1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара

Европада кабул ителгән билгеләргә таянып, Россия халкы турында мәгълүматлар туплауны максат иткән 1897 елгы Беренче гомуми җанисәп хакимиятнең барлык структураларыннан, крестьян һәм шәһәр үзидарә органнарыннан зур җаваплылык таләп итә. Галим-статистлар, хакимият органнары, иҗтимагый структуралар һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп, аңлашып эшли алуы гына аны уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Беренче гомуми җанисәп татар җәмгыятен берләштерүгә этәргеч бирә, халык һәм зыялылар арасында яңа фикерләр, күзаллаулар формалаштыра. Әлеге чарадан шактый каршылыклар белән узган татар дөньясы үзе өчен саллы нәтиҗәләр ясый, беренче карашка статистик операция булган җанисәп татар халкы тарихында яңа күренешләргә (уңайларына да, тискәреләренә дә) старт бирә. 

Хөкүмәтнең яңа, бюджеттан зур суммалар бүленеп башкарылачак инициативасы башта төрле сословие, профессиональ һәм этноконфессиональ төркемнәр арасында шик-шөбһәләр уята. Белгечләр халык арасында җанисәп алдыннан йөргән имешмимешләрнең 5-8 төп вариантын күрсәтәләр. Аларның барысын да җанисәпне хакимиятнең аерым төркемнәргә каршы юнәлтелгән социаль мероприятиесе дигән курку берләштерә. Түбәндәге сорау-фаразлар бу куркуга нигез була: 

1) Җанисәпне илдәге реформаларны тормышка ашыручы администрация оештыра һәм уздыра. Барлык мәгълүматлар дәүләт карамагына туплана, ул боларның хәрби бурыч башкару йөкләмәсенә кагылышлы икәнлеген генә телгә ала. Хәер, алар киләчәктә башка төрле максатларда да файдаланылырга мөмкин бит. 

2) Беренче тапкыр хөкүмәт, җанисәп кәгазьләре тотып, һәр кешенең гаиләсенә үтеп керергә, чиркәү руханиларын да, өяз хакимиятен дә кызыксындырмаган бик күп сорауларга җавап алырга уйлый. Моңа кадәр бу өлкәне рәсми рәвештә чиркәү институтлары (туу, гаилә кору һ.б. теркәү аша) гына күзәтә. Шәхси тормышка кагылышлы чит күзләрдән яшерен мәгълүматларны (гаилә составы, һәр гаилә әгъзасының җенесе, яше, шөгыле, белем дәрәҗәсе) җыю һәр кеше өстеннән күзәтүконтроль урнаштыруга китермәсме? 

Шул заман кешеләре җанисәптә санаучы белән янәшә хакимият вәкиле булганда гына, җавапларның тулылыгына һәм дөреслегенә игътибар итәләр. Җанисәп кәгазьләрендә кешеләр ачыктан-ачык җавап бирергә теләмәгән сораулар да була. Әйтик, дин мәсьәләсе атеистларга, раскольникларга, староверларга, униатларга һәм православиедән баш тарткан неофитларга уңайсыз санала. Тормыш алып бару өчен төп һәм ярдәмче керем чыганаклары турындагы сорау фискаль органнарга барып ирешмәсме дип шикләндерә. 

Идел-Урал буе мөселманнары арасында җанисәпнең максатларын төрлечә күзаллаучы берничә төркем күренеп тора. Беренче азсанлы төркем – рус уку йортларында белем алган, Россия армиясендә хезмәт иткән запастагы чиннар һәм рус мохитендә яшәгәнгә яки һөнәрләренә бәйле русча белгән, илдәге вазгыятькә төшенгән кешеләр – аны адекват, хөкүмәтнең халык турында төрле мәгълүматлар җыю чарасы буларак карый. Әмма өяз җанисәп комиссияләренә һәм участокларына 
җирле чиновникларны кертү кагыйдәсе үз диндәшләре арасында аңлату эшләре алып баруда бу төркемне тиешле дәрәҗәдә кулланырга мөмкинлек бирми. 

Русча белгән татарлар арасында да хөкүмәтнең статистик мәгълүматларны ассимиляция сәясәтен уздыру өчен куллануыннан шикләнүчеләр була. Казан губернасында бу төркем вәкилләре җанисәпне мөселманнарга каршы алып барылган этноконфессиональ сәясәт хакында ил җитәкчелегенә хәбәр итү өчен кулланырга да омтыла. 

Тагын бер шактый чуар зур массив – руханилар. Алар арасында өч зур төркем аерылып тора. 1) Хәрби хезмәттә вакытта русча өйрәнгән, Россия җәмгыятендәге тәртипләрне ачык күзаллаган запастагы чиннар төркеме. 2) Төрле юллар белән русча өйрәнгән, бигрәк тә 1891 елдан соң рухани вазифаларга имтихан тапшыру өчен рус телен үзләштергән яшь муллалар. 3) Русча яза белмәгән, әмма телне аңлый торган, җирле җитәкчелек белән эшләүче авыл җитәкчеләре яки руханилары. Болар имешмимешләргә иң нык ышана торган төркемнәрдән булып, бер үк вакытта җирле хакимият белән уртак тел таба белә. 1870 нче еллардан шушы төркем рус-татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә рус сыйныфлары ачуга яшерен каршылык оештыра, муллалыкка кандидатлар өчен 1891 елны рус мәгариф цензы кертелгәч, русча белем алуга тискәре карашын йомшарта. Алар арасындагы кайберәүләр җанисәп мөселманнарга уңай үзгәрешләр алып килмәс дип борчыла. 

Гомумән алганда, мөселман руханилары җанисәпне шәхси күзаллавы белән яки хакимият кушуына буйсынып яклый, мәхәлләләрдә аңлату эшләре алып бара. Мөфти М.Солтановның статистик кампаниягә ярдәм итү турындагы циркулярлары да моңа уңай йогынты ясый (Загидуллин И.К. Татары Казанской губернии и перепись 1897 года. Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. С.32). 

Төп массаны тәшкил иткән, тел барьеры, православ-рус һәм мөселман-татар мәдәни җәмгыятьләре арасында социаль коммуникациянең йомшаклыгы, социаль статусның түбәнлеге һәм тышкы дөньядан аерылганлык сәбәпле, хакимиятнең яңалыкларына һәрвакыт шикләнеп караучы крестьяннарны булачак җанисәп турындагы хәбәр нык куркыта. Бигрәк тә татар крестьяннары дин-иман алмаштырудан курка: чукындыру турындагы имеш-мимешләргә, авылларда рус-татар мәктәпләре ачу турындагы карарларга сизгер булалар. 

Җанисәпнең максаты татар авыл җәмгыятьләре эчендә берничә төрле шәрехләнеп, берничә төрле фаразлар хасил була. Аларның һәрберсе, ахыр чиктә, аерым төркемнәр тарафыннан җанисәпкә каршы төшүгә китерә. Шуларны кыскача карап үтик. 

1)Үсеп килүче буынны мәдәни руслаштыру сәясәтенең дәвамы яки яңа этабы түгелме? 

Бу очракны Минзәлә өяз халык санын алу комиссиясе рәисе М.М. Останков хисабына таянып карасак, ул губернатор кушуы буенча 1897 елның 3 гыйнварында Әмәкәй авылына килә, монда яшәүчеләрне чукындыру хакындагы имешмимешләрнең нигезсез булуына ышандырырга тырыша. Җыелган халык «чукындырырлар дип уйламаулары, әмма җанисәп нәтиҗәләре буенча аларның болай да кысылган хокуклары тагын да кимиячәкне белүләре, вәкаләтле кешеләрнең сүзләренә ышанмаулары, чөнки мөфтинең дә, хакимият вәкилләренең дә халык санын алуның асыл максаты турында хәбәрдар булмавын белүләре» турында әйтәләр. Үзе ишеткәннәрдән чыгып, М.М. Останков мондый нәтиҗәгә килә: «халыкның буйсынырга теләмәвенең сәбәбе – аңлашылмаучылыкта яки чукындырудан куркуда түгел, ә үгетләү җимеше. Минзәләдә шушы көннәрдә Россиянең бөтен почмакларыннан мөселманнар җыела торган ярминкә узуны исәпкә алсак, агитациянең ярминкәгә читтән килгән кешеләр тарафыннан алып барылуы аңлашылыр» (РДТИ, 1290 фонд, 10 тасв., 245 эш, 411-412 битләр). 

Безнең фикеребезчә, Минзәлә ярминкәсендә булачак җанисәп турындагы 1897 елның гыйнвар башында Казан губернасы Мамадыш өязе Олы Нырты авыл җыенында укылган прокламация тексты файдаланылган. Халык санын алу турында үгетләргә килгән мулла Хәйрулла Габделгалиев халык басымы астында әлеге текстны кычкырып укырга мәҗбүр була, эчтәлеген исә хакимияткә җиткерә. Аның сүзләреннән язып алынган текст рус телендә теркәлеп калган: «Мөселман динендәге крестьяннар, сезне халык санын алуда катнашырга мәҗбүр итәләр, анда сезнең балаларыгызны, аларга ничә яшь икәнен язып алырга җыеналар; болар бөтенесе аларны мәҗбүриләп, сездән аерып, рус грамотасына өйрәтү, ә аннары чукындыра башлау өчен эшләнә; сез үз иманыгыз өчен нык торыгыз, җанисәпкә ризалашмагыз; хәзер сез бу юлда ялгыз калдыгыз, муллаларыгыз 1870 елны ук акча өчен рус иманына күчте; әгәр сез нинди дә булса юллар белән халык санын алудан котылып кала алсагыз, ул бүтән кабатланмаячак, тагын элеккечә яшәү мөмкин булачак; әгәр җанисәп кәгазьләренә язылмый калу җае юк икән, сезгә санаучылар килгәч һәм гаиләгезне терки башлагач, балаларыгызны рус грамотасына өйрәтергә теләмәвегезне җиткерегез, әнә муллалар, ахуннар, Мәхкамәи шәргыядәге муллалар русча белсеннәр дип әйтегез. Әгәр санаучы боларны теркәргә теләмәсә, аннан беркетмә язуын һәм Падишаһка җиткерелсен өчен аны җитәкчелеккә тапшыруын таләп итегез. Без Аңа ике үтенеч (прошение) җибәрдек, әмма аларны почтада тоткарладылар; бу халык санын алу турында Патша белми, шуңа күрә дә аның имзасы кәгазьләрдә юк». Мулла сүзләре буенча, бу кәгазьдә төрле «ахмаклыклар» күп язылган була, тик ул аларны хәтерендә калдырмаган. Прокламация ахырында Казан сәүдәгәрләре Юнысовлар (исемнәре телгә алынмый), Исмәгыйль Борнаев һәм Әхмәт Хөсәенов фамилияләре куелган була. Укып чыкканнан соң мулла кәгазьне, «эчтәлеген тулысынча аңлап бетермәвенә сылтап», үзе белән алырга теләсә дә, авыл җыены моңа катгый каршы килә (Загидуллин И.К. Татары Казанской губернии и перепись 1897 года. Казань, 2000. С.146-147). 

 2) Мөселманнар турында тупланган мәгълүматларны хөкүмәт руслаштыру максатларында кулланырга җыенмыймы? 

Җанисәп турындагы мөселман җәмгыятьләрендә тарату өчен тәрҗемә ителгән, бу чараның максатын, бурычларын, тәртибен аңлаткан китапчык та уңышсыз килеп чыга – ул мөселманнарның менталитетын исәпкә алып әзерләнмәгән. Әйтик, «шулай ук школалар ачканда, хөкүмәт һәр волостьта һәм зур авылда мәктәп яшендәге күпме бала барлыктан хәбәрдар булырга тиеш» дигән җөмлә төрле шәрехләүләргә юл калдыра. Мәгълүм ки, һәр татар авылында диярлек мәктәп эшли, яңа башлангыч училищелар ачу бары тик рус авыллары өчен генә актуаль була. Шуның өстенә, «школа» дигәндә, татарлар рус башлангыч мәктәбен яки рус-татар училищесын күз алдына китерәләр. Әгәр һәр татар авылында мәктәп эшли икән, димәк, мәктәп яшендәге балаларны санау рус мәктәпләре ачу өчен кирәк булып аңлашыла. Мисалга, Казан губернасы Спас өязе Коры Корман авылы татарларының эчке эшләр министрына юлланган прошениесендә бу хәл болай аңлатыла: «...бу мәктәпләрдә бары тик рус теле укытырлар (...) безнең балаларны аны өйрәнергә мәҗбүр итәрләр (...) бу аларның туган телен белмәвенә китерер, шуның белән алар аталары иманыннан ваз кичәргә мөмкин. Әлеге брошюраларда балаларны 7 яшьтән мәктәпкә язарлар дип әйтелгән. Безнең Коръәни шәригать буенча мөселман балалары 15 яшьтән дини йола-гадәтләрне үтәргә бурычлы, әгәр аларны 7 яшьтән русча өйрәтә башласалар, алар үз диннәрен белмәсләр. Кайберәүләр бу мәктәпләргә укытучы итеп, миссионерлык җәмгыятьләре әгъзаларын чакырырлар дип әйтәләр, бу инде әлеге күрсәтелгән нәтиҗәгә китерәчәк тә…» (РДТА, 1290 фонд, 10 тасв., 181 эш, 106 б.).

3) Русча яза белмәүдән файдаланып, халык санын алганда, христиан дип теркәмәсләрме? 

Уфа губернасының 1865 елны крестьян сословиесенә язылган элеккеге Башкорт гаскәре (башкортлар, мещеряклар һәм типтәрләр) мөселманнары арасында каршылык хәрәкәтенә җанисәп кәгазендәге сословиегә кагылышлы урын сәбәп була. Мөселманнар «крестьянин» сүзен «христианин» термины белән тәңгәлләштереп аңлый. Губернатор Н.Богданович 1896 елның 28 декабрендәге 769 санлы циркуляры белән «Кайбер очракларда җирле халыкның аңын тынычландыру һәм җанисәпне тоткарлыксыз уздыру» өчен җанисәп кәгазенең 4 нче графасында элеккеге башкорт сословиесе (башкортлар, мещеряклар һәм типтәрләр) вәкилләрен «крестьян» урынына «башкорт» дип язарга рөхсәт итә (Загидуллин И.К. Особенности проведения в Уфимской губернии Первой всеобщей переписи населения 1897 г. // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2020. Т.10. №2. С. 133). 

Хөкүмәтнең тырышлыгы һәм мөселман руханиларының аңлату эшләрен алып баруы татарлар яшәгән күп кенә җирләрдә администрациягә киеренкелекне киметергә һәм җанисәпне уңышлы уздырырга мөмкинлек бирә. Шулай да, күп кенә урыннарда имеш-мимешләр һәм җирле администрациянең ялгыш адымнары каршылыкны көчәйтә, җәмгыятьне губерна җитәкчеләренең халык белән шәхсән аралашуы ярдәмендә яки көч кулланып, хәрбиләрне җәлеп итеп кенә тынычландыралар. 

1896 елның декабрь ахырында авылларда санаучылар пәйда булуга, ике сценарий күзәтелә: санаучы булып татар-мөселманнар, иң беренче чиратта, муллалар эшләгән авылларда җанисәп тыныч башлана. Әмма ул йомгакланганчы, төрле имеш-мимешләр тәэсирендә, халык бу эшне туктатуны яки тутырылган җанисәп кәгазьләрен күрше татар авылларында бу эш төгәлләнгәнче администрациягә тапшырмауны таләп итә башлый. Кайбер очракларда, абруйлы авылдашлары катнашып, халык санын алуны төгәлләүгә ирешәләр. 

Каршылык күрсәтелгән урыннарда башка күренеш хасил була: «Татар халкы (...) борчыла һәм санаучыларны халык санын алу өчен кертмәячәген белдерә, хакимиятнең аңлатуларына ышанмый. Авыл старосталары һәм муллалар аша административ затлардан һәм санаучылардан берәү дә авылга аяк басмасын, югыйсә көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин дип, хәбәр ирештерелә. Татарлар авыл старосталарына һәм муллаларга хакимияттән бернинди кәгазь дә кабул итеп алмаска боералар, моның өчен җавап бирәсе булу белән яныйлар». 

Казан губернасында мөселман авыл җәмгыятьләрен бастыру өчен өч каратель отряды оештырыла. Беренчесе (батальон) вице-губернатор җитәкчелегендә 10 гыйнвардан Мамадыш, Лаеш, Спас һәм Тәтеш өязләре авыллары буйлап уза, каршылык активистларын кулга алу, халыкны суктыру белән «патша боерыгына берсүзсез буйсыну кирәклекне» аңлата. Икенче отряд (өч рота) губернатор П.А. Полторацкий кул астында 19-30 гыйнварда кулга алулар, суктырулар белән Казан, Царевококшай һәм Цивиль өязләре авылларын урый. Өченче команда (160 штык һәм 7 офицер) 14 гыйнварда Чистайга килеп, өяз шәһәрендә татарлар арасында җанисәп уздыруга булышлык күрсәтә. 19-30 гыйнварда бу хәрбиләр катнашында Чистай өязендә 254 крестьян кулга алына, аларга каршы җинаять эше кузгатылып, күбесенә җәза бирелә. 

Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, татарлар Казан губернасының 85 волостенда баш күтәрәләр, бу хәрәкәт 422 авылны чолгап ала. Спас һәм Зөя өязендә каршылык хәрәкәтендә барлык авыллар диярлек катнаша. Казан өязе крестьяннары хәрәкәте бердәмлеге һәм күпсанлылыгы белән (якынча 80% авыллар) аерылып тора. Татарлар яшәгән 10 өязнең сигезендә каты суктырулар һәм авыл җәмгыятьләрен хәрби көч белән тынычландыру гына Казан губернасында җанисәпне вакытында уздырырга мөмкинлек бирә (Загидуллин И. К. Перепись 1897 г. и татары Казанской губернии. С. 166–213). 

Уфа губернасы Минзәлә өязе мөселманнарының күпчелеге, Уфа, Златоуст, Бөре һәм Бәләбәй өязләрендә яшәгәннәренең бер өлеше үзләре турында мәгълүмат бирүдән баш тарта, санаучыларга җанисәп кәгазьләрен тутырырга бирми яки бланкларны юк итә. Администрациянең һәм руханиларның аңлату алып баруы кайбер урыннарда ачыктан-ачык бәрелешләрне булдырмый кала. Бәләбәй өязе Корыч волостенда крестьяннар төркеме (берничә йөз кеше) земство начальнигына һөҗүм итә, аны муллалар гына аралап ала. Минзәлә өязе Әхмәт авылында земский начальникны, Мәлләтамакта – становой приставны тукмыйлар. Хәрбиләр килгәч, Бәләбәй өязендә җанисәп дәвам итә. Ике рота солдатлар 9 гыйнвардан 18енә кадәр Минзәлә өязенә җибәрелә: беренчесе вице-губернатор җитәкчелегендә төньяк-көнчыгыш һәм төньяк волостьлардагы каршылык күрсәтүче барлык авылларны йөреп чыга, икенчесе өяз исправнигы кул астында көнбатыш һәм көньяк волостьларда була. Бер татар авылында вице-губернатор 15 крестьянны суктырырга боера. Башка авылларда экзекуция кулланылмый. Отрядлар белән Уфа округ суды прокуроры һәм судьялар төркеме йөри, алар йөзләп кешене кулга алалар. Башка урыннарда тәртипне земство начальниклары урнаштыра. 

Вятка губернасы Алабуга һәм Малмыж өязе татар авылларының мәхәлләләре 1895 елның декабрендә санаучыларны кертми. Халыкны куркыту өчен Алабуга өяз исправнигы 11 гыйнварда судсыз-нисез тирә-як авыллардан өяз шәһәренә базарга килгән 70 крестьянны кулга ала. Бу өяздә җанисәпне вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирә. 

Самара губернаторы дүрт рота солдат белән Бөгелмә өязендә җанисәпкә каршы чыккан 30 татар авылын (45 меңләп кеше) буйсындыра; Ставрополь өязе Боровка авылына да солдатлар җибәрелә. 

Урта Идел һәм Урал буе өязләрендә хәрби көчләрне файдалану җанисәпне башкарып чыгуда хәлиткеч роль уйный. Халык санын алуның ил күләмендә башкарылуы шулай ук авыл җәмгыятьләрендә фикер формалаштыруга йогынты ясый, крестьян башкүтәрүләренең санын арттыра (Загидуллин И.К. Татарское национальное движение в 1860–1905 гг. Казань, 2014. С.344-359). 

Шулай итеп, 1897 елгы җанисәп алдыннан, дини факторга нигезләнеп, татарлар арасында көчле дини-җәмгыяви берләшү хәрәкәте башланып китә. Бу хәрәкәт җәмгыятьнең барлык әгъзаларын, хәтта авыл старосталарын һәм сотскийларны, еш кына руханиларны да катнаштыра. Иң киеренке мизгелләрдә халыкның йөз чөерүеннән яки урыннарын югалтудан, сатылуда гаепләнүдән куркып, муллалар да күпчелеккә буйсына. Дини мобилизация хөкүмәтнең элеккеге елларда алып барган руслаштыру сәясәтенең нәтиҗәсе булып, дини үзбилгеләнү өчен көрәшнең бер формасына әйләнә. Татар традицион җәмгыяте «йомыла»: чит фикерне ышанычсыз дип санап, үз эчендә кайный башлый. 

1897 елгы җанисәп мөселманнар каршына беренче тапкыр туган тел турындагы мәсьәләне куя. Хөкүмәт, төрки телләрнең исемлеген эшләп, аларны сайлау алдына бастыра. Идел-Урал төбәгендә милли һәм этник үзаң күрсәткече булырга тиешле туган тел мәсьәләсендә өч вариант тәкъдим ителә: 1) «мещеряк» теле (татар теленең диалекты), 2) «типтәр» теле (чынбарлыкта юк) һәм 3) татар теле (Ноак К. Некоторые особенности социальной структуры поволжских татар в эпоху формирования наций (конец XIX – начало XX в.) // Отечественная история. 1998. №5. С. 148). Шул рәвешле, дәүләт халыкның этник үзаңын формалаштыруга гына алынмый, бәлки, аны «туган тел» вариантлары дип билгеләп көчләп тага. Татар теле аерып күрсәтелүнең мөселманнар этноконфессиональ үзаңында татарлыкның ныгуына китерүен дә әйтергә кирәк. 

1897 елны татар теленең 3 төркемгә аерылуы ул чор этноконфессиональ җәмгыятендә таркатучы фактор булмый әле. Чөнки үзбилгеләнү, асылда, дини принципка нигезләнә. XIX гасыр ахыры татар-мөселман җәмгыятендә тел, дин белән чагыштырганда, икенчел элемент дип санала (Давлетшин К.Д. Нации и ислам (Критика философско-теологических концепций о единстве наций и ислама). Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. С. 54). Бу – беренчедән. Икенчедән, Идел-Урал төбәгендә милли вакытлы матбугат булмаганга, зыялылар өчен әлеге мәсьәлә принципиаль әһәмияткә ия түгел. Өченчедән, җанисәп кәгазьләре өйләрдә/фатирларда тутырыла: туган тел турындагы сорауга җавап һәр кешенең шәхси эше кебек кабул ителә. Ситуация 1897 елны губерналар буенча гомумиләштерелгән мәгълүматлар басылып чыккач үзгәрә: татарлар, мишәрләр һәм типтәрләрнең саны турында фикер алышу башлана. 

ХIХ гасыр ахыры авыл мөселманнары карашында чукындыру куркынычы мөселман традицион мәгарифен кысу хисабына рус уку-укыту системасын җәелдерү белән тәңгәлләштерелә. Бу чорда татар элитасын да, гади халыкны да чукындыру алып барылмый. Әмма хакимиятнең мөселман мәгарифен күзәтүне көчәйтүгә кагылышлы эчке сәясәте, Рус православ чиркәвенең миссионерлык эшчәнлеге татарларның төп өлешенең рус уку йортларыннан читләшүенә китерә. А.А. Рорлих фикеренчә, «мөселман» үзаңын саклау өчен көрәш, ахыр чиктә, татарларда милли үзаң үсүгә китерә, аларга Россия империясендә милли тигезлеккә ирешү заруриятен төшендерә» (Исхаков Д.М. Феномен татарского джадидизма: введение к социокультурному осмыслению. Казань, 1997. С. 8). 

Традицион татар җәмгыяте вәкилләренең хакимияткә каршылыгы җанисәп төгәлләнгәч тә дәвам итә, ул Госманлы дәүләтенә күченү-мөһаҗирлек хәрәкәте рәвешен ала. 1897 елны Бөгелмә өязе исправнигы биргән исемлек буенча монда 272 кеше күченергә әзерләнә; Самара һәм Уфа губерналарында 395 гаилә Төркиягә җыена. Самара һәм Уфа губерналарыннан күченүчеләрнең беренче төркемендәге 448 кешене 1898 елны хакимият, илдән чыгармыйча, туган авылларына кайтара. 373 кешелек икенче төркем паспортлар алып, Самсунга китә (Гусева Ю. Н. Миграция средневолжских мусульман на рубеже XIX – начале ХХ вв.: причины, обстоятельства, последствия (из истории общин Самарской и Нижегородской губерний) // Исповеди в зеркале: Межконфессиональные отношения в центре Евразии (на примере Волго-Уральского региона – XVIII–XXI вв. / Сост. и отв. ред. Стефан А. Дюдуаньюн, Ксавье Ле Торривеллек, Ольга Н. Сенюткина. Нижний Новгород: изд-во НГЛУ, 2012. С. 242). 

Җанисәп үткәрүдән, бигрәк тә, җәдитләргә җай килә. Аларның җанисәп мөселманнарга куркыныч тудырмый диюе раслана. Бу яктан 1897 елгы җанисәп җәдитчеләрнең кадимчеләрне мораль җиңүе булып аңлашыла. Җанисәп нәтиҗәләре җәдитләр өчен кадимчеләрне рус телен белмәүдә, яңа методлы укытуны кертмәүдә гаепләүләргә нигез була. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: