17 апрель 2021 яңалыклары
-
17 апрель 2021 - 15:00Саҗидә (повесть)Еллар үтә, гомер сүтә, заманасына күрә манарасы корыла. Тузар илнең җәнҗалы – үктәбер инкыйлабы әнә ничек дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. Иң яманы, кешеләр сыйнфый яктан икегә бүленде, дошманлашты. Дошманнар рәтенә, ни кызганыч, моңарчы халыкка аң-белем биреп, гыйлем нуры сибүче, рухи вә әхлак пакьлеге өчен җан атып тырышучы дин әһелләре дә кертелде. Җиде бала атасы, илле сигез яшьлек Әхмәтсафа хәзрәт артыннан 1922 елның февраль аенда килделәр...
-
17 апрель 2021 - 13:00Ярату хакына (хикәя)Алар – шат күңелле ике яшь кеше, ә егетне юллама белән чит җиргә эшкә җибәрәләр. Туган җирләреннән бик еракка. Ә кыз монда калачак. Бу аерылышуга ничек түзәрләр икән?
-
17 апрель 2021 - 11:00Шагыйрь эзлим (дәвамы)Хәзерге татар шигърияте күпкырлы, киң колачлы. Сүзен өздереп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куйган, тарихилык рухы өстенлек иткән шигырь янәшәсендә тыныч, салмак, самими хисле әсәрләрнең йөрәге тибә, ягъни олы дөнья мәшәкатьләрен, зурдан купкан хыялларны бер мизгелгә булса да оныттырып торган, эчке уйлануга, үз-үзеңә хисап бирүгә, психологик күзәтүгә корылгын медитатив лирикада яши һәм үсә.