Логотип Казан Утлары
Драма

Чия тавы (дәвамы)

Л ә й с ә н. Әллә мин сезгә Регинаны алыштырыр өчен генә кирәкме? Син бит, ул үлгәч кенә, минем арттан йөри башладың. Мине аңа охшатканга гынамы? М а р с е л ь. Әкият сөйләмә инде. Л ә й с ә н. Мин Регина түгел.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Өченче күренеш 

Төн. И л д а р  абзый зал бүлмәсендә телевизор кабызып, кәнәфидә  йоклап киткән. Ул бик тынгысыз йоклый. Марсельның бүлмәсеннән Л ә й с ә н  чыга. Ул залга күз сала. Аннан Регина бүлмәсенә керә. Ут кабыза. Бүлмәдәге кактусларга, диварлардагы фотоларга, йомшак уенчыкларга күз сала. Бер уенчыкны тотып, караватка утыра. Аннан өстәл тартмасын ачып карый. Аннан музыкаль шкатулка һәм көндәлек дәфтәре ала. Башта аның эчендәге кипкән яфрак һәм берничә чәчәкне алып карый. Шуннан укый башлый. Бераз укыгач, көндәлек эченнән фото килеп чыга. Аларның бергә төшкән фотолары. Ул елап җибәрә. Музыкаль шкатулканы ача, аннан «К Элизе» яңгырый. Фарфор балеринаны бастырып куя. Балерина шул музыкага шуып, әйләнеп йөри башлый. Ләйсән фотога карап ята, бераздан йоклап китә.

Илдар абзый төш күрә. Аның төшенә тау бите керә. Анда чия агачлары. Бу – чия тавы. Шул агачлар арасында бер к ы з  биеп йөри, шуннан юк була... Илдар абзый саташып уяна. Уянгач та, ул моның өнме, төшме икәнлеген аңлый алмый. Телевизорын сүндерә. Көйне ишетә. Шуннан идәндә Регина бүлмәсеннән төшеп торган ут яктысын күреп ала. Ул әле дә өн белән төш арасында. Нәрсәнедер күрми калудан курыккан сыман, ашыгып, шул утка таба юнәлә. Бүлмәгә күз сала. Караватта йоклап яткан Ләйсәнне күреп коелып төшә. Калтыранып, аның янына килә. Карават каршында тезләнә. Озак кына карап тора. Аннан торып, юрган алып, аның өстенә яба. Карап, сокланып тора, аның иреннәре селкенә, күрәсең, ул нидер сөйләргә тырыша, ләкин авазлары ишетелми. Ләйсәнне чәченнән сыйпый. Ләйсән уянып китә. Каршындагы Илдар абзыйны күреп, башта куркып китә. 

Л ә й с ә н. Әти... Мин йоклап киткәнмен...

И л д а р. Юк, юк, уянма, кызым, йокла, йокла... Мин монда...

Л ә й с ә н. Теге бүлмәдә йокы алмады, ә монда...

И л д а р. Үз урыныңда рәхәт ул. Йокла, кызым...

Л ә й с ә н. Әти...

И л д а р. Әү, кызым!

Л ә й с ә н. Бу мин, Ләйсән...

И л д а р. Әйе, кызым... Регина, син йокла...

Л ә й с ә н (елый). Илдар абый...

И л д а р. Әйе... Әйе, кызым... Беләм, Ләйсән кызым... Регина юк, ул үлде... Саташуым түгел... Юк... Мин беләм, син Регина түгел... Сез шундый охшагансыз... Ул да шулай йоклап китә торган иде, мин кереп, утын сүндереп чыга идем.

Л ә й с ә н. Әллә ничек...

И л д а р. Нәрсә?

Л ә й с ә н. Регинаның булмавын күз алдыма китерә алмыйм... Үлем минем өчен һәрвакыт картлык белән бәйле булырга тиеш кебек иде... Яшьтәшләремне югалтканым юк иде...

И л д а р. Әйе, үлем картлар өчен уйлап чыгарылган нәрсә дә бит... Картлар үләргә тиеш, картлар...

Л ә й с ә н. Бу безнең Петербургта төшкән фото... Регина фотода гел матур чыга иде...

И л д а р. Әйе... Кечкенәдән фотога төшәргә ярата иде... Ә хәзер... (Тартмадан калын альбом тартып чыгара.) Менә... Регина бөтен булган фотоларны җыеп, гаилә альбомы ясаган иде... Монда әби-бабайлар... Апайлар...

Л ә й с ә н. Ә бу егет кем?

И л д а р. Танымыйсыңмы?

Л ә й с ә н. Белмим... Сезме әллә?!

И л д а р. Охшамаганмы?! Әллә мине гел шундый капкорсаклы идем дип уйлыйсыңмы?! Әйтәм бит, Марсельдан да ябык идем... Л ә й с ә н. Марсель тазарак шул! Башка кеше әйтсә, ышанмас идем...

И л д а р. Без ябыграк идек тә, ныграк идек шул, хәзергеләр тумый картайганнар... Минем яшь чактагы фотолар байтак иде дә, гел кызлар белән төшкән булгач, Алсу апаң юк итеп бетерде аларны!

Л ә й с ә н. Ә!

И л д а р. Көнләшә иде. Минем бөтен пластинкаларны, бабиналарны чыгарып атты. Ә анда Вoney m77, Аbba, Полад Бюльбюль-Оглылар... Бөтен яшь чактагы музыкаларны харап итте. Кайчак тыңлыйсы килә, ә юк...

Л ә й с ә н. Ой, ә бу кем?

И л д а р. Регина. Беренче фотосы! Монысы Марсель, чаптырып ята...

Л ә й с ә н. Алсу апа шундый яшь!.. Марсель... Сез... Регина... Бу балык тоткандамы?

И л д а р. Әйе! Марсель кечкенә чагында балык тотарга ярата иде...

Л ә й с ә н. Ул монда шундый бәхетле! Елмая!
И л д а р. Ул вакытта без бөтенләй башкача аралаша идек. Хәзер, күреп торасың бит инде, ничектер бер-беребезне аңламый башладык.

 Л ә й с ә н. Марсель сезне ярата...

И л д а р. Регина мине ярата иде... Үзем гаепле... Мин бит аларның ничек үскәннәрен күрми дә калдым. Бала тәрбияләүне күп акча эшләп, аларга бөтен кирәк-яракны табу дип кенә уйлаганмын... Ялгышканмын... Менә бу шкатулканы командировкадан алып кайткан идем аңа. Вокзалда сатып алдым. Ат бәясе тора иде, ә алдым. Төн уртасында кайтып кереп, уятып, сиңа бүләк иттем. Хәтерлисеңме?

Л ә й с ә н. Мин...

И л д а р. Әйе, әйе... Ул үзе дә шул балерина сыман иде, балакаем...

Пауза. Биеп әйләнүче балеринага карап торалар.

 Л ә й с ә н. И! Бу кем куян булып киенгән?!

И л д а р. Марсель! Регина – тиен! Әнә, шулай Кыш бабай булып киенеп котлый идем мин аларны...

Л ә й с ә н. Яңа ел да җитә бит...

И л д а р. Әйе... Икенче Яңа ел... Регина Яңа елга безгә берәр сюрприз әзерли иде... Мин аны һәркөнне күрәмдер шикелле... Ул мине ярата иде... Юк, син курыкма!.. Мин саташмыйм... Тынычлана гына алмыйм... Киләсе елга барысы да башкача булачак...

Л ә й с ә н. Ничек тә тынычланырга кирәк. Аңа анда рәхәтрәктер... И л д а р. Ике тормыш арасында эленеп калдым шул мин... Яратмыйм бу посёлокны. Монда кайтып кына харап булдым мин... Яратмыйм. Ни авыл түгел, ни – шәһәр... Шуңа яшәве дә – әллә яшисең, әллә юк. Вакыт үткәрү. Кешеләре икеле-микеле... Монда кайтканчы, үз авылыма гына кайткан булсам...

Л ә й с ә н. Сезнең авыл кайда соң?

И л д а р. Ерак, республиканың икенче читендә... Егерме еллап кайткан юк инде... Бу – хатынның районы. Ул инде... Монда кайтыйк дип тинтерәтте... Аның туганнары монда. Безнең авылда беркем калмады инде, чыбык очлары гына... Ә шулай да авылга кайтасы килә. Безнең таулы як. Матур. Аръякта чия тавы бар...

Л ә й с ә н. Чия тавы?

И л д а р. Әйе... Тау битендә урман кебек чияләр үсә. Яз көннәрен күз алдыңа китерәсеңме?!

Л ә й с ә н. Ап-актыр!

И л д а р. Матур инде, галәмәт. Яшел чирәмгә ак кар яуган кебек. Тау бите дә булгач, кар дивары төзелеп куелган, диярсең. Керәсең дә чумасың. Башка дөнья.

Л ә й с ә н. Япония сакуралары күз алдына килде.

И л д а р. Японияне белмим, ә чия тавы хәтердә... Шунда кайтасым килә... Чия тавының һавасын сулыйсым килә... Чия төбенә ятып, умарта кортларын тыңлап ятасы килә... Бик зурдан кубып, тормыш итә башлаган идем бит мин. Атасыз малай булуга карамастан, үз акылым белән зур урыннарга урнаша алдым... Өч йөз кеше иде минем кул астында... Аннан туган яклар дип, монда кайттым, дивана... Ә монда тормыш туктаган... Нервыланып, ничектер сәламәтлекне югалттым... Шунда инде башка берни дә майтара алмаячагымны аңладым. Балалар зур эшләр эшли алса гына дип, аларның тәрбиясенә тотынмакчы идем, соңарганмын... Алар инде үз юлларын ярганнар иде... Аннан бу посёлок Регинаны тартып алды... Мин аңа Чия тавын да күрсәтә алмый калдым, ел саен кайтып киләбез дип хыяллана идек... Ә бит башкачарак булырга тиеш иде...

Л ә й с ә н. Нәрсә ул?..

И л д а р. Кая?

Л ә й с ә н. Ишетәсезме?

И л д а р. Ә... Курыкма, кызым... Күршенең эте улый...

Л ә й с ә н. Әллә ничек... Бүре тавышы кебек...

И л д а р. Соңгы арада шулай безнең капка төбенә килеп улый, үзем дә төне буена йоклый алмый ятам... Куркытырга чыкканчы, юк була...

М а р с е л ь (кереп). Нишлисең монда?

Л ә й с ә н. Йоклап китә алмагач кергән идем, монда изрәп киткәнмен... Син уяндыңмыни?

М а р с е л ь. Уянмаска... Нәрсә улый ул анда?..

И л д а р. Маратның эте...

М а р с е л ь. Ул эт һаман исәнмени? Минем белән бер яшьлек бугай инде ул...

И л д а р. Әҗәлен эзләп йөрүедер инде. Төне буе шулай нервыны ашап чыга... Хәзер, куркытып керим әле... Алайса, йокы бирми ул сезгә... Каһәр суккан, бәйдә дә түгел бит инде... (Чыгып китә.)

М а р с е л ь. Әйдә, ятабыз...

Л ә й с ә н. Марсель...

М а р с е л ь. Нәрсә?

Л ә й с ә н. Син әтиең белән сөйләш инде...

М а р с е л ь. Сөйләшәм бит...

Л ә й с ә н. Әти белән алай сөйләшмиләр... Хәлләрен булса да сора, күңеле булыр...

М а р с е л ь. Мин аның күңелен күрергә кайтмадым...

Л ә й с ә н. Марсель...

М а р с е л ь. Башка монда кереп йөрмә. Күрмисеңмени, музей ясаганнар бит, мавзолей...

Л ә й с ә н. Марсель, аңа авыр.Ул, Регинаны күрәм, ди... Ул мине Регина дип уйлый. Мин куркам... Мин аның кем белән сөйләшкәнен аңламыйм. Ул минем кем икәнемне бер аңлыйдыр, бер аңламыйдыр  кебек, кабат Регина дип эндәшеп куя...

М а р с е л ь. Мин бит сине кисәтеп куйдым. Игътибар итмә... Ул болай да нормаль түгел иде, саташа башлаган...

Л ә й с ә н. Ул бит синең әтиең!

М а р с е л ь. Беләм, әйткәннәре бар!..

Л ә й с ә н. Әниең көне буена пешергән, әзерләнгән. Син өстәл янына утырып, бер кисәк пирог белән чәй дә эчмәдең...

М а р с е л ь. Минем ашыйсым килми иде...

Л ә й с ә н. Ашыйсы килүдәмени эш?..

М а р с е л ь. Не доставай, а. Әйдә, ятабыз... Әйдә, дим... Нәрсә утырасың? Әллә картның әкиятләре ошап киттеме?! Әле мең ишетерсең, ул барысына да шуны сөйли...

Л ә й с ә н. Ул – синең әтиең... Син болай кыланып, мине авыр хәлгә куясың...

М а р с е л ь. Сиңа нәрсә инде...

Л ә й с ә н. Әгәр дә үзеңне кешечә тота белмәсәң, мин иртәгә китәм... (Чыгып китә.)

М а р с е л ь. Шул гына кирәк иде...

И л д а р  абзый әйләнеп керә. М а р с е л ь  балеринаны күзәтеп тора.

И л д а р. Улый-улый да, куам дип чыга башласаң, чыгып җиткәнче юк була. Эзе дә юк... Чыккан саен бер чит кара машина гына тора безне узыбрак...

М а р с е л ь. Кара машина?.. (Пәрдәне ачып, тәрәзәдән карый.) 

И л д а р. Тагын улый инде... Каһәр суккан, хуҗасы нинди – эте шундый. Мылтыкны алып чыгып атармын әле...

М а р с е л ь. Атмыйсың бит инде...

И л д а р. Ничек инде?..

М а р с е л ь. Син ничә еллар буена атам да атам дип сөйләнәсең, бер атканыңны күргән юк...

И л д а р. Әле бит болай улаганы юк иде...

М а р с е л ь. Башта хуҗасын атам дип яный идең...

И л д а р. Сез озакка кайттыгызмы?

М а р с е л ь. Туйдың дамы әллә?

И л д а р. Вот ё-моё! Эш буенча сорыйм.

М а р с е л ь. Мөнәвәр бөтен эшләрегезне эшләп тора түгелме соң?

И л д а р. Мөнәвәр эшләгән эш – эшмени ул. Нәрсә турында әйткәнне беләсең бит.

М а р с е л ь. Белмим.

И л д а р. Башыңны җүләргә салма. Тиздән суд.

М а р с е л ь. Бетмәдемени әле бу?

И л д а р. Бетмәде. Мин аны барыбер утыртам.

М а р с е л ь. Утырткан, ди.

И л д а р. Син барасыңмы судка?

М а р с е л ь. Юк белән йөрисең. Аларга каршы бара алмаганыңны аңлыйсың бит. Тынычлан.

И л д а р. Ул синең сеңлеңнең үлемендә гаепле... Мин аңа җәзасын бирмичә тынычланмыйм.

М а р с е л ь. Кем гаепле булса да, Регина юк инде.

И л д а р. Мин аны күрәм...

М а р с е л ь. Күрәсең инде... Мавзолей ясап куйгансың да. Аңа да тынычлык юк, үзеңә дә.

И л д а р. Аның җаны тыныч түгел...
М а р с е л ь. Син үз җаныңны кайгырт. Аңа хәзер барыбер инде. И л д а р. Сиңа да барыберме?

М а р с е л ь. Регина үлде дип, миңа да үләргәме инде хәзер?

И л д а р. Сиңа үләргә кушкан кеше бармыни? Яшә. Кешечә.

М а р с е л ь. Кешечә яшәрлек тормыш әзерләп куймагансыз шул. И л д а р. Синеңчә, кешечә яшәү – типтереп яшәү буламы?

М а р с е л ь. Әйдә, ятыйк әле...

И л д а р. Барасыңмы судка?

М а р с е л ь. Ник син гел хәлеңнән килмәгән нәрсә белән булышасың? Аларга каршы судны җиңеп чыгып булмаганны беләсең бит...

И л д а р. Син бит күрдең...

М а р с е л ь. Мин нәрсә күрмәм... Көпә-көндез Фиркать абыйны бәреп киттеләр – Фиркать исерек булган... Азатны ничәү кыйнап, дивана ясап калдырдылар... Боларны беркем күрмәгәнме? Күргән. Барысын да күреп торалар. Туксанынчы елларда аталары Әмзә урманына күпме кешене ташыган, күпмесен май заводы котельныенда яндырган. Аларны күрмәгәннәрме? Барысын да күргәннәр, күрәләр, беләләр.    

И л д а р. Әйтүче генә юк...

М а р с е л ь. Ә беләсеңме ник?

И л д а р. Ник?

М а р с е л ь. Чөнки алар көчле. Бөтен район хәзер алар кулында. И л д а р. Көчлегә дә закон булырга тиеш.

М а р с е л ь. Көчлегә закон була алмый. Закон ул уйдырма гына. Закон көчсезләрне көчле булудан тыеп тору өчен уйлап чыгарылган... Нишләп табигатьтә көчленең көчсезне ашарга хакы бар, ә кешеләр арасында булмаска тиеш, ди? Бер сарыкның да «ул безне ашый» дип, бүрене судка биргәне юк.

И л д а р. Димәк, мин – сарык...
М а р с е л ь. Син түгел, без. Күпчелек. Шуңа без күбәү дә инде. Бүреләргә җитәрлек булсын өчен.

И л д а р. Синеңчә, нишләргә кала инде безгә?

М а р с е л ь. Акыллы булырга. Хайваннарның гына сайлау мөмкинлеге юк. Ә безнең бар. Без, акыллы булсак, сарыктан бүрегә әйләнә алабыз. Ерткычлар белән сугышмаска, килешеп, аларга иптәш булырга, ерткыч булырга...

И л д а р. Көтеп торалар ди анда сине. Талашмыйча, сугышмыйча гына үз ишләре иткәннәр, ди. Авызларыннан тартып алмасаң, үзләре китереп биргәннәр, ди.

М а р с е л ь. Гомерең буена талаштың инде. Бөтен җирдә җитәкчеләр белән дә, власть белән дә. Гомер буе телевизордагыларны сүктең. Бөтен дөньясыннан акыллы булдың. Тик нишләптер син һаман җимерек диваныңда утырасың, ә алар телевизорда. Берсе дә Илдар янына килеп, киңәш сорамый...
И л д а р. Синең бүре буласың килә инде, димәк...

М а р с е л ь. Минем йокым килә.

И л д а р. Теләсә кемгә иптәш булганчы, ялгыз булуың мең артык... Бүреләр бик сирәк ул... Бүреләрнең токымын корыттылар инде... Бүре булам дип, шакал була күрмә.

М а р с е л ь. Сарык булганчы, шакал булуың мең артык. Белгәнемчә, шакалны берәү дә ауламый, берәү дә ашамый.

И л д а р. Ауламый да, хөрмәт тә итми.

М а р с е л ь. Миңа хөрмәт кирәкми, курыксалар, шул җитә.

И л д а р. Барасыңмы судка?

М а р с е л ь. Киттем, ятам...

М а р с е л ь  чыгып китә.  И л д а р  басып кала. Аның сөйләшергә исәбе бар кебек, ләкин барысы да инде ятканнар.

 Ре г и н а  бүлмәсенә кереп утны яндыра. Аннан сүндерә. 

Дүртенче күренеш. 

Икенче көн. Аш бүлмәсендә өстәл янында М ө н ә в ә р  утыра. Аның каршысында А л с у. Мөнәвәргә ашарга салганнар, ул чемченеп утыра. Л ә й с ә н  идән юа. Мөнәвәр күз кырые белән генә бөгелгән-сыгылган арада аны күзәтә. 

А л с у. Гомере буена җикеренде. Гомере буена кизәнде... Һава кыйнады... Шулкадәр мөмкинлекләр бар иде. Холкы аркасында, ни көнгә калдык инде. Малайга фатир да алып бирә алмыйбыз. Сөт-каймак сатып ятабыз... Шул яшемә җитеп, өстән сасы фуфайканы сала алмыйм...

Л ә й с ә н  бу сүзләр М ө н ә в ә р  алдында сөйләнгәнгә читенсенә.

А л с у. Үзенә нәрсә аның, чыгып та караганы юк...
Л ә й с ә н. Әтинең саулыгы юк бит инде, әни.

А л с у. Минеке бармы?

Л ә й с ә н. Сез безнең турыда борчылмагыз. Бу яшьтә без сезне кайгыртырга тиеш инде, сез безне түгел...

А л с у. Кая сез безне кайгыртасыз инде. Һаман суд юлында йөреп, бөтен булган акчаны тотып бетерде... Гомер буена йомышын җилгә каршы йомышлады. Нинди адәмдер.

Л ә й с ә н. Ярар, әнкәй, соңрак сөйләшербез әле боларны.
М ө н ә в ә р. Минем өчен борчылма син. Мин сезне ишетмим.

А л с у. Ярый әле Мөнәвәр бар. Ялт иттереп карларны көрәп куйды әнә. Каян гына килеп чыккандыр, Алланың рәхмәте. Мин терлекләргә печән биреп керим инде. Үзе мәңге кайтып җитмәс, ахры. Кая гына китеп олаккандыр. Әйтми-нитми чыга да китә.

Л ә й с ә н. Марсель әтисенә охшаган икән алайса.

А л с у. Охшамасын иде инде. Марсель бит ул эш белән йөридер... Ә моның нинди эш, базар буенча хатын-кызлар белән ләчтит сатып йөри... Хәзер мин... (Чыгып китә.)

Л ә й с ә н. Сез бу як кешесе түгелмени?

М ө н ә в ә р. Бу дөнья кешесе мин!

Л ә й с ә н. Туганнарыгыз бармы соң?

М ө н ә в ә р. Булырга тиеш. Минем кадәр җир таптаган кешенең туганнары күп була инде ул!

 Л ә й с ә н. Кызык! Сез сәяхәт итәргә яратасыз, димәк?

М ө н ә в ә р. Җир шары әйләнә, дип, аңа гына утырып йөрергә яратмыйм, үзем дә хәрәкәт итәргә тырышам! Абзый кайтмыйча апа мине кунак итми. Тәртип, малай... Кая китте икән соң ул?

Л ә й с ә н. Белмим. Иртән берни әйтми генә чыгып китте, ди... Ә сезгә ничә яшь?

М ө н ә в ә р. Санаганым юк!

Л ә й с ә н. Гаиләгез, балаларыгыз бармы?

М ө н ә в ә р. Бар...

Л ә й с ә н. Ничәү? Кая алар хәзер?!

М ө н ә в ә р. Кая гына юктыр инде безнең балалар!..

Л ә й с ә н. Ә нишләп төпләнеп яшисегез килми? 

М ө н ә в ә р. Миңа болай рәхәтрәк!.. Ә сез кайчан өйләнешеп өлгердегез соң әле?

Л ә й с ә н. Өйләнешеп, дип... Гражданский брак...

М ө н ә в ә р. Иң әйбәте шул инде! Мин дә бер-ике аерылгач, өйләнешүне яратмый башладым. Паспорт пычратып.

Л ә й с ә н. Шулай еш өйләндегезмени?

М ө н ә в ә р. Хатын-кызлар ярата шул мине. Сөйкемле сөягем бар. Ә мин, хатын-кыз затын хөрмәт иткәнгә, карыша алмыйм... (Урамда машина тавышы ишетелә.) Кайттымы соң, машина тавышы бар...

Л ә й с ә н. Чәйне яңартырга кирәк...

М ө н ә в ә р. Туңып кайткандыр шул!

Пакетлар, әллә нәрсәләр күтәренгән Р а ф а э л ь  килеп керә. Ул илле өстендә. Пеләшләнә башлаган, ябык кына, нык ир-ат.

Р а ф а э л ь. Әй, шпана! Үлешеп беттегезме әллә? Кая югалдыгыз?

Аңа карап торган Л ә й с ә н  белән М ө н ә в ә р не күреп ала.

Р а ф а э л ь (Ләйсәнне күреп, әллә нишли). Вот, ё-моё? Дөрес кермәдемме әллә?

Л ә й с ә н. Ә сезгә кем кирәк?

Р а ф а э л ь. Илдар монда яшиме?

Л ә й с ә н. Әйе!..

Р а ф а э л ь. Ә сез кем?

Л ә й с ә н. Мин, Марсельның хатыны, ә бу... Күрше абый...

Р а ф а э л ь. Марсель өйләнде дәмени? Вот разбойник! Главное, мине туйга да чакыручы юк, әйтүче дә... Ярар, колакларын бормыйча булмас... Соң, килен, син булса да урнаштыр инде боларны! (Пакетларын идәнгә куя.) Үзләре кая югалдылар соң болар? Әллә абзардамы?

А л с у  апа килеп керә.

А л с у. Анда ук, мин әйтәм, Рафаэльдыр, таныш түгел машина күреп алдым да!..

Р а ф а э л ь. Нихәл?! Кая качып беттегез? Килеп керүем булды, бер таныш түгел кешеләр басып тора, аптырап киттем. Мин бит адрес буенча йөрмим, бөтенесен якынча хәтерлим. Бүре кебек, на нюх! Бабай кайда соң?

А л с у. Иртүк чыгып китте, бер сүз әйтмәде...

Р а ф а э л ь. Иртә-таңнан әйтми-нитми кайда йөри ул?! Төнлә булса, бер хәл!

А л с у. Үзем дә аптырыйм инде! Төнлә йөрерлеге калмагач, хәзер көндез күз шатландырып булса да кайтадыр! (Көлә.)

М ө н ә в ә р  бу шаяртудан бигрәк тә кеткелдәп көлә.

А л с у. Син үзең генәме әллә? Венера кая?

Р а ф а э л ь. Калдырдым! Әйдә авылга, дигән идем, минем подружкалар, Яңа елны алар белән каршылыйм, дияргә тотынды. Ярар, мәйтәм, на фиг, каршылагыз! Мин авылга, дидем дә – выжт!

А л с у. Әй, дөрес тә эшләгәнсең! Бәйрәмдә бергә-бергә күңелле бит ул!

Р а ф а э л ь. Ә теге засранец кая?! Марсель?!

Л ә й с ә н. Йоклый...

Р а ф а э л ь. Йоклый?! Вот сиңа мә! Өйләнерлек җегет булган, үзе обедка кадәр йоклый! Кешеләр эшләп арыды бит инде! Кая әле ул!
А л с у. Уятма инде, йокласын!

Р а ф а э л ь. Хәзер йоклатам мин аны!..

(Марсельның бүлмәсенә кереп китә.) Подъём всему личному составу!

Л ә й с ә н. Бу кем соң?!

А л с у. Рафаэль – Илдарның двоюродный браты...

М ө н ә в ә р. Күңелле кеше!

А л с у. Илдар кебек, сибиряк!

Ул арада Марсельның бүлмәсеннән тавышлар ишетелә. Р а ф а э л ь  чыга.

Р а ф а э л ь. Кара син моны! Бигрәк кызу канлы! Ташбаш! Кизәнгән була!

А л с у. Әйттем бит, йокласын, дип!.. Мин терлекләремне эчереп бетерим инде, машинаңны күреп кенә кергән идем!

Р а ф а э л ь. Сез һаман мал асрыйсызмыни әле?

А л с у. Асрамаган кая! Шулар белән беркая чыгып китәр хәл юк... Ярар, мин хәзер. Кызым, син чәйләр эчерт!.. (Чыга.)

Л ә й с ә н. Ярар!

Р а ф а э л ь (утырып). Ярар...

М а р с е л ь  бик канәгать түгел чырай белән юыну бүлмәсенә үтә.

Р а ф а э л ь. Хей! (Пакеттан суыра торган конфет-әтәч алып.) Мә әле, килен, иреңә бирерсең!

Л ә й с ә н (көлеп туйгач). Ярар, ачуын чыгармагыз инде!

М а р с е л ь  юыну бүлмәсеннән аш бүлмәсенә үтә. Бер бокалга чәй ясап, үз бүлмәсенә кереп китә. Барысы да бер сүзсез моны карап торалар.

Р а ф а э л ь. Кызык икән монда хәлләр... Илдарның өендә дә шулай булыр икән... Күрше, дисең инде алайса?

М ө н ә в ә р. Булышкалыйм шунда...

Р а ф а э л ь. Ярар. Илдар үзе ничек соң?

М ө н ә в ә р. Читлеккә яңа эләккән ерткыч кебек...

Р а ф а э л ь. Да... Кызык дөнья... Син монда нәрсә көтеп утырасың?

М ө н ә в ә р. Аракы эчертүче булмасмы дип утырам.

Р а ф а э л ь. Эчертүче юкмы?

М ө н ә в ә р. Абзыйның рөхсәтеннән башка юк шул.

Р а ф а э л ь. Алайса, бар инде син, туганкай. Картлач кайткач керерсең. Хуҗа үзе өйдә югында, килен янында утырмыйлар инде.

 М ө н ә в ә р. Сугылырмын әле мин...

Р а ф а э л ь. Сугыл, сугыл, әлбәттә!

М ө н ә в ә р  чыгып китә.

Л ә й с ә н. Куып чыгардыгызмыни?

Р а ф а э л ь. Кумадым бит! Әйттем генә! Нәрсә монда түр башына менеп утырган. Ир-ат өйдә булмаганда, ни калган аңа монда!    

М а р с е л ь  керә. Ул киенгән. Су эчә.

Л ә й с ә н. Кая җыендың?

М а р с е л ь. Барып киләсе җир бар.

Л ә й с ә н. Озаккамы?

М а р с е л ь. Белмим.

Р а ф а э л ь. Син, малай актыгы, абыеңны күрмисең дәме соң?

М а р с е л ь. Күрәм... Менә утырасың...

Р а ф а э л ь. Исәнләшмисең дәмени?
М а р с е л ь. Исәнләштек бит инде.

Р а ф а э л ь. Синеңчә, исәнләшү шул буламы? Күзең дә ачылмаган, сугып ега яздың.

М а р с е л ь. Йоклаган кешегә килеп бәйләнмиләр аны. Исәнме, Рафаэль абый.

Р а ф а э л ь. Исәнме, энекәш! (Аны кочаклап ала.) Ә мин сиңа бүләк алып кайттым! (Суыра торган әтәч бирә.)

М а р с е л ь. Рәхмәт! (Әтәчне гарнитурга ташлый.)

Р а ф а э л ь. Менә сиңа мә! Элек ярата идең, үрле-кырлы сикерә идең!

М а р с е л ь. Хәзер дә бик шатландым. Ашыгам гына...

Л ә й с ә н. Минем синең белән сөйләшәсем бар.

Р а ф а э л ь. Сөйләшегез әле! Мин абзарларга чыгып, картлачның байлыкларын карап керим! (Чыгып китә.)

М а р с е л ь. Нәрсә? Әйдә, тизрәк әйт, тирлим.

Л ә й с ә н. Нишлисең син?

М а р с е л ь. Нишләдем соң әле мин?

Л ә й с ә н. Син туганнарың белән кешечә сөйләшә беләсеңме?

М а р с е л ь. Үз туганнарым белән ничек сөйләшәсен үзем белермен.

Л ә й с ә н. Ә минем белән?

М а р с е л ь. Синең белән сөйләшкән дә юк бит әле, нәрсә ошамый соң сиңа?

Л ә й с ә н. Юк шул. Мине монда алып кайтып ыргыттың да...

М а р с е л ь. Әйдә, аннары сөйләшербез, мин ашыгам.

Л ә й с ә н. Кая барасың?

М а р с е л ь. Эшем бар.

Л ә й с ә н. Кайчан кайтасың?

М а р с е л ь. Белмим. Бушагач та кайтырмын.

Л ә й с ә н. Ник син әтиеңә булышырга теләмисең? Регина синең сеңлең иде бит...

М а р с е л ь. Син дә миемне кимермә, зинһар. Мин киттем.

Л ә й с ә н. Мин синең белән барам.

М а р с е л ь. Юк.

Л ә й с ә н. Ник?

М а р с е л ь. Хатын ияртеп йөри торган очрашу түгел.

Л ә й с ә н. Мин монда үзем генә калмыйм.

М а р с е л ь. Хәзер кайтам мин.

Л ә й с ә н. Нишләдең син? Әйдә, сөйләшик әле. Әллә нинди син. М а р с е л ь. Башлама инде... Бар да әйбәт булыр, күрерсең...

Л ә й с ә н. Нәрсә булды соң сиңа? Районга башка кайтмыйм дип торган җиреңнән, кисәк кенә кайтырга булдың. Сөйләшмисең-нитмисең, югалып йөрисең, һаман үз эчеңнән нидер уйланасың. М а р с е л ь. Мин бит безнең өчен тырышам. Мин бит сине кайгыртырга тиеш.

Л ә й с ә н. Без бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Киңәшеп эшләргә. Миңа болай ошамый.

М а р с е л ь. Әлегә берни әйтә алмыйм. Соңрак барысын да белерсең. Мин ашыгам...

Л ә й с ә н. Син китсәң, мин дә китәм.

М а р с е л ь. Кая китәсең?

Л ә й с ә н. Башта апаларга, аннан шәһәргә.

М а р с е л ь. Алай итмә инде, зинһар. Син китсәң, әти дә борчылыр. Ул сине күреп, үзгәреп китте...

Л ә й с ә н. Ә син?

М а р с е л ь. Нәрсә мин?

Л ә й с ә н. Мин китсәм, син борчылырсыңмы?

М а р с е л ь. Нинди сүз инде бу?

Л ә й с ә н. Регина исән вакытта син бит мине гел күрә идең, бер игътибар иткәнең булмады...

М а р с е л ь. Борын төбеңдәгене иң соңгы булып күрәсең инде ул. Л ә й с ә н. Әллә мин сезгә Регинаны алыштырыр өчен генә кирәкме? Син бит, ул үлгәч кенә, минем арттан йөри башладың. Мине аңа охшатканга гынамы?

М а р с е л ь. Әкият сөйләмә инде.

Л ә й с ә н. Мин Регина түгел.

М а р с е л ь. Әлбәттә...

Л ә й с ә н. Ярар... Мин аңладым сине...

М а р с е л ь. Нәрсә аңладың?

Л ә й с ә н. Аның бөтен киемнәрен миңа китереп аудардың...

М а р с е л ь. Чыгарып ташларга идемени аларны?

Л ә й с ә н. Син миннән Регина ясарга уйлагансың. Монда алып кайтып, аны алыштырырга. Миңа кеше язмышы кирәкми. Минем үз тормышым. Уф. Каз тәннәре чыкты...

М а р с е л ь (телефоны шалтырый). Миңа китәргә кирәк. Әйдә, мин кайткач сөйләшеп бетерербез, ярыймы... Чынлап, миңа китәргә кирәк... Гафу.  

М а р с е л ь аны битеннән үбеп чыгып китә. Л ә й с ә н  беләкләрен ышкып, беравык нишләргә дип уйлап торганнан соң, әйберләрен җыярга дип, башка бүлмәгә кереп китә.

Чыршы күтәреп, И л д а р  белән  Р а ф а э л ь  керәләр.

Р а ф а э л ь. Картлачның кая киткәнен беркем белми! Ә ул чыршы сөйрәп йөргән икән! Кыш бабай икәнсең! Нишләп машина белән генә бармадың, кәкрәеп каткансың бит.

И л д а р. Күзләр минем хәзер... Рульгә утырырлык түгел...
Р а ф а э л ь. Бераз көткән булсаң, минекенә салып кайта идек.

И л д а р. Син әллә кайтасың, әллә юк.

Р а ф а э л ь. Телефоннан әйттем бит инде.

И л д а р. Әллә хатының җибәрмәс.

Р а ф а э л ь. Бөтенесе дә синең кебек хатын үкчәсе астында аунап ятмый бит! Егет, әйткән икән, эшли!

И л д а р. Кая соң болар, өйдә кеше юкмы әллә?

Р а ф а э л ь. Әле монда иделәр. Чыршы исе таралды! Рәхәт!

И л д а р. Балалар кайткач куярга дидем инде. Бәйрәм төсе кереп китсен дип.

Л ә й с ә н  чемоданын тотып чыга.

И л д а р. Кызым, кая җыендың?

Л ә й с ә н. Син чыршы алырга барган идеңмени? Без сине югалттык.

И л д а р. Әйе шул. Сиңа дип... Сезгә дип, бәйрәмчә булсын дип. Син соң нишләп чемодан белән?
Л ә й с ә н. Мин... Китәрмен инде. Шалтыраттылар... Чакыртып алдылар. Эштәге кыз авырган. Китәргә кирәк инде...

И л д а р. Әй... Күңелле иде әле... Син дә булгач... Гаилә тулы иде кебек... Марсель кая соң?

Л ә й с ә н. Эшләре бар, чыгып китте... Мин дә китим инде... Сезгә дип мантыйлар пешергән идем, плитәдә... Ярый...

Р а ф а э л ь. Әйдә, илтеп куям машина белән.

Л ә й с ә н. Юк, рәхмәт, монда ерак түгел. Сау булыгыз...

И л д а рны хисләнмәскә тырышып кына кочаклаган итә. Чыгып китә.

И л д а р. Нәрсә булды инде бу?  

Р а ф а э л ь. Эшкә барасы бар, ди бит...

И л д а р. Регинаны күргән кебек идем әле... Охшаганнар бик...

Р а ф а э л ь. Суд кайчан? И л д а р. Берсекөнгә...

Беренче пәрдә тәмам.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2023

Фото: unsplash
 

 

Теги: проза драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев