11 май 2021 яңалыклары
-
11 май 2021 - 15:00Дустым кабере янында (хикәя)Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек...
-
11 май 2021 - 11:00Дәва (дәвамы)Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде.
-
11 май 2021 - 10:00Булсын иде халкымМәңге яшәп булмый бу дөньяда: Килер бер көн – мин дә китәрмен. Кем булдым мин Җирдә? – Актарамын Гомер китабымның битләрен.