Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте (дәвамы)
Керәшен татарларының дин иреге өчен көрәше, беренче чиратта, Россия империясендә демократик хокуклар өчен көрәш дип бәяләнә.
Бу хәрәкәт күрше төбәкләргә дә җәелә. Әйтик, Түбән Новгород губернасының Сергач өязе һәм Васильск өязенең Андреевский волостенда яшәүчеләр 1866 елны ике күмәк гариза язып, Санкт-Петербургка юллыйлар (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. М.; Л., 1936. С. 258-259).
1865–1867 елларда мөселманлыкка кайту хәрәкәтенең үзенчәлеге анда Мамадыш өязенең Елыш һәм Лаеш өязенең Олы Кибәхуҗа авыллары старокрещеннары катнашудан гыйбарәт була. 1866 елның 5 августында вице-губернатор 12 казак белән Олы Кибәхуҗага килгәч, бер агай түбәтәен салудан баш тарта һәм түрәгә каршы эндәшә, авылдашлары аны кулга алырга юл куймыйлар. Хакимият җәза биреп, 1866 елның сентябрь ахырында 33 кешене кулга ала, шуларның 7 сен – Себергә сөргенгә сөрү, 25 кешене – 3 айга, берсен 1 ел да 8 айга төрмәгә ябу турында карар чыгара. Җәзага җавап итеп, бөтен авыл халкы ислам динендә калабыз дип, белдерә.
Мөселманлыкка кайту хәрәкәте җәелүгә кайбер муллалар да, рухани вазифаларын югалтудан курыкмыйча, үз өлешләрен керткәннәр. Әйтик, дини теләктәшлек күрсәтеп, Чуел өязе Бакырчы авылы имамы И.Халитов туганы Сахиб белән «яңа мөселманнарның» йортларында җәмәгать намазларын уздыру, дин кануннарын аңлату белән шөгыльләнә.
Чәчкаб авылы мәзине мөршид Габделлатыйф Алкин исә Зөя, Тәтеш һәм Чуел өязләрендә һәр авылда диярлек булган мөридләре аша киң масштабта агитация алып бара, даими рәвештә хәбәрләр җибәреп тора. Башта мөселманлыкка кайтучылар Госманлы дәүләтенә күченергә теләп, төрек солтанына ике гариза юлладылар, шунда китеп, дин ирегенә ирешергә була, дип яза, аннары хакимияттән куркырга кирәкми, чөнки тиздән төрек солтаны гаскәр белән килеп Казанны алачак һәм русларны куып җибәрәчәк, ә Александр II дин иреге турында указ җибәрәчәк, дигән хәбәр сала. Соңрак, 1866 елның көзендә, императорга биргән гаризаларыгыз әле каралмаган, өметләнегез дип, ышаныч биреп тора.
Полиция хәрәкәтне оештыручыларны эзәрлекли. Чуел, Зөя, Тәтеш, Лаеш өязләрендә яшәгән мөселманлыкка кайткан 600 ләп кешенең вәкиле Чуел өязенең Чүти авылы кешесе Платон Фёдоровны (Мәхмүт Миргазов) төрмәгә ябып куя.
Гариза бирүне оештыруда иң зур уңышка Чабаксар өязе Әлмән авылы игенчесе Гыйззәтулла Әбдүшев ирешә. Ул Чабаксар, Зөя, Чуел, Царевококшайск өязләрендә 17 авылда яшәгән 775 керәшеннең вәкиле буларак, шулай ук Казан өязенең Олы Сулабаш, Олы Битаман, Шыпшыек, Норма авыллары кешеләре исеменнән Санкт-Петербургка барып, гаризалар тапшырып кайта.
Полиция 1867 елның 6 гыйнварында Казанда бер кунакханәдә Гыйззәтулла Әбдүшев һәм Галим Сәмигуллинны кулга ала, ләкин бу вакытка гаризаларның төп өлеше императорга юлланган була (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. М.; Л., 1936. С.451).
Казан губернаторы М.К.Нарышкин императорның барлык гаризаларга тискәре җавап бирүе турында 1866 елның 19 август карарын авылларга җиткерүне вицегубернатор Розовка йөкли.
Вице-губернатор, миссионер Н.И.Ильминский һәм губернатор карамагындагы чиновник тәрҗемәче кенәз Дәүләт-Килдиев 1866 елның август-сентябрь айларында Тәтеш, Лаеш, Зөя өязләрендә берничә авылга тирә-яктан гаризалар бирүчеләрне җыеп һәм аларга императорның әмерен җиткереп, кире Чиркәүгә кайтырга өндәп йөриләр. Шунда ук чакырылган мулла-мәзиннәрдән миссионерлык эше алып бармау турында кәгазьгә кул куйдырталар.
1865–1868 елларда император исеменә һәммәсе 125 авылда яшәгән мөселманлыкка кайткан гаиләләр гаризалар бирә (Казан өязеннән – 5 авылдан, Лаеш ягыннан – 6, Чуел төбәгеннән – 7, Зөя өязеннән – 72, Тәтеш төбәгеннән – 72 (шуларның өчесе чувашлар), Чабаксар өязеннән – 2, Царевококшай өязеннән – 1 (марилар). Сембер губернасының Буа һәм Сембер өязләрендәге 34 авылдан һәм Буа шәһәрендә яшәгән кешеләр тарафыннан гариза җибәрелә. Керәшеннәрнең мөселманлыкка кайтуы җинаять саналганлыктан, алар барысы да Россия кануннары буенча үзләренең күчемле һәм күчемсез милегенә хокукларын югалта.
Казан губернасы хакимияте бу хәрәкәттә актив катнашкан 31 кешене (дүртесе – указлы муллалар) Себергә сөрсә дә, бер-ике авылдан кала барча «яңа мөселманнар» ислам динендә кала (Загидуллин И.К. К вопросу отпадения крещёных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990. С. 66–78).
«Яңа мөселманнарның» күпчелеге дин кардәшләре белән бер авылда яшәгәннәр, дидек. Казан губернасында фәкать бер бистә чамасы авылда гына алар күпчелекне тәшкил иткәннәр.
Миссионерлар 1860 еллар ахырыннан башлап, кирилл хәрефләре белән язылган татарча дәреслекләр һәм дини китаплар бастыруга, туган телдә укыта торган башлангыч дини мәктәпләр һәм татарча дини ритуаллар башкаручы чиркәүләр төзүгә алынгач, милли кадрлардан укытучылар һәм руханилар әзерләүгә күчкәч, көрәш, нигездә, авылдагы яшерен мөселман мәктәбе белән «Изге Гурий кардәшлеге» ачкан дини мәктәп арасында бара. «Яңа мөселманнар» миссионер мәктәпләренә бойкот игълан итү юлы белән күп очракта җиңеп чыга.
Либерал реформалар да күпмедер җиңеллек бирә. Исламга кайтканнар 1866 елдан башлап, руханиларга һәм чиркәү каравылчылары өчен акча түләүдән баш тарта. Дәүләт 1880 елны аларның православие чиркәвен тоту чыгымнарыннан рәсми азат итә (РДТА, ф.821, 8тасв., 788 эш, 34 бит).
1887 елдан «яңа мөселманнарны» волость идарәләрендә саклана торган гаилә исемлекләренә ата-аналары кушкан исемнәре белән язарга рөхсәт ителә. Паспорт алганда, бу кешеләр дин тоту графасында «мөселман» дип күрсәтелә башлый. Мәхкамәи шәргыя 1892 елны муллаларга никахларны өйләнүчеләрнең паспортта күрсәтелгән дине буенча теркәргә рөхсәт бирә. Шул рәвешле, никахлашу мөмкинлеге барлыкка килә. 1890 елларда мәхкәмәгә шаһит итеп чакырганда, судьялар, аларның мөселманча киемнәренә карап, Коръән тоттырып, ант иттерә башлыйлар (ТР ДА, 41 фонд, 1 тасв., 1 эш, 41 бит).
1870–1890 елларда мондый авылларда ике дини җәмгыять яши – указлы мулла җитәкләгән рәсми мәхәллә һәм үзләре арасыннан сайлаган, дини йолаларны үтәүче һәм җәмәгать намазын укучы рухание, күрше авылдан чакырган укытучы белем биргән яшерен мәктәбе, үлгән туганнарын җирләү өчен аерым зираты булган «яңа мөселманнар» төркеме яки җәмгыяте. 1890 елларда ике ара җылынып, указлы кыюрак муллалар «яңа мөселманнар» йортларында дини йолалар башкара, аларны җәмәгать намазына, соңгы рәтләргә кертә башлый. Бу саклык чарасы мәчеткә тикшерергә полиция килеп керсә, имамга аларның кергәннәрен күрмәдем дип әйтер өчен уйлап табылган хәйлә була (Загидуллин И.К. Особенности организации и соблюдения норм мусульманского образа жизни крещёными татарами, возвратившимися в ислам, во второй половине XIХ в. (по материалам Среднего Поволжья) // Исповеди в зеркале: Межконфессиональные отношения в центре Евразии (на примере Волго-Уральского региона – XVIII–XXI вв.). Нижний Новгород, 2012. С. 334–349).
Казан епархиясе миссионеры Я.Коблов 1902 елның сентябрендә Сатлыган Ключ, Елыш, Савруш авылларында булып кайткач, исламга кайтуның төп сәбәбе татарларның берләшергә омтылуларында дип белдерә. Аңа керәшеннәр, имеш, болай дип әйткәннәр: «Без татарлар белән бер кавемнән, телебез бер, күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә шул якка авышырга куша». Миссионер, шулай ук, мәсьәләнең матди ягын шәрехли: «Әгәр дә без христиан булып калсак, баштан түбәтәйләребезне салсак, татарлар безгә, тегү эшеннән башканы белмәгән кешеләргә, кием тегәргә заказ бирмәячәкләр бит» (ТР ДА, 4 фонд, 134 тасв.,4 эш, 4 бит, арткы ягы).
Мөселманлыкка кайту хәрәкәте керәшеннәрнең гомуми санына да тәэсир итә. 1836 елны Казан губернасында керәшеннәр татарларның 11,8% (Софронов М.Г. Государственные крестьяне Казанской губернии и реформа П.Д. Киселева: Дисс. ...канд ист. наук. Казань,1952. С.76) тәшкил итә. XIX гасырның соңгы чирегендә полиция ел саен алган статистикасында татарларны өч төркемгә бүлеп теркәп бара. Әйтик, 1895 елгы полиция мәгълүматларында мөселманлыкка кайткан керәшеннәр 32004 кеше (4,5 %,), мөселманнар 89,5 %, керәшен татарлары 6 % дип языла (ТР ДА, 359 фонд, 1 тасв., 238 эш, 41 бит, арткы ягы, 44 б.).
1897 елгы полиция мәгълүматларында бу саннар яңартылып бирелә: мөселманлыкка кайткан керәшеннәр 32032 кеше яки 4,4 %, мөселманнар 89 %, керәшен татарлары 6,6 % дип күрсәтелә (Ведомость распределения населения Казанской губернии по этнографическому составу за 1897 г. // Обзор Казанской губернии за 189 г. Казань, 1898).
1897 елгы Беренче Бөтенроссия җанисәбендә мөселманлыкка кайткан төркем исәпкә алынмый. Алар «мөселманнарга» (93, 7%) һәм «керәшен татарлары» (6,3%) дигән ике дини төркемгә бүленә (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. /Подред. Н.А. Тройницкого. XIV. Казанская губерния. СПб., 1903.С.102103). Бу мәгълүматлар «яңа мөселманнарның» күбесенең 1897 елгы җанисәп вакытында ислам дине тарафдары итеп язылганын раслый.
1905 елның 17 апрелендә «Дин иреге нигезләрен ныгыту» турында канун Россия империясендә тәүге тапкыр башка диннәргә күчү иреге игълан итә. 1906 елны Сатлыган Ключ авылы «яңа мөселманнары» тәртибен Елыш авылы рухание М.Чебенов болай дип тасвирлый: «Чиркәүгә йөрмиләр, ураза тотмыйлар. Барысы да диярлек татар уразасы тота, изге иконаларны сандыкта саклыйлар, аларны өйләренә мин яки авыл укытучысы кергәндә генә алып, урынына куялар» (ТР ДА, 4 фонд, 1тасв., 120758 эш, 39 б.).
Мәхкамәи шәргыядә, Беренче рус революциясе елларында муллаларга кайбер хокук мәсьәләләрен аңлатырга теләп, 1905 елның 15 сентябрь циркулярында мөселманлыкка чыгарга гаризалар бирүчеләр үзләренең кәгазьләрендә кайсы мәхәлләгә язылырга теләүләрен, мәхәллә мәчете мулласының фамилиясен һәм барлык гаилә әгъзаларын күрсәтергә тиеш дип кисәтә.
1906 елның 22 мартында эчке эшләр министры Православие чиркәвеннән аеру мәсьәләсен хәл итүне рухани хакимият кулыннан губернатор карамагына тапшыра. Эчке эшләр министры П.А.Столыпинның 1907 ел 5 ноябрь циркулярында неофит күчәргә теләгән мәхәллә мулласы губернатор карар кабул иткәнче язмача ризалык бирергә тиеш дип әйтелә. Нәтиҗәдә губернаторлар рөхсәт сорап, Мәхкамәи шәргыягә мөрәҗәгать итә башлыйлар (РДТА, 821 фонд, 8 тасв., 797 эш, 17б.).
Шул рәвешле, «Дин иреге нигезләрен ныгыту» турындагы 1905 ел 17 апрель кануны кабул ителеп ике ел ярым вакыт узгач, эчке эшләр министрының 1907 ел 5 ноябрь циркуляры чыкканнан соң гына, ислам диненә кайту юлындагы киртәләр алып ташлана. Шушы вакытка кадәр мөселманлыкка, нигездә, әти-әниләре XIX гасырның икенче яртысында чиркәү кәгазьләрендә теркәлмәгән гаиләләр кире кайта.
1905 елдан мөселманнар яңа дин кардәшләренә ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтә башлыйлар. Литографик ысул белән бастырылган «һәркем бабалары диненә кайтырга тиеш» дип язылган битләр тараталар. Русча белмәгән авыл кешесенә исламга кайту турында гариза бирү кыен булганын искәртеп, типографиядә басылган русча гариза бирү бланкасы, шулай ук исламга күчүче гаилә әгъзаларының исемнәрен һәм күченәчәк мәхәллә мулласының фамилиясен язу урыны билгеләнгән махсус битләр әзерләнә (ТР ДА, 4 фонд, 138 тасв., 12, 150, 157 битләр һ.б.).
1906 елны бертуган Кәримовлар типографиясендә «Ислам дине» исемле рус транскрипциясе белән татарча мөселманлыкка кайтырга теләүчеләр арасында тарату өчен брошюра дөнья күрә. Китапчыкта кайчандыр «көчләп, ислам диненнән аертылган» кардәшләренең исламга кайту тәртибе, нинди кәгазьләр тутырырга кирәклеге, шулай ук ислам дине турында кыскача мәгълүмат һәм мөселманнарның төп бурычлары язылган була. Китапчыкта кайбер киңәшләр дә бирелә. Әйтик, мәчет төзегәнче һәм яңа мәхәллә теркәлү үткәнче, авылга мәдрәсә шәкерте чакыртып, аннан догалар өйрәнергә һәм җәмәгать намазларын аның җитәкчелегендә башкарырга киңәш ителә. Кечкенә төркем булып яшәүчеләргә дә шәкертләрдән балаларына һәм үзләренә ислам дине дәресләре алырга, ир-атларга, үзләре укырга-язарга өйрәнгәч, догаларны хатыннарына да өйрәтергә кирәклеге ассызыклана. Авылда кыз балаларны укытуны күздә тотып һәм шәкертне авылда төпләндерү өчен, аны җәмәгать мулласы итеп сайлап, укый-яза белүче, дини белемле хатын-кызга өйләндерү мәслихәт дип әйтелә. Шуның ише киңәш-тәкъдимнәр аз санлы төркемнәргә дини тормышны көйләп җибәрүдә ярдәм итә.
Мәскәү археология институты хезмәткәре С.К.Кузнецов 1910–1911 елларда Эчке эшләр министрлыгы кушуы буенча Вятка, Казан, Пермь һәм Уфа губерналарына мөселманнар йогынтысында калган җирле халыкларның дини һәм көндәлек көнкүрешен өйрәнү максаты белән барган командировка хисабында болай дип яза: «Һәрбер мөселман ничек тә булса прозелитларга үзенең җылы мөгамәләсен һәм мәхәббәтен күрсәтергә тырыша; алар бүләкләр ала һәм даими рәвештә бай татарларга кунакка чакырыла; кайвакытта мондый кунак итүләр атналар буе дәвам итә. Әгәр мөселманлыкка чыккан адәм ярлы икән, мөселманнар аңарга малтуар, кош-корт, икмәк һәм, хәтта акчалата ярдәм итә. Күпчелек татарлар мондый ярдәмне кеше күзеннән яшереп эшли, соңыннан биргән теге яки бу әйбернең үзләренеке икәнен танымый. Бу аларда «яшерен садака» дип атала. Бер үк вакытта алар яңа мөселманнарның ислам йолаларын үтәвен дикъкать белән күзәтәләр...» (РДТА,821 фонд, 133тасв., 576 эш, 235-236 битләр). Мөселманнардан гаеп табу өчен җибәрелгән бу шәхеснең сүзләрендә арттыру бар дип фаразласак та, аның күзәтүләрендә дөреслек булу шик тудырмый.
1907 елдан соң мөселманлыкка чыгуның дин иреге алу өчен генә түгел, ә төрле социаль һәм гаилә мәсьәләләрен хәл итү юлы буларак кабул ителүе күзгә ташлана. Гадәттә, гаилә башлыгы исламга күчсә, гаиләнең башка әгъзалары аннан үрнәк алганнар. Кайбер хатыннар каршы килсәләр дә, ахыр чиктә ирләре ташлап китү һәм берүзләре балаларын кочаклап калудан куркып, килешергә мәҗбүр булганнар. Кайберәүләр өчен дин алыштыру православие динендә бик сирәк рөхсәт ителгән хатын аеру һәм яңа хатын-кызга өйләнү юлы дип кабул ителгән һ.б.
1910 елга Идел һәм Урал буе губерналарында 50 мең кеше исламга кайта. Яңа мөселманнар арасында «новокрещён» татарлар, «старокрещён» татарлар, чуваш, удмурт һәм марилардан мәҗүсиләр һәм христианнар булуы билгеле. 1905–1909 елларда кире үз диннәренә кайтучылар барлык керәшен татарларның 40-45% тәшкил итә. Исламга күчү хәрәкәтендә иң зур төркем Казан губернасына – 38999 кеше, берничә мең кеше Уфа (4505) һәм Сембер (4360) губерналарына туры килә. Калган губерналарда аларның саны берничә йөз кеше белән чикләнә: Пенза губернасында 866 кеше, Оренбург губернасында – 539, Вятка губернасында – 427, Самарада – 71, Саратов төбәгендә – 38, Тамбов губернасында –23, Әстерхан губернасында – 4, Түбән Новгород губернасында – 1 кеше (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. С.103, 177–179).
Инде күзәтүләргә йомгак ясап карыйк.
XVIII гасырның 30–50 елларында христиан дине кабул итүчеләрнең бабалары диненә кире кайту хәрәкәте берничә зур сәбәп белән аңлатыла.
Мөселманнар, нигездә, рекрут йөкләмәсеннән калу яки башка катлаулы тормыш мәсьәләсен хәл итү өчен христиан диненә күчкәннәр. Шул сәбәпле торак пунктларында аларның саны аз була. Мөселман авылларында бер төрле дини-мәдәни мохиттә көн күргән яңа керәшеннәр арасында христианча мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бару авырлык тудыра. Чиркәү контроле көчәйгән саен ике як арасында каршылык һәм аңлашылмаучылык арта бара.
Хакимиятнең 1830–1840 елларда мөселманлыкка кайту хәрәкәтендә актив катнашкан утызлап авыл кешеләрен рус крестьян җәмгыятьләренә күчерүе тиешле нәтиҗә бирми. Беренчедән, күчерү яңа керәшеннәрнең бер өлешенә генә кагыла. Икенчедән, күчерелгәннәр чит телле һәм менталитетлы җәмгыять йогынтысына бирелми, диннәрен алыштырмый, бик еш кына башка төбәкләргә үк күченеп китә.
Н.И.Ильминскийның 1860 еллар ахырыннан кертелгән миссионерлык системасы да көтелгән нәтиҗәне бирми. «Яңа мөселманнар»ның аз санда булуы авылларда миссионерлык мәктәбе яки чиркәү ачу мөмкинлеген чикли. Шуңа күрә яңа институтлар фәкать «яңа мөселманнар» үзләре генә яшәгән яки руслар һәм башка халыклар белән бергә көн күргән торак пунктларында ачыла. Шунысын да әйтеп китү мөһим: бу вакытта «яңа мөселманнарның» күпчелеге Чиркәү кенәгәләреннән төшеп калган булып, аларга карата полиция басымын да тиешле дәрәҗәдә куллану кыенлаша. 1905 елдан соң рәсми рәвештә исламга кайтуны терки башлагач, «яңа мөселманнар»ның дини тормышы, авылларындагы мәхәлләләргә теркәлү яки, күп санда булсалар, үзләре яңа мәхәллә теркәү юлы белән дәвам итә.
«Яңа мөселманнар» – татарлар арасында дини хокукларын мөселманча яклау юлында беренче булып берләшкән һәм көрәш башлаган төркем. 1827 елны Казан губернасындагы йөздән артык авылда яшәгән керәшеннәрнең патша исеменә дин иреге сорап 14 гариза бирүләре алар арасында күзәтелгән берләшүнең яңа баскычы дип бәяләнергә хаклы.
Яшереп, намаз укыган, руханилардан качып, үлгән туганнарын мөселманча җирләгән, баласына ислам дине белемен бирергә, үзләре укырга-язарга өйрәнергә тырышкан бу төркемгә дин кардәшләре даими рәвештә ярдәм итеп торган. Татар игенчеләре, байлары һәм муллалары «яңа мөселманнар»ның бабалары диненә кайтуларын хуплаганнар.
Керәшен татарларының дин иреге өчен көрәше, беренче чиратта, Россия империясендә демократик хокуклар өчен көрәш дип бәяләнә. Бер үк вакытта мөселманлыкка кайту татар халкы милли-азатлык хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып, аерым төркемнәр өчен милли үзбилгеләнү хокукын яулап алуга тәңгәлләшә.
"КУ" 07,2021
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев