26 июль 2021 яңалыклары

  • 26 июль 2021 - 17:00
    Кәнәфи бәйрәме
    Без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек!
    1425
    0
    5
  • 26 июль 2021 - 16:00
    Бәгырь түрендәге ваем
    Ошбу җиргә әле елап килмәс борын тәүге сырлар хасил булган учымда.
    516
    0
    0
  • 26 июль 2021 - 15:00
    Карга карынын кем белгән
    Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды.
    2248
    1
    5
  • 26 июль 2021 - 14:00
    Җаным эзли шигъри тылсым
    Җаным эзли шигъри тылсым...
    938
    0
    0
  • 26 июль 2021 - 13:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде: – Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде.
    954
    0
    5
  • 26 июль 2021 - 12:00
    Бетү тамашасы
    Туксан төрле сәбәп табып, Чиста татар авылыннан Түрә кайта мәктәп ябып...
    442
    0
    0
  • 26 июль 2021 - 11:00
    Халкыбыз яшәгәндә, сәнгать яшәр!
    "Безнең әнкәй мәрхүмә: «Улым, укыган кеше кайда да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә – укырга кирәк!» – дип үстерде. Ач-ялангач заманда, ашарга бер кабымлык иписез утырганда, бик үтемле мотивация иде бу" - Мөхәммәтгали Арсланов.
    905
    0
    0
  • 26 июль 2021 - 10:00
    Бирешмә, газиз халкым!
    Сап-салкын көз, йөрәгем түз, Шартлама, берүк чыда!
    458
    0
    0
  • 26 июль 2021 - 09:00
    Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
    Җиһангөлнең күз алдында ялкын телләре уйнаклап алгандай булды. Әнисенең аптырап: – Каян керә өйгә бу төтен исе? – дип торганын күреп, йортка йөгереп чыкса, абзар түбәсеннән күккә ялкын күтәрелгән, ул таралып, тирә-юньне ялмап алырлык көч җыеп ята иде. Урамның кайсы башыннандыр: – Пужар! Пужар! – дип кычкырган ярсу тавышлар ишетелеп китте. Абзарны гына түгел, йортны да коткарып булмаслыгы көн кебек ачык иде...
    2028
    0
    6
Реклама