Гафур Коләхмәтовка ике төрле караш

ГАЗИЗ ГОБӘЙДУЛЛИН ҺӘМ ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ МАТБУГАТТАГЫ ЧЫГЫШЛАРЫ УҢАЕ БЕЛӘН

Галимҗан Ибраһимовның инкыйлабтан соңгы чынбарлыкта суллар тарафын һич каршылыксыз кабул итүе – билгеле факт. Бу аның каләм әһелләрен сыйнфый чыгышлары ягыннан төрле катламнарга аеруы һәм аларның арасын үзара якынайту мөмкин түгеллегенә ышануында да күренә. Җитешле тормышта яшәп күнеккән кешенең яңа шартларга бәрабәр каләм тибрәтү хокукын ул еш кына кире кагарга да мөмкин. Бу аның Газиз Гобәйдуллин тарафыннан язып бастырылган «Гафур турында истәлекләрем» дип исемләнгән язмаларга булган мөнәсәбәтендә бөтен ачыклыгы белән күренә (Яңалиф. – 1930. – №6. – Б.49-61).

Газиз – Салих исемле Казан сәүдәгәре малае. Ул үз тырышлыгы белән Казан университетында хокук белгечлеге алган, М.Вахитов, Ф.Әмирханнар белән яшьләрнең яшерен оешкан «Шимбә» түгәрәгендә аралашкан. «Әл-ислах» газетасы тирәсендә аралашып йөргәндә, мәктәп мөгаллиме һәм драматург Гафур Коләхмәтов белән танышкан, Троицкига укытырга киткәнче, аның белән дуслашып яшәгән. Газиз хәтта Гафурның сеңлесе Суфияга гыйшык та тота. Әтисе бу кызга өйләнергә рөхсәт итмәгәч, соңыннанрак, булачак хатыны Рабига Казакова белән танышуында һәм аңа өйләнүендә дә Гафурның йогынтысы була. Менә шуңа күрә, егерменче еллар уртасында Бакуга күчеп киткәч, Газиз дустына мөнәсәбәтле хатирәләрне күңелендә яңарта һәм, аларны бер рәвешкә китереп, алдарак искә алынган хатирәләрен бастыра. Бу язмаларны укыган кеше Г.Коләхмәтовның ун еллык гомерен шактый эзлекле итеп күздән кичерә, аны шәхес буларак бәяләү мөмкинлеге ала.

Шунысы мөһим: Г.Гобәйдуллин үзенең дусты Гафурны идеаллаштырмыйча, бизәмичә-матурламыйча, мөмкин кадәр булганынча сурәтли. Дөресрәге, аны үзе белгән кадәр генә тасвирлый, тулысынча белүгә дәгъва кылмаганы сизелеп тора. Истәлекнең икенче бүлегенең «Гафурны мин беләм шикелле», дип башлануы да очраклы түгел. Чөнки кешене белеп бетерү мөмкинме?! Г.Гобәйдуллин болай дәвам иттерә: «Бу бик серле кеше, серен беркемгә дә чишми торган адәм иде. Гафурның сәяси, иҗтимагый, фәнни фикерләрен белергә мөмкин, әмма аның үз тормышындагы фикер һәм тойгыларын белү ансат эш түгел». Шуңа карамастан, Г.Гобәйдуллин менә болай расларга җөрьәт итә: «Шулай да мин әйтә алам: аны бүген минем хәтле күп белгән бар микән?»

Иң әүвәл ул үзләренең беренче очрашуларын тәфсилләп сөйли. «Әле бу заман «Ислах»ның Фатих (Фатих Әмирхан. – Ф.Г.) кулындагы чагы иде бугай. Бу тирәдә җыела торган яшьләрдә 1905 елның тәэсире бетеп җитмәгән. Ләкин боларның эчендә бер төркем халык инде бөтенләй җәмәгать эшләреннән бизгән. Бәгъзе вакытта сыйныфны, милләтне, җәмәгатьне, партияләрне, революцияне, сәясәтне, һәрнәрсәне, һәрбер кешене сүгәләр... «Ислах» янына Фатих заманның мәгълүм шагыйрьләрен җыя алган». Мәсәлән, ул Г.Тукай белән С.Рәмиевнең биредә үз кешеләр булуы, бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре хакында бик матур итеп телгә ала. Г.Гобәйдуллин әлеге истәлекләренең герое Гафур Коләхмәтов белән дә шушында очрашкан. «Менә көннәрдән бер көн, май аеның башларында иде бугай, мин «Ислах» идарәсенә кердем. Гадәттәгечә, Фатих Әмирхан янына килеп утырдым. Кәбир Бәкер беләнме шунда Фатих бик гайрәтләнеп әллә нәрсә турында сөйләшә иде. Дума чакырылуы, куылуы хакында иде бугай.

Озын, кара йөзле, кулына таяк тоткан, пальтосын култыгына аскан, аксыл косоворотканы, кара ефәк зинар белән бәйләп, өстеннән иске генә, әмма бик чистарткан пиджак кигән бер кеше, ачык тәрәзә янына килеп, бик ачык йөз белән:

– Исәнме, Фатих? – диде.

Шул вакытта Фатих:

– Менә таныш булыгыз, безнең инде бу социал демократларыбыздан Гафур Коләхмәтов! – дип күрештерде. Менә шунда бу кеше белән таныш булып киттек. Бу кеше минем күңелемә бик ошады. Укымышлы булганы да күренә. Без сөйләшеп киттек; мин моны чәй эчәргә алып кердем; шул көнне үк мин бу кеше белән циркка киттем. Шуннан соң бер җомга көн – Хөсәен Ямашевларга, икенчесендә миңа килә һәм кунып каладыр иде. Шул рәвешчә, мин бу кеше белән 1916 елда мөгаллим булып Троицкига киткәнгә кадәр аерылмадым. Бу кеше Габделгафур Йосыф улы Коләхмәтов иде».

Шуннан соң Г.Гобәйдуллин «бу кеше», ягъни Гафурның нәсел-нәсәбе белән таныштыра. Ата-анасы вафат булгач, яшь туганнарының аның тәрбиясендә калганлыкларын әйтә. Пороховойда мөгаллимлектән алган акчасына барысын да тәрбияләп торырга тырышуын, туган җанлы булуын искәртә. Өендә җиһазлары бик ярлы булса да, китаплары күп булуын тасвирлый.

Без бу язмада Г.Гобәйдуллинның үзенең дә эчке дөньясын, омтылышларын, аңа заман ясаган тәэсирне күрәбез. Ул, ару тормышлы гаиләдә үссә дә, Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирханнарга тартыла. Аларның үзеннән өлкәнрәк булуы да комачаулык итми. Дөньяны, анда бара торган вакыйгаларны аңларга тырыша. Язмадан күренгәнчә, Гафур үзенең дуслары Хөсәен белән Газизләргә арадашчы була. Газиз сорагач, Х.Ямашевтан үзендә булмаган әдәбиятны алып кайтып бирә. Газиз үзе дә Гафурга кирәкле китапларны табарга булыша. Әйтик, Г.Коләхмәтов «Әбү Җаһил» әсәрен иҗат итәргә ниятләгәч, дин тарихын төплерәк белсен өчен, Газиз аңа «Рәбгузи», «Алтын бармак» исемле китапларны, ә инде «Тарих сәхифәләре» дип аталган хезмәтне язганда, кирәк булырдай башка чыганакларны китерә. Моның белән горурлануын да яшерми, «шуларны укып язды ул», дип, кинәнеп әйтеп тә куя.

Әлеге язмада Г.Гобәйдуллин замана, шул чор кешеләре хакында шактый мәгълүматлар бирсә дә, аның төп игътибары – Гафурда. Ул аның шәхес буларак эволюциясен ача. 1905-1907 елларда, ягъни инкыйлабый хәрәкәтләр нык күтәрелгән вакытта, Гафур – кулына револьвер тоткан көрәшче, коллективның көчен үзендә тойган шәхес. Инкыйлаб җиңелеп, хөкүмәт тарафдарлары өстенлек алгач, сабырланып калган бер зыялы. Алай гына да түгел, аның күзәтүләренә караганда, «буржулаша да төшкән, либераль байлар янында йөрергә, яхшы киемнәр кияргә ярата иде». Ләкин асылда ул – элеккеге Гафур. Тышкы яктан күпмедер үзгәргән кебек тоелса да, «язган нәрсәләре революция рухында буладыр иде», диюе шуны аңлата. Шуңа күрә Г.Гобәйдуллин өстен катлауларның аңа булган мөнәсәбәтен дә белдереп куя: «Тормышта никадәр буржуалашмасын, аны мулла-мунтагай яратмый, бер ят кеше итеп карыйдыр иде». Аның каравы ул үзе дә аларны өнәмәгән.

Язмадан Гафурның сәламәтлеге елдан-ел катлаулана баруы да күренә. «Соңгы елларда, – ди язма авторы, – Гафурның чахоткасы көчәйгән, шуның белән бергә рухы сүнгән, җәмәгать эшләренә әһәмияте беткән». Моңа тагын бер сәбәпне күрсәтә: «Гафурның рухы Хөсәен үлгәч сүнде». Димәк, бу – 1912 ел. Х.Ямашевның вафаты Гафурга үз гомеренең дә санаулы булуын, зур эшләр майтару өчен, көченең көннән-көн кими баруын искәртүче сигнал буларак та кабул ителә. Г.Гобәйдуллин, сизгер һәм зыялы кеше буларак, моны яхшы күреп тора. Ул әтисеннән дустын Кырымга җибәреп дәвалау өчен ярдәм сорый, бу эш тормышка да ашырыла. Ләкин авыруы инде дәвалаудан узган дәрәҗәдә була, шуңа күрә әллә ни файдасы да тими. Г.Гобәйдуллин менә шулар турында да яза. Күрәбез, язма авторы үзалдына Г.Коләхмәтовны пьедесталга бастырып тасвирлау бурычын куймаган, аны җанлы кеше, катлаулы язмышлы шәхес итеп күрсәтү максатында, булганынча тасвирлаган. Шулай әйтергә яраса, үзеннән советчыл рәсми матбугат органнары көткәнчә түгел, бәлки хакыйкатькә тугры калып эш итә.

Г.Ибраһимовка әлеге язма нәкъ шуның өчен ошамый да инде. Классик әдибебез, билгеле булганча, бу елларда Ялтада яши. Үпкә авыруы аны Татарстаннан – җанлы әдәби мохиттән – читтә торырга мәҗбүр итә. Совет хакимияте еллары әдәбият тарихында әйтелеп киленгәнчә, бездә социалистик реализм иҗат методының беренче яралгыларын биргән Г.Коләхмәтов шәхесенең укучыларга бу рәвешле тәкъдим ителүе аңа бөтенләй ошамый, ул ел буе шуңа борчыла. Һәм, ниһаять, бер ел үткәч, шул ук «Яңалиф» журналында (1931. – №5/6. – Б.96-103) аның «Әдәби тарихыбызның кадерле битләре болай тапталмасын иде» исемле репликасы (мөнәсәбәте) игълан ителә. Шактый күләмле бу язма тулысы белән «өстен катлау вәкиле» Г.Гобәйдуллинның үзен, Гафур Коләхмәтов исемен файдаланып, яңа шартларга җайлашырга тырышучы буларак күрсәтүгә багышланган. Алай гына да түгел, биредә тагын бер «фаш итү» объекты бар, ул да булса – Фәхрелислам Агиев. Ул – татар мәдәнияте тарихында билгеле шәхес, язучы, журналист. Бигрәк тә 1913-1914 елларда балалар өчен «Ак юл» дигән журналның нашире һәм редакторы буларак та таныла. Гафурның сеңлесе Суфияның ире дә. Билгеле булганча, Гафур 1918 елда үлеп китә. Аның язу-сызулары, ягъни архивы шушы гаиләдә кала. Мондый мирасның кадерен белгән Ф.Агиев аларны дөньяга чыгару чараларын күрә. Мәсәлән, кулъязма хәлендә калган «Ике фикер» әсәрен әзерләп бастырып чыгара (Коләхмәтов Гафур мәҗмугасы. – М.: СССР халыклары үзәк нәшрияты, 1925. – 152 б.). Шушы ук китапта Ф.Агиев драматургның тәрҗемәи хәле турында үзенең тикшеренүен бастыра һәм әлеге «Ике фикер» дигән пьесаны урнаштыра. Бер урында Ф.Агиев мондый искәрмә бирә: «Гафурның өслүбен һәм телендә булган кайбер авырлыкларын төзәтү минем тарафтан булды» (8 б.). Менә шушы сүзләр Г.Ибраһимовның ачуын китерә дә инде. «Бу әдипнең барлык әдәби мирасы Ф.Агиев кебек пролетариат революциясенең дошманы кулында ята. Аның иске заманда басыла алмаган «Ике фикер» кебек кадерле драмасын шул ук Агиев кулъязмадан дөньяга чыгарды. Бу бик уңайсыз эш булып төште». Әдәбият мәнфәгатьләреннән караганда, моңа шатланырга гына кирәк иде, «уңайсыз эш булып төште», дип хафаланырга һич тә урын юк. Әмма Г.Ибраһимовның үз үлчәме – сыйнфый герләр салынганы». Большевик әдипкә редактор Агиев булса, җитмәсә бу редактор «төзәтә» башласа, «кабереңдә яткан җирдә чыдаша алмый әйләнерсең» ич!», дип ачына. Югыйсә, ул Ф.Агиевка рәхмәтле булырга тиеш иде кебек. Чөнки ул әлеге «большевик» әдипнең «Ике фикер» әсәрен сандык төбендә генә саклый ала иде бит. Ул аны, тәртипкә китереп, әдәби кысаларга кертеп, укучыларга җиткерә. «Яшь гомер» әсәре янәшәсенә «Ике фикер»не китереп куя. Шуның белән Г.Ибраһимов әйткән «большевик әдип»нең иҗатын халыкка тулырак итеп җиткерүгә өлеш кертә. Әмма һәрнәрсәгә сыйнфыйлык җирлегеннән генә карау мәсьәләне киң аңлауга комачаулык итә. Г.Ибраһимов Г.Гобәйдуллинны да, Ф.Агиевны да бер үк төрле тамгалый. «Г.Гобәйдуллин бөтенләй шул Агиев сызган юлдан бара. Икесендә дә бер үк «дипломатия», бер үк тактика. Икесендә дә Гафурның үзләренә бик «якынлыгы»н, үзләренең һәркайда аңа җитәкче, ярдәмче булуларын сөйләп, аның исемен вак исәпләргә корал итү дәрте ялтырап бара». Моннан күренгәнчә, Г.Ибраһимов ул әйткән тактиканы куллануда Ф.Агиевка җитәкчелек ролен бирә. Г.Ибраһимов бу истәлекләрнең язылуында шулай ук Ф.Агиевны төп гаепле кеше итеп саный. «Гафур өчен Агиев кулыннан «төзәтелеп» үтү аңа әлегә беренче зур бәхетсезлек булса, икенче иң авыр бәхетсезлек, үзе үлгәч, эре капиталистларның реакция чорындагы «тарих»ларын акларга, «буярга» маташучы Гобәйдуллин тарафыннан көчләп хезмәт иттерүе булды. Агиев белән Гобәйдуллин икәүләп Гафурга үлүеннән соң да килеп ябышалар». Күрәбез ки, Г.Ибраһимов уйлавынча, имеш, бу «Истәлекләр» дә Ф.Агиев кушуы буенча язылган икән. Әлеге язманың Баку шәһәрендә яшәгәндә язылганлыгын искә алсак, ай-һай, Г.Гобәйдуллинның шәхси характердагы истәлекләрне кемдер кушуы буенча кәгазьгә төшереп утыруын күз алдына китерү кыен. Әлеге язманың туган Казанны, Татарстанны, яшьлек дусларын сагынудан барлыкка килүендә шөбһә юк. Бу вакытта Кырымда яшәргә мәҗбүр Г.Ибраһимовның үзенә дә әлеге хисләр таныш булгандыр. Әмма ул бу очракта үзен барысы өстеннән дә хөкем йөртергә бурычлы һәм шуңа хокукы бар кеше итеп саный. Хәтта шундый чакыру ташлый: «Кадерле әдип Гафурны бу ике кешедән коткарып калырга кирәк! Бу сүзне уйнап түгел, чынлап әйтәм!»

Г.Ибраһимовның замандаш каләм әһелләренә булган төрлечә мөнәсәбәте яңалык түгел. Әйтик, аның Г.Тукайга карата үзенчәлекле һәм дәвамлы карашы барыбызга да мәгълүм. Әмма шунысы бар: бу мөнәсәбәт, нигездә, иҗатның эстетик ягына карый иде, биредә Г.Ибраһимовны аңларга да мөмкин иде әле. Ә инде аның Г.Гобәйдулин, К.Бәкер, Г.Рәхим, Г.Исхакый, М.Бигиев, Ф.Туктаров, Һ.Атласи кебек каләм әһелләренә мөнәсәбәте сыйнфыйлык карашлары белән билгеләнде. Ягъни егерменче елларның ахыры – утызынчы елларның башында илдә ныгып урнашкан пролетариат идеологиясе Г.Ибраһимов кебек гаять киң карашлы, бөтен нәрсәгә үз фикере һәм мөнәсәбәте булган шәхесне дә тулысы белән үзенең мәнфәгатьләренә хезмәт итүчеләр мохитенә алды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул моңа тугрылыклы булды.

Бу мәкаләләргә М.Мәһдиев әле туксанынчы еллар башында ук игътибар иткән иде. Әйе, әдәбиятыбыз тарихындагы мондый күренешләргә битараф калырга ярамый. Алар теге яки бу шәхеснең аерым чорлардагы карашларын билгеләүгә генә түгел, бәлки сүз сәнгатебез тарихында булган катлаулылыкларны бөтен ачыклыгы белән күз алдына китереп бастыру өчен кирәк. Г.Гобәйдуллин истәлекләре һәм Г.Ибраһимовның аңа җавап итеп язган мәкаләсе хәзерге укучыларга шул чордагы иҗат мохите турында гыйбрәтле сабак бирүләре белән әһәмиятле.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: