29 апрель 2023 яңалыклары
-
29 апреля 2023 - 17:00
Россиядә халык санын алу тарихы
Бүгенге Россия җирләрендә беренче җанисәпне Алтын Урда хакимияте оештырган. Урта гасырларда ул салым җыю, шул рәвешле дәүләтнең көчен һәм куәтен арттыруга хезмәт иткән. -
29 апреля 2023 - 15:00
Үлемсез полк
Атлыйм Казан урамнары буйлап... Үлемсез полк монда чак-чак сыя... Бер еладым әле рәхәтләнеп, күз яшьләрен ләкин тыя-тыя. -
29 апреля 2023 - 13:00
Язларымда кайтырсың (хикәя)
– Дуслар гына ич без. – Әйе, дуслар гына... – диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул... -
29 апреля 2023 - 11:00
Швециядән киткәндә
Җан авазы булып шатлык килә, Аклык килә тарих төбеннән. Бабамнарның фатихасы кебек Ак кар ява швед күгеннән. -
29 апреля 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды...