15 апрель 2021 яңалыклары
-
15 апрель 2021 - 15:00Ату (хикәя)Аның авылда бердәнбер әнисе бар. Ләкин инде бик күп еллардан бирле ул аны күргәне дә юк, хатлар да язганы булмады. Ә менә хәзер шул карт ана улының күз алдына килеп басты. "Улым, сине кая алып баралар?" дип сорады шикелле ул, баш яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә...
-
15 апрель 2021 - 13:00Ля бемоль (дәвамы)Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз.
-
15 апрель 2021 - 11:00Шагыйрь эзлим2016 елда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, М.Мирза, И.Гыйләҗев, Р.Миңнуллиннарның яңа шигырьләре бер хакыйкатькә инандырды: иҗатчының һөнәре, яшәү рәвеше, иҗтимагый тормыштагы вазифалары аларның зиһененә, хиссият дөньясына юнәлеш коды сала һәм бу «бәйлелектән» алар, бик теләсәләр дә, кул селтәп кенә котыла алмыйлар.