3 сентябрь 2021 яңалыклары
-
3 сентябрь 2021 - 16:00Яшел борчак, Мотыйк һәм пошиӘмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым...
-
3 сентябрь 2021 - 14:00Без казакъбызБез казакъбыз, бәһасез мирасыбыз, Мәңгегә калдырган безгә бабалар.
-
3 сентябрь 2021 - 13:00Хаталы хат (дәвамы)А з а т. Бездә телефоныңны, сумкаңны, яулыгыңны, тагын кайбер әйберләреңне онытып калдыр әле, яме. Син кайтып киткәч, Актүбәгә барып, сине күрергә сәбәп булачак. А л с у. Анда барырга сиңа хәзер җитдирәк сәбәп бар. Бер-берсенә якын килеп, тып-тын карап торалар.
-
3 сентябрь 2021 - 09:00Сайрар чак (романның дәвамы)Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте...