Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә"

БҮГЕН БЕЗДӘ БӘЙРӘМ!

Иҗатташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Гыйләҗев Фәнил Фаил улының гомер бәйрәме. Шул уңайдан укучыларыбызга шагыйрь белән кечкенә генә ӘҢГӘМӘ тәкъдим итәбез.

ФИО: Гыйләҗев Фәнил Фаил улы.

Туган як: Казан шәһәрендә тудым. Г. Тукай әйтмешли, "гәрчә анда тумасам да..." Үсмер чагым Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үтте, шунда 2005 елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамладым.

Туган көн: 1987 елның 16 маенда Казанда тудым. Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үстем.

1

 

Уку/эш: 2005 елда Казан Дәүләт Университетының Журналистика һәм социология факультетына укырга кердем. 2011 елны Казан Федераль университетының шул факультетын тәмамлап чыктым. 2011 елның башында "Шәхри Казан" газетасында хәбәрче булып эшли башладым. 2015 ел башыннан “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире.

Тормыш девизы: “Эт өрә тора, бүре йөри тора.”

Ничә яшьтә иҗат итә башладың? Түбән классларда укыганда шигырьләр яза башладым. Үзем хәтерләмим - туганнар әйтүенчә, әле укырга кергәнче:

4

"Чуар тавык күкәй салган ояларын тутырып,

Армиягә барам әле самолетка утырып!"

- дип, такмак чыгарганмын ди, имеш.

Ниләр язасың? Иң яратып яза торган өлкә ул шигърият өлкәсе.

Язылганнарың күпме? Язганнарымны санаганым юк алай. Аннары... бөтен язган шигырьләремне дә авыз тутырып шигырь дип әйтергә кыймыйм. Аның кайберләре тасвирлауга, сюжетка корылган, гел лирик хисләрдән генә тормый. Мин үземнең табигатем белән шаян кеше, кайчак юморга корылган шигырьләр, пародияләр дә язгалыйм.

Язу эшчәнлегенең максаты: Тукайча әйтсәк «Халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә».

Шигырьләр күбрәк нинди темага языла: Иҗтимагый-сәяси темаларга. Андыйларга күбрәк милләт, дин, авыл проблемалары керә. Мәхәббәт темасын да читләтеп үтмим.

2014 елның ноябрь азагында “Ризасызлык” исемле китабым басылды. Аңарчы шигырьләрем “Ак юл” атлы күмәк җыентыкка кертелгән иде.

ri

Укучыларга әйтер сүзе, мөрәҗәгате: Әйтәсе сүзләрем шигырьләремдә язылган. Укыгыз!

Хобби: Җәй көне балык тотарга, төрки илләргә сәяхәт итәргә яратам. Шигырь язуның үзен дә хоббига санап буладыр. Аны эшкә санасаң – хезмәт хакы алыр идек. Шигырь язып кына яшәп булмый. Язу ул – күңел таләбе.

bal   p p2

2010-2011 елларда шигърият буенча “Иделем акчарлагы”, “Таян Аллага” әдәби бәйгеләренең Гран-при иясе, 2012 елны “Экстремизмга каршы” номинациясендә Татмедия үткәргән бәйгедә 1нче урын яулаган журналист.

d  

Кумирың? Кумирым юктыр, мөгаен. Бабам исән чагында Г.Тукай, Һ.Такташ, А.Пушкин, М.Лермонтов кебек классикларыбызның шигырьләрен яттан сөйләргә ярата иде. Мин дә бу шәхесләрнең иҗатына битараф түгел. Бүгенге көнне матбугат битләрендә басылучы шигырьләрне кызыксынып укып барам. Бигрәк тә үземнең яшьтәшләрнең иҗатын яратып күзәтәм.

Мөмкинлегең булса, нәрсәне үзгәртергә теләр идең? Иң беренче чиратта, үземне үзгәртергә теләр идем. "Дөньяны үзгәртергә теләсәң – үзеңнән башла" дигән гыйбарә ишеткәнем бар. Аннан Р.Вәлиевның бер шигырендә шундый юллар бар:

"Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Я булмаса, үзем үзгәрәм"

Дөньяны үзгәртү көчемнән килмәс. Әле үзеңнең холкыңны үзгәртү дә шактый авыр бит. Тик бусы теләгән кеше эшли алырлык гамәл.

2

Аны борчый: Миңа "борчыла белмисең син, бар нәрсәгә дә җиңел, елмаеп карыйсың!" –диләр. Бәлки шулайдыр да. Шәхси борчуларым белән уртаклашырга бик яратып бетермим. Шулай да мине борчыган кайбер мәсъәләләр иртәме-соңмы шигырь, яки мәкалә булып бәреп чыгалар.


Шагыйрьнең әле яңа гына иҗат ителгән һәм "Казан утлары" журналының 5нче (май, 2017) санында басылган "Иске Казан — кирмән нигезе" дип исемләнгән лирик поэмасы белән шушы көннәрдә укучыларыбызны таныштырган идек инде. Искә төшерү өчен: http://kazanutlary.ru/?p=26584


Каләмдәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлек-тынычлык, иҗат уңышлары телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев