11 март 2022 яңалыклары
-
11 март 2022 - 17:00Шигъри дуслык күперләреАзәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы әдәби һәм мәдәни багланышларның тулы бер тарихы һәм бай традицияләре бар...
-
11 март 2022 - 15:00Мәшһүр вә укымышлы булган Фәрһад белән мәгъшукасы Ширин хикәясеШириннең күзләре нәккашның углы Фәрһадка төште. Һәм Ширин, шул сәгатьтә җаны-тәне, эче-тышы белән гашыйк булып, үз-үзен көчкә кулга алып, баш төзүчегә: «Болар нинди бизәүчеләр?» – диде. Төзүчеләр башлыгы: «Болар, солтаным, ике нәккаш, әтисе һәм углы, әтисе Бәһзад, углына Фәрһад диләр», – диде. Фәрһад та бер карауда Ширингә шундый мәхәббәт баглады, әйтеп-сыйфатлап бетермәле түгел...
-
11 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Нигә тагын?! Көтәр кешеләрең калмадымыни? – Бар, шөкер, һәм алар көтәрләр. Ләкин начальниклар мине барыбер иреккә җибәрмәс, син сорасаң да җибәрмәс. Үзең уйлап кара – мин сәяси маддә буенча утырам. Алай гына да түгел, күптән түгел карцерда булдым, анда эләгүемнең сәбәпләре акка кара белән язылган. Чыгармаячаклар мине...
-
11 март 2022 - 11:00«Казан утлары» – татарның «визит карточкасы»«Казан утлары» халкыбызның «визит карточкасы» булуы белән беррәттән, язусызуга һәвәс шәхесләр өчен осталык мәктәбе, милләтебезнең тормышын, гореф-гадәтен, моңын, сыкрануын чагылдыруда, тел-сүз байлыгын саклауда ныклы терәк тә икән.
-
11 март 2022 - 10:00ИртәгәӘ иртәнгә ул Иртәгә Койрык болгап узачак. Төн үтүгә, чөнки ул да Шул ук Бүген булачак...
-
11 март 2022 - 09:00Умарта (дәвамы)Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде.