Себер кунагы (бәян)

Бөек Җиңүгә өлеш керткән авылдашларыма багышлыйм.

Бүгенге көн Гөлсем апа өчен иртәрәк тәмамланды. Сарык-кәҗәсен абзарга япты, кош-кортларын барлады, көн буе ачык торган бакча капкасын бикләп килде. Әле урамда якты булса да, ишек келәсен төшереп куйды. Ял итәргә кирәк, бетмәс бу дөнья мәшәкате, дип уйлады ул.

Бүген киче дә әйбәт югыйсә. Күрше Галимәләр, Шәмсенурлар капка төбенә чыкканнардыр. Берәрсенең эскәмиясенә тезелешеп гәпләшә торганнардыр. Көтү кайтып, көндәлек эшләрне тәмамлагач, авыл карчыклары капка төбендә сөйләшеп утырырга ярата. Кинога, кичке биләмгә баручы яшьләр дә шушыннан үтә. Бу вакытта кызыксынучан авыл әбиләре кемнең кем белән йөргәненә дә шаһит була. Элекке шикелле, бакча артларыннан яшеренеп кенә, күрешергә килүләр бетте хәзер. Бер кичне егет кызны озатса, икенче кичне инде алар җитәкләшеп авыл урамыннан уза. Менә без нинди, янәсе. Элегрәк булса, гайбәт сату өчен иллә дә яхшы тема булыр иде бу, ләкин хәзер кул гына селти әбиләр.

— Заманасы башка инде аның, — дип сөйләп китә күрше Мәгърифәттәй. — Минем әни әтине йөрмичә-күрмичә, дип әйтимме инде, кияүгә чыккан. Әйбәт торганнар. Менә мин инде сезгә билгеле булган Хөсәен абзагызга шактый озак йөреп, ялындырып кына чыктым. Шулай да ачыктан-ачык кешегә күренеп йөрмәскә тырыштык. Ә минем кызым үзенең булачак ирен әллә ничә мәртәбә безгә алып кайтып күрсәтте. Ошыймы янәсе, күнегә торсын янәсе. Аллага шөкер, әйбәт торалар. Менә шундый заманалар инде хәзер.

Ә инде гәҗит-журналны күп укучы Гатифә карчык бу темага үзенең укып белгәннәрен өсти:

— Африка дигән җирдә егет кеше үзенең яраткан кызына өйләнгәнче әллә кайлардан тоткан арыслан тиресен алып кайтып күрсәтергә тиеш икән. Шул вакытта арыслан моны тотып ашаса... Кияүсез кала бит инде тегесе. Бар инде бу дөньяда сәер гадәтләр.

Әнисе сөйли торган иде, бу нигездә өч гаилә бергә тордык, дип. Ун-унбиш кеше була бит инде ул. Шул нигездә Гөлсем берүзе. Замана, замана шундый инде дип ике малае да чыгып китте. Әле ярый кече малае Казанда гына, ә олысы әллә кайда җир читендә. Күрше Сабир йорты салынган урында да өч гаилә яшәгән, ди. Хәзер Сабир берүзе шул нигезгә сыймый. Гөлсемнең тавыклары, киртә арасыннан башын тыгып, Сабир бакчасындагы берәр кортны ашаса да, башларына таш бәрергә әзер тора. Бөтен дөньяны кочаклап алыр иде. Мәңгегә килгән диярсең фани дөньяга. Тьфу!

...Әйдә, теләсә ни эшләсеннәр. Гөлсемнең дөнья артыннан куар вакыты үткән инде. Биргәненә шөкер. Хәзерге минутта электр самавырым яшәсен дип, ул чәй куеп җибәрде. Гәпләшеп эчәргә берәр кеше булса да ярап куяр иде. Хәер, соң инде.

Гөлсем апаның уйларын бүлеп, ишектә кыңгырау шалтырады. Бигрәк матур инде тавышы. Казандагы малае алып кайтып куйган иде. Электр фортепиано тавышы диме шунда.

Тәки түзмәгән, күрше Мәгъфиядер бу дип уйлап, хуҗабикә ишеккә юнәлде. Ишекне ачса, Түбән очтагы урамда торучы Гыйлемхан малае Газинур басып тора.

— Гафу итегез инде, Гөлсем апа, — диде ул, кабаланып. — Бер хәбәр алып кайттым. Шуның белән уртаклашмыйча булдыра алмадым.

— Малайлар белән бер-бер хәл бармы әллә?..

— Юк, юк, Гөлсем апа. Шатлыклы хәбәр булырга тиеш.

— Әйдә, өйгә кер алайса, сөйлә, — диде Гөлсем апа, ишекне киңрәк ачып. Газинур ялтырап торган җиңелчә генә курткасын салып кулына тотты да, тузан сарган аяк киемнәрен тышта калдырып, өйгә үтте.

— Мин Себер ягында нефть чыгаруда эшлим, — дип башлады сүзен Газинур. — Минзәләдән очабыз, самолёт белән. Безнең промысел егетләре бервакыт концерт оештырдылар да Омск өлкәсенең Иртыш буендагы авылларына барырга тәкъдим иттеләр.

— Ә-ә, — дип сузды Гөлсем апа. — Әле хаман да җырлыйсыңмы? Бигрәк матур, моңлы иде шул тавышың.

— Әй, анысы инде икенче мәсьәлә, — диде Газинур, уңайсызланып. — Елга буенда татар авыллары күп икән. Шуларның берничәсендә булдык. Исемнәре дә татарча: Сәет, Рәҗәп һәм башкалар. Менә шул Рәҗәп дигән авылда концерттан соң бер абзый үзенә кунакка чакырды. Бик яхшылап кунак иттеләр. Татарстан турында әй сораштырды инде. Әй, сораштырды. Безнең якларны да бик яхшы белә бугай. Мин инде элеккеге гадәт буенча аның тормышы белән кызыксына башладым. Гөлсем апа, беләсең бит инде, «кызыл эзтабарлар» түгәрәге оештырып мәш килеп йөри торган идек. Хәбир абыйны да эзләп карадык бит.

— Әйе, әйе, — Гөлсем апа авыр сулап куйды. — Кайда күмелгәнен дә белә алмадык бит. Хәбәрсез югалды, хәбәрсез.

— Гөлсем апа, сөйләп бетерим, бүлмәгез мине. Артыграк кызыксынып, безнең якларга кагылышлы сораулар бирә башлаган идем, сүзне икенчегә борды, бернинди дә ачык җавап ишетмәдек.

— Монда нәрсәдер бармы әллә, улым?

— Бар, Гөлсем апа, бар! Газинур сөйләп бетерергә ашыкты. — Чәйләр эчкәч, безгә икенче берәүләрдә йокларга тәкъдим иттеләр. Анда агач күп, зур-зур йортлар үзләрендә. Менә шул йортта бер фоторәсемгә тап булдым. Солдат рәсеме, фронтта төшерелгән. Рәсемнең икенче ягына «сугышчан дустым Сергей Иванчукка истәлек өчен» дип язылган.

— Ул кеше урысмыни соң? Рәҗәп авылын татар авылы дип әйттең ләбаса.

— Эх, Гөлсем апа... Ну-у, тыңлап та бетермисең инде. Анда бит тагын «дустың Хәбир Кәримовтан» дигән сүзләр дә бар.

— Хәбир, Хәбир... — Гөлсем апа бер мәлгә тынсыз калгандай булды. Әкрен генә урыныннан торып, стенадагы рәсем янына килде. — Шушындыймы? — диде ул, кулы белән ишарәләп.

Газинур да, урыныннан торып, рәсемгә якын килде һәм:

— Шушы, Гөлсем апа, шушы, — дип кычкырып җибәрде.

— Газинур балам, димәк, бу кеше Хәбир абыеңны белә. Рәсеме булгач, ул аны белергә тиеш.

— Гөлсем апа, мин сиңа иң мөһимен әйтәм. Бу кеше... Хәбир абый үзе булырга тиеш.

— Аһ! — Гөлсем апа өстәлгә сыгылып төште. — Балакаем, уйлап әйтәсеңме бу сүзләреңне? Кырык елдан артык, бер хәбәрсез.

— Мин озак уйладым, Гөлсем апа, юл буе уйладым. Дөрес, хәзер ул абзыйны менә бу рәсемдәге яшь солдат белән чагыштыруы кыен. Битенә снаряд кыйпылчыгы ярасы да өстәлгән. Ләкин мин нык ышанам: ул Хәбир абый булырга тиеш. Без вахтада унбишәр көн эшлибез. Вакытымны ничек үткәрергә белмәдем. Бу турыда сиңа кайтып сөйлисем килде. Нәрсәләр генә уйлап бетермәдем.

— Тукта әле, энем, иптәшенә дип язылган рәсем ничек инде ул анда кала.

— Бу бик гади генә чишелә, Гөлсем апа. Ул рәсемен тапшыра алмый. Сугыш бит ул. Сергей Иванчук бер сугышта һәлак була һәм рәсем Хәбир абыйның үзендә кала.

Бу минутта Газинур тынып калды, хуҗа хатынга күтәрелеп карады. Гөлсем апаның йөзе нык үзгәргән, күзләре бер ноктага төбәлгән. Озак елларга сузылган көтү газабының, авыр тормышның әйләнеп кайтуымы бу, әйтүе кыен иде.

2

Вакыт яраны дәвалый, диләр иде. Бәлки бу сүзләрдә дөреслек тә бардыр. Моннан кырык бер ел элек сугышка киткән Хәбир йөрәктә калдырган яра да төзәлгән кебек иде. Әнә ул үзе дә каядыр томан артында, шәүләсе сизелер-сизелмәс кенә күренеп киткән төсле. Ләкин зуп-зур күзләре, елмайганда күренеп киткән тешләре аның Хәбир икәнен әйтеп торалар шикелле.

Гөлсем апа, уйларыннан бүленеп, кече яктагы сандыгын ачты. Менә кыз чагындагы сафьян читеге, яшьлек истәлеге. Башка әйберләрен киеп бетерсә дә, читеген саклады Гөлсем. Сөлгеләр — Хәбирнең әнисе Шәрифелҗамал апа тукыган сөлгеләр. Нинди матур бизәкләре. Хәбир белән Гөлсем башка чыккач, бүләк итеп биргән иде ул бу сөлгеләрне. Ләкин Гөлсемнең максаты аларны алу түгел иде. Ике хатны — Хәбирнең соңгы хатын һәм аның иптәше язган хатны эзләде ул.

Менә еллар сарысы төшкән ике хат. Икесе дә кырык дүрттә Белоруссиядән җибәрелгән булган. Ничә тапкыр укыды инде ул аларны. Шулай да һәрвакыт әле генә почта тартмасыннан алгандай итеп укый бу хатларны.

«Моңа кадәр дөнья күрмәгән авыл егете менә кайларга килеп чыкты бит, — дип язган Хәбир әлеге хатында. — Ләкин җимерекләрдән башка бернәрсә дә юк. Бөтен җирдә янгын, корым исе. Алга барабыз, Гөлсем. Тиздән теге мөртәтләрне илдән куып чыгарачакбыз. Сезне сагынам. Төшләремә керәсез. Ильяс та ап-ачык булып төшемә керә. Ләкин Равилне генә чын итеп күз алдына китерә алмыйм. Аны күргәнем юк ич минем, шуңадыр. Улларымны бик тә күрәсем килә. Үзем белән рәсемнәрегез дә юк ичмасам...»

Башкасын укый алмады Гөлсем, күзләрен яшь каплады. Күз яшьләре җыерчыклы битеннән төшеп, өчпочмаклы конвертка тамдылар. Бәлки шул күз яшьләре саргайткандыр хатларны. Алардагы сүзләр йөрәккә уелган кебек. Һәр җөмләсе, һәр сүзе исән.

Икенчесендә Хәбирнең иптәше Хәбирнең бик каты яраланганын, госпитальгә озатылганын хәбәр итә. Шушы ук хатның ахырында коточкыч сүзләр бар: «Әле генә килеп әйттеләр, Хәбир госпитальдә үлгән, диделәр. Эх, сезнең кайгыны аз булса да җиңеләйтә алсам иде».

«Туктале, Хәбир иптәшенең исеме онытылган лабаса.. Менә бит ул, Сергей И».

Һай бу хәтер дигәннәрне, ничек онытып җибәргән әле ул моны. Бу теге Газинур әйткән рәсемнең артында язылган исем-фамилия бит. Газинур чыгып киткәнче алган булсачы бу хатларны. Ул үз-үзен битәрләде. Болай булгач, Себердәге Рәҗәп авылында яшәүче Хәбир Кәримов белән аның Хәбире арасында бәйләнеш була түгелме соң инде? Йә Хода! Күрергә иде аны бер, кырык елдан артык гомер узса да, таныр иде ул Хәбирен.

Шулай да хисләренә артык ирек бирмәскә тырышты Гөлсем. Фамилия, исем туры килсә дә, ялгышлар була, диләр. Хәрби комиссариаттан килгән рәсми кәгазьдә «Хәбир Кәримов хәбәрсез югалды» дип язылган иде бит. Эзләтеп тә карадылар.

— Беләсезме, апа, — диде аңа Казандагы хәрби комиссариат кешесе, — миллионнар шулай һәлак булган. Күбесен таба алмыйбыз. Эзләтәбез, тапсак — хәбәр итәрбез. Сез аны бит күз алдына да китерә алмыйсыз. Мәхшәр көнендә югалган һәр кешене табып кара син.

— Менә шуннан соң, урыс әйткәндәй: «ни ответа, ни привета». Исәннәр турында кайгырталардыр, үлгәннәргә куллары җитми. Аларны да гаепләп булмый. Шундый мәхшәрдән кемне эзләп табасың?

Төне буе аның күзен йокы алмады. Уйланды да уйланды. Хәбирне сугышка озаткан көнне исенә төшерде.

3

Урман буендагы басуда атлы лобогрейка белән Хәбир арыш ура иде. Шул ук басуда башка хатыннар белән бергә Гөлсем көлтә бәйли. Вакыт-вакыт бәбәй арбасында яткан улы, ике яшьлек Ильяс янына йөгереп барып килә. Авызындагы имезлеген алыштыра. Исән генә була күрсен инде. Әнә Түбән урам Галиянең кызына шушы басуда салкын тиде бит. Үпкәсе ике яклап кабарган, диделәр, үлде дә китте. Гөлсем бу арада үзен тагын сәеррәк сизеп йөри әле. Тагын балага узмадыммы икән дип пошына. Шушындый вакытта, Хәбирне иртәме-соңмы сугышка алырлар дип торганда, ике бала белән ялгыз нишләрсең?

Ирләр, атларны туктатып, җиргә төштеләр, әбәт вакыты җиткән икән. Барысы да түгәрәкләнеп утырдылар. Нәниләре булганы тиз генә балаларын барып алып килделәр. Аз гына читкә борылып, күкрәкләре белән сабыйларын туйдыра башладылар. Аналар да, бәбиләр дә бу минутларны зарыгып көтә, теләсәң кайсы вакытта туктап ял итәргә дә, тамак ялгарга да ярамый. Андыйларны бригадир Мәүләви абыйның тамак төбеннән чыккан, карлыккан тавышы көтә: «Нәрсә дип монда арт ягыгызны җәеп утырасыз, әллә Гитлер бәдбәхетнең безгә килеп җитүен телисезме?»

Электән кырыс холыклы булган аксак Мәүләви авылда ирләр кимегән саен әтәчләнә бара. Чөнки үзен сугышка алмаячакларын бик яхшы белә ул. Аның аягы аксавының да чын тарихы бар ди. Мәүләви каладагы бер хатын янына ияләшкән икән. Кала хатынының сөяркәсе ул гына булмаган күрәсең. Берсендә шундый хәлгә тап булган Мәүләви. Ишектә кыңгырау шалтырагач, теге хатын, бар кач, баҗаң килде, ул төрмәдә булган нәрсә, күрсә, сине исән калдырмас, дигән. Куркак Мәүләвигә шул җитә калган, ярым-йорты киенгән килеш икенче катның балконыннан беренче кат балконына сикермәкче иткән. Беренче кат фатирларының балконы булмаганын исеннән чыгарган бичара. Аягын имгәтеп, шуннан аксаклап йөри торган булып калган. Берничә көннән соң култык таягы белән кайтып кергәч, трамвай бәреп екты, дип алдаган ди. Ә аның хәбәре үзеннән алда кайтып җиткән иде инде.

Атау як урамда яшәүче Гыйльмулла сугышка киткәндә, Мәүләвигә бик каты янаган ди. Безнең хатыннарга бәйләнсәң, фронттан кайтып, төнлә агач мылтыктан атып үтерәчәкмен, дигән. Шуңа үч итептер инде Мәүләви Гыйльмулланың хатыны Зөфәдиягә бәйләнепме-бәйләнде. Йә эшен килештерми, йә соңга калып чыгасың, иртә кайтасың, дип яшәргә ирек бирми. Бик көткәннәр иде дә Гыйльмулланы, фашисттан бер дә ким түгел бу Мәүләви, нәләт төшкере, кайтып атып та китми шуны, дип. Ләкин Гыйльмулла китте дә югалды. Фронтка килеп җиттек, дип бер хаты килгән иде, шуннан бирле хәбәре юк. Хатыны яшь коя, ай-яй авыр хатын-кызга ялгыз яшәве. Хәбиргә сугышка китәргә дип язылган повестканы да шушы Мәүләви китереп бирде.

...Моңсу мәҗлес иде бу. Хәбирне озатырга авылда калган берничә ир-ат килде. Ерак туганнары Фатыйх абзый үзенең беренче герман сугышында күргәннәрен сөйләп алды. Бераз утырдылар да Хәбирнең исән-сау кайтуын теләп таралыштылар.

Ул вакытта нәрсәләр сөйләштеләр соң әле алар? Хәбир бер генә минутка да Ильясны үз яныннан җибәрмәде. Гөлсем, җаен туры китереп, икенче балага узуын әйтте.

— Миннән башка таяныр кешең — күршеләр инде, — диде Хәбир. — Туасы җан туарга тиеш. Кыз булса — Рәйханә, малай булса, Равил кушарсың.

Әйтергә генә ансат, кырык елдан артык вакыт үткән. Зиһеннәр томалана башлагандыр инде. Күпне күргән бит безнең башлар. Ләкин Хәбирне озаткан көн күз алдына ап-ачык булып килеп баса. Авылны чыккач башланган үргә кадәр озатып бардылар. Аерылганда, Хәбир Ильясны күтәрде дә күкрәгенә кочты.

— Туп-туры күзләремә кара, улым. Дөнья хәлен белеп булмый, әтиеңне хәтереңә иңдереп кал. Ләкин кечкенәрәк шул әле син.

Гөлсем белән Ильяс үрдә бик озак басып тордылар. Әнә Хәбир утырган җигүле ат урманга кереп юк булды. Мәңгегә? Юк-юк, ышанмады ул: Хәбирнең һәлак булуына да, хәбәрсез югалуына да ышанмады...

 4

Төш булдымы соң бу? Өндә булдымы? Гөлсем апа тиз генә аңына килә алмады. Урамда сыер-сарык тавышлары ишетелә. Тиз генә караватыннан шуып төште. Адәм мәсхәрәсе, көтүем кала, дип хафаланды ул, гомер булмаганны... 

Үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ишегалдына чыкты. Абзардан малларын куып чыгарды. Иртә белән тәмләп су эчертә торган иде сарык-кәҗәләренә, менә бүген өлгерә алмады инде. Әле ярый көтүнең койрыгы үтеп киткәнче урамга куып чыгара алды малларын, Аллага шөкер.

Көтү куу мәшәкате Гөлсем апаны төнге уйларыннан бераз арындырып торды. Ләкин өйгә керүгә, ул уйларның йомгагы тагын чуалды. Хәбир! Әгәр дә бу хәбәр дөрес булса, моны ничек аңларга соң? Шуның кадәр вакыт бер хәбәрсез, ике малаен ташлап. Юк, Газинур ялгыша булыр. Бик зур хыянәт бит бу. Хәбир алай эшли алмас.

Ә икенче уй: сугыш кешенең язмышын кырыкмаса-кырыкка төрләндерде, булмас димә, Гөлсем, дия иде. Көнне нәрсәдән башларга соң? Тукта, чәй эчеп алмыйча булмас, баш миендәге томанны таратырга кирәк.

Чынаякларын җыеп алгач, Гөлсем Газинурларга барып кайтырга булды. Барысын да сорашырга өлгермәгән ул кичә, сорауларның иге-чиге юк.

Газинурлар өе Түбән очта — инеш буенда. Инеш буена өянке, таллар утыртып, тагын да ямьләндереп җибәргәннәр. Читтәрәк яшәсәң дә ярый хәзер, машина тузаны, ыгы-зыгысы юк, мал-туарга иркенлек.

Ишек шакуга, Газинурның әнисе Саниянең тавышы ишетелде: 

— Керегез, кер, ишек бикле түгел бит.

— Исән генә торасызмы? — диде Гөлсем апа, өй эченә үтеп. — Газинур балакаем кирәк иде.

Аның тавышын ишетеп, бүлмәсеннән Газинур үзе килеп чыкты.

— Исәнмесез, Гөлсем апа, үзегез килгәнсез икән. Менә бүген китәргә җыенам, Минзәләдән телеграмма алдым. Димәк, икенче бригадага кеше җитми, болай иртә чакырмаслар иде. Шулай да сезгә кермичә китми идем. Әгәр дә барасы булсагыз... — Әйтерсең, ул Гөлсемнең уйларын алдан белә иде.

— Әйе, әйе, — диде Гөлсем апа, аны бүлдереп. — Барасы булыр, ахры. Гомерем буе билгесезлектән интегеп яшәдем бит.

Ул яулык чите белән күзләрен сөртеп алды. Сания дә сүзгә кушылып китте:

— Гөлсем апакаем, бигрәкләр дә ерак бит, ничек итеп юлга чыгарсың икән?! Әллә берәр иптәш булса үзеңә. Ул поездларда йөрүне бигрәк тә кыен диләр бит хәзер.

— Туктагыз әле, — Газинур ашыга-ашыга үзенекен тезеп китте. — Гөлсем апа, ике малаегыз бар лабаса. Алар белән киңәшергә кирәктер. Чакыртыгыз. Аларның да әтиләр... — Ул бу урында туктап калды. Моны бит әле исбатларга кирәк дигән уй аның телен тешләтте.

— Тинтәк тә инде мин. — Гөлсем башын чайкап куйды. — Кызулык белән, янымда тормагач, аларның барын да онытып җибәргәнмен бит. Бүген үк берәрсен чакыртырга кирәк.

— Гөлсем апа, мин сиңа хәзер ничек бару юлын өйрәтәм. — Газинур өстәл янына килеп утырды. — Безнең станциядән Омскига хәтле поезд белән барасың. Ә аннан соң Иртыш буйлап пароход, ягъни су юлы белңн. Рәҗәп авылы елга ярында диярлек урнашкан. Билгеле, мин әйткәнчә, җиңел генә булмас, җәй көне бит, билет мәсьәләсе һәм башкалар. Йә, ярый, мин җыена башладым, уңышлар сиңа, Гөлсем апа! Мин сиңа бару юлларын язып та бирәм. — Ул тиз-тиз генә кәгазьгә сызгалады. Малайларыңа күрсәтерсең.  

— Сиңа тагын шул авылга барырга туры килмәсме соң? — Гөлсем аннан ярдәм көтте. Ләкин Газинур, бик теләп ярдәм итәр идем дә бит, безне икенче промыселга күчерәләрдер, дигәч, Гөлсем инде бүтән аны борчымаска булды.

Үз өенә кергән кешене чәйсез чыгармаган Сания өстәл әзерләргә өлгергән иде инде. Китәргә дип кузгалган Гөлсем, хуҗа хатын бик каты кыстагач, ярар, берәрне булса да эчәрмен инде, дип зур бүлмәгә үтте.

— Кичәге хәбәрдән соң тамакка ризык бик бармый әле, — диде ул, чынаягындагы пар чыгарып торган чәйне кашыгы белән болгатып. — Аяз көнне яшен суккандай итте. Тормышта шундый хәлләр дә була микәнни? Ә без алар өчен монда яшь коябыз. 

— Туктале, Гөлсем апа. Хәбир абый турында начар уйларга ашыкма. Менә минем китаптан укыганым бар. Анда берәү гомер буе үз йортыннан ерак булмаган урманда яши, ләкин гаиләсен күрергә, балаларын яратырга хакы булмый.

— Интеккән икән, мескенкәем.

— Фронттан качып кайткан була ул. Гаиләсенә күренер иде, сүз чыгудан, эләгүдән курка, гомере буе менә шулай куркак куян кебек яши.

— Соң ул сугыштан качкан бит. Хәбир нишләп андый булсын. — Гөлсем күтәргән чынаягын кире өстәлгә куйды.

— Хәбир абый сугыштан качкандыр дип уйламыйм, Гөлсем апакаем. Ләкин менә пленга эләккәннәрне безнекеләр азат иткәч, кайберләрен Себергә җибәргәннәр дип ишеткәнем бар. Шуннан куркып, пленнан теге якка да чыкканнары булган ди. Рәхим-шәфкать тимәгән аларга.

— И, Ходаем, ниләр генә күрми бу адәм баласы. Бер мизгел кебек кенә булган гомерен дә тыныч кына яшәргә бирмиләр. Рәхмәт, Сания, мин китим инде. Өйгә кайтып, малайларның адресын алыйм да күрше авылга почтага барыйм. Берәрсенә хәбәр бирергә кирәк.

Сания, бернәрсә дә ашамадың-эчмәдең, дип Гөлсем апаны бик кыстаган иде дә, ләкин тегесе кире утырмады, аның башын башка кайгы чорнап алган иде инде.

Санияләрдән чыгып, кире үзләренә кайтканда, юлда берничә кеше очрады. Хәбир исән дигән хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде ахрысы. Һәр очраган кеше Гөлсемне туктатып сүз алмашырга теләде. Ләкин Гөлсем туктап тормады. «Соңыннан, соңыннан, балакайларым, хәзергә төгәл бер сүз дә әйтә алмыйм әле», — дип үз юлын дәвам итте.

Өй ишеген дә бикләмичә киткән икән ләбаса. Картлык галәмәте. Хәер, авылда андый-мондый хәлнең булганы юк. Якын-тирәгә барганда, капка келәсенә күптәннән килгән гадәт буенча бау гына бәйлиләр.

Өйгә кергәч, иң беренче эше итеп стенадагы зур көзге артыннан адреслы иске конвертларны тартып чыгарды. Менә өлкәне Ильясның адресы. Анысы еракта, шахтада эшли. Аның өчен ут йотып яши Гөлсем. Гәзитләрдә гел шахталарда шартлау, ишелү турында язып кына торалар ди. Кайтыгыз бу якларга дип чакырып та карады, без инде монда ияләндек, пенсиягә хәтле шушында эшлибез, диләр. Ильясы бигрәк тә йомшак, яхшы күңелле, үзе әнисен чакыра. Кая инде ул анда чыгып китә, әзрәк ярдәмнәреннән өзмәсәләр, кыштыр-кыштыр йөрер әле шунда.

Бер әйтүгә чыгып китәр иде Ильяс әтисе янына. Кечкенә булса да, Хәбир сугышка киткәндә, әтисенең кысып кочаклаганы, күзләремә туры кара, хәтерләп кал, дигән сүзләре аның күңеленә мәңгелеккә уелып калган шул.

Ә менә Равилендә бөтенләй башкача холык — кырыс, кискен. Казандагы эше дә бик җаваплы бугай инде. Әллә ул эшкә шундый кешеләр дә кирәктер. Якынлыгы да бар. Бары тик аңа гына хәбәр итәргә кирәк. Ләкин Гөлсемнең күңеленә шик төште, барырмы? Ни өчен шундый булып үсте икән ул? Ана берничек тә аңлатып бирә алмый. Бер ата, бер ана малайлары, югыйсә. Ә аерма... Э-эх! Гөлсем белеп тора, йә әни, әйт әле шуны, сиңа нәрсәгә кирәк инде ул, дияр. Йә элгрәк эзләргә кирәк иде, йә хатыны, балалары кирәк булса, сугыштан соң үз авылына кайтыр, әллә кая Себергә китмәс иде, дияр. Вакланып, төпченеп тормас ул — катырак бәгырьлерәк шул...

5

...Равил озак көттермәде. Үзенең кече улы Азат белән кайтып та җитте.

Ишектән керүгә, әнисенең хәлен сорашты: Гөлсем аңа тиз генә барысын да

аңлатып бирде.

— Барырга уйлыйсыңмы? — Әнисен тыңлап бетергәч, Равилнең беренче

соравы шул булды.

— Барырга уйлыйм. — Ана бу сүзләрне ышаныч белән әйтте. — Сезнең

икегезнең дә тормышыгыз әйбәт, ул яктан күңелем тыныч. Ләкин гомерем

буе төзәлмәгән йөрәк ярам бар, әтиегезнең кайда икәнен белмим. Әгәр дә шул

сорауны да ачыкласам, бу дөньядан тыныч күңел белән китәргә була.

— Йә инде, әни, шул кадәр ник үз-үзеңне бетерергә. — Равил әнисен

тынычландырырга теләп, кулын аның җилкәсенә куйды. — Соң, хәбәрсез

югалды, дигән хәбәре килгән иде бит.

— Эх, улым, улым. — Гөлсем улының кулын читкә этәрде. Тәрәзә янына

барып басты, беразга тын калды. — Хәер, сине гаепләп тә булмый. Син әтиеңнең

йөрәк җылысын тоеп кала алмадың. Шуңа күрәдер синең күңелеңдә аңа карата

якынлык та, җылылык та юк. Ачуланма, улым, сине шәһәр шулай үзгәрттеме

соң, катырак бәгырьле син.

Равилгә ничектер уңайсыз, оят булып китте, Азат та ишетеп тора бит

әнисенең бу сүзләрен.

— Әни, гафу ит, — диде ул, үз-үзен кая куярга белмичә. — Барырсың, мин

риза. Ләкин мин синең белән йөри алмыйм, аңла, бездә зур төзелеш бара, аны

ун-унбиш көнгә ташлап китә алмыйм. Менә синең белән Азат китәр. Әйеме,

улым. — Ул моңа кадәр тик кенә утырган улына эндәште.

— Ә сәяхәт кая, әти, пожалуйста, хоть җир читенә, — диде Азат, бераз

мактаныбрак.

— Җир читенә түгел, бераз якынрак. Без сиңа барысын да аңлатырбыз.

Равил бераз икеләнебрәк торган әнисенә мөрәҗәгать итте:

— Әни, бер дә курыкма, Азат русчасын-татарчасын теттерә генә. Юлда

йөргәне бар. Менә дигән иптәш, аңа уналты яшь ләбаса. Бөтен юл расходын

да үзем күтәрермен.

— Монысы кирәкми инде, улым, юлга җитәрлек кенә запасым бар. Күрәсе

кешеләргә күчтәнәчләр дә алырга кирәк. Кемнәр генә булса да, буш кул белән

килеп керү матур булмас. Ягез, балалар, юлга хәзерләник.

Равил аптырашта калды.

— Әни, хәзер үкме?

— Әйе, нигә сузарга, якты җәй көнендә бармагач, тагын кайчан? Себер ягына кыш көне чыгып китеп булмас. Ә Азат турында киленгә барысын да

сөйләрсең, аңлатырсың.

Ләкин Гөлсем уйлаганча, барысы да тиз генә килеп чыкмады. Бүләкләр,

күчтәнәчләр алып, станциягә барып билетлар юнәткәнче, ике көн вакыт

узды.

Һәм Гөлсем белән Азат ерак юлга чыгып киттеләр.

 

6

Кайчандыр «Катыкчы» дип аталган өч-дүрт вагонлы поездда, аннан соң

электричкада Казанга барырга күнеккән Гөлсем, ерак баручы поездга утыргач,

бераз каушап калды. Вокзалда ук үзебезнең кешеләр очратсак ярар иде, дип

хәсрәтләнде. Бәхеткә каршы купедагы калган ике урынга ирле-хатынлы татар

кешеләре утырган иде. Поезд кузгалып, озак та үтмәде, бер-берсе белән якыннан

танышып, кемнең кая, нинди максат белән йөрүләрен дә беләләр иде инде. Яңа

танышлары Павлодарга бара икән. Казахстандагы дуслары чакырган. Турыдан-

туры билет юнәтә алмасагыз, Омск аркылы килегез, дип өйрәтеп язганнар.

Аннан Павлодарга поездлар йөреп тора ди.

Тегеләр сөйләгәндә, Гөлсем үз-үзен аклау юлларын эзләде. Сугышта югалган

иремне эзләп йөрим әле, димәссең бит инде. Әбинең шөрепләре бушаган, дип

әйтүләре бар. Аннан соң китәр сорашу, китәр сорашу. Берәүгә дә эч серен

сөйлисе килми иде инде. Сөйләнәсе сөйләнгән.

Икенче малаемның улы белән олы малаем янына кунакка барабыз, дип

котылды. Алдады инде Гөлсем, Ходай алдында да, бәндә алдында да үзен гаепле итеп сизде, ләкин нишлисең? Андый вакытларда күрше Галиәхмәт изге алдау дип котыла торган иде.

Әле ярый, тәрәзәгә карап барган Азат бер сүзгә дә катнашмады. Ул әллә бик

кызыксынып тирә-юньне күзәтте, әллә әбисенең «изге алдавын» белдертергә

теләми иде.

Әй, бу юл йөрүләре! Берәү дә кызык эзләп юлга чыкмыйдыр ул. Вагонда җәй

көне эссе, кыш көннәрендә салкын була, диләр. Көне буе эш белән мәшгуль

Гөлсемгә болай тик утырып кына баруы бигрәк тә сәер тоелды. Күршеләрең

белән бераз сөйләшеп барасың да, вагон тәгәрмәчләренең тукылдавын тыңлап,

изрәп йокыга китәсең. Аннан соң бергәләп ашарга утырасың. Гөлсем апа

авылдан алган сый-нигъмәтләре белән юлдашларын да сыйлады. Проводник

алып килгән чәй дә бик тәмле тоелды аңа. Аннан соң оныгы Азат та, авыл

кешеләре әйткәндәй, бик үткен булып чыкты. Теге вагон-ресторан дигән җиргә

бара да килә.

Гел йоклап кына да бармады Гөлсем. Ятса да, күзен йокы алмаган минутлар

күп булды. Ни дип барып керер инде ул Хәбирләр йортына. Ничек сүз башлар?

Тукта әле, аның Хәбир икәненә чын-чынлап ышанып беткән түгелме соң? Әгәр

дә Хәбир булмаса? Чит кешеләр ничек кабул итәрләр? Үз ире булган очракта

да Хәбир өчен чит, яттыр инде Гөлсем.

Шулай уйланып ята торгач, төш күрде Гөлсем. Хат ташучы кыз бер төргәк

акча китергән, имеш, кәгазь акчалар. Хәбир абый җибәрде, ди. Гөлсем эсселе-

суыклы булып уянып китте. Картлык галәмәте комачаулады микәнни? Ничек

бу вакыйга онытылып торган.

1950 елның җәе иде. Ул көнне хат ташучы Сәлимә аңа акча язуы китереп

бирде. Гөлсем тегеләй дә, болай да әйләндереп карады, ләкин акчаның кемнән

килгәнен генә аңлый алмады. Мөһеренә караганда Шәмәрдән станциясеннән салынган. Ләкин кемнән ул? Гөлсемнең акча салырлык якыннары юк иде

шикелле. Әгәр дә Себергә китешли бу акчаны Хәбир салган булса. Йә берәр

кеше аркылы салдыргандыр? Сораулар, сораулар... Тәгәрмәчләр тавышы аның

хәтер янчыгын селкетеп, менә шуларны искә төшерде. Андый акча тагын

берничә тапкыр алды әле ул.

...Поезд Омск шәһәренә якынлашты. Пассажирлар дәррәү кузгалып

төшәргә җыена башладылар. Купедашлары, Раиф белән Галия, барысының да

исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, вагон ишегенә таба юнәлделәр. Поезд

вокзал каршына килеп туктады. Гөлсем белән Азат ашыкмыйча гына вагоннан

төштеләр, чөнки аларны вокзалда көтеп торучы юк иде.

Газинур, поезддан төшүгә, су вокзалына барыгыз, дип әйткән иде. Сорашып,

шунда юл тоттылар. Билет алулары чынлап та бик авыр булды. Монда да

Азатның үткенлеге ярап куйды. Кассалардан сорашып чыккач, бүгенгә билетлар

беткәнлеген белде дә, уйлап та тормыйча, вокзал начальнигы дип язылган

ишекне шакыды.

Шактый озак торды Азат бу бүлмәдә. Менә ишек ачылды һәм аннан авызы

ерылган малай күренде.

— Булды, әби, — диде ул, башкалар ишетмәсен дип пышылдап кына. Вокзал

начальнигы шулай кушкан ди. Әби белән бергә бабайны эзләргә барабыз дип

шактый сөйләгәч кенә билет табылган.

Су өстендә селкенгәләп торган «Ракета» дигәннәренә утыргач, Гөлсем

пошаманга төште. Барып җитә алыр микән, күңелне болгата икән бит бу.

Кузгалып киткәч тынычланды — әллә ияләнә төште, әллә селкетү азайды,

тәрәзәдән карап бару мөмкинлеге туды. Менә нинди икән ул Иртыш елгасы.

Бигрәк тә бормаланып-бормаланып ага икән. Гөлсем үзләренең авыллары

янындагы кечкенә инешне күз алдына китерде. Ул да бит шулай бормаланып ага.

Турыдан гына агасы да бит. Юк икән шул, су да турыга гына акмый, тормыш

та борылышларсыз гына булмый икән. Барысы да әйбәт булса, Гөлсем дә

Себергә барып йөрмәгән булыр иде. Димәк, аның тормышының бер борылышы

шушында. Ул елганың бер яры — ялангач, ә икенчесен таллар каплаган булуга

да игътибар итте. Юл йөрү сиздерә шул. Гөлсем тәрәзәдән озак карап бара

алмады, изрәп йокыга талды.

...Күрше хатыны Гамилә белән арба тартып урманга барганнар,

имеш... Курка-курка гына арбага чыбык-чабык төйиләр. Ни арада җыеп

бетергәннәрдер, кайтыр юлга да чыктылар. Күңеле нидер сизенде, Гәлсем

артына борылып карады. Ә анда, урман буенда яшел солдат киеменнән...

Хәбир басып тора. Маңгаен ак марля белән бәйләгән, урта тирәсеннән

алсуланып тора. Димәк, ул яралы. Гөлсем арбаны Гамиләгә калдырды да

кире урманга йөгерде. «Хәбир, Хәбир», — дип кычкырмакчы булды. Ләкин

тавышы чыкмады. Ә Хәбир аны абайламады ахры, акрын гына агачлар

арасына кереп югалды. Гөлсем куып җитәргә ашыкты, тик сынган агачларга

абынды, яшел ботаклар аның юлын бүлделәр. Гөлсем җиргә егылды, үксеп-

үксеп елый башлады.

— Әби, әби, ыңгырашма инде, — Гөлсем Азатның бу сүзләреннән уянып

китте, үзенең кайда икәнен аңламыйча, сәерсенеп, тәрәзәгә карады — анда

елга, су.

— Уф Алла, — диде ул, Азатның башын сыйпап. — Төш күрдем, балам,

бабаңны күрдем.

— Бабайны дисеңме, әби? Алайса исәндер ул.

— Белмим шул, балам. Очраша алмадым шул, күреп кенә калдым. Хәер,

бик каты еладым. Төштә еласаң, шатлыкка, диләр бит.

«Ракета» тизлеген киметте. Берничә кеше, «Сәетово тукталышы», дип чыгу

юлына юнәлде. Гөлсем дә Азатка тотынып алар артыннан иярде. Бу тирбәнүгә

һич кенә дә ияләнә торган түгел икән, һаман башны әйләндерә. Әкрен генә

басмадан яр кырыена чыктылар. «Ракета»га утырырга чират торучылар

ризасызлык белдерсәләр дә, Гөлсем әллә ни игътибар итмәде, яшәп карасыннар

әле безнең кадәр, аннан соң сөйләшербез, алар белөн, йөгереп йөрерләрме,

атлапмы?

Менә син, Себер авылы, нинди икән! Ярдан күтәрелүгә, урам башлана.

Бераз баргач, ул икегә аерыла. Нәкъ әкияттәге кебек — уңга барыргамы,

сулгамы? Шушында туктап, авыл кешеләреннән сорашырга туры килде. Авыл

кырыйларын урман чолгап алган, әмма урамнарда агачлар аз күренә. Бездәге

шикелле шаулап торган җимеш бакчалары да юк икән биредә, дип уйлады

Гөлсем. Бу уйларын Азатка да әйтте.

— Әйе, әйе, — диде малай, әбисенең сүзен җөпләп, — монда хәтта алмагачлар

да күренми, ничек яшиләрдер.

Йортлар да үз авылларындагы мәхәббәтле күренмәде Гөлсемгә. Бездә халык

көчен жәлләми шул. Өен салуга, такта белән тышлап ала, буйый, чистарта,

ялап торгандай итә.

Иртышка суга төшүче бер хатын Хәбирләрнең өен күрсәтте. «Бара торгач,

барып җиттем биек тау итәгенә» дигәндәй, Гөлсем алдына, бу йортка ничек

керергә, сүзне нәрсәдән башларга, дигән сорау килеп басты. Азат та моны

сизгәндәй:

— Әби, әйдә аз гына утырып тор, хәл ал, — дип капка төбендәге эскәмиягә

таба ымлады.

Болай озак утырып булмасын Гөлсем дә, Азат та аңлыйлар иде. Тынлыкны

беренче булып Азат бозды:

— Әйдә, әби, керик, тотып ашамаслар, монда кадәр килеп җиткәч, кире

кайтып китеп булмый.

Гөлсем авырлык белән генә урыныннан торды, эчтән генә белгән догаларын

укыды, сумкасын әле бер, әле икенче кулына авыштырды, урамнан тыныч кына

узып баручы авыл кешеләренә дә карап алды. Нинди кыен икән чит җирдә, ят

кешеләр арасында. Әле ярый янында Азаты бар. Сулкылдаган йөрәген ничек

тынычландырырга? Елар иде, күңелен бушатыр иде... Ярамый, ярамый, дип

үз-үзенә кабатлады. Һәм шулай ук аптырап калган оныгына сүзсез генә ымлап,

ишек кыңгыравына басты...

7

Татарстан егете Газинур килеп киткәннән соң, Хәбирнең тынычлыгы югалды. Хәер, алар күп иде, бер Газинур гына түгел. Күптән концерт тамаша күрмәгән Хәбир, Татарстаннан килгән нефтьчеләрнең клубта чыгыш ясауларын ишеткәч, ашкынып шунда ашыкты. Билгеле инде, үзе генә түгел, Гарифә белән.

Газаплар да, яралар да яңарды бу кичтә.

...Китми күңелемнән минем һич

Ул сөекле илкәем.

Анда минем сөйгән халкым,

Анда газиз әнкәем.

Бу җыр Хәбирнең йәрәге аркылы җылы дулкын булып үтте. Ул аны әйтерсең лә күтәреп алды, башы җиңеләеп киткәндәй булды. Әйтерсең, алда торган томан пәрдәсе таралды.

— Гарифә, Гарифә, мин нишләп монда?

Ул хатынының кулын кысты, Гарифә аздан гына кычкырмый калды. Хәбир концертны карап бетерерлек хәлдә түгел иде, ул ишеккә таба юнәлде. Гарифә дә теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярде.

Кичке салкын җил Хәбирнең башын сафландырып җибәрде, ул адымнарын кызулатты. Арттан Гарифәнең кычкырган тавышы ишетелгәч кенә, нидер исенә төшергәндәй туктап калды, урамдагы агачка сөялеп, Гөлсем, Гөлсем, дип пышылдады.

— Хәбир, җаным, нишлисең, бу мин Гарифә бит, әллә танымый да башладыңмы?

Гарифә Хәбирне култык астыннан тотып өйгә алып керергә азапланды.

— Беләм, беләм, син — Гарифә, сиңа бернинди дә үпкәм юк. Рәхмәт сиңа, мине тәрбияләдең, үз иттең. Минем Гөлсемем бар иде бит, Гөлсемем, малайларым. Ни өчен мин аларны шулай тиз оныттым соң әле?

Гарифә нәрсә эшләргә дә белмәде.

— Хәбир, әйдә, өйгә керик. Син аларны онытмадың бит. Көчеңнән килгәнчә ярдәм дә иттең, кайтып та килдең. Артыгын эшләргә мөмкин түгел иде бит.

...Җәйге төн кыска була. Ир белән хатын сөйләшеп таңны аттырдылар. Билгеле, күбрәк Хәбир сөйләде. Элеккеге тормышын сөйләде ул, чөнки хәзергесе икесенең дә күз алдында. Тормышлары әйбәт кенә бара иде кебек. Ләкин бүген араларына кемдер килеп керде. Әнә ул уртада тора. Аларга якынаерга ирек бирми. Ул — Гөлсем.

— Хәбир, азагы болай бетәсен белгән булсам, бәлки мондый адымны ясамаган да булыр идем, — диде Гарифә, өзгәләнеп. — Сизәм, мин хәзер сезнең арага кергән артык кеше.

— Өзгәләнмә, Гарифә, сине берәү дә гаепләргә җыенмый. Берәү дә артык түгел. Гаепле кеше ул мин. Мин алар турында онытырга тиеш түгел идем.

Ә Гарифә аны ничек итеп юатырга да, тынычландырырга да белмәде. Сызылып таң атты. Кояшның беренче нурлары урмандагы агач башларын яктыртты. Аннан соң алар тәрәзәләргә дә төште. Яңа көн башланды. Хәбир өчен дә, Гарифә өчен дә хәере белән килмәде ул көн. Ул көн башваткычлар, җавап таба алмаслык сораулар алып килде.

8

Инде нишләргә? Хәбир бу сорауны әсирлектә үз-үзенә кат-кат бирә торган иде. Бөтенләй өметсезлеккә төшеп, фашист табаны астында яшәгәнче, үлүең артык, ичмасам туфрак булырмын, дип үз-үзенә кул салырга теләгән вакытлары аз булмады. Ләкин шул минутта күз алдына туган яклары, Гөлсем, ике улы килеп баса, менә шулар аңа яшәү көче бирә торган иде.

Ә инде үзебезгә кайткач... үзебезнең лагерьга эләккәч тә башына ул тиле уйлар аз килмәде. Монда инде аның фәрештәсе Гарифә коткарды. Әйе, әйе, Гарифә, моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган Гарифә… Лагерьда тик яткырмыйлар, күбрәк урман кисәргә җибәрә торганнар иде. Урманнан кайтканда, гел бер авыл аша үтәргә туры килә, урамында сирәк-мирәк кешеләр дә очрый. Ачыктан-ачык берәү дә үзенең хисләрен белдерми, ләкин күзләреннән сизелеп тора — берәүләр нәфрәтләнә, чөнки Гитлер ягына чыккан «сатлыкҗаннар» үтеп бара. Ә икенчеләре күзендә кызгану хисләрен укырга мөмкин: болар да адәм балалары бит. Күпме сугышканнар фашистка каршы, күпме интеккәннәр. Менә тагын үзебездә газапланалар. Моннан да зур хурлыкның, түбәнсетүнең булуы мөмкин түгел. Шушындый кешеләр арасында укытучы булып килгән Сәет авылы кызы Гарифә дә бар иде.

Хәбир кичә кич авыл клубында концерт куйган нефтьче яшьләрне эзләп күрше авылга китте. Имеш, алар бүген шунда чыгыш ясаячаклар иде. Ә Гарифә ялгыз калды. Уйлары һәм берүзе.

Моңа кадәр үзалдына беркайчан да мондый сорауны куйганы юк иде — тормышы ничек үтте соң әле аның? Бу турыда уйлап та карамады, көн артыннан көн туа, гомер үтә. Инде балаларның балалары үсеп килә. Ләкин, барыбер бу сорауны бирә торган вакыт җитә икән. Яшисең, яшисең дә бер чиккә килеп төртеләсең. Анда туктап, артка борылып, үткәнеңне бер бизмәнгә салып карарга кирәк була икән.

...Сугыштан соң Кызыл Яр шәһәре янындагы авылда эшләмәсә, аның урамыннан үткәндә, арестантлар колоннасында Хәбирне күрмәгән булса, тормышы нинди булыр иде? Моны берәү дә әйтә алмый, тормыш юлын ике кат үтеп булмый шул.

Сугышта алган авыр яраларыннан интеккән, лагерьда кыйналган Хәбир кайсы ягы белән аңа ошады икән? Әллә кызгану хисләре өстенлек иттеме? Әллә язмыш шулай куштымы?

Гарифә башта ишегалдына, аннан соң бакчага чыкты. Тиздән бәрәңге казыр вакыт, көз җитәр. Хәзергә җылы әле, шулай да көз, әйтерсең, әнә теге урман артында гына, җаен, вакытын көтеп тора.

...Хәбирне лагерьдан чыгардылар, ләкин бернинди документ бирмәделәр. Хәер, бер кәгазе бар, анда үзәк районнарга кайту тыела дип язылган иде. Срогы да аталган — биш ел.

Кызыл Яр янындагы авыл кешеләренә, андагы эшкә тәмам ияләнеп бетсә дә, Гарифә аннан китүне яхшырак дип тапты. Хәбирне лагерьдан читкәрәк алып китү кирәк иде. Сәет авылына күчеп килделәр, урман якын, зур итеп йорт салдылар. Тормышлары кешенекеннән ким түгел. Халыкта шундый әйтем бар бит: «Үзем тапкан картам, тешли-тешли тартам». Гарифә дә гомере буе авырын да, җиңелен дә тартты, ыңгырашмады. Хәбирнең элеккеге тормышын сорамаска тырышты.

Тап-таза балалар үстерделәр. Үстерделәр үстерүен, ләкин алар замана җиленә ияреп чыгып та киттеләр. Хәзер инде оныклары белән кунакка кайталар.

Менә Хәбирнең күңеле тагын үзгәрде. Шатланырга да, кайгырырга да белмәде Гарифә. Хәер, башта шатланган иде, Хәбирнең Гөлсеме, ике малае булганын белә иде ич ул. Хәбир кайтып китмәсме? Татлы йокылар йокладым сабый чакларда гына, дип юкка гына җырламыйлар шул. Борчулы, йокысыз төннәр алда әле.

Төш җитәр-җитмәс Хәбир дә кайтып керде.

— Тоттым егетләрнең койрыкларыннан, — диде ул, урам капкасын ачып керүгә. — Чынлап та бүген кич күрше авылда, Сөләйманда булалар икән. Концерттан соң безгә чәйгә килергә вәгъдә бирделәр. Газинур дигәне безнең яклардан булырга тиеш. Күп сөйләшергә вакытлары булмады.

Хәбир Гарифәнең дымлы күзләрен күреп туктап калды.

— Гафу ит, — диде ул, Гарифәнең җиңелчә генә калтыранган җилкәсенә кулын куеп. — Мин бүтәнчә булдыра алмыйм. Ничә еллар, Гарифә. Син мине аңларга тиеш.

Менә, менә елап җибәрергә торган Гарифә бары тик әйе, әйе, дип кенә әйтә алды.

Өйгә керделәр. Гарифә самаварын яңартып җибәрде. Сөйләшергә, аңлашырга, алга таба ничек торырга икәнен аңлашырга кирәклеген икесе дә сизә иде. Сүзне Хәбир башлады.

— Мин күрше авылга барганда да күп уйладым, Гарифә. Икегә бүленеп булмый. Син мине каядыр китәр дип уйлама. Гомеремнең күбрәк өлеше шушында, синең белән үтте бит минем. Иң авыр вакытларымда син таяныч булдың. Монда да балаларым, оныкларым бар. Ләкин, ачуланма, туган ягымны, әгәр дә исән булса, Гөлсемне, малайларымны күрәсем килә минем. Тик анда ничек кайтырга? Шушы еллардан соң алар күзенә ничек күренергә?

— Синең хәлеңне аңлыйм, — диде Гарифә йомшак кына тавыш белән. Ул бераз тынычланган иде инде. — Бу килеш кайтсаң, алар сиңа нәфрәт белән генә караячаклар. Син сугышта һәлак булган әтидән иң начар кешегә әвереләчәксең.

— Әгәр дә авылга кайтып, теге вакыттагыча аларны читтән генә карап йөрсәң, ни булыр икән, ә? Бәлки, танымаслар да. Инде картаелган да, биттәге яралар да бик нык үзгәртте мине. Ләкин аларны күргәч, түзеп торып булыр микән? Исән генә булсыннар иде.

Ир белән хатын ул көнне күп сөйләштеләр, шулай да ныклы карарга килә алмадылар. Нишләргә, дигән сорау элеккечә алар алдында басып калды. Ә кич җитүгә, кунакларны көтә башладылар. Хәбир мунча ягып җибәрде, Гарифә аш-су тирәсендә кайнады. Эш белән мавыгып, бераз борчуларыннан да арынып тордылар.

Менә өстәл дә әзер, мунча да җитешкән. Икесе дә чолан баскычына чыгып утырдылар, капка тавышын тизрәк ишетерләр, янәсе. Утырдылар да утырдылар, ә сүзләре һаман бер тирәдә әйләнде.

Ә капка төнге сәгать уникедә генә ачылды. Хәер, моңа аптырарлык та түгел. Концерт тәмамланып, күрше авылдан килеп җиткәнче, шактый вакыт үтә. Капка ачылды, әмма анда бары бер Газинур гына күренде.

— Әйбәт булмаган, егетләр, — дип каршылады Хәбир Газинурны. — Ә без тырышкан булабыз, бөтен бер отделение каршыларга әзерләндек.

— Хәбир абый, Гарифә апа, егетләр сездән гафу үтенделәр. Безнең концертлар тукталып тора әле, эшкә чакырдылар. Барысын да аңлатырга мине вәкил итеп җибәрделәр.

— Ярый алайса, — диде Хәбир, шаярып, — сиңа барысы өчен дә ашап-эчәргә, мунчада чабынырга туры килер.

— Менә монысына мин риза, — диде Газинур, кулларын угалап, өстәлдәге сый-хөрмәтне күргәч. — Ну үкенерләр дә инде егетләр, ләкин соң булыр.

Күбрәк Газинур сөйләде. Татарстандагы туган авылының исемен атаганда, Хәбирнең кулыннан чынаягы төшеп китте. Бер минутка каушап калдылар.

Уңайсызлыктан Гарифә коткарды:

— Хәбир абзаң фронтта контузия алган кеше. Кайвакыт шулай куллары хәлсезләнеп китә. Әйдә, Газинур энем, кыстатма әле, менә Себер нигъмәтләре белән чәй эч, — дип, ул сүзне икенчегә борырга маташты.

Газинурның: «Хәбир абый, сез үзегез кайсы яктан монда килеп эләктегез соң?» — дигән соравына да Гарифә җавап бирде:

— Сорама инде, балам, һаман да шул контузия шаукымы. Ул сугышка кадәр булган тормышын хәтерләми.

— Гомер буе шулаймы? — Газинур үзе дә сизмәстән урыныннан сикереп торды. — Шулаймы, Хәбир абый?!

Ә Хәбир җавап итеп җилкәсен генә сикертте һәм Газинурга ымлады:

— Сөйлә әле, егет, сөйлә. Матур җырлыйсың, матур сөйлисең дә син. Сүзләрең күңелгә сары май булып ята.

Газинур белән йорт хуҗалары таңга кадәр утырдылар. Капка төбендә машина кычкырткач кына әңгәмә туктап калды. Газинур киткәндә, Гарифәнең күңеле йомшарды.

— Җаең туры килсә, гел кереп йөр безгә, — диде ул, күзләрен сөртеп. — Әти-әниләреңә бездән сәлам әйт, безнең белән таныш булмасалар да, Себердә менә шундый кешеләр яшәп ята, дип әйт.

Хәбир белән хушлашканда, Газинур аңа текәлеп карап торды. Нәрсәнедер хәтеренә сеңдереп калдырырга теләгәндәй булды ул.

9

Ишекле-түрле йөреп, Гарифәнең аяклары арыды. Нигәдер күңеле тыныч түгел. Хәбир дә озаклады. Көннәр салкынайтканчы Омскига балалар янына барып кайтам дип киткән иде ул. Гарифә вакыт-вакыт стенадагы сәгатькә дә карап ала. Мөгаен, соңгы «Ракета»га калгандыр. Исән генә йөри күрсен, организмы бик таушалган инде, урмандагы шыгыр-шыгыр килгән, менә авам, менә авам дип торган агачка охшаган. Бирсә дә бирә икән Ходай кешегә язмышны, башына төшкән газапларны кичергән йөрәгенә рәхмәт инде. Шулай булса да, күңеле көр аның, тагын бер тапкыр туган ягына кайтып килергә хыяллана.

Ишегалдында эт өргән тавыш ишетелде. Ул арада ишек тә шакыдылар. Кем икән бу?

— Керегез, керегез, мин өйдә, — дип кычкырды Гарифә. Ә үзе, тәрәзәдәге челтәрле пәрдәләрне күтәреп, урамга карады.

Кыяр-кыймас кына ишек ачылды. Ә ишектә... ишектә бөтенләй таныш булмаган яшь кенә егет һәм олы яшьтәге хатын күренделәр.

— Исәнмесез! — диде таныш булмаган хатын, аптырашта калган Гарифәгә карап. — Хәбирләр өе шушы, диделәр, менә... кердек инде, ачуланмассыз.

— Сез... сез кем буласыз соң? — Гарифә бер урында таптанды, җайсыз хәлдән котылу юлын эзләде. — Әйдә, түрдән үтегез, безнең як кешеләренә бер дә охшамагансыз.

Шулвакыт моңа кадәр як-ягына гына каранып торган яшь егет телгә килде:

— Татарстаннан без, апа, — диде ул, ашыга-ашыга. — Әбием — Гөлсем, ә мин Азат булам, Кәримовлар.

— Татарстаннан? Кәримовлар, — дип кабатлады Гарифә, бер-ике адым артка да чигенеп куйды. Ләкин тиз генә үзен кулга алды. — Әйдәгез, үтегез. Ничектер, кисәк кенә... Хәер, Газинур килеп киткәннән бирле көттек без сезне. Татарстанга кайткач, сөйләр дә, кем дә булса килеп төшәр дип уйладык.

— Йорт хуҗасы күренми бугай, бәлки без урамда гына көтеп торырбыз. — Читенсенүеннән әлегә арынып бетмәгән Гөлсем ишек төбендә таптануын дәвам итте.

— Сез нәрсә, Себер дигәч тә, биредә кыргыйлар яши дип уйлыйсызмы әллә? — Гарифә бераз ачуланыбрак сүзен дәвам итте. — Без дә кунакны каршы ала беләбез.

Ул кунакларны, кыстый-кыстый, өй эченә алып керде, стенага терәп урнаштырылган йомшак, чәчәкле япма япкан диванга утыртты.

— Бераз ял итегез. Чәем кайнаган, пирогларым пешкән. Хәбирне көтәм мин.

Хәбир сүзен ишеткәч, Гөлсемнең сискәнеп китүенә дә игътибар итте ул.

— Омскига балалар янына киткән иде. Теплоходтан төшүчеләр арасында сез аны күрмәдегезме?.. — Нәрсәдер исенә төшкәндәй, сүзе шул урында туктап алды. — Әй, юләр дә инде мин, сез аны танымыйсыз бит инде.

— Әгәр дә безнең Хәбир булса, танырмын шикелле. — Гөлсем урыныннан торып, тәрәзә янына килде, челтәрле пәрдә аркылы елга ярына күз салды.

— Бүген кайтыр микән?

— Кайтыр, кайтыр. Әле кичкә таба тагын бер теплоход була. Ә... килүләре бик кыен булмадымы соң?

— Юл газабы — гүр газабы, диләр бездә. — Гөлсем Гарифәгә таба борылды. — Ләкин алай ук булмады бугай. Менә Азат улым бик тырышты, — диде ул, оныгының аркасыннан сөеп. — Бөтенесенә ул йөгерде.

— Әби, мине бик мактама инде, — диде Азат, бераз уңайсызланып. — Син үзең дә молодец, гомер буе авылда яткан димәссең.

Барысы да берьюлы тынып калдылар. Гарифәгә дә уңайсыз, кыен иде бу минутта.

— Мин нәрсә дип сезне сүз белән генә сыйлап торам әле. Юл йөреп ачыккансыздыр. Әйдәгез, тиз генә кулларыгызны юыгыз да өстәл янына килегез.

Кунаклар өстәл янына утырган арада Гарифә үзенең тәм-томнарын чыгарып тезде.

— Менә шомырт, балан пироглары, пәрәмәчләр дә пешергән идем, — Гарифә бер-бер артлы бизәкле чынаякларга хуш исләре аңкып торган чәй ясый башлады. — Без җиләк-җимешне күбрәк урманнан җыябыз инде, Ходай нәрсә бирсә... Монда алмалар да бик кечкенә булып өлгерә, бакчаны бизәп торыр өчен генә. Аннан соң, шунысы сәер, урманда чия үсмәсә дә, чиягә барабыз, диләр биредә.

— Әйе, әйе, һәр якның үз сөйләме инде, — диде Гөлсем, әле һаман да уңайсызлануын яшерә алмыйча. Шуны сиздереп, кулындагы эссе чәйле чынаягы да калтырап ала.

— Тартынмагыз инде, кунаклар, — Гарифә ничек тә булса Гөлсемне тынычландырырга теләде.

— Ашагыз, эчегез, хәзинәдә барын. Азат энем, әйдә, әйдә, син әбиеңә үрнәк күрсәт әле, яшьләрчә бул.

— Тырышам инде, апа, тырышам. Менә, — диде ул, бушаган чынаягын күрсәтеп. — Бик зур рәхмәт чәегезгә. Шомырт пирогы да бик тәмле була икән, беренче мәртәбә ашавым. Әби, әгәр дә мин урамга чыгып керсәм, елга буена төшсәм, ачуланмассыңмы? Иртышны беренче күрүем бит.

Гөлсем ни әйтергә дә белмәде. Гарифә белән бергә-бер калу аны куркыта да иде. Шулай да ул икеләнеп булса да ризалык бирергә мәҗбүр булды.

— Яр буйларында сак бул, зур су — куркыныч, — дип өстәде.

— Әби, бер дә борчылма. — Азат урыныннан сикереп торды. Беренчедән, мин суга кермим, чөнки көз җитеп килә. Икенчедән, мин — Идел буенда үскән Казан егете. Ә Идел — Иртыш кына түгел ул!

Азатның сүзен Гарифә дә җөпләде:

— Яшьләр бөтен нәрсәне күреп, белергә тели. Каршы килмәгез, Гөлсем

— Гарифәнең, киресенчә, Гөлсем белән генә каласы килә иде.

Азат тиз генә киемен эләктереп чыгып китте.

Бер дә мондый хәлләрдә калганы юк иде Гөлсемнең. Кем ул Гарифә аның өчен? Көндәшеме?.. Аның уйларын Гарифә бүлде.

— Тагын берне ясыйм, сусагансыздыр, — диде ул, Гөлсемгә таба кулып сузып.

— Рәхмәт, рәхмәт! — Гөлсем чынаягын өстәлгә куйды да, әкрен генә дога кылып, урыныннан тора башлады. — Гарифә, сез безнең ни өчен килгәнне чамалыйсыздыр инде, — диде ул, челтәрле пәрдә эленгән тәрәзә янына басып.

 Тәрәзә төбендәге гөлләргә дә күз салып өлгерде һәм хуҗа хатынга таба борылды. 

— Мин даулашырга да, әгәр дә Хәбир безнеке булса, бүлешергә дә, аны алып кайтырга да килмәдем. Гомерем буе үземне борчыган сорауларга җавап табарга дип кенә килдем.

Гарифә дә өстәл яныннан торып китте.

— Мин сезне аңлыйм, Гөлсем. Төп сорауга хәзер үк җавап таба аласыз. Фотографияләр бар бит. Менә альбом, карагыз. Тик менә монда утырыгыз.

— Ул Гөлсемне янә диванга утыртты.

Гарифә өстәл җыештыра башлады. Ә Гөлсем күзлеген киеп актарды да актарды альбомны. Инде уртасына җитте бугай, ләкин бер генә таныш йөз дә юк. Һәм... балалар белән елга буенда басып торган бер ир-атны күргәч, диванга сыгылып төште, кулындагы альбомы идәнгә шуды. Бу аның Хәбире иде.

— Хәбир, син бит бу, ничек булдыра алдың, — диде ул, ыңгырашып. — Бу дөнья шулай ялганга корылганмы? Күпме күз яшьләре... Болар барысы да юккамы?

Ә Гарифә Гөлсем тирәсендә бөтерелде.

— Түзегез, Гөлсем, түзегез. — Ул каяндыр дару табып, Гөлсемгә эчерде. — Сезгә нык булырга кирәк.

— Хәзер ул кайтып керсә, мин нишләрмен, ничек аның күзенә күренермен. — Аңына килгән Гөлсем нәрсә эшләргә дә белмәде. — Юлга чыкканда, мин боларның берсе турында да уйламаган идем шул. Нинди зур хыянәт бит бу!

— Гөлсем, тынычланыгыз. Сезнең күзлектән караганда, Хәбир бәлки хыянәтчедер. Ләкин мин алай уйламыйм. — Гарифә, иелеп, идәндәге альбомны өстәлгә алып куйды. — Без икәү генә, Хәбир кайтканчы сөйләшеп бетерергә кирәк.

— Белмим шул, безнең сөйләшү барып чыгар микән. — Гөлсем урыныннан тормакчы булды. Ләкин булдыра алмады. — Бәлки безгә кайтып китәргәдер.

— Гөлсем, Гөлсем, — диде Гарифә, елмаеп. — Без сезне беркая да җибәрмибез. Кунак булырсыз. Хәзер инде китәм дисәгез дә, китә алмыйсыз, Омск ягына теплоход иртәгә генә була.

— Килеп каптык алайса. — Гөлсемнең тагын кәефе төште.

— Кабатлап әйтәм, Гөлсем, тынычланыгыз. Җайлап утырыгыз. Менә мин дә утырам. — Гарифә диванның икенче башына утырды да сөйли башлады.

— Мин Кызыл Яр шәһәрендә укытучы булып эшли идем. Сугыштан соң безнең шәһәр янында зур гына лагерь төзеделәр. Нинди лагерь икәнен чамалыйсыздыр инде. Һәм Көнбатыштан эшелон-эшелон тоткыннар алып кайта башладылар. Сез аларның нинди хәлдә икәнен күз алдыгызга китерә алырсыз микән? Үзләре тире белән шыр сөяк, кыйналганнар. Өсләрендә сәләмә киемнәр. Шәһәрдә хәбәр таралды: алар немец әсирлегеннән азат ителгән безнең солдатлар икән. Сугыш вакытында плен төшкән совет солдаты сатлыкҗанга тиңләнгән бит. Берникадәр вакыттан соң шәһәр эчендәге төзелешләрдә эшләтә башлаганнар үзләрен. Бервакыт безнең мәктәпкә ремонт эшенә дип биш әсирне җибәрделәр. Сак астында инде, билгеле. Әй, кызгандык үзләрен! Җай чыккан саен аларга ашарга әзерләп бирә идек. Татар икәнен белгәч, Хәбирне ничектер якын итә башладым. Сөйләшеп киттек. Мин аңа ныклап аякка басарга булыштым. Алар күргән газапларны сөйләсәң...

Гарифә сөйләп арыды бугай, туктап су эчеп килде.

— Лагерьдан азат иткәч, аларга тагын биш ел туган якларына кайтырга рөхсәт юк, дигәннәр. Кая барсын инде ул? Зур гөнаһ эшләмим микән дип курка-курка гына аны үзебезгә алып кайттым. Гарифәнең сүзләре Гөлсемне тетрәндерде.

— Боларның барысы да дөрес булса, аңа безгә караганда да кыенга туры килгән, — диде ул калтыраган тавыш белән. — Безнең җанны кыйнасалар да, тәнебезгә тия алмадылар.

— Сөйләвемдә бер артык сүз дә юк, Гөлсем, Ходай шаһит. Шулай да гомерем буе үземне кем алдындадыр гаепле итеп тоеп яшәдем. Менә хәзер аңладым инде, ул Гөлсем — сез икән.

— Бу очракта кемне гаепләргә дә белмәссең. — Гөлсем тагын тәрәзә янына килде, чәчәкле гөлләргә күз салды. — Бәлки миңа сезнең алда баш иеп, рәхмәт әйтергә кирәктер. Хәбир сезнең кайгырту нәтиҗәсендә бүген исән-сау, Хәбир исән!

— Сез аны чынлап та бик яраткансыз икән.

Урамда салмак кына эт өргән тавыш ишетелүгә, Гарифә ишеккә таба юнәлде.

— Хәбир кайтты ахры. Этебез аны шулай иркәләнеп каршы ала.

Ә Гөлсем, чәбәләнеп, бүлмә буйлап йөри башлады:

— Хәбир?! Гарифә, әйтегезче, мин нишлим? Ничек итеп аның күзенә күреним? Аңа ниләр әйтим?

— Үзегезне кулга алыгыз, Гөлсем, — диде Гарифә, ишек тоткасыннан кулын алып. Нык булыгыз, нык булыгыз! Аның да йөрәге бик таушалган. Зинһар...

10

— Кунаклар бар димме? Хәбир, ишекне ача-ача, үзалдына сөйләнде. —Ишек төбендә аяк киемнәре күбәйгән. Гарифә, кайтып та җиттем. Менә балаларның күчтәнәчләрен алып куй.

Кулындагы төргәкләрен Гарифәгә тапшыргач кына, тәрәзә янында ни эшләргә дә белми басып торган Гөлсемгә игътибар итте.

— Кайсы күрше безне үзенең визиты белән сөендерде? — диде Хәбир, шаярып. — Картаю җиткән ахры, күзләр дә урамда калган. Кем соң әле бу?

Гарифә Хәбир биргән күчтәнәчләрне тиз генә икенче бүлмәгә чыгарып керде дә ире янына йөгереп килде, егылып китә күрмәсен тагын дип аның җилкәләреннән тотты.

— Хәбир... бүген безнең кунак ... Гөлсем...

— Гөлсем? Кайсы? Безнең авылда ничә Гөлсем бар соң әле?

— Хәбир, аңыңа кил. Гарифә аның җилкәләрен селкетте. — Бу... бу синең Гөлсемең.

— Гөл... Гөлсем. — Хәбир бераз артка чигенде, күзләрен угалады, көч-хәл белән сүзләрен әйтә алды. — Көттем мин сезне, ләкин син үзең килерсең дип башыма да китермәдем... Килдеңмени? Исәнме, Гөлсем?!

Ул күрешергә дип кулларын сузды, ләкин аяклары аны тыңламады, урынында катып калды.

Гөлсем дә баскан җиреннән кубып китә алмады, әйтерсең, кемдер аны өй стенасына көчләп терәгән дә җибәрми.

— Хәбир, синме соң бу? Үзең кайтмагач килдек инде менә, — дип кенә әйтеп өлгерде.

— Әйе, Гөлсем, чыннан да мин бу. Язмыш тарафыннан кыйналган, Сталин боерыгы белән тибелгән мескен бер солдат. Авылга, сезнең янга әйләнеп кайта алмавым да миңа чиксез җан газабы китерде. Барыгыз алдында да фәкать мин генә гаепле.

Хәбир Гарифәдән су сорап, кесәсеннән дару алып эчте дә диванга килеп утырды.

— Гомер буе күрешүне көттем. Әмма син үзең эзләп килерсең, дип… — Ул сүзен бетерә алмады.

Гөлсем Хәбиргә күз салды. Шушы ак чәчле, битендә сугыш ярасы булган, басынкыланган, әкрен хәрәкәтле ир-ат аның Хәбиреме соң бу? Яшь чак булса, инде әллә кайчан бер-берсенең кочагына ташланган булырлар иде. Ләкин аяклары кузгалмый. Әгәр дә мондый уңайсыз хәлгә каласын белсә, Гөлсем юлга да чыкмаган булыр иде. Үткән гомернең билгесезлеге хисләрне шулкадәр үзгәрткән, аның нечкә кылларын тупасландырган күрәсең.

— Әле үзем дә өнемме, төшемме дип аптырап карап торам. — Гөлсем Хәбиргә таба бер-ике адым атлады. — Күзләремә күңел буйсынмый. Үлгән, диделәр, кара кайгыларга баттым. Ә йөрәгем синең каядыр еракта-еракта безне күзәтеп, сагынып яшәвеңне тоеп торды.

…Чынлап та, синме соң бу Хәбир? Күз нурларымны түгеп, басу капкасыннан озатып калганда, ике-өч тапкыр борылып кул болгадың, көчле гәүдәңне туры тотып, ышанычлы адымнар белән, яңадан бер тапкыр да әйләнеп карамыйча китеп бардың. Күпме еллар үткән. Син бик каты үзгәргәнсең, ләкин тавышың элеккечә, мин сине таныдым…

Гөлсем үз-үзен кулга алып, диванга Хәбир янынарак килеп утырды.

— Борчылма, Хәбир, борчылма. Кая, бер тотып карыйм әле үзеңне. — Гөлсем Хәбирнең җилкәләренә, кулларына кагылып алды. — Татар тотып карамыйча ышанмас, диләр бит. Чынлап та, син бит бу, Хәбир. Зинһар, тынычлан, тынычлан. — Гөлсем урыныннан кузгалды. — Без бирегә гаеплене эзләргә дә, аңа җәза бирергә дә килмәдек.

— Гөлсем, син һаман без дип сөйләшәсең. — Хәбир дә торып китмәкче булган иде, ләкин барып чыкмады. — Ә калганнарыгыз кайда соң?

— Мин оныгым Азат белән килдем, — диде Гөлсем, җавап итеп. — Ул елга буйларын карыйм дип чыгып китте.

Моңа кадәр сүзгә кушылыргамы, кушылмаскамы дип торган Гарифәгә чыгып китәр өчен җай килде.

— Хәбир, Гөлсем, Азат нигәдер озаклады. Ул-бу була күрмәсен. Мин карап кайтыйм әле. Ә сез сөйләшә торыгыз.

11

Өйдә тынлык урнашты. Беренче булып сүзне Хәбир башлады:

— Гөлсем, йә сөйлә, ничек яшәдегез?

— Хәтерлисеңме? — дип башлады сүзен Гөлсем. Ул бераз тынычланган иде инде. — Безнең бакча башында, яр буенда, ялгыз каен бар иде. Сугыш елларында, утынсыз вакытта да мин аны кистермәдем. Ул әле дә исән. Яр буенда ялгыз каен, ул берүзе. Аны җил-яңгыр, кар-буран да кыйный. Ләкин каен бирешми, үсә дә үсә, яши дә яши. Күпме генә кыенлыклар күрсәм дә, бирешмәдем. — Ул бу урында ике егетемне үстердем, дип әйтмәкче булган иде, Хәбирнең йөрәгенә бәрер дип тыелып калды. — Аллага шөкер, бүгенге хәлемә риза булып яши бирәм. Бер мин генә түгел, бөтен авыл шулай яшәде бит.

— Ә мине язмыш менә монда китереп ташлады.

— Әйе, Гарифә миңа барысын да сөйләде — Гөлсем, күпме генә үзен тыярга теләсә дә, булдыра алмады. — Шулай да кайтырга мөмкинлек булгандыр бит, — диде ул, өзгәләнеп. — Ничекләр түздең?

— Булмады шул, — Хәбир бүлмә буйлап ишекле-түрле йөри башлады. — Биш елдан соң... сатлыкҗан мөһере сугылган килеш...

— Аңлаган булыр идек әле.

— Лагерьда күргән кимсетелүләр, газаплардан соң, мин бөтенләй икенче кешегә әйләндем. Гаскәр һөҗүм итеп барганда, әсир төшкәч, безне бигрәк тә мыскыл иттеләр. Гарифә булмаса, мин күптән гүр иясе идем инде. Биш ел эчендә балалар туды. Бәлки мин күргән мәхшәрләр онытылыр дип, Кызыл Яр шәһәреннән китеп, менә шушы авылга килеп урнаштык.

— Ә туган ягыңа, безнең янга кайтырга бер дә теләгең булмадымыни?

— Их, Гөлсем, кешене аңлар өчен үзең аның урынында булып карарга кирәк шул. Ә бу мөмкин түгел. Сезне, туган якны беркайчан да онытмадым мин, качып кына булса да бер мәртәбә кайтып килдем.

— Ничек? — Аптыравы йөзенә чыккан Гөлсемгә бу сүзләр аяз көнне күк күкрәгәндәй булды.

Хәбир Гөлсемне өстәл янындагы йомшак урындыкка утыртты. Үзе шкафтан бер альбом алып, Гөлсем алдына куйды.

— Минем кайтуымны сез сизмәдегез дә бугай. Менә бу рәсемнәрегезне альбомыңнан алдым мин. Сагынган саен рәсемнәрегезгә карап яшәдем, — диде ул, күзләрен сөртеп.

— Ничек түзә алдың? Безне күрмичә ничек кире киттең? — Гөлсем моны һич кенә дә аңлый алмый иде.

— Дөресен әйткәндә, мин сезне күреп аңлашырмын дип кайткан идем.

— Хәбир өстәлнең икенче башындагы урындыкка утырды. — Көз җитеп килә, көннәр кыска, — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Кичтән өйдә ут булса да, шакып керергә йөрәгем җитмәде, печәнлектә, хуш исле печән өстендә иске тун бөркәнеп йокладым. Иртә таңнан ике баланы ияртеп ишегалдына чыктың, утын кисә башладыгыз. Сез пычкы тешләрен батырып каен агачын кискәндә, минем дә җан җәрәхәтләрем киселеп, ачылган кебек булды. Мин исән килеш балаларымның ятим үсүенә гарьләнүдән күз яшенә буылдым. Тагын бер кат үземне сатлыкҗан мөһере сугылган мескен кеше итеп тойдым. Шуңа күрә мондый мескен хәлдә сезгә күренергә батырчылык итмәдем. Авылдашлар алдында да җавап тотасы бар бит әле.

— Сугыш күргән солдат батыр буладыр дип торам. Ә син үз йортыңның бусагасын да үтә алмагансың.

— Бәхәсләшергә җыенмыйм. Әмма, сез бикләп чыгып киткәч, куркуымны җиңеп, өйгә кердем мин. Стенадан, альбомнан балалар белән төшкән рәсемнәреңне алдым. Угры шикелле балаларның иске киемнәрен эләктердем. Өйне бикләп, ачкычны урынына куйдым да ызаннан су буена төштем. Чишмә суларын эчеп, Урта елга буйлап станциягә юнәлдем. Поездда, Себергә кайтканда, улларымның киемнәрен баш астына салып, күрешү хыялларымны төшемдә күреп яттым.

Гөлсем нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй бер ноктага карап торды.

— Елы хәтеремә төшми шул, бервакыт Хәбир кайткан дигән хәбәр таралган иде, дөрес булган икән.

— Күпме генә тырышсам да, кемдер күреп калган. Гөлсем, сөйлә инде, улларым турында сөйлә, авылдашлар ничек яши?

— Әгәр дә арымаган булсаң, сөйлим. Ләкин аякларым оеп килә бугай, торыйм әле мин. Гөлсем үзенең ияләнгән урынына, тәрәзә янына килеп басты.

— Малайлар, Аллага шөкер, укыдылар, әйбәт кенә эшләргә урнаштылар. Ильяс еракта, шахтада эшли, ә Равил Казанда төзелештә зур җитәкче. Бүген синең янга аның улы Азатны алып килдем. Синең белән бергә сугышка киткән Гыйльмулла да кайта алмады. Исеңдәме, Гыйльмулла сугышка киткәндә, авылда бригадир булып калган аксак Мәүләвигә, әгәр дә безнең хатыннарга бәйләнсәң, төнлә кайтып агач мылтыктан атып китәрмен дигән иде. Үзәккә үткән вакытларда Мәүләвине атарга Гыйльмулла да кайтмый ичмасам, дип уфтана идек. Якын күршеләребез Миңзифа белән Шәмсенур әйбәт кенә яшәп яталар. Безне озатып, сәлам юллап калдылар.

Гөлсем, нәрсәнедер искә төшерергә теләгәндәй, тагын бераз туктап торды.

— Ачыклыйсы тагын бер соравым бар иде. Берничә ел миңа исемсез генә акча килгәләде. Мин аны башта тотарга да куркып тордым. Өйне зурайтканда, малайларны укытканда ярап торды үзе. Акча салучы син түгел идеңме?

— Әйе, мин, — диде Хәбир, башын селкеп. — Шулай гына булса да ярдәм итим дип, җай килгән саен салып тордым. Пенсиягә чыккач, туктарга туры килде.

— Ә Гарифә? Ул сүз әйтмәдеме? — Гөлсем, читенсенеп, як-ягына карап алды.

— Юк, юк. Без бик килешеп, тату яшәдек. Ул да нәкъ синең шикелле олы йөрәкле кеше. Аның янында курыкмыйча сөйләшә аласың.

— Рәхмәт, Хәбир, бу ярдәмегез өчен. — Гөлсемнең күңеле йомшап китте.

— Ә... ә син берәребез килер дип көттеңме?

— Ничек кенә әле. — Хәбирнең дә тавышы калтыранып китте. — Безнең авылның Газинур исемле егете килеп чыккач, тагын йокысыз төннәр башланды. Менә-менә берәр кеше килеп чыгар шикелле. Еш кына Иртыш ярына басып сезне көттем. Ләкин син үзең килерсең дип башыма да китермәдем. Син мине беркайчан да гафу итмәссең дип уйладым. Мең рәхмәт сиңа, Гөлсем, бу бит нинди бәхет.

Хәбир Гөлсемне кочаклап алды. Икесенең дә күзеннән кайнар яшь тамды.

— Берәрегез килсә, ничек итеп җавап тотармын дип баш ваттым. Гарифә белән дә күп уйлаштык. Бер якын дустым, әллә Индия киносындагы шикелле хәтереңне югалтасыңмы, дип киңәш тә биреп карады, тик без дөресен сөйләп бирергә булдык.

Гөлсем белән Хәбирнең аңлашуларын өзеп, урамда эт өргән тавыш ишетелде. Озак та үтми өй ишеге ачылды, Гарифә белән Азат килеп керделәр. Гөлсем оныгын шелтәләгән булды:

— Улым, бик озак йөрдең, борчыла башлаган идем инде.

— Яр буенда балык тотучы агайлар белән дуслашып киткән ул, — диде Гарифә, Азатны яклап. — Менә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр, елга балыгы.

— Әби, безнең Иделдә андый балыклар бөтенләй юк. — Азат яңалыклары белән уртаклашырга ашыкты. — Стерлядь, диделәр.

— Андыйларны бездә качып кына тоталар. Закон кушмый. — Гарифә балыкларны икенче бүлмәгә алып чыгып китте.

Гөлсемгә тагын бер сынау аркылы үтәргә кирәк иде. Азат ничек кабул итәр бит.

— Улым, таныш бул, бабаең, — диде ул, Азатны Хәбир янына алып килеп.

Ә Азат югалып калмаска тырышты.

— Ничә еллар югалып торган Хәбир бабам шушы буламыни? — дип, аны кочаклап алудан тартынмады.

Хәбирнең күзләрен тагын яшь томалады.

— Улым, оныгым! Йа, Хода, бу көннәрне дә күрәсем бар икән. — Ул бертуктаусыз Азатның башыннан сыйпады. — Рәхмәт... рәхмәт сиңа Гөлсем!

— Бабай, ә бабай! Үзең безнеке, ә үзең Себердә яшәп ятасың?

— Шулай килеп чыкты инде, улым. Тормыш дигәнең бик катлаулы. Хәбир Азатны иңнәреннән кочаклап, тәрәзә янына алып килде. Пәрдәне читкә этәреп, елгага таба күрсәтте. — Менә сез шәһәрдән елга буйлап теплоходта килдегез. Син берәр нәрсәгә игътибар иттең микән?

Азат бераз уйланып торды.

— Э-э-э. Елгагыз бик тә бормалы-сырмалы. Теплоход зур тизлек белән бара да алмый, гел борылыш та борылыш. Аннан соң ярның бер ягында куе булып агачлар үсә, ә икенче ягында бер куак та юк.

— Тормыш та менә шундый. Борма-борма бара инде ул, улым. Кайсы борылышы сине үзе белән алып китә — эш шунда гына.

— Бабай, ә син безгә кайчан кунакка кайтасың? — Азат үзенең такылдавын дәвам итте.

Читтән генә күзәтеп торган Гөлсем аларның сүзенә кушылырга булды:

— Йә инде, улым, бабаең болай да алҗыган бүген, бик интектермә. Кайтыр ул, кайтыр… Юлга чыккач, мин сиңа барысын да үзем аңлатырмын…

Ул арада икенче бүлмәдән Гарифә чыгып җитте.

— Сезне тиз генә җибәрү юк әле, рәхәтләнеп кунак булырсыз. Хәзер өстәл әзерлим, әйдә, Азат балам, син миңа булышырсың.

Азат теләр-теләмәс кенә Гарифә артыннан иярде.

— Чынлап та, Гарифә дөрес әйтә, — Хәбир Гөлсемгә таба борылды. — Әле бөтен авылыбыз турында да сөйлисең бар.

— Хәбир, без озак тора алмабыз шул.

Гөлсем өстәл тирәсендәге йомшак урындыкка барып утырды.

— Авылда өй ялгыз, күршеләргә күз-колак булыгыз дип кенә юлга чыктык. Зинһар, әллә ниләр уйлама, сәбәбе шул гына.

Моны ишетеп, Хәбирнең күңелсезләнүе йөзенә чыкты:

— Мин тагын нәрсә өмет итәргә тиеш инде. Бер киселгән икмәк...

— Юк, юк, алай түгел. — Гөлсем Хәбирне тынычландырырга ашыкты.

— Мин ... дистә еллар буе борчыган сорауларыма җавап таптым. Сине күрдек, Аллага шөкер, исән-сау икәнсең. Аңлыйм — барысына да каһәр суккан сугыш гаепле. Сугыш аерды, сугыш безгә яңадан бергә булырга ирек бирмәде. Әйдә, каршыма утыр, минем йөрәгемдә бер генә дә үпкә хисе калмады. Ышан.

— Ә малайлар? Алар ни әйтер? — Хәбир Гөлсем каршындагы урындыкка утырды.

— Малайлармы? — Гөлсем бераз уйга калды. — Ике тәүлек буе кире авылга кайтасы бар. Азат белән без уйлашырбыз. Ә сиңа, Хәбир, исән чакта бер кайтып килергә кирәк... Гарифә белән. Җир астыннан юллар юк, диләр бит. Улларыбыз да, авыл халкы да аңлар, җинаятьче түгел бит син!

Хәбир белән Гөлсемне өстәл янына чакырырга дип чыккан Гарифә соңгы сүзләрне ишетеп калды.

— Гөлсем дөрес әйтә, — диде ул, Хәбир янына килеп. — Туган ягыңа кайтып, бөтенесен сөйләргә, аңлатырга кирәк. Ничә еллар җаның тыныч түгел, гомер буе болай дәвам итә алмый бит. Мәңгелек яраң бер төзәлергә тиеш. Гөлсем, кайтырбыз, Алла боерса, кайтырбыз, — дип дәвам итте ул, Гөлсемгә таба борылып. — Ә хәзер барыгызны да табын артына чакырам. Рәхим итегез!

13

Бераз вакыт узды. Кайтты Хәбир үзенең туган авылына, Гарифә белән кайтты. Ләкин бераз соңга калынган шул. Гөлсем юк, өй ялгыз. Ә өйнең ачкычы нәкъ элеккеге урында. Ут яндырмыйча гына эчкә үттеләр. Хәбир Гарифәне урындыкка утыртты да өй буйлап йөрде.

Менә бит — аның кайчандыр үз куллары белән салган өе. Дөрес, Гөлсем янкормалар эшләтеп, бераз зурайткан. Менә монда балалар үскәндер. Стенадагы фотоларны күреп, аның тагын күзенә яшь килде, йөрәге кысылды. Әтиләреннән башка үскән ике улы. Шуңа күрә алар янына барырга да, аларны күрергә дә хакы юк бит аның. Ләкин ул үзен тынычландырырга тырышты. Кесәсеннән алып даруын эчте. Әгәр дә ул туган нигезенә соңгы мәртәбә кайткан булса?..

Юк, юк! Хәбир мондый күңелсез уйларны башыннан куарга тырышты. Гарифә аннан башка ни эшләр?

— Хәбир, куркам мин! Берәрсе килеп керсә. — Гарифәнең тавышы Хәбирне айнытып җибәрде.

— Керсә соң, — диде ул, үҗәтләнеп. — Ә мин курыкмыйм. Дистә еллардан соң мин үз нигеземә кайттым. Мин үз өемдә.

Гарифә көлеп җибәрде.

— Әле кайчан гына минем шикелле үк берәрсе килеп кермәсә ярар иде дип куркак куян кебек калтыранып утырган Хәбир батырайды да куйды.

— Беләсеңме? Безнең якта, эт оясында көчле, диләр. Мин дә үз оямда. Хәбир сумкасыннан кечкенә пластик шешәләр тартып чыгарды.

Берсен Гарифә алдына куйды. Икенчесеннән ләззәтләнеп үзе эчә башлады.

— Безнең чишмә суы. Искиткеч, — диде ул, бераз эчкәч. Дөрес, суга сокланырга ярамый, диләр, ләкин сокланмый мөмкин түгел.

— Ә безнең авылда коелар гына шул. — Гарифә бер-ике йотым су эчкәч, шешәне Хәбиргә сузды. — Иртыш суын да сезнең чишмә сулары белән чагыштырып булмый. Бер ияләнгәч, яшәргә була инде, шулай бит.

— Шулай, — диде Хәбир, сузып кына. Кеше барысына да күнегә, барысына да түзә. — Безнең чишмәләр күбесе инеш буенда. Кыш көне юлларны кар күмә. Ә без, үҗәтләнеп, тар гына юллар салып, барыбер чишмәгә төшәбез. Инеш буенда таллар, өянкеләр үсә. Шул таллар, өянкеләр астында без ялан кул белән тота торган ялтыравык чабаклар йөзә. Э-эх!

— Гафу ит, алар хәзер бармы икән соң?

— Кызганыч, бик кызганыч. Алар юктыр инде. Сугыш вакытында авылдашлар агачларны да кисеп, мичкә ягып бетергәннәр. Дөрес, бездән астарак, ике инеш бергә кушылган җирдә, урман шикелле таллар, өянкеләр үсеп килә. Аларын авылдашлар өр-яңадан утыртканнар. Авыл аякка басып килә.

Хәбир тагын бүлмәдән бүлмәгә, ишекле-түрле йөри башлады. Истәлеккә өйдән фотолар алырга кирәк. Аннан соң... югалмаган булса, сарайда тимерче сандалы булырга тиеш. Аны бабай әтигә калдырган, чөнки миңа кадәр безнең нәселнең ир-атлары тимерче, балта остасы булганнар. Шуны алам, дип уйлады ул. Сандал югала торган әйбер түгел, үзе тимер, үзе авыр.

Ул шкафны ачып тагын нәрсәдер карамакчы булган иде, аннан идәнгә бер конверт шуып төште. Хәбир үзе дә сизмәстән утны кабызып, конвертны үрелеп алды.

«Балаларым Равил белән Ильяска. Мин мәңгелек йортка киткәч укырсыз»

— Гарифә, Гөлсемнең соңгы хаты, укыйммы?

— Гөнаһ булмаса инде, балаларыма, дигән бит. — Гарифә иренә каршы килергә батырчылык итмәде, аны дулкынландырмаска тырышты.

Хәбир нигәдер ашыкты. Гарифә аны өстәл янына алып килергә, урындыкка утыртырга гына өлгерде.

«Исәнмесез, минем кадерлеләрем. — Хәбирнең тавышы калтырады. Укуыннан туктарга мәҗбүр булды. Күзлеген, күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды һәм укуын дәвам итте. — Озак яшәдем, Ходай Тәгаләгә рәхмәт. Ләкин ул барыбер көннәрдән бер көнне үз янына, мәңгелек йортка чакырачак. Кайберәүләр миңа, син ирең Хәбир гомерен дә яшисең, дип әйтә башлаганнар иде. Мин үземә Ходай тарафыннан бирелгән гомерне яшәдем. Ә әтиегез Хәбир үз гомерен үзе дәвам итә, чөнки ул исән. Әйе, ул исән! Әтиегез Себердә, бер авылда яңа гаиләсе белән яшәп ята. Ләкин аның бер гаебе дә юк. Кызып китеп, уйламыйча, аңа нахак сүзләр әйтә күрмәгез тагын. Әтиегез күргәнне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен».

Хәбир кинәт арыды. Хатны кычкырып укырга аның хәле калмаган иде. Шулай да ул сүзсез генә алтын йөрәкле кеше булгансың икән, Гөлсем, дип кенә әйтә алды.

Гарифә Хәбир тирәсендә бөтерелде. Аңа тагын дару салып эчерде.

Гөлсемнең олы йөрәкле, алтыннарга алыштырмаслык кеше икәнен ул үз авылларында ук аңлаган иде. Ничек итеп түзде бит Гөлсем. Бөтенесен үз эченә алып, безгә авыр булмасын дип, шул йөкне иңнәренә салып кире кайтып китте бит ул.

— Әйе, әйе. Нинди авырлыклар кичереп, япа-ялгызы, ике улын үстереп, иренә ачу-үпкә сакламасын әле. — Хәбир әйтерсең Гарифәнең уйларын белеп, пышылдап кына дәвам итте. — Моның өчен фәрештә булырга кирәк бит, фәрештә. Хәер, син дә минем өчен фәрештә булдың бит, Гарифә. Үлемнән алып калдың. Син булмасаң, мин бу көннәрне күрә алыр идеммени?

— Хәбир, бәлки кузгалырга вакыттыр. Юлыбыз озын бит.

— Син хаклы. — Икесе дә урыннарыннан кузгалды. — Әле ярый кайтканбыз. Мин бераз тынычландым шикелле. Ходай кушса, бәлки улларым белән дә очрашырмын әле. Кайтырлар бит алар минем янга, безнең янга, Гарифә, син шуңа ышанасыңмы?

— Ышанам, Хәбир, ышанам. — Гарифә үзләренең зур булмаган сумкаларын кулына алды. — Әниләренең соңгы васыяте бит.

Ишек төбенә килеп җиткәч, Хәбир тагын өй эчен күздән кичерде.

— Хуш, туган нигез, хуш авылым! Хуш Гөлсем! Син исән чакта кайта алмадым, шунысы аяныч.

...Матур җәй ае иде. Авыл зираты янына чия төсендәге җиңел машина килеп туктады. Машинадан өлкән яшьтәге ир белән хатын төштеләр, кулларында чәчәк бәйләмнәре иде. Алар борылып шофёрга нидер әйттеләр дә зиратка таба юнәлделәр. Капкага җиткәч, хатын туктап калды, ир кеше юлын үзе генә дәвам итте. Ул зират эчендә шактый озак йөрде, әле бер, әле икенче чардуган янына туктап, кабер ташларындагы язуларны укыды. Никадәр таныш исемнәр. Шушы авылдашлары белән бергә гомер итәргә тиеш иде бит ул, ә язмыш, аны әнә кайларга алып барып ташлады. Таныш булмаган ир-ат бер чардуган янында бик озак туктап торды, инде чирәм капларга өлгергән кабер өстенә чәчәк бәйләмнәре куйды. Түзә алмады, тимер рәшәткәләргә тотынып елап җибәрде. Куллары, буялган рәшәткә буйлап, шуып төште. Ул тезләнде, чардуган янындагы җирне кочты һәм ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады:

— Кичер мине, Гөлсем!

Нәҗип Әминов

 

"КУ" 4, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: