Шагыйрь эзлим (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

7. Күңел догалары

Хәзерге татар шигърияте күпкырлы, киң колачлы. Сүзен өздереп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куйган, тарихилык рухы өстенлек иткән шигырь янәшәсендә тыныч, салмак, самими хисле әсәрләрнең йөрәге тибә, ягъни олы дөнья мәшәкатьләрен, зурдан купкан хыялларны бер мизгелгә булса да оныттырып торган, эчке уйлануга, үз-үзеңә хисап бирүгә, психологик күзәтүгә корылгын медитатив лирикада яши һәм үсә. Күңелнең нечкә кылларына кагылган шигырьләр, дога кебек, җанга май булып ята. Медитатив, ягъни тыныч, моңлы, эчке серләреңне «үзеңә-үзең» ачкан, күзәтүчән лирика үрнәкләрен күренекле рус, татар шагыйрьләре иҗатында күпләп таба алабыз: А.Ахматова, Б.Пастернак, О.Мандельштам, Н.Заболоцкий, Б.Ахмадуллина, үзебездә Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Маннур, М.Әгъләм, Л.Шагыйрьҗан, Ш.Җиһангирова, И.Иксанова, Р.Аймәт һ.б. 2016 елда ошбу юнәлеш үрнәкләрен барлык шагыйрьләр иҗатында диярлек табып була.

Сүз осталары үзләрен аңлауга табигать фасылларын, йөрәк серләрен, уйлануларын ачуга еш кына эчке сөйләм-монолог аша киләләр. Кайбер галимнәр ошбу юнәлешне «элитар» поэзия дип тә атыйлар. Р.Җамал «Үзем белән сөйләшәмен әле» (10нчы сан) шигъри көлтәсенә кергән «Арада юп-юка пыяла», «Безнең киләчәкләр – куе томан» һәм бер төркем кыска (4-12 юллыклар) шигырьләрендә тыныч, үз эчке дөньясын, рухи халәтен, тирәлекне аңларга, бәя бирергә омтылып яшәгән, иҗатчының үзенә, күңеленә якын (совет чорында аны авторның «рупоры» диярләр иде) лирик затны алгы нәүбәткә чыгара. Ул беркая да ашыкмый, кабаланмый, язмышына үпкәләми, ә бары тик уйларына, хисләренә бирелеп, үзен аңлау нияте белән яши. Күңелнең нечкә кылларын уяткан хисси-моңлы сүзгә халык бик мохтаҗ! Юк, ул тышкы мохит өчен ябык түгел, мәгәр дөнья мәшәкатьләренә йөрәк серләрен, җан ярсуын ачу аша килә. Бу – медитатив лириканың дәреслекләрдә тәкъдим итәрлек үрнәге.

Үзем белән сөйләшәмен әле,

Шыпырт кына, тып-тын, килешеп.

Кайвакытта нидер пышылдый күк

Талгын гына җылы җил исеп.

(«Үзем белән сөйләшәмен әле»)

«Уйлар, уйлар... Кайчак алар – тып-тын Җәйрәп аккан елга агымы», дип, шагыйрь иң тирән серләре белән уртаклаша: Әнисенә сабыйларча мөнәсәбәте, җитлеккән, дөнья күргән ирләрчә, хатын-кыз матурлыгына мөкиббән китүе хакында ачыктаначык бәян итә.

Р.Җамал бик әһәмиятсез күренгән вакыйгада да олы мәгънә орлыгы таба. «Мәҗнүн» сөеклесенең бүлмәсендә ут кабынганны көтә, ә кыз караңгыда «өзелеп егетне күзәтә». Гашыйкларны кавыштырмаган «гаепле» дә табыла: «Көтәләр йөрәкләр бер-берсен – Арада юп-юка пыяла». Икенче шигырьдә арадашчы «локаль» образ буларак томан алына һәм кичереш шуңа бәйле рәвештә «туарыла». «Безнең киләчәкләр – куе томан... Ул томанда бәхет бар сыман». Бөтен кеше зарланганда, кемне дә булса гаепләп сүккәндә, Р.Җамалның каһарманы дәшми, тик елмая, чөнки аның уңышсызлыгы – бары аның гаебе. Күрәсез, Р.Җамалның бар кешегә дә яхшылык, күңел тынычлыгы теләгән, шуның өчен җанын бирергә әзер каһарманы матурлыкны үз җанында, уй-хисләрендә таба һәм яшәеш фәлсәфәсенең менәзен шунда күрә.

Шушы җирдә биргән тормыш өчен

Рәхмәтлемен насыйп язмышка!

(«Тирә-якта бар да зарланыша...»)

Г.Мөхәммәтшин «Унсигездә», «Юлчыга», «Шушма» (10нчы сан) кебек лиризм тирән агым булып саркыган шигырьләрендә «Ак сакалым – ак намусым үзем белән һаман да», дип, туган җирендә, табигать кочагында, яраткан кешесе янында узган гомерен олылый һәм бар кешегә бәхет теләп, талгын тынычлык дулкынында «йөзә». Каударланмыйча гына үз-үзе алдында, намусы каршында хисап тота.

Һәр чибәргә гашыйк булам,

Сабый күрсәм елмаям,

Гел игелек, гел могҗиза

Көтеп яшим дөньядан.

(«Унсигездә»)

Яшәештә гашыйклык чоры да уза, тормыш ваклыкларына кереп, югалып калган чаклар да була.

Иртән торам да кушылам

Тормыш чынбарлыгына,

Шикләнсәм дә вакыт-вакыт

Ерып чыгарлыгыма.

(«Иртән торам да кушылам...»)

Медидатив лириканың үзенчәлекле чагылышын Р.Харисның «Тәрәз каршындагы юкәләр» бәйләмендә (5нче сан) таптым. Ихлас әсәр язу өчен фәләненче еллардагы кебек завод-фабрикаларга, кырларга чыгып йөрисе дә юк икән. Тирә-юньне аңлау, күзәтү һәм, чакмадан ут үрләткән шикелле, маңгай һәм күңел күзең күргәнне хисси дөньяң аша уздырып, Ходай биргән сәләтеңне уята алсаң һәм шигырь серләрен белсәң, «юллар» үз үлчәмнәрен, сурәтләү байлыкларын «сайлап» алалар. Табигатьнең һәр күзәнәгендә, чәчәкнең «күз ачып йомуында» югары шигърият саклана имди.

«Тәрәз каршында юкәләр» гөләндәме язылуының нигез сәбәбен дә чамалыйм. Шагыйрь чиратын уздырып, кыска вакытка гына чирләп алды. Күрәсең, җегәре ташып торган Р.Харис урамга яисә мәдәният эшләре белән читкә чыгып йөри алмаганда, тәрәзәдән йортта үсеп утырган юкәләрне игътибар үзәгендә тоткан, шул «аралашу» уяткан хисләр дулкынында мәхәббәт маҗараларын янәдән кичереп утыргандыр, дип фаразлыйм. «Баллы яңгыр»шигырендә бу хакта үзе дә «тәмләп» искә ала:

Искә төште юкә аллеясы:

аягыбыз балга ябышты;

балга басып, баллы һава сулап,

балдай татлы итеп кавыштык...

(«Баллы яңгыр»)

Әледән-әле кабатлана килгән «баллы яңгыр» гыйбарәсе, мәхәббәт күрке, шәхес язмышы, яшәеш фәлсәфәсе символы дәрәҗәсенә күтәрелеп, лирик каһарманның хискичереш дөньясын ачуга буйсына.

«Юкә балы» образы «Яшел яфрак аша» шигырендә, сары төскә кереп, гомер агышын, талгын сагышны сурәтләүгә буйсына.

Тәрәз каршындагы юкәләрдән

әле генә сары бал тамды...

Бүген – сары яфрак!..

Гомер оча!..

Тизлегенә аның таң калдым...

(«Яшел яфрак аша»)

Сизәсезме, бик күп мактаулы дәрәҗәләр алган шагыйрьдә гомернең кыска булуына, тиз үтүенә исе китеп, шигырь дилбегәсен дә беразга кулдан «ычкындырып», юлларны бүлгәли, сүзләр үзләре, мисрагътан «очып чыгып», мөстәкыйльлек таләп итәләр. Шагыйрь, хисләр дулкынына бирелеп, йомшарып китүеннән оялып, чираттагы шигырен: «Мин курыкмыйм... Башны учка салып, кыш турында уйлап утырам», ди. Ә уе «Искә төшә иртә киткән дуслар, җимеш булмый калган өметләр...» хакында икән («Көзге яшел яфрак»). «Табигатьнең Морзе әлифбасы», «Карт бер ала карга», «Әллә нишләде дөньялар», «Ятьмә кебек ботаклар» шигырьләре табигать белән кешенең бердәмлеге турында.

Табигатьнең һәр фасылы, күренеше, детале кеше кылган гамәлләрне кабатлый, һәрхәлдә шуңа омтыла дигән тәэсир туа «Ятьмә кебек ботаклар» шигырен укыганда.

Кара җептән үргән ятьмә кебек

ботакларын җәеп, юкәләр,

тәрәзәмә карап, нәрсәнедер

эләктермәк булып көтәләр...

Иң соңыннан лирик герой яз кошларын безнең якка чакырып хат җибәрүен хәбәр итә. Гади күзәтүне катлаулы метафора, четерекле күчешләр эзләп тормыйча, каушамыйча, ашыкмыйча гына, кәгазьгә төшерә. Олы проблема да, каударлану да юк. Ә җан ял итә, табигать (шәһәрнеке булса да) кочагында иркәләнә.

Шагыйрь дә адәм баласы, ул гомер бакый бер дукында, дошман көткән керпе кебек, энәләрен тырпайтып кына яши алмый.

Р.Вәлиевнең «Моңлы ядкарь», «Тик минеке», «Көз», «Авылга кайту» кебек шигырьләрендә талгын, кешелекле моң, үткәндәге үрләрне сагыну һәм үз эчке дөньясын тирәнрәк аңларга омтылыш өстенлек итә.

Күңелемә кайгы-сагыш төшсә,

Ак чәчәкләр җирдә эзләдем.

Офыкларга карап көтә торгач,

Сагышларга мандым күзләрем.

(«Тик минеке»)

«Көз» шигырендә рухи халәтне табигать күренешләре, янәшәлек психологизмы ярдәмендә ачу, самими, ихлас беркатлылык укучыны битараф калдыра алмас дип уйлыйм.

Кабат кайтмас яфракларын сагынып,

Бар агачлар ятып елады.

Агачларга кушылып мин еладым,

Сагындым да үткән елларны.

Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...

Ай урамда йөзә, ай арган.

 Боз астында катып калыр кебек...

Айны кудым пычрак сулардан.

(«Көз»)

Минемчә, ай образын җанлы итеп сурәтләгән, аны кызгынып, пычрак судан арындырган символик мәгънәле шигырь юк иде кебек.

Эчтәлекләре, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре буенча әлегә иң җитлеккән ихлас шигырьләр бәйләмен («Гомерем фасыллары» (2нче сан)) И.Иксанова Тукай елына саклап тоткан дигән тәэсир туды күңелемдә. Ул – тыныч, талгын, салмак лирика тарафдары. Медитатив юнәлеш шул ук вакытта аның эзләнүләрендә үзенчәлекле чагылышын таба. И.Иксанова шәхси кичерешләре, рухи дөньясы турында язса да, әйләнә-тирә, олы мохит мәшәкатьләре, якын шәхесләре («Әни», «Тукайга») турында да оныта алмый.

Юккамыни синең әрнүләрең

Бәгыремдә минем сулкылдый.

(«Тукайга»)

Татар халкы кичергән, әле дә дәвам иткән ХХI гасыр фаҗигасен ул, табигать сурәтенә (ялган фасылына) таянып, берничә юлга сыйдыра.

Гыйнвар.

Агачлар бөредә.

Ымсынып саташу бу бары.

...Хәтердә яңарды милләтнең

«Яз!» диеп алданган еллары.

(«Алдану»)

«Җәйге этюдлар» тупланмасында И.Иксанова кешегә хас кичерешләрне, хәтта үзара аралашуларны да табигать тормышында күрә.

Башаклар серкә очыра, –

Кыр өсте – яшькелт рәшә.

Тын гына,

Тибрәлеп кенә

Җир белән күк сөйләшә...

«Җир белән күк сөйләшкән» мизгелдә 2016 ел – Тукай елы – сиздермичә генә «шигъри таякчыкны» 2017 елга тапшыра. Уңышлар телик аңа! Синең белән дә исәнсау күрешергә язсын!

***

Исемгә чыгарылган «Шигырь эзлим» гыйбарәсенә аңлатма бирергә вакыт җитте кебек. Мине «котыртучы» шәхес мөхтәрәм Гаяз Исхакый булды. Үз мөхәррирлегендә чыккан «Таң йолдызы» гәҗитәсенә килгән тезмә әсәрләрне өйрәнеп чыкканнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Шигырьләр күп, ә шагыйрь юк». Шул чорда аның янәшәсендә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев, Сүнчәләй йолдызлыклары балкый, ә әдип һаман канәгать түгел. Аның күбрәк башлап язучыларны, үзешчәннәрне күздә тотуын аңлаган тәкъдирдә дә, остаз белән килешүе кыен. Мин исә 2016 ел шигъриятен аркылыга - буйга укып, мием аша уздырып чыккач, милләт гаме, аның кайгы-хәсрәте, шатлыгы, үткәне, хәзергесе, киләчәге белән яшәгән бер илаһи зат таптым. Аның исеме – 2016 ел татар ШИГЪРИЯТЕ.

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: