Китек күңел (бәян)

Шәһәр йоклый. Биш катлы йортның бер тәрәзәсендә ут һаман сүнми дә сүнми. Яшь кенә ир белән яшь кенә бер ханым сөйләшә-чөкердәшә таң аттыра.

– Исемең ничек синең? – диде ханым.

– Мостаңгир! – диде ир кеше.

– Мостаңгир? – диде ханым, гаҗәпләнүен яшермичә. – Ул нинди исем тагын? «Мустаң» кайсыдыр бер телдә «ат көтүчесе» дигән сүз түгелме соң?

Мостаңгирның көлгәне ишетелде.

– Хак әйттегез, сөйкемле туташ!

– Ханым! – дип төзәтте хуҗабикә.

– Кичерегез! – диде ир кеше. – Хак әйттегез, ханым! Сабый чагымда мин җәй буе җылкы саклап тамак туйдыра идем... «Мустаң» – «Ат» дигән сүз, дөрес. Әмма минем исем «Му»дан башланмый, татарча «о» белән әйтелә: Мос-таң-гир!

– Гаҗәп, татарда андый исем ишеткәнем булмады. Мос-таң-гир!

– Бабам Мостафа, атам Җиһангир... Менә сиңа – Мостаңгир! Әти шулай хыялый булган, дип сөйлиләр.

– Матур исем килеп чыккан. Мостаңгир...

Мостаңгир Сәлимәне үбеп алды. Тышта әкренләп яктыра.

– Ә син кемне үпкәнеңне беләсеңме, Мостаңгир?

– Беләм... Сәлимә исемле тол хатынны үптем.

Сәлимәнең йөзендә гаҗәпләнү чаткылары уйнап алды. Кызыксынуын яшерә алмыйча, Сәлимә Мостаңгирга текәлеп карады. Аның башында уй бөтерелә иде.

«Менә сиңа – мә! Каян килеп минем исемне белә бу иптәш Мостаңгир?»

– Каян белдең? – дип сорады хуҗабикә.

Мостаңгир серне тиз генә ачарга теләмәде, Сәлимәне бераз тилмертте, Сәлимәнең кызыксынуы артканнан арта; Мостаңгир моны сизеп тора, үзе хәйләкәр елмая, вакытны озаграк сузар өчен, үрелеп шырпы алды да тәмәке кабызды.

«Тәмәкене дә әллә ничек, матур итеп тарта бу Мостаңгир», – дип уйлады Сәлимә.

– Әйт инде, Мостаңгир, каян белдең? – дип сорады ул тагын.

– Мин сихерче бит, – диде егет.

– Әйт әле, сихер иясе, миңа ничә яшь?

– Әйтмим!

– Тотылдың, алайса, монысын белә алмыйсың.

– Беләм.

– Белсәң, әйт!

– Егермедә, дисәм – ялган. Утызга җитеп киләсең, дисәм – яратмассың.

– Кара, нинди дипломат син.

– Шулай да, ике яшькә киметеп булса да әйтим: сиңа егерме дүрт яшь!

 Сәлимә тагын уйлый.

«Каян беләсең син барысын да? Берәрсе яллап җибәрмәгәндер бит? Юк, син сатлык кешегә охшамагансың...» –

Бозау икәнсең, – диде ханым. – Нәкъ өстенә бастың. Миңа егерме алты тулды... Мөгаен, син юристтыр!

Мостаңгир, тәмәке төтенен авызында тотып:

– Мъ! – дип башын чайкады.

– Алайса, син язучы яки журналист!

– Мъ!

– Алайса, артист яки режиссёр!

Мостаңгир, ниһаять, төтенен эчкә алды да әйтте:

– Юк! Син күзәтә белмисең икән, Сәлимә. Мин – инженер!

– Менә сиңа – мә!

– Әле, җитмәсә, цех башлыгы, белдеңме?

– Син профессияңне ялгыш сайлагансың...

– Нигә, Сәлимә-җан?

– Һәр премьера саен син театрда, һәрвакыт синең кесәңдә яңа китаплар, газеталар була... Синең эштән соңгы вакытың сәнгатькә бирелә.

– Юк, Сәлимә, сәнгать миңа бирелә, – диде кунак.

– Син сәнгать кешесе, Мостаңгир! – диде хуҗабикә.

– Бу юлы да син хаклы түгел! Мин сәнгатьне сөюче генә... Беркайчан да артист яки музыкант булырга хыялланмадым.

– Мостаңгир, син барысын да каян белдең? Гәҗит теле белән әйткәндә: сиңа минем турыдагы мәгълүматны кем тапшырды? Безнең уртак танышыбыз да юк шикелле.

– Һич нәрсәдән шикләнмәгез, ханым! Бу минем мантыйкый фикерләү ысулы!

– Сез бик борынгы китаплар теле белән сөйлисез, бәлки, төшендереп бирерсез, ә?

– Фикер эзлеклелеге һәм күзәтүчәнлек! Логика! Мантыйк!.. «Зәңгәр шәл» тамашасын карарга без – фәкыйрегез дә барган иде. Менә шул тамашаны карарга театрга ике кыз килде. Алар һәрвакыт премьераның беренче көненә йөри. Аларның берсе чем-кара, икенчесе сап-сары чәчле иде. Тәкъдир шулай кушкандыр инде: бу ике кыз без – фәкыйрегез утырган рәтнең алгысына туры килде. Колак дигәнең бик сак нәмәрсә бит, ишетә. Кара чәчлесе сары чәчлесенә «Фирая» дип, сары чәчлесе кара чәчлесенә «Сәлимә» дип эндәшә...

Сәлимә көлә башлады.

– Очлы колак! – дип, Мостаңгирның колагын тартты.

– Аннан соң, синең тол хатын икәнлегеңне альбомдагы рәсемнәр сөйләде. Синең ирең офицер булган.

– Очлы күз!

– Җә инде, Сәлимә! Аннан башка да кушаматларым күп минем – Аллага шөкер.

– Нинди кушаматларың бар тагын? Әйтеп бир!

– Кыярбаш!

– Ни өчен Кыярбаш?

– Баш түбәм ике бөтерчекле минем.

Сәлимә Мостаңгирның чәчен актарырга тотынды:

– Каяле, кая!.. Чынлап та ике галактика!

– Әнә шул ике галактика минем башны озынча итә дә инде.

Тынлык урнашты. Икесе дә җитди уйда иде. Мостаңгир фотоальбомны янә кулына алды да Сәлимәнең ире белән парлап төшкән рәсемне җентекләбрәк тикшерә башлады.

– Сез шундый пар килгәнсез, – диде Мостаңгир, шактый утыргач. - Капитан! Икегез дә бәхетле. Нигә аерылыштыгыз, дип сорасам, атлаган саен бу турыда синнән сорый торганнардыр инде...

Сәлимә җитди иде. Ул, авыр уйларыннан арынырга теләптер ахрысы, тирән көрсенеп куйды.

– Тормыш гаять кызыклы икән ул, Мостаңгир.

– Катлаулы дип әйтергә теләгән идеңме?

– Кызык та, катлаулы да... Без аның белән озак йөреп кавыштык. Бала чактан ук безне «Таһир белән Зөһрә» дип йөртәләр иде. Әни дә, апам да аны гел мактап кына торды. Өйләнештек. Бер ел да тора алмадык... Өйләнешкәнче яратыштык, яратмадык түгел, һәрхәлдә, без бер-беребезне яратабыз, дип уйлый идек. Бергә яши башлагач, мин котчыккыч хата эшләгәнемне аңладым. Әгәр мин аңа чыга алмасам – бу котчыккыч үкенеч, хәтта бәхетсезлек булып күренер иде. Шушы хатамны аңлау өчен, аңа чыгарга, шушы хатаны эшләргә кирәк булгандыр...

Тагын тынлык урнашты, тагын алар үз уйларына батты.

– Эчә идеме? – дип, Мостаңгир тынлыкны бозды.

Сәлимәгә Мостаңгирның бу соравы ошамады, хәтта аны чыгырыннан чыгара язды. –

Кызык кына бу кешеләр... – Сәлимә канәгать түгел иде. – Бөтен кеше, начар идеме, ямьсез идеме, эчә идеме, дип теңкәмә тиеп беттеләр инде. Эш начарлыктамыни? Эш ямьсезлектәмени? Эш эчүдә дә түгел! Апам, җизнәм, туганнарым фикеренчә, дус кызларым уенча ул – алтын ир. Барча таныш-белешләрем, дус-ишләрем аннан аерылганга аптырый. Апам мине гомере буе аңламаячак... Хәзер, Мостаңгир, шундый замана, ана – кызын, кыз анасын аңламый. Хәтта мин үземне үзем дә аңламыйм кайчак. Ул ямьсез түгел иде, мәһабәт ир. Эчми дә иде... белмим, белмим... Аңа кияүгә чыгуны бер ялгыш дип карасаң, аның белән торуны мең ялгыш итеп карарга кирәктер... беләсеңме, дустым, сәбәбен һич әйтә алмыйм... Элеккеге яратышып йөргәннәрне искә төшереп, мин аны яратырга тырышып карадым. Юк!.. Нигә аны да, үземне дә тилмертергә?

Сәлимә тынып калды.

Мостаңгир кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Альбомыңда саклыйсың... – диде. Сәлимә авыр уйларыннан аерылмыйча гына дәвам итте.

– Альбом – ул кеше тарихы, Мостаңгир. Кечкенә генә бер адәмчекнең бәләкәй генә тарихы ул... Замана үзгәргән саен, альбомдагы, дивардагы рәсемнәрне утка якмыйм мин... Рәсемен ертып кына кешене тарихтан юып булса икән. Яхшымы, яманмы, ул булган...

Сәлимә үзе сөйли, үзе болай уйлый:

«Язмыш безне ни өчен очраштырды икән, Мостаңгир? Нигә болай бик тиз, бик җиңел ияләшеп киттек соң әле без?»

Сәгать кыңгыравы чылтырарга тотынды. Мостаңгир, сикереп торып, киенә башлады. Сәлимә тиз генә халатын бөркәнде.

– Сәлимә, сәгать җиде икән бит инде! – диде Мостаңгир, каударланып.

– Чәй эчеп кит, ичмасам, – диде Сәлимә, аш бүлмәсенә узышлый.

– Соңга калам, юлга вакыт күп китә... – диде Мостаңгир, киенә-киенә.

Сәлимә аны ишеккә чаклы озатты.

– Килерсеңме? – диде ул.

– Килермен, Сәлимә, килермен! – диде Мостаңгир.

Сәлимә аңа күн янчык бирде.

– Менә ачкычлар. Син бу ишекне теләсәң кайвакытта ачып керә аласың!

Мостаңгир Сәлимәне кочаклап үпте дә бусагадан атлады.

– Туңасың, яп ишекне! Җә, хуш, Сәлимә! – дип, Мостаңгир, лифтны да көтмичә, йөгереп аска төшеп китте. 

Тышта буран тагын да ныграк котыра. Бүлмәдә салкынча. Сәлимә бөрешеп утыра. Ул җәймә бөркәнеп уйга талган.

Сәлимәнең уйлары да буранның рәхимсез улавын арттыра кебек.

«Әгәр килмәсә? Ихласлыгымны аңламаса? Көтәргә кирәк. Вакыт хәл итәр. Бер көн, өч көн көтәргә. Әгәр дә мин аңа бер кич юаныр өчен генә кирәк булганмын икән – фаҗига. Әгәр дә ул мине үз итеп ярата икән – җаным-тәнем, барлык хисем, бөтен тырышлыгым белән мин аныкы!.. Көн дә үтте, төн дә үтте... Шимбә көн башланды бит инде... Ул һаман юк...»

Шулчак ишек артында тавыш ишетелде.

– Сәлимә сеңлем, газета-журналларыңны ал! – диде гәзит-журнал ташучы хатын. Сәлимә, ишекне ачып, бер кочак газета-журналлар күтәреп керде. Тагын ишек шакыдылар.

Сәлимә дерт итеп китте дә ишек катына йөгерде.

Тышта тагын тавыш яңгырды.

– Сәлимә апа, сөт китердем, чыгып ал, – диде сөт ташучы кыз.

Сәлимә бер шешә сөт күтәреп өстәл янына килде. Аннан соң көзгедәге үз сурәтенә бакты. Радионы борып җибәрде. Ләкин бу эшләр аңа кирәк түгел. Ул эче пошканнан гына, вакыт уздыру өчен генә эшли иде боларны.

Сәлимәнең эчке тавышы үз-үзен битәрли иде.

«Җүләр дә инде син, Сәлимә. Тинтәк хатын син... Килер димсең?»

Сәлимә эчке тавышына үзе җавап кайтарды.

– Белмим, өздереп кенә әйтә алмыйм. Күңелем ышана.

Сәлимәнең эчке тавышы:

«Күңел, күңел! Китек күңелле хатын син, Сәлимә», диде.

– Күңеле тулган хатын мин. Җылыйсым килә.

Сәлимәнең эчке тавышы:

«Тулган күңел – китек күңел. Килмәсә Мостаңгирың?»

– Килмәсә – яман булыр... Күңелем һаман тулган булыр...

Сәлимә тагын урынына барып утырды. Ул инде Мостаңгирның килүенә ышанмый иде. Сәлимәне йокымсырау томаны басты. Сәлимә төш күрә иде. Әллә каян гына Хамис килеп чыкты.

Хамис ни өчендер артык кычкыра иде:

– Сәлимә, харап итмә мине дә, үзеңне дә... Ни булды соң сиңа? Ни булды соң миңа? Сәлимә дә ни өчендер каты тавыш белән сөйләшә.

– Безгә аерылышырга кирәк, Хамис! – дип кычкыра.

– Аңламыйм мин сине, Сәлимәкәй, аңламыйм, – диде Хамис, аны иңбашларыннан каты тотып. – Кире кайт, кире кайт!

Сәлимә ачыргаланып кычкыра:

– Кайтмыйм, кайтмыйм...

– Мин сине бәйләп алып кайтачакмын! – диде Хамис.

– Кит, Хамис, кит, җибәр мине.

Хамис юк булды, томан эченнән Идрис килеп чыкты. Ни өчендер Идрис Сәлимәгә туры карамыйча гына, гаепле кеше сыман сөйли иде.

– Гафу ит, Сәлимә, мин синең ирең була алмыйм! Мин сиңа өйләнә алмыйм.

Сәлимә Идрисне кызганды шикелле, ул аны юаткан сыман әйтте.

– Нигә гаепле кеше сыман син йөзеңне миннән яшерәсең, Идрис? Минем алда синең гаебең юк бит, Идрис... Мин сине өйлән, дип кыстамыйм да... Нигә туры карамыйсың, Идрис?

Идрис ике учы белән битен каплады.

– Син бит, Сәлимә, миннән дүрт яшькә олы... Әниләр риза булмас...

Сәлимә, үгетче апа сыман, егеткә эндәште:

– Идрис, син бит мине яратасың. Юк, син миңа яратам дип әйтмәдең. Хатын-кыз үзен яраткан кешенең карашын укый белә ул... Мин бит сиңа бик тә ошыйм, олырак булсам да ошыйм бит мин сиңа... Мине дусларың белән таныштырганда, синең күзеңдә һәрвакыт горурлык, мактану чаткылары күренә торган иде... Синең карашың: күрәсезме, Идрис абзагыз нинди кызлар белән генә йөри, ди иде бит... Син мине сөясең бит...

Идрис аянычтан, ачынудан җанын кая куярга белми иде:

– Сөям, Сәлимә! – дип кычкырды ул. – Син күңелемнең буш урынын тутырдың. Ләкин мин сиңа өйләнә алмыйм...

– Ихтыярың, Идрис... – диде Сәлимә. – Мин сиңа тагылмыйм. Син начар кеше түгел... Мин сиңа тугры хатын була алыр идем. Үзеңне яраткан кешенең тормышын бизәү үзе бәхет булыр иде. Син мәхәббәтеңнән качасың... Кире кайтырсың, ләкин соң булыр.

Идрис Сәлимәдән ояла иде булса кирәк; ул ханымга яны белән торган килеш:

– Сәлимә... – диде. – Сине бит миңа кадәр кемнәрдер сөйгән, кемнәрдер үпкән, ләззәтләнгән, син дә алардан ләззәт кичкәнсең... Хуш! Беләм, тегеләй дә, болай да миңа газап.

Идрис юкка чыкты. Аның урынында тагын бер шәүлә пәйда булды.

– Кем син? – диде ханым.

Шәүлә әйтте:

– Бу мин, Сергей, – диде.

– Ә-ә, Серёжа, синмени? – диде ул, томан эчендәге шәүлә ачыклана төшкәч. – Нигә килдең? Мин сиңа әйттем, кабат күрешмәбез, дидем.

– Өйләнгәнемне әйтергә килдем, – диде шәүлә.

– Ишеттем.

– Матур яшибез болай.

– Теге чакта: синнән башка яши алмыйм, язылышыйк, дип ялварган идең.

– Хәтта еладым да... Ләкин боларның берсе дә ялган түгел иде.

– Ышанам, Серёжа. Син эчкерсез кеше, син хатын-кызның кадерен беләсең...

– Соң, нигә миңа чыкмадың?

– Бераз гына күңелем тартса да, мин синеке идем. Ләкин мин башка өчен, син башка өчен яралтылган.

– Соң бит, ни... әйтсәң дә, без бит...

– Ятак мөнәсәбәтләребез безне бәйли алмый, бары тик аера гына, Серёжа.

– Соң бит, Сәлимә...

– Йә Аллам, син дә бичара кеше икәнсең, Сергей. Синең белән минем өчен ни әһәмияте бар аның? Үткән ялгышларга салават.

– Ни өчен соң? –

Белмим! Белмим!

Сергей юкка чыкты. Суыткыч гүли. Гүелдәү дөньяны тутыра. Галәмне гарасат тавышы каплый. Таулар ишелә. Йортлар, манаралар упкынга җимерелеп төшә. Җир шары урталай ярыла. Котылгысыз, дәһшәтле Кыямәт башлана. Сәлимә шушы дәһшәт арасында берүзе.

– Кая соң кешеләр? Кешеләр кайда-а? – дип илерә. – Нишләп мин ялгызым гына? Ичмасам, Идрис, Сергей да юк... Идри-ис... Серёжа-а...

Тузан, төтен, томан давылында талгын гына булып чырайлар, йөзләр күренеп-күренеп китә. Кайсылары айгылдый-айгылдый көлә. Кемнәрдер үкереп елый. Кемдер Сәлимәгә бармагы белән төртә дә оятсыз сүзләр кычкыра:

– Син әхлаксыз хатын, бер төнең ничә доллар тора-а? Ха-ха-ха... Син бозык хатын! – дип үкерә.

Сәлимә, җанын кая куярга белми, ары ыргыла, бире ыргыла.

– Син минем ирем Хамис бит... Хамис, син нигә мине мыскыллыйсың? Ха-ами-ис... Хамис та китте... Берәү дә мине килеп коткармасмы икәнни? Упкынга очам... Коткарыгы-ыз... Аста җәһәннәм, коточкыч тәмуг... Төш бит бу... Төш кенә бит бу... Уянырга кирәк, уянырга... Мин ялгыш ятканмын, шуңа күрә бастырылам, саташам гына мин... Уянырга кирәк, берәрсе төртеп уятсын иде. Мин уянам, кычкырам, кычкырам да үз тавышыма уяна-ам... А-а-а... Кем бар анда-а? Кем ба-ар?

Мостаңгир керде. Сәлимә Мостаңгирны да төшемдә күрәм, дип уйлый иде.

– Мостаңгир! Син мине алдамадыңмыни? Нигә болай озак көттердең соң? – дип сөеклесен сораулар белән күмеп ташлады.

Мостаңгир ханымны кочты, күкрәгенә кысты да:

– Сәлимә, саташасың, – диде. – Саташасың, Сәлимә.

Мостаңгир Сәлимәне селкетергә тотынды. Сәлимә күзен уды. Ул Мостаңгирны шытырдатып кочаклады, аннан үкси башлады. Куркыныч төшнең бетүенә сөенеп елыймы, көткән кешесенең килүенә куаныпмы, Сәлимә үзе дә белми. Ул Мостаңгирны шытырдатып кыскан да сулкылдап елый, Мостаңгир аны иркәләп юата:

– Булды... булды... мин монда бит... Тынычлан, Сәлимә... Менә шулай...

Эфирда музыка. Сәлимә тынычлана төште, төзәтенде, чәй әзерли башлады. Сөйләшмичә генә чәй эчәләр.

– Син мине гафу ит, Сәлимә, килә алмадым... Эштәге хәлләр... Бүген дә көнозын шуның белән йөрдем.

Сәлимә Мостаңгирны тагын кочаклады. Бу – аларның бәхетле мизгелләре иде.

Мөнәсәбәтләр ачыкланды, бергә тора башладылар.

Аларның мөнәсәбәте чыннан да ихлас иде. Икесе дә эчкерсез, икесе дә кешелекле...

Шулай көннәр уза торды.

Мостаңгир кайтып керде. Өйдә хәрәкәт күренмәде.

– Кү-кү... – дип күкелдәде Мостаңгир. – Бу нинди игътибарсызлык? Берәү дә мине каршы алмый.

Мостаңгир хатынын эзли башлады. Күзе өстәлдәге язуга төште. «Мостаңгир, чәй куя тор, мин кибеткә киттем, хәзер кайтам. Сәлимәң!..» диелгән иде анда.

Мостаңгир чәйнеккә су алып, утка куйды. Ут аның уйларын кузгатты:

«Мәхәббәтемне болай табармын, дип уйламаган идем. Әкияттәге кебек, мин суга бата башлаган бер чибәр кызны коткарам, аннан соң ул кыз миңа гашыйк була. Яки караңгы почмакта юлбасарлар тырнагыннан бер кызны коткарам, ул кыз зур гына кешенең кызы булып чыга, ул кыз миңа гашыйк була. Мин дә аны яратам, тормыш ал да гөл бара... Бу әллә ничек булды шунда».

Ишектән Сәлимә керде дә кычкырды:

– Мостаңгир, азык-төлекне кабул итеп ал! Мостаңгир, йөгереп килеп, Сәлимә кулындагы әйберләрне алды.

– Менә мин яраткан сыр! – диде ул, товарларны карый-карый. – Рәхмәт!

Сәлимә, өс киемнәрен сала-сала:

– Карының ачкандыр инде синең, балакай, – диде.

Мостаңгир ашамлыкларны аш бүлмәсенә алып китте: – Тук дип ялганламас идем, – диде ул. – Син пешергән аштан соң завод ашханәсендәге ризыкны кабасы да килми.

– Көнозын ач йөрдеңме? – диде ханым.

– Тук йөрдем дип ялганламас идем.

– Җүләр баш! Түзәр хәлең калмаса, чәй эчеп алыйк булмаса.

– Сәлимә! – диде Мостаңгир, серле итеп.

– Әү! – диде Сәлимә.

– Мин фатир алдым бит бүген, – диде Мостаңгир.

– Нинди фатир? – диде Сәлимә.

– Законный фатир, яңа йорттан, бер бүлмә.

– Котлыйм. Кайчан күченергә уйлыйсың?

– Нигә мин генә? Кайчан күченәбез, диген.

– Сүзеңне уйлап сөйлә, Мостаңгир, соңыннан үкенерлек булмасын.

– Үткәннәргә үкенгән кеше – арты белән күлгә чумган үрдәк. Бу якшәмбе машинага заказ бирдем. Башта моннан ташыйбыз, аннан теге түтәйләргә барып, Мостаңгир карт буйдакның алам-саламын алабыз.

– Нигә алай? Ике бүлмәле фатир ташлап, кайсы тинтәге бер бүлмәгә күченә инде? Балта биреп шөшле алдым, алдаладым татарны!

– Заводка якын бит.

– Әйтерсең лә моннан ерак.

– Шулай да тегендә уңайрак бит, Сәлимә.

– Шулайдыр инде, анда завод, шау-шу, һава сөрем белән тулган. Монда уңайсыз бит, Идел дә борын төбендә, яшеллек тә күп, һавасы да чиста, урыны да тыныч...

– Татар гадәте... Борынгыдан ук ир кеше хатын йортына төшмәгән.

Сәлимә көләргә тотынды.

– Их, син, Мостаңгир-хан! Алайса, йортка керәсең килмәгәнгә генә шул тар бүлмәгә күчәргә уйладыңмы? Ата-бабаларның ул гадәтләрен мин кагыйдә итә алмыйм.

– Ярый, мин ордерны фатирга мохтаҗ кешегә бирермен. Сөенерләр.

– Без вакытлыча гына торырга җыенмыйбыздыр бит?

– Ә?

– Мин әйтәм, без вакытлыча гына өйләнешергә уйламыйбыздыр бит, дим.

– Безнең авылда Зиннәт бабай «духалегә» генә дип өйләнгән, диләр. «Духале»се «вакытлыча» дигән сүздер инде. Менә шул Духале Зиннәт бабай сиксән яшенә чаклы гомер кичергән духалегә генә алган карчыгы белән. Әллә ничә угыл, әллә ничә кыз үстергәннәр. Икенче карт Сәфәр абзый әллә унбиш хатынга җитте. Һәр өйләнгән саен, гомерлеккә дип ант итә, мескен. Ике атнадан соң тагын аерылышалар.

Мостаңгир телефон тәгәрмәчен әйләндерә башлады. Ике-өч гудоктан соң, теге башта телефон трүбкәсен алдылар.

– Рәсүл! – диде Мостаңгир.

– Мин! – дигән аваз ишетелде трүбкәдә.

– Бу мин әле, – диде Мостаңгир.

– Ишетәм, Мостаңгир.

– Карале, миңа дигән ордерны Сибай абзыйга яз!

– Кайсы Сибай ул?

– Бәрәкалла, Гайнуллин Сибайны белмәскә син. Сигезенче цехта.

– Ә-ә, аңладым. Нигә алай кинәт борылыш?

– Шулай, минем ордерны Сибай абзыйга язып бир.

– Кичәгенәк, фатир кирәк, дип кыдырып йөргән идең.

– Кичә кирәк ие, бүген кирәк түгел. Берүк корреспондентлар чакырып китерә күрмә тагы! Берәү акча янчыгы тапкан да иясенә кайтарган. Берәү үз теләге белән ордерын икенче кешегә яздырган. Фатир кирәк булса, алган булыр идем. Сибай абзыйга карап тормас идем. Кыскасы, ордерны төзәт! Приказ!

– Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр, алайса. Каян алдың фатир, әллә йортка кердеңме?

Трүбкәдә кычкырып көлгән тавыш ишетелде. Мостаңгир телефон трүбкәсен ташлады.

– Ыржайган, тиле! – диде ул, телефонга ымлап.

Сәлимә Мостаңгирны арка ягыннан килеп кочаклады.

Сәлимәнең эчке тавышы әйтә:

«Каян белмәк кирәк, менә без бик якын... Ничә ел узар, унмы, егермеме, әллә бер ел да тормабызмы? Әгәр дә дистәләрчә ел буена яратып-яратып та тормыш үзенең рәхимсез шартларын куйса, мәхәббәтебез чәлпәрәмә килсә?»

Ә Мостаңгирның эчке тавышы сөйли:

«Ул минем хатыным, иң-иң якын кешем. Вакытлар үтү белән үкенмәмме соң мин? Ничек булыр икән биш-алты елдан соң? Аеры-чөере, бер-беребезне яратмый торган кешеләр булмабызмы? Гүзәл гаилә кора алырбызмы? Әллә бик күп гаиләләр шикелле этле-мәчеле торырбызмы? Хисләр тузса? Болай уйласаң, гомергә дә өйләнә алмассың. Тефү-тефү, мин аны яратам, калганы турында бүгеннән баш ватасы юк!»

Мостаңгир, хатынының кочагыннан чыгып, шампан шәрабын ачты. Сәлимә иренең шешәне ничек итеп оста ачуына сокланып карап тора иде.

– Кайчан өйрәндең син шампанское ачарга? – диде хуҗабикә. – Атмады да, түгелмәде дә.

Мостаңгирның кәефе яхшы иде. Ул әйтте:

– Каты кыссаң, тавыш йә каты чыга, йә гел чыкмый, – диде. – Мин артык кысып газын чыгардым. Чәркәләр тулы шампан шәрабы. Бөрчекләре чемердәп өскә калка.

Чәркәләр зыңгылдап чәкәште. Илаһи төн аларны үзенең ләззәтле кармавычлары белән чорнап алды.

***

Көннәрдән бер көнне Сәлимә ятарга әзерләнә иде. Ишек кыңгыравы чылтырады.

– Хәзер, хәзер... – дип кычкырды Сәлимә. Ишектә бер ир кеше күренде.

– Саумы, Сәлимә! – дип исәнләште әлеге кеше.

Сәлимә бу кешене күреп бер дә шатланмады.

– Ә-ә, синмени әле бу? – диде, канәгатьсез генә.

Ир кеше өй эчен карашы белән тикшереп чыкты да әйтте: – У-у, син йокларга яткан идеңмени? – диде. – Керергә рөхсәттер бит? Комачауламаганмындыр бит?

Сәлимә сорауны җавапсыз калдырды. Ир кеше түргәрәк узды.

– Менә сиңа бүләк, – диде төнге кунак. – Каклаган каз.

– Каян килеп? – диде Сәлимә. Ир кеше әрсез рәвештә фатир буйлап йөренә башлады.

– Журналистның хезмәте шулай инде аның... Сезнең авылда командировкада булдым... Нәфисә апага фатирга керттеләр... Әнә, Нәфисә апа сиңа каклаган каз җибәрде...

– Рәхмәт, – диде хуҗабикә, кырыс кына.

Сәлимә казны бер кырга этеп куйды. Ир кеше рөхсәтсез-нисез чишенә башлады.

– Син Нәфисә апаңа бик тә охшагансың икән... – диде журналист һәм, кемнедер эзләгәндәй, бүлмәне тикшереп чыкты, шикләнерлек нәрсә тапмагач, креслога утырды. – Йә, нихәлдә яшисең, Сәлимә? Сине күптәннән күргән юк. Вакыт булмады. Командировкалар... Син гел баштан чыкмыйсың. Кәефең юк мәллә, әллә берәрсен көтәсеңме?

Сәлимәнең чыдамы төкәнгән иде инде:

– Миша! – диде ул катгыян. – Мин кияүгә чыктым.

Ир кешегә бу көтелмәгән яңалык иде булса кирәк, ул каш уйнатып әйтә куйды:

– Чынлапмы? – диде.

– Чынлап, күптән инде, – диде Сәлимә.

– Менә сиңа! – диде Миша. – Ә мин ашыга-ашыга киләм тагын... Ирең...

– Мәскәүдә.

– Командировкадамыни?

– Ие.

– Алай икән...

Сәлимә һаман ишек катыннан китми. Тегенең чыгып киткәнен көтә.

– Тәбриклим, бәхетле булыгыз. Сәлимә җавапсыз.

– Нигә бик иртә яттың? Телевизорда КВН бара...

Миша, хуҗа кебек, телевизорны кабызды.

– Михаил! Мин КВНнар белән кызыксынмыйм.

Михаил нәрсә эшләргә белми аптырап калды, ләкин ул китәргә ашыкмый иде.

– Хәтереңдәме, шушындый бер кичтә без синең белән икәүдән-икәү генә, чәй эчә-эчә, телевизор карап утырган идек?

– Үткән эшкә салават!

– Оһо, шулай укмыни? Ярый, мин бит туганыңның әманәтен тапшырырга гына дип кергән кеше... Алай кугач, чыгам, чыгам... Китмә, китмә, сандугач, син китәсең мин калам...

Төнге кунак ашыкмый гына киенә башлады. Җаен туры китереп, ул Сәлимәнең кулын тотты, кочакламакчы булды. Сәлимә кискен рәвештә аннан читкә тартылды.

– Шундый суыкта дустыңны урамга куасыңмы? Миһербанлы бәндәләр бу буранда этен дә куып чыгармый.

– Син, Михай, үзең акыллы гына кеше, шулай да син примитив. Күңелең белән башка бозык ирләрдән әлләни ерак китә алмагансың икән. Бәя күтәрергә тырышмаганымны күреп торасың. Һаман мескенләнәсең, этләшәсең, ә бәлки: кал Михаил, ирем бүген кайтмый әле, дип әйтүемне көтәсеңдер?!

Михаил, беренче күргәндәй, Сәлимәгә җитди карады һәм аңлады.

– Ярый, алайса, бигайбә, Сәлимә! – дип чыгып китте.

Аның артыннан ишекне ябып, Сәлимә бүлмәгә узды. Утны сүндерде. Ләкин озак та узмый ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Сәлимә ишек янына килде. –

Кем бар анда? – диде Сәлимә.

– Бу мин, Сәлимә! – дигән тавыш ишетелде.

– Мостаңгир?

Сәлимә, чылбырларын чылтыратып, ишекне ачты. Ишектә шактый туңган Мостаңгир күренде.

– Нигә бик гаҗәпсендең? – диде мөсафир. – Көтмәгән идеңмени?

– Син сишәмбе көнне кайтырга тиеш идең бит, – диде Сәлимә.

– Күрәм, хатыным мин кайтканга сөенми.

– Җүләр! Чишен! Хәзер чәй куям.

Мостаңгир бүлмәне караштырып чыкты, Сәлимә җәһәт кенә кухняга кереп китте. Мостаңгир урындыктагы казны күреп, кулына алды.

Аш бүлмәсеннән Сәлимә тавышы яңгырады:

– Юлларың уңдымы соң?

– Уңды... уңганнары, уңмаганнары уңмады...

– Мин сораганны таптыңмы соң?

– Таптым! Мостаңгир һаман каз белән мәшгуль иде.

– Син яңа гына кайттыңмыни? – диде Мостаңгир.

– Юк, көне буе өйдә утырдым. Нигә алай дисең?

– Бу нәрсә соң? – Аш бүлмәсеннән Сәлимә чыкты. – Әле яңа гына урамнан кергәндәй шакыраеп каткан.

– Ә-ә, каклаган каз. Авылдан апа җибәргән. Күчтәнәч. Әле генә кертеп чыктылар.

Мостаңгир казны урынына куйды. Ашыкмыйча гына тәмәке кабызды. Сәлимә казны кунага салып турый башлады.

– Мм, таман тозланган! – диде ханым. – Авыз ит, Мостаңгир?

– Ашыйсым килми.

– Син каклаган каз ярата идең бит. Мактый-мактый ашый идең.

Мостаңгир дәшмичә генә диванга сузылып ятты. Сәлимә дә эшне аңлый, ни әйтергә белми аптырап утырды. Соңыннан ул да ятты. Киеренке тынлык урнашты.

Мостаңгирның уйлары шактый киеренке иде.

«Теге ир безнең ишектән чыктымы, әллә башка кешеләрдәнме? Йөзе таныш кебек күренде. Сәлимә белән кинодан кайтканда очрап, исәнләшкән кеше түгелме соң ул? Теге исәнләшкәч, Сәлимә күрмәмешкә сабышкан кебек тоелды. Бу йортта торамы икәнни ул? Тагын бу каклаган казы... Менә сиңа бәхетле тыныч тормыш... Вак җанлы бәндә кебек ышанмаска, шикләнергә, сөйгәнеңнең артыннан шымчыдай күзәтергә, сагаларга өйрәтә микәнни соң ул ярату?»

Сәлимәнең дә зиһенендә уйлар кайнаша иде.

«Кәефсез кайтты... Башка чакта бер-ике көн күрешми торсак, еллар буе күрешмәгән кебек атылып, шатланып кайтып керә иде. Бүген ни булган? Әллә юри иртә кайттымы ул командировкадан? Мине башкалар белән тоту өчен? Көнләшүме бу? Димәк, ул миңа ышанмый. Ул гомерлеккә үзен хәсрәткә салачак. Ул хәсрәттә булса, миңа ни ямь? Көчле мәхәббәт иллюзия генәме икән соң ул?»

Мостаңгир йоклаганга сабышып ятса да, аның күзенә йокы эленми иде.

«Ичмасам, бер сүз әйтсен иде... Ятты да йоклады. Иркәләсен иде, юатсын иде, аклансын иде».

Сәлимә борсалана.

«Куйган чәемне дә эчмәде, ичмасам, болайга борылып ятсын иде. Ятты да йоклады...»

Мостаңгир:

«Шайтан белсен, нигә шулкадәр, йөрәгем авыртканчы ярата торганмындыр мин аны... Башка хатын-кызлардан аерылып торган җире дә юк... Яраттыра белә...»

Сәлимә тәвәккәлләргә булды: «

Ни булса да булыр, борылам да шытырдатып кочаклыйм».

Алар ярсып кочаклаштылар: ул үз теләгәнен башкарды.

– Кичер, Сәлимә, – диде Мостаңгир.

– Җүләркәем, – диде Сәлимә.

Бу йортка бу төндә мәхәббәт фәрештәсе иңде.

Бүлмәдә тәртипсезлек хуҗа. Мостаңгир күнегүләр ясап азаплана. Сәлимә

кер үтүкли.

– Мостаңгир! – дип кычкырды Сәлимә.

– Кем тия? – дип сорады Мостаңгир.

– Ике куян койрыгын берьюлы тоткан кешене күргәнең бармы?

– Тотарга маташканнарын күргәнем бар.

– Күрмәсәң, күр. Әнә, шкаф астында идән ялтыраткыч, ике аягыңа икене

ки. Менә сиңа рух күтәрер өчен музыка.

Сәлимә радионы ачты.

– Идәнне шомартасың – бер куян койрыгы. Физзарядка ясыйсың – икенче

куян койрыгы.

– Гүзәл хатыннар акылга таман була, дип кайсы ахмагы әйткәндер. Каян

килә ул сиңа хәйләкәрлек, дипломатия?

– Гади логика, үзең әйткәндәй, мантыйк фәне. Тимераякта шуганыңны

күрәсем килде.

Дәртле музыка бүлмәне тутырды. Мостаңгир идән шомартырга тотынды.

Мостаңгир һаман уйлый.

«Шайтан алгыры, гашыйк булдым үз башыма, ахрысы...»

Сәлимә дә уйлый.

«Мин аны барыбер яратам!»

– Син гел бер урынны гына ялтыратасың түгелме соң? Бар әле, әнә тегендә

аяк тимәгән җире калган.

– Чәйнегең чылтырый, – диде Мостаңгир.

– Ишетәм, – диде Сәлимә.

Сәлимә аш бүлмәсенә йөгерде.

– Сәлимәү!

– Әү.

– Ташла эшеңне! Бу приказ! Эшеңне ташла!

– Ни булды?

– Кемгәдер бүген егерме җиде тулган түгелме соң?

– Ай, Аллам, менә җүләр... Берәүләр утызга якынлаша, икенчеләр шуңа

шатланып йөри.

Мостаңгир качырган урыныннан шәраб, тагын ниндидер уенчык чыгарды.

– Шешәсе миңа! Менә монысы утызга якынлашып килүчегә.

– Егерме җидесе тулган көнне ире яраткан хатынына кәҗә бүләк иткән.

Уенчык кәҗәнең башын селкетеп җибәрде дә Сәлимә балаларча сикереп

куйды.

– Рәхмәт, Мостаңгир.

– Безнең сакал бигрәк тату Гали белән, менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Сакал аны печән белән кунак итә. Кәҗә аңа рәхмәт укый, Галиен селкетә.

– Хулиган!

– Тукай шигырьләрен яттан белгән кеше хулиган була алмый. Илле

яшьлегеңә мин сиңа чын дөя бүләк итәм әле.

Сәлимә Мостаңгирны юри куа башлады, алар байтак вакыт шаярдылар.

Мостаңгир:

– Үтерәләр! – дип кычкыра.

Куышып аргач, алар табын янына утырдылар.

Мостаңгир шәраб алды сүзе әйтте:

– Иллене дә узып яшәсәк иде! Ура!

Сәлимә җитдиләнде. Ул:

– Амин берүк, Мостаңгир, – диде. – Чыннан да, иллегә чаклы синең белән

тигез гомер кичерсәк иде... Әгәр дә без иллегә чаклы бергә яшибез икән, безнең

арада төзәтә алмаслык хаталар булмый, дигән сүз.

Мостаңгир шәрабны татып бакты да әйтте:

– Шәрабы ла шәрабы. Тик кабарга гына әйбер юк.

Сәлимә, үпкәләгән бала сымак, иренен турсайтты:

– Мостаңгир, мыскыл итмә инде. Якшәмбе көнне дә җикмә мине. Кибетләргә

чыгарга өлгермәдем... Борыч тел.

– Кем борыч телледер бит әле, – диде Мостаңгир.

– Сыр бар суыткычта, – дип кычкырды Сәлимә.

Мостаңгир суыткычны ачты:

– Сыр булганда, кеше ярлы буламыни? Һо, монда сыр бик аз калган... – диде.

– Авылдан килгән каз бар анда. Каклаган каз менә дигән закуска.

Мостаңгир казны алды.

«Каклаган каз... Дуңгыздан да яманрак күренә торган каз. Казкай, казкай,

син гөнаһсыз ризык. Тик гаҗәп татлы аш ашаганда, кашыкка төшкән кыргаяк

сыман син. Кем алып килде монда сине төн уртасында? Мин өйдә юкта. Менә

бит күпме сораулар, казкай!»

Ул казны тиз генә эчкә тыгып куйды. Аның кәефе кырылган иде. Ул

уйланып торды да шәраб салып эчте.

«Юк, мин үземне үзем тилертәм, ахрысы. Бу хатынга ышанмыйлармы соң?

Мин тинтәк, көнче, аны да утка салам, үземне дә».

Сәлимә Мостаңгирны кочып алды да:

– Син мине сөясеңме? – диде.

Мостаңгир хатынының кулын кискен алып ташлады да әйтте:

– Синең бу соравыңа җавап бирмәсәң дә буламы? – диде.

Сәлимә аптырап калды, ул үпкәләде бугай:

– Була, нигә булмасын? – диде. – Гафу ит, бу бик ахмак сорау булды бугай

шул.

– Кайсы вакытта сорыйсың бит!

Мостаңгир бер-бер артлы ике фужер шәраб эчеп куйды. Киеренке тынлык

урнашты.

«Сөямме соң мин Сәлимәне? Кызык... Нәрсә соң ул сөю? Ярату, яратмау ни?

Билгеле, мин Сәлимәгә нәфрәтле түгел. Димәк, формаль яктан мин Сәлимәне

яратам...

Аннан соң ишетелерлек итеп:

– Мин сине яратам, Сәлимә! – диде.

– Ни өчен?

– Ни өчен? Ник, нигә яратасың? Мин бу сорауны яратмыйм.

– Ни өчен?

– Ни өчен соравы үз эченә ришвәт, сәүдә мәгънәсен алган. Әгәр кеше «ни

өчен сөясең?» дигән сорауга җавап бирә ала икән, ул сәүдәгәр, ул ришвәтче

– взяточник.

– Кызык, кызык...

– Ни өчен сөясең? Җавап: «матурлыгы өчен, батырлыгы өчен, куәте өчен,

даны өчен, машинасы булган өчен, дачасы, акчасы күп булганы өчен»гә кадәр

барып җитәргә була.

– Ерунда, Мостаңгир.

– Ә үзең курка калдың: бу ни сөйли, бу бит хаклы, дип уйлыйсың.

– Ни сөйлисең син, чепуха бу, тузга язмаган сүз. Сафсата!

– Ихтимал, Сәлимә, ихтимал. Алайса, җавап бир: матур булмаган кешенең

сөелергә хакы юкмыни?.. Даны булмаган кешенең яратылырга хокукы юкмы?..

Ярлы кешенең, фәкыйрь адәмнең сөяргә, сөелергә хакы юкмы? Берәү батыр да,

матур да, бай да түгел, ә форсат аны батыр итә, дөнья шаулый аның турында.

Элек аңа игътибар итмәгән кызлар хәзер аның артыннан өерелеп йөри башлый.

Чөнки дан һәрвакыт акча белән янәшә йөрүчән була.

– Бу бит чын мәхәббәт түгел, бу дан-шөһрәт ярату гына. Бозык кешеләрнең

яки тәҗрибәсез кызларның ялгышуы гына.

– Алайса, син чын мәхәббәт белән сәүдә, коммерция мәхәббәте арасындагы

сызыкны күрсәтеп бир!.. (Ул үзен-үзе кыздыра бара иде.) Һәйне ни өчен

Матильдасын яратты икән? Матурлыгы өченме?.. Ярый, матурлыгы өчендер,

ә ул бозык кыздан башка матур кызлар беткәнме? Бөек шагыйрь үзенә тиң берәр

башка затлы хатын таба алмаган булыр идеме? Үзен газапка салып, шагыйрь

фахишә кызны сөя. Әллә аңа җиңел булгандырмы? Ир кешенең иң авырткан

җире бар, ул да булса аның хатыны, аның сөйгәне. Әгәр дә бармак төртеп: әнә ул

фахишәне сөя, дип мыскылласалар, ир кешегә аннан да зур хурлык юк. Димәк,

эш матурлыкта гына түгел... Эш – Матильданың урам кызы булуында, Сәлимә.

– Тиле!

– Тиледер. Әмма Һәйне аны шул формада, шул эчтәлектә, шул килеш,

шундый заманда яраткан. Ни өчен яраттың, дип сорасаң, Һәйне үзе җавап

бирә алмаган булыр иде. Ләкин монда мең төрле сәбәп бар, социаль шартлар,

мохит... мәхәббәтнең аңлатып булмый торган миллион төрле сәбәпләре бар.

Бәлки, Матильда шул гәүдәсе, шул матурлыгы, шул беркатлылыгы белән бер

бай кызы булса, Һәйне аңа игътибар итмәгән дә булыр иде.

– Мостаңгир, синең башың әллә нинди мәгънәсез чүп белән тулган...

Моның белән син ни әйтмәкче буласың? Моның безгә ни катнашы бар? Сәер

кеше син, җаным.

– Мин шул ук кеше, Сәлимә. Тик мин бүген күп сөйлим. Шул гына. Без,

Сәлимә, стандарт уй-фикерләр белән яшәргә күнеккәнбез. Иске гадәтләр белән,

иске кануннар белән... Ата-бабада булмаган инде ул хатын йортына ир төшү.

Шуның аркасында күпме нервы, күпме күңелсезлек. Стандарттан чыксаң,

сине фаҗига көтә, сүз, гайбәт көтә. Беләсеңме, минем турыда ни сөйлиләр?

Мостаңгир бер карт хатынга йортка кергән, шул да булдымы ир кеше эше? Ата-

бабасы булган кешеләр иде. Бу җебегән авыз булып чыкты, диләр... Яхшылык,

матурлык өчен теләсә кем ярата аны, менә син гарип, фәкыйрь кешене яратып

кара, аңа гашыйк булып кара. Әдәбият та, сәнгать тә рыцарьларга гына гашыйк

булырга өйрәтә.

Урам яктан тынлы оркестр уйнаганы ишетелде. Бу – матәм маршы иде.

Икесе дә тәрәзә янына килеп бастылар.

– Кемнедер җирләргә алып баралар. – диде Мостаңгир. – Берәүләр ял итә,

берәүләр кабергә бара. Яшь кыз, ахрысы.

– Баш очында иреме, егетеме...

– Яратышканнардыр. Мәхәббәт булгандыр. Хәзер юк ул мәхәббәт.

– Нигә булмасын? Аны ире һаман ярата торгандыр.

– Аны түгел, Сәлимә. Табутта ятучыны түгел. Мәеткә карата мәхәббәт була

алмый. Некрофиллар гына мәеткә гашыйк.

– Анысы ни-нәрсә тагын?

– Шундый ирләр була, алар хатын-кызлар мәетенә кызыгалар.

– Фу!

– Аның җанын ярата иде ул. Ә җан ярату ул – абстракция. Символ, абсурд.

Хәтер. Томанлы хыял. Һич шигем юк, алар чын мәхәббәт белән бәйләнгән

булгандыр. Ләкин кайда соң ул мәхәббәт? Кыз үлде. Ул инде кеше түгел, ул

– мәет. Кайчандыр егет сөйгән кызның калыбы гына. Димәк ки, егет кызның

тәненә караганда рухын күбрәк яраткан. Үтәр берничә ел, вакыйгалар егет

аңыннан бу кыз сурәтен юып бетерер. Егет көнкүреш мәшәкатьләренә кереп

батар. Икенче мәхәббәт монысын кысырыклап чыгарыр. Чөнки абстракт

мәхәббәткә караганда, реаль мәхәббәт куәтлерәк.

– Җитте, Мостаңгир.

– Килешмисеңмени, Сәлимә?

– Белмим. Сине тыңлавы имәнгеч.

– Нишләмәк кирәк, бер очракта кешеләр, чынбарлыктан качып, иллюзияләр

белән яшәүне хуплый. Икенчеләре кырыс чынбарлыкның кара ягын гына күрә

алалар.

– Синең кәефең юк бүген, Мостаңгир. Ни сәбәптер, бүген син усал.

– Сәбәп бар, Сәлимә.

– Нәрсә сәбәп?

– Каклаган каз!

– Нинди каз? – диде Сәлимә, көлә-көлә.

– Мин шаярмыйм, Сәлимә! Менә бу каһәр суккан казны китерүче миңа

каршы очрады баскычта. Аның исеме – Михаил! Ул синең күптәнге танышың.

Кичер мине, Сәлимәкәй, сөям сине, үлеп яратам, ләкин бу сөюнең ләззәтенә

караганда михнәте күбрәк... Шикләнәм, үрсәләнәм.

– Мостаңгир, ни сөйлисең син?.. Зинһар, кабат бер сүз дә әйтмә.

Мостаңгир:

«Сиңа җиңел... Син миннән шикләнмисең... Сиңа җиңел... Син – хатын...

Син төгәл беләсең... булдымы хыянәт, юкмы?»

Һәм ул кычкырып әйтте:

– Ә мин белмим, белмим, сөйдем сине, ә кайда соң бәхет? Кайда соң ул

тыныч гаилә тормышы, бер-береңне аңлап яшәү? Булдымы хыянәт, юкмы?

Сәлимә ике учы белән битен каплады. Мостаңгир шешә авызыннан шәраб

эчә иде.

Сәлимәнең уйлары:

«Бу хәлләрдән соң Мостаңгир бөтенләй үзгәрде. Үткен сүзле, сау-сәламәт

кеше боекланды, аның каш арасында җыерчыклар хасил булды. Мостаңгирны

көнләшү, икеләнү, ышанмау корты эчтән әкрен генә кимерә башлады. Ул эштә

дә сүлпәнләнде. Янып-көеп, завод өчен үләрдәй булып йөри торган Мостаңгир

ваемсыз, битараф бер кешегә әверелде. Инде ул хәзер атлыгып өйгә кайтмый.

Кайда булса да тоткарлану өчен, сыныкка сылтау табарга тырыша. Ә сыныкка

сылтау һәр сәгать, һәр очрак, һәр почмак саен табыла да тора. Бу үзгәреш, бу

киеренке хәлләр мине дә йончытты. Нишлим соң? Гафу үтенимме? Ни өчен?

Минем гаебем нидә?.. Үтәр әле, тора-бара бар да җайланыр, дидем».

Чыннан да, аларның арасы көйсезләнде, җайсызланды.

***

Мостаңгир кайтты. Аны хатыны Сәлимә:

– Бик соң, кайда булдың? – дип каршы алды.

Бу сорау Мостаңгирның болай да киеренке сеңерләренә китереп сукты.

– Синең ни эшең? – диде ул, тупас рәвештә.

Сәлимә сүзсез генә ирен чишендерде.

– Нигә җавап бирмисең? – диде исерек ир. – Инде минем белән сөйләшергә

дә җирәнәсеңмени? Кайда булдың, имеш, синең какое дело до этого? Актык

акчамны эчәммени? Синең киемнәреңне сатып эчәммени?.. Нигә эндәшмисең?

Нигә син ирең белән сөйләшмисең?

Сәлимә авыр көрсенде дә кайнар тыны белән:

– Үзгәрдең син, Мостаңгир, – диде.

Сәлимәнең тавышында аяныч та, ирен кызгану да, ачыну да, хәтта кимсенү-

үкенү дә бар иде. Мостаңгир кинәт айнып киткәндәй булды. Аның куллары

сәлперәеп төште. Әле генә ажгырып торган ир, кыйнап ташланган, йончылган

кеше сыман, бөкшәеп калды. Сәлимә читкә китеп үкси башлады. Бу елау

куркудан түгел, гарьлектән дә түгел. Ни өчен елаганын ул үзе дә белми. Бу

елау шат бәхетне каплап килә торган билгесез кара болытның котылгысыз

якынаюын сизенеп елаудыр. Мостаңгир, нишләргә белмичә, Сәлимәнең

елаганын озак кына тыңлап утырды. Ни өчендер Мостаңгиргә җиңел булып

китте. Ә-ә, менә нәрсә кирәк булган икән аңа. Сәлимәнең җылавы кирәк булган.

Күз яше кирәк булган. Хатын елый, димәк, монда ир хуҗа. Мостаңгир, канәгать

көлемсерәп, урынына барып ятты. Сәлимә сирәк-сирәк кенә сулкылдый.

Мостаңгир тагын торып утырды. Ул Сәлимә белән сөйләшергә, татуланырга

тели иде. Ләкин сүз башларга кыюлыгы җитми. Үзләре янәшә утыралар,

араларында – упкын. Сәлимә торып китте, Мостаңгир тугры маэмай кебек

аңа иярде, Сәлимә утырды, Мостаңгир да янәшә утырды. Кыюлыгы җитеп,

Мостаңгир хатынын кочты. Сәлимә аның күкрәгенә капланды.

Икенче көнне Мостаңгирның башы диңки иде... Теле чатнап ярылган...

Күңеле болгана...

– Кая, баш төзәтергә нәрсә бар соң? – дип, шешәләрне әвеш-тәвеш

китереп, бераз аракы эчте. – Чукынмасмы дөньясы... – диде ул, баш төзәтеп

алгач. – Китәргә кирәк хатын йортыннан, җүнле ир хатынга йортка керми.

Аерылышырга кирәк. Башка чибәрләр дә бетмәгән. Иргә чыкмаган яшь кызлар

бетәсеме, үз цехыңда гына да никадәр. (Ул шыңшый башлады.) Башкалар да-

ай бетмәгә-ән... Бетерәдер хәсрәтле уйларны...

Сәлимә байтактан Мостаңгирның кыланышын күзәтеп тора иде.

– Эчәсеңме? – диде ханым.

– Ә син күзәтәсеңме? – диде ире.

– Күзәтәм.

– Мин дә эчәм... Ире эчә Сәлимәнең, ире әлкәш Сәлимәнең... Хатыны интегә

инде шул әлкәш белән, хәзер Мостаңгирның хезмәт хакын да үзенә бирмиләр,

хатыны килеп ала, ха-ха-ха... Заманалар үзгәрде. Ире прогульщик, театрга

йөрми, китап укымый... Урык-сурык кына эшли. Гел сыра мичкәсе янында...

Менә хәзер мин сәрхушләрнең хәлен аңладым, карчык... Качып эчүе рәхәт

икән ләбаса. Романтика!

Сәлимә Мостаңгирга аерым урын әзерләде.

Мостаңгир хатынының урын җәйгәнен айкала-чайкала карап торды да әйтте:

– Мостаңгирның хатыны ирен янына яткырмый икән... – диде. – Алар

аерым йоклый икән...

Шулай итеп, алар беренче тапкыр аерым йокладылар. Әмма аларның

күңеле, теләге бергә иде.

 

Сәлимә Мостаңгир торганчы өй җыештырып, ашарга әзерләп өлгергән иде

инде. Мостаңгир да, һични булмагандай, кәефле иде. Ул киерелде-сузылды,

тәмам уянып җитте.

– Яңа ел килеп җитте бит, Мостаңгир, – диде Сәлимә.

Мостаңгир җылы юрган астында рәхәт чигүен дәвам итте.

– Беркая да барасым килми, – диде ул, иркә баладай. – Өйдә генә утырыйк.

Сәлимәнең күңеле дә Мостаңгирның күңел кылларына тәңгәл корылган иде.

– Тел очымнан алып әйттең, – диде Сәлимә. – Икәү генә каршыларбыз... –

Аннан соң кычкырды: – Чәй әзер, Мостаңгир әфәнде! – диде.

Мостаңгир ятак киемнәреннән генә юрган астыннан чыкты да әллә каян

бер төргәк чыгарып хатынына сузды.

– Яңа ел котлы булсын, Сәлимә! – диде ул.

Сәлимә төргәкне сүтте дә «аһ» итте.

– Әнекәйләрем, калфак!

Мостаңгир театраль хәрәкәтләр белән, иелә-бөгелә тәгъзим ясап, баш иде

дә әйтте:

– Ошбу энҗеле калфак безләрнең әнкәсе Васбиҗиһан карчыкның мирасы

булыр имди. Васбиҗиһан вафат булганда, углы Мостаңгирга: «Балам, өйләнгәч,

хатыныңа бүләк итәрсең. Бу калфак сигез буын хатын-кызның башында булган.

Әманәтем шул: хатының синең белән бәхетле булсын!» – дип әйтеп калдырды.

Сәлимә ханым, алыгыз, әнкәмнең васыятенә тугры калыгыз!

Сәлимә калфакны чәченә тагып карады. Көзге каршысына килеп тикшерде

һәм бик канәгать калды. Мостаңгир шешә ачты. Кадеһләрне чәкәштергән чакта

ишек кыңгыравы чылтырады.

Сәлимәнең тәне куырылып килде. Яңа елны гына көтеп торган бер юлаучы

килә!

Мостаңгир ишекне ачты. Бусагада егет белән кыз күренде.

– Гафу итегез, – диде кыз. – Сәлимә апа шушында торамы?

Мостаңгир иңбашы аркылы гына Сәлимәгә кычкырды:

– Карчыгым, кунаклар!

Сәлимә, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, ишек янына килде.

– Исәнмесез, Сәлимә апа, – диде кыз. – Сез мине танымыйсыздыр инде.

Мин Иштирәктән.

– Үтегез! – диде Сәлимә.

Кунаклар эчкә узды.

– Мостаңгир, булыш, – диде Сәлимә.

Мостаңгир егет кулындагы төргәкне алып, урындыкка куйды. Сәлимә

кызны чишендерә башлады.

– Бик вакытлы килдегез, – диде хуҗабикә. – Табын янына узыгыз!

Егет, төргәген чишеп, Сәлимәгә чәчәк сузды.

– Гөлчирә белән икебез дә Яңа ел белән котлыйбыз сезне! – диде егет.

– Бу минем ирем Сәмит була, – диде Иштирәк кызы.

– Алайса, ике бәйрәм, – диде Мостаңгир.

Кыз тарсынып тормый, сөйли дә сөйли:

– Без бер техникумда укыйбыз. Сәлимә апа, мин сезне хәтерлим әле. Сез

малайлар шикелле, атка атланып йөри идегез авылда.

Барысы да көлде.

– Булды, андый хәлләр булды... – диде Сәлимә. – Мин абыйның атын

кардунга менгерә торган идем.

Өстәл тирәли утырдылар.

– Мин Гыйлаҗетдин кызы Гөлчирә булам.

– Ә-ә, шулайдыр дип уйлаган идем, – диде Сәлимә. – Нәкъ Гайшә апага

охшагансың.

– Мине әнигә дә, әтигә дә охшаталар.

– Син бит әле менә болай гына идең... Инде кияүгә чыгарга да өлгергәнсең.

Мостаңгир тезгенне үз кулына алырга булды, ахрысы. Чәркәләргә эчемлек

салып чыкты да алкыш күтәрде:

– Әйдәгез әле, Яңа ел хөрмәтенә! Котлы булсын Яңа ел!

– Танышу хөрмәтенә! – дип өстәде Сәлимә. – Яшь гаилә хөрмәтенә!

– Кайда укыйсыз? – диде хуҗабай.

Сәмит хуҗаның соравына җавап бирергә алынган иде дә тончыкты. Кыз

аның аркасын төя башлады. Үзе көлә.

– Без кулинарныйда, – диде кыз.

– Алайса, тәмле әйберләр белән өстәлегез тулы була икән.

– Сәмит баллы әйберләр ашамый... Сәмит, сиңа ипи алып биримме?.. Без

укып бетерүгә, район үзәгендә кулинарный цех ачыла. Икәүләшеп шунда

кайтабыз, Алла боерса... И-и, Сәмит, син әйтми утырасың тагын... онытып

торам икән... Туган апагыз, Сәлимә апа, сезгә Яңа ел бүләге җибәрде. Инде

узган атнаны ук алып килгән идек, юри бүгенгә саклап тордык... Сәмит...

Сәмит ишек янындагы урындыкка куелган төенчекне алып килде. Аның

кулыннан төргәкне алып, кыз Сәлимәгә тоттырды.

Кыз өзлексез сөйләнә:

– Туган апагыз әйтә: Сәлимә белән Мостаңгир кияү каклаган каз ярата,

ди... Мин әйтәм, Сәлимә апа ач түгел, дим. Казанга ит төяп йөрергә... Барыбер

биреп җибәрде.

– Рәхмәт, Гөлчирә сеңлем, – диде Сәлимә. – Хәзер без аны... Мәле,

Мостаңгир, туракла әле казны... Ике канаты безгә – кызларга. Тәпиләре сезгә

– егетләргә.

Кыз белән Сәлимә көлде. Сәмит тә елмайган булды. Мостаңгир төкселәнде.

Бераздан егет белән кыз кузгалды.

– Ярый, Сәлимә апа, Мостаңгир җизни, без киттек, – диде Гөлчирә. – Сәмит!

Сәмит ишек катында иде инде.

Сәлимә:

– Нигә алай бик тиз? – диде. – Утырырга иде инде бераз.

– Без шулай, Сәлимә апа, – диде Гөлчирә. – Төне буе кунактан кунакка

йөрергә булдык Сәмит белән. Үзебез кунак чакырмадык, безне дә кунакка

чакырмадылар. Менә шулай итеп, бүген таң атканчы танышларны әйләнеп

чыгарга исәп. Ату бәйрәм саен гел общежитие, җыелышып эчәләр дә

сугышалар. Кызыгы юк. Болай кызык ичмасам. Хушыгыз!

Кунаклар китте. Сәлимә аларны озата чыкты. Ишекне ябып, өстәл янына

килеп, һични уйламыйча, каз турый башлады. Бер кисәк итне Мостаңгирга

сузды.

Урамда Яңа ел каршылаучылар шаулаша. Күршеләрдә музыка. Мостаңгир

дәшмичә генә Сәлимә сузган кисәкне алды. Икесе дә чәркәләрен күтәрделәр.

– Яңа ел белән котлыйм сине, Мостаңгир! – диде Сәлимә.

– Мин дә сине тәбриклим! – диде Мостаңгир, төксе генә.

Шәраб тулы чәркәләр тияр-тимәс кенә чәкәште.

Һавага ыргытылган пычкы тавышыдай пыяла зыңгылдады.

Ләкин аларның берсе дә шәрабка ирен тигезмәде.

Сәлимә белән Мостаңгир икесе ике якта. Үпкәләшкәннәрме? Икесе дә

сүзсез. Урамда шатлык, бүлмәдә киеренке тынлык.

Сүзне Сәлимә башлады.

– Күпме шулай үзеңне газапларга була инде? Үзеңне дә, мине дә... Мин

хәтта сәбәбен дә белмим, чамаламыйм да хәтта... Ни өчен син үзеңне эчтән

талыйсың, син эчтән таланганга, минем йөрәк сыза. Ичмасам, сәбәбен әйт,

ачыктан-ачык сөйләшик. Бәлки, минем гаебем бардыр, бәлки, синеке...

Мостаңгир хатынына карамыйча гына әйтте:

– Синең белән күпме яшибез, мин сине белмим.

Сәлимә гаҗәпсенеп иренә карады.

– Ничек инде син мине белмисең? Мин синең каршыңда, мин синең яныңда,

мин синең белән бер юрган астында...

– Мин синең узганыңны, синең ни уйлаганыңны белмим.

– Минем узганым да сер түгел, Мостаңгир. Мин сиңа тол хатын буларак

чыктым. Сине алдамадым, мин мулла кызы да, фәрештә дә түгел. Минем сиңа

чаклы да башка ирләр белән мөнәсәбәтләрем булгалады. Иремнән аерылгач,

әлбәттә. Ләкин алар узды, китте, көл булып, тузан булып очты. Аларның ни

катнашы бар синең белән миңа? Син мине һәр кешедән көнлисең. Берәр ир

минем белән елмаеп күрешсә, син: «Әһә, бу минем хатынның элеккеге сөяркәсе

түгелме икән?» – дип кара көясең. Теге журналист авылдан алып килгән

күчтәнәч казны кертеп чыкты, ул да сиңа минем сөяркәм кебек күренде... Әйе,

шулайдыр. Синең хатының азгын, туймас җенесле бер авызлыксыз хатын.

Зур борынлы ир күрүгә, итәген сала торган юмарт тәэминат бүлеге мөдирәсе!

Ирләрнең барысы да минем белән йоклап чыккандыр... Хәтта йоклап чыккан

булсам да, мин бит сиңа хыянәт итмим, сиңа кадәр булганнарның сиңа тырнак

очы хәтле дә кагылышы юк, юк! Аңлыйсыңмы син, утын пүләне? Неужели

инде мин хәзер сине белмәгән, күрмәгән чакта йөргән егетләрем өчен төннәр

буе көнчел нотыкларыңны тыңлап чыгарга тиеш? Минем ни гаебем бар?

– Гаебең бар, димим...

– Гаебем булмагач, нигә син мине җәзалыйсың?

– Миңа караңгы, синең әллә нинди серләрең бар кебек. Мин сине өзелеп

яратам, мин сине чыдый алмыйча сөям, сөйгәнемә күрә газапланам.

– Син мине газаплыйсың!

– Ә син газапланма. Минем кара көнләшү вакытларын сабыр гына үткәзеп җибәр.

– Көнләшү өянәгең килгән саен, мин чыгып кача алмыйм бит инде, аннан

тагын син, кайда булдың, дип теңкәмә тиеп бетәчәксең. Инде бу иремнән

уңдым, Аллага шөкер, дип яшәп ятканда гына, монысы да көнчел булып чыкты.

– Бәгыремне таламасын өчен, миңа бар да ачык булырга тиеш. Син миңа

беренче иреңнән ник аерылганың турында сөйләмәдең.

– Сөйләдем! Барысын да сөйләдем.

– Эчми иде, тартмый иде, яхшы кеше иде, әниләр дә аны бик хөрмәт итә

иде, дидең, дөрес. Шундый яхшы кешедән хатын китәмени? Дөрес түгел! Син

нидер яшерәсең.

– Эчә иде, кыйный иде, гүләйт итә иде, әти-әниләрне дә рәнҗетә иде. Ул

бик кабахәт кеше иде, аннан да җүнсезрәк ирне көндез чыра яндырып эзләсәң

дә табалмассың! Күңелең булдымы?

– Юу-ук, ул эчми, ул сине кыйнамый да иде. Син нидер яшерәсең,

Сәлимәкәй!

– Җанымны актарасың син минем... Борынгы аллалар дөньядагы бөтен

начарлыкларны җыеп, бер сандыкка салганнар да, сакларга дип, Пандора

исемле гүзәл хатынга тапшырганнар. Бу сандыкны ачарга ярамый, ачсаң, дөнья

харап булачак, дип кисәткәннәр. Артык кызыксынучан Пандора беркөнне

сандыкны ачкан, сандыктан хөсетлек, көнчелек, алдашу, астыртынлык,

әхлаксызлык кебек кабахәтлекләр чыгып качкан. Кылганына үкенеп, Пандора

сандыкның капкачын тиз генә япкан. Ләкин барлык әшәкелекләр дә чыгып

өлгергән, сандыкта бары тик Өмет кенә калган. Син дә артык кызыксынучан

булып чыктың. Мин сиңа сөйләрмен, ләкин ул сиңа җиңеллек китермәячәк,

сине тагын да шикчәнгә әверелдерәчәк. Хатын-кызның сере булырга тиеш,

син ул серне ачарга омтылма, үкенерсең!

– Сереңне ачмасаң да үкенәчәкмен!

– Ярый, мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, ләкин син барыбер мине

аңламаячаксың. Ни язган, шул булыр... Хамис белән без яшьли йөрешеп

өйләнештек. Барысы да ап-ачык иде. Туганнар да безне хуплый. Без пар килгән.

Ул баһадир егет. Мин назик кыз. Холыкларыбыз да туры килә. Ул кайнар егет,

мин салкын-салмак кыз. Аның кайнарлыгы минем сабырлыкка килеп бәрелә

иде дә, шунда сүнә иде. Ара бозылмый кала. Икенче мизгелдә ул инде елмая,

мине ярата. Өйләнештек. Мәхәббәт, дип йөргәнем чәлпәрәмә килде. Мин аны

яратмыйм икән. Мин аны сөймим икән.

– Ни өчен?

– Ни өчен? Ни өчен? Әниләр дә каныма тоз сала: ни өчен аерылыштыгыз?

Ни өчен син аны ташладың? Эчә идеме, акча алып кайтмый идеме? Ни өчен

икәнен әйтеп бирә алсам, мин үзем дә тынычланыр идем.

Сәлимә тынып калды. Хатын үз уйларына кереп китте. Ул элеккеге ире

Хамис белән булган сөйләшүләрне ачык хәтерли иде. Хамис хәрби киемнән,

мәһабәт ир-егет булып килеп басты аның каршысына.

– Сәлимә, – диде Хамис. – Туйдым мин синең бу капризларыңнан... Менә

моннан гарык булдым. Бай булмасак та, безнең бар җиребез җитеш. Туганнар

да безгә карап туймыйлар.

Сәлимә Хамиска аркасы белән тора иде.

– Ташласана, Хамис! – диде хатын. – Карап туймыйлар, сокланалар, имеш!

Нинди төче сүзләр! Аларның үз карашлары, үз зәвыклары.

– Ә безнең карашлар, безнең зәвыклар үзгәмени? Син башка маймылдан

яратылганмыни?

– Булды, Хамис, мин китәм!

Хамис үрсәләнә, нишләргә белми, ачыргалана:

– Сиңа аракы эчеп кайтып тукмый торган ир кирәк. Мин бит сине сөям, мин

сиңа тырнак белән дә чиертмим... Ә-ә, аңлашылды, синең башка кешең бар!

– Юк минем башка кешем, Хамис Сәфәров! – дип кычкырды Сәлимә. – Юк!

– Димәк, күз тоткан, өмет иткән башка ирең бар. Кем инде ул?

– Башыма да килгәне юк. Акланырга теләгем дә юк!

– Димәк, күз тоткан кешең бар.

– Мине булмаган гөнаһым өчен акланырга мәҗбүр итмә, Хамис. Мәсьәлә

ачык. Мин синнән китәм!

– Кешең булмагач, атаң башынамы китәсең син?

– Мин квартир таптым. Анда ремонт төгәлләнгәнче, авылга кайтып торам.

– Барысын да алдан уйлап куйган. Аңламыйм мин сине, Сәлимә. Аңлатып

кит, юкса мин ничек итеп кеше күзенә күреним?! Мине туганнарың да,

дусларым да «ни өчен?» дигән сорау белән күмеп ташлаячак. Ни өчен?

– Мин сине яратмавымны аңладым, Хамис. Тынычлан. Бу сүзне мин әйтергә

теләмәгән идем. Үзең мәҗбүр итәсең. Мин сине сөймим икән.

– Ух, сабырлык бир, Ходам!

– Син мәһабәт ир, бөтен гүзәлләрнең күз карашы синдә. Син төшеп

калганнардан түгел. Минем китүем сине чыгырдан чыгармас. Ләкин...

– Тора-бара яратыр идең әле, уртак бала бәйләр иде. Бөтен кеше дә

яратышып кына тормый.

– Юк, Хамис, вакытында өзмәсәк, алга таба безнең яшәү фаҗигагә

әвереләчәк.

– Җаным, Сәлимәкәй...

– Нинди төче сүз – «Сәлимәкәй».

– Мин сиңа гомер буе шулай дәшә идем.

– Игътибар итмәгәнмен. Хәзер ул бик төче яңгырый.

– Сәлимә, әллә мин сине берәр вакыт бик рәнҗеттемме?

– Юк, рәнҗетмәдең, Хамис.

– Әллә берәрсе сүз җиткердеме?

– Юк, җиткермәде, мин синең башка кызларга карамаганыңны беләм.

– Шулай булгач, ни сәбәп?.. Әллә син берәр бай ир таптыңмы?

– Юк, минем бай сөяркәм юк, Хамис. Бер генә сүзем бар: мин сине сөймим

икән?

– Ни кылаем соң? Мин ни эшләргә тиеш? Сине җибәрмәс өчен, югалтмас

өчен, мин нишләргә тиеш?

– Берни дә эшләмә. Син мине тыныч кына чыгарып җибәр. Мин бары

тик үз әйберләремне генә алдым. Фатир үзеңә кала, аны сиңа эш урыныңнан

бирделәр. Ул синең малың.

– Әйт, кайсы ягым сиңа ятышмый, мин төзәлермен. Мин сиңа ярарга

тырышырмын, Сәлимә. Тырышырмын.

– Ир булып кал, Хамис. Вакланма. Ялынма хатын-кызга. Хатын-кыз

елакларны яратмый.

– Мин елак идеммени?

– Юк, Хамис, елак ир булмадың, син каһарман, син батыр егет...

– Соң, атаң башы кирәкме тагын сиңа – хатын-кызга? Мал табам, буем

өрлектәй, акчаны көрим...

– Йөз гүзәл муеныңа асылынырга әзер тора. Ләкин...

– Ләкин син генә Алланың кашка тәкәсе! Син генә особая, син генә

оригинальная, син генә затлы кан, син генә патшабикә, ана... сатасы... сытасы...

Тилертәсең инде мине, валлаһи.

– Ямьсезләнеп аерылышасым килми, Хамис. Зинһар, ямьсезләнмик,

тәмсезләнмик. Мин китим! Бәхетле бул! Сиңа чын күңелдән бәхет телим. Һәм

син үзеңнең бәхетеңне табачаксың. Аңа ерак түгел! Хуш!

– Ярый... булды... ямьсезләнмик... Ләкин, Сәлимә, бер нәрсәне аңлап кит,

миңа синнән башка хатын-кыз бәхет китерә алмый. Мин синнән башка бер

генә хатын-кызны да сөя алмаячакмын. Минем табигатем шундый.

– Син мине сөясең?..

– Сөямен...

– Сөйгән кешеңә яхшылык эшләргә телисеңме?

– Әйе, телим...

– Әйдә, яхшылык эшлә, мине хәзер үк чыгарып җибәр!

Сәлимә ачкычларны өстәлгә ташлады.

Хамис, кызулыгыннан шартлый язып, бер җилкенеп алды да кинәт тынып

калды. Ныклы бер карарга килде.

– Сине кирегә үгетләп булмас, ләкин шуны исеңнән чыгарма: кайда гына

булсаң да, кем белән генә тормыш корсаң да, дөньяда мин барын онытма!

Авыр булганда, юлың уңмаганда, син шушы йортка кире кайта аласың, ал

ачкычларыңны.

Хамис ачкычларны Сәлимә кесәсенә тыкты.

– Мин сине көтәрмен. Мин сөекле кешемә яхшылык телим, ишек ачык,

бәхил бул, Сәлимә! Ләкин мин синнән башка яши алмаячакмын! Сәлимә, мин

синнән башка яши алмаячакмын! Сәлимә-ә...

Сәлимә кесәсендәге ачкычларны чыгарып, янә өстәлгә ташлады һәм:

– Бәхетле бул, Хамис! Хуш! – дип чыгып китте.

Хамис тилергән хәлдә иде. Ул тәрәзә янына килде, Сәлимәнең үзен ташлап

китеп барганына карап торды, ишек катына килде, тагын тәрәзәгә капланды.

– Сәлимә-ә... Китте тимер хатын! Дөньяс-ссын сытыем! Бәхетле бул! Ярар,

бәхетле булырмы-ын! Кешене янган утка ташлап, «бәхетле бул», дип әйтү – ул

мыскыллау!

Ул алтатарын чыгарды, аны җентекләп караштырды. Көпшәсен чигәсенә

тигезеп карады да үзалдына сөйләнә башлады:

– Бәхетле бул, дип әйтү – ул мыскыллау, ханым-әфәнде!

Ул алтатарын маңгаена тагын терәп карады һәм тәтегә басты. Алтатар

атмады. Ул яңадан чакмасын күтәрде, аннан вазага атты. Ваза чәлпәрәмә килде.

Хамис киеренке халәттә көлә башлады.

– Бәхетле бул, Сәлимә! Ха-ха-ха...

Сәлимә Мостаңгиргә сөйләвен дәвам итте:

– Шуннан соң Хамис, авылга кайтып, апам белән җизнәмә барысын да

сөйләп биргән. Тегеләр, минем янга килеп, ике атна буе үгетләделәр. Апам

елый, җизнәм ачулана. Алар Хамисне бик яраталар, үз итәләр иде. Хамис үз

теләге белән Чечняга китте. Сугышка бармаса да була иде, югыйсә. Аның

министрлыкта дус-ишләре күп иде. Китте Хамис – Чечняга китте...

Мостаңгир фаҗигале бу хикәяне ниндидер канәгатьләнү белән ахырынача

тыңлады.

– Ул бит синең аркада киткән Чечняга.

– Нишләп минем аркада булсын?

Мостаңгир Хамисне яклагандай әйтеп куйды:

– Казанда нишләсен ул синнән башка?

– Минем ни катнашым бар аның язмышында? – диде Сәлимә, кырыс кына.

– Димәк, катнашың бар.

– Юкны сөйләмәче!

– Кичер, хикәяңне бүлдердем. Хамистән аерылгач, син япа-ялгыз тормадың

бит инде.

– Ялгыз тормадым.

– Димәк, синең күз алдында тоткан башка кешең булган?

– Юк, Мостаңгир, башка кешем юк иде. Хамистән аерылгач, ярты ел узгач

кына, мин Идрис белән таныштым.

– Идрис көндәш.

– Сөйләмим!

– Гафу ит, Сәлимә, бүлдердем.

– Идрис начар кеше түгел иде.

– Гел сиңа гына туры килә яхшы кешеләр – эчми, тартмый торганнары...

– Мин үз астымнан уйлап чыгармыйм бит инде, шулай булгач, шулай

сөйлим. Ышанмасаң, тыңлама!

– Идрис начар кеше түгел иде, дидең.

– Начар түгел иде. Ул мине хөрмәт итә иде. Яратканмыдыр, юкмы, әмма

аның мине хөрмәт иткәнен бик яхшы беләм.

– Сез өйләнештегезме?

– Юк! Нигә кирәк ул рәсми кыягазлар? Аерыласы булса, сине кыягаз гына

туктата алмый бит.

– Ул синең сөяркәң булып яшәде, шулаймы?

 

– Бәйләнмә! Ничек телисең, шулай уйла. Гражданский брак белән яшәдек.

Күңелең булдымы?

– Гражданский брак белән, ие.

– Идрис минем белән никахлашырга теләмәде.

– Ул бит сине хөрмәт иткән, ни өчен?

– Мин аңа хатын була алмый идем.

– Ни өчен?

– Ул минем кебек баш бирмәс хатын белән яши алмас иде. Чөнки ул үзе

баш бирмәс ир иде. Аннан соң мин аның туганнарына да ошамадым.

– Туганнары белән сез шулай якыннан аралаштыгызмыни? Димәк, эш

өйләнешүгә таба барган?

– Алар килә иде, без кайткалый идек... Идрис хис кешесе генә түгел, зиһен

кешесе дә иде. Мин аны күбрәк шуның өчен хөрмәт иттем.

– Ярата идем, диген.

– Юк! Хөрмәт итә идем... Идрис, бәлки, мине яраткандыр да, ул да бик

көнчел иде, ләкин көнләшкәнен сиздермәскә тырыша иде, ул чәпчемичә генә,

матур гына аерылды миннән.

– Үзе киттеме?

– Үзе китте.

– Ташлады, диген.

– Мин ташлап калдыра торганнарга охшаганмы?.. Ул китте. Арада бер

юшкын калмады. Ул башкага өйләнде. Алар әйбәт торалар, дип беләм. Мин

аның өчен сөенәм... Аннан Сергей белән очраштык. Анысы белән дуслык бик

кыска булды. Ике очрашканнан соң, араны өздем.

– Ни өчен? Эчми иде, тартмый иде, шәп идеме?

– Нәкъ шулай! Серёжа да начар түгел иде. Ләкин ул минем кешем түгел иде.

– Кем соң ул синең кешең?

– Чүп сораулар белән мине тинтерәтмәсәң, әйтәм: минем кешем ул син –

Мостаңгир... Михаил белән дә ара ябышып бетмәде.

– Михаил?

Мостаңгир ни өчендер «Интернационал» көен шыңшый башлады.

– И с интернационалом воспрянет род людской! Полный интернациональ

баҗайлар куера.

– Үзең теләдең!.. Михаил да ирләрнең күпчелеге сыман беркатлы, примитив

булып чыкты. Рас хатын аның белән бер юрган астында кендектәш булган

икән, хатын аның колы, аяк чүпрәге булырга тиеш, дип уйлый иде, мескен.

– Хатынның ир каршысындагы вазифалары да бардыр бит?

– Бар! Ләкин кол дәрәҗәсендә үк түгел.

– 1917 елда сезгә тигез хокук яулап алып бирделәр бит инде.

– Миңа андый тигезлек кирәк түгел. Ир кеше – ир урынында, хатын үз

урынында булырга тиеш. Алар беркайчан тигез була алмый.

– Менә монысы дөрес...

– Шуның белән минем коллекциям бетте. Аннан соң сайлаганым син

булдың.

– Мин?

– Син!

– Минем белән син кайчан аерылышачаксың?

– Анысы синнән тора.

– Мәсәлән?

– Әйтә алмыйм. Алдагысын Алла белә. Тормыш күрсәтер. Ә хәзер

йоклыйбыз.

– Мин әле һаман аңлый алмыйм, ни өчен син Хамисне ташладың. Шул өч

минутлык очрашулар өченме?

– Нигә өч минутлык кына, без синең белән бер ел яшибез түгелме?

– Ә бала юк!

– Анысы ерак йөрмәс!

– Син әллә...

– Кысыр түгел! Мин үзем балага узмаска тырыштым. Ике ара ныгымыйча,

булачак ятимгә узасым килмәде.

– Син балага узсын өчен, мин барысын да эшләргә риза. Шулай да ни өчен

син Хамис Сәфәров кебек ирдән аерылдың? Шуны аңламыйм!

– Апам шулай ди, җизнәм шулай ди, туганнарым шулай ди, дус хатыннарым,

эштәгеләр «ни өчен?» дип аптырата. Хәзер син тигәнәк кебек ябыштың. Ни

өчен? Ни сәбәпле? Аны аңлатып буламыни? Мәхәббәтне аңлата алмаган кебек,

яратып булмаганны, нәфрәтне ничек аңлатасың? Матур булганга сөйдем, эчкәнгә

аерылдым, дип кенә аңлата торган булса, аны йөз мең ел элек аңлаткан булырлар

иде. Ни өче-ен? Ни сәбәпле-е? Менә син мине ни өчен яратасың? Аңлатып кара!

Ни өчен?.. Нигә эндәшмисең, Мостаңгир?.. Син шундый чибәр, диярсең.

– Әйе, син чибәр.

– Лидия чибәр түгелмени?

– Чибәр. Ләкин...

– Ләкин ул миннән күпкә чибәррәк... Син акыллы, диярсең.

– Әйе, син чыннан да акыллы... – диде Мостаңгир.

– Сафия Кадыйрова акыллы түгелмени? – диде Сәлимә.

– Акыллы. Ләкин...

– Ләкин ул тирә-яктагы без белгән хатын-кызларның барысыннан да

акыллырак. Бу – бәхәссез... Әйт, син Сәлимәне ни өчен яратасың?

– Башкалар кебек чибәр булмаганың өчен.

– Монысы ярый.

– Башкалар кебек үк акыллы булмаганың өчен.

– Монысы да ярап тора.

– Башкалар кыйммәтле киенеп, бизәнеп, француз ислемайлары сөртеп,

гүзәлләр рәтенә керә. Син гади киенәсең, хушбуй сөртмисең, бизәнмисең. Син

бизәнмәгән килеш матуррак.

– Безнең җыештыручы Мәрфуга, гомумән, иннекнең ни икәнен белми.

Нигә аны яратмыйсың?

– Ул бит башка.

– Башка түгел, Мостаңгир. Мәрфуга минем белән яшьтәш. Аңгыра түгел.

Менә дигән хатын була алырлык кыз. Ул кияүгә дә чыкмаган, ул башкалардан да

калмаган. Граҗданский брак белән тордым, дигән булып себерелмәгән дә. Аның

гөнаһы юк. Ул бер ир белән дә йокламаган. Аның узганыннан син көнләшерлек

түгел. Ул әле кыз. Ямьсез дә түгел. Минем чама. Өйлән шуңа, үкенмәссең!

– Мәрфуга үзенә тартып тормый.

– Тартып тормый? Мин тартып тораммы?

– Магнит кебек.

– Димәк, Мәрфуга сексуаль хатын түгел. Шулаймы?

– Шулайдыр.

– «Дыр» түгел, шулай!.. Кияүгә чыгып яки башка ирләр белән гражданский

бракта тора башласамы – Мәрфугадан да магнитлы хатын булмаячак! Бүген

аңа «уборщица», дип, бер генә ир дә игътибар итми. Ирләрнең күңел күзе

сукыр. Әгәр дә күңел күзе ачык ир аңа игътибар итсә, күрер иде, Мәрфугада

куәтле хисләр йоклап ята. Аны киендерсәң, аны бу эшеннән алып, чистарак

эшкә куйсаң, Мәрфугаң «секс бомба»га әвереләчәк. Мин бу турыда беркемгә

дә әйтмим, хәтта хатын-кызларга, дусларыма да әйтмим. Үзләре күрсен алмаз

ташын. Җә, әйт, ни өчен син мине яратасың?

– Син әллә нинди...

– Димәк, син мине әллә нинди булганым өчен яратасың. Әллә ниндиләр

бик күп бит... Аптырама, йөдәмә, Мостаңгир, мин беләм синең мине ни өчен

яратканыңны.

Мостаңгир аптыраган, ул Сәлимәнең дәвам итүен көтә иде. Сәлимә

тынлыкны юри суза төшкәч, әйтте:

– Син мине сексуаль яктан уянганым өчен яратасың.

– Ничек?

– Шулай. Син мине өлгергән, тулышкан хатын булганым өчен яратасың.

Син мине сиңа кадәр берничә ир белән озак вакытлар җенси мөнәсәбәттә

булганым өчен яратасың. Көнләшә-көнләшә яратасың. Син көнчелегең килгән

чакта мине үтерергә риза, көнчелек өянәгең узып киткәч, син мине үтерердәй

булып яратасың, сөясең. Ярату өянәге узып киткәч, тагын көнчелек өянәгең

башлана, син мине тагын көнлисең, син алдагы ирләр белән минем ятакта

ничек булганымны авыру хыялыңда күз алдыңа китереп, төннәр буе йоклый

алмыйсың, чөнки син мине бары тик үзеңнеке генә, дип күзаллыйсың, ә мин

синеке генә түгел, алда дүрт ирнеке булганмын. Мин бит алар белән дә якын

мөнәсәбәттә, төрле хәлләрдә булган хатын. Мин бит син очрарсың дип, алар

белән мөнәсәбәткә керми торырга тиеш түгелмендер?.. Безнең тормыш әнә

шушы ике өянәк, көнләшү һәм сөю өянәге арасында узачак. Катлаулы, авыр

әлсерәткеч тормыш көтә безне. Әгәр дә син шул авыруыңнан арынмасаң, безнең

юллар аеры. Чөнки минем синең каршыңда тырнак очы хәтле дә гаебем юк. Мин

сиңа хыянәт итмәдем, хыянәт итәргә җыенмыйм да. Син дә ир булып кала бел!

Мостаңгир, хатынын беренче тапкыр күргәндәй, тотлыгып калды. Ул, йөз

тапкыр гер күтәреп әлсерәгән батыр кебек, авыр сулап куйды:

– Һу-у, катлаулы мәсьәлә кузгаттык без бүген, – диде.

– Без түгел, син! – диде Сәлимә.

– Катлаулы мәсьәлә кузгаттым мин бүген!

– Син Пандораның сандыгын ачтың, чүлмәктәге җенне чыгардың.

– Сокланам мин сиңа, Сәлимә, сакланам да...

– Тотып буарга да телисең.

– Син – психолог.

– Мактау сүзләреңне әйтеп бетер.

– Син – философ.

– Мин сексолог та, психоаналитик та... Аңлыйм мин сине, Мостаңгир,

аңлыйм, шуңа күрә мин сине гаепләмим дә. Сез ирләр, бигрәк тә мөселман

ирләре, хатын-кызны самими, беркатлы, керфеген күтәреп башкаларга карамый

торган, ак яулык бәйләп, җиргә генә карап йөри торган мәхлук зат итеп

күрергә телисез. Бу – сезнең иң олы ялгышыгыз. Алар да Аллаһ тарафыннан

яралтылган бәндәләр. Аларның да тою хисләре ирләрнеке кебек, кайбер

очракларда хәтта ирләренекеннән артыграк та. Аларда да җенси комсызлык

йоклап ята. Ул комсызлыкны котыртырга, алгысытырга мөмкин, аннан соң

җенси тотнаксызлыкка барып чыгарга мөмкин. Ул комсызлыкны тыярга,

авызлыкларга, араталар арасына кертеп бәйләргә мөмкин.

– Син миңа мәхәббәтнең анатомиясен ачып салдың түгелме?.. Анатомиясе

ачылганнан соң, кеше бер-берсенә азгынлык, комсызлык тутырылган капчык

итеп кенә карамасмы?

– Караганы карар. Ләкин психоанализның атасы Фрейд үз хатынын олы сөю

белән яраткан. Врачларның да күбесе мәхәббәт хисләренең ни икәнен белә,

аңлый. Алар бер-берсенә комачауламый. Садист, мазохистлар, маньяклар –

үзләренең җенси комсызлыкларын тыймаучы, киресенчә, котыртучы кешеләр.

– Сәлимәкәй!

– Мин монда, Мостаңгир! Синең янда гына!

– Мин сине өзелеп сөямен!

– Мин сиңа «яратам» дип тә, «сөям» дип тә әйтмәячәкмен.

– Ни өчен?

– Дөньядагы «яратам», «сөям» антлары миллиардлап янып, көлгә әверелде.

Мин сөюемнең янып, көлгә әверелүен теләмим. Син миңа «яратам, сөям»,

диген, миңа синең шулай әйтүең бик тә ошый.

– Яратам, мин сине сөямен, Сәлимәкәй!

– Хатын-кыз «сөям» сүзен ашыгып әйтми, хәтта өзелеп сөйсә дә. Ир-ат

берәр хатын белән ялгыз калдымы: «яратам, сөям, алтынга манам, өрмәгән

җиргә утыртмам», дип бик юмарт вәгъдәләргә күмеп ташлый. Бичара хатын-

кыз шул вәгъдәләр тавы астыннан чыга алмыйча гаҗиз була. Шул вәгъдә

таулары астыннан чыкканда, инде вәгъдә биргән ир-атның эзе суынган була.

– Мин сине сөям, Сәлимә. Безне зөфаф кичәсе көтә!

***

Таң атар-атмас вакыт. Ял көне. Хуҗалар йоклый. Ишектә кыңгырау

чылтырады. Тынлык. Тагын кыңгырау чылтырады. Мостаңгир, ятак киеменнән

торып, ишек катына килде.

– Кем бар? – диде Мостаңгир.

Тыштан:

– Срочная телеграмма... – дигән тавыш ишетелде. Мостаңгир ишекне ачты.

Ишек төбендә почта хезмәткәре басып тора иде.

– Кемнән, кемгә? – дип сорады Мостаңгир.

– Монда кул куегыз... – диде почтальон.

Мостаңгир кул куеп телеграмманы алды.

– Рәхмәт, сау булыгыз... – дип, почтальон китеп барды.

Мостаңгир йокы аралаш, күзен ерта-ерта, телеграмманы укырга маташып

карады.

– Сафаровагамы? – диде Мостаңгир. – Ялгыш керткәннәрме соң? Ә-ә,

Сафарова Салимя!

Мостаңгир телеграмманы йокы бүлмәсенә, хатынына кертеп бирде, үзе

төрттереп әйтте:

– Сафарова Салимя, сезгә срочная телеграмма...

Телеграмманы хатынына тапшырып, үзе ваннага кереп китте.

Сәлимә телеграмманы алды, кинәт йокысыннан айнып, агарынып китте:

– Әстәгъфирулла! – диде Сәлимә. – Йа, Аллам!

Мостаңгир ваннадан кычкырды:

– Ни булды, Сәлимә?

Сәлимә, халатын киеп, йокы бүлмәсеннән чыкты да ванна тарафына килде.

– Хамис Сәфәров Чечняда һәлак булган! – диде.

Мостаңгир ваннадан чыкты.

– Һәлак булган? – дип гаҗәпләнде. – Сафарова Салимя... Син аның

фамилиясендә калган идеңмени?

– Менә сиңа – бәлеш! – диде Сәлимә. – Без бит законлы аерылышмаган.

Мостаңгир телеграмманы хатыны кулыннан алды, күз йөгертеп чыкты:

– Крепитесь, госпожа Сафарова, – диде ул, ярымшаярып. – Ваш муж

майор Сафаров Хамис Идиятуллович пал смертью храбрых, при исполнении

служебных обязанностей, защищая Родину. Просим Вас вылететь по месту

назначения для траурной процессии. Все расходы Вашего пути берёт на себя

МВД Татарстана. Командир гарнизона по борьбе с терроризмом в Чечне

генерал-лейтенант Субботин.

Тынлыкта калдылар. Монда шаярыр урын юк иде.

Сәлимә аптырауда иде.

– Мин бит инде аның хатыны түгел... «Ваш муж майор Сафаров»...

Мостаңгир да уйлануда иде:

– Частьта синең Сафаров хатыны түгел икәнеңне кем белсен? – диде ул. –

Анкеталарда син батырларча һәлак булган каһарман Сафаровның тол хатыны.

Димәк, ул синең белән аерылганын беркемгә дә әйтергә теләмәгән.

Сәлимәне борчу басты:

– Кем уйлаган, кем белгән... Нишләргә?

– Барырга, әлбәттә, барырга кирәк, – диде Мостаңгир.

– Йа, Ходаем. Мин бит инде аны күптән оныттым... – Сәлимә еларга

җитеште.

– Син аны онытмадың, – диде Мостаңгир. – Син аны онытырга тиеш

түгелсең, ул синең никахлы ирең булган, ул хәзер дә синең ирең санала. Русия

кануннары буенча, син – каһарманның тол хатыны. Син анда бармасаң, халык

ни әйтер? Бу – рәхимсезлек.

– Мин бит аны яратмадым! – дип кычкырды Сәлимә, ачынып. – Мин аны

ирем дип тә санамадым, минем өчен ул чит-ят кеше.

Мостаңгир Сәлимәсен иңнәреннән тотып, күзенә туры карады.

– Сәлимә, син каһарманнарча һәлак булган мәет белән көрәшәсең түгелме?

– диде.

Мостаңгир гаять җитди иде.

– Син Чечняга барырга тиеш!

– Нинди каһарманлык ди ул, нинди «защищая Родину» булсын ул?

Чечнядагы балаларны үтереп, карт-корыларны талап, кырып йөри торган

солдат нинди каһарман булсын ди?

– Бәлки, ул анда балаларны, карт-корыларны үтерүчеләрдән саклаганда

һәлак булгандыр.

– Белмим. Аерылыштык та бетте, дип уйлаган идем. Ул мине үлгәч тә

эзәрлекли. У-һу-у, үләм, мин хәзер батырларча һаләк булганның кайгылы тол

хатыны ролен уйнарга тиеш буламмыни? Кызганыч, бик кызганыч, Хамиснең

шулай яшьли һәлак булуы, ләкин минем бу эштә ни катнашым бар? Аңа бер ел

хатын булып торганыма күрәме мин бу театрны уйнарга тиеш? Бу бит комедия,

маскарад, мәсхәрә булачак. Мин бит ялганлый алмыйм, мин кылана алмыйм,

мин бит коры, туры хатын. Ничек итеп мин анда басып торыйм?

– Ярый, син аны яратмагансың, ярый сез аерылышкан, ләкин кешелеклелек

дигән нәрсә бар бит әле. Кеше бөтенләй белмәгән, күрмәгән кешенең кабере

янында да моңлана, кайгыра.

– Мин дә ак яулык бәйләп, намазлык өстендә утырып та, яшертен генә

төнге клубларга акча эшләргә йөргән кайбер кызлар шикелле икейөзле булып

яшиммени, Мостаңгир? Бу минем холкымда юк, мин моны булдыра алмыйм.

– Ак яулык бәйләгәннәрнең барысы да төнге клубларга йөрми шикелле.

– Йөрмидер. Ләкин мин йөргәннәрен беләм. Миңа ВИЧ тикшертергә йөри

торган ак яулыклы кызларны беләм.

– Җыен! – дип әмер бирде Мостаңгир. – Самолётка соңга каласың.

– Бармыйм!

– Сәлимә, барасың!

– Нишлим соң?

– Нишлисең? Хамис Сәфәров синең аркаңда Чечняга үлем эзләп киткән.

Аңлыйсыңмы, үлем эзләп киткән!

– Саташма, Мостаңгир. Нишләп ул минем аркамда үлемгә барсын. Ул бит

Русияне чеченнардан саклаганда һәлак булган.

– Казандагы фатирын ташлап, мондагы олы вазифасын калдырып, ул ни

өчен ут эченә, мәгънәсез үлемгә китсен? Уйлап бак! Синең өчен.

– Нишләп минем өчен? Аның минем алдымда бернинди дә вазифасы юк иде.

– Син аның законлы хатыны, Сәлимә.

– Мин аның хатыны түгел. Мин синең хатының.

– Синең Хамискә карата нәфрәтең шулкадәр көчлеме?

– Минем аңа карата нәфрәтем дә, мәхәббәтем дә юк. Ул миңа чит кеше.

– Ул сиңа авылдаш, в конце да концов, ул кеше – в конце да концов!

Эшеңдә синең аның белән аерылганыңны берәү дә белми бит. Телевидениедән

күрсәткәндә, син булмасаң, кеше ничек аңлар?

– Фу, телевидениедән күренәсем килми.

– Киен!

Мостаңгир чемоданга әйберләр тутыра башлады. Шкафтан кара күлмәк,

кара шәл алды.

– Анысы нәрсәгә инде аның?

– Кавказда хатыннар траур көнне кара күлмәк кия, кара шәл бөркәнә. Әйдә,

мин сине озатам, билетлар алырбыз...

– Мостаңгир, аягым тартмый.

– Син матәм вазифасын үтәргә тиеш.

– Ялганлапмы?

– Кешегә зыян салмаса, ялган гөнаһ түгел, Сәлимә.

– Алайса, икәү барыйк. Зинһар, ташлама мине шушы минутларда.

– Әйдә!

***

Чәчәкләр, такыялар, язулар, кара-кызыл тасмалар. Ян-якларда – шәрәф

каравылы. Табут янында кара бөркәвечле Сәлимә утыра, аның янында

Мостаңгир басып тора. Икенче кырда сул беләгенә кызыл каймалы кара

бәйләгән яшь офицерлар матәм кайгысында. Табутны урап, солдатлар,

милиционерлар, кара киемле хатыннар, каракүл бүрекле кавказ кешеләре

әкрен генә уза тора.

– Хатыны жалко! – диде бер лейтанант, Сәлимәгә ымлап.

– Бедняжка, кайгыдан гел бетерешкән, – диде майор.

– Ярый әле, янында туганы бар, – диде лейтенант.

– Балалары бар идеме икән? – диде майор.

– Юк! Балалары булмаган, – диде лейтенант.

– Анысы ярый икән, ятимнәре булмас, – диде майор.

– Сугышта һәлак булганнарның хатыннарына пенсия шактый саллы түләнә

икән, – диде лейтенант.

Сәлимә янына бер чечен гаиләсе килеп басты. Ир белән хатын, бер кечкенә

ир бала.

Ир кеше сак кына Сәлимәнең җиңенә кагылып әйтте:

– Ханым, сез Хамис Сәфәров мәрхүмнең хатыны икәнсез... Кайгыгызны

уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи

рәҗигун. Хамис кебек батыр, каһарман угыл үстергәне өчен, Татарстан

халкына, сезнең үзегезгә чиксез рәхмәтләребез.

Иренең сүзен хатыны да җөпләде.

– Кардәшебез Хамис безнең менә шушы бердәнбер углыбызны үлемнән

коткарганда...

Хатын яулык почмагына йөзен яшерде.

Ир дәвам итте:

– Хамис безнең кардәшебез, ул безнең нәселебезнең дәвамчысын коткарды...

Батыр йөрәкле егет... Без, чечен халкы, аны мәңге онытмабыз.

– Зинһар, безнең өйгә дә керегез, – диде хатын. – Без сезгә – Казанга

барырбыз, сез безгә килерсез. Араларны өзмик без, ханым.

Хатын Сәлимәнең муенына чылбыр такты.

– Бу чылбырны таккан кеше безнең канкардәшебез була, – диде хатын.

– Сезнең ир туганыгызга минем исән калган улым кечкенә бер истәлек

бирә. Улым!

Ир бала кулындагы каракүл бүрекне Мостаңгирга сузды. Ир Мостаңгирга

иелергә кушты. Мостаңгир иелде. Бала аның башына каракүл бүрек кигезде.

Ир янә Сәлимәгә, аннан соң Мостаңгирга әйтте.

– Ханым, кардәшем! Без углым Алвадига икенче исем бирдек, аның исеме

куш исем Алвади-Хамис булыр. Алвади үзенең балаларына, оныкларына шушы

исемне ияртәчәк. Алвади-Хамис, Җоһар-Хамис. Зинһар, безнең йортыбызга

керегез. Сезнең ирегез Хамис Сәфәров турында күбрәк беләсебез килә. Без аның

турында, аның бу батырлыгы турында буыннан-буынга сөйләп барырга тиешбез.

Хатын әйтте:

– Улым Алвади-Хамиснең дә, бөтен нәселебезнең дә теләге бар. Зинһар,

безне тыңлап багыгыз! Хамис Сәфәровның җәсәден монда калдырыгыз. Без

аны үзебезнең зиратыбызга җирләр идек. Без аның каберен карап торыр идек.

Буыннан-буынга без оныкларыбызга аның турында сөйләп, аның рухына

догалар укыр идек.

Офицерлар, солдатлар халыкны бер кырга урнаштырды. Олы дәрәҗәдәге

офицерлар матәм мәрасименә әзерләнә башлады.

Генерал Субботин, Сәлимә белән Мостаңгир янына килеп:

– Ханым, гаиләгезнең кайгысын уртаклашабыз, – диде.

Рәсми хөкүмәт башлыгы да Сәлимәнең кайгысын уртаклашып китте.

– Примите мои соболезнования!

Генерал матәм процессиясен башлап җибәрде.

– Офицеры и солдаты, граҗдане Чеченской Республики. Эта земля видела

много горя. Этот народ выдержал такие трудные испытания и испытывает

по сей день. Сегодня мы прощаемся с героем майором Хамисом Сафаровым

из Татарстана. Он добровольно взялся защищать народ от посягательств

террористов. Его никто не просил, его никто не уговаривал, ему никто не

приказывал поехать из мирного Татарстана в пекло войны. Он сам откликнулся,

он сам решил встать в строй защитников Родины. Его никто не просил, ему никто

не приказывал броситься в бушующий огонь спасать детей и взрослых. Он спас

шестнадцать детей и пятерых взрослых, выбрасывая их из окна горящего дома. И

в последний момент на него рухнул горящий потолок. Ему приказали покинуть

здание. Он не слышал или же он слышал плачь испуганных, загнанных огнём

детей и не мог их оставить в беде. Это не входило в его прямые обязанности,

но честный, сердобольный и большой отваги майор Хамис Сафаров не думал

о перераспределении обязанностей, он мгновенно бросился в огонь во имя

спасения детей. Мы скорбим вместе с чеченским народом, мы скорбим вместе с

его отважной вдовой и родными, мы все скорбим. Пусть земля будет ему пухом!

Чечен кешесе сүз алды:

– Безнең Чечен илен төрле кешеләрнең аяклары таптады. Әле һаман да

таптый. Безнең чечен иленә яхшы кеше аяк баса икән, чеченның ишеге ачык,

күңеле ачык, чырае ачык булыр. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстан

егете майор Хамис Сәфәровка бөтен чечен халкы, безнең бөтен гаиләбез

мәңге рәхмәтле булыр. Аллаһ аннан разый булсын! Хамис Сәфәров Чечняга

гөнаһсызларны үтерергә дип түгел, Хамис Сәфәров – гөнаһсызларны якларга,

коткарырга кергән кеше. Ул үзенең вазифасын тулысы белән башкарып

чыкты. Хамис – минем углымны, тагын унбиш баланы үлемнән коткарып

калган баһадир. Ул – Татарстанныкы гына түгел, ул чечен халкының да

бөек каһарманы. Аның исеме безнең нәсел исемендә мәңге, гасырлар буена

сакланыр, исеме чечен халкының күңелендә һәйкәл булып урнашыр. Урының

җәннәттә булсын, батыр татар егете Хамис кардәшем!

Матәм музыкасы уйный башлады. Табутны алып киттеләр. Сәлимә үксеп

елый иде. Аны чеченнар, солдатлар урап алды.

***

Мостаңгир белән Сәлимә Чечнядан исән-сау әйләнеп кайтты. Икесе дә

моңсу иде. Икесе дә күргәннәре турында уйлый. Алар кайтуга ук, Сәфәрова

фамилиясен алыштыру, ЗАГСта никахлашып, иренең фамилиясенә күчү

белән мәшгуль булдылар. Эшләрен җайга салып, тагын тигез тормыш белән

яши башладылар. Ләкин аларның адресына күпләп-күпләп кайгы уртаклашу

кебек хәбәрләр килә торды. Бу хәбәрләр Сәлимәнең һаман эчен пошыра иде.

– Бу телеграммалардан, хатлардан берәр вакыт тынычлык булырмы икән?

– диде ул, чираттагы хатны алгач.

– Алар гаепле түгел, Сәлимә! – диде Мостаңгир.

– Гаепле түгел! Ә минем тынычлыгым юкка чыга! Мин тыныч кына,

синең белән матур гына, үзебез теләгәнчә генә яшәргә телим. Миңа аларның

проблемалары кирәк түгел. Мин аларның проблемалары белән кызыксынмыйм.

Мин инде күптән Сәфәрова түгел, мин инде әллә кайчан синең фамилияңдә.

Мин – Сәлимә Мостафина! Мин мәрхүм майор Сәфәровның тол калган хатыны

түгел.

– Сәлимәкәем, җаным, тыңла әле, – диде Мостаңгир, сабыр гына.

Сәлимә аны тыңлап бетермәде:

– Мин һаман мәет белән аерылгысызмыни соң? – диде ачынып.

– Сәлимә! – диде Мостаңгир, кырыс тавыш белән. – Мәрхүмнең рухын

рәнҗетмә!

– Нишлим соң? Минем вазифама керәмени соң ул еллар буе мәрхүмнең тол

калган хатыны булып уйнау? Чечнядан атна саен телеграмма, атна саен хат,

атна саен күчтәнәч. Кире җибәрә барачакмын барысын да.

– Тиле! – диде ире. – Чеченнарга күчтәнәчләрен кайтару – ул аларның

туганнарын үтерү белән бер. Мәктәпләрдән килгән хатларга мин җавап бирәм,

сине катыштырмыйм.

– Батырларча үлгән каһарманның тол хатыны, мин аларга булмаган

вакыйгалар турында сөйләргә тиеш икән, ничек итеп без бер-беребезне

сөйгәнбез, ничек итеп танышканбыз. Мин хәзер үз ялганыма үзем ышана

башладым. Син, ичмасам, әйтер идең аларга: юк, ул Сәфәрова түгел, ул аның

толы түгел, алар аерылышкан, алар бер-берсен яратмаган, дияр идең.

– Юк, мин алай әйтә алмыйм.

– Куркак!

– Куркак шул! – диде Мостаңгир. – Ничек итеп мин сабый балага: Сәлимә

апаң Хамис абыеңны яратмады, ул аның хатыны түгел, дип әйтим? Юк, Сәлимә,

мин андый вазифаны үз өстемә ала алмыйм.

– Мостаңгир, әле күптән түгел генә син Хамистән дә, барысыннан да мине

көнли идең, хәзер Хамис эшен башлап үзең йөрисең, хәтта дәвам итәсең. Кая

китте синең Мостаңгирлыгың?

– Сәлимәкәем, мин сине сөям, мин сине тагын да ныграк сөям. Мин синең

киребеткәнлегеңне дә сөям.

Ул Сәлимәне кочаклады, тегесе, яклау тапкандай, аңа сыенды.

– Җаным! – диде Мостаңгир. – Син ничек теге чеченнарның хисен аяк

астына салып таптыйсың? Алар нәселенә Хамиснең исемен биргән. Хамис

хәзер чечен халкының милли каһарманы сурәтендә. Алар җәй көне монда

килеп, Хамис торган урыннарны, Хамис туган якларны карап, кинога алып,

аның турында фильмнар төшереп, китаплар язачак. Син: мин аның хатыны

түгел, дип бер кырда утырырсыңмы? Ярый, тора-бара аңлатырбыз. Тол калган

хатынның кияүгә чыгарга хакы бармы? Бар! Алар аңлар, алар гафу итәр. Ләкин

син Хамис Сәфәров язмышыннан беркая да китә алачак түгел. Син никадәр

генә Сәфәров Хамистән качарга теләдең, ләкин Хамис Сәфәров сине эзләп

табачак, һәм ул гомерең буе синең белән янәшә барачак.

– Син шуңа ияреп барырга ризамы?

– Риза!

– Мин сине яратам, Мостаңгир. Мин сине сөямен, Мостаңгир.

– Син ул сүзне әйтергә тиеш түгел идең. Тел яшерү бозылдымыни? – диде ире.

– Тел яшерү – табу бозылды, чөнки алда бала табу көтелә, – диде хатыны.

– Булмас ла! Валлаһимы?

– Валлаһи! Өч айлык!

– Мин сине яратам, Сәлимә, мин сине сөямен, Сәлимә.

– Без аңа нинди исем сайларбыз икән ул?

– Хамис!

– Хамис? – дип сорады Сәлимә.

– Хамис! – диде Мостаңгир.

 

"КУ" 3, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: