25 август 2021 яңалыклары
-
25 август 2021 - 17:00Яхшылыкка омтылып яшәгәндә«Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән. Ачыласы юлың бар икән – ачыла, ачыласы булмаса, нишләсәң дә – юк...» Бер башка ике язмыш юк, диләр бит – хактыр. Шулай да тормышта үз-үзеңне җиңү иң зур җиңү икәнен белеп яшәгән ул. Тормышка да, акчага да фәлсәфи карарга өйрәнгән...
-
25 август 2021 - 16:00Һәммәсе дә сыйган күзләреңәҺәммәсе дә сыйган күзләреңә. Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя.
-
25 август 2021 - 15:00Илаһи утрауХалыклар һәм илләр давыллы чор кичергән заманда 155 яшен тутырган Милли китапханәбезне мин менә шул диңгез уртасындагы утрауга тиңләр идем. Заманалар шаулар да тынар, ә бөтен кешелек акылын үзенә туплаган бу илаһи утрау безне һәрчак үзенә чакырып, көтеп торыр, ул безне мәңгелек белән очраштырыр.
-
25 август 2021 - 13:00Юл чаты (хикәя)Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты...
-
25 август 2021 - 11:00Мин белгән Туфан«Туфан ага гади иде!» – дип искә алучылар бик күп тә бит... гадиләр белән гади, катлаулылар белән ул да беркатлы гына булмагандыр. Үзен хуп күргәннәргә хөрмәтле, үзенә аркылы килгәннәргә ул да гел уңай гына тормагандыр.
-
25 август 2021 - 10:00Талдыкорганда да татарлар бар...Картайганнар инде, картайганнар Талдыкоргандагы татарларым...
-
25 август 2021 - 09:00Һиҗрәт. Һиҗрәт эшелоныХөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра...