Казан утлары автор яңалыклары
-
6 май 2026 - 17:00
Фронт газеталары
Бөек Ватан сугышы чорында татар телендә чыккан фронт газеталарының исемлеге менә шулар. Алар безнең Бөек Җиңүебезгә гаять зур ярдәм күрсәтте. Аларда татар халкы улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы фронтында күрсәткән батырлыклары документаль дөреслек белән чагыла. -
6 май 2026 - 13:00
2026 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара!
Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы! -
6 май 2026 - 11:00
Фронтовик әтиемә
Батырлыгың бәяләнгән Күкрәгеңдә орден белән, Эзең калды туган илдә, Ә йөрәгең – халкың белән. -
5 май 2026 - 17:00
ГАЛИҖӘНАП МОҢ САКЧЫСЫ
2026 елның 1 маенда Солтан Габәшинең тууына 135 ел тула. «Казан утлары» журналының март-апрель саннарында соңгы елларда әдәбият сөючеләрне халкыбызның күренекле шәхесләре турында әсәрләр белән сөендергән язучы Рафис Корбанның мәшһүр якташы турында «Саташкан кәккүк» дигән романын укыдык. Бу әсәр халкыбызның беренче профессиональ композиторын яңадан халыкка кайтару юлында икенче зур хезмәт булып тора. -
5 май 2026 - 15:00
Күңелем эзли...
Сандугачлы җәйге бу кичләр Ялгыз башка авыр тоела. Ялгыз чакта авыр узалар Сагыну белән тулы таңнарым. -
4 май 2026 - 13:00
«Эскәмия» (хикәя)
Юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады... -
2 май 2026 - 17:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
2 май 2026 - 11:00
Мин гөл булып юлларыңда чәчәк аттым...
Давыл купты шулчак минем җаннарымда,– Син урладың ул давылны җилкән булып. -
1 май 2026 - 17:00
ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК
Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә». -
1 май 2026 - 09:00
Себер хикәяте (хикәя)
Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул... -
30 апрель 2026 - 13:00
Яшьлектән сәлам (хикәя)
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? -
29 апрель 2026 - 13:00
Өзелгән очыш (хикәя)
Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: «Кемгә кирәксең син монда?!» дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады... -
29 апрель 2026 - 09:00
Төштән соң киләчәк акыл
Яшьләр күршеләребезнең күңел ачуга корылган тормышына кызыкса, шул тормышта яшәп, гомер уртасына җиткән хатын аек, тыныч яшәешкә омтыла. Күрмәгәннең күрәсе, күргәненең качасы килү шулдыр инде… -
25 апрель 2026 - 15:00
Яшьлек юлдашы
Җиргә иңгән иске тегермәннең ташы, Җайлап күмә үзен вакыт елгасы. -
24 апрель 2026 - 13:00
«Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми...» (хикәя)
Кинәт аның бөтен барлыгын курку биләп алды. Үзенең моңарчы җайлы гына аккан тормыш рәвеше өчен курку иде бу. «Карале, көтә бит, әй. Әллә бөтенләйгә берегергә чамалыймы? Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми...