28 июль 2021 яңалыклары

  • 28 июль 2021 - 16:00
    Якты төн
    Аһ, бу зая узган гомер, тормыш... Чүктереп һәм зар елатып, җанны тырный.
    474
    0
    0
  • 28 июль 2021 - 15:00
    Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
    Салам урлау һич тә ат урлаудан ким түгелдер. Урламас идең – өй түрендә зур мич тора. Адәм баласының һәр кышкы көне шул мич авызына төбәлгән. Басудан төнгә әллә ничә кат әйләнә иде Җиһангөл. Ул күтәреп кайткан саламны көлтә генә дию аз, көшеле белән дисәң, бәлки, дөресрәктер дә. Салам терлек-таруга ризык кына түгел, өй җылыту өчен төп ягулык та иде. Ә бит салам күз ачып-йомганчы янып бетә. Аның җылысы да шуның кадәр генә. Туңып үлмәстән ярый инде барыбер дә. Шушы зәмһәрир кышлардан качып та чыгып китмәде микән халык үзбәк-таҗик якларына?
    1333
    0
    4
  • 28 июль 2021 - 14:00
    Хикмәтле химая
    Могҗизалы күкләр химаясен аклый алсам иде җирдә мин.
    485
    0
    0
  • 28 июль 2021 - 13:00
    Типсәң – тимер өзелә
    – Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, – дип көлеп калды оптимист Корбанов.
    1306
    0
    1
  • 28 июль 2021 - 12:00
    Дөньяларда үзгәрешләр булып тора...
    Ир-егетләр генә дөнья тотып килә, Чын егетләр сынмый язмышка!
    443
    0
    0
  • 28 июль 2021 - 11:00
    Тукай очырган карлыгачлар: Гыйффәт туташ
    1914-1915 елларда шигырьләре Гыйффәт туташ исеме белән басылган һәм әдәби җәмәгатьчелекнең бик югары бәясен алган Заһидә Бурнашева язмышы үтә дә гыйбрәтле.
    1344
    0
    2
  • 28 июль 2021 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр. Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып: – Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде.
    1437
    0
    5
Реклама