Логотип Казан Утлары
Бәян

Язмыш кайтавазы (бәян)

Инде кырык яшенә якынлашкан Саниянең бөтен тәне ниндидер рәхәтлек тоеп чемердәп китте. Күптән бу ләззәтле дулкынны тоймаган икән ич Сания. Классташы Камил аны әнә шул дулкыннарда тирбәтә түгелме? Кайчандыр үсмер чакта кичергән татлы сөю хисе әле дә исән микәнни? Хатынның йөрәге ничектер ярсып җилкенеп куйды...

1

Кышкы юлдан машина белән җилдерүләр рәхәт тә соң! Бульдозерлар, яңа яуган кар өемнәрен як-якка эттереп, олы юлны бик яхшылап ачканнар. Машина алга җилдерә, ике яклап ак бөркәнчек япкан агачлар, авыр башларын бер якка салып, арттан иярергә тырышкандай итеп озатып калалар. Кар өстендә берберсен куышып кояш нурлары шаяра. Күңелдә нигәдер рәхәт тантана. Радиодан салмак кына көй яңгырый. Юл иркен, машиналар да әллә ни күп түгел.

Әмма бу шатлык озакка бармады.

Авыл каршына килеп җитү белән, Сания «шып» итеп тукталды, машинасыннан төште. Әнә, ул барып керәсе авыл аяк астында җәйрәп ята. Йорт түбәләре һәм морҗалар ак бүрек кигән. Якындагы зират рәшәткәләре өстенә дә толып якасыдай булып калын кар яткан. Болары – сагындырган матур күренешләр. Тик менә авыл урамына машина белән ничекләр итеп керәсе икән? Үтеп-сүтеп йөрүчеләр эзеннән ясалган «кәҗә сукмагы» гына чекерәеп күзгә бәрелеп тора.

Саниянең бу авылга йомышы бар. Кире борылып китү турында уйлыйсы да юк. Шуңа күрә ул үзенең машинасын юл читенә куеп калдырды да «кәҗә сукмагы»ннан атлап китте.

Кайда икән соң бу авыл советы дигәннәре? Элек мәдәният йортында иде ул. Инде югары очтагы мәдәният йортыннан хәрабәләр генә утырып калган. Анда авыл советы да, почта да, колхоз идарәсе дә, хәтта саклык кассасы да – бөтенесе бергә тупланган иде бит. Бу җирләрдән ниндидер дәһшәтле сугыш узып киткән диярсең, бар да җиргә иңгән. Кайчандыр гөрләп торган авыл үзе дә ничектер тынып, моңсуланып калган. Ап-ак кар юрганы астына чумып, әйтерсең, ул татлы йокыда.

Авыл гына түгел, монда яшәүчеләр дә йоклый бугай, урамда хәтта адашып йөргән этләр дә күренми. Сания чарасызлыктан як-ягына борылып карады, олы юлдан шулкадәр изаланып кереп тә авыл советын таба алмый китсенмени инде?!

Шулчакны ул авылның икенче очында кар көртен көчкә ерып килүче олы яшьтәге бер апаны күрде. Аның килеп җитүен көтеп торса, шактый озак вакыт узасын уйлап, аңа таба атлады.

– Исәнмесез, авыл советының кайдалыгын әйтә алмассызмы икән?

Хатын, чит кешене танырга тырышып, сагышлы караш белән аңа төбәлде һәм: «Кем буласың, сеңлем, нигә кирәк ул сиңа?» – дигән урынсызрак соравын әйтеп ташлады. Ә аннары үз соравыннан үзе үк уңайсызланып: «Мәктәптә утыра алар хәзер, әнә тегендә...» – дип, аскы урам ягына төртеп күрсәтте. Сания рәхмәт әйтергә дип авызын ачарга да өлгермәде, күптән берәр кеше белән сөйләшергә сусаган бу апа үзенекен тезеп тә китте:

– И-ии... кызым, ничекләр итеп кердең соң син безнең авылга, җәяү кердеңме? Быел персидәтел бигрәкләр азды, клуб буеннан олы юлга кадәр генә ачтырта да, вәссәлам, урамнарны эттертми. Үз машинасы «виздихут» булгач, безнең кебекләргә әйләнеп тә карамый. Балалар да шуңа юньләп кайта алмый, кайткан саен интегәләр... Алар кайттымы, тәмам хафага төшәм, ничек кайтып керерләр, аннары ничек чыгып китәрләр дип йокысыз калам. Җәен дә шул хәл инде, балакаем, яңгыр яуса – батып яталар. Бетте авыл. Яшьләр юк, безнең ишеләр дә елдан-ел сирәгәя. Нинди бай колхоз иде бит заманында, барын да талап, юкка чыгарып бетерделәр, имансызлар. Без эшләгәндә, сыер фермасы дүртәү, сарыкныкы икәү иде. Атларны әйткән дә юк. Ничәмә машина, күпме трактор тезелеп торды. Кайда алар хәзер? Үзләре череп баеп беттеләр әнә, – дия-дия, урам башындагы ике катлы хансарайга ишарәләде... – Уллары да, кызлары да кыйбатлы машиналарда йөри, фермадагы соңгы таналарны быел көзен төяп алып чыгып киткәч, колхоз бетте. Бар эшкә яраклысы әнә шул алпавытка ялланып эшли. Кеше байлыгын күпсенә дип уйлый күрмә, кызым, авылны бетерүләренә генә эчем поша минем, – дип, күз яшьләрен җиңе белән сөртеп куйды.

– Алай ук булмас әле, Алла теләсә, – дип, Сания аны юатырга теләсә дә, гомер юлында күпне күреп, шактый вакыйгаларның шаһиты булган бу апа һаман үзенекен сукалады:

– Булмаган кая, ул бит үз хезмәте белән мал табып җәфаланмый, авылның бар булганын сатып рәхәт күрә. Амбарга кадәр сүтеп озатты. Монда яшәүчеләргә рәхәт дисеңме? Үзенә каршы чыккан һәркемне сугып ега, авылдан куа. Үзсүзлеләр читкә эшкә йөри, ә юашлар, барыр җире булмаганнар – моның колы. Җир кишәрлекләре бүлеп биргән булдылар. Элек ичмаса печәнен, икмәген, балын бирәләр иде. Хәзер алырсың шайтаннан иман! Авылны шушының кебек адәмнәр кулына тапшырып, хөкүмәт ни уйлыйдыр, белмим... Басуларда алабута белән шайтан таягы үсә. Ферма, амбарларны утынга сүтеп ташып бетерделәр. Җәен авылда казлар коенырга буа буучы да юк бит хәзер. Күперләр череп беткән. Зиратка ел саен су керә. Авыл советы да берни эшләми. Менә шундый хәлләр, кызым. Мин газеталар алдырам, телевизор карыйм. Кечкенә генә авылларга тау ярып, асфальт җәйгәнен күрсәттеләр әнә, безгә ике чакрым да кертә алмыйлар. Ходай гына сакласын инде, каты авырып китсәң, ашыгыч ярдәм дә керә алмый безгә. Авылда табиб та юк, кибет тә ябылырга тора... Менә кибеткә барышым иде әле, хәзер халык шунда гына очрашып бер-берсенең хәлләрен белешә. Күршегә күрше керү дә бетте. Бушка ярты кашык тоз да бирмиләр, олыларга ярдәм итү дигән нәрсә бөтенләй юк инде ул. Безнең балалар үскәндә, атна саен олыларга «тимурчылык»ка йөриләр иде ичмасам, су алып кайтырга, утын ватарга ярап куялар иде. Хәзерге балалар менә шушы тар сукмакта каршы очрасалар, сине шунда көрткә төртеп калдыра бит...

Сания әлеге апаның озын-озаклап зарлануларын, туйганчы эчен бушатуын көтеп тора алмавын аңлап, як-ягына каранды да, рәхмәт әйтеп, тын гына аңардан аерылып китәргә ниятләде. Апа кеше шуны сизеп бугай:

– Ии-и, кызым, кичер инде башыңны юк-бар белән чуалтканга, әнә теге сукмактан аска таба төш, яме, – дип ишарәләде. Сания уңайсызланып булса да мәктәп юлына борылды, кичкә кадәр шәһәргә кайтып җитәсе дә бар бит әле аның.

Әйе, бу авылны танырлык түгел, шушы урамнардан гөрләп мәктәпкә ашыккан сабыйлар, ашыга-кабалана эшкә барган халык кая китеп югалган? Балачакта Санияләр үз авылларыннан тракторның зур бер чанасына төялеп мәктәпкә киләләр иде. Алардан гына күпме бала, шуның өстенә тагын күрше авыллардан килеп укучылар бар. Бер сыйныфта егерме-утыз бала иде. Ничә тапкыр шушы тыкрыктан чана белән ауган очраклары да булды аларның. Шул хәлләр исенә төшеп, Сания үзалдына елмаеп куйды.

Бервакыт шулай тракторчы Самат абыйлары борылыштан кискен борылды һәм чанадагылар юл буендагы кар өстенә борчактай сибелде. Чана кырыена ябышып, хезмәт укытучысы Илдус абый гына калган иде. Ничек шундый да зур корсаклы абый тотынып калырга өлгергәндер, Ходай белсен. Җепшек карга битләре белән килеп төшкән балалар һәм укытучылар чыр-чу килә. Кемдер берәүнең башына баскан, кемдер олы гәүдәле Фәрдәния астында калган, ә инде каладан практика үтәргә кайткан укытучы Рузалия апаның куян бүреге кар астында ук күмелеп калган. Шулай аунап-әүмәкләшеп алганнан соң, яңадан чанага төялделәр. Юлның-юл буе гел шул хакта сөйләшеп кайтты алар ул көнне. Их, балачак хатирәләре, бигрәкләр дә татлы шул алар! Күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнеп куя. Хәзерге балаларның искә алып сөйләрлек мизгелләре бар микән? Аларның вакыты күбрәк телевизор, компьютер каршында үтә, рәхәтләнеп урамнарда, болыннарда чабып уйнаганнары да юк. Дуслаша да белмиләр. Киеменә, әти-әнисенең кем булуына карап кына аралашалар. Элек бар да тигез, балалар инкубатор чебиләре сыман бер «кием»нән иде. Хәтта хәллерәкләр дә балаларын аздырмады. Авылда берәрсенә матур кием алсалар, икенчесе дә шәһәрдән шундыйны алып кайттыра. Ул заманнарда баштарак әйбере, ахырдан акчасы булмады. Үсмер чагында әнисе ваучерга сатып алган бер яшел кофтасын бик яратып киюен әле дә яхшы хәтерли Сания. Башкаларда юк иде ул, шуңа да кадерләп, саклап киде. Менә шул кофта уен вакытында кадакка эләгеп ертылган иде. Сания аны кайткач тексә дә, ул беренче матурлыгын югалтты. Әнисе, кызының борчылуын сизеп, Казанга баргач, яңасын алып кайтачагына өметләндергән иде. Тик ни генә алып кайтсалар да, анысы кебек килешеп торганы очрамады бугай.

Мәктәп елларының татлы хатирәләренә бирелеп, авыл советына – элеккеге мәктәп бинасына килеп җиткәнен дә сизми калды Сания. Шул ук яшел ишек, шул ук сары идән такталары... тик коридорны тутырып шау-гөр килеп торган бала-чагалар гына юк, ниндидер шомлы тынлык.

Шулчак Саниягә кемдер исеме белән эндәшкән кебек булды, ул ирексездән коридорның аргы башына борылып карады. Чү, ни бу? Күзенә күренә бугай – сыйныфташы Камил басып тора түгелме соң анда? Әйе, элеккечә йомшак тавышы белән ул эндәшә икән:

– Нишләп йөрисең, Сания? Кайчан кайттың? Сине күрмәгәнгә...

– Әйе шул, күпме гомер үткән, – диде Сания үзен нәрсәгәдер гаепле сизеп.

Шушы киеренкелекне өзү өчендер, күрәсең, Камил үзенә генә хас елмаю белән:

– Күпме сулар аккан, сабакташ... – диде дә җиңелчә генә Саниянең иңбашына кагылып алды. Инде кырык яшенә якынлашкан Саниянең бөтен тәне ниндидер рәхәтлек тоеп чемердәп китте. Күптән бу ләззәтле дулкынны тоймаган икән ич Сания. Классташы Камил аны әнә шул дулкыннарда тирбәтә түгелме? Кайчандыр үсмер чакта кичергән татлы сөю хисе әле дә исән микәнни? Хатынның йөрәге ничектер ярсып җилкенеп куйды. Камил әллә ни үзгәрмәгән үзе, шул ук уйнап торган зәңгәр күз, кайчандыр аны яшертен генә үпкән тулы-назлы иреннәр, иркәләп кочкан киң җилкәләр. Бары Сания тузгытып шаяртырга яраткан чәчләрен генә чал ала башлаган, алар тәрәзәдән төшкән кояш яктысында көмештәй ялтырап тора...

– Сулар аккан шул... – диде Сания, дулкынлануын сиздермәскә тырышып. – Син үзең монда нишләп йөрисең, Камил?

– Әнинең вафатыннан соң йортны һаман да үз исемемә күчерә алганым юк, менә шул мәшәкать белән йөрим әле. Ә сине монда нинди җилләр ташлады?

– Минем дә синең кебек кәгазь эше белән йөрүем. Хәзер кайда соң син, Камил? Авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр, дип ишеткәнем бар иде барын, бу дөресме?

Бу сорауны ишеткәч, Камилнең нишләптер төсе үзгәреп китте, йөзенә ниндидер кызыллык иңде. Сания үзенең кирәкмәгәнне ычкындырганын аңлап, сүзне икенчегә борырга тырышты:

– Балаларың да зурдыр инде, мәктәптәме һаман? – дип сораган булды.

Камил турында барын да белеп гомер итә иде югыйсә. Хатынының кем булуын да, ничә баласы барлыгын да, ничә яшьләрдә икәнен дә яхшы белә. Күптәнге танышы Зәйнәп барын да аңа сөйләп тора, шул авылныкы булганлыктан, бөтен мәгълүматны кайткан саен Камилнең җиңгәсеннән белешеп килә дә бәйнә-бәйнә Саниягә чәй янында тезеп сала.

– Балалар үсә, без дә олыгаябыз инде, Сания. Малай унбердә укый, кызыбыз алтынчыда, – дип җаваплады Камил.

Шулчакны, алар тавышын ишетептер, мөгаен, элеккеге география кабинетының ишеге ачылып китте һәм аннан яшь кенә бер кыз килеп чыкты:

– Исәнмесез, сез минем янгамы?

– Авыл советы секретаре сез булсагыз, сезнең янгадыр, – диде Сания, аның каршысынарак атлап.

– Узыгыз, кереп утыра торыгыз. Мин хәзер киләм, – дип, кыз коридорның икенче башына таба китте. Сания белән Камил бер-берсенә карашып алдылар да, бүлмә эченә узып, өстәл янындагы урындыкларга кереп утырдылар. Стенада шул ук карталар, хәтта шкаф башында да алар укыган вакытлардан калган глобус басып тора. Камил, глобуска күз ташлап:

– Сания, хәтерлисеңме? – дип, серле ым белән, шкаф башына ишарәләде.

Хәтерләми ни: Сания белән Камил аны ялгыш икесе төшереп ватканнар иде бит. Бервакыт класс бүлмәсен җыештырырга калгач (ул чакта аларның очрашып йөрүен беркем дә белми иде әле), Сания шкаф башындагы әнә шул глобусны сөртергә дип менеп китте. Шаян табигатьле Камил, форсаттан файдаланып, дус кызының урындыгын селкеткән булып кыланды. Менә шулчак глобус кыз кулыннан ычкынып китте дә идәнгә төшеп ярылды! Куркып калудан берберенә караштылар, аннары тиз генә чүмәшеп, икегә аерылып киткән глобусны күтәреп алдылар. Сания тәмам елар дәрәҗәгә җиткән иде. «Борчылма, Сания, хәзер ябыштырабыз аны», – диде Камил, кызны тынычландырып. Егет җитез адымнар белән укытучы өстәле тартмасыннан келәй табып килде һәм алар икәүләп ябыштыру эшенә керештеләр. Кыз егетнең назлы карашын тоеп кыенсынды, шуңа да күзләрен күтәреп карарга да кыймады. Камил глобус турында уйлап та бирми иде шикелле, аңа сөйгәненең җылы сулышын тою, аның озын керфекләренең тибрәнүен карап тору рәхәтлек бирә иде. Менә ул түзмәде, Сания сизмәгәндә генә кызның иреннәренә үрелде... Бу – аларның беренче үбешүләре иде.

...Әлеге хатирәләр исенә төшеп, Сания Камилгә карап янәдән елмаеп куйды. Шулчак бүлмәгә теге чандыр гәүдәле кыз да килеп керде:

– Тыңлыйм сезне... күрше авылдан Бибинур апа кызы бит әле сез? – диде ул, Саниягә күз ташлап.

– Әйе, сезгә шалтыраткан идем, кәгазьләр әзер, дигән идегез...

Кыз өстәлдәге кәгазьләр арасында актарынды да Саниягә, ике урынга кул куярга кушып, белешмә кәгазен кулына тоттырды. Сания, рәхмәт әйтеп, ишектән чыгу юлына кузгалган гына иде, шулчак Камил, ашыгып кына:

– Сания, мине көт әле, яме, – диде.

Озак тормады ул, алар бергәләшеп урамга чыктылар. Әкрен генә буран чыгарга азаплана иде. Камил Саниянең машинасы авыл башында калуын белгәч, үзенеке белән озатып куярга булды. Сания ризалашты, сыйныфташыннан тиз генә аерыласы килми иде аның. Көч-хәл белән авыл башына чыгып җиткәнче бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, аерылышыр чак җиткәч, бер-берсен уздыра-уздыра сөйләп киттеләр.

– Сания, нигә соң син теге вакытта классташлар очрашуына килмәдең? Аннары бөтенләй әллә кая күченеп киттең дә югалдың, ни телефоның, ни адресың юк... Әлегә кадәр шуны һич аңлый алмыйм... гафу ит, мин сине үпкәләттемме әллә? – дип тезеп салды Камил бер сулышта.

– Камил, син үзең мине гафу ит... Кеше сүзе белән юләрлек эшләдем ул чакта. Башка берәүне сөя, әйтергә генә кыймый, диде бит дустың Алмаз.

– Ә син шуңа ышандыңмы? Ул бит үзе сине сөя иде, менә нәрсә!..

– Соңрак аңладым шул, ул вакытта сиңа үч итеп башкага кияүгә чыгарга ризалык биргән идем. Горурлыгым бәхетемә аяк чалды... Камил, беләсеңме, син әле дә минем йөрәгемнең иң түрендә... Сине уйламаган бер генә көнем дә булмады. Тик байтак гомерләр үткән, икебезнең дә үз тормышы, үз гаиләсе, безнең элеккеге эзләребез инде җир өстеннән югалган, язмышка буйсынмый ни эшли алабыз соң, – дип, Сания читкә, тәрәзәгә таба борылды. Күзләренә тыгылган энҗе яшь бөртекләрен күрсәтәсе килми иде аның.

Камил бу халәтне тоеп, аңа комачауламаска теләп, икенче як тәрәзәгә борылып тын гына утыра бирде. Аның да тамагына төер тыгылган иде. Шул рәвешле тын гына берникадәр вакыт утырдылар. Икесе дә үзенең тирән уйларына бирелгән иде. Ниһаять, тынлыкны Камил бозды:

– Сания, мин сине, ай-хай, озак көттем, Түбән Камага күченеп китте, дигәч, анда барып чыгарга уйлаган идем, военкоматтан повестка килеп төште. Ә хәрби хезмәттән кайткач, синең кияүгә чыгуыңны әйттеләр. Институтка укырга кергәч, мин дә Миләүшә дигән кыз белән таныштым. Яратуым көчле булмаса да өйләндем, әниемә авылда ярдәмче кирәк иде бит.

– Камил, нигә авылга кайткач, кабаттан шәһәргә киттең соң? Авылыбызны алдынгылар рәтенә кертеп, телевизорлардан күрсәтә башлаганнар иде бит. Ә син бер мәлне барын да ташлап китеп бардың... – дип, сүзне икенчегә ялгарга омтылды Сания.

– Ул чагында якыннарымның гомере авыл язмышыннан өстенрәк булды шул...

– Әйе, ул чакта авылда булган хәлләр әле дә башка сыймый, ничә кешенең гомере өзелде. Нигә диген әле? Кемнеңдер баш бирәсе килмәве аркасында бит, – дип, Сания бозлана башлаган тәрәзәгә төбәлеп авыр уйларга чумды.

Камилнең дә хәтерендә ул елларда булган сәер вакыйгалар тезмәсе яңарды...

2

...Камил, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, яшь хатыны Миләүшәне ияртеп туган нигезенә кайтып төште. Аны агроном итеп билгеләделәр, хатыны күрше авыл мәктәбендә балалар укыта башлады. Кайткан шәпкә әнисенең тузып барган йортын рәткә китерделәр, каралты-куралар яңартылды. Уллары туды. Тормыш үз көенә ару гына бара иде. Ә ике елдан район башлыгы Хәмзә Закиров Камилне колхоз председателе кәнәфиенә тәкъдим итте. Янәсе, элеккегесе – Алмаз Рәшитович бернигә яраксыз, үзен генә кайгырта. Хөкүмәт биргән кайбер акчаларның да кая киткәнлегенең очына чыга алмыйлар икән. Камил башта, дусты Алмазга каршы бармыйм дип, карышып торса да, соңрак бу хәлләрнең чынлыгына төшенгәч, ризалашты. Әнә шул чагында ачылды да инде Алмазның чын йөзе. Яңа хәбәрне ишеткәч, ул идарә бүлмәсендәгеләрнең барысының да башларына тиздән зур бәлаләр ябырылачак дип куркытты. Ул гына да түгел, Камилгә бармагы белән төртеп турыдан-туры: «Ә син, егет, әйдә, эшләп күрсәт, сиңа тагын... боламык бит син... Карарбыз, ничек тырышырсың икән, ә мин игътибар белән читтән күзәтеп торырмын», – диде. Ә аннары ишекне бүлмә ишелерлек итеп бәреп чыгып та китте. Барысының да күңелен авыр тойгылар биләп алса да, сөйләшүне дәвам иттеләр. Бу сөйләшү ярты төнгә кадәр барды, алга таба авылның киләчәге тамырдан үзгәрергә тиеш, дип таралыштылар. Җыелыштан чыкканда, Камилнең башы тубал кебек иде – әйтерсең, ниндидер чүп-чар тутырып тыгызлап куйганнар. Бу олы вазифаны башкарып чыга алырмы соң ул, кыенлыкларга каршы торырлык көчләрне каян табар? Шундый авыр уйлар белән атлап бара торгач, капка төпләренә кайтып җитүен сизми дә калды. Хатыны әле ятмаган, кече якта нидер эшләгән булып йөри, ирен күргәч, ул, елмаеп:

– Йә, ничек үтте җыелыш? – дип, аның каршына килде... – Бик арыгансың бугай, әйдә, өстеңне сал да бераз капкалап ал. Урын җәелгән, ятарсың, – диде.

Кара-каршы утырып чәй эчкән арада Камил хатынына өстән-өстән генә җыелыштагы хәлләрне сөйләп бирде. Кайберәүләрнең зәһәрләнеп янап чыгып китүе турында ләм-мим, берни әйтмәде, билгеле. Шулай итеп, Камил җиң сызганып туган авылын тергезү эшенә кереште. Бу җәй урталары иде. Кырларда алтын башаклы бодай, арышлар талгын гына җилдә тирбәлә. Фермадагы терлек-туар, эсседән әлсерәп, болын-тугайларда утлап йөри. Алар өчен кышка яшел азык әзерләү эше дә гөрләп бара. Камил өеннән иртәнге дүртләрдә чыгып китеп, төнге уникеләрдә генә кайтып керә башлады. Яшь хатыны аны бөтенләй күрми дә диярлек. Баштарак Миләүшә, аның эше шундый дип, үзен юатты. Ә беркөнне сөт тапшыра торган җирдә авыл гайбәтчеләренең: «Камил әле дә Санияне ярата икән, шуңа хатынын күрәсе килмичә, кырдан кайтып керми», – дигәнен ишеткәч, гарьләнеп өенә кайтты. Каенанасы Мәйсәрә апа белән уртага салып сөйләшкәч кенә, азрак тынычланды ул. Ана кеше явызларның кеше арасын шулай бозарга теләвен, авылда алардан көнләшүчеләр күплеген килененә бәйнә-бәйнә ипләп кенә аңлатты. Миләүшә басылды. Өйдә булган бу сөйләшү каенана белән килен арасында сер булып калды шикелле. Авылдашларының күбесе Камилне агроном булып йөргән чагыннан ук үз итеп өлгергәннәр иде инде. Авыл картлары да килеп киңәшләрен биреп китә. Олысын да, кечесен дә эшләтә белде Камил, ниндидер сөйкемле сөяге бар иде аның. Сыер савучы апалар да аның лагерьга килүен зарыгып көтәләр иде. Инде аларның пычрак ерып йөргән, акчага тилмереп утырган чаклары артта калды, сөт тә торбалар аша гына йөгерә, он, печәнне дә сыерлар алдына техника китереп сала, ташып йөрисе юк, уч тутырып хезмәт хакы да алалар. Трактор йөртүче исерек Гайфулла белән курка-курка эшкә барулар да бетте, инде аларны машина илтеп куя, алып кайта. Хәтта Гайфулланы да айнытты Камил, бу хәлнең сәбәбен авылдашлары да аңышмый калды. Еллар буе салып йөргән кеше табибларга алып бармыйча да айнысын әле! Тора-бара ул кулдан машина сатып алды, күрше авыл кызы белән никахлашып та куйды. Баштарак бар да әнә шулай җиңеллек белән бирелде Камилгә. Кирегә сукалап йөрүчеләр дә булды билгеле, шул ук Алмаз ындыр табагыннан ике капчык бодай урлаганда тотылды. Кырдан кайтып килгәндә, Камил үзе тотты аны, бодайны кире кертеп бушатырга кушкач, карышты, гадәтенчә янады. Ахырда Камил: «Әйдә, эшне беренче юлга зурга җибәрмик», – дигәч, ризалашкан булып баш какты. Бу хәлнең ахыры болай гына бетмәячәген уйлап та карамаган иде ул чагында Камил. Аның дәвамы кара кайтаваз булып бер айдан соң яңгырады.

***

Ул төнне Камил саташып чыкты, төшендә кара этләр белән сугышты. Уратып алган әлеге этләр аның бөтен тәнен канатып бетерделәр, ул алар белән сугышып арыды, талчыкты, җиргә егылды. Инде бер эт авызын зур итеп ачып кабып йотарга торганда гына, ул куркудан уянып китте. Таң атып килә иде. Шулчак урам як тәрәзәсе каршында кемнеңдер: «Камил абый, Камил абый!» – дип кычкырганы ишетелде. Йорт хуҗасы тиз генә урындык башындагы чалбарын эләктерде дә тәрәзә каршына атылды, анда ике атна элек кенә үзендә машина йөртүче булып эшли башлаган Әнәс басып тора иде. Тәрәзә ачылу белән, егет гаугаланып сөйләп китте: «Камил абый, анда... урта басуда иген яна!» Камилнең башына тукмак белән суккандай булды, бар өмете шул басуда иде бит аның, шундый да тулы башаклар... бар да солдатлар кебек бер рәткә тезелгән иде. Ирнең башы әйләнеп киткәндәй булды, шулай да үзен кулга алып, ни булганын белү өчен торып килгән Миләүшәдән өстенә кияргә берәр нәрсә сорап алырлык көч тапты. Хатын, каударланып, урындык башына кичтән үтүкләп элгән зәңгәр күлмәкне алып бирде. «Мин киттем, Миләүшә, урта басу яна, диләр», – дип кенә әйтте дә бәрелә-сугыла ишектән чыгып та китте Камил. Авылның аргы башына таба кара төтен җәелеп, һавага көйгән башак исе таралган иде инде. Камил җил-җил атлап клуб янына килеп җиткән арада, аны Әнәс машинасы да куып җитте. Ишек ябылуны да көтеп тормастан кузгалып киткән машина иген басуына таба ыргылды! Алар барып җиткәндә, басуның шактый өлеше янып беткән иде, Камил белән Әнәс ут өстенә көрәкләп җир ата башладылар. Ирләр шабыр тиргә батты, битләре ялкын кызуыннан алсуланды, кызышты. Ә янгын бирешергә теләми иде, бар дөньяны йотарга торган зәһәр аждаһа сыман, ул көчәя генә барды. Сап-сары башаклар күз ачып йомганчы кара күмергә әйләнде. Шул арада районнан ике янгын сүндерү машинасы килеп җитте, авыл халкы да бер-бер артлы басуга ашыкты. Күмәк көч белән шактый вакыттан соң гына янгынны сүндерүгә ирештеләр. Инде барысын да бер генә сорау борчый иде. Шушы гөнаһлы эшкә кемнең кулы барды икән? Бу хәлләрдән соң кешеләр күзенә ничек күренер икән ул? Аллаһы Тәгалә бар бит. Хәер, күпләр күңелләре белән моның кем эше булуын сиземлиләр дә иде инде. Камил, тәмам корымга батып, өенә төштән соң гына кайтып керде. Миләүшә шуны алдан ук чамалап, мунча тергезеп җибәргән иде, ир тиз генә өстенә бер чиләк су койды да, берни дәшми-нитми генә бер чынаяк чәй эчеп, тагын өйдән чыгып китте. Иренең мондый борчулы чагында берни сорашмавың хәерлерәк икәнен белгән хатын аны капка баганасына сөялеп сабыр гына озатып калды. Машина, тузан туздырып, районга таба чапты.

– Ничек сез күрә торып бодай басуының янып бетүенә юл куйдыгыз? Күз карасыдай уңышны саклап, басуда кунарга тиеш сез хәзер, – дип кычкырып каршы алды Камилне район җитәкчесе урынбасары Самат Хәбирович.

Узган кич шактый гына «төшереп» алган булса кирәк, шешенке күзләре, кызыл йөзе Камилдә чиркану хисе уятты. Ни дигән була бит, үзе кайчан кырга чыгып быелгы уңыш белән кызыксынды икән соң әле? Хәер, көн дә табигать кочагында кызлар белән кәеф-сафа корырга ярата, дигән гайбәте таралырга өлгергән инде аның, шунда яшел үлән исе иснәп кергәлидер, мөгаен. Камил, шул уйларына бирелеп, бер ноктага текәлеп тора бирде. Шулчак ишектән Хәмзә абыйсы – район җитәкчесе үзе килеп керде.

– Нигә тавышланасыз, тагын ни булды? – дип, җил-җил атлап, түр башына барып утырды.

Урынбасар койрыгына баскан мәче сыман читкәрәк сикерде. Ул үзен «хуҗа» итеп тоя гына башлаган иде ләбаса, ризасызлыгы йөзенә чыкты. Ә аннары:

– Ярар, Хәмзә Харисович, мин китим әле, ашыгыч эшем бар иде, – дия-дия, чыгып китү ягын карады.

Камил бүгенге иртәдә булган хәлләрне Хәмзә абыйсына бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Район башлыгы: «Да-а... кемдер сине өнәмидер, күрәсең...» – дип, тир бәреп чыккан маңгаен сөрткәләде. «Ярый, хәзер уфтанып утырудан файда юк, калганын исән-имин җыеп алырга кирәк. Иртәгәдән аргы басуга комбайннарыңны чыгар», – диде дә өстәл өстендәге кәгазьләрне актара башлады. Алар хәйран озак сөйләштеләр, колхоз эшләрен дә, гаилә хәлләрен дә. Ахырда район җитәкчесе: «Борчылма, бар кайт, эшеңне эшлә, җинаятьчене табарбыз, вакытның кадерен белик, бар да җайланыр», – дип, аның иңбашына кулын салып озатып калды. Хәмзә абыйсы тынычландырырга тырышса да, күңелендәге авыр тойгылардан арына алмады Камил. Машинага утыргач та, күп нәрсәләр хакында уйланып барды. Бу борчулар юкка түгел иде шул, чынлап та, кемдер аңа аяк чала, авылына, авылдашларына зыян сала... Кайда ялгышты соң рәис, кемне рәнҗетте? Аның эшләгән эшләре белән кемдер канәгать түгел, димәк. Алмаз этлек эшләмиме икән? Булмас-булмас, үзе хуҗа булган кеше, үзе чәчтергән игеннәргә ут төртәме соң? Әлеге уйларыннан Әнәснең: – Камил абый, кайтып җиттек, – дигән тавышы айнытып җибәрде Камилне. Председатель, машина ишеген ачып, җиргә төште. Идарә каршында беркем юк, элек карт-корылар булса да җыелышып хәл-әхвәлләрен сөйләшеп утырырлар иде, бүген исә, артык эссе булганлыктанмы, алар да күренми. Камил бүлмәсенә ашыкты, эшлисе эшләр шактый иде әле. Ферманы, ындыр табагын яңарту өчен бүрәнәләр, такталар кайтартасы, мәдәният сарае, мәктәп өчен калай ташытасы, Малмыждан сыек май ясау өчен махсус җиһаз алдырасы һ.б. мәшәкатьләр бар иде. Иртәгәдән басуда икмәк тә суктыра башларлар. Җанын-тәнен биреп, яратып эшләде Камил – туган авылы яңа йортлар белән бизәлә, яшьләр авылда калырга теләк белдерә башлады. Моны күрү яшь җитәкчегә этәргеч кенә биреп торды. Аның планнары зурдан иде: тора-бара тегү цехы ачу, яңа нәселле атлар, сыерлар алу, теплицалар булдыру. «Эшлим дигән кешегә субсидияләр бирелә, төрлечә ярдәм күрсәтелә», – диде бит Хәмзә абыйсы. Тырышты Камил, дүрт ел эчендә авылын тәки алдынгылар рәтенә чыгарды, сөт саву буенча да, эре терлек үрчетү буенча да беренчеләрдән булдылар, авыл җитештергән сыек майлар Казан кибетләренә озатылды. Күңелсезлекләрнең башы Хәмзә Харисовичның фаҗигале төстә юл һәлакәтендә үлүе белән башланып китте. Камил бу олы хәсрәтне бик авыр кичерде, әлеге кеше әтисе кебек якын иде аңа, бөтен эшенә ярдәмче, киңәшче булды. Инде менә иң зур терәге юк. Остазын соңгы юлга озатканда, Камил хисләрен тыя алмый азапланды. Ир-атка сер бирүләр ярамый, билгеле, тик атылып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр хәл юк иде, бәгыре таш булып катты, сулышы кысылды. Кеше-мазар күргәнче дип, ул ирексездән башын түбән иде. Зират эчендәге каеннар җилдә сагышлы тирбәлә, яфраклары әкрен генә шыбырдаша, алар, гүя, мәрхүмгә җир куенында тыныч йокы телиләр иде. Күмү эшләре төгәлләнгәч, бар да тавыш-тынсыз гына зиратның көмеш айлы яшел капкасы ягына таба юнәлде. Камил зират читендә зар елаган хатын-кызлар арасыннан остазының тормыш юлдашы – Гөлнур апаны аралап алды да, аның иңнәренә сак кына кагылып: «Апа, кичер инде, ашыгыч китәсем бар, кич шалтыратырмын», – дигән сүзләрне әйтеп өлгерде. Гөлнур апасы әллә аңлап, әллә шулай тиешлеген чамалагандай итеп баш какты. Камил, машинасын кабызды да авылга таба юл алды. Бүген Әнәс аның белән бармаган иде, рәхәтләнеп үз иркеңә уйларыңа бирелеп кайтырга була. Әнәс яхшы егет үзе, тик кайчагында күп сөйли, тәмам ардыра. Бәлки, ул шулай Камилне бераз борчуларыннан арындырмак буладыр, әллә ниткән мәзәкләр, кызык хәлләр сөйләп тәмам башны катыра. Бүген исә Камилгә үз уйлары белән калырга берәү дә комачауламый. Башында йөз төрле уй. Әй, кыен да соң бүген... Рәхәтләнеп сөйләшер, күңел бушатыр кешесе дә юк бит аның. Дус булып йөргәннәре дә ялагайлану өчен генә. Миләүшәсе дә ачылып китә торганнардан түгел, Сания белән сөйләшеп утыргандагы кебек күзгә-күз карашып рәхәтләнеп серләшә алмый ул. Сания үзе белән бөтен дөнья ямен алып китте, диярсең. Кайчагында Камилне шундый төшенкелек биләп ала ки, аның әллә кайларга китеп югаласы килә. Саниясе белән китеп югалыр иде дә бит, ул кияүдә, баласы бар. Радиодан да, йөрәкне өздереп:

Яшьлектә сөйгән яр,

Сагындым килеп ал...

– дип җыр сузалар җитмәсә. Сания белән китеп барыр иде микән Камил? Хәзер, нәкъ менә шушы минутта каршына зәңгәр күлмәген киеп килеп чыкса, һичшиксез, ияреп китәчәк. Тик бу – бары хыял һәм аны чынга ашырырга ярамый. Әйе, әйе, ярамый! Инде Камилнең улы бар, Миләүшәгә биргән вәгъдәләрен дә ничек таптап үтмәк кирәк, аларны бәхетсез итеп, үзең турында гына уйлау зур гөнаһ булыр. Менә таныш борылыш, тиздән аларның авылы. Тау итәгенә һәм елга ярына елышып утырган авылы бигрәк матур инде! Тирә-яктагы урманнар, гаскәри кебек тезелеп, әйтерсең, авылның тынычлыгы сагында тора. Тау итәгенә җәелгән чәчкәле чуар келәм исә ниндидер сихри көч белән үзенә тартып тора. Их, шул келәм өстеннән, яланаяк килеш иртәнге чык тамчыларына баса-баса, бер урап кайтасы иде. Ә аннары, шул хәтфә келәм өстенә ятып, зәңгәр күктәге ак болыт көймәләренә утырып туйганчы йөзсәң икән! Кояш нурларында иркәләнеп алу өчен елга өстендә сикерешеп уйнаган балыклар белән колач җәеп бер коенсаң да була. Бу рәхәтлекләр өчен Камил җанын бирергә әзер. Шушы матурлыкны, хозурлыкны ничек ташлап китмәк кирәк. Юк, китмәячәк ул моннан, китмәячәк! Саниясе чакырса да – китмәс! Әнә шундый уйлар дулкынында тирбәлеп кайтты Камил. Авылга килеп кергәндә, машинасы белән тузан туздырып, аның янәшәсеннән Алмаз узып китте – акны-караны күрми, башы-күзе акайган. Камилгә сәлам бирү кая ул, борылып та карамады. Ул узып киткәч тә, Камил берничә тапкыр көзгесенә карап алды, арттагы машина бөтенләй күренми, тузан өере генә өстерәлеп бара сыман. «Да-а, малай, каядыр ашыга», – дип куйды үз-үзенә Камил. Алмазның болай ашкынуы юкка булмаган, моның сәбәбе ике көннән соң мәгълүм булды. Ул, дуамалланып, Самат Хәбирович янына җилдергән икән, бу хакта Камилгә Хәмзә абыйның элекке сәркатибе Халисә шалтыратып әйтте. «Алар озак сөйләшеп утырдылар, Алмазны элеваторга эшкә билгеләделәр. Кемнедер, мин сезне дип аңладым инде, тиздән юлдан алып атабыз, дип лаф ордылар, Камил абый, саграк булыгыз», – диде. Димәк, Алмаз үзенә яклаучы тапкан, ә Саматы күптән үзен район җитәкчесе итеп күрә иде бит инде, ниһаять, хыялы чынга ашкан, күрәсең. Камилгә район җитәкчесенең кем булуы мөһим түгел иде, фәкать аның хуҗалык эшенә генә аяк чалмасыннар. «Нидән курыксаң, шул килә дә чыга», дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул – Камилгә аяк чалып кына калмадылар, сугып җиргә дә аудардылар. Иң элек, Хәмзә абыйсының кырыгы үткәннән соң, яңа җитәкче Камилне үзенә чакырып, нәселле сыерларның унбиш башын күрше авылга илтергә боерды, янәсе: «Син генә сөткә туенып яшәмә әле, аларга да булышырга кирәк». Икмәк саткан акчага хөкүмәт биргән субсидияләрне дә кушып алган, күз карасыдай саклап торган малкайларын председательнең бер дә бирәсе килми иде, ул теше-тырнагы белән карышты. «Нигә алар әзергә-бәзер яшәргә тиеш әле, тир түгеп табылганы гына кадерле була аның», – дип тарткалашты. Самат Хәбирович үз сүзен бирмәде. Озак та үтмәстән, сыерларны алып китү өчен килеп тә җиттеләр, вәләкин савымчы апайлар «бирмибез» дип көрәк-сәнәк тотып каршы чыкты. Вакытында Камил килеп җитмәсә, ниләр белән беткән булыр иде бу вакыйга. Председательләрен хөрмәт иткән апайлар, аның ни әйтәсен ишетергә теләп, бар да аңа төбәлде. Камил сабыр гына: «Борчылмагыз шулкадәр, без аларны җибәрергә тиеш, шулай хәл ителгән, сез карышып кына берни үзгәрми, зурга китсә, үзегезне җыеп милициягә ябып куярлар, мин сезгә бераздан яңаларын кайтартырмын, Алла теләсә... әлегә әнә күрше авылдан алып килгәннәрен савып торырсыз», – диде. Савымчы Зөлфия бик карышасы килеп авызын ачкан иде, янында басып торган Сабира апа аның җиңеннән тартып куйды. Шул рәвешле, йөзләрендәге ризасызлыкны югалтмыйча гына, сыерларны машиналарга төяргә керештеләр. Күрше авылдан килгән сыерлар исә ике айдан соң бишкә генә калды, кайсы билгесез чирдән үлеп китте, кайсының күзе сукырайды, кайсының җилене корыды. Күңелсезлекләр әле моның белән генә бетмәгән икән, кышын кырык баш үгез бозау егылып үлде. Иң элек ферма мөдире бер көн алдан биш бозау үлүен хәбәр итте. Ветеринар Илгиз аларның кинәт кенә үлүенә: «Кичә генә рәхәтләнеп ашап, мөгрәп торалар иде бит, бер төн эчендә ни булган аларга?» – дип гаҗәпләнде. Икенче көнне иртән калган утызы да егылып үлгәч, Илгизне йөрәк өянәге белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Районнан тикшерүчеләр килеп төште, үгезләрне агулаулары ачыкланды. Иң элек бишесен, икенче көнгә калганнарын харап иткәннәр. Каравылчы Наилне күпме генә сорау алып интектерсәләр дә: «Беркемне күрмәдем, берни ишетмәдем», – дип, ул үз сүзендә тора бирде. Ә ике көннән соң Наилне ферма эчендә асылынган килеш табып алдылар. Мордар киткән Наилнең әнисе: «Ул төнне аны алып чыгып киттеләр, ул үзе эшләмәде бу эшне, мин әйткәннәрне беркемгә әйтмә, зинһар, үзең генә белеп тор, кызларыма зыян салырлар», – дип үтенеп елады. Камил, кемнең кулы уйнаганын сизенсә дә, берни эшли алмады. Өстәвенә, тикшерүчеләр дә «бернинди дәлилләр юк» дип районга кайтып киттеләр. Булса да, Самат Хәбирович күз йомарга әмер биргәндер, күрәсең: «Зурга җибәрмик, бу хакта өстәгеләрнең белми калуы хәерле», – дип, Камилне дә кисәтеп куюы бер дә юкка булмагандыр. Шушы хәлләрдән соң Камилнең кулыннан эш төште, авылның якты киләчәген күләгә каплады. Бу вакыйгаларга ахыргы нокта Миләүшә тарыган хәлдән соң куелды. Көннәрдән бер көнне Камилнең хатыны районга баргач, Әнәс аны, башка эше килеп чыгу сәбәпле: «Кайтканда килеп алырмын», – дип, хастаханә янында калдырып китте. Миләүшәнең эше бетсә дә, Әнәс күзгә күренмәде, ахырда хатын, кайта торырын уйлап, олы юлга чыкты. Ярты юлны ул узгынчы җиңел машина белән кайтты, икенче өлешен шактый гына җәяү тәпиләргә туры килде. Көзге җил тәмам үзәгенә үтте, битләрен, кулларын чеметте. «Кайда йөри инде бу Әнәс?» – дип, артына борыла-борыла кайта бирде Миләүшә. Менә шулчак аны бер «УАЗ»ик куып җитте, хатынның кул күтәргәнен дә көтмәстән, туктап та калды. Миләүшә, ниһаять, тәненә җылы иңәр дигән шатлыгыннан, берни абайламыйча, ачылып киткән ишектән машина эченә чумды. Руль артында таныш йөзле сыманрак кеше утыра иде. Хатын кайсы авылга кайтасын әйткәч тә, ул сүз дәшмичә, башын гына какты. Арткы утыргычта тагын ике ир-ат бар иде, Миләүшә аларны күз кырые белән генә шәйләде, никтер йөзләре кара сыман иде, борылып карарга кыймады, тын гына тәрәзәгә карап бара бирде. Авылларына бер-ике чакрым кала машина юл читендә туктап калды, Миләүшә ни булганын да аңышырга өлгермәде, йөртүче ишекне ачып төшеп тә китте. Машинасы ватылган, ахры, дип уйлап куйды хатын. Шулчак аның муенына ниндидер очлы, салкын тимер кисәге терәп куйдылар, авызын, борынын капларга тырыштылар. Миләүшә чәбәләнергә омтылды, әмма аның кулларын кысып тотып, урындык артына таба каердылар. Машина эчендә: – Тик кенә утыр, безне тыңла... бүген исән каласың килсә... – дигән тупас сүзләр яңгырады. Арттагылар исә бу сүзләрдән шаркылдашып көлештеләр. – Иреңә әйт, бер атна эчендә эшләрен тапшырып авылдан китмәсә, баласына, анасына, барыгызга да көн бетәчәк. Милициягә барып изаланмасын, безнең барысы да схвачено, ишеттеңме? – дип, арттагы ир-ат Миләүшәнең бугазына баса төште. Хатын, аңлавын белдереп, баш чайкады. Инде нишләтерләр, көчләрләрме (карынында бит бала, ул бу хакта бүген генә белде), кыйнап кына калдырырлармы?.. Исән калса, улын алып иртәгә үк әнисе янына шәһәргә китеп барыр иде дә бит... Инде менә аның язмышы шушы хәшәрәтләр кулында. «Аллаһым, үзең ташлама мине», – дип ялварды Миләүшә, күзен чытырдатып йомып. Шулчак шофёр егет икенче яктан килеп Миләүшә ягындагы ишекне үрелеп ачты һәм хатынны машинадан тартып та төшерде. Хатын юл читендәге ташларга бәрелгән тезләренең, кулларының әрнүенә түзә алмыйча чыраен сытты. Ул аягына басканчы ук, «УАЗ»ик җилдереп китеп тә барды, номерын күрә алмады, пычрак белән сыланган иде. Миләүшә, кыр буйлап авылга кистереп кенә чыгарга уйлап, юлдан түбән төште. Үзе гарьләнеп елады, үзе йөгерде, үзе Камилне сүкте. Әнәскә дә эләкте, егылып бетте, тезләрен янәдән канатты. Баш очында ямьсез тавышлар белән кычкырып йөргән козгыннар күңеленә шом салды. Чәчен-башын туздырып, тәмам пычракка буялып кайтып кергәндә, авылда караңгы төшкән, багана башларында ут яна иде. Миләүшә, ишектән керү белән, аптырап карап торган каенанасына бер сүз дә аңлатып бирә алмыйча, идәнгә шуып төште дә илереп елап җибәрде. Мәйсәрә апа киленен култыклап түргә таба алып китте. Ниндидер күңелсез хәл булуын сиземләсә дә, ана кеше әлегә берни сораштыруны кирәк тапмады. – Сабыр бул, сабыр, әнә, сабыеңны куркытасың... Хәзер Камил кайтып җитәр... хәзер... хәзер кайнар чәй ясап бирәм, менә монда башың куеп тор, балакаем, – дип, ул Миләүшәне урынга яткырды да икенче якка чыгып, киптереп куйган мәтрүшкәләрен эзли башлады. Бераздан өйгә хуш исле үләнле, җиләкле чәй исе таралды. Мәйсәрә апа килененә яңа киемнәрен алып килеп бирде, табак белән җылы су алып килеп, аяк-кулларын юдыртты, чәй эчерде. Аннары калын юрганга төреп яткырды да тышка чыгып китте. Миләүшә идәндә гамьсез уйнап йөргән баласына карап хәрәкәтсез ята бирде. Камиле эштән кайткач, булган хәлләрне елый-елый сөйләде Миләүшә, китәбез дип ялварды, ире риза булмый икән, үзенең иртәгә үк Казанга күчеп китәсен әйтте. Ир тыныч кына тыңлап торырга тырышты, хатыны кичергән хәлләрдән соң карышырга хакы юк икәнлеген аңлады. Шулай итеп, Миләүшә улын алып, Казанга күченеп китте, хат аша гына Камилгә икенче нарасыйның туасын хәбәр итте. Ир дә, әнисенең шактый үгетләүләреннән соң, балаларын ятим итмим дип, шәһәргә күчәргә мәҗбүр булды. Анда бераз аякка баскач, әнисен дә үз янына алып килде. Авылның киләчәге хакында озак уйланды Камил, тик монда калып кына ул берни үзгәртә алмаячагын ачык аңлады, аңа нишләсә дә аяк чалачаклар иде. Шуның өстенә, тирә-яктагы авылларны инвесторлар яулый башлады, иртәме-соңмы алар монда да килеп тамыр җәячәк иде. Шулай итеп, Камилгә туган авылын, туган нигезен, күңеленә якын булган авылдашларын, киң басу кырларын, көр терлекләрен, балыклы елга-күлләрне, баһадир тауларны, кереп адашырлык урманнарны ташлап китәргә туры килде. Бу чын ир-ат өчен хас булмаган адым булмаса да, Камил язмышына буйсынды.

Айгөл Хөснуллина
 
"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев