Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һәммәсе дә сыйган күзләреңә

Һәммәсе дә сыйган күзләреңә. Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя.

Һәммәсе дә сыйган күзләреңә:

урман-кырлар,

диңгез-күлләр,  

дала-чүлләр...

Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя, –

компас итеп сөю йолдызларын,

шушы сихри илгә кереп барам.
Минем алда –

нәфрәт урманнары,

мөлдерәмә сөю тулы күлләр,

 кипкән иреннәрдәй дала-чүлләр...

Һәммәсе дә сыйган күзләреңә.

Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя.
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев