шул хәтле охшаса да охшар икән. Борын кырыендагы миңе дә нәкъ әтисенеке шикелле.
Д а м и р ә (гаҗәпләнеп). Ә син каян беләсең Илфатны?
А л с у (үзен уңайсыз хис итеп). Дамирә апа, мин озак алдашып утыра алмыйм. Ул минем үги әтием. Алар мине өч яшемдә балалар йортыннан асрамага алдылар.
Д а м и р ә (шаккатып). Шулаймыни-и-и?! Ә мине ничек таптың, кем кушты?
А л с у. Беркем дә кушмады. Үз теләгем белән. Мин аның моннан күп еллар элек сезгә язган хатын таптым. Хатны сезгә җибәрмәгән, әмма саклаган. Гафу итегез, ачып укыдым. Хатны укыганымны аңа әйтмәдем. Бераз салмыш булуыннан
файдаланып, сезнең турыда, Тарсудагы вакыйга хакында сөйләттем. Үзе сөйләде. Классташымның абыйсыннан Тарсудагы вакыйгага бәйле протоколларны архивтан табуын сорадык. Сезнең каян, кайчан, кая киткәнегезне дә ачыклавын үтендек. Шулай итеп, таптым мин сезне. Зинһар, ачуланмагыз. Минем сезне бик табасым килде.
Д а м и р ә. Ачуланмыйм, нишләп ачуланыйм. Бигрәк... көтмәгәндә. Азатка белгертмибез. Берүк Азатка әйтә күрмә. Мин аңа бала чагыннан ук: «Әтиең Камчаткага акча эшләргә киткән иде, шунда вафат булды, кабере дә шунда», – дип киләм.
А л с у. Аңладым.
Д а м и р ә. Ә үзеңнең әти-әниең...
А л с у. Авариядә һәлак булганнар. Машина белән Уфага кунакка барганда.
Д а м и р ә. Әй, балакаем.
А з а т керә. Кулындагы зур кәнфит тартмасын өстәлгә куя.
А з а т. Журналист кызга бераз ялагайланмыйча булмый. Әни турында язганда, бәлки, мине дә матур итеп телгә алыр. Шундый тәмле кәнфит. Иртәгә директор урынбасары Клавдия Фёдоровнаның туган көне, шуңа дип алган идем. Монысын сез ашагыз. Аңа мин иртәгә юл уңаеннан тагын алырмын.
А л с у. Рәхмәт.
А з а т. Мин юынып чыгам. Спорткомплекста икенче көн инде кайнар су юк. (Ванна бүлмәсенә кереп китә.)
Д а м и р ә (моңсу елмаеп). Илфат үзгәргәндер инде. Заводта эшли иде ул. Өлкән механик бүлегендә инженер булып. Хәтерлим.
А л с у. Заводтан күптән китте инде. Хәзер сәүдә йортында механик булып эшли. Бу арада отпускыда әле. Йөрәге авырта аның.
Д а м и р ә. Йөрәге?.. (Уйга кала.) Аңа кырык сигез яшь булырга тиеш хәзер.
А л с у. Әйе, кырык сигездә ул. Аракы эчә. Ярамый дип тормый. Әйткәнне тыңламый.
Д а м и р ә. Хатыны кем?
А л с у. Бухгалтер. Диваннар ясый торган бер фирмада. Наилә исемле.
Д а м и р ә. Алай икә-ә-ән. Димәк, сине детдомнан алып үстерделәр?
А л с у. Әйе.
Д а м и р ә. Мин үзем иргә чыктым да... Азатка биш яшь иде... Башта әйбәт кеше булып күренде. Бергә тора башлагач, Азатны яратмаганын күреп, тиз арада җаным бизде. Озак тормадык, аерылыштык. Син ник мине табарга булдың соң, балакаем?
А л с у. Табу теләгем әтинең язган хатын тапкач туды. (Сумкасыннан алып, хатны Дамирәгә бирә.)
Д а м и р ә. Азат күрмәсен. (Хатны тиз генә шкафтагы киемнәр арасына тыгып куя.)
А л с у (уйга калып). Шушындый улы барлыгын белми бит ул...
Д а м и р ә. Шатлыгым да, борчылуларым да шушы газиз балама гына бәйле инде минем. Бердәнбер байлыгым, бердәнбер юанычым. Улым өчен җанымны фида кылырга әзермен. Үсмер чакта бераз авырлыклар күрсәтте, проблемалар булып алды. Аллага шөкер, тора-бара тәртипкә керде. Армиягә алдылар. Төн йокыларым качты. Десантта хезмәт итте бит. Парашют белән сикерүләрен күз алдыма китерәм дә акылдан язар дәрәҗәгә җитәм. Сиксән дүрт тапкыр сикергән бит. Бердәнбер балаң шул биеклектән сикерсен әле! Парашют дигән сүздән дә йөрәгем жу итә минем хәзер. Армиядән кайткач, яңа төрле борчулар башланды.
Каршы йортта бер җилбәзәк хатын яши. Көн саен балконда тәмәке тартып торуын күрәм. Шуның янына йөргәнен күршеләрем әйткәч, котсыз калдым. Ике балалы шул фахишәгә өйләнсә, нишләрмен дип кара кайгыга баттым. Аллага шөкер, ул хәзер иргә чыкты бугай инде. Ә болай, сөбханалла, күз тимәсен берүк, булдыклы, төпле егет ул. Балаларның тренеры да ул, университетта да укый, дусларының бизнесында да катнаша. Эчү, тәмәке тартуны белми, Ходайның рәхмәте яугыры.
А з а т ванна бүлмәсеннән чыга.
А з а т (шаярып). Мәкаләгездә языгыз: әни мине гел терроризировать итә. Өйгә озаграк кайтмый йөрсәм, чаң кага. Берәр кыз белән күрсә, әйбәт кыз микән дип кайгыга бата да, мине йөдәтергә тотына. Татар кызына өйләнә күр дип чукып тора. Машинаңда кызу йөрисең дип ачулана. Сөйләп бетерерлек түгел – гел миндә гаеп эзли һәм гаепне гел таба. Боларның бөтенесен языгыз мәкаләдә.
Д а м и р ә. Менә шулай кыланыбрак сөйләшә торган гадәте бар инде аның. (Көлә.)
А л с у. Бик матур, кызык сөйләшә бит.
А з а т. Әни, менә күрдеңме, журналистка минем сөйләшүемне шундук ошатты. (Чәй эчәргә утыра.)
Д а м и р ә. Гадәттә, чибәр кыз күрсә, шулай кыланыбрак сөйләшә башлый ул.
А л с у. Рәхмәт сый-хөрмәт өчен. Дамирә апа, мин сезнең белән тагын очрашырмын инде, яме.
Д а м и р ә. Әлбәттә, кызым.
А л с у. Мин соңрак килдем. Бүген танышырга гына дип килүем иде. Миңа кузгалырга вакыт.
Д а м и р ә. Нинди кузгалу?! Юк, юк, бездә кунасың, балакаем.
А л с у. Мин бит фатир снимать итәм. Яшәү урыным бар бит минем.
Д а м и р ә. Юк, юк, беркая җибәрмим. Каникулда чакта да съёмный фатирда ятма инде. Бездә кунасың! Йокы бүлмәсе сиңа. Без залда – Азат диванда, мин кресло-кроватьта йоклыйбыз!
А з а т. Бу фатирда әнинең сүзе – закон! Гаага трибуналына барып җитсәң дә, оспорить итә алмыйсың. (Көләләр.)
6
Шул ук күренеш. Иртәнге як. А з а т йомырка кыздыра. Д а м и р ә эштә. А л с у йокыдан тора.
А з а т (елмаеп). Хәерле иртә! Йоклап булдымы?
А л с у (уңайсызланып). Әйбәт йокладым.
А з а т. Бик хуп. (Шаярулы тавыш белән.) Алай-болай мине төштә күрмәдеңме?
А л с у. Юк.
А з а т. Менә анысы начар.
А л с у. Дамирә апа кайда?
А з а т. Эшкә китте. Аның иртән эшкә китә торган гадәте бар. Чир китә, гадәт кала, ди. Утырып садись. Нәкъ әни кушканча эшләдем – ботка җылыттым, күкәй кыздырдым, сәйлүн чәе пешердем. Һәм иң тәмле әйберләрне өстәлгә куйдым. Әни шулай кушты. Әйдә, әйдә, кыюрак. Чәйне хәзер үк ясыйммы?
А л с у. Әйе.
А з а т (чәй ясап). Әни кистереп әйтте: «Алсу китмәсен, мин хәзер үз урыныма кеше калдырам да кайтам», – диде.
Чәй эчәләр.
А з а т. Син нишләп берни дә ашамыйсың?
А л с у (аның әйткәненә колак салмый, текәлеп карап тора). Син әтиеңә охшагансың...
А з а т (гаҗәпләнеп). Каян беләсең?
А л с у. Төс-битең әниеңнеке түгел бит. Димәк, әтиеңә охшагансың.
А з а т. Әйе. Әни дә шулай, ди. Әтиемә охшаганмын. (Ашый.)
А л с у. Камчаткада вафат булган икән... Сиңа ничә яшь булган ул вакытта?
А з а т (көлемсерәп). Нәкъ бүгенгедәй хәтерлим, бер яшь тә тулмаган иде.
А л с у (көлеп). Бер яшь тә булмагач, ничек хәтерләргә мөмкин?
А з а т. Мин шундый гайре табигый кеше инде. (Тирән сулап куя.) Әтием акча эшләргә киткән булган. Картадан карасаң, Камчатка – эт койрыгына охшаган җир. Бер дә акчалы җир, димәссең. Ник киткән ул анда?..
Телефон шалтырый. А з а т (телефонны алып). Әйе, әни, тыңлыйм. Так точно! Торды. Берни ашамый. Санга сукмый мине. Вупшем, бер сүзне тыңламый. Хәтта төшендә дә күрмәгән мине. Күкәй кыздырдым, аны да ашамый. Күкәйне терпеть не могу, ди. (Көлә.) Әйе, шаярам инде, шаярам. Әни, борчылма, син кайтканчы беркая җибәрмим. (Телефонны сүндерә.) Син хәзер – заложница. Моннан чыгу юк сиңа.
А л с у (туры карап). Бәлки, әтиең исәндер...
А з а т. Камчаткада үлеп калгач, ничек исән булсын инде ул. Мәкаләңне кайчан укый алабыз?
А л с у. Язарга кирәк әле башта. Минем пьеса язасым килә.
А з а т. Әни турындамы?
А л с у. Юк, башка кешеләр турында. Миңа бер вакыйганы сөйләделәр. Кыз белән егет бер-берсен бик яраталар. Кызның әти-әнисе еракка ялга киткән булалар. Бу кыз егетенә үзенең фатир ачкычын бирә дә, мине шунда көт ди. Үзе эштән соң кайтырга тиеш була. Әти-әнисе ялдан иртәрәк кайтып төшәләр. Скандал. Егетне караклыкта гаепләргә маташалар. Кыз, әти-әнисеннән куркып, ачкыч бирмәдем, үзе кергән, ди. Егетне хөкемгә тарталар. Кыз аны барыбер ярата. Судта әйтә үзе ачкычны биргәнен. Ә егет шуннан соң ул кыз белән араларны өзә. Ташлый.
А з а т. Ул егет фатирдан әйбер урламагандыр бит?
А л с у. Юк. Кызны көтеп утырган.
А з а т. Финалы начар түгел бит булачак пьесаңның.
А л с у. Кыз жәл түгелмени?
А з а т. Егетен подставлять иткән бит. Яраткач, баштук дөресен әйтергә иде.
А л с у. Кызның әтисе үги булган, кызны яратмаган. Кыз нык курыккан, курыкканга күрә башта дөресен әйтмәгән.
А з а т. Әйе, аны аңлап була инде.
А л с у. Ул бит аннары, егетен төрмәгә утыртачакларын сизгәч, судта дөресен әйткән. Аның урынында син булсаң, гафу итәр идеңме?
А з а т. Мәхәббәтең ни дәрәҗәдә көчле булудан торыр иде. Алай әвеш-тәвеш килә торган кызны, мөгаен, мин дә ташлар идем.
А л с у. Ә ул кыз, мәсәлән, синең әниеңнең яшь чагы булса? Күз алдыңа китер – синең әниең яшь чагында шундый хәлдә калса?
А з а т (һич икеләнмичә). Минем әни булсамы? Ул очракта аны һичшиксез гафу итәргә, кичерергә кирәк. Ана кешене кичерми мөмкин түгел, нинди булуына карамастан. Минем әниемне бигрәк тә!
А л с у. Нинди булуына карамастан? Аналарның да төрлесе бар. Баласын ташлаучы аналар да була.
А з а т. Баласын ташлаучы һәрбер ананың үзен башта кемдер ташлый, нәрсәдер читкә этәрә – кешеләрме, тормыш үземе.
А л с у (сокланып). Бик шәп әйттең син.
А з а т (шаярып). Мин бит бик башлы кеше.
А л с у. Анысын белмим. Әмма әниеңне нык яратасың син. (Күз яшьләрен сыпыра.)
А з а т. Әллә елыйсың инде?
А л с у. Күңелем тулды.
А з а т. Егетең бармы синең?
А л с у. Арттан тагылып йөрүчеләр күп. (Текәлеп карый.) Син әтисез үскән кешегә охшамагансың.
А з а т (җитдиләнеп). Чөнки мин биш яшемнән көрәш белән шөгыльләнә башладым. Тренерлар минем өчен әти урынына булдылар. Әти бирергә тиешле тәрбияне алардан алдым. Мин үзем хәзер кечкенә малайларны көрәшкә өйрәтәм. Араларында әтисезләре, ятимнәре бар. Мин аларга аеруча игътибарлы булырга тырышам. Тренер буларак кына түгел, абый, әти кебек тотам үземне. Моңсу булып китте, никтер.
А л с у (сәгатькә карап). Миңа бит Актүбәгә кайтырга кирәк.
А з а т. Әнине көт инде. Хәзер кайтып җитә ул. Бәлки, иртәгә китәрсең? Мин бүген сине илтеп куя алмыйм. Сәгать икедән кичке унга кадәр спортзалда булырга кирәк. Иртәгә көне буена ирекле мин. Иртәгә илтеп куярмын Актүбәгә.
А л с у. Юк, бүген кайтырга кирәк.
А з а т . Нишләптер, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Кичә үк башымда шундый уй-теләк туды. Бүген, син йокыдан торган минутларда, ул теләк көчәйде. (Кызның кулын тота.) Иртән тагы да чибәррәк икән син. Яңа уянган сабый шикелле. Ник куркасың?
А л с у (кулын ычкындырып). Кем курка? Курыкмыйм. (Кыю күренергә тырыша.)
А з а т. Мин бит ихлас күңелемнән әйттем бу сүзләрне.
А л с у (елмаеп). Шул ихластан әйтүең, бәлки, куркытадыр да.
А з а т (читкәрәк китеп, сокланып). Тәти син!
А л с у (көлеп). Ничек?
А з а т. Тәти. (Рәхәтләнеп көләләр.)
(Дәвамы бар)
"КУ"08, 2021
Фото: pixabay
Теги: драматургия пьеса
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев