Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Җиһангөл кунаклардан иртәрәк уянды. Өчпочмакка камыр куйды. Итләрен турап, бәрәңгесен арчырга кереште. Электр самоварын токка тоташтырды. Аның җанында гомеренең иң матур чорлары үткән Үзбәкстан иленең җылы җилләре исә иде. Ул илнең якты кояшы астында җылынып яшәгән гомере әле әлләни ерак та китмәгән, аны куып тотарга да мөмкиндер күк тоелды.
Юынып-кырынып алгач, Бәхтияр Мәхәббәткә дәште:
– Апага булышасы түгел микән анда?
– Юк, юк, әйдәгез, табын янына үтегез! Бөтен эшем беткән минем. Хәзер өчпочмакларны мичтән алам, – диде Җиһангөл.
Әлбәттә, Бәхтиярның да, Мәхәббәтнең дә күңелләре тыныч түгел, аларны татар җиренә бәйләнәсе киләчәкләре борчый иде.
– Газеталардан эш белешеп карадык, тик бер дә ышаныч юк, апа. Кайларга кагыласы булыр инде, – диде ир тәмам өметсез тавыш белән.
– Шәһәрдән эзләргәме исәбегез?
Чарасызлык иңнәренә басканын кыяфәтеннән үк сиздергән Бәхтияр: – Безгә кайда да ярар иде инде, – дип куйды.
– Әллә берәр авыл тирәсенә урнашып карыйсызмы? Кул-аяк тимәгән җирләр җитәрлек, – диде Җиһангөл, үзләрен, шулай ук күрше авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, ягъни үз бизнесын булдырып яшәп ятучы улын күз алдында тотып. Сез ничек уйлыйсыз? Безнең халык авылларны ташлап бетереп бара. Һәрберсендә анда-санда берничә карт-карчык гомер йомгагын сүтеп ята, диимме. Алар берсе дә эш кешесе түгел инде, пенсиягә шөкер итүчеләр. Ә болай, сезнең яклардан килгән халыкның күпчелеге шәһәрдә. Автобус-трамвай йөртәләр, төрле төзелешләрдә эшлиләр. Хәзер инде аларны йортлар салырга да остарып беттеләр, дип мактыйлар. Урам себерәләр. Хәтта кафелар ачып, шактый дан яулаганнары да бар. Шаурма, шашлык, пылау мондагылар өчен дә ят ризыклар түгел хәзер. «Самса» исемле кафеларны халык үз итә. Дәмләмәләре телеңне йотарлык, диләр. Ризыкны мулдан салып бирәләр. Югалып калмаска гына кирәк. Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул.
Җиһангөл туган авылына кайтып төшкәч, яшьләрнең эшсезлегенә таң калган иде. Ничек була инде ул билдән печән үсеп яткан җир өстендә хуҗа була алмыйча яшәү? Үз чоры көтүендәге сыерларны әле күрсәтсәләр, дә таныр иде ул. Акмаңгайны танымаскамы? Аның күзләренә яшьләр тулды. Шушы сыер туклыкта яшәтте ләбаса аларны. Хөкүмәт эшендә дә эшләмәгәч, нинди пенсия алырлар икән соң бу балалар дип, яшьрәк авылдашларының картлык көннәрен күзаллап кайгылы уйларга батты. Дәүләт үзе ничек шуңа юл куя икән соң дип гаҗәпләнде. Бу кадәр җавапсызлык була аламы җир өстендә?
Җиһангөл нигәдер төне буе апасының үзбәк якларында адашып калган улы – Алмазны уйлады. Беркөн килер: кайтыр, Алла боерса. Әнә бит, бөтен нәсел-нәсәбәсе күченеп беткәч тә, үзбәк җирендә яшәп ята. Хәер, аңардагы үҗәтлек беләнме?! Әрсезлек беләнме?! И бахыр! Шуклыгы да балачактан ук ласа.
Җиһангөлнең күз алдында ялкын телләре уйнаклап алгандай булды. Әнисенең аптырап:
– Каян керә өйгә бу төтен исе? – дип торганын күреп, йортка йөгереп чыкса, абзар түбәсеннән күккә ялкын күтәрелгән, ул таралып, тирә-юньне ялмап алырлык көч җыеп ята иде. Урамның кайсы башыннандыр:
– Пужар! Пужар! – дип кычкырган ярсу тавышлар ишетелеп китте. Абзарны гына түгел, йортны да коткарып булмаслыгы көн кебек ачык иде. Ул арада чиләк күтәргән күршеләр йөгерешә башлады. Арты киселгән резин галошларын сөйрәп, Хафизә түти кереп җитте. Авыз ачып, утка карап торган дүрт-биш яшьлек малайларга төбәлгән сөңгедәй карашын тоюга, күрше малайлары атыла-бәрелә өйләренә элдертте. Карчык, Алмазга якынаеп ук:
– Утка атыгыз, бәдбәхетне! – дип кычкырып җибәрде.
Кая басканын да сизмәде Алмаз, балакай. Ут урынына чапты. Ут коточкыч иде. Моны аңлаудан аңгыраеп басып торган мәле иде малайның. Бәрәңге буразналары буйлап үрмәли-шуыша барды да бакча башындагы олы юл аша чыгып, арыш басуына кереп югалды.
Янгын басылды. Халык таралышты. Алмазны күздән җуйганнарын аңлап, барысы да борчуга төште.
Әсмабикә карчык нишләргә белмәде. Үзләренекен генә түгел, тирә-юньдәге буразна араларын актарып-йөреп чыкты. Күршесенә рәнҗеде. «Бала-чага нишләгәнен төшенеп, ут төртәме инде? Булган – беткән. Барыбер дә көл-күмер өеме генә торып калды өйдән», – диде.
Абзардагы саламга ут якканнар, балакайлар, шунда күп итеп пешәргә бәрәңге ташлаганнар. Бәрәңгеләрне баздан чыгарган чак бит. Утны җәелә дип белмәгәннәрдер инде, учак булып, бер урында гына янып тора дип күзаллаганнардыр. Бөтен печәнлекне минут эчендә ялкын ялмап алган.
Җиһангөл бар батырлыгын җыеп, абзар ишеген ачып җибәрде. Сыер-сарыкларның көтүдә икәнлеге исенә төшеп, күңелендәге шом бераз таралгандай тоелды. Чынлап та, йортта ут теле тими калган берни дә юк, самавырга кадәр эрегән, ниндидер могҗиза белән бердәнбер Коръән китабы гына исән-имин калган иде. Ярый әле кыш түгел, башы гына булса да, җәй ни дисәң дә, җәй инде ул, йортта чатыр корып та йокларга мөмкин, дигән юанычны күңеленә беркетте.
Малай югалды. Милиция атлар белән ике көн, ике төн эзләде. Өченче көнне Алмазны арыш басуыннан табып алдылар. Малайның ачлыктан, куркудан күзләре калайланган, үзе шактый хәлсезләнгән иде. Бу хәлдә күреп, Әсмабикә янә хафага төште. Хафалануы тикмәгә булмаган: малайга төнге басудан «лунатик»лык – ай чире йогып кайткан иде.
Ул елны алар җәй-көз буена янгын ялмарга өлгермәгән мунча ишегалдында кундылар. Малай күзләре йомык көе дә төнлә торып чыгып китү ягын карый. Әсмабикә карчык җәй буена йокы күрмәде. Эт-фәлән куркытып, бөтенләй зәгыйфь калмасын дип борчылды. Җайлап-көйләп, кире алып кереп янына яткырыр, кочагына алып йоклатыр иде. Унөч яшькәчә малай шулай әбисе кочагында төн кичте. Атлар ярата иде Алмаз. Ат дип белеп, әбисенең чәчләреннән эләктерә дә: «На-на!», дип куалый. Тешләрен кысып, иреннәрен тешләп чыдый Әсмабикә. Йолкынып чыккан чәчләрен, карчык, иртән кеше торганчы урын-җирдән учлап-учлап җыеп ала торган иде...
Тик милициядән коты алынып калды малайның. Погонлы затларны күрде исә, бәрәңге буразнасына кереп кача. Тынын да чыгармыйча шактый яткач 
кына, төс-кыяфәтен югалтып, тәмам агарынып килеп чыга торган иде. Бер тапкыр уянып китсәләр, йортта милиция белән бергә берничә кеше йөри. Арада авыл советы рәисе дә бар. Имеш, кемнәрдер колхозның люцернасын урлаган.
– Әйтегез, кая яшердегез? – дип, күз иләгеннән үткәрде погонлы зат. Тентемәгән җирне калдырмадылар. Мунчаны урап чыктылар, базларны ачтырдылар.
– Карагыз, кара, нахак гаепне күтәрү авыр ул, – дип, бик иркен күңел белән барча ишекләрне ачып-ябып йөрде Әсмабикә.
Нишләп алардан шикләнгәннәрдер? Алмаз погонлы затны күрүгә һуштан язып егылды. Авылның шәфкать туташын чакырып, көчкә игә китерделәр.
Икенче көнне күршеләре Хафизә түти кереп сөйләде:
– Төне буе люцерна урнаштырдык, ашамаган-эчмәгән... Урлашуга керми ул, хезмәт хакын түләми бит колхоз. Без хезмәт хакын шулай алырга карар кылдык, – диде.
Сатмый, сүзне читкә чыгармый Әсмабикә. Ике кулын ике тез өстенә куеп, тыңлап тик утыра бирә. «Иман дигәне шушы була торгандыр инде», дип уйлый Җиһангөл. Әлбәттә, Әсмабикә ашамаган-эчмәгән күршесенең хәленә кереп, чәй куеп җибәрде. Тары коймагы атлаган иде, шуны туң майдан чыжлап торган табага салды.
Юк, ул чакта, Җиһангөлләрнең үзләрен дә язмыш иркенә ташламады авыл халкы. Кем бәрәңге күтәреп килә, кем он китерә. Әсмабикә карчык елады да елады. Югыйсә йорты дөрләп янганда, тамчы яше дә таммады, ахырдан җебеп кенә төште. Алмаз да:
– Әбекәем, ник елыйсың соң син, бөтен кеше безгә әйбер китерә бит, – дип кат-кат сорап аптыратты. Күп тә үтмәде, башка шәһәрдән табак-савыт, кашык-пычак ишене төяп, туганнары кайтып төште. Мул итеп акча да калдырдылар. Тирә-күршенең гайрәтле ир-егетләре бурасын да бурады, өен дә торгызды. Өмәгә кеше өерелеп килде. Аллаһының рәхмәте рәхим-шәфкатьле кешеләр аша ирешә түгелме бу дөньяда?
– Корбангали агай, артык картаеп киткәнче, яңа йортны салып та куйдың бит, ә, – дип үсендереп тә алгалады күрше-күлән.
– Рәхмәт барыгызга да, – диде Корбангали. – Урамда калдырмадыгыз, туганнар...
Үзләре дә сабырлык белән уздырырга тырыштылар бу афәтне. «Барыбыз да исән-сау, Алмазның бу халәте дә үтеп китәр, курку галәмәте мәңгелек түгелдер», – дип тынычландылар. Ләкин Җиһангөлгә яңа өйдә озак яшәргә язмаган булып чыкты. Ул туган-үскән нигезен мәңгелеккә ташлады шикелле. Хәер, Җиһангөлгә генәме соң? Корбангали агай да сугыш яраларыннан һәм дә Гөлфизә кызы хәсрәтеннән мантый алмыйча фани дөньяны калдырып китте. Шундый көн килде: Әсмабикә дә Алмаз оныгы белән Җиһангөленә сыенды... Алай гына да түгел, шунда мәңгелек сыену урыны тапты. Ә Җиһангөлгә туган иленә кайтып, өр-яңадан тормыш башлау ихтыяҗы туды. Менә Җиһангөл туып-үскән нигезе ташына басып тора. Йорт та юк инде. Әллә нинди сәер бушлык... Бушлыкта җилләр дә кырысрак исә икән...
Кирәк бит, бер яну язгач, тагын да яна икән инде: яңадан салынган йорт та янып көлгә әйләнгән, ди. Аш бүлмәсе ягындагы янмый калган бер стенаны сүтеп, нигезне көл-күмердән чистартып куйганнар... Ә агачлар исән! Алар – мәңгелектер. Каштан мәңгелектер... Коръән мәңгелек! Бәлки, мәхәббәт тә мәңгелектер...
 ***
Җиһангөл үз уйларыннан ояла-ояла Гомәр белән соңгы очрашуны искә төшерде. Капка төбендә йолдыз санап, шактый утырдылар ул кичне. Йолдызлары да гадәти генә түгел иде кебек: тиктомалдан тоныкландылар-тоныкландылар да күк киңлегендә эреп юкка чыктылар... Икесе дә күкләрнең сәер халәтен сизеп-тоеп торды, ләкин алар авыл хәлләрен, сыйныфташлары хакында сөйләштеләр. Уен-көлкедән сүз җитди әңгәмәгә күчте. Кыз нигәдер гадәттән тыш тыныч, бу кич аны тынлыкка салган иде. Егетнең:
– Китмә, Җиһангөл! – дигән сүзләре колак төбендә яңгырагандай булды.
– Китмә, Җиһангөл! – Егет кызга каштанның иң эре чәчкәләрен сузды. – Күрәсеңме, һәр таҗы күккә төбәлгән, дөньяга без дә шулайрак карарбыз. Матур итеп, җир-күкләрнең киңлегенә сокланып яшәрбез...
Нигә берничек тә җавап бирмәде соң ул шул чакта? Әтисенең: «Безнең якларда тормышның тиз генә рәткә салынасы юк», – дигән җөмләсе куркыттымы, әллә балачакта ук көч җитмәстәй авыр эштән өзелгән сеңерләре һаман сиздереп торгангамы, кыз егетнең сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәргәндәй итте. Аның янә авыр хезмәткә җигелерлек хәле дә, көче дә калмагандай тоелды. Чынлап та, 16 яшьлек кыз баланың бәхет эзләп, авылдан чыгып китүе һич тә романтикага бәйле түгел иде... Нәфис, оялчан бер кыз иде шул ул...
Аның күз алдыннан алабута ипие, черегән бәрәңге кәлҗемәсе, туң җир астыннан килеп чыккан «изге җимеш»не учка куеп, куанычка тулышып иснәп караулар, бозлы салкын суның чабата аша аякка үтеп, бәгырьне кискән мәлләре чагылып үтте...
Шуны уйлапмы:
– Белмим, минем монда бер дә каласым килми шул, – дип авыр сулады.
– Мәхәббәт хакына дамы?
– Минем тегендә эшем дә әйбәт, балаларны да, хезмәттәшләремне дә яратам, – дип үзенекен тәкрарлагандай итте. Дөресрәге, аңа җавап бирү өчен вакыт кирәк иде. Әнисе белән киңәшләшү кирәк иде.
Аннан, Гомәрнең үзе янында коелып төшүе, ирен очыннан бер кат үбеп алу түгел, кулын кулга тидерә алмавы да Җиһангөлдә каршылыклы уйлар тудыра, йөрәге болай кабул итмәсә дә, акылы «җебек лә ул» дип кабатлап тора иде. Ай да күзләрен йомып кына елмайганда, ирен чите белән генә бит алмасыннан «пәп» итеп алырга да җай тапмагач инде... Абау! Оят! Кыз үз уйларыннан үзе оялып китте. Әнисе белеп алса тагын... Шул мәлдә әнисенең: «Егетләр янында авызыңны үлчәбрәк ач, һәр аваз авыздан чыккач, ул сүз була», дигәне исенә төште. «Кешедән оят» дигәне исә аның даими тәкрарлап торган гыйбарәсе иде. Кайчакта шушы кыска гына бер җөмлә Җиһангөлнең бөтен тормышына тоткарлык ясый сыман тоелды. Кыз башкалар кебек кычкырып көлүдән дә, кычкырып сөйләшүдән дә тыелды. Кеше рәнҗетүдән бигрәк тә.
«Әйдә, син дә кил», – дигәнне көткән мәллә соң Гомәр? Нигә шул җөмләне әйтә белмәде икән соң ул чакта? Бәлки, «мин тракторчылыкка укырмын, авылда йорт төзермен», дип, һаман сөйләп торганга, аның хыялларыннан кубарылып, үз артыннан китәсенә ышанмагангадыр? Соңгы очрашуда да кыз тарафыннан бернинди дә кызыксыну сизелмәгәч, Җиһангөл авылда чакта ук Миңнисаны озатырга китүе дә тикмәгә булмагандыр. Ишеткәч, төне буе елап чыкты Җиһангөл. Аның җаны икегә аерылган: йөрәге кушканга акылының буйсынасы килми, акылга йөрәкнең халәте чит-ят иде.

– Димәк, Гомәр исеме минем тормыш дәфтәремнән сызылырга тиеш! – дип, катгый боерды кыз үз-үзенә. «Югалтумы, түгелме, тагын ниләрдер аңларга теләве, мәхәббәтме, мавыгумы бу?» дигән соравы шунда ук томан сыман таралып юкка чыкты. Әллә нинди сәер бушлыкта торып калды гүя. «Синең бит авылга кайтасың килми, Җиһангөл... Асылынып төшкән өзек сеңерләрең белән нишләрсең монда? Шулай икән, нигә үз-үзеңне газапларга? Димәк, хәл ителде бит инде...» – дип, үз-үзе белән сөйләшеп төн кичте ул.
Җитмәсә, икенче көнне иртүк торып юлга кузгаласы бар, билетлары алынган иде инде.
Кыз китәргә дип, олы юлга чыккач та, әллә ничә кат артына борылып карады. Бәлки, Гомәр белән янә бер кат очраштырыр олы юл? Түзмәс, барыбер аны куып тотар. Кызның инде аны үзенең дә күрәсе килә иде. Кинәт күкрәгенә сыешмаслык әллә нинди сәер дә, ят та сагыну хисе пәйда булды. «Әллә ярата башладым микән?» дип сәерсенеп уйлап куйды. Тик егет күренмәде. Җиһангөл, очрый калса, дип, аңа әйтәсе сүзләрен төне буе уйлап ятты. Юк, юк, үзе янына чакырыр ул аны. «Әйдә, кил», дияр. Үзбәкләр киң күңелле халык, сине дә сыйдырырлар, дияр... «Безне дә...» дип, төзәтмә кертте янган йөрәге. «Безне дә...» дип кабатлады акылы.
Тик егет горур иде. Кушаматлары да «Горур» иде шул аларның.
Кыз үзбәк җиренә көйләнеп, бер-ике атна үтүгә әнисеннән хат килеп төште: «Гомәр авылдан китте, үзе сөргән кырларның җылы буразнасын кочып, бик каты елаган, диделәр. Кайдадыр, себер якларындагы туганнары ярдәме белән хәрби кешеләр әзерләүче уку йортына кергән икән, балакай, – дип язган иде ул. – «Әйдә син дә, бергә китик», дигәнеңне көткән икән бит, бахыр...»
Кызның башы әйләнде, җанын нидер кысып алгандай тоелды. Гомәрнең Миңнисаны озатырга китүе исенә төште. Шунда үз-үзенә боерык бирде: «Йә, күтәр әле, башыңны! Бәлки, мәхәббәтнең чыны сине монда көтәдер...» Җиһангөл аера алмый газаплана түгелме: бу балачак гыйшыклыгымы, әллә чын мәхәббәтме? Ниндидер юләр өмет аның йөрәген читкә тарта, ә акылы үз соравына җавап табасы килеп тартыша иде. «Аннан бу әле бөтенләй үк өмет өзелү дигән сүз түгел, мин авылдан мәңгелеккә хушлашып чыгып китмәгән, кем белә әле дөнья хәлен?» дип, үз-үзен юатып, тынычландырырга теләде ул.
Тик югалып калмаска гына кирәк...
***
Югалмаска... Югалып калмаска... Моңа аны әтисе генә түгел, тормыш үзе дә өйрәтә бугай. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, апасы янына, шәһәргә урнашып, укуын дәвам итәргә теләгән иде дә... Гөлфизә апасы: «Син урысча белмисең бит», – дип бер генә җөмлә әйтте. Җиһангөл өнсез калды. Хак булса да, мондый сүзләр ишетермен дип, башына да килмәгән иде. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр, диләр бит. Үзәктән үтте кебек апасының сүзләре. Бухгалтер, имеш... Сатучылыкка укыйм дия башлагач, әтисе сүзне коры тотты. «Синең өчен сатып түләргә артык сыерым юк минем», – дип кенә куйды. Кызының язмышына төзәтмә кертүне кирәк тапты: «Былгахтыр булырсың», – диде.
Апасы авылга кайткан саен дусларым күп, танышларым чиксез, дип сөйләште. Үзе сеңлесенә ярдәм итәрдәй бер дус та тапмады. Теләмәде дә кебек. Шулай итеп, Җиһангөл туган авылында торып калды. Озакка түгел түгелен. Бер кышны таңнан торып фермага эшкә йөрде: колхоз бозауларын карады.
...Шуннан менә Үзбәкстан дигән илгә килеп җитте. Дөресрәге, җилнең йомшак кына исеп, җәй рәхәтлегенә исерткән, һәр йортның ишегалдыннан кипкән печән исе аңкыган бер мәлендә, күршеләренә Шакирә исемле хатын кайтып төште. Әнисенең ахирәте булып чыкты ул, шул кичтә үк чәйгә чакырдылар. Кунак үзбәк якларын мактап туялмады. «Җир өстенең җәннәте менә кайда икән!» – Җиһангөл аны тыңлап торгач, шундый нәтиҗәгә килде.
«Сиңа монда калырга ярамый, сеңлем, юл йөрүдән бер дә курыкма, йөргән таш шомара ул», – дип, алтынга бәрабәр киңәшен дә бирде. Җитмәсә, үзбәкләр наданлыкка каршы көрәш ачканнар: укымышлы татар кызларын мәктәпләргә, хастаханәләргә, язу-сызу эшләренә эләктереп алырга гына торалар икән.
– Хәреф танымаган халыкны тиз арада гыйлемле итәргә җыеналар анда, – диде ул.
– Мәктәпкә? – дип гаҗәпләнеп сорады Җиһангөл. – Мин бит бозау караучы гына. Җәйгә укытучылар мәктәбенә барырга торам да... Бу уемны әти белән әнигә дә әйткәнем юк әлегә.
– Син мәктәп тәмамлаган кыз ласа. Шул җитә. Укырга-язарга өйрәтерлек кенә гыйлемең бардыр...
Апасына булган җен ачулары әле сүрелмәгән, кызга шул гына кирәк иде:
– Алайса, алып китегез сез мине моннан, – дип куйды ул, кыюланып. Баштарак «үзем белән алып китәм», дип ышандырып торса да, тәвәккәллеге җитмәдеме, әллә кеше баласы өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курыктымы, бер иртәдә Җиһангөл кунак апаның эзе суынганын белде. Шулай да көтү куганда, әнисенә очрап, бер адрес калдырып киткән иде . Менә шуларга, Зәйнәпләргә керсен, дигән. Алар мине яхшы беләләр, дигән. Җиһангөл бер дә аптырап тормады: адресны әнисе кулыннан алып күз йөртеп чыкты да
сумкасына салып куйды һәм юлга җыена башлады.
– Тәвәккәллек таш яра, дисәләр дә, артыгын тәвәккәл, ахры, безнең бу бала, – диде әнисе, бик борчылып. Әтисе бераз дәшмичә утыргач:
– Әйдә, барсын, үзебезнең ил ич, чит-ят җирләр түгел, кайда китсә дә, шул бер СССР инде. Ярты авыл китте ләбаса анда, Шакирәнең үз ата-бабасы да колхозга кермәс өчен чыгып качканга ни гомерләр үтте, бер дә кире
кайтканнары юк әле, – дип кенә куйды. Бераздан өстәде:
– Шуклык та, шаянлык та җитәрлек кызыбызда. Безнеке генә югалмас, Алла боерса. Югала торган кыз түгел ул, кайгырма. Ә монда тормышларны үзең күрәсең...
Әнисе шунда, әллә чарасызлыктанмы, кетер-кетер көлә башлады:
– Мунча вакыйгасы искә төшеп китте әле... – диде, ирен читләрен яулык очы белән сөртеп. Җиһангөл дә кычкырып көлеп җибәрде.
Хәтерли Җиһангөл ул вакыйганы. Күрше Гомәрләрнең этләре балалады. Бер тапкыр малай Җиһангөлне үзләренә чакырды да иң матурын сайлап алырга кушты.
– Сиңа кайсысы ошый соң? – дип сорады Җиһангөл. Малай кара тәнле, ак маңгайлысын күрсәтте. Җиһангөл аһ итте.
– Миңа да шунысы ошый, – диде ул, кыенсынып кына. – Ошагач, ал, сиңа булсын.

– Жәлләмисеңме соң?
– Жәлләмим инде.
– Билләһи жәлләмим диген.
– Билләһи...
Кыз аңа Шаян дип исем кушты. Беркөнне ул уенга чыккач, Гомәр янына җыелган малайлардан бер бик мөһим хәбәр ишетеп кайтты. Имеш, этне кызу мунчага алып кереп яхшылап чапсаң, ул чиксез усал булачак икән. Хуҗасына бер җан иясен дә якын китермәячәк, ди... Ә тугрылык турында сөйләп тә торасы юк, ди, аннары... Югыйсә аргы урамдагы сыйныфташы Азат һич көн күрсәтми аңа. Гомәргә бигрәк тә. Менә Шаян бик әтәчләндереп йөртмәс әле аны. Чалбар балагыннан бик тиз эләктерер.
Җиһангөл әнисенең мунча якканын түземсезләнеп көтте.
– Бүген җилләп тора, хәвеф-хәтәргә үз аягың белән барып керү ярамас, балам, – диде әнисе беркөнне. – Янгын ул уен-муен түгел. Бөтен авылыңны ялап кына алыр. Салам йә такта түбәгә күп кирәкме?
Икенче көнне артыгын кызу булды. Шулай да бер яңгырлы кичтә әнисе мунча кабызып җибәрде. Кызның сөенече эченә сыймады. Борын тишекләрен киерә-киерә төтен исен иснәде. Төтенле һава аңа, әйтерсең, ниләрдер вәгъдә итә иде. Маэмаен кочаклап, мунча тирәли әллә ничә кат урады кыз.
Йорт тирәсендә колак салгалап йөри торгач, әнисенең әтисенә:
– Мунча әзер, – дигәнен ишетте. Кыз аларның өйгә кереп киткәннәрен көтә башлады. Алар чиста киемнәрен, сөлгеләрен алып чыкканчы өлгерергә тиеш иде ул. Менә алар сөйләшә-сөйләшә өйгә табан атладылар. Кыз маэмайны кочаклап, мунчага йөгерде. Ишек төбенә килеп җиткәч, ни күрсен – Гомәрнең көчеге дә мунча ишеге төбендә тора. «Туганын сагынган, күрәсең, – дип уйлады Җиһангөл. – Әйдә, булгач-булгач, монысы да усаллансын әле». Һәм ике маэмайны да кочагына сыендырып, мунча ишеген ачты. Битенә мунча эссесе килеп бәрелде. Битләре, куллары парланып, юпь-юеш булды. Кыз мэмайларны идәнгә куеп, җиз чүмечен кайнар су кисмәгенә сузды, икенче кулына тыгыз бәйләнгән куе себеркене тотты. Суны батырып алды да себеркегә салып җибәрмәкче иде... Тик, ничектер, кайнар су кызның кулын коендырды. Кайнар су чәчрәгәнгә куркынган этләр чинашып, ләүкә астына ук кереп шылды.
Кызның тәненә ут каптымыни, моңа чыдап булмаслык әрнү өстәлде. Җиһангөл кулын салкын су ләгәненә тыкты. Авыртуы бераз басылгандай булды. Берзаман колагына әтисенең тавышы ишетелеп китте.
– Киләләр! – диде кыз үзалдына һәм йөгереп чыгып, бәрәңге буразнасына тәгәрәде. Кул аркасын яшел бәрәңге сабагына тидерде. Салкынча үсентеләр аның әрнүен киметкәндәй тоелды. Тик җәрәхәтле кулын үсентедән алуга әрнү тагын да көчәя иде.
Әтисе белән әнисенең аяк тавышлары якынайганнан якынайды һәм тынып калды.
– Кереп киттеләр! – дип пышылдады кыз. Беразга тынлык булып алды. Кыз үзенчә фаразлап ятты. Менә әтисе пар салды да ләүкәгә үк менеп китте. Менә әнисе аның алдына су тулы тазны китереп куйды. Ул чүмеч тутырып, өстенә су койды. Һәм... Һәм шул мәлдә ләүкә астындагы маэмайлар чинап җибәрде.
– Аһ, мәлгунь, шушы кыз эше генә бу! Йөрәк чирле итә бит, каһәр!
Кыз әтисенең калтыранып чыккан сүзләрен аермачык ишетте, аның ишек ачып, маэмайларны бәрәңге арасына томырганын күреп торды. Сыртлары белән бәрәңге сабагы уртасына килеп төшкән көчекләр, тәпиләренә әйләнеп, ян-якларына каранып тордылар да юашлыкларына буйсынып, туп-туры кызга табан тәпиләделәр. Янына ятып, кул сыртын яладылар.
Маэмае ярата да соң Җиһангөлне. Кайчакта ул кызга ияреп, бакчага чыга. Көчек нәни койрыгын болгый-болгый түтәл өстенә үк менеп китә.
– Оятсыз син! – дип ачулана кыз. – Эт туганнарың килеп казып-чәчеп биргән дип беләсең мәллә син бу буразналарны... Эшли-эшли мускулларым, сеңерем өзелде бит. Менә, беләк итләрем ничек капчык кебек асылынып тора...
Көчек аңлый. Арадан, сукмактан гына йөри башлый.
Ә бер көнне кызны умарта корты чакты. Без-безләп, үз тирәсендә очканын ишетеп торса да, бер бакча чәчкәләр барында кулына кунар дип башына да китермәде Җиһангөл. Авыртудан ул кинәт кычкырып җибәрде. Маэмае йөгереп килде дә кыз янында бөтерелеп очкан умарталарны өрә-өрә әллә кайларга кадәрле куып китте. «Менә дус шундый була», дип уйлады ул көчеген сыйпап сөя-сөя. Тик усаллык җитеп бетми шул әле, кулым гына төзәлсен. Усал булачак әле ул... Мунча тагын да ягылыр...
Дус дигәннән, алар бер тапкыр куышлы уйнап аргач, Гомәр белән капка төбендәге эскәмиягә барып утырдылар. Маэмай исә каршыларына килеп сузылып ук ятты.
– Әйдә, юри сугышкан булып кыланыйк әле, кайсыбызны яклар икән? Сезнеке икәнлеген оныткандыр инде, мөгаен, – диде Җиһангөл малайга. Әлбәттә, ул көчекнең үзен яклавын тели иде.
– Әйдә...
Һәм алар утырган көе генә эткәләшә башладылар.
Маэмай әле берсенә, әле икенчесенә сынаулы, аптыраулы караш ташлады:
«Йә, ничек була инде бу? Дуслар сугышамыни? Миңа бит сезнең икегез дә якын, чөнки икегез дә сөт, аш белән сыйлыйсыз...»
...Һәм эт икесе арасындагы эскәмиягә карап өреп куйды... Шул чиктән чыкмагыз, янәсе. Дуслыкны бәяли белү этләргә тумыштан салынган, ахрысы. Әллә мәхәббәтне микән? Кыз башына килгән бу уйдан оялып китте, бит алмалары кызышты хәтта.
Тукта! Ник боларны искә төшерде соң әле Җиһангөл? Ә-ә, Әлфинә оныгы сәбәпче инде. Әнә бит, нәкъ Шаянга охшаган эт баласын алып кайткан. Шундый ук елтыр күзле. Аклы-каралыдыр үзе. Өйгә күтәреп керде дә диванга ук кертеп салды. «Безнең белән бер өйдә яшәячәк ул, әбием», – ди.
Җитмәсә, өстенә – бәйләгән күлмәк, аякларына башмаклар кидергән. Сыңар башмагы, тәпиләп кайта торгач, төшеп тә калган. Һай, әйбәт тә булган соң! Мескенне җәфаламасалар соң! Аһ, бу замана яшьләре! Эткә дә эт булып яшәү мөмкинлеге бирмиләр кана!
– Мөселман кешегә өйдә маэмай асрау – гөнаһ, балам, – диде Җиһангөл, дивандагы җан иясенә текәлеп. – Өйдән рәхмәт фәрештәләре чыгып качса, ни кылырбыз? Кайдан алсаң, шунда илтеп куй аны. Йорт хайваны ул. Өйдә тотып, эт рәнҗешен алырга ярамый... Әтиең белән сөйләшерсең аннары: йортта яши торганын табар.
Дистә еллар аша көннәрне аралап, нишләп искә төшә дә тора соң туган як? Бәлки, китәсе дә калмагандыр? Шунда төпләнеп яшәсә, ни югалтыр иде икән? Читтән торып, укытучылар әзерләү мәктәбенә керер иде. Бәлки, Гомәр дә чегәннәргә охшаш хәрби кешеләр тормышын сайламас иде... Авылдан гомерендә дә чыкмас иде кебек ул...

Дәвамы бар.
 

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: