9 март 2022 яңалыклары
-
9 март 2022 - 17:00Соравыма күрә җавабы«Бердәм Россия» партиясендә ТР Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән беренче очрашулар мәдәни проблемалар хакында иде.
-
9 март 2022 - 16:00БишкәктәӘнә ул – китап кибете – Таптым, ниһаять, таптым!.. Җаным әллә каян тоя Җылылыгын, яктылыгын Таныш төрки учакның!
-
9 март 2022 - 15:00Яңа машина (хикәя)Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде...
-
9 март 2022 - 14:00Исән булсак...Күбәләктәй очып кына йөргән чакта, Дус-туганнар булган чакта яныңда – Килер заман, берьялгызым калырмын, дип, Ялгыш кына килми хәтта уеңа.
-
9 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Алар минем күзәтүдә, иптәш Савельев. Бурычлары бар аларның миңа. – Нинди бурыч? Таһир эчүдән кызарып чыккан күзләрен район вәкиленә төбәде. – Кызы. Минем аның кызына өйләнәсем бар. – Коммунист башың белән контра кызына өйләнергә йөрисеңме?!
-
9 март 2022 - 12:00Тамырсыз калмасын...Имәнне егарга теләсәң – Балта чап тармаклы тамырга! Тамырсыз калгачтын тымызык Җил җитә шапылдап аварга.
-
9 март 2022 - 11:00Кыска юлның дәвамы яки мәңгелек сер.Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс: – Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр...
-
9 март 2022 - 09:00Умарта (дәвамы)– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде...