Без белгән һәм белмәгән Мәҗит Гафури

Башкортстанның гүзәл, шифалы туфрагында туып үскән талантлы һәм тыйнак шәхесләребездән ул… 2020 елның 20 июлендә тууына 140 ел булды. Эпидемиологик чикләүләр сәбәпле, зур юбилей таррак тирәлектә, күбрәк онлайн форматта узса да, Татарстанда да, Башкортстанда да һәр уку йорты, һәр китапханә, мәдәният үзәге диярлек аны искә алды. Бигрәк тә Гафуриның – ике милләтне, халыкны берләштерүче иҗатчы булуы әйтелде. Без дә бу язаманы күренекле шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм философ Гафури иҗатының күләгәдәрәк калдырылган яклары, сыйфатларына багышладык.

Мәҗит Гафуриның татар әдәбияты үсешенә, алгарышына керткән өлеше гаять зур булса да, кайчак без югары бәяне әйтеп тә бетерә алмыйбыз кебек. Моның сәбәпләре дә берәү генә түгел.

ХХ гасыр башында караңгылыкны ярып «беренче атылган йолдыз» – юл күрсәтүче, кыйбла билгеләүче, күтәрелер биеклеккә нур төшерүче янына аның артыннан ук «атылган» шигърият йолдызлары әдәбият күген яктырта, дөньяви поэзиянең тулаем
үсүенә китерә. Бу хакта әдәбият галиме Г.Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (1926) китабында төгәл әйтелгән сүзләр бар: «Бездә 1905 ел революциясе белән бик кызу күтәрелгән әдәби хадисәләр матур әдәбиятыбызның лирика өлеше булды. Бу
юлда беренче адым Мәҗит Гафури белән башланган хәлдә, аның белән бергә Тукай, Думави, Зариф Бәшири, Укмасыйлар йөрәге дулкынланып китте». «Бу юлда беренче адым» ясаган, тумышы белән тыйнак, холкы белән укытучы Гафури үзе дә әлеге якты
йолдызлар янында күләгәдәрәк торырга омтыла!

1905 елгы ирек авазын беренчеләрдән булып ишеткән, шуны шигырьләрендә яңгыраткан Мәҗит Гафури 1917 ел инкыйлабын да – үз халкы өчен яңа киң мәйдан, тарихи дөреслекне торгызу юлы дип кабул итә. Бу омтылышында да ул – беренчеләрдән,
ул – әйдәман. Әмма советчыл идеологияне данлап язылган шигырьләренең көче, тәэсирлелеге аның иҗатын бәяләүдә көтелмәгән борылыш китереп чыгара: язучының инкыйлабка кадәрге иҗаты, асылда, «оныттырыла», үзе исә совет әдәбиятының социалистик үзгәрешләр җырчысы буларак карала башлый. Озын-озак совет заманы Гафуридан инкыйлабчы ясый!

Дөрес, М.Гафурины таныту юлында галимнәр Г. Халит, С. Кудаш, Ә. Нигъмәтуллин, М. Мәһдиев һ.б. зур хезмәт күрсәткәнне дә онытырга ярамый. Бигрәк тә 1980-1983 елларда шагыйрьнең 4 томлы «Әсәрләр»е (төзүчеләре З. Рәмиев һәм Ф. Ибраһимова) аның иҗатын тулысынча диярлек фәнни әйләнешкә кертергә, үз васыятен үтәп, Казанга китерелгән фондындагы күп материалларны укучыга җиткерергә ярдәм итә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең, үзләре әзерләгән 4 томлыкка кермәгән материалларны да исәпкә алып, М.Гафуриның тууына 130 ел тулуга чыгарган «Сайланма
әсәрләр» (2010) шушы эшнең дәвамы кебек кабул ителә. Әмма барыбер М.Гафуриның иҗатына карата берьяклы карашның җуелып беткәне юк әле.

Совет чорының милли сәясәтендә М.Гафурины, милләтен күрсәтми генә, башкорт әдәбиятының классигы дип бәяләү шулай ук бу иҗатка карата ниндидер саграк – салкынрак дип әйтергәме, бәхәсле өлкәгә керергә теләмәүме – мөнәсәбәт китереп
чыгара. Татар әдәбиятының әдип-шагыйрьләргә бай булуы да, әдәбият-мәдәният өлкәсендә багланышларның зурлыгы, 1924 елда гына үз рәсми язуын булдырган тугандаш халыкның әдәбият тарихын тудыру омтылышларына аңлап карау үз өлешен керткәндер: әмма М.Гафурига карата рәсми рәвештә «татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы» дигән бәя урнаша. Монда хилафлык юк, Татарстанда чыккан академик басмаларда да ул шулай күрсәтелә. Төгәлләштергәндә, бу бәяне: «башкорт классик әдәбиятын нигезләүчеләрдән булган татар әдибе» дип ассызыкларга мөмкин булыр иде.

Башкортстандагы рәсми бәядә (Башкирская энциклопедия. Т.2., 237 б.) аның бу игелекле гамәле «башкорт совет әдәбиятына нигез салучылардан» дигән яңгыраш ала. Әмма шул ук энциклопедиядә дә, Башкортстанда нәшер ителә торган фәнни хезмәтләрдә, дәреслекләрдә дә шушы бәядән соң язучының татар телендәге иҗаты хакында – башкорт телендә язылган әсәрләр кебек сөйләү башлана. Әйтик, әле генә телгә алынган рәсми чыганак текстларның рус телендәге тәрҗемәсе янына исемнәрен
башкортча бирә: «Себер тимер юлы, йәки әхүәле милләт», «Шатлык шигыры», «1907 йылдың яуабы» һ.б. Әйтерсең лә, М.Гафури әсәрләрне шушы телдә язган, шулай атаган! Башкорт әдәбияты буенча әзерләнгән китапларда аның әсәрләре башкорт
телендә китерелеп, янына татар теленнән әйләндерелгән икәнлеге күрсәтелми. Бу тенденция рус теленә тәрҗемәләрдә дә дәвам итә: «Мажит Гафури. Избранное. Стихи. Перевод с башкирского. М.: Худ. Лит., 1980. 270 с.»; «Мажит Гафури. Черноликие.
На золотых приисках поэта. Ступени жизни. Повести. Перевод с башкирского. Уфа: Башкнигоиздат., 1975. 416 с.», «Мажит Гафури. Из прошлого. Рассказы. Перевод с башкирского. М.: Дет.лит., 1980. 60 с.» һ.б., һ.б.

Әлбәттә, Башкортстан туфрагында туып үскән, таланты ачылган, шушы төбәк халкы, зыялылары белән һәрдаим аралашып яшәгән язучының башкорт әдәбиятын үстерүгә өлеш кертүе табигый, бәхәссез. 1923 елда М.Гафурига, иҗатының 20 еллыгы
уңае белән, «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Кызганычка каршы, башкорт әдәбияты тарихына караган күп кенә хезмәтләрдә «Башкортстанның халык шагыйре» – «Башкорт халык шагыйре» кебегрәк яңгыраш
ала, бу фраза хәтта язучыга багышланган кайбер язмаларның исеменә әйләнеп китә. Мәҗит Гафуриның бертелле язучы булуы, ягъни татар телендә иҗат итүе, әмма ике халыкка – татарларга һәм башкортларга хезмәт итүе турында Ә. Харисов әйткән сүзләр
(Харисов А. И. Литературное наследие башкирского народа. Уфа: Башкирское книжное издательство, 1973. 34 б.) онытыла. Бигрәк тә Р.Г. Кузеевның борынгы ыруларны милләт барлыкка килгәннән соң, яңа заман кешеләренең милли үзбилгеләнүен ачыклау өчен
кулланган, фәнгә катнашы булмаган теориясенә бәйле күзәтүләренә таянып (Кузеев Р.Г. Башкирские шеджере. Уфа: Баш.кн.изд-во, 1960), аерым бер әдәбиятчылар әдипнең иҗатын башкорт әдәбиятына, мәдәниятенә генә бәйләп бәяләү омтылышлары ясый. Хәтта кереш өлешендә М.Гафуриның ике әдәбиятка да хезмәт итүен күрсәткән биобиблиографик күрсәткечтә (төз. Г. С. Әхмәдиева. Уфа: Национальная библиотека им. Ахмет-Заки Валиди Республики Башкортостан, 2010. 202 с.) М.Гафуриның татар телендә нәшер ителгән китаплары (1903-1921) «Иске төрки телдә» дигән баш астынаи туплап бирелгән. Бары тик 1922 елдан башлап кына, аларның басылып чыккан теле – татар теле дип күрсәтелгән.

Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Әмма алар – язучы иҗатын популярлаштыруга түгел, бәлки, урынсыз бәхәсләргә бәйле әлеге иҗаттан читләшүгә илтә. Шушы сәбәпләр Мәҗит Гафуриның иҗатын бүгенге укучыдан ераклаштыра, анда үз күңеленә якын авазларны, аһәңнәрне тоярга, аңларга комачаулый кебек тоела безгә. Гәрчә әсәрләрен кабат бастырып чыгару, аның хакында фәнни хезмәтләр, истәлекләр, аңа багышланган әдәби әсәрләр язылу, исемен мәңгеләштерү
ягыннан татар мәдәниятендә дә, башкорт мәдәниятендә дә М.Гафури – иң билгеле шәхесләр рәтендә булса да.

Шуңа да «Без Мәҗит Гафурины кем буларак беләбез, таныйбыз?» дигән сорау куйсак, аңа җавап мәктәптә дә, вузда да, әдәбият белән кызыксынучылар даирәсендә дә һаман советчарак яңгырый, «Кызыл йолдыз»ларны, «Юктырсың ла, Алла»ларны искә төшерә. Күрәсең, Гафури иҗатындагы татарлыкны, фәлсәфәне, фикри тирәнлекне, эстетик эзләнүләрне яңа шартларга туры китереп, идеологик тенденцияләргә бәйсез рәвештә өйрәнәсе бар әле.

Әдәби иҗатка берничә ел алдарак, 1902-1904 елларда килсә дә, М.Гафуриның шагыйрь булып танылуы 1905 ел революциясе белән бәйле була. Бер яктан, демократик үзгәрешләр дулкынында иҗат җимешләрен халыкка җиткерерлек газета-журналлар,
нәшриятлар ачылса, икенче яктан, шагыйрь бу яңалыкларны татар милләтен алга җибәрү мөмкинлеге дип карый. 1905 елның 24 ноябрендә «Казан мөхбире»ндә басылып чыккан «Алмашыну» шигырендә ул үзенең каләмен кузгаткан максатны күрсәтә:

Караңгы бары бетеп, таңнар атар,
Ни сәбәпле безнең халык гафил ятар?
Һәрничек гафил яту ярамас дип,
Шигырь язды Габделмәҗид – ибне татар.

Ягъни татар улы Габделмәҗитнең халыкны йокыдан, ваемсызлыктан уяту максаты белән шигырь язуын хәбәр итә. Шуннан соң иҗат ителгән күпсанлы шигырьләренең һәркайсында диярлек үз халкы белән сөйләшә: «Йә татар! Вакыт йитте кузгалырга, / Мәгариф шәмгыданын кулга алырга; / Тәфәккерсез, гафил булып карап ятмый, / Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга!» («Өндәү», 1905); «Кояш чыкты, эш башланды
ушбу көндә, / Инша Алла, инде татар карап ятмас» («…Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш…», 1906) һ.б.

Бигрәк тә 1907 елны басылып чыккан «Милләт мәхәббәте» дигән күләмле җыентыкка тупланган шигырьләрдә кабатлана торган ике ачкыч-образ пәйда була: милләт (татар) һәм ватан: «Мәкъсуд», «Безнең хәл», «Татар милләтенең лисане хәле илә шикаяте»,
«…Сән күрендең күзләрә…», «…Милләтем улганга татар, бән дә улдым бер татар…» һ.б. Әмма шагыйрь үзенең татар милләтен мәгърифәткә, уянырга, башка милләтләр кебек үсәргә генә чакырып калмый, ул, шигъриятебездә беренче буларак, мәгърифәтчелек мотивларын милли мотивларга буйсындыра. Әйтик, «…Алар бездән оялганнан…» (1907) шигырендә милләтнең алгарышы «татарлык» дигән хис, тойгының булуы белән
бәйләнә. Күп кенә шигырьләрдә шушы «татарлык»ны үстергән сыйфатлар барлана: тарих («Бер татар шәкертенең Казанда мәшһүр хан мәсҗеденең манарасыны күргәндәге иншад итдеге шигыредер»), дин («…Алар мәгъбүд дигән бәндә…»), акыллы әйдәманнар («…Милләткә хадим улган яхшыларга…»), милли мәнфәгатьләрне шәхси мәнфәгатьләрдән өстен кую («…Һәр кешенең үз нәфсенә йитсә көче…»), әдәбият («Күңел»), туган тел («Әдәбият кичәсенең соңында укылган шигырь») шундыйлардан.

Соңгы әсәрдәге: «Телләре югалмадисә, мәңге югалмас татар», дигән сүзләр гаять актуаль, бүгенгечә яңгырый. Шагыйрь шәхесе белән тәңгәл килгән лирик герой монологы (үз-үзе белән сөйләшүе) кебек язылган «…Гафури, сән онытма милләтеңне…» (1907) шигырендә риторик эндәш ярдәмендә үзен милләткә хезмәт итәргә, бу юлда тырышырга, татарның түбәнлеген үзенә күрсәтергә чакырып, суфи шигырьләрдәгечә, милләт юлында корбан булу мотивы («Тәләф улсаң тәләф ул ушбу юлда») калкуландырыла,
милләткә хезмәт идеясе әйтелә. «Икенче сада» (1907) шигырендә милләтне ярату халәте тасвирлана, үзенең милләткә хезмәтне изге юл дип санавы хакында сөйләүче лирик герой укучыга, милләттәшләренә дә чакыру белән эндәшә: «Безләр, и туган,
анадан туган / Булырга корбан милләт юлына». «…Һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче…» (1907) шигырендә М.Гафуриның бөтен иҗаты буйлап сызылып барачак, кеше өчен кирәкле, мөһим сыйфатлар төсендә аерылган – хаклыкка хезмәт итү, уйлап эшләү,
башкалар мәнфәгатен кайгырту мотивлары алга чыга. «Иң әүвәл үз-үзеңне яхшы саклап, / Шуннан соң милләтеңә бул көтүче», дип, милләтне әйдәп бару өчен кеше үзе көчле шәхес булырга тиеш дигән иҗтимагый характерлы идея әйтелә.

Бу яктан шагыйрьнең иң көчле шигырьләреннән берсе – «Үзем һәм халкым» (1912), халыктан алда, аны ияртеп баручы, пәйгамбәр-герой болай дип белдерә: «Бер адым алга басам да / Әйләнәм мин артыма, / Кайда басканнар икән дип / Күз саламын халкыма». Аның борчылуы халыкның артыннан ияреп бара алу-алмавы
белән бәйләнгән: «Шул вакыт мин бик югары / Кош кебек очсам әгәр, / Ә алар һаман шулай / Баскан урнында торсалар…» Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы шагыйрь аның үз артыннан җитешеп баруын тели.

Шулай итеп, М.Гафури – татар әдәбиятында милли проблематиканың беренче планга чыгуын тәэмин иткән шагыйрьләрдән була. Аның «Гасырларча хөкем сөргән
/ Җиһангир без татарлардыр» («…Сәгадәткә ирешмәк…») кебек тезмәләре халыкка барып ирешә, үзеннән соң мәйданга атылган яшьрәк шагыйрьләрне рухландыра. Татар булуың белән горурлану, татарлыкны сакларга һәм ныгытырга чакыру милли
шигъриятебездә иң гүзәл фикерләрдән берсе булып ныгый. Татар әдәбиятында милләт мәсьәләсе ХХ гасыр башында төп темага әверелә.

Беренче җыентыкларында ук М.Гафуриның фәлсәфи фикерләүне, аллегорик сурәтлелекне яңа әдәбият тудыру – заманча шигърият булдыру юлы итеп караганлыгы күренә. Шагыйрь мәгърифәтчелектән – милли проблематикага, үгет-нәсихәттән
– фәлсәфәгә борыла, бу үрләрне бик тиз арада яулап ала! Шуңа да аның үгет- нәсихәтчелек рухындагы шигырьләрендә дә фәлсәфи гомумиләштерүләр ясала. Әйтик, «Нәсыйхәт» (1909) шигырендәге: тикшереп, уйланып, эзләнеп яшә; хакыйкать өчен
көрәш, хәтта үлемгә бар; матди байлыкларга кызыкма; кешегә, кеше мәнфәгатенә хезмәт ит дигән өндәүләр кешенең тормышы тулысы белән башкаларга багышланган булырга тиеш дигән фәлсәфә белән йомгаклана: «Тугърысы: кеше чөн ту, кеше чөн
тор, / Кеше өчен хезмәт итеп, дөньядан кит!..» Ул укучыны шәхес буларак үз-үзе белән горурланырга, үз көченә ышанырга, көрәшергә чакыра («Хәят юлында», 1913). Бу вакытта шагыйрьгә символлар ярдәмгә килә. Татар шигъриятендә традициягә
әйләнгән төн-таң («Таң яктысы», 1913), йолдыз («Йолдыз», 1912) һ.б. шундыйлардан. 
Әмма иң кызыклы эзләнүләр шагыйрьнең дини-суфичыл сурәтләрне дөньяви максатларга буйсындырган әсәрләрендә күренә. Еш кына алар ике төрле укылу мөмкинлегенә дә ия булып чыга. Мәсәлән, «Түгелгән яшь» (1912) шигырендә дини- суфичыл әдәбиятка аллюзия булган яңгыр символының берничә укылышы күренеп тора. Күз яше – мәхәббәт билгесе дә («Мәхәббәт белән тулган саф күңел аһ итсә – сызланса»); яшәешне камилләштерергә ихлас омтылыш символы («Чын ихлас белән аккан яшь өмид бакчасына тамса») да ул. Күз яше мәңге җиргә сеңмәс, өмет бакчасында гөлләр үстерер дип, янәшәлек ярдәмендә илаһилаштырыла. Шул ук вакытта биредә хакыйкый мәхәббәт турында түгел, кешенең башка кешеләргә, кешелек җәмгыятенә мәхәббәте турында сүз бара («Әгәр дә бу мәхәббәт бәндәләргә чын урынлашса, / Хакыйкатькә восүл өчен үзенә яхшы юл ачса, / Җиңә алмас моны һич башка куәт, чөнки бу көчле – / Булыр шунда кешеләр һәммәсе нәкъ бертуган төсле»). Кешеләрнең башкаларга мәхәббәтен шагыйрь «чын инсанлык» дип атый. Мәхәббәт үзе көнчелеккә, икейөзлелеккә, дошманлыкка,
көрәшкә каршы куела. Фәлсәфи – мәгърифәтчел фикер болайрак яңгырый: кешеләр бер-берсен яратса, дөньяда мәхәббәт хөкем сөрсә, бәхетле вакыт килер. Аллюзияләр күз яше һәм мәхәббәтнең ролен югары күтәрүгә, аларның гомумкешелек өчен илаһи
кыйммәт булуын ассызыклауга хезмәт итә.

Яки «Кояш баеганда» (1909) шигырендә беренче тезмәләрдән үк «ахшам», «яшел чирәм», «җир, күк», «анда булган нәрсәләр» гыйбарәләре дини-суфичыл әдәбият белән ассоциацияләр уята. «Кояш кебек батабыз без, бетәбез / Диеп, ике күзем яшькә чылатсам»; «Болытка гаксе төшкән сары нурны / Хыял белән тотам дип кул озатсам»; «Диңгез кебек ниһаятьсез сәманы / Күреп, гыйбрәт алып, мин уйга батсам»; «Гаҗиз бәндәлегем исмә төшерсәм»; «Чиге юк бу галәмнән бер кисәкмен» кебек юллар
да таныш тоела. Шагыйрь кеше гомерен баеп баручы кояш белән чагыштыра. Тормыш чикле, күк чиксез, галәмдә кеше кечкенә генә бер кисәк дигән фикерләрнең кешегә һәм сагыш, һәм бәхет китерүен раслау дөньяви позициядән караганда каршылыклы
яңгырый. Шул ук вакытта бу каршылык шигырьне суфичылык рамкаларында укырга ачкыч бирә. М. Гафуриның «Тәрәддед» («Икеләнү», 1914), «Мәхәббәт» (1914), «Халәте тәәссердә» (1914) һ.б. шигырьләрен шушы яссылыкта карарга кирәк. Аларның лирик
герое – салик, ягъни юлчы, Алланың көче алдында баш ия, шул ук вакытта кеше гомеренең чикле һәм кечкенә булуы аны борчуга сала. Бер үк вакытта шагыйрь «Алла», «илаһи» дигән гыйбарәләрдән кача, кешегә каршы куелган макрокосмос төсендә
«мәгънәви көч» оппозициясен билгели («Кайвакытта», 1910) һ.б.).

Аерым бер шигырьләрдә лирик герой – гомумкешелек проблемалары белән янган философ булып аңлашыла: «Ачы!» (1912) шигырендә ул – «хәятның мәгънәсе нәрсә» икәнне белергә теләүче, аның ваемының, хәсрәтенең сәбәбе исә – кешеләрнең
мәхәббәтне юк итүе. Мондый шигырьләрдә шагыйрьне иң нык кызыксындырган мәсьәлә – хакыйкать! «Кызык заман» (1907) исемле кыска шигырьдә ул дөньяда хакыйкать юк («табылмады бу дөньяда һич заман хак») дип белдерсә, «Хакыйкать» шигыре (1911) башта хакыйкатькә кагылышлы легенда тәкъдим итә: имеш, элек дөньяда хакыйкать баш булган, зур урын тоткан. Ләкин алтын-көмеш аны оныттырган, шуңа күрә хакыйкать кешеләрнең күңелләренә кереп яшеренгән. Шуңа нигезләнеп, берничә фәлсәфи фикер белдерелә: хакыйкать дөньяда юк; аны сөйгән кешеләр бәхетсез килеш гүргә керә; матди һәм рухи байлыклар бергә яши алмый; хакыйкать кешенең күңелендә ул. Шуларга нәтиҗә
төсендә төп фикер килә: «Җир өстендә кайчан алтын бетәр, шунда чыгар хаклык, / Түгел мөмкин боларның икесен бер җиргә җыймаклык». Бу фикерләр шагыйрьнең башка фәлсәфи әсәрләрендә дә кабатланып тора.

Фәлсәфәгә омтылу, аллегорик фикер сәләтенә ия булу М.Гафуридан мәсәлче ясый. «Әтәч белән сандугач» (1907), «Алмас ташы» (1910), «Сарыкны кем ашаган?» (1912),
«Үгез белән бүре» (1912) кебек күпсанлы мәсәлләре татар әдәбиятындагы әлеге жанр хәзинәсендә иң матур үрнәкләрдән санала. Лирик шигърияте кебек үк, мәсәлләрендә дә Тукай иҗаты белән аваздашлык көчле.

Шулай итеп, «без белә торган инкыйлабчы-шагыйрь» М.Гафури иҗатында 1917 елга кадәр бөтенләй башка мотивларның, үзгә моңнарның өстенлек иткәнлеге күренә. Ул, чын мәгънәсендә, милли шагыйрь, философ-шагыйрь булып таныла. 1917 ел инкыйлабына шигарь, гимн булырлык текстлар иҗат иткән талант иясенең бу сәяси үзгәрешләргә мөнәсәбәте дә тиз үзгәрә. «Татар байрагы» (1917) шигырендә инкыйлабны – 400 ел элек ауган татар байрагын кабат элү, милләтнең киләчәген мәңгелеккә юнәлтү дип санаган («Тәкърар эленгән / Байрак инде аумас./ Татарның
исеме / Мәңге югалмас») шагыйрь 1921 елдан тирән борчулар, төшенкелек халәтенә керә. Ачыктан-ачык фикер белдерү инде мөмкин булмаган бер чорда аның: «Күп кешеләрне тереләй җиргә тыкты Октябрь, / Октябрьне сөймәгәннәргә казылды зур кабер» («Сәйфи Кудашка», 1922) кебек юллары, кайбер башка («Яңа көчләр», 1923) шигырьләре гражданлык батырлыгы да, үз ялгышуын тануы булып та ишетелә.

Шигърияттә генә түгел, прозада да ике төп магистраль юнәлеш буйлап хәрәкәт иткән М.Гафуриның совет дәверендә бер юлын гына пропагандалау булганлыкны әйтергә кирәк. «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» (1902), «Ачлык, яки сатлык кыз»
(1907), «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1907), «Исәпсез байлык» (1912), «Кара йөзләр» (1926), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1931) кебек тәнкыйди-мәгърифәтчел, күбесе сентиментальлек яки натурализм белән өретелгән, 1917 ел инкыйлабына кадәр
татарларның авыр, караңгы тормышын сурәтләгән повестьлары ХХ гасыр дәвамында кабат-кабат нәшер ителә, анализлана. Дөрес, алар турында сүз алып барылганда да, сентиментальлек яки натурализм алымнарына «күз йомып», әсәрләрне кырыс реализм кысаларына утырту тенденциясе хөкем сөрә. Бу төгәлсезлекләр ХХ-ХХI гасыр чигендә, яңа буын әдәбият галимнәре тарафыннан төзәтелде.

Икенче юл булып сузылган М.Гафуриның «Болгар кызы Айсылу» (1910), «Тәэссорат. Җәй көненең төнге ай яктысында» (1913), «Бу кемнең кабере?» (1913), «Хан кызы Алтынчәч» (1913) кебек әсәрләрендә исә татар әдәбиятын эстетик, яңгыраш,
образлылык ягыннан үзгәртү, милли проблематиканы эмоциональ-тәэсирле формага төрү омтылышы ясала.

М.Гафуриның «Тәэссорат. Җәй көненең төнге ай яктысында» (1913) фәлсәфи нәсере, гомумән, татар әдәбияты өчен гаҗәеп бер әсәр була. Беренче карашка тулысы белән табигать матурлыгын күрсәтүгә багышланган, хикәяләү «без» исеменнән алып барылган
әсәрдә җентекләп кичке рәхәтлек-гүзәллекне тасвирлау шулкадәр тәэсирле килеп чыга, аны татар әдәбиятындагы беренче шигъри проза үрнәге итеп тә карау мөмкин.

Әсәрдә чын матурлык табигатьнең тынлыгы тудырган илаһи, серле, матур халәт итеп күрсәтелә. Әйтерсең лә, бар табигать, шушы тынлык алдына тез чүгеп, аны бозарга җөрьәт итмичә тора. Шушы халәт иң югары ноктасына җиткәч, әсәргә сандугач образы килеп керә. Дини-суфичыл күзаллауда сандугач – Аллага якынаю юлына чыккан кеше символы; әдәбиятта илаһи гыйшык җырчысы да, җирләшкән сөюне җырлаучы да булырга мөмкин.
Әсәр эчендә символның төрле модификацияләре бер-берсенә каршы килми. Язучының фәлсәфи фикере гүзәллекне күрә белүче кешеләрнең җир тормышын чистартуын искәртә: кош сайраган саен җир йөзе матурлана, илһам белән тула бара һәм «һичбер җинаять вә усаллык эшләнмәгән арзы мөкаддәс сурәтен» ала. Кош тавышы туктаганнан соң, агач яфраклары, ай, йолдызлар, Агыйдел суы хәрәкәткә килә, бу күренештән дулкынланган
сандугач тагын сайрап җибәрә. Яшәештә һәр җан иясе мәхәббәт булганга тере, диюче хикәяләүче монологын мондый сүзләр белән төгәлли: «Бу минутта һәрбер нәрсә тәэссернең иң ниһаясенә җиткән иде. Чөнки бу минутта җир өстендә чын мәхәббәт белән чын гыйшык хөкем сөрә иде… Аһ, чын мәхәббәт белән чын гыйшык…».

М.Гафуриның «Болгар кызы Айсылу» (1910) хикәясе чибәр, акыллы, нәзакәтле Айсылуның авырып үлүен сөйли, кызны матурлык идеалы итеп күтәрә. Аның болгар кызы булуын әсәр исеменә чыгару башка бер эчтәлек хасил итә: кыз образын милләт
символына әйләндерә. Язучы үлемнең яшәүне, матурлыкны, мәхәббәтне юкка чыгарырлык көче аны башкалар өчен сызлану чыганагына әверелдерүен калкуландыра. Үлем – котылгысыз дигән эсхатологик фикер кешегә, матурлыкка, мәхәббәткә, хәтта
милләткә карата әйтелгән булып аңлашыла.

Халык авыз иҗатына, мифлары-легендаларына нигезләнеп, М.Гафури берничә әсәр иҗат итә. «Заятүләк берлә Сусылу» (1910), «Хан кызы Алтынчәч» (1914) шундыйлардан. Соңгысы Агыйдел буена балык тотарга килгән егетләргә балыкчы
бабайның хикәят сөйләве кебек язылган. Имеш, борын заманда ханның Алтынчәч исемле кызын сорап, яу килгән. Кыз риза булмагач, сугыш башланган. Ләкин хан гаскәре җиңелеп, сугышта яраланган Алтынчәч белән дус кызы Каракүз, алар белән
бергә хан казнасы тау тишегендә югала. Шул рәвешле, карт өчен дә, хикәяләүче һәм егетләр өчен дә узган, милли тарих – сокланырлык һәм горурланырлык кыйсса. Ул шулай – буй җитмәс булып хәтердә сакланырга тиеш.

Әсәрдә иң әһәмиятлесе – Алтынчәч образы. Символга әверелгән бу образ азатлык өчен көрәшүгә дан җырлый. Алтынчәч, иреген яклап үлемгә барырга җөрьәт итүче буларак, балыкчы өчен дә, егетләр өчен дә идеал. Димәк, азатлык хакына көрәшүче
халык хәтерендә саклана, онытылмый, җуелмый.

М.Гафуриның «Бу кемнең кабере?» (1913) нәсере охшаш фикер белдерә. Билгесез кабер ташына риторик эндәш кебек язылган әсәр узгандагыларның онытылуына олы үкенеч белән тулы. Вакытларны тоташтыручы кабер ташы – илаһи, үткәннән калган
бердәнбер шаһит һәм истәлек. Әсәр исә укучыга татарларның данлы вакытлары, кыю бабаларның шанлы дәүләт төзү хыяллары хакында сөйләү, милләтнең хәтерен яңартып, онытылганнарны хәтергә төшерү максаты белән язылган. Хикәяләүче тарих
сөйләп кенә калмый, билгесез кабергә чәчәк сала. Чәчәк идея-символны — кабер ташка салынган мәгънәне көчәйтеп, узганы барның киләчәге булырга тиеш дип раслый. Автор белән тәңгәлләшкән хикәяләүче исә, үз гомерен шул фикерне ишеттерүгә багышлаган шәхес булып гәүдәләнә.

Шулай итеп, чәчмә әсәрләрдә М.Гафури мәхәббәтне, кешедәге мәрхәмәт һәм саф күңеллелекне, намус һәм хакыйкатьне югары күтәрә; гомумән, тормышны, татар милләтенең хәлен яхшырту турында уйлана; милләтне үстерү – аның бүгенгесен һәм
киләчәген яктырту юлын үткәндә, аның горурланырлык тарихында, каһарманнарында, дип ассызыклый. Әлбәттә, аның прозадагы бу сукмагы романтизм, модернизм, символизм алымнары белән тәҗрибәләр ясавы, милли сүз сәнгатебез өчен кулай әдәби
техника булдыру омтылышлары, шуның белән татар әдәбиятын үзгәртү юлларын барлавы хакында да сөйли. Язучының әлеге әсәрләре – бүген аны прозаик буларак ачу, укучыга күрсәтү өчен мөһим текстлар булуын да искәртергә кирәк.

М.Гафури иҗатындагы, эшчәнлегендәге тагын бер шөбһәсез сыйфат – ул аның туган җирен, мондагы мохитне яратуыдыр, мөгаен. Аның «Тугайда» (1914) шигырендәге юлларны укыганда, бу яратуны тоймау, күрмәү мөмкин түгел:

Безнең авыл тугаенда үсеп тора бер каен,
Җаннан артык бу җирләрне безгә биргән Ходаем.
Матур кара түбәтәем җомга көнне киямен,
Үз илемне, үз җиремне җаннан артык сөямен.

Яки «Юлдан (Туган җиргә)» (1922) шигырендә «Кырымны мактаган чакта, «Бу – дөнья җәннәте!» диләр, / Шулай да юктыр анда Агыйдел, Дим, Ашказар, Инҗәр» кебек тезмәләрдә шагыйрь үзенең хисләренең ихлас һәм саф булуын сөйли.

Шуңадыр, 1924 елда башкорт әлифбасы рәсми кабул ителгәч, башкорт язуында классик әдәбият туган вакытта, М.Гафури бик теләп, бу барышка катнаша. Башкортстанда туып-үскән, шул җиргә хезмәт иткән татар улының иҗтимагый- мәдәни эшчәнлеге дә, башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше дә хуплауга һәм
горурлануга лаек.

Әмма асылда, Мәҗит Гафури шигъриятендә дә, прозасы, публицистикасында да – үз милләте, татар милләте хәлен, ваемын, кайгыларын һәм өметләрен җырлаучы, аның киләчәген кайгыртучы, татар әдәбиятының әйдәманы иде. Ул – милләте белән дә, иҗаты белән дә, иң беренче чиратта, татар язучысы, татар зыялысы, татар фикер иясе.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: