Логотип Казан Утлары
Бәян

Хакыйкать

Барыбыз да сукыр юлчы хәлендә без, Хакыйкатьне өлешләп кенә беләбез. («Мин хаклы», «Сез хаклы түгел»гә бүләбез).

Алты юлчы юлда филне очратканнар,

Ни хикмәттер, алтысы да сукыр булган.

Берәм-берәм филне тотып караганнар,

Һәммәсе дә үзен хаклы санаганнар.

 

- ​​​​Йомшак икән, – дигән берсе, сыйпап-сыйпап,

Йонлач колак йомшагына куйган битен.

- Багана күк туры, – дигән икенчесе,

Колачына алган да ул филнең ботын.

 

Ни сөйлисез? – Сыгылмалы! Бу бит елан! –

Өченчесе танавына асылынган.

Берәм-берәм һәммәсе дә бәя биргән.

Бәхәс купкан. Һәркем үзен хаклы күргән!

 

Ни бәядән алсам – саттым шушы хактан,

Морале дә ачык язылган китапта:

Барыбыз да сукыр юлчы хәлендә без,

Хакыйкатьне өлешләп кенә беләбез.

(«Мин хаклы», «Сез хаклы түгел»гә бүләбез).

 

"КУ" 02, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X