Фронт газеталары

Май ае безнең илебездә – олы бәйрәмнәр ае. Беренче май – бөтендөнья хезмәт ияләренең бәйрәм көне, бишенче май – большевистик матбугат көне, тугызынчы 1 май – Бөек Җиңү көне. Безнең халкыбызда, киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә ирешү өчен, бөек бәйрәм көннәрендә үзенең үткән данлы эшләренә борылып карап, аларны искә төшереп үтү гадәте бар. Шул яхшы гадәтне дәвам иттереп, без журналыбызның бу номерында Бөек Ватан сугышы чорында чыккан фронт газеталары турында кыска гына белешмә биреп үтәбез.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы кебек дәһшәтле сугышны кешелек тарихы белми әле. Бу тиңсез сугышның төп авырлыгын безнең илебез – Советлар Союзы үз иңендә күтәреп чыкты. Фашизмның тешләренә кадәр коралланган урдалары искәртмәстән, сугыш игълан итмичә, юлбасарларча безнең илебезгә һөҗүм иттеләр. Советлар иленә үлем куркынычы янады. Йә яшәү, йә үлем – мәсьәлә менә шулай катгый куелды. Бүтән юл юк иде.

Бу коточкыч сугышта җиңеп чыгар өчен Совет кешеләре үзләренең барлык материаль һәм корал көчләренә генә түгел, бәлки барлык рухи көчләренә дә тулы мобилизация ясарга тиеш булдылар. Совет Армиясе шартларында сугышчыларны һәм офицерларны рухи яктан, идея ягыннан тәрбияләү эше аның политуправлениеләре өстенә төште. Ә политуправлениеләрнең эшләрендә фронт газеталары иң үзәк урында тордылар.

Фронт газеталары үзләренең битләре аша сугышчылар массасына большевиклар партиясенең ялкынлы сүзләрен, иптәш Сталинның приказларын, докладларын, чыгышларын җиткереп тордылар; алар совет сугышчылары алып бара торган сугышның гадел сугыш икәнен төшендерделәр; сугышчылар массасында Ватанга, большевиклар партиясенә, Бөек Сталинга изге бирелгәнлек, олы мәхәббәт, ә дошманнарга көйдергеч нәфрәт тәрбияләделәр. Фронт газеталары, үзләренең битләре аша бөтен совет халкының теләген белдереп, сугышчылар массасын Ватан өчен яңадан-яңа батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтергә, көрәштә кыюлыкка, тапкырлыкка, чыдамлыкка чакырдылар. Сугышчыларның политик аңнарын күтәрү белән бергә, фронт газеталары, сугышчыларны һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү буенча да, бигрәк тә, бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып бардылар. Алдынгы, батыр сугышчыларның сугыш тәҗрибәсе шунда ук, фронт газеталарының битләре аша, барлык сугышчыларга җиткерелеп киленде. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тар-мар итүдә бик җитди роль уйнадылар.

Кызыл Армия Баш Идарәсенең махсус боерыгы буенча, 1942 елдан башлап, фронтларда милли телләрдә дә – украин, казакъ, үзбәк, грузин, азәрбайҗан, татар һ.б. телләрдә дә фронт газеталары чыгарыла башлады. Аларның гомуми бурычы – дошманны җиңү эшенә хезмәт итүдән гыйбарәт иде.

Ватан сугышы чорында татар телендә унбишләп исемдә фронт газетасы чыкты. Аларда татар совет язучыларының һәм журналистларының иң яхшы көчләре катнаштылар.

1942 елның июнендә Төньяк-көнбатыш фронтта «Ватан өчен» газетасы чыга башлады. Ул 1944 елның мартына кадәр дәвам итә һәм, фронт гаскәрләре белән бергә, Старая Руссадан Житомирга кадәр данлы юл үтә. Аның редколлегия составында редактор урынбасары булып майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып А.Әхмәдиев, Хатип Госман, Шәрәф Мөдәррис, Нәфикъ Яһудин иптәшләр эшлиләр. Бу редакциядә танылган язучыларыбыз Гомәр Разин һәм Мирсәй Әмир озак вакытлы иҗат командировкасы үткәрәләр һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән турыдантуры газета эшенә катнашалар.

1942 елның декабрендә 1нче Украин фронтында (элек Воронеж фронты) «Ватан намусы өчен» дигән газета чыга башлый һәм 1946 елның июленә кадәр дәвам итә. Воронеж – Киев – Берлин – Вена – менә «Ватан намусы өчен» газетасының үткән данлы юлы. Башта бу газетаның редактор урынбасары булып шагыйрь капитан Әхмәт Ерикәй, соңыннан драматург майор Риза Ишморат эшли. Хәрби корреспондентлар булып Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри, Зәйни Шаһиморатов, Госман Бакиров, Әнвәр Ямангулов һәм Габдулла Шәрипов иптәшләр эшлиләр. Язучы Газиз Иделле һәм журналистка Фатыйма Галиева бу редакциядә озак вакытлы иҗат командировкасында була һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән газета эшенә актив катнашалар. Фронт бүлекләренең берсендә хезмәт иткән яшь шагыйрь Г.Рамазанов газетага актив катнаша һәм шул газета битләрендә каләмен чыныктыра. Гази редакциясе татар халкына җавап хатын оештыра һәм «Җиңү юлы» исемле әдәби җыентык чыгара. Газетаның редактор урынбасары Риза Ишморат Берлин өчен барган сугышларда яралана.

1942 елның ноябрендә Калинин фронтында (соңыннан 1нче Балтыйк буе фронты) «Алга, дошман өстенә» газетасы чыга башлый һәм 1945 елның июненә кадәр дәвам итә. Бу газета Калинин шәһәреннән Кенигсбергка кадәр барып җитә. Редакторның урынбасары булып майор Минһаҗ Гыймадиев эшли. Хәрби корреспондентлар булып Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Котдус Әхмеров, Колмөхәммәтов, Фазыл Басыйров иптәшләр эшлиләр. Фронт частьларында хезмәт итүче яшь шагыйрьләрдән Мансур Гаяз, Исхак Закиров һәм Рахман Хөсәенов иптәшләр бу газетага актив катнашалар. Соңыннан бу иптәшләр дә дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булалар.

Бу газета редакциясендә художник Байназар Әльменев иҗади командировкада була һәм ул ясаган күп кенә рәсемнәр газета битләрендә басыла.

1943 елның январенда Көньяк фронтта, данлы Сталинград янында, «Сталин байрагы» исемле газета оештырыла һәм Кырым операциясе тәмам булгангача – 1944 елның июненә кадәр чыгып килә. Газетаның редактор урынбасары булып майор Гани Клеблеев хәрби корреспондентлар булып Ибрай Гази, Әхмәт Фәйзи, Кыям Хисмәтуллин иптәшләр эшлиләр. Озак вакытлы иҗат командировкасына барып, бу редакциядә язучы Фатих Хөсни эшли һәм үзенең очерклары, хикәяләре белән газетага катнаша.

1943 елның январенда Карелия фронтында «Ватан өчен сугышка» исемле газета чыга башлый һәм Ерак Төньякта акфин һәм немец илбасарларын тәмам тар-мар иткәнчегә – 1944 елның ноябренә кадәр дәвам итә. Редакция поезды Акдиңгез, Кайдалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның номерлары Ладога күленнән алып бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия буйлап, Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап Норвегиянең Керкинес шәһәренә кадәр тарала.

Бу газетаның беренче редактор урынбасары булып майор Александр Герасимов эшли (соңыннан батырларча һәлак була). Ул икенче эшкә күчерелгәч, майор Бари Корбанов, ә 1944 елның мартыннан майор Габделхәй Хәбиб эшли башлый. Хәрби корреспондентлар булып Габдрахман Әпсәләмов, Минһаҗ Җамалиев, Мөхәммәтша Сабельев, Гиз Габидуллин (Гиз Эль-Габид), Каюм Иманкулов иптәшләр эшлиләр.

1943 елның январенда Волхов фронтында «Фронт правдасы» исемле газета чыга башлый һәм Волхов фронтында сугыш операцияләре тәмам булгангача – 1944 елның февраленә кадәр дәвам итә. Волхов – Кириши – Новгород – газетаның фронт гаскәрләре белән үткән дан юлы.

«Фронт правдасы» газетасының редактор урынбасары булып майор Габделхәй Хәбиб эшли (соңыннан Карелия фронтына күчерелә). Хәрби корреспондент булып Әхмәт Фәйзи эшли.

Героик Ленин шәһәрендә (Ленинград фронтында) «Ватанны саклауда» газетасы чыга. Бу газета 1943 елның башыннан 1946 елның июненә кадәр дәвам итә. Газетаның редактор урынбасары булып капитан Заур Исхаков эшли. Хәрби корреспондентлар булып Ирек Аргынбаев, Кадыйр Юлдашев, Ильяс Сәйфетдинов иптәшләр эшли. Бу газетага Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен актив языша һәм шунда үзенең каләмен чыныктыра.

Москва хәрби округында 1943 елның январеннан 1944 елның июненә кадәр «Кызыл сугышчы» исемле газета чыга. Аның редактор урынбасары булып капитан Ярулла Ярмәкиев эшли. Редакция сотрудниклары булып Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Мөхәммәт Садри иптәшләр эшли. Якыннан торып Гадел Кутуй языша.

3нче Украин фронтында 1943 елның маеннан 1946 елның февраленә кадәр «Совет сугышчысы» исемле газета чыга. Бу газета фронт частьлары белән бергә Ворошиловград өлкәсеннән Одесса аша Румыниягә, аннары Болгариягә (София), Югославиягә (Вршац) һәм Австриягә (Вена) кадәр җитә. Газетаның редактор урынбасары булып майор Мәхмүд Максуд, хәрби корреспондентлар булып Мостай Кәрим, Г.Әхмәтшин, А.Әсәдуллин һәм В.Вәлиев иптәшләр эшли. Бу газета редакциясендә иҗат командировкасында язучы Хәсән Хәйри була һәм үзенең әсәрләре белән газетага катнаша. Шулай ук фронт частьларының берсендә хезмәт итүче Әсгать Айдар иптәш тә бу газетага үзенең язмалары белән катнаша.

2нче Балтыйк буе фронтында 1944 елның февраленнән 1945 елның урталарына кадәр «Суворовчы» исемле газета чыга. Аның сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла. Редактор урынбасары булып, майор Мөхәммәт Шәйми, хәрби корреспондентлар булып, Рим Баһау, Мәҗитов, И.Гурьев иптәшләр эшлиләр. Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган сугышчан бурычны үтәгән чагында, батырларча һәлак була.

1нче Белоруссия фронтында 1944 елның ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр «Кызыл Армия» исемле газета чыга. Аның сугышчан юлы – Обруч – Берлин. Газетаның редактор урынбасары булып капитан Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлары булып, Гадел Кутуй, Ибрай Гази, Гариф Галиев, Закәрия Әхмеров, Кыям Хисмәтуллин иптәшләр эшлиләр. Якыннан торып газетага Ш.Абилов иптәш языша.

Берлин юлында барган каты сугышлар вакытында Гадел Кутуй бик каты салкын тидерә һәм, электән килгән авыруы көчәеп китеп, госпитальдә үлә.

2нче Белоруссия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елның июненә кадәр «Фронт хакыйкате» исемле газета чыга. Аның сугышчан юлының этаплары: Смоленск – Белоруссия – Польша – Көнчыгыш Пруссия – Померания. Газетаның редактор урынбасары – майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлары: А.Әхмеров, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, А.Салеев. Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән А.Расих газетага якыннан катнаша. Бу редакция 2нче Белоруссия фронты сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты оештыра.

Германиядә сугыш хәрәкәтләре беткәннән соң, 1945 елның июнендә, бу газета үзгәртелеп, Гаскәрләрнең төньяк группасы каршында «Җиңү байрагы» исеме астында чыга башлый һәм 1947 елның февраленә кадәр дәвам итә. Сугышчан эшләре өчен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән әлеге газета Польшада һәм Силезиядә басыла.

Ерак Көнчыгышта 1944 елның июненнән 1945 елның октябрена кадәр «Тревога» исемле газета чыга. Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчыга кадәр ул Хабаровскида басыла. Сугыш хәрәкәтләре башлану белән аның корреспондентлары Сахалинга, Курил атауларына, Манчжуриягә барып җитәләр. Редактор урынбасары булып майор Бари Корбанов, корреспондентлар булып Хәниф Кәрим, Мөхәммәтша Сабельев, Мөнир Мазунов иптәшләр эшли. Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт иткән шагыйрь Салих Баттал һәм яшь каләмнәрдән Әдип Маликов, Сафа Сабиров иптәшләр бу газетага актив языша.

1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр Iнче Ерак Көнчыгыш фронтында «Сталин сугышчысы» исемле газета чыга. Аның үткән сугышчан юлы Ворошилов – Уссурийск – Мудань-цзян – Харбин. Редакторның урынбасары булып майор Габделхәй Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып Габдрахман Әпсәләмов, Гиз Габидуллин, Каюм Иманкулов иптәшләр эшли.

Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан Байкал арты фронтында «Суворовча кысрыклау» газетасы оештырыла. Бу газетаның корреспондентлары Читадан башлап Монголия далалары, Хинган таулары аша Манчжуриянең башкаласы Чанчуньга кадәр барып җитә һәм газета шунда чыга башлый. Газетаның редактор урынбасары – майор Минһаҗ Гыймадиев, корреспондентлары булып Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Котдус Әхмеров һәм Фазыл Басыйров иптәшләр эшли.

***

Бөек Ватан сугышы чорында татар телендә чыккан фронт газеталарының исемлеге менә шулар. Алар безнең Бөек Җиңүебезгә гаять зур ярдәм күрсәтте. Аларда татар халкы улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы фронтында күрсәткән батырлыклары документаль дөреслек белән чагыла. Тарихның Ватан сугышы чорын өйрәнүчеләр өчен монда иксез-чиксез материал тупланган. Бу газеталарның битләрендә безнең күп сандагы хәрби журналистларыбыз, газетачы кадрларыбыз үсте, хәрби телебез, хәрби очерклар жанры барлыкка килде. Боларның барысын да тирәнтен өйрәнү – әдәбиятчыларыбыз, телчеләребез алдында торган мөһим һәм кичектерелмәс бурыч.

Г.КАМИЛОВ 1947, №5

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: