Логотип Казан Утлары
Бәян

Ялгыз кеше язмалары (бәян)

Әнкәйнең беренче баласы булсам да, бу якты дөньяга яралырга бөтенләй тиеш булмаганмын. Дөресрәге, әнкәйнең мине табасы һич тә килмәгән. Төшертергә дә тырышып караган, тик, ни сәбәп беләндер, аның бу гамәле барып чыкмаган...

Гаҗизлек әчесен йотып

 

«Татар авылларында ул чорда әхлак мәсьәләсе катыдан иде әле. Шуны бик

яхшы белгән мин — унике яшем дә тулмаган оялчан һәм юаш малай — эчке

бер тоемлау белән әнкәйнең ярамаган, оятлы гамәл кылганын сизеп, ныклап

торып кайгыра, күңелемнән акрын гына сыза башладым. Бала булсам да,

вакыйганың тирәнлеген, чынга ашканда, үтә гарьлекле хәл икәнен аңлап, хәтсез

вакыт беркемгә бернәрсә дә әйтмичә, әйтергә кыймыйча, үз-үземә бикләнеп, ут

йотып йөрдем. Ышанасым килмәде. Алай була алмый, булырга һич тә тиеш түгел

бит! Әнкәйнең үсеп килүче эченә карыйм да хафалана башлыйм, карыйм да

кайгырам, карыйм да читкә китеп тавышсыз гына елыйм. Миңа ифрат та кыен

иде. Безнең әти кешебез юк, әнкәй — аерылган хатын, димәк, аның авырлы

булырга да хакы юк. Ә әнкәй үзе бернәрсә дә әйтми, аңлатмый. Мин аның

саен ныграк пошаманга төшәм, аның саен астыртын гына әнкәйне күзәтәм.

Ашарга дип өстәл артына килеп утыргач бигрәк тә. Ашаган ризыгымның тәме

югалгандай була. Сорыйсым, әнкәйнең «юк» дигәнен, аклануын, барысын да

инкарь итүен ишетәсем килә. Тик куркам, оялам. Ялгышасым, ул хафаларны,

шикләнүләрне бөтенләйгә онытасым килә. Әмма оныта алмыйм. Әбекәй дә,

мине кечкенәгә санаптыр, күрәсең, әнкәй хакында башта берни дә әйтмәде,

белгертмәде. Тик шулай да, берсендә, аның да кайгы савыты мөлдерәмә

тулып:

— Әнә, бик әйбәт булган инде, юньсез! — дип, әнкәйне чын йөрәгеннән

ачынып тиргәп ташлагач, мин ялгышмаганлыгымны аңладым. Аңладым да,

әбекәйне кочаклап, үкси-үкси еладым. Шикләнүләремнең дөреслеге, әнкәйнең

чыннан да ирсез-нисез килеш бәби алып кайтачагы инде хәзер тәгаен иде.

Йә Хода, безгә хәзер нишлисе? Бу оятны кая куясы? Әбекәйгә мин андый

сорауларны бирмәдем. Шулай да, елап арыгач, миңа аз гына җиңел булып

китте. Башка ишелеп төшкән бу гарьлектә таяныр кешем барлыгы ачыкланды.

Кызганды мине әбекәй, бик кызганды. Башымнан сыйпый-сыйпый: «Ул

турыда уйлама, балам, оныт. Мин кайгырганнар да җиткән», — дип, үзенчә

юатырга тырышты. Әйе шул, хурлыкның юан башы кызы өчен аңа төшми

кемгә төшсен? Яшьләрем кибүгә мин элек боегуны һич белмәгән әбекәйнең

суырылып калган, хәтта бераз саргайган йөзенә игътибар иттем. Килеп туган

хәлдә чарасыз ике җан: җитмешне куучы карчык белән үсмер малай, мин

әбекәйнең иңенә башым салган, ул мине кочаклаган хәлдә, боегып, гаҗизләнеп

шулай хәтсез утырдык...

Вакытны туктатып булмый, көннәр үз агымы белән үтә, әнкәйнең эче дә

һаман зурая торды. Хәтерлим әле, балалык белән, кайвакыт уен белән мавыгып,

мин ул хәлләрне онытып та куйгалый идем. Әмма җанны җәфалаучы ул борчу,

капылт кына яңадан искә төшә дә тагын күңелне кимерә, тырный башлый.

Каткан башым белән шул бер үк уйны уйлап, хурланып һәм кимсенеп, көне буе

сөмсерем коелып, нишләргә белми йөрим. Янә әбекәемне барып кочаклыйм

да, икебез дә артык сүз сөйләшмәстән, бертын тик торабыз. Башым шул арада

аз булса да ял итә, тынычлангандай булам. Тик гел генә әбекәйнең итәгенә

тагылып йөреп булмый шул. Аяза башлаган күк йөзен кабат болыт каплаган

кебек, авыр уйлар яңадан күңелне биләп ала. Әмма күпме генә уйласам да,

чишелеш табылмый, мин кабат гаҗизлектә калам. Бернәрсәне бик яхшы

аңлыйм: бераздан өебезгә, әбекәйгә, миңа, әнкәйнең үзенә дә мәсхәрә ишеләчәк.

Әхлак законнары, беркайда да язылмаган намус, оят кагыйдәләре ул заманнарда

шактый катгый, бәяләүләр кискен иде шул әле...»

Төрле вакытларда, төрле төстәге каралар белән язылган; бөтенләй үк тулы

булмаса да, буш урыннары аз калган, шактый таушалган ул дәфтәр кулыма

килеп эләккәч, аны-моны уйламыйча, ваемсыз гына урта бер җирен ачып

караштырганда, беренче булып күзгә чалынган язма шулайрак башланып

киткән иде. Укыйсым, алга таба дәвам итәсем бик килсә дә, ирексездән

димме, дәфтәрне шул урында яптым. Күз алдыма керфекләре мөлдерәмә яшь

белән тулы унике яшьлек малай булып дәфтәр хуҗасы — иске яңа танышым

Миргаяз килеп басты. Колакта аның сабыр тавышы ишетелгәндәй булды. Миңа

ничектер кыен булып китте. Болай эшләргә, ягъни теләсә кайсы урыннан,

кызык эзләп, йолкып алып укырга ярамый иде кебек бу дәфтәрне. Язмалар

андый җилбәзәклеккә лаек түгел иде төсле. Дәфтәр хуҗасының үзе белән

булган очрашулардагы, кыска булса да эчкерсез гәпләшүләрдәге кебек, биредә

дә барысы да артык шәхси һәм бик ихлас иде. Шунлыктан мин, иркенрәк

вакыт табып, авторга, аның кичерешләренә хөрмәт саклап димме, язмаларны

эзлеклелек саклап укырга, ул гына да түгел, андагы четерекле вакыйгаларга,

япь-яшь малайның өзгәләнүләренә, уйлап чыгарылмаган әрнү-газапларына

таянып, җитди әсәр язарга тәгаенләдем. Тик менә эзлеклелек дигәндә генә

сүземдә тора алмадым шикелле.

...Инде дистә еллар күрмәгән элекке бакча күршемне шәһәрнең урам-

парклары буйлап сәйранга чыккан җиремдә — һава сулыйм, тәнемә саулык

өстим, хәрәкәтләним дип, бер көн дә калмый үтәлә торган җәяүле сәяхәтемдә

очраттым мин. Ул да кичке сәйраннарны үз итә, чыккалый икән. Юлларыбыз

гына моңа кадәр ни өчендер кисешмәгән. Шулай очраштык без. Очраштык та,

соңыннан көн саен ук үтәмәсәк тә, бер вакыттарак чыгып, бергәрәк йөрергә

сүз куештык. Ялгызлык җанына үткән булгандыр — мондый килешүгә сөенүе

Миргаязның күзләренә үк чыкты, моңарчы артык яктырырга уйламаган җитди

йөзенә беразга булса да кунган нурларны, елмаюны да яхшы хәтерлим әле.

Көзге шыксыз чак иде ул. Агачлар, яфракларын тәмам коеп бетереп, шәрә

калганнар. Көне-төне, бер туктаган булып, бер шәбәеп, салкын яңгыр сибәли.

Һава торышының начары юк, бар фасыллар да үзенчә матур диючеләр йә бик

ваемсыз, йә артык оптимист кешеләрдер. Октябрь азакларын, йә ноябрь башын,

урталарын күркәмгә санаганнар, миңа калса, барыбер алдаша, икейөзлеләнә.

Шыксызлык — шыксызлык инде. Һәм ниндидер соры, ялыктыргыч ярымкараңгы

төссезлек. Күкләрдә башка фасылларда күзәтелгән фирүзә зәңгәрлек, урамнарда,

бакча-паркларда күзне иркәләүче ник бер мөлаем яшеллек булсын. Мондый

чакта кеше затына киләчәккә, иртәгегә өмет-ышаныч, җылылык, эчтәге уй-

хисләрне кемгәдер ирештерү, аралашу кирәк. Күңелгә, болыт аша күренеп

киткән кояш кебек, аз булса да яктылык, нур кирәк. Ялгызы яшәгән кешегә

бигрәк тә. Миргаязның да шуны аңлаган, тойган гына түгел, бер-беренә охшаган

соры көннәр һәм һаман озыная баручы караңгы кичләр буе күңеленә җыелып

килгәннәрне тышка чыгаруга, бушануга, эчкерсез әңгәмәгә чын-чынлап сусаган

халәте иде булса кирәк.

Беренче көннәр күбрәк хәл-әхвәл белешеп, дөнья хәлләренә кагылып

дигәндәй, юк-бар сөйләшеп узды. Күбрәк ул сөйләде. Үзе, тормышы, үткәннәре

турында сөйләүгә күчкәч тә, мин «әйе», «шулай шул» дип җөпләп, сүзләренә

пичәт сугып баручы ролендә калдым дисәм дә дөрес булыр. Баштагы көнне

берничә сүз белән генә ялгызы гомер сөргәнен белгертсә дә, никтер җәелеп

китеп ул турыда сөйлисе итмәгән, сәбәпләренә кагылмаган иде. Өченчеме,

дүртенчеме очрашуда, Миргаяз башта капылт кына балачагына, үсмер

вакытларына кайтты. Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, шуннан башлады

да, ни өчендер ул бәянны да кисәк кенә өзеп, гаиләле көннәренә, үзе дә

балалар үстергән, бүген дә баргалап торган бакчасына, анда бергәләп йөргән

вакытларга әйләнде. Җыелып килгән сүзләр, аерым вакыйгалар, берсен-берсе

ашыктырып, эткәләп-төрткәләп чыгу сорыйлар, шул сәбәпле эзлеклелек,

чират белән дә артык исәпләшмиләр иде кебек. Мин исә, аның ишегә артык

игътибар итмәстән, колагымны шомрайтып, һаман да аны тыңлап йөрдем генә

түгел, язган чакларымда кирәге чыгар дип, ул сөйләгәннәрне хәтеремә сырлап,

киртләбрәк тә бардым. Чөнки уртача калынлыктагы яшел тышлы таушалган

дәфтәрнең кулыма килеп эләгәсен мин ул вакытта белми идем әле.

«Беренче олы күңел төшенкелеге, хәзергечә әйткәндә, депрессия миңа

шулайрак килде. Хәзер уйлыйм: бишенче сыйныф баласы ул хәлләрдән шул

тиклем кара көяргә тиеш булды микән? Юктыр. Тик үзеңә «исеңә алма, оныт!»

дип боерып кара, качып кара син ул борчулардан. Андый көчне каян алырга?

Ничек ваемсыз булып, бала гына булып калырга? Бәгырьне боргычлап, бөтереп

торган нечкә, сизгер күңеллелектән, оят хисеннән ничек котылып торырга?

Авылдагы әхлак, кеше теленә калу белән ничек исәпләшмәскә? Ни генә

булмасын, ул ипсез вакыйга әле ныгымаган җанда, начарны, пычракны кабул

итәргә әзер булмаган күңелемдә шактый тирән эз, яра калдырып, киләчәк

язмышыма, аннан соңгы холык-фигылемә дә олы йогынты ясады кебек.

Бүгенге көннең бернәрсәгә дә шаккатмас битараф һәм мәнсез күзлеге аша

караганда, әлбәттә, барысы да җиңелдер ул. Хәзерге әхлак калыпларына салып

бәяләгәндә, унике яше тулар-тулмас малайның күңелен телгәләгән ул хәлләрдә

каш җимерелеп, күз чыгарлык сәбәпләр бөтенләй юк та төсле. Ушың киткән

икән, хәзер әнә, өч ирдән өч бала табып та, берни булмагандай яшиләр. Бала-

чаганың да аның ишегә аптыраганы юк. Шул җәһәттән әнкәй очрагын, аның

ни сәбәпле ул гамәлгә барганын да бүген гади генә итеп аңлатып, шәрехләп

биреп була кебек. Ә ул тарих элек-электән килгән, бүгенге заманда мәхәббәт

өчпочмагы дип аталган гап-гади вакыйгага кайтып кала иде. Миңа әти тиешле

кешене ничек булса да яңабаштан үзенә карату, аны хатыныннан йолкып алу,

кайтару. Яңадан бергә яшәп китү теләге, шул теләктә алны-артны карамый

ашкынулары әнкәйне, башын тәмам югалттырып, мине кара хәсрәткә салган

шул адымга барырга мәҗбүр иткән. Кыскасы, бүгенге көннең гади генә драмасы.

Тик андый мөнәсәбәтләр кабул ителмәгән чорда, миндәй самими, пакь һәм

сизгер җан өчен бу хәлләр чып-чын трагедия, фаҗига булды.

Мин әнкәйнең әлеге «җинаятенең» сәбәпләрен абайламыйча, нәтиҗәләреннән

җир ярылса, шул җир тишегенә кереп китәрдәй булып йөргәндә, әнкәй, вакытын

җиткереп, бәби табарга дип бүлнискә дә китте. Шикләнүләр аңынчы ук беткән,

күңелне теткәләгән хурлык чынбарлыкка әйләнгән иде инде. Әйткәнемчә,

аның ише гамәлләр ул заманда азгынлык, юньле хатын һичкайчан эшләмәс эш

саналып, андый бәбиләрне авыл кешесе авыр һәм мыскыллы итеп «уйнаштан

туган» дип атый иде. Шундый «уйнашудан» яралган бәбине табарга дип китте

әнкәй...

Йә Хода! Менә шундый мыскыллы бәя, үзенең һичбер гөнаһы булмаса да,

туачак, биткә кара булып ягылачак ул бәби, уенга чыкканда да минем белән

чыгачак, мәктәпкә барганда да миннән калмаячак. Ул хәлләрдә минем аз

гына да гаебем юк, миңа элеккечә карагыз, ким-хур итмәгез дип, барысына

да сөйләп, исбатлап йөреп булмый бит. Башлангыч класстагы кебек ваемсыз,

аны-моны белмәгән, аңламаган чак булсын иде ичмаса. Партадашларым

да барысын да беләчәк. Укытучы абый-апалар да. Башкасы — башка, менә

шунысын, мәктәптәгесен ничекләр итеп күтәрерсең? Кара күзле, нурлы йөзле,

класста бер матур Гөлчәчәк тә, карашында кояш чыгарып, миңа карап бүтән

елмаймаячак инде...

Күңелем читлектәге коштай бәргәләнгән шул чакта, бу дөньяда иң якын, иң

газиз булырга, ул — мине, мин — аны чиксез яратырга тиешле кешегә рәнҗеп,

кимсенеп, күңелемдәге тыелгысыз ризасызлыкка буйсынып, мин әнкәй өйгә

кире кайтмасын, бәбие белән бергә күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә

китеп югалсын иде дип теләдем. Әбекәемнең дә балтасы суга төшкән, кызы

хурлыгыннан йөзе тәмам боеккан, суырылып калган иде. Ул да тәмам аптырап,

хәтта мине куркытып: «И-их, машина асларына кереп үлимме икән соң әллә?!»

дип бәргәләнә, үзенә урын таба алмый иде...»

Үзе элеккедән әллә ни үзгәрмәгән кебек күренсә дә, тора-бара мин

Миргаязның эре җыерчыклар кискәләгән йөзен ачык чамаладым. Вакыт кемгә

генә рәхимле соң. Тик йөрешендә барыбер элекке, бакчада бергә эшләгән

заманнардагы җитезлек, күзләрендә боеклык катыш булса да яшәү дәрте сизелә

иде әле. Бакча дигәннән, ул аны әле дә, шәһәр халкы дәррәү аннан качып

беткән заманда да ташламаган булып чыкты. Өч йөз кишәрлекле бакчачылык

ширкәтендә җәмгысы 3-4 кеше калганын, шул исәптән Миргаязның да һаман

да булса шунда йөргәнен белгәч, мин хәтта тел шартлатып куйдым. Бу гамәлне

гади хезмәт сөючәнлек белән генә аңлатып булмый иде төсле. Биредә күпмедер

сәерлек тә бар бит. Шулай инде, ялгыз зат сәер булмыйча нинди булсын.

Ялгыз булганга сәер ул, сәер булганга ялгыз. Тик аның шушы көнгә кадәр

түтәлләрдә казынуының төп сәбәбе бераз башкачарак булып чыкты. Һәрхәлдә,

үзе шулайрак аңлатты. Аның бакчаны хәзергәчә ташламавы физик хезмәткә

мөкиббәнлек, кулга шөгыль эзләү, шәһәрдән азга булса да качып тору, эшләп

юанудан икән. Чынлыкта исә болар барысы да шул җанга тигән ялгызлыктан

котылу эзләүнең бер рәвеше булгандыр.

— Анда да бармагач, кая гына барып бәрелим соң? — Ул шулайрак дип

көрсенгән иде. — Башны чистартыр өчен, акылны җуймас өчен дә кирәк ул

бакча.

Бакча хәлләренә авыл, андагы салмак һәм ипле тормыш, шул тормышка

багышланган мәдхия-монолог ялганып китә. Үзем дә авыл тарафына битараф

булмагангамы, әңгәмәдәшемне бу юлы да бүлдермичә тыңлавымда булам.

— Шатлыклар белән кимсенүләр бергә үрелеп барган гомер башымның

унҗиде елы авылда үтте минем. Соңгы унҗиде елы да шунда узып, үзем яралган

туфракка киредән керсәм, бер дә үкенечле булмас иде. Нәрсә инде ул шәһәрдәге

тартма-фатир? Сыерчык оясында йомырка өстендә утырган кош кебек бит без.

Сыерчык та очып чыгып китә дә бер җилләнеп керә. Их, авылга кайтсаммы.

Йортлы, ихаталы, яшел чирәмле ишегалды, кечкенә генә хуҗалыклы, бакчалы

булсаммы... Өстемә бәхет ишелеп төшәр дип өметләнмим анысы. Тик андый

шартларда тиле генә шыр бәхетсез булыр иде. Ярты ялгызлык анда да каладыр,

ә менә дөм ялгызлык... Беләсеңме, халык белән шыгрым тулы шәһәрдә

ялгызлыктан кайчагында бүре кебек күккә карап улыйсы килә. Ә анда көчеңнән

килгән шөгыль, хезмәт янәшәңдә генә. Бәлки нәкъ шул тирәләрдә миңа насыйп

яр да көтеп торадыр... Әлегә бар булган юаныч шул алты сутыйда инде. Тик

менә, хәерчегә җил каршы дигәндәй, сезонны тагын язга тиклем ябасы вакыт

килеп җитте. Ярты ел буе каңгырып тагын май башларын көтәсе...

Ул шулай йә көрсенеп-моңсуланып, йә хыялга бирелеп эчен бушатканда,

яки мавыгып гаиләсен, кызларын, аларның кыланмышларын сөйләгәндә,

безнең аерылыр вакыт та җитә иде. Вакыт дигәнең бик тиз узып китүчән шул.

Өстәвенә соңгы сәйраннан соң безгә хәтсез генә күрешмичә торырга туры

киләчәк иде. Минем чираттагы ялым җитеп, иртәгесе көнгә ял йортына китү

планлаштырылган, билет алынган иде. Моны Миргаяз да белә.

— Булат, кара әле, син бит матур гына хикәяләр яза идең. Хәзер дә

ташламагансыңдыр, шәт. Мин сиңа үземнең көндәлекләремне бирсәм, бәлки

берәр гыйбрәтле язма, повесть кебек нәрсә әвәли алырсың. Мин үзем аның

ишене булдыра алмыйм инде. Маташып та караган идем, барысын бергә бәйләп,

кеше укырлык итеп очына чыгарыма ышанычым булмагач ташладым.

Мин шунда ук кистереп, ярар, бирерсең, карап чыгармын, дип әйтмәсәм

дә, кайтыр юлыма чыкканчы, үз урамыма таба борылганчы ук Миргаязның

язмалары кулымда иде инде. Хушлашканда аның чырае янәдән ярыйсы гына

яктырып китте.

— Шушы яшемә җитеп әле беркем белән дә бүлешмәгән кайбер уйларым,

озак еллар күңел түрендә йөреп, бары шул дәфтәргә генә чыга алган, бәяләүне

көтеп яткан хисләрем, бәхет-бәхетсезлекләремнең үзем аңлаган һәм аңламаган

сәбәпләре — кыскасы, гомеремнең бер өлешенең елъязмасы биредә. Укып чык

әле син аларны. Вакытыңны кызганма. Үкенмәссең. Биредә капчык төбеннән

үк тотып ахыргача селкенгән. Уйдырмалар юк. Үземне кызгандырасым килүдән

дә түгел. Барысы да ничек булган — шулай. Мин, беләсеңме, аларны нәкъ

менә синең кебек кешене, сырлаганнарымны бер рәткә салып дөньяга чыгара

алырдайны, каләм белән азмы-күпме дус затны очратырмын, бирермен дип

йөргән идем. Инде менә теләгем кабул да булды кебек...

Бу хәлгә мин дә разый идем. Бирәм дигән колына... Язарга «ризык» таба

алмый җәфаланганда... Әйткәнемчә, әрсезләнеп, хәтта сансызланып, уртасына

ук кереп, берничә бит укыганнан соң, дәфтәрне чемоданыма салып куйдым да

юл мәшәкатьләре, барып җиткәч урнашу, теркәлү, бүлмәдәшләр белән танышу

ыгы-зыгылары аркасында берничә көнгә онытып тордым. Ял итүнең икенчеме,

өченчеме кичендә, бүлмәдәшем каядыр чыгып китеп, ни сәбәп беләндер шул

чемоданны ачкач, исемә төшеп, дәфтәрне алдым һәм яңадан укырга тотындым.

Ул гына да түгел, кичке чараларга, кино-фәләннәргә бармастан, һәр кичне

шушы язмаларга багышлармын, вакыт калса, үзем дә яза башлармын дип,

күңелемә беркетеп куйдым.

«Әнкәй беркая да китмәде дә, югалмады да. Майның егермеләре узып, чын

җәй килгән, шомырт, сиреньнәр шаулап чәчәк аткан вакыт иде. Тик андый

гүзәллек белән хозурланыр чакмы соң? Без аны гел күрмәдек тә төсле. Кич

җитеп, булган малларны абзарга ябып, ишекнең элгечен эчтән элеп, урын җәеп,

йокларга гына җыенган идек. Караңгы тәмам төшеп җиткәнче кинәт кенә ишек

шакыдылар. Ачуыбыз булды, кызгылт көрән юкарак одеалга төрелгән бәбиен

күтәреп, мыштым гына әнкәй кайтып керде. Ә без, әбекәй белән, бер сүз дә

катмастан, ул кайткан уңайга, ул ачкан ишекне дә япмыйча, дәшми-тынмый

гына өйдән чыктык та киттек. Елга аръягына, Вафирәттәйләргә. Бу ризасызлык

кына түгел, безне рисвай иткән кеше белән бергә яшәүдән баш тарту, нәфрәт

белдерү кебек гамәл иде. Әбекәй юл буе: «Менә нинди көннәргә төштек бит,

балам. Йә Аллам, тагын ниләр күрербез икән?» — дип көрсенде дә көрсенде.

Мин исә, башымны түбән игән хәлдә, тамагымдагы төерне йотарга тырышып,

язмышка буйсынып, аның артыннан атладым».

Бу кечкенә кисәкне дә, мин, үзем куйган тәртипне үзем үк бозып, өйдә

чакта ук укыган идем... Укыган саен гади дә, бер үк вакытта катлаулы да, әмма

һәрдаим эчкерсез уй-кичерешләр күңелемә ныклап торып кагыла, язма авторы

тойган газаплы уйлар бер-бер артлы күз алдымнан кичә тордылар. Язучыларның

бай фантазиясе җимеше булган әдәби әсәрләргә, гәрчә мавыктыргыч булсалар

да, күпчелек очракта билгеле бер киная белән карау гадәтем саклангангамы,

бу язмаларның бәясе миңа ни өчендер югарырак тоелды. Чөнки болар

тормыш үзе язган хикәяләр, әйтер идем, хәтта документаль язмалар иде.

Шул вакыттагы беренче уем — язмаларны хуҗасына кире кайтарып: «Синең

барысы да барып чыгачак, әйдәле, тот та үзең матур гына бер повесть яз,

биредә бит бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк», — дип әйтәсе килү булды төсле.

Чөнки Миргаяз язганнарның барысы да булмаса да, хәтсез өлеше күпсанлы

каләмдәшләремнекеннән бер дә ким түгел иде кебек. Шулай уйлап, язмаларны

укуны дәвам иттем. Бу юлы инде урта бер җиреннән түгел, ә башыннан.

Дәфтәр хуҗасы язмаларын, гәрчә үзе ул вакытның шаһиты булмаса да, туу

көненнән, үзенең чакырылмаган, көтелмәгән килеш, әрсезләнеп дигәндәй, фани

дөньяга килү тарихыннан башлап киткән, аны кечерәк бер хикәя рәвешендәрәк

тасвирлап биргән иде. Гомумән, язмаларда, авторның тормыштан артык

бернәрсә дә сорамастан, бары тик бәгыренә тигән күңелсезлекләрдән арынып,

уйларында бәхеткә ирешү теләге ятып, андый халәтнең ни сәбәпледер килмәве,

эзләп-эзләп тә табылмавы, табылганда да санаулы вакыт аралыгында эреп

югалуы, Миргаязның исә шуның белән килешә алмавы бәян ителгән иде.

 

Чакырылмаган кунак

«Әнкәй мине тугачтын, ак биләүгә биләгән. Ак биләүләргә биләгән, бәхете

булсын димәгән». Элекке заманнарда гаиләләрдә бала ишле булган. «Заманалар

авыр, еллар ябык» булу сәбәпле, зәгыйфьләре үлә торган, ныклары калган.

Исән калганнары да хәтсез булып, ата-ананың мәхәббәте барысына да җитеп

бетә алмагандыр. Һәр туган балага зурдан кубып бәхет теләү йоласы, алда

китерелгән шигырьдәгечә, ихтимал, булмагандыр. Ләкин бәхет теләгәндә дә

бәхетсез булырга яисә, киресенчә, теләмичә дә бәхеткә тиенергә мөмкинлекне

исбатлыйсы юк. Барысын да, күрәсең, күкләр хәл итә. «Бер бәхетсез — гел

бәхетсез» дигән иң гаделсез хөкем карарын, аның үтәлешен дә. Әмма тоташ,

өзлексез бәхетсезлекнең дә сирәк күренеш икәнен искәртү урынлыдыр. Дөнья

бәндәгә алды белән борылган вакытлар да барыбер чыккалап тора бит.

Җиһанга аваз салган мизгелдә бәхет теләүләрен мин, гомумән, көтмәгәнмендер

дип уйлыйм. Кая инде безгә, каткан тезгә... Чөнки, әнкәйнең беренче баласы

булсам да, бу якты дөньяга яралырга бөтенләй тиеш булмаганмын. Дөресрәге,

әнкәйнең мине табасы һич тә килмәгән. Төшертергә дә тырышып караган, тик,

ни сәбәп беләндер, аның бу гамәле барып чыкмаган. Күрәсең, тагын да шул

күкләр, табигать башкачарак хәл итеп куйган булса кирәк. Дөньяны ярыйсы

гына аңлый башлагач, үз-үземә еш биргән сораулар арасында: «Ни хаҗәт, нинди

кирәклелек мине бу җиһанга китергән соң?» — дигән сөаль дә була иде. Әмма

гомер тоташ караңгылыктан гына тормый, куанычлы көннәр яралганда яисә

искә төшкәндә, барыбер, нәкъ Такташча итеп: «Кирәк булган минем тууым!»

дип нәтиҗә ясап куйган чакларым да булмады түгел, булды...

Җиргә яңа җәй килергә җыенган чак иде ул. Карлар инде бөтенләй эреп

беткән, ялан җирләрдә яшел хәтфә келәм булып, ямьгә, матурлыкка сусаган

җиһанны, салкын кышны, язны кичкән барча тереклекне сөендереп, тәүге

чирәм чыккан. Май башының көләч кояшы көн саен җылырак карый,

назлырак, шәфкатьлерәк була бара. Җылыны көткән, аны күптән тансыклаган

табигать, һәммә җан ияләре — терелеп, җанланып килүче бөҗәкләрдән, җәнлек-

җанварлардан алып кешеләргә кадәр эчке бер хозурлану, яңару кичергән вакыт.

Агачлар яфрак ярырга әле әзерләнеп кенә килсәләр дә, җәй үзе бөтен барлыгы

белән башланмаган булса да, кышкы кырыс шыксызлыктан соң яңадан туу,

яшәрү чоры иде бу.

Нәкъ шундый көннәрнең берсендә, шаулап-гөрләп табигать уянганда,

дөньяга килдем мин. Авыл читендәге салам түбәле тәбәнәк кенә өйдә, киез

җәелгән агач сәкедә, җан көчемә кычкырып, моңарчы мине белмәгән, күрмәгән

дөньяга аваз салдым. «Җиһанга яңа җан иясе килде, каршы алыгыз, яратыгыз,

сөегез, сөенегез!» дигәнмендер инде үземчә. «Җан җылыгызны, күкрәк сөтегезне

бирегез тизрәк!» дигәнмендер. Күркәм йола, шатлыклы вакыйга — бәби туе

көткәнмендер.

Әмма... Кечкенә кешене, ягъни мине, яңа җан иясен, алда искәртелгән

сәбәпләр аркасында, бик алай сөенеп каршы алмадылар. Үзе, кемдер әйтмешли,

гариза язып, сорап, әрсезләнеп килмәсә дә, әлеге кечкенә зат бу гүзәл, әмма

каршылыклы дөньяда берничек тә зарыгып көтеп алынганнардан санала алмый

иде. Һәм шул сәбәпле, туар вакыты җитеп килгәндә, ул газаплы да, сөенечле дә

булган хәлиткеч мизгелне дулкынланып көтүләр, малай булырмы, кыз булырмы

дип, көннәр буе уйланып йөрүләр дә, бар гаилә, булачак әти кеше, әби-бабайлар,

туганнар белән киңәшә-табыша исем эзләүләр дә булмады.

Якын кешеләре: «Ярар, килергә җыенгансың икән, кил, ту инде», — дигән

сыман, шактый битараф каршыладылар нәни кешене.

Һәм мин тудым. Һәр бала үз бәхете белән туа дигән сүз дә бар бит әле. Дөрес

микән ул сүзләр дип сорыйсым килми. Чөнки беләм, дөрес түгел. Туган һәрбер

зат дөньяга бәхетен ияртеп килсә, җирдә нинди камиллек, нинди гармония,

нинди тормыш булыр иде. Ә мин шулай да тудым. Табигать, нурлы һәм якты

җиһан мине бәлки көткәндер, мондый күчеш-әверелешкә әле бәлки чиксез

сөенгәндер дә. Башкача булырга тиеш түгел бит. Җиһанга яңа җан иясе өстәлде

ич. Табигать үзе теләде. Тик якыннары, бигрәк тә аны дөньяга китерүче өчен

ул, үзе әлегә сизенмәсә дә, артык зат, көтелмәгән, чакырылмаган кунак кебек,

мәшәкать чыганагы, аның бәхетен урлаучы булып яралды.

Шул сәбәпле, балалы йортта сөенеч-шатлык аз гына да сизелмәде. Киресенчә,

җыйнак сәкедә тәбәнәк түшәмгә карап ятып торган, бала табу ыгы-зыгысы белән

уйларының очына һаман да чыгып җитә алмаган яшь анада гына түгел, әле

яңа гына әби булган кешедә дә ниндидер бер пошаманлык, күзләргә, чырайга

чыккан аптыраш, бер гаҗизлек күренә иде кебек.

«Ир йортында бәбилисе урында монда бала табып ята бит, булмаган!» Азмы-

күпме юылган, биләүләнгән бала, елавыннан туктап, йоклап киткәч, яткан

кызы янына — сәкегә чәй әзерли башлаган әби кеше эченнән генә берничә

тапкыр шулай дип кабатлады. Өстәлдән тастымалга төрелгән түгәрәк ипине

алып, бик калын итмичә генә ике-өч телем кисте, күпне күргән сай пыяла

савытка берничә шакмак шикәр салды да бер-берсенә охшамаган тоткасыз ике

чынаякка чәй агызды. Ана белән кыз, шушы бар булган сый-хөрмәт белән,

янәшәдә тавышсыз-тынсыз йоклаган нәни җан иясенә артык игътибар итмичә,

сүзсез генә чәй эчтеләр.

Чырае һаман да караңгы калган яшь әнинең күңелендәге төксе уйлары чәй

эчкән мәлне дә, аннан соң да аз гына да яктырмады. Башында өзлексез бер

чарасызлык бөтерелде дә бөтерелде. «Мондый «койрык» белән хәзер кая барасы

да нәрсә эшлисе? Кем генә мине моның белән кияүгә алыр? Бер килмәсә килми

икән шул ул. Төшертеп тә төшмәде бит шунда. Эшнең рәтен белмәгәч, нигә

тотынырга иде? Җитмәсә акчасын да кире кайтармады».

Бераздан аның күз алдына баланың атасы — ярты елдан да азрак яшәп алган

ире килеп басты. «Бәлки Галиәкбәрнең, бала тугач, күңеле йомшар? Беренче

баласы бит. Җитмәсә ир бала. Ул килергә тиеш, килми кала алмас. Тик менә,

әйдә, кайт инде, аеры-чире яшәмик, дисә, нишләргә? Яңадан шул явызның да

явызы булган каенана янына кайтыргамы? Юк, анысы булмас!» Инде нурланып

китәм дигәндә генә йөз яңадан чытылды. «Ә ул бөтенләй килмәсә, күренмәсә?

Ул чагында бер генә юл кала. Тәвәккәлләргә дә мендәр капларга, бу йөктән

бөтенләйгә арынырга. Дөньяга ничек килгән булса, шулай китеп тә барсын.

Вакытлы-вакытсыз яралган шушы имгәк дип гомер буе ирсез яшәргәме?»

...Адәм баласының бу дөньяда өч туе була, диләр. Аның беренчесе, иң

тәүгесе, билгеле инде, бәби туе. Туй сәбәпчесе, бу якты, әмма шактый буталчык

дөньяның яңа әгъзасы, үзе шунда булса да, әлеге бәйрәмне, әлбәттә инде, белми,

сизми. Ул әле дөнья мәшәкатьләрен, сөенеч-көенечләрен аңларлык хәл-халәттә

түгел. Тик мондый чакта ничек туй итми калу кирәк? Бәби туе. Исеме генә ни

тора бит. Бәхетле ата-ана, өстәл тирәсенә җыелышкан туган-тумача. Барысы

да шау-гөр киләләр, котлыйлар, шатланышып сөйләшәләр. Ә сөенеченнән ни

эшләргә белмәгән ана кешенең күзе бары сабыенда гына. Ходай аңа дөньяда

иң олы бүләк — бала бирде бит. Мондый бүләктән, мондый туйдан, матур

теләкләрдән соң ул һәм аның газизе ничек инде бәхетле булмасын. Була,

әлбәттә! Аның йөрәк парәсе дөньяда иң сөйкемле, иң уңышлы, иң затлы, иң

бәхетлеләрдән булачак...

Менә кайчандыр биләүдә яткан кечкенә җан иясе инде үсеп, чын ир-егет

булып җитешкән. Тагын йортка туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән җыелган.

Йортта тагын туй икән ич. Адәми затның икенче туе, төп туе. Монысында инде

ул бишектә шыңшып ятмый. Монысына ул үзе хуҗа. Барысын да үзе хәл итә.

Барысы да аныңча. Чөнки ул табигать кушкан изге бурычын үтәргә алынган,

шуңа җыенган. Ул барлык затларга да хас парлашу гадәтен, гаиләле булу

йоласын җиренә җиткерә. Яңа кешегә җан иңдерү, нәсел калдыру җәһәтеннән.

Аның янында ап-актан киенгән, үзе дә шул күлмәге кебек ак, пакь, саф булган

җан сөйгәне, алда булачак шатлыкларда да, кайгыда да янында калачак, барысын

да бергә күтәрәчәк тормыш иптәше. Түрдә аны кечкенәдән яратып үстергән,

аякка бастырган газиз затлары — әтисе белән әнисе. Аларның да йөзендә

мөлаем шатлык, горурлык...

Ләкин беркем дә бу фани дөньяда мәңгелек түгел. Адәм балалары, озын-озак

тормыш итеп, җирдәге бурычларын үтәп, кайчагында үтәмичә, аннан-моннан

гына башкарып, беркөнне бакыйлыкка күчәләр. Соңгы туй килеп җитә. Үзенең

соңгы туен бәндә янәдән дә күрми, белми, чөнки мәшәкатьле фани дөнья белән

алыш-бирешне ул инде өзгән була. Бәби туе хакында аңа соңрак тәфсилләп

сөйли, җиткерә, фотосурәтләр күрсәтә алсалар, соңгы туйның ничек үткәнен

ул беркайчан да белә алмаячак. Өченче туй ул — үлем туе. Ярый, бу күңелсез

якларга тирән кереп китмик. Беренче туй белән соңгы туйның янәшә булу,

тәңгәл килү ихтималын да, андый вәхшилекләр очраштыргаласа да, онытып

торыйк...

Көн кичкә авышып килгәндә, сәке өстендәге ул күренешне, ярлы чәй

табынын, андагылар үзләре ул турыда уйламаса да, шунда ук, янәшәдә генә

иске-москы чүпрәк белән төрелеп, берни белми йоклап яткан нәни кешенең

боек кына үткән беренче туе дияргә дә булыр иде».

Язмалар шулай дәвам итә иде. «Чакырылмаган кунак» — әлеге кисәккә автор

үзе түгел, ә бәлки мин фәкыйрегез куйган исем. Шулай дип атасам да, аннан

соң туган уем — кем дә кем, тик Миргаяз ише затлар бу дөньяга беркайчан

да чакырылмаган, дәшелмәгән килеш, чырай ертып килеп керүчеләр рәтендә

була алмыйдыр дигәнрәк фикер иде. Ярты гавам — туң, битараф җаннар, бер

уйлаганда, биредә кирәкләре шул кадәрле генә булганнар шулай чакырып

йә чакырусыз, дәшеп йә дәшмичә, «юллама»ларсыз гына бу җиһанга килгән

нисбәттә, ничек инде Миргаяз бирегә арткы ишектән генә атлаган булып

саналсын?! Тормыш-яшәешне кечкенәдән үтә дә нечкә итеп тоя белгән, хисләр

аша үткәргән, сизгер җанлы булган өчен генә түгел. Барыннан да бигрәк дөрес

кеше булып калган, яшәгән өчен. Бу турыда сүз кузгалган икән инде, чынлыкта

Миргаяз кебекләрне Ходай Җиргә сынау өчен җибәрә дип уйлау дөресрәктер.

Башкача була алмый. Яраткан бәндәләрен Хак Тәгалә фани дөньяга бары

сынар өчен китерә дигән сүз юктан түгел ул. Ә икенче яктан... Яраткан җанны

шултиклем тилмертү...

Ни генә булса да, кешенең җиһанга килүе дә, китүе дә аерым затларга, хәтта

аны тудырган ата-анага да аз бәйләнгән. Барысын да, дәфтәр хуҗасы язганча,

табигать-ана, күкләр, ягъни Аллаһы үзе хәл итә, ахрысы. Алда бәян ителгәннәр

дә күпмедер дәрәҗәдә моны исбатлый иде булса кирәк...

 

Ятимлеккә тиңдәш үгилек

«Мин әнкәйгә рәхмәтле дә, бер караганда. Ул, гөнаһтан куркыпмы, әллә

күңелендә күпмедер микъдарда ана булу хисләре уяныпмы, башында йөрткән

теге начар уен гамәлгә ашырмыйча калган — мине мендәр белән каплап,

тончыктырып үтермәгән. Тик бераз үсеп, үземә әйтелгән сүзләрнең мәгънәсен

аңлый башлаганнан бирле колагыма еш ишетелгәне: «Шунда туу белән ястык

каплап үтермәгәч соң!» — дигән сүз булды. Моны әнкәй миңа ачуы килгәндә,

күпмедер үкенеп, күпмедер «менә шундый эшне эшләмәгәнгә рәхмәт әйт,

юньсез малай» дигән кебегрәк белдерә иде. Мин, мондый битәрләүгә, сабыйлык

белән аңышмыйчарак булгандыр инде, үпкәләми идем. Бераз исәйгәч кенә

аның ишене ишетми башладым. Тик, күп кабатлану сәбәпледер, хәтердә калды

ул сүзләр. Әмма әни кешедән андый сүз ычкынсын, аның ише үкенүләр килеп

тусын өчен мин — биш-алты яшьлек малай нинди тәртипсезлекләр, нинди

әшәкелекләр эшләгәнмендер, хәзер дә искә төшерә, аңлый алмыйм.

Ә мин әнкәйгә барыбер тартыла, янына килә, сырпалана, аңа иярергә

тырыша идем. Тик «койрык», яратмаган «койрык» бит, аны тагып... Берсендә

сабан туена бик барасым килеп, мине иярт инде дип, елый-елый аның артыннан

әллә күпме йөгергәнемне, әнкәйнең мине ачуланып, аның саен тирги-тирги

кирегә куганы бөтен төсмерләре белән хәтергә уелып калган.

«Чукынмыш бала, бер бәла булдың инде тәмам», — кире килеп, мине ныклап

җилтерәткәч, мин, сабан туен күрергә лаек түгеллегемне аңлап, күзләремне

җиңем белән ышкый-ышкый, өебезгә таба титакладым.

Мин ул чакта әнкәйнең миндәй «бирнәсен» ир-атларга күрсәтеп йөрисе

килмәгәнен аңларлык идеммени? Ачуы чыкканда, миңа төбәп кабатларга

яраткан сүзләренең тагын берсе: «Ник тугансыңдыр, тумаган булсаң, күптән

кияүгә дә чыккан булыр идем». Балалык белән монысын да бик аңышып

бетермәгәнмендер инде, аның саен йомшак кочак эзләп аңа тартылмаган,

тагылырга да омтылмаган булыр идем.

Их, әнкәй! Мин бит синең мине яратуыңны, сабый чакта гына түгел, егет

булгач та, ир-атка әверелгәч тә, гомер буе көтеп, теләп, җылылыкка, назга сусап

яшәдем. Җырларда җырланган әни кеше, ана бит ул! Ул йөрәк парәсен — баласын

сөйми кала аламы? Алай булмый, тиеш түгел! Хәтта җәнлекләр дә нарасые өчен

барысына да, хәтта үзләрен корбан итәргә дә әзер. Тик ни эшлисең, дөнья шул

бу. Сабыйларын теләсә кайда ташлап китә алган «күкеләр» дә күренгәләп тора.

Аллага шөкер, әнкәйгә дә рәхмәт, миңа начарлыкның аның ишесе эләкмәде. Әле

яңарак кына бер газетада «Балаларым миңа кирәк түгел» дигән язма укыдым.

Мин әнкәйгә кирәк булдым анысы. Тик үсә төшкәч, ярдәмче сыйфатында. Авыл

җире бит, эше бетә торган түгел. Чүкеч, балта тотарга да ир-ат җенесеннән булган

зат барыбер кирәк. Аннан соң утыны, печәне дигәндәй.

Их, әнкәй, әнкәй! Бала чагымда бер генә тапкыр алдыңа утыртып,

тупылдатып сөйгән, башымнан сыйпап, «балам» дип дәшкән булсаң икән.

Боларны язар идемме соң бүген? Ник мин шултиклем үги булдым соң сиңа?

Хәзер «ник?» дип сорасам да, сәбәпләрен чамалыйм. Беренчел сәбәпләрен.

Тик еллар үтә торды. Ярар, син яшьрәк чакта, парлы тормыш корырга, кияүгә

чыгарга хыялланганда, мин гаепле дә булыйм. Вакытлы-вакытсыз дөньяга

килүем белән. Ә аннан соң? Элеккене куыпмы, соңыннан да, ир-егет булып

җитешкәч тә мине үз итмәүләрең. Югыйсә, кырык ничә яшемә җиткәнче, һәр

елны кайтып печәннәреңне дә чаптым, утынын да әзерләми калмадым, каралты-

кураларны да кирәгенчә карап тоттым. Бу эшләрне, берүземә генә җиңелдән

булмаса да, авырсынмыйча, хәтта теләп башкардым. Ул гына да түгел, андый

ярдәмне һәрдаим бурычым, вазифам итеп саный идем. Тик мин кире шәһәргә

кайтырга җыенганда, китеп барганда, бер-ике җылы сүз әйтә, «улым, бу эшләрне

дә булдырдың, рәхмәт!» дия белми идең. Җылы сүз — җан азыгы, диләр, әмма

андыйны мин ишетмәдем. Ни өчен? Эшләп, булышып, даими кайтып торып та

мин сиңа нигә, ни өчен ярамадым соң, әнкәй? Көтеп алынмаган бала гомерлек

үгилеккә хөкем ителгәнгәме? Тик шул дәрәҗәдә... Минем тормыштагы азмы-

күпме уңышларыма, шатлыкларыма да сөенә белмәдең, ул гына да түгел, андый

хәлләрне син йөзеңә битарафлык кына түгел, хәтта ки килешмәүчәнлек чыгарып

кабул иткән чакларың да булмады түгел, булды.

Нигә? Ни өчен? Мин мондый һәм башка шуның ише сорауларның күп

өлешенә җавап эзләп, аны тулысынча табып бетерә алдым дип һаман да

исәпләмим. Ә бәлки бетергәнмендер дә. Синең бик тә үзенчәлекле холкың да бар

иде ич әле. Бөтен хикмәт тә шул тарафларда булмады микән? Беренче карашка

гади булып та, тиз үртәлүчән, кызу, хәтта гаугалы табигатең. Мине — «койрыкны»

бөтенләй исәпкә-санга алмаганда да якыннарыңа һәрчак кыен ашаткан, чикне-

чаманы белмәгән көйсезлегең. Теләсә нинди холыксызлыкның адәми зат өчен

бәхетсезлек икәнен, холыкның язмышны билгеләгәнен бик соң, гомереңнең

соңгы елларында гына аңладың син. Ә аңынчы үзеңә-үзең китереп торган

бәхетсезлекләрне безнең белән мул итеп бүлештең. Минем ныгып җитмәгән

йөрәгемне яралы итүеңне — әтиебез булмаган көе бәби алып кайтуыңны әйтәм.

Анысы яратмаудан да яманрак булды. Ни эшләгәнеңне аңлап җиткермичә, хисләр

давылына буйсынып кылдың син ул эшне, тормыш асылын тоймыйча китереп

чыгардың. Ярый, анысы турында алдарак сөйләп бетерермен.

Әнкәйнең кияүдән капылт кына аерылып кайту тарихы да шул коры дары

кебек гөлтләп кабынып китү гадәте аркасында килеп чыккан, мәзәк эзләгән

кешегә мәзәк тә, гыйбрәт белгәннәргә гыйбрәтле дә бер хәл булган. Идән юып

йөргән җирендә биана кешенең нидер әйткәнен, нәрсәдер өйрәткәнен күтәрә

алмыйча, юкка үртәлеп, әнкәй, шул идән ышкыган мунчаланы беркая да

сыймый торган дуамаллык белән карчыкның чыраена ук төбәп атып, әйберләрен

җыеп кайткан да киткән. Әлбәттә инде, мондый гамәлдән соң аның артыннан

йөрүче, кайт дип ялынучы, килеп алучы булмаган.

Тик әти кеше безнең тарафларга килми түгел, килгәли иде. Хәтта бик теләп.

Юк, әнкәйне сагынып, аны кайтырга чакырырга йә булмаса бәйрәмнәрдә, туган

көннәрдә миңа бүләк күтәреп, күрәсе килеп, «улым» дип башымнан сыйпар,

яратыр өчен түгел. Хәзер дә бик шикләнәм, туган көннең кайчан икәнен төгәл

белде микән ул? Юктыр. Белсә, авылда үткән унҗиде ел эчендә әти кешедән бер

генә тапкыр булса да берәр очсызлы күчтәнәч алганым булыр иде. Ул күбрәк

мин йоклагач, әбекәй кайда да булса кунакта вакытта безгә сугыла иде. Сәбәбен

әйтеп торасы түгел инде, билгеле. Әнкәй кумагач, караңгы чырай күрсәтмәгәч

кенә түгел, көтеп тә алгач, ник килмәсен. Тик ул төнге сәфәрләрнең ахыр

нәтиҗәләре китергән гаҗизлекләр...

Хәзер барысы да үткәндә инде. Үпкәләрем калган булса да, аларны шушы ак

кәгазь битләренә салып, шыңшып алсам да, мин сиңа рәнҗемим инде, әнкәй.

Күптән рәнҗемим. Җөйләре калса да, бар булган яралар акрын гына төзәлде.

Ялгыштан, хатадан хали түгелдер беркем дә. Тагын Такташны искә төшерәм

дә: «Рәхмәт, әнкәй, сиңа, ярый әле мине тапкансың», — димен. Рәхмәтем тагы

шуңа: сөймәсәң дә, мине үстердең. Өстемне дә карамадың түгел, үзеңчә карадың.

Тамагым ач йөргән чаклар да, Алланың рәхмәте, булмады. Хәтта читкә китеп

укуыма да аяк терәп каршы тормадың, җибәрдең.

Ә менә әбекәй... Рәхмәтләремнең иң олы өлеше сиңа, әбекәй. Мине әниле

үгилектән, гаепсездән гаепле булудан үзенчә аралаган, коткарган рәхимле җан.

Гел генә сөеп, яратып тормагандыр ул, тик оныгын беркайчан да ят итмәде.

«Казлар артыннан да сине күтәреп йөгердем, сепарат аертырга барганда да

үземнән калдырмадым, күршеләргә кергәндә дә җитәкләгәнем син булдың»,

— дип искә алганнары хәтеремдә әле әбекәйнең. Шулай булгандыр. Кибеткә дә

мине ияртер иде, кунакка барганда да. Усалрак булса да, вакытында тамагымны

туйдыручы да, яклаучы да, саклаучы да шул әбекәем иде. Инде ир уртасы булып

җиткәч тә, эшләгән җиремә, ишегалдына чыгып, яныма килеп, «балам» дия-

дия аркамнан кагып сөюләреңне һичкайчан онытасым юк. Балам! Әнкәй әйтә

белмәгән, теләмәгән нинди назлы, нурлы сүз. Ачык йөзле, шат күңелле, кеше белән

сөйләшергә яратучы, аралашучан, юктан да сөенә белгән әбекәем минем...»

...Шакмаклы дәфтәргә ваграк хәрефләр белән тигез итеп сырлап барылган

язмаларның бераздан мин башка төрлерәк урынына — көннәр, айлар, ягъни

төгәл даталар куелган, кыскача гына шул көннәргә бәйле гамәлләр, кичерешләр

язылган өлешкә — классик көндәлек дип атарлык шәрехләүләргә килеп

төртелдем. Әмма бу өлеш озакка бармады. Бераздан тагын язма хуҗасының

күңеленә генә түгел, минем тойгыларга да ярыйсы тирән уелган, танышым,

гадәтенчә артык хисләнеп, түкми-чәчми шушы дәфтәргә күп булса моннан

биш-алты ел элек теркәп куйган урынга, дәфтәрне кулыма алгач, иң беренче

булып укый, таныша башлаган вакыйгалар арасына яңадан кереп киттем.

 

Бәхет өчен алтын таулар кирәк микән?

«Әнкәй бәбие белән кайтып кергәч, өйдән чыгып китү, әбекәй белән бирегә

— Вафирәттәйләргә килеп урнашу, безгә караңгы чырай күрсәтүче булмаса да,

икебезнең беребезгә дә тынычлык алып килмәде. Шулай буласы билгеле инде.

Кеше өстендә яшәүдә нинди юаныч булсын? Авыр тойгылар җанны басып

торганда бигрәк тә.

Чит урамда яңа дуслар табып та аларга ныклап торып ияләшә, онытылып

китеп уйный алмадым. Бимазалы уйлар мине ташламады. Ә бит моннан өч-

дүрт айлар элек кенә хәлләр гел башкача иде. Бүгенге белән чагыштырганда,

мин чып-чын бәхетле идем. Бәхет өчен минем кебек бала-чагага гел дә

күп кирәкмәгәнлекне, бары тик оятлы, гарьлекле хәлләр китергән борчулы

уйларның башны корт кебек өзлексез кимереп тормау зарурлыгын мин шулай

иртә аңладым. Әле кышын гына үзенең җылы кочагында тоткан бәхетне мин,

бәлки, сизмәгәнмендер дә. Булганда бәхет беленми, тоелмый, диләр ич. Шуны

гына беләм: рәхәт иде. Өйдә дә, күрше-тирәдәге дусларым арасында да, мәктәптә

дә. Хәер, барысын да үз тәртибенә куеп сөйлим әле.

Куаныч-шатлыкларымның иң зурыннан — мәктәптән башлыйм. Әйе,

кайберәүләргә андый сүз, андый бәхет гаҗәбрәк тоелса да, нәкъ менә мәктәптән.

Дүртенче сыйныфны без ваграк бүрәнәләрдән бурап өеп, сугышка кадәр үк

салынган, эчтән һәм тыштан кызыл балчык белән сылап, акбур белән яхшылап

агартылган, кечкенә тәрәзәле, мичле иске класста тәмамладык та бишенчегә

җәен генә эше бетерелгән яңа олы таш мәктәпкә күчтек. Ул яңа гыйлем

йортының матурлыклары! Сәкеле, олы мичле, мич башлы тар һәм тәбәнәк авыл

өйләреннән башканы бик күрмәгән балаларга үзе бер яңа дөнья иде ул. Олы

тәрәзәләр, иркен, якты класслар. Буявы кибәргә дә өлгермәгән яңа парталар.

Без белмәгән, күрмәгән приборлар белән җиһазландырылган физика һәм химия

кабинетлары, безгә — кепкаларыбыз белән бергә үлчәгәндә дә буйларыбыз

метрдан ярты карышка да артмаган малай-шалайга алагаем тоелган спорт залы.

Класслар саны да исәпләп бетергесез. Абайламыйчарак йөрсәң, адашырлык

инде менә. Башкаларга ничек булгандыр, анысын әйтә алмыйм, тик миңа,

укуны, укытучыларны, мәктәпне яраткан затка, бу хәл олы бер өстәмә шатлык,

куаныч иде. Искә төшкәндә, хәзер дә гаҗәпләнеп куям: мәктәпкә мин бәйрәмгә

баргандай көн дә теләп бара, рәхәтләнеп йөри идем. Хәзер менә «идем» дим.

Тик ул язгы көннәрдә... Хәер, аларын күпмедер бәян иттем инде.

Бу урында бар булган сөенечләремне берәмтекләп, бөртекләп күрсәтәсем,

язасым килә минем. Чөнки алар әле дә, ничә дистә еллар узгач та, кадерен

аз гына да җуймыйча, күңелем түрендә саклана килә. Без шулай бишенче

класска кердек. Һәр фәннән аерым укытучы булу башта бераз шөлләтсә дә,

анысына тиз күнегелде. Баш мие, җәйге челләдә кибешкән тамак аның саен

су таләп иткән кебек, гелдән-гел гыйлем сорап торгангадырмы, фәннәрнең

күбесе миңа гаҗәеп дәрәҗәдә кызык иде. Шул сәбәпле, укуның туйдырганын,

тизрәк өйгә качасы килеп ялыктырган чакларны аз гына да хәтерләмим мин.

Игътибар белән укытучыларны тыңлыйм. Өй эшләрен дә җиренә җиткереп,

яратып башкарам. Иртәләрен кечкенә тәрәзәле җыйнак өебездән бик теләп

чыгып китәм дә, өч чакрымлап еракка, авыл уртасыннан да арырак урнашкан

гыйлем йортына барам. Белем дөньясы үтә дә серле икән ул. Гыйлем эстәү дә

шатлык, бәхетне мулдан китерә ала икән. Класста беренче булсаң — бигрәк

тә. Ул классташлар белән аралашуларны, чем-кара күзле, кыйгач кашлы гүзәл

Гөлчәчәккә, сирәгрәк булса да, мәсьәлә чишеп биреп, рәхмәтләр алуны инде

әйткән дә юк. Укытучылар да, фәнне яраткач, яхшы укыгач, сине үз итә икән

бит. Алар да газиз кешеләргә, хәтта, әйтер идем, җырларда җырланганча, иң

изге затларга әйләнә дә куя. Өйдә җылы җитмәүдән генә түгел, мин аларны

шул гыйлем чәчүләре, исемем белән матур итеп дәшүләре, мактап, дәртне

үстереп торулары аркасында бик тә ярата, хөрмәт итә идем. Балачакның бәхетле

мизгелләренең олы өлешен мин нәкъ менә алар белән, мәктәп белән бәйләми

кала алмыйм.

Арттыруым түгел. Менә абыем урынына күргән, озын буйлы, мәһабәт

гәүдәле укытучы Шәвәли абый. Бизәкле кара указкасын, бар булган күрсәтмә

әсбапларын тотып, олы адымнар белән ашыкмыйча атлап, класска килеп

керә. Ул керүгә класс уртасында диафильм аппараты инде урнаштырылган,

олы карталар кирәкле урынга эленгән, өйрәнәсе тема параграфлары белән

тактага язып куелган була. Мин аптырыйм, башкалар тарихтан ничек «өчле»

ала икән? Ничек яратмыйлар, ялкауланалар, ничек исләрендә калмый, нигә

ичмасам шунда укып булса да килмиләр? Төсле карандашлар белән аллы-

гөлле итеп борынгы дәүләтләрнең чикләре билгеләнгән, кызыл ук белән Рим

легионерларының яулап алуы күрсәтелгән контурлы карталарны укытучы абый

җыеп ала да миннән тикшертә, мин үзем үк аларга билгеләр дә куеп чыгам.

Менә бит ничек бәялиләр! Син ясаган карта кибеттән алынган атластан ким

түгел, дип мактый мине Шәвәли абый. Шуңа класста кем ничек булдыра ала,

шулай бизәгән, сызган, сырлаган, язган карталарны мин тикшерәм. Аннары

алгебра дәресе. Тигезләмә, мәсьәлә чишү үзе бер рәхәт мәшәкать. Геометрия

дигәне исә тагын да кызыклырак. Әкълимә апабыз өй эшен тикшереп чыга

да, иң авыр мәсьәләне бары мин генә эшләгәнен белгәч, такта янына чыгара.

Мин тактада аны эшләп, чишеп күрсәтәм дә, бишле алып үз урыныма утырам.

Шулчакта алма битле Гөлчәчәк тагын миңа карап, матур итеп елмаеп куя.

Минем дә авыз — колакта. Монысы — шатлыкларымның иң зуры. Чөнки

барысын да уздырып кына калмыйм, бүләккә якты елмаю да алам. Борынга

кызлар исе ныклап керә башламаса да, аларга карата битарафлык юкка чыгып

килгән вакыт бит. Гөлчәчәк — үзенең нурлы елмаюы белән моның беренче

сәбәпчесе. Мондый халәтне бәхет димичә тагын ничек атап булсын инде. Тик...

Тулышып торган шушы бәхетемнең тиздән бәхетсезлек белән алышынасын

мин белмим шул әле...

Яңа мәктәбебездә шул рәвешчә беренче, икенче чирекләр узып та китә.

Иң озын өченче чирек башлана. Ул ахырына якынлашкан мәлләрдә мәктәптә

элеккечә барысы да ал да гөл булса да, өйдә күңелсез хәлләр башлана. Мин

әнкәйдә алда бәян ителгән үзгәрешләрне сиземли башлыйм. Көннәремнең

кояшы сүнеп, ниндидер эңгер-меңгердә яшәсәм дә, укуга бармыйча калып

булмый. Ул мине күпмедер коткарып килә. Күңел куырылган булса да, мин

анда беразга онытылам, элекке мәңге бетмәс шатлыклы көннәрне гизгәндәй,

дәвам иткәндәй булам...»

Бу юлларны укыганда, Миргаязның җәяүле сәйранда йөргәндә: «Мине

бөтенләй үк читләтеп узмаган бәхетле мизгелләр нәкъ менә гыйлем эстәү,

башта мәктәп, аннан соң институт еллары белән бәйле», — дигәне искә төшеп,

бу чакта ул сүзләрне, артык тирәнгә төшми генә, тагын да шул сәерлек белән

бәйләсәм, хәзер фикеремнең үзгәрүен искәртми кала алмыйм. Бәхет формуласы

кеше заты өчен төрледән-төрле, күптөрле һәм бик тә үзенчәлекле — аны һәркем

үзенчә эзли, таба һәм тоя бит.

 

Мин әнкәйдән качтым

«Вафирәттәйләрдә яши башлап, бер атна да үтәр-үтмәстән, мәктәптә укулар

бетте. Без, бишенче классны (ул вакытта сыйныф дип түгел, «класс» дип

сөйләшә идек) тәмамлаган кырыктан артык укучы, ягъни ике параллель класс,

үзебездән ун-унбиш чакрым ераклыктагы күрше авылга, ул вакытта аталганча,

экскурсиягә, җәяүләп кенә үтешле сәяхәт-сәфәргә җыена башладык.

Әле аңынчы, ул сәфәргә, ягъни походка китеп барганчы булган бер кызык та,

кызганыч та хәл — үзенчәлекле урлашу турында да бераз бәян итәсем килә.

Алда искә алынган сәяхәткә миңа да, башкалар кебек, үзем белән азмы-күпме азык-төлек, һич югы ипи белән пешкән йомыркалар алырга, булдыра

алганча юлга әзерләнергә кирәк иде. Тик кешедә яшәп, барысын да соранып

тору ифрат та уңайсыз. Шуны алдан исәпләпме, әбекәй, әле икебез генә яшәгән,

әнкәй бәби тудырып яткан чакта, үзебезнең карлыган бакчасына берничә

дистә йомырка, гәҗиткә кат-кат итеп төрелгән сохарилар, кечерәк савыт белән

каймак, башка шуның ишене яшереп куйган булган. Иртәгә экскурсиягә китәсе

дигән көннеме, аннан алдагысындамы, әбекәем белән икәүләп, төнне көтеп

алдык та, яшерелгән хәзинәләрне алырга дип, гомер иткән өебезгә таба киттек.

Ул чакта андый гамәлнең асылын бәлки уйлап, бәяләп тә бетермәгәнмендер,

әлеге сәер эшне бүген, бер дә ялгышмыйча, үзеңнекен урлау дип атаганда бик

дөрес булыр иде кебек. Ә ул чакта...

Бу вакыйга хәтеремә шундый нык сеңеп калган, мин аны беркайчан да

оныта алмам, ахры. Без, җитмешне тутырып килүче карчык белән мин — унике

яшьлек үсмер, икәүләп, дөм караңгыда инешнең тар басмасы аша чыктык

та авыл башлап шыпырт кына үзебезнең өйгә, ихатага якынлаштык. Минем

күңелдә чын-чынлап урлашырга, ярамаганны эшләргә баргандагыдай курку.

Ни өчендер әнкәй килеп чыгар да якадан эләктереп алыр, җибәрмәс, тавыш

куптарыр, авыр сүзләр әйтер, эш бер дә пешмәс кебек тоела. Тик бармыйча

да булмый.

Урам инде йоклый, сирәк тәрәзәләрдә генә соңарган тонык утлар күренә. Авыл

башының яшел келәмдәй киң, иркен чирәмлеге безнең карлыган бакчасының

коймаларына ук килеп терәлгән. Урамга кереп тә торасы түгел. Әбекәй тышкы

якта калып, мин койма аша сикереп бакчага үтәргә һәм карлыган куаклары

төбенә, былтыргы яфраклар астына күмелгән йомыркаларны, башкасын эзләп

табып, аларны алып чыгарга тиеш идем. Яшерелгән әйберләрнең кай тарафта

булуын әбекәй аңлатып та күрсәткән иде төсле. Шулай да, балалык беләндер

инде, койма аша сикергәнче үк тагын да нык дулкынланганым, каушавым истә

калган. Югыйсә, кешенекен алырга дип килмәдек, үзебезнең өй, үзебезнең

бакча, үзебезнең ризыклар бит.

Безнең өйдә дә ут инде сүнгән, бер тавыш-тын да ишетелми. Әмма йөрәк

барыбер дөп-дөп тибә, шомландыра, эшнең барып чыгуы шикләндерә. Чыннан

да, барысы да без көткәнчә җайлы гына булмады ул кичне. Хәерчегә җил каршы

дигәндәй, инде койма аша сикерәм дигәндә генә, төнге куе караңгылыкны

ярып, авыл башын машина утлары яктыртты. Ташлы дип аталган, бездән 3-4

чакрымдагы зур булмаган авыл ягындагы кыр юлыннан, утларын яктыртып,

төнге илаһи тынлыкны гүләве белән бозып, йөк машинасы төшеп килә иде. Без,

әбиле-оныклы ике «карак», яшеренеп, аны үткәреп җибәрергә булдык. Икәүләп,

йөгерә-атлый барып, каршы күршебез Миңгәрәй абыйның мунча бурасы

артына постык. Тик машина дигәнебез берәү генә булып чыкмады. Берсе үтеп

киткәнче утларын ялтыратып икенчесе, өченчесе якыная. Авылга керми үзләре.

Авыл башы коймаларын, тирәкләрне, йорт, каралты-кураларны яктыга күмеп

киләләр-киләләр дә, борылып, ындыр арты юлына чыгалар. Без, түземсезләнеп,

аларның үтеп беткәнен көтәбез. Ул вакыт арасы шундый озак тоелды, әллә

шунда тулы бер колонна үтте. Мин инде үземдәге шөбһәләнү-шикләнүләрдән

туеп, бернәрсә дә алмыйча, кире кайтып китәргә дә әзер идем.

Ниһаять, машина шавы тынды, авыл башы янәдән куе караңгылыкка чумды.

Мин бакчага үттем. Карлыган бакчасы шактый олы булып, андагы куаклар да

биек һәм куе иде. Шактый озак эзләдем мин ул ризыкларны. Дөм караңгыда

үрмәләп дистәдән артык карлыган төбен капшап чыкканмындыр. Ахырда

йомыркаларны, сөт өстен, башкасын табып алып, койма аша әбекәйгә бирдем.

Ничек килгән булсак, шулай шым кына кайтып та киттек. «Бурлык» тәмам,

походка барырлык ризык бар. Эш пешкәнгә сөенсәм дә, дулкынлануым ярты

юлсыз бетмәде. Икенче яктан, кайтып җитәрәк күңелгә аз-маз сөенеч тә үтте

бугай әле. Ни дисәң дә, ниятләгән четерекле эшне башкарып чыктык бит...

Һәм менә «чит мәмләкәтләргә» кылган сәяхәтебез, экскурсия дигәнебез

ахырына якынлаша. Бездән ун чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбендә

бер кич кунып, икенче көнне бөтенләй урман эченә урнашкан кечкенәрәк

икенче бер салада да булганнан соң, ярты дөньяны гизгәндәй канәгать калып

кайтып килүебез, үз авылыбызга кереп маташуыбыз. Керүгә үк урамның бер

ягында безнең ихата, өй һәм каралты-куралар булса, икенче якта — Миңгәрәй

абыйларның таза хуҗалыгы. Өйгә, үзебезгә керү минем башымда да юк. Әнкәйгә

булган рәнҗү, үпкә печтек тә кимемәгән. Нишләргә соң? Капкабыз яныннан

кермичә генә үтеп китәргәме? Аңламаячаклар. Ә аңласалар? Өйдә яшәмәвемне

классташларыма, укытучыларга сиздерәсем килми. Сүздән, гайбәттән куркам.

Мин, үземчә хәйлә корып, алдан ук аяк киемемдәге шнурларны сүттем.

Һәм өебезгә җитәргә нибары егерме-утыз адым кала, туктадым да, шуларны

бәйләгәнгә салышып, барысыннан да артта калдым. Булган бар ниятем

— өй ягына әйләнеп тә карамыйча, авыл башлап кына су буена сыптырту,

бу урыннан югалу иде. Хәйләм башта барып та чыкты: сабакташларым аны-

моны исәпләми генә юлларын дәвам итте. Артка әйләнеп карамадылар. Тик...

Әнкәй, капка төбенә чыгып, көтеп торганмы, мине күреп, каршыга ук килә

башлады. Уе мине кайтару, алып калу иде булса кирәк. Ике атна буе бәбие белән

генә яшәп, үзенчә малаен сагынуы булгандырмы, белмим. Тик мин качтым.

Миңгәрәй абыйларның бәрәңге бакчасы коймасы буйлап, аякларымны җиргә

дә тигерми, җан көчемә инешкә таба йөгердем. Әнкәй, нидер әйтәсе, аңлатасы

килеп, «улым, улым» дип, артымнан хәтсез генә чабып караган иде дә, куып

җитә алмасын аңлап, туктап калды. Бер әйләнеп каравымда, ул шул туктаган

урынында һаман да булса минем якка карап тора иде әле. Аның ул мизгелдәге

хәлен, ул кичергән кыенлыкны күпмедер аңласам да, аңа булган үпкәләрем

тамак төбендәге мәңге йотып булмас төер хәлендә һаман да үз урынында иде

шул. Мин әнкәйне кызгана алмадым. Куркынычтан, бәла-казадан, афәттән

качкан кебек, йөгердем дә йөгердем.

Укучылар һәм укытучылар авылга кереп киттеләр. Әнкәйнең минем арттан

чапканын күрмәделәр дә бугай. Мин, сулышым кабып, инешкә чаклы йөгергәч,

туктадым да, азрак хәл алгач, инеш аша салынган агач басма аша Түр урамга,

бу дөньяда мине яклаучы һәм саклаучы бердәнбер кешем — әбекәем булырга

тиеш җиргә, Вафирәттәйләргә юнәлдем. Минем унике яшьлек аңым әнкәй

китергән хурлыкны кичерерлек түгел иде әле ул мәлне...»

 

«Башка алай эшләмәссеңме?»

«Әбекәй белән без, әнкәй янына кайтмыйча, Вафирәттәйләрдә дүрт-биш

атналап торган идек инде. Җәйге каникулның икенче ае башланган мәлдә

көтмәгәндә мине класс җитәкчем Рәйсә апа эзләп тапты. Минем читтә яшәп

яткан аңа да барып җиткән, күрәсең. Үз укучысы өчен җаваплылык та бар бит

әле. Ул мине «сукбайлык»ны ташлап, әнкәй янына кайтырга, шунда яшәргә

үгетли башлады. Янәсе, бала, ни генә булса да, анасы янында торырга тиеш.

Эчеп, тузынып йөрми, калганы исәпкә алынмый икән. Шулайдыр да анысы.

Бала-чагага үтәрлек итеп аңлата алмаганнанмы, ул: «Бер синең анаң гына түгел

ирсез бала табучы, әнә фәлән хатын да шулай бала тапты» , — дия-дия, андый

гамәлне батырлык үрнәгенә үк китереп җиткермәсә дә, әнкәйне аклап, мине

кайтырга кыстады, тагын әллә нәрсәләр сөйләде. Ул үзенчә сөйли, аңлата, ә

минем яралы күңел андый аңлашуны күтәрә алмый, күзләрдән янә нечкә-нәзек

елгалар булып тын гына яшь ага. Гарьләнәм. Өйдәге хәлләр менә кая, мәктәпкә

хәтле барып җитте бит. Ничек итеп, ни йөзләрем белән көзен, яңа уку елы

башлангач, анда барып укучыларга, укытучыларга күренермен дә ничек укып

китәрмен дип хафаланам.

Артка борылып карый-карый, әнкәйдән бар көчемә чабып качкан ул мизгел

хәзер дә кат-кат искә төшә. Бу гамәлгә соңыннан үкендемме, юкмы, хәтерләмим.

Ә менә Рәйсә апа янында басып торганда, әгәр шул вакытта өйдә калган

булсам, бу оятлы һәм хурлыклы хәлдә, гаепсездән гаепле булып, башымны

иеп, аптырашта тормаган, укытучым да безнең турыда, бәлки әле, бернәрсә дә

белмәгән булыр иде дигән уйлар күп тапкыр башымнан йөгереп узды...

Әле дә менә шул көннәргә кат-кат кайтып фикерлим дә чыгарган

нәтиҗәләрнең дөрес яисә дөрес түгеллеген тагын бер кат үземчә тикшерәм:

әнкәй, мине аз гына булса да яраткан, үз иткән булса, баштан ук ипләп кенә

барысын да аңлатса, миңа ул кадәр үк авыр булыр идеме икән? Юк, әлбәттә!

Болай качып йөрүләр дә, ихтимал, булмас иде. Әмма җаны сөймәгән «малай

актыгы — койрыкны», ягъни мине, акны карадан, яхшыны начардан аеру

яшенә җитмәгән, олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне белмәгән, белергә дә

тиеш булмаган бала-чага дип карап, андый мәсьәләдә тирәнгә кереп ваклашуны

кирәк тапмаган әнкәй. Мине берничә атна күрмәве, моңарчы һәрчак янында

булган малаеның качып китүе аны бераз айнытып җибәргәндер анысы. Эшнең

тирәнгәрәк киткәнен дә сизенгәндер. Тик соңгарак калган иде шул ул...

Узган хәлләрдә мантыйк эзләүне дәвам итеп, вакыйгаларга башка яктан

килеп караган чаклар да булды. Инде ярар, мине бала-чагага да санасын,

әбекәйгә — үзенең анасына, дөнья йөген үзе белән бергә ничә еллар янәшә

тарткан кешегә, инде хәл шуңа барып җиткән икән, әйтергә, аңлашырга, хәтта

гафу да сорарга кирәк булгандыр. Әмма монысы да юк. Ниндидер тупас һәм

хәтта, әйтер идем, беркем дә аңлатып бирә алмаслык аңсызлык һәм сансызлык

аркасында димме, әнкәй моны да эшләмәгән. Эшләүне кирәк тапмаган. Мескен

әбекәемнең: «Ничек түзим бу хурлыкларга?» — дип, күз яше түгеп кайгырулары

исемә төшсә, әле дә бәгырем йөз телемгә телгәләнә.

Соңыннан әнкәй минем читләшүемнең сәбәбен әбиемнән күреп, шул

гына котырткан малайны дип йөрсә дә, бу һич тә алай түгел иде. Язганымча,

яраганны ярамаганнан, яманны яхшыдан аеру гына түгел, хурлыкны да бөтен

йөрәгем белән сизә торган яшьтә идем инде мин. Табигать мул итеп биргән

нечкә тоемлылык белән хислелек — хәлләрне кирәгеннән артык куертып,

катлауландырып, мине өметсезлек чигенә терәп торган сыйфатлар булуын да

искәртмичә ярамастыр...

Класс җитәкчесе әйткәнне мин үтәмәдем. Укытучыларны бер сүздән

тыңларга өйрәнгән укучы, үземне өйгә кайтырга барыбер мәҗбүр итә алмадым.

Класс җитәкчем китеп, атна-ун көн үтте микән, кеше аша миңа «фәлән вакытка

мәктәпкә килсен», дип әйтеп җибәргәннәр. Нигә чакыруларын сизенмәгәч,

кая китәсең, бармыйсың түгел, барасың инде. Болай да башы каткан үсмер

нишләсен? Баруыма мәктәпнең кара айгыры тарантаска җигелгән иде инде.

Класс җитәкчесе Рәйсә апа белән завуч Сәлим абый, парлашып шул тарантаска

менеп утырдылар да, миңа алга, кузлага урнашырга кушып, дилбегәне

тоттырдылар. Шулай кузгалып китсәк тә, башта әле үземә хас беркатлылык

белән һаман аңлап бетерә алмыйм: «Болай кыланып өчәүләп кая барабыз,

нишләргә җыенабыз соң без?» Бераздан барып җитте, төшендем: болар мине

әнкәй янына кайтаралар ич...

Бераз елгыр, шомарак малай заты булса, ике дә уйламый качкан, дилбегәне

болгап атып, тарантастан сикереп төшкән дә, күзе кая карый, шунда чапкан

булыр иде. Тик мин, аның ише тәртипсезлекне белмәгән җан, әнкәйдән

качкан кебек, укытучылардан качуны күз алдына да китерә алмадым. Язмышка

буйсынып, өебезгә кайттым.

Өчәүләп йортка да кердек. Әнкәй кулына күпне күргән агач ипи калагы

тоткан да мичкә икмәк салып йөри. Бәбинең тавышы-тыны ишетелми,

ул йоклый кебек. Ә менә өй эчебез бөтенләй шып-шыр, ялангач. Йортка

азмы-күпме ямь биреп торучы тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, стенага эленгән

чигүләр — берсе дә юк. Алар юарга дип алынган булгандыр, күрәсең. Безнең

фәкыйрьлекне тагын да көчәйткән шул шыксыз ялангачлыктан янә оялганым,

читенсенгәнем истә калган. Вакыйганың тегесе генә җитмәгән, бу шыксыз-

лыкны, хәерчелекне дә укытучылар күрде, белде инде менә. Сизгер, гарьлекле

җаныма янә бер өстәмә хурлану.

Укытучыларым әнкәй белән бераз сөйләшеп утырдылар да мине калдырып

кайтып та киттеләр. Мин калдым. Бәби мич артындагы караватта һаман да

йоклавында. Әнкәй һаман юньләп сүз дәшми, сөйләшми, һични сорашмый.

Шунда мин, һич тә сүз юктан сүз булсын — ата казыгыз күкәй саламы, дип

түгел, әнкәйнең гафу сорагандай берәр сүз әйтеренә өметләнепме, киләчәктә

моның ише хәлләр кабатланмасынга, хәзергечә әйткәндә, гарантия кебегрәк

нәрсә теләпме, балалык белән сорап куйдым:

— Башка алай эшләмәссеңме соң инде, әнкәй?

Әнкәй нәрсә дисен инде, минем җанның һаман да кимемәгән гаҗизлеген,

күңелемнең каткан халәттә булганын азмы-күпме сизгән, аңлагандырмы, болай

гына җавап биргәндерме:

— Юк инде, улым, юк, — диде дә тагын тынды. Ул көнне, аннан соңгы

көннәрне булсын, ачылып китеп башка сүз сөйләшкән истә калмаган. Бала-

чага белән балаларча итеп, эчкерсез, гади сөйләшә белүләр әнкәйнең холык-

фигылендә юк иде шул».

Соңгы юлларны укыгач, мин ирексездән үз әнкәемне, аның да кырыс, усал

чакларын, безне тетмәбезне тетеп тиргәгәннән соң дәшмичә йөргән вакытларын

искә төшереп, күз алдымнан үткәреп, барлап маташтым. Тик күпме тырышсам

да, хәтергә тонык һәм өзек-өзек вак сурәтләр, эчтә аз гына да үпкә калдырмаган

аерым күренешләр генә ярала алды. Ә менә ягымлыдан ягымлы караш, без

белгәннән башлап соңгы көннәренә чаклы барыбызга да тигез тигән күңел

җылысы, әнкәйнең киңәш-табышлары, юк кына мәшәкатьләребез өчен дә

борчылуы — барысы да бүгенгедәй күз алдында.

Кешеләр төрледән-төрле булган кебек, аналар да бер-береннән аерыла шул.

Язма авторының гомергә бер генә килгән ваемсыз, рәхәт һәм үтә дә бәхетле

булырга тиешле дөнья — балачактан, иң якын кешесе белән мөнәсәбәтләрдән

шатлык-куанычларны үзенчә эзләп тә таба алмавы күңелемә шактый тирән

үтеп, үз әнкәмә булган мәхәббәтемне, якты хисләремне дә күпкә, бик күпкә

көчәйтте...

 

Югалту һәм табу

«Шулай яшәп киттек тагын. Бәбинең кайсыбер төннәрдә каты итеп

елаганы, шул тавышка йоклый алмый ятканнарым, кайчакта кечкенә генә

өебездән бөтенләй чыгып китеп, йоклар урын эзләп, таң атар-атмас сәгатьтә

авыл башларында, су буйларында каңгырып йөргәнем, аптыраганнан хәтта

берсендә инеш аркылы салынган басма тактасына ятып караганым да истә.

Үзем дә белмим, шунда нигә сәндерә тирәсенә менеп, берәр нәрсә җәеп ятып йокламаганмындыр? Бала-чагалыкмы, шул йоклар-йокламас халәт тудырган

миңгерәүлекме, тапкырлык җитмәүме, элеккедән каткан башмы — хәзер инде

белмәссең дә. Күрәсең, барысы да бергә булгандыр.

Әмма шулай да җәй урталары узуга, мин, язмыш белән тәмам килешүдән

бигрәк күбрәк бала-чагалык аркасындадыр, булган хәлләрне хәтеремнән

бөтенләй җуймасам да, искә сирәгрәк алып, дус малайлар белән элеккечә

уйнап, велосипедта җилдертеп, яңадан ваемсызлыкта коенып ук димим,

күбрәк онытылып, башкалар белән үземне тигез күреп, тоеп яши башлаган

идем инде. Кайгырып, гаҗизләнеп йөргән чаклар калдырган күңел җөйләре

сыкрап, сулкылдап алган вакыт та булмады түгел, булды, әлбәттә. Ул елның

җәен хәтергә алганда, язгы көннәрнең бер кайтавазы булган, беренче карашка

гади генә тоелган бер күренешне искә алып үтәсе килә.

Кояшлы матур көннәрнең берсендә, без, өч дус — Сәлим, Рәсим һәм мин

авыл башындагы чирәмдә, Миңгәрәй абыйлар коймасы яклабрак, дөньябызны

онытып, тыныч кына уйнап утырабыз. Бүгенге кебек кибетләрне тутырган

кырыкмаса-кырык төрле уенчыкларның ул заманда, әлбәттә, эзе дә, исе дә

юк. Безгә алар кирәкми дә. Ә менә алюмин чыбыкка ул чагында кытлык бик

теләсәң дә юк. Без шул йомшак чыбыктан ниләр генә әвәләмибез: төрледән-

төрле кораллар, үзебез дә белмәгән механизмнар ясап рәхәтләнәбез. Ясагач,

бер-беребезгә күрсәтеп мактанышабыз да әле. Нәкъ менә шул чагында, бала-

чагага хас ихлас мавыгу белән чыбыктан кечкенә культиватор ясап, җыеп мәш

килгәндә, ничек күргән диген, дустым Рәсимнең әнисе, янәшәдән үтеп баручы

Халидә апа:

— Бәй, Миргаяз! Агарган чәчләрең бар түгелме соң синең? — дип, яныма

ук килеп, җитү чәчемне актарырга тотынмасынмы. Аннан соң «уф Алла»ларны

кабатлый-кабатлый, янымдагы дусларымны да күпмедер аптыратып, мин

— «тумас борын картайганның» шул чәчләрен берәмләп йолкырга да кереште.

Бәхеткә, алар артык күп булмады төсле. Яныма чүгәләгән күрше апа дистә

ярым — ике дистә бөртек чәчне суырып алгач, мин янәдән «яшәреп» калдым.

Һәрчак якты чырайлы Халидә апа исә, моңарчы булмаганча җитдиләнеп:

«Кара син ә, мондыйны күргән юк иде әле», — дия-дия, үз юлы белән китеп

барды. Ни сәбәпле чаларганымны белсәм дә, мин бу вакыйгага артык игътибар

итмәдем төсле. Халидә апа китеп барды, мин яңадан бернәрсә булмагандай

уенга бирелдем. Соңрак, еллар үткәч кенә, шул теге елның язында күңелемдә

йөрткән борчуларның чыннан да җитди булганын, ак чәчләрнең исә эчтәге

ялкынсынуларның тышка бәреп чыккан кайбер билгеләре икәнен аңладым

кебек...

Әйткәнемчә, без, чәч йолкуны берничә минут үтәр-үтмәстән истән чыгарып,

тагын уен белән мавыктык. Ул вакытларда, хәзер инде әле дә ярый димен,

якын-тирәдәге дус-ишләрем барысы да үзем кебек үк гади, ипле иделәр.

Безнең өйдәге вакыйгалардан хәбәрдар булсалар да, алар ягыннан аз гына да

кырын карау, ул турыда сүз кату, ирештерү һич булмады. Мыскыллауны инде

әйткән дә юк. Балачакта шулай тиештер дә инде ул. Кем инде ун-унике яшьтә

синең өеңдәге олыларга кагылышлы четерекле хәлләргә карап сине кимсетергә

тотынсын. Тик, ни кызганыч, мондый хәлләрдә искәрмәләр дә бөтеләй юк

түгел иде. Тыкрык урамнан безнең янга уйнарга килгәли торган масаючан

һәм холыксыз Рәдиф, аз гына миңа ачуы чыктымы, өйдәге энемне бик тиз

искә төшереп: «Бар, кайтып уйнаштан туганың белән уйна», — дип гелдән-

гел мине түбәнсетү, мыскыл итү ягын карый торган иде. Шул сүзләрдән соң,

кайтып китмәсәм дә, авызым ирексездән шып итеп ябыла, күңелдә яңадан

элекке хурлык, рәнҗү уяна, уенның тәме бетә торган иде. Ә бит көчем җитәме- җитмиме, шул минутында ук ипи шүрлегенә менеп төшкән, пыр тузып бер

сугышып алган булсам, икенчесендә бәлки ул сүзләрне Рәдиф кабатламаган

да булыр иде. Әлеге дә баягы юашлык инде...

Әбекәй безнең янга әллә җәй урталары узгач, әллә көзгә таба гына кайтты,

төгәл хәтердә калмаган. Тик барыбер кайтты. Кая барасың, кызына булган

ачуларын басып, ул да тора-бара язмыш белән килеште, килешергә мәҗбүр

булды.

Тик ул шактый бетеренгән, тагын да ныграк картайган иде. Өлкән кешене

кайгы тиз басканын, күпкә тизрәк чиргә сабыштырганын мин ул вакытта бик

аңлап бетерми идем әле. Шулай да элекке нурлы күзләрнең ничектер эчкәрәк

батканын, андагы шаян чаткыларның сүнгәнен барыбер сизендем. Чәченең

дә карасы бөтенләй үк калмыйча, тәмам чаларып, ул гына да түгел, әбекәем

кечерәеп һәм хәтта бераз бөкрәеп тә калган иде.

Гомер китабына язылган тәкъдиргә буйсынумы, үсеп килүче ятим

нарасыйның гаепсезлеген аңлапмы, кайткан мәлдән бирле энекәшемне аз гына

да чит итмәде, карады әбекәй. Көзгә таба ук башы-аягы белән колхоз эшенә

чумган әнкәйгә җайлы булды. Минем дә әнкәйгә дә, инде шәпләп үрмәли,

матур итеп авыз ера башлаган, минем тәкъдим белән, мине тыңлап Илгиз исеме

алган нәни җан иясенә дә ачуларым беткән иде. Һәм бу хәл дөрес тә, табигый

дә булгандыр. Эчеңдә айлар-еллар буе бетмәс ачу саклап ничек йөрмәк кирәк?

Яшь тә андый түгел. Тик менә әбекәй генә...

Үзе кире әйләнеп кайткан шул көздән соң өч ел вакыт үтеп, энемнең теле

ачылып бетеп килгәндә, бәрәңгеләр алынып, базга салынгач, беренче кыраулар

җирне агарта башлаган көннәрдә әбекәйнең сәламәтлеге кисәк кенә начараеп

китте. Элекке җитезлеге бөтенләй үк бетеп, ул бик тиз арый, аның саен килеп

утырып тора, хәлсезлегенә зарлана башлады. Күрәсең, кызына үпкәләре беткән

тәкъдирдә дә элекке күңел өзлегүләре, хәсрәте эзсез үтмәгән. Әмма шулай

булып та, өч ел элек әбекәй белән икебезнең дә чәчләребезне үзе дә белмәстән

агарткан, шуклыклары көннән-көн арта барган энем, әнкәйдән бигрәк һаман

да күбрәк аның карамагында иде әле.

Көз узып, суытып, беренче карлар җир өстен каплап киткән вакытта

әбекәемдә «ак канлылык» дигән начар чир икәне беленде. Бу чакны ул көнозын

ятып тормаса да, өй эчендәге эшләрнең иң кирәклеләрен көчкә башкарып

чыгып, тизрәк урын өстенә ава иде.

Ә аннан соң... Бүгенгедәй хәтерлим, ул елны кыш нишләптер җылы булды.

Декабрендә дә, гыйнварында да түбәдән тып-тып тамчы тамып торды. Тик

февраль җитү белән, тискәре яктан искән әче җил капылт кына чатнама суык

китерде. Шул җилдә колакларны өшетә-өшетә мәктәптән өебезгә кайтып

керүгә әбекәем өзелгән иде инде. Дөресрәге, иртәнге якта, мин икенче дәрестә

утырганда ук дөньядагы иң якын, иң кадерле кешем үзенең соңгы сулышын

алган. Кечкенәдән баккан, үстергән, һәрчак «балам» дип торган, күңел күген

караңгы болытлар каплаган чакта, кояштай күңелне яктырта белгән әбекәй юк

хәзер. Түр караватта хәрәкәтсез яткан әбиемне күргәч, йөрәктә кинәт нәрсәдер

өзелеп куйды. Бермәлгә бөтенләй каушап калдым. Ышанасым килмәде. Әбекәй

начар чир белән чирләсә дә, сигезенче сыйныфка җитеп, дөньяны азмы-күпме

аңлый башлаганда да бетмәгән балалык димме, беркатлылык белән димме, мин

әле һаман да аның терелүенә өмет итеп йөри идем бит. Ә хәзер?..

Ул көн ниндидер куркыныч төш кебек, өзек-өзек авыр кара сурәтләре

һәм шул чатнама суыгы белән истә калган. Менә ап-ак кәфенгә төрелгән

әбекәйне өйдән алып та чыктылар. Аннан соң акрын гына Түбән оч дип аталган

урамыбызның башына, әбекәемнең гомере үткән, килен булып төшкәннән

алып шушы яшенә чаклы яшәгән нигезеннән күп булса ике йөз адымда гына

урнашкан зиратка юнәлдек. Көн үтә дә суык. Урамнар, бәрәңге бакчасы

җирләре, әбекәй мал саклаган, без тәгәрәп үскән чирәмнәр, зират — барысы

да тирән кар астында. Гомер дәвамында гадәтенчә йөгерә-атлый мең тапкыр

ураган Түбән оч урамын соңгы тапкыр кичкән әбекәйне үзенең бәрәңге

бакчасы яклап казылган тар кабергә — мәңгелек фатирына төшерәләр. Мин

тавышсыз гына елыйм. Эчемнән генә «тыныч йокла, әбекәй, гаепләп китмә,

авыр туфрагың җинел, караңгы гүрең якты булсын» дип, олылар әйтә торган

сүзләрне кабатлыйм. Гомер юлымда беренче олы югалту кичергәнемне тоям.

Күземә ак-кара күренмәсә дә, халык арасында кайгымны уртаклашырга

килгән берничә классташымны һәм кырыемда диярлек басып торган зәңгәр

пальтолы, ак куян башлыклы кызны шәйлим. Гөлчәчәк тә килгән икән

бит! Кайгыдан күшеккән җаныма шул мизгелдә аз гына җылы иңә. Класста

вакытларда карашым белән гел аны эзләвемне бик белмәсә дә сизенгән, тик

томырылып аңа карауларыма җавап бирергә ашыкмаган тыйнак һәм акыллы

Гөлчәчәк, кайгым аз булса да җиңеләйсен дипме, укытучылар кушкач,

башкаларга иярепме, соңгы ике дәресне калдырып, берничә укучы белән

бирегә килгән иде.

Кабер чокыры янәдән балчык белән тулып, томаланып, мулла вазифаларын

башкаручы Мирсәяф бабай мондый вакытта укыласы догаларны укып, тиешле

хәерләр өләшенеп, халык акрын гына зираттан чыгу юлына юнәлгәч, мин дә,

башымны түбән иеп, акрын гына шуларга иярәм. Һәм... янәшәмдә Гөлчәчәк

барганын шәйләп, башымны бераз күтәрергә, күзләремне коры тотарга

тырышам. Дәшмичә барсак та, мин классташыма күңелемнән рәхмәтләр

укыйм. Аның янәшәлеге бүгенге чамасыз кайгымны киметә генә түгел, киләчәк

көннәремә дә өмет өсти.

Авыл урамына кергәч тә без күпмедер бергә барабыз да, безнең өй турысына

җиткәч, классыбызның беренче гүзәле, миңа күтәрелеп карап:

— Артык кайгырма инде, Миргаяз, мин дә ике ел элек әбисез калдым бит,

дөнья шулай корылган инде, — дип, олыларча мине юата да алгарак киткән

классташлар тарафына атлый. Мин ятим калган өебезнең капкасын ачам».

 

Кыз «урлаганда»

«Ах, Гөлчәчәк, Гөлчәчәк! Исеме дә, үзе дә чәчәк! Әбиемне югалтканнан

соң, минем яшәү көчемне саклап калган, көннәремне сөенечле итә белгән

ипле һәм акыллы кыз бала. Рәхмәт сиңа ул мизгелләр өчен. Аннан соңгы

айлар, еллар өчен. Гөлчәчәк. Колхозның партком секретаре Каюм абыйның

дүрт балалы гаиләсендәге өлкән бала. Классыбызның комсоргы. Аның белән

без шул кайгылы февраль көннәреннән соң йөреп киттек дисәм, бу арттыру

булыр иде. Йөрүдә ул кадәр хаҗәт тә булмагандыр, бәлки. Үзебез ул турыда сүз

кузгатмасак та, без ярыйсы гына дуслаштык. Ул, класска килү белән, көн саен

ук булмаса да, миңа исемем белән дәшеп, исәнләшеп, хәл белешеп якты итеп

елмая да, кирәксә-кирәкмәсә дә, математикадан йә физикадан өйгә бирелгән

мәсьәләнең дөрес эшләнешен тикшерергә дип дәфтәрен китерә. Миңа артыгы

кирәк тә түгел инде. Аны гына уйлап йөргән чаклар ич.

Тик кичләрен клубка чыккач, бер-беребезгә ерактан карашып алабыз да, ни

мин, ни ул шуннан ары узмыйбыз, башкага ымсынмыйбыз. Кайбер классташлар,

инде ипләп кенә парлаша башлаган, кыюрак өлкән класс укучылары кебек,

янәшә утырып кино да карамыйбыз. Карарга базмыйбыз. Ул күбрәк параллель

класста укучы дус кызы белән бергә кала. Шулай да унынчы классның икенче

ярты еллыгына кергәч, бар булган тәвәккәллегемне җигеп, шимбә көннәрендә

клубтагы кино, төрле кичәләрдән соң мин аны озаткалый башладым. Монысы

инде батырлык һәм шул батырлык китергән өстәмә бер бәхет, шатлыкның аргы

ягына чыгу иде. Андый шимбәләр минем өчен атна буе көтеп алына торган чып-

чын бәйрәмгә әйләнә. Икебезнең дә, кыюлыгыбыз җитеп, кулларыбызны кулга

тотышкан хәлдә, ап-ак карны шыгырдатып, кар яктысы кайтыр юлыбызны гына

түгел, җаннарыбызны да яп-якты иткән авыл урамы буйлап янәшә атлауның

рәхәтлекләре. Яныңда кем бара диген син? Һәр елмаюы йөрәккә сары май

булып яткан, йөзе, карашы күз алдыннан иртә дә, кич тә китмәгән Гөлчәчәк

бит. Миңа бу минутлар кайчак гүзәл бер төш сыман тоелгандай була. Уянып

китүдән куркам. Уянсаң эш харап бит. Төш төш бит инде — авылны урталай

ярып агучы инеш ярын кайбер иртәләрдә каплап алган сыек томандай эри дә

югала. Мин исә югалуны һич тә теләмим. Кичергәннәремнең өн икәненә янәдән

инанам да тагын да ныграк сөенәм. Гөлчәчәк өенә кереп киткәч тә сөенүем

һич кимеми. Әйтерсең лә затлы ул асылташны азга гына кулыма алганмын

да, сокланып бераз карап торгач, ефәк-бәрхеттән ясалган тартмасына кире

куйганмын. Мин иңемә үскән канатларымны җилпеп, өебезгә таба юнәләм.

Иртәгә иртән шул асылташны янәдән дә күрәсемне, күреп сөйләшәсемне,

бәхетле буласымны уйлап, сөенечемнән исереп үк бетәм.

Тик шушы тыйнак сөенеч-куанычларымны да язмыш артыкка санадымы,

белмим. Уку елы бетеп килгәндә, миңа яман сүз ишеттерделәр. Гөлчәчәкнең

әнисе, имеш, әйткән: «Кызымны Сәлимә малае белән йөрттерәсем юк. Ирсез

бала табып, шуны үстереп яткан имансыз хатынга кодагый буласым килми!»

Тагын да шул элекке балык башы — ирсез табылган бала. Төгәлрәге — әнкәй

кылган иске гөнаһның онытылды дигәндә, янәдән баш калкытып, тирә-якка

үзенең нурсыз чырае белән багуы. Ярый әле, кайбер мәгънәсезләре кебек

аты-юлы белән әйтмәгән. Кызын мин — Сәлимә малае озаткалап йөргәнне

ишеткән дә, гарьләнгән инде. Тик кая соң әле монда өйләнешү, туганлашу,

кода-кодагыйлык турында сүз. Белеп торам, Гөлчәчәк тә ул турыда уйламый.

Без әле мәктәпне дә бетермәгән ич. Мин болай да, андый планнар кормыйча

да, җиденче күкләрдә бит. Тик менә шул бәхетемнең бәхетсезлеккә әйләнеп

китү ихтималы мине әлеге сүзне ишетү белән бимазалый башлый. Гөлчәчәк үзе

ни дияр дә бу хәлне ничек кабул итәр? Миннән бөтенләй бизмәсме? Әнисе,

урамга чыгып сөйләгәнне, минем кем баласы икәнне иң кара төсләргә мана-

мана әйтеп, кызына шелтә белдерми калмагандыр инде...

Шулай итеп, минем бишенчедә яраланган, унынчыда укыган ул көннәрдә

инде төзәлде дип йөргән йөрәгемнән тагын сулкылдап кан саркый башлый.

Яра кузгалып, әнкәйгә теге чакта булган үпкәләр киредән әйләнеп кайта.

Күңелдә ул кылганнар белән кабаттан кискен килешмәү, оят, гарьлек уяна.

Бу хәлнең әнкәй гөнаһларының янә дә бер кайтавазы, бәхетсезлекләремнең

дәвамы икәненә төшенәм...

Тик ни хикмәт, Гөлчәчәкнең миңа карашы элеккечә кала. Ул берни

булмагандай елмая, физиканың авыр темаларын йөгереп килеп миннән сорый,

кат-кат аңлаттыра. Шундый хәлләрдән соң, юкка борчылганымны аңлап, мин

дә элекке халәтемә кайтам. Әмма... Шимбәләрдә кыз клуб тирәсендә бөтенләй

күренми башлый. Миңа тагын авыр, башымда төрледән-төрле уйлар давылы.

Бераздан биредә Гөлчәчәкнең гаебе юклыкны аңлыйм, кич чыгарга анасының

рөхсәте булмау дип кабул итәм дә янә тынычланган кебек булам. Барын да

кызның үзеннән сорарга исә базмыйм. Чөнки анасы ишеттергән «ирсез бала

табып...» дип башланган сүзләр искә төшкән саен җанны көйдереп ала».

Язмалар акрынлап азагына якынлаша иде. Әле генә укылган битләрдә

тасвирланган вакыйгалар «бер бәхетсез — гел бәхетсез» гыйбарәсенең кагыйдә

булмавын искәртеп, үзем дә шуңа инанып, хәтта язма хуҗасының бәхетенә

күпмедер ияреп, аның өчен чын-чынлап сөенеп, инде ипле, матур финалга да

әзер идем югыйсә. Тик дәфтәр хуҗасының сөйләгәннәре, озак елларга сузылган

ялгызлыгы искә төшкәч...

«Бераздан без, өлгергәнлек аттестаты алып, мәктәптән таралыштык.

Гөлчәчәк, алдан ниятләгәнчә, педагогика техникумына, ә мин, әнкәйне

ничек кирәк, шулай күндереп, Казанга, институтка барып укырга кердек тә

көнаралаш языша, хатлар алыша башладык. Бик еш булмаса да, ул укыган

калада күрешкәләдек тә. Барысы да яхшы, хәтта артыгы белән яхшы кебек үзе.

Кайчакта мин, алгарак китеп, Гөлчәчәк белән гомерлеккә бергә калу, кавышу

хакында да уйлап куям. Тик әнисе әйткән теге сүзләр... Шулай да берсендә хат

аша турыдан-туры: «Әниең безнең бергә булуга каршы, инде нишлибез?» — дип

сорагач ул: «Үзеңнеке итәсең килсә, авылга кайткач, мине урлыйсың да өегезгә

кайтарып куясың инде, безгә башка чара юк, Миргаяз», — дип язмасынмы.

Мондый тәкъдим миндә берьяктан өмет уятса, икенче яктан... Парторг

кызын урлау... Авылда онытылып барган искелекне казып чыгару. Кыскасы,

мин язган чираттагы хатта «әйе» дә, «юк» та юк иде. Ул гына да түгел, вакыт үтә

торды. Ул техникумын бетерде, мин институтны. Өйләнерсең дә, әби тиешлең

гел генә «анаң фәлән дә төгән» дип торса? Әле тагын Гөлчәчәкнең буй җиткергән

ике энесенең икесенең дә минем белән адәм рәтле итеп исәнләшмәүләре...

Тик мин, батучы саламга ябышкан кебек, бернәрсәгә дә карамый

тәвәккәлләргә булдым. Соңыннан аңыма килеп, башкача уйласам да, ул вакытта

бүтән чара чыннан да юк кебек иде. Гөлчәчәкне кулымнан ычкындырсам,

гомерлек үкенеч булачак. Көндез барысын да әнкәйгә әйтеп куйдым. Әнкәй «ә»

дә димәде, «җә» дә димәде. Аңа өстәмә мәшәкать тә, килен дә бер дә кирәкми

төсле иде. Шулай буласын мин белә идем инде. Тик әйтмичә дә булмый бит.

Гөлчәчәк белән корган план нигезендә, безнең өйдә бер яисә ике кич кунып,

кечкенәрәк мәҗлес кебек берәр чара үткәреп, икенче көнне иртән үк шәһәргә

китәргә, анда язылышырга гариза бирергә тиеш идек.

Кызны атка йә булмаса арба, чана ишегә салып урлый торган вакытлар

түгел, машина сөйләшеп куйдым. Классташым Рөстәмнең атасының яшькелт

«Москвич»ы бар. Малаена техниканы бер дә кызганмый, ул як ышанычлы.

Кызны да толыпка төрәсе дә, чәбәләндерә-чәбәләндерә, кычкырта-кычкырта

арткы утыргычка күтәреп саласы юк, үзе шыпырт кына чыгып утырачак. Шулай

килешенгән. Утырдымы, Түбән очка чаклы биш минутлык юл. Барысы да шома

һәм җиңел генә булырга тиеш иде.

Гөлчәчәк белән сөйләшенгән вакытка, кичке сигезгә, ипләп кенә Каюм

абыйларның капка төпләре тирәсенә килеп туктасак, койма буендагы тәбәнәк

утыргычта җан сөйгәнем түгел, шактый таза өч егет утыра. Мин шунда ук эш

пешмәсенә ишарә сиздем. Тегеләр исә, без килеп туктаган уңайга, өчәүләп,

бердәм генә урыннарыннан тордылар да машина янына килеп тә җиттеләр.

Берсе, мин танымаган олы гәүдәлесе, кулындагы без сыман очлы нәрсәсен

шул арада арткы тәгәрмәчкә тыгып чыгарырга да өлгерде. Мондый көтелмәгән

хәлгә, «пыш-ш» килеп һава чыккан тавышка Рөстәм дә, кая ул тегенең якасына

ябышу, ничектер бөтенләй каушап калды. Мин аны-моны аңышканчы,

калган икесе — Гөлчәчәкнең Рамил белән Расих дигән энекәшләре, минем

каршыга килеп бастылар да: «Миргаяз абый, әлегә яхшылык белән әйтәбез,

апабыз синең өчен тумаган. Ул беркайчан да синең хатының булмаячак. Бүтән

аның янында буталып йөрерлек булсаң, үзеңә үпкәлә!» — дип, якамнан ук

алмасалар да, учларына йодрык белән суккалап, юри генә сөйләшмәгәнлекне

белгерттеләр. Борынгы йоланың үтәлмәячәге миңа ныклап торып нәкъ шушы

урында аңлашылды. Әмма... Алар белән шулай яшь әтәчләр кебек борынга-

борын торганда, өй ишеге капылт кына ачылып китеп, аннан Гөлчәчәкнең:

«Миргаяз, машинаны кабызыгыз тизрәк, мин монда, хәзер!» — дигән тавышы

ишетелде. Рөстәм кабызган да иде машинасын. Тик энекәшләре белән теге мин

танымаган әзмәвер кызны йөгереп чыккан хутка эләктереп үк алып, аякларын

җиргә дә тигермичә, кире өйгә, сукрана-сукрана чыгып маташучы анасы янына

алып кереп киттеләр. «Кыз урлау» шуның белән тәмам да булды.

Эш пешмәүнең сәбәбе исә Түбән очка, төгәлрәк әйткәндә, безнең өйгә барып

тоташканлыгын мин икенче көнне генә белдем. Булачак «кодагыеның» сүзләре

әнкәйгә дә барып җиткән булып, ул шул сүзләргә бик тә үртәлеп, әллә юри,

әллә ялгыш минем ниятне караңгы төшкәнче үк күршеләргә тишкән. Имеш,

егерме дүрте дә тулмаган, үзен ничә ел буе укытып, анасына уч тутырып акча

кайтарып бирергә өлгермәгән малаена, эшләнәсе эшләр дә ишегалды тулып

өелеп ятканда, кыз алып кайтып йөрмәсә дә бик таман буласы икән бит.

Кызның, булачак киленнең кем икәнен, исемен әйтеп торасы түгел, бишбылтыр

дигәндәй билгеле. Бер килмәсә килми бит ул, күршебездәге Самания апа

Гөлчәчәкнең әнисе эшләгән почтада идән юа. Парторг хатынының күзенә генә

карап тора. Телефоннан шалтыраткан да барысын да түкми-чәчми сөйләп тә

биргән. Шуннан соң кыз йортында «кияү»не каршыларга тәфсилле әзерлек

башланган...

Бу хәлләрдән соң инде мин Гөлчәчәк белән аралашыр хәлдә түгел идем.

Адәм рәтле итеп кыз да урлый белмәгәч... Үзем дә хур булдым, аны да уңайсыз

хәлдә калдырдым. Аның үпкәсе зурдан булды ахры, эшләгән шәһәренә китеп

барды да бер генә хат-хәбәре дә килмәде. Мин исә, артык соңга калып димме,

тәҗрибәсезлегебез аркасында гафу ителмәслек ялгышлык кылганыбызны, бер

хаҗәте дә булмаган мөгез чыгарып йөрүебезне аңладым. Кирәк идеме соң

ул без уйнарга җыенган, ахырына җиткерә алмаган спектакль? «Урлыйсың

да өеңә алып кайтып куясың», имеш. Ул сүзләрне Гөлчәчәк хатка, ихтимал,

уйламыйчарак язган булгандыр. Ике юләр! Андыйга киткән икән инде, шәһәрдә

язылыш та бергә яшәп кит. Аннан соң авылга кайтып, ике якны да булган хәл

алдына куй. Әлбәттә, мактау сүзләре ишетмәгән булыр идек. Тик бәхетебез

касәсен шул юл белән мөлдерәмә тутыра ала идек бит без...

Мин, шул хәлдән соң ярты ел үтәр-үтмәстән, ни булса — шул булды дип,

тоттым да оешмабызда бергә эшләп йөргән, үземнән ике яшькә өлкәнрәк

туташка өйләнеп куйдым. Исеменә игътибар итмәстәнме, әллә киресенчә,

артык игътибарлы булыпмы — үзем дә аңламадым. Исеме, язмышның янә

бер кинаясе булдымы, әллә гап-гади туры килүме, белмәссең — Алчәчәк иде.

Исәбем — шушы гамәлем аша икенче бер чәчәк — Гөлчәчәкне оныту иде.

Беренче мәлне бәлки күпмедер оныта да алганмындыр...

Артык яратышып яшәмәсәк тә, болай тату гомер сөрдек. Тик... алмадай

ике кызыбызны үстереп җиткереп килгәндә, өлкәне мәктәптәге чыгарылыш

кичәсенә әзерләнеп ятканда, капылт кына йөрәк өянәгеннән китеп барды

Алчәчәк-бәгырь. Инде ни эшлим, исәеп килгән кызларны булдыра алган чаклы

аякка бастырып, укытып чыгардым. Тик бала күңеле далада диләрме әле, алар,

сүз куешкандай, берсе артыннан берсе тормышка чыгып, Себер якларына

китеп бардылар. Шул хәлләрдән соң күпме гомер инде менә берүзем. Елга бер

күренеп китәләр, сирәк кенә шалтыраткан булалар...

Алар Себергә юл алганда, әнкәй исән иде әле. Ул гына да түгел, энем белән

миңа әти тиешлебез, гомер буе бездә яшәгән диярсең, хатыныннан китеп,

әнкәй йортына җайлы гына кайтты да урнашты. Мин каршы килеп, картлар

белән булышып тормадым инде. Яшәсеннәр генә. Картлык көннәрендә бер-

берсенә таяныч булсыннар, дидем. Тик аларның авылдагы ул тормышы артык

озакка бармады. Ничек диләр әле — картайгач, бәндәнең йөз чалымнары

гына түгел, холкы да матурлыгын җуя диләрме? Бу кагыйдә бар кешегә дә,

бәлки, кагылмыйдыр. Тик кайберәүләргә, Ходай холыкны яшьрәк чакта да

кызганганнарга, ифрат та туры килә ул. Барысы берничә ел бергә яшәп,

икесендә дә булган көйсезлекләр яңадан бер-бер артлы тышка чыгып, тормыш

талашу, гаепләшүләргә калгач, әти кешебез каядыр китеп югалды. Күрәсең,

кайдадыр, хәзергечә әйткәндә, «запас аэродромы» булгандыр. Икенче кат

ташланган хатын хәлендә калган әнкәй бу вакыйганы ифрат та авыр кичерде.

Элек беркайчан да булмаганны, бу юлы аның саен үзен гаепләде. «И-и, холкым

бөтенләй юк шул минем». Ялгызы калганнан соң, озак тормады ул, инде яше дә

шактый иде, күпмедер булган яхшылыклары, кылган гөнаһлары, юклы-барлы

бәхете, үзе тудырган бәхетсезлекләре белән бакыйлыкка күчте.

Шушы дөньяда тулы бер гомер яшәп тә бәхеткә дә, рәхәткә дә юньләп

тиенә алмаган, гомер азагында гына тормыш асылына күпмедер төшенгән

әнкәйне кызганмый мөмкин түгел иде. Әбекәемә теләгән кебек, әнкәйгә дә

мин якты гүр теләдем, гаепләп китмәвен сорадым. Шулай итеп, санаулы еллар

эчендә мин башта хатынсыз, аннан әнисез калдым. Бераздан кызларым да,

акча дип җир читенә китәргә әзер ирләренә ияреп, Себер якларына чыгып

югалдылар...

Ә Гөлчәчәк уйларымның түрендә үк булмаса да, хәтердән җуелмады.

Хатыным вафатыннан соң ул бөтен барлыгы белән хәтер сукмакларын

яулап, күңелемә яңадан кереп утырды дисәм дә була. Теге вакытта без белән

тәгәрмәчебезне тишкән әзмәвер Гөлчәчәккә күптән күңеле төшеп йөргән күрше

Артамак — Гөлчәчәкнең әнисенең туган авылы — егете булган икән. Бик әрсез,

сүзен һәрчак сүз итәргә өйрәнгән шул зат Гөлчәчәкне үзенеке итүгә ирешкән.

Билгеле инде, булачак әбисенең ярдәме белән. Бу хәлләрне авылга сирәк

кайтуларымның берсендә Гөлчәчәкнең сеңлесе, төпчекләре Гөлфирә очрап,

шул сөйләп биргән иде. Әнисенең сүзеннән чыкмаган ике энесеннән аермалы

буларак, Гөлфирә, апасы һәм минем яклы булып, элек-электән очраган саен

бик җылы итеп күрешә, хәл-әхвәл белешеп, озаклап сөйләшмичә китеп бармый

иде. Ул чагында бер файдалы эш эшләп — бәлки кайчан да булса кирәге чыгар

дип, Гөлчәчәкнең тулы адресын язып алып калган булсам да, тора салып кына

инде ничә еллар күрмәгән, иң соңгы мәлне онытылмаслык итеп үпкәләткән

гаиләле хатын янына ни дип барып чыгасың? Тик үз-үземә биргән сүзем бар:

аны мин барыбер күрәм әле...»

 

Соңгы сүз

Ял йортыннан кайтып төшкәндә, безнең як табигате мине гел башкача

каршы алды. Җиһанга кеше затын азмы-күпме өметкә әйди, төшенкелектән

аера торган ак манзаралы яңа фасыл — кыш килгән иде. Җир өстенә беренче

карлар төшеп, дөнья яктырып, саф төс тантана итә башлаган чорга керелгән

иде. Андый вакытларда башта бер айдан Яңа ел җитә дип үз-үзеңне юатып

йөрисең, аннан соң ул вакыт узып, кыш акрын гына язга авыша төшкәч, янә бер

сөенәсең, инде гөрләвекле апрель белән чәчәкле майларга да ерак калмады дип

шатланасың. Киләсе шатлык килгәненнән һәрчак кадерлерәк диләрме әле?

Кайткан көнемнең икенчесендә, кичне җиткереп алгач, гадәтләнгән вакытта,

элекке гадәтне куып, мин сәйранга чыгып киттем. Салкынчарак һавада

тансыклаткан беренче кар исен исни-исни бакча-паркларны хәтсез әйләнсәм

дә, Миргаяз очрамады. Ярар, иртәгә дә очрамаса, өенә сугылырмын, дип,

фатирыма кайтып киттем.

Икенче көнне төш вакытлары узып барганда, гәзит өчен яза башлаган бер

мәкалә белән утырган чагымда, кисәк кенә ишек кыңгыравы шалтырады.

Күршеләремнең берәрседер дип, ашыкмый гына ишекне барып ачсам...

Каршымда өстенә өр-яңа соры куртка, башына модалы җылы кепка кигән,

карашы сизелерлек яшәреп, яктырып киткән Миргаяз белән уртача буйлы,

яше илледән артмаган чем-кара күзле шактый мөлаем һәм чибәр бер ханым

басып тора иде. Миргаязның тормышында, минем иске яңа танышымның

гомер юлында инде күптән тансыклаткан, яңа, бу юлы күпкә озынрак булырга

тиешле бәхетле чор башланганын чамалап, аларны өйгә чакырдым.

Исәнлек-саулык белешкәч, ял йорты, андагы шартлар турында ике-өч сүз

сөйләшеп алдык та табын янына уздык. Миргаяз, янында утырган мөлаем

ханымга карый-карый, тормышында шушы араларда гына килеп чыккан

үзгәрешләрне бәян итәргә тотынганчы, миңа беренче соравын бирде:

— Ничек соң, Булат, теге язмаларны укып чыга алдыңмы?

— Укымаган кая, кичке киноларга да йөрмәдем. Бер сулышта, соңгы

ноктасына чаклы. Кайсыбер урыннарын хәтта кат-кат. Инде язасыларым да

күңелемдә әзер. Төгәлрәк әйткәндә, анда әллә ни язасы, уйлап чыгарасы да юк,

әдәби яктан азмы-күпме эшкәртәсе генә. Берничә атнадан сиңа биреп укыта

да алырмын әле, бәлки.

— Ярар, укуың яхшы булган. Хәзер инде менә булачак әсәреңнең

геройларының берсе белән якыннанрак таныша аласың. — Миргаяз, янындагы

ханымга карап янә елмайды да: — Таныш бул, бу — Гөлчәчәк, — диде.

Мин аларга карап сокланырга өлгергәнче, Миргаяз ниндидер могҗиза белән

янәдән Гөлфирәне очратуы, булачак балдызы Башкортстандагы апасының менә

инде ике еллап ялгызы гына яшәве, бик еш элекке классташын, ягъни аны

искә төшерүе турында әйтеп: «Сыңар канат кагып каңгырап йөрмәгез, иртәгә

үк икәүләп апа янына китәбез», — дип, тимерне кызуында сугуын сөйләп

китте.

— Теге чакны кыз урлау барып чыкмаган иде, бу юлы тәки урладым, үземнән

калдырмадым менә...

Бәхет дигән халәт кемгә ничек шул. Кемдер, күңеленә җанны тилмерткән

сары сагыш, боеклык бик тә сирәк кагылса, бәхетнең ни-нәрсә икәнен, ул

башка ишелеп торганда да аны кирәгенчә тоеп, сизеп бетермәскә, күрмәскә

мөмкин.

Миңа калса, бәхетне бәхетсезлек һәм аның каһәрле әчесе бәгыренә үткәннәр

генә чын-чынлап бәяли, тоя ала.

Май кояшыдай балкып каршымда утырган, яшәү нуры тулы күзләрен

сөйгәненнән алмаган Миргаяз да нәкъ менә шундыйлар кавеменнән иде

төсле.

 

"КУ" 7, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев