4 ноябрь 2021 яңалыклары
-
4 ноябрь 2021 - 12:00Күзне йомсам – Аккош күле...Күзне йомсам – җылы хисләр – Нурлы Казан күңелдә, Күзем ачсам – кояш балкый Барселона күгендә.
-
4 ноябрь 2021 - 11:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)Әйе, Атласи гаиләсе өчен тагы кара көннәр башлана... Казанда кеше почмагында яшиләр, бөтен милекләре – ишек төбендәге агач сәке, төнлә анда ана, ике бала йоклый, көндез шунда утырып ашыйлар. Ә ашарга юк, дияргә мөмкин, Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, ул аш ашаганнарын хәтерләми, килька балыгы белән ипи булса – шуңа да сөенгәннәр.
-
4 ноябрь 2021 - 09:00Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕСезне күпмилләтле Россия тормышында үзенчәлекле урын алып торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйм.
-
4 ноябрь 2021 - 09:00Татар кызы (романның дәвамы)Татар хатыннарының мондые да була икән хәзер. Яхшы ата-анадан да баланың ниндие тумый икән. Ник соң нәкъ шундые аның Галинурына туры килгән?! Зәмниха бик аптырады, бик аптырады. Картлык көнемдә ничек кеше итәрмен аның баласын ялгызым, дип тә кайгырды.