5 июль 2023 яңалыклары
-
5 июля 2023 - 14:00
Болыт уйлана кебек...
Чынлык гадәти түгел, Туйдырды имеш-мимеш. Барсын да сискәндереп, Яшен атарга тиеш. -
5 июля 2023 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?.. -
5 июля 2023 - 11:00
Бер горурлык хисе
Сәрвәрия ападан: «Сезнең гаиләдә кем баш та, кем муен?» дип сорасалар, ул: «Бездә «баш»ы да, «муен»ы да юк, нибары ике канат һәм шул канат астында балалар бар...» – дип җавап биргән... -
5 июля 2023 - 10:00
Кәрлә җаннар иле
Ул илдә мәдхия җырлана Фәхешкә, хөсетлек, хәрәмгә. -
5 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Өйрәтербез, Алла боерса. Бик сәләтле егет булырга охшаган. Күрәсең бит, нинди катлаулы көйне алган, әле шуның өстенә үзеннән өстәп уйнап ята. Композиторлык чаткылары да юк түгел. Менә шушы сөйләшү киләчәк язмышын хәл итте дә куйды Салихның. Рояльле генә булып калмады, киләчәктә аның музыка юлыннан китәсен, гади музыкант кына түгел, композитор да буласын билгеләде.