Сынаулар (повесть)

1 бүлек

Барсы да алда әле...

Дәрескә кыңгырау шалтырарга өлгермәгән. Сыйныфта барысы да үз эшендә. Айгөл парта өстенә менеп утырган Гүзәлгә нидер аңлата, Гөлчәчәк химия дәресеннән соң акшарга баткан тактаны сөртеп азаплана, Ранил самолётлар ясаган... Дәрескә кыңгырау шалтыраганчы гел шулай була. Ә инде аннан соң, армиядә сафка тезелеп баскан солдатлар төсле, барысы да үз урынына утырып, укытучыны көтә башлый. Бүген дә шулай булды. Математика укытучысы Роза апа кабинетка килеп кергәндә, чебен очкан тавыш та ишетелә иде.

— Исәнмесез, — диде ул сыйныфка күз салып. Кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Һәрвакыт ягымлы булырга тырышкан Гүзәл:

— Исәнмесез, Роза Әсхәтовна! Хәлләрегез? – дип сүз башлаган иде:

— Хәлләр хәл түгел әле монда. Кичә эшләгән контроль эшләрегезне тикшердем, бер дә куанырлык хәл юк! Күпме аңлатам, күпме сөйлим. Дәрес буе тикмәгә генә тукылдап утыраммыни мин?!

Ул кулындагы дәфтәрләрне ача-ача, парта өстенә ташлый башлады. Сыйныфта барсының да башы иелгән иде.

— Сынауларны ничек тапшырырсыз сез, белмим мин!

...Дәрес барышында әллә ничә кат әйләнеп кайтты ул бу темага. Әле бит тугызда гына укыйбыз, тугызның традицион сынаулары берни дә түгел дип ышандырдылар укучылар. Һәм аннан соң... Уку елы да әле генә башланды бит. Күңелдә әле җәйге хатирәләр... Синең алгоритмнарың да, квадрат тигезсезлекләр дә түгел!.. Уку елы башланып, ике атна үтмәде, инде сынаулар дип сөйли башладылар. Әле барысы да алда, аңа хәтле вакыт буа буарлык.

Тышта һаман җәй... Юлларга сузылган нечкә пәрәвездә кояшның салават күпере төсле нурлары җемелди. Иләс-миләс исеп куйган җылы җил чәчләрне иркәли. Яфракларга да сарылык иңмәгән чак әле! Кайсы көзләр пыскак яңгырлы була. Көнозын яуган яңгырлары үзәккә үтә, соры көннәренә карап, күңелдә булган бар кәеф тә эреп юкка чыга. Ә быелгы көз матур, кояшлы килде. Мәктәптән өйгә атлаганда, түбәләргә төшеп күзне чагылдырган кояш нурына карап, күңел балаларча сөенеп куя. Быелгы көз – җылы. Әллә җәй тулы моңсулык булганга микән?

Җәйдә булган күңелсез хәлләрне исемә төшерсәм, үз-үземне кая куярга да белми башлыйм. Тәннәрем чымырдап, мине ниндидер шомлы дулкынга ияртә... Бәхетле идек бит без. Әти, әни һәм мин. Авылның бер читендә, кечкенә булса да таштан салынган йортта яшәдек. Әти-әниемә бер генә идем мин. Бөтен кирәк әйберемне алып торсалар да, иркә булмадым. Тик бер вакыйга гаиләбезне мәңгегә җимереп ташлады...

Җәй урталары. Болыннарда җир җиләге өлгергән чак... Бар халык болынга агыла, чиләкләрен тутырып, татлы җимешне җыя. Кышкы салкын көнгә җәй җылысын алып керергә телиләр, күрәсең... Җәйнең төсен мин дә саклап калырга теләгән идем. Чиләкне тутырып өйгә кайтып, ишегалдына үткәч, әнинең ялварулы тавышын ишетеп, туктап калдым:

— Нигә генә бөтен авыл өстендә шулай безне мыскыл иттең соң син, Гариф. Нинди начарлыгым тиде соң сиңа? Кайтканыңа барсы да әзер, урын-җирең җыйган. Көн дә шушы авыл башындагы кибеткә чабам. Булсын дип йөрим бит мин дә. Ниләр генә ошамады соң сиңа...

Минем килеп керүне күргәч, икесе дә шым булдылар. Күз алдымда шундый картина пәйда булды. Бер читкә текәлеп горур гына әти басып тора, әни тезләнеп аңа караган, күзләре яшьле...

— Ни булды? — дидем мин, үз тавышымны үзем танымыйча. Әни, урыныннан торып, яшьләрен сөртте дә:

— Кызым, әтиең бездән китә. Ул бездән яхшыракларны тапкан, — диде.

Әтине корт чактымыни:

— Гомер буена баланы миңа каршы котыртып яшәдең. Карале нәрсә сөйләп тора бит. Кер, кызым. Утыр әле менә монда, — диде ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.

Әти кухня өстәле кырында торган урындыкка өндәде. Мин ашыкмадым. Ни булганын бераз чамаласам да, ахырына кадәр барсын да белеп бетерәсем килә иде.

— Әнкәй? Ни булды?

— Кызым, — диде ул, яшьләренә буылып, — кызым... Әтиең түбән очтагы Салисә апаң янында чуалган икән. Хәзер балалары булачак, көмәне җиде айлык, ди. Әтиең китә, кызым.

Әни кабат сулкылдап елап җибәрде. Эсселе-суыклы булып китте шулчак. Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни! Ничек, әти, ничек? Ничек безне шулай алдап йөри алган икән? Әле кем белән диген бит, дүрт балалы ирсез хатын белән.

Әти кулындагы чемоданын бер алды, бер куйды. Аннан иңемә кулын салып, «кызым» дигән иде, мин аның кулын этеп җибәрдем.

— Оныт безне, әти! Син башка безгә беркем дә түгел, ишетәсеңме!!!

Әти кулын селтәп чыгып китте...

Шуннан соң без әни белән генә яши башладык. Әтине гел күрә идем, безнең авылда яшәде. Очраса – күрмәмешкә салышырга тырыштым. Йөрәккә кереп гел әрнетә иде аның хыянәте. Салисә апа колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләде. Безнең мәктәп юлы әнә шул сукмаклар аша үтә. Ара-тирә күземә чалынса да, бер сүз дә әйтмәдем. Мине күрсә, ул да башын түбән ия, гаепле күзләрен миннән яшерергә тырыша иде.

***

— Аңларбыз микән без, юкмы бу математиканы, тәмам туйдырып бетерде бит. Сынауларга әзерли, имеш. Сынаулар дип ярты йөрәк бетте хәзер. Ул улына да шулкадәр таләпчән микән, мескен Самат ничек түзә диген, ә...

— Алай димә инде. Ул безгә бары тик яхшылык тели. Башкача укымыйбыз ич без. Өстәвенә безнең сыйныф әле маймылланырга да бик ярата. Ирек кенә бир, хәзер Тәбрис ишәк булып кычкыра башлый, кыланырга да күп сорамас. Ә Роза апаның дәресләре тәрбияви була, минемчә.

Гүзәл белән мәктәп ашханәсендә чәй йотып, гәп куертып утыра идек, дәрескә кыңгырау чыңлады. Дәррәү сыйныфка йөгердек. Юк, укытучының шелтәләвеннән куркып түгел, бары тик яраткан дәресебез булганга. Географиядән безне Галия апа укыта ич. Галия Миркасыймовнаны һәркем белә, ул дәресләрне үтә дә шаянлык, төрле кызык хәлләр белән үреп алып бара. Бүгенге дәрес тә шундый булырга охшап тора...

Авыл мәктәбе – авыл мәктәбе инде. Сталин заманыннан калган иске карталар таушалып беткән. Читләренә кәгазь кисәкләре ябыштырылган. Урта бер тирәдә шулай ук «ямау» күренә. Берәү бик тырышып Таллин шәһәрен күрсәткән бугай, тишелеп үк чыккан. Анда да шакмаклы дәфтәр бите ябыштырып куйганнар. Тик Таллин урынына Каенлы дип язганнар. Картага күз салсак, безнең авыл Латвиянең күршесе булып чыга.

Галия апа бүген тактага һәрнәрсәдән кызык табарга яратучы Илһамны чыгарды.

— Җәйге каникулдагы ят, шат хисләрдән бераз арынып, картаны кабатлап алыйк әле. Мин дәүләтне әйтәм, син башкаласын тап һәм күрсәт.

Илһам тактага чыккач, иркенләп утырсаң да була. Чөнки ул аннан тиз генә кермәячәк, хәтта дәреснең бетү ихтималы да бар.

Бик озак азапланды ул карта янында. Бары тик Каенлыны, Мәскәүне һәм Пекинны күрсәтә алды. Ә Австралиянең башкаласы Австрия икәнен белеп, көлә-көлә дәрестән чыгып киттек. Дәрес ахырында апа:

— Сынаулар дип артык борчылмагыз. Тугызның сынаулары авыр түгел ул. Болай да бөтен яшьлегеңне укуга бирәсең. Нәтиҗәсе булса ярый да бит... Күпмеләр кызыл дипломнарын кочып өйдә утыра, кайберләре ике югары белем белән чәй әзерләп йөри. Бу сынаулар чүп кенә ул. Ә менә тормыш сынауларында сыгылмый калу — чын батырлык! – диде.

— Тагын җиде ай бар бит, барысы да алда әле, — диештек.

Галия апаның бу сүзләрен аңламаган идем. Мәгънәсен тора-бара язмыш үзе төшендерде...

Алмаз

Яратам да инде туган авылым Каенлыны... Бигрәк газиз, бигрәк якын минем күңелемә. Ул зур мәйданлы, киң булып җәелгән. Табигате дә үзенчәлекле, кайбер урамнары тау башында, кайберләре бөтенләй түбәнлектә урнашкан. Мәктәбебез исә тау өстендә горур булып басып тора. Аннан ерак түгел, тау астында чишмә бар. Тау аны үзенең кочагына алган төсле. Әнә шушы таудан кыш көне чана шуа идек. Дәресләр тәмамланып, эңгер-меңгер төшсә дә, шуа-шуа букчалар таушалып, аның эчендәге китаплар чүбеккә әйләнеп бетсәләр дә — барыбер ул ләззәтне берни белән алыштырып булмый. Шушы китаплар өчен директор каршында күпме кызарырга туры килде, ләкин барыбер кыш җитеп, кар ятуга, дәресләрдән соң шул тауга юнәлә идек.

Ә безнең йорт авылның иң башында. Шуңа яз да, җәй дә безгә иртә килә. Март кояшы бераз җылыта башладымы – карлар эрергә тотына, өй тирәсендә яшел чирәм баш төртә. Ә түбән урамнарда әле катлам-катлам булып кар ята... Нәкъ шушы вакытта әнкәй кечкенә каз бәбкәләре ала. Кыш чыккан «кысыр» ана һәм ата казга ияртә. Алар исә «балалары»на куана, көзен бәрәңге чүпләре яндырган төтен таралып, кар ята башлаганчы шулар белән мәш киләләр. Бездә юллар такырайганда, түбән урамнарда әле ерып чыга алмаслык пычрак була. Кичләрен көндәлек эшләрне тәмамлагач, йорт каршысына чыгам да, иркен итеп бер сулыш алып, азанны көтә башлыйм. Дүрт манара да уч төбендәгедәй күренеп тора. Төп мәчет бездән ике адымда гына...

Балачакта, берәр танылган шәхеснең телевизордан яисә радиодан туган җирләрен үтереп мактаганын, аны яратуын аңлатканын ишетә идем. Моны тыңлаганда, күңелгә корт кереп, бар уйларны кимереп бетерә. «Хе... Каенлы. Каенлы тек Каенлы инде, бер матурлыгы да, үтереп мактар урыннары да юк», — дип уйлыйм да эшләвемне дәвам итәм. Бар икән шул. Язга чыккач, төннәр буена бакалар хоры концерт куйган Бабиль күле, кышын — каток, җәен «эштән бушаган» акбашлар йөзгән идарә бинасы каршындагы күл дә күңелдә, йөрәк түрендә. Үткән җәйдә ике атнага лагерьга баргач, бигрәк тә авылымны сагынып, кайтыр көннәрне көтә-көтә тәмам зарыккан идем. Шунда авылымның «караңгы» урамнарын, көз, яз җиткәч үтеп чыга алмаслык сазлыкка әйләнә торган юлларын уйлап, сагынып кайттым.

***

— Әни, бүген дискотекага чыгып керсәм ярыймы, бик соңга калмыйча гына? — Ярар, соң. Тик кара аны: озак йөрмә, кирәкмәгән урында кирәкмәгән белән чуалма. Дискотекадан соң туп-туры өйгә.

Әнинең туп-туры дигәнен ишеткәч, гел көләсе килә башлый. Туп-туры, беркая да борылмыйча кайтсам – әрәмәдән, су аша үтәсе була бит. Безнең йорт турысыннан клуб бинасының бер кырые күренеп тора. Безнең өй кыегыннан шунда аркан бәйләсәң ничек булыр икән?! Арканны билеңә урап, ыргак эләктерәсең дә туп-туры клубка! Менә бу чыннан да туп-туры булыр иде.

Гүзәл белән бүген безне дискотека көтә. Кичен бизәнеп, Гүзәлләргә йөгердем. Ул миннән бер урам аркылы яши. Аның бик озак чыкмый торуы, әлбәттә, гадәти иде. Шуңа да ашыкмаска кирәк. Тик өйдә озаграк торсаң, әни «ярар, йөрмә инде бүген, кызым», дип әйтергә дә мөмкин. Иртәрәк төшеп көтеп торасы булды. Көзге сентябрь һавасы салкынча. Күктә чекерәеп кенә йолдызлар яна. Төннең кара тунында ерганаклар ясап очкан самолётларның тавышы ишетелә, юллары сызылып кала. Шуңа шактый әсәрләнеп торганда, Гүзәл дә чыгып җитте. Күзләрен мелт-мелт йомып, еш-еш сулап, иңбашка сугып алды.

— Киттекме?!

Клуб тирәсендә иң ошамаганы – тәмәке тартучы егетләр, зур тормышның тәмен тәүге кат татыган, кәпрәйгән малай-шалайлар. Килеп җитүгә, клуб эченә үтәр өчен, шушы зәңгәр томанны кичәргә кирәк. Ул гына да түгел, исе өстеңә сеңә, күңелне болгата. Керә-керешкә Гүзәл ничәнче егет белән кочакланышырга өлгерде инде. Аптырамагыз, бездә шулай исәнләшәләр. Миңа исә бу бик ошап бетми. Яңа гына хәмер капкан егетнең кочагына керәсем килеп тормый. Үзе килсә – борып җибәрмисең инде анысы.

Сентябрь ахырлары булуга карамастан, клубның бию залында кеше байтак иде. Шул агымны ера-ера, бер читтә урын табып бии башладык. Җемелдәгән аллы-гөлле утлар шәүләсендә Гүзәлнең ап-ак каешы, ялтыравыклы футболкасы күренеп кала. Бер карасаң, авыл балаларының бөтен юанычы да шул клуб бит инде. Башка барыр урын да юк.

Бераздан тынчу һавадан, тәмәке төтененнән туеп, урамга чыктым. Каршыда – төзелеп бетмәгән балалар бакчасы. Кайчандыр бик тырышып эшли башлаган булганнар, стеналары да өч кат кирпеч белән өелгән. Тик, кызганыч, бисмиллалары җитмәгәнме, акчалары калмаганмы шунда, бина төзелгән килеш басып тора. Ни ишеге, ни тәрәзәсе юк. Шомлы ул урын. Мин анда булмаска тырышам. Әле кичә генә радиодан бер тапшыруда «әтисез балалар еш ялгыша, еш хаталана», – дип сөйләделәр. Мин шуларның искәрмәсе булыйм әле! ...Кемнәрнеңдер кычкырып көлүе уйларымнан айнытып җибәрде. Ерактан ук таныдым, унберенче сыйныфның ике «йолдызы». Аларны һәр ана балаларына гыйбрәт итеп куя. Укулары уку түгел, яман гадәтләре дә бихисап. Гүзәлнең шулар белән бергә чыгып килүе күңелгә шом җибәрде.

— Айсылу! – диде ул бер кызарып, бер агарынып. — Сине эзләп арып беттем. Ә син урамга йөгергәнсең.

— Анда сулап булмый башлады. Тәмам тынчу. Әйдә, кайтабызмы?

— Син нәрсә? Әле бит дискотека башланды гына. Әйдә инде бераз биик, аннары — өйгә.

Ул шулай диде дә мине клуб бинасына җилтерәтеп алып кереп тә китте. Безгә теге унбердәге ике кыз да иярде. Моны өнәп бетермәсәм дә, сүз әйтмәдем. Тик бераздан берсенең кулында хәмер шешәсе пәйда булды. Аз гына да оятка алмыйча эчә үк башлады. Мин Гүзәлне читкә өстерәдем. «Әйдә киттек моннан, безне дә шундый дип уйлаячаклар». Гүзәл кулын җәһәт кенә тартып алды да кабат алар янына китеп барды. Мин үпкәләп чыгып киттем. Дустымның шундый кыланмышыннан йөрәгем әрни, күзләр дымланган иде...

— О, Айсылу, сәлам. Мине күрмичә дә узып барасың.

Кем дип торам, Динар икән. Унберенче сыйныф егете. Аның яңа гына кереп барышы бугай. Мин елмаеп үтеп китәргә теләгән идем:

— Әллә елый инде. Син нәрсә, кем рәнҗетте?

— Юк, рәнҗетмәде, юк. Болай кәеф юк. Өйгә кайтып барам менә, — дидем мин, күзләремне яшерергә теләп.

Динар, кинаяле караш ташлап, мине җитәкләп алып чыгып китте. Бераз баргач, авыл кибетләре артындагы бүрәнәгә килеп утырдык.

— Сөйлә әйдә. Нигә кәефләрең юк синең?

— Гүзәл инде. Теге унбернең «йолдызлары» белән чуала. Бүген каршыма ук китереп бастырды. Оятымнан үләм дип торам.

— Хи, исең китмәсен. Гүзәл шундый инде ул. Шуңа борчылып утырма инде, Айсылу, – дип кочаклап алды.

— Әйдә, керәбез? Минем җавабымны бүлдереп, телефон шалтырады.

«Әйе, Алмаз. Юк, мин кибет артында. Юк, үзем генә түгел. Ярый...» Динар эшлекле генә елмаеп куйды. Бик күңелле кеше ул. Шул ягы белән үзенчәлекле: ул авыр чакта хәлеңә керә, ә күңелле икән, тагын да  күңеллерәк ясый. Бар хәлләрнең дә үзәгендә булырга ярата ул. Үзен дә шуңа күрә бик яраталар. Яныбызга машина килеп туктады. Ишекне ачып, бер егет төште. Чем-кара чәчле, кара күзләр, йөгерек кашлар. Өстендә, салкын булуга карамастан, күн куртка, кулына сәгать таккан. Караңгылыкта бераз ияләнгәч кенә бу егетнең Алмаз булуын аңладым. Бездә тарих фәненнән практика үтәргә кайткан егет ул. Берничә дәрес тә укытканы бар. Динар сул кулы белән мине кочаклаган килеш кулын егеткә сузды.

— Сәлам, егет. Ни хәлләрдә? — диде ул олыларча көр тавыш белән.

— Әйбәт. Син нәрсә, кызлар кочып, тышта басып торасың? Мин сезгә комачауламаганмындыр бит?

— Юк, Алмаз. Айсылу китә инде. Өенә кайтып барышы аның.

Алмаз мине баштанаяк «тентеп» чыкты да:

— Әйдә соң, кайтарып куям. Мин елмайдым. Юл буена ялгыз гына атласам, күңелсез булыр төсле иде. Ә Алмаз — күңелле егет. Машина белән җилтерәтеп кайтарыр да куяр. Алмаз миңа карап елмайды. Мин дә. Берара шулай карашып тордык. Динар бер миңа, бер Алмазга карады да:

— Ярый, Алмаз. Борчылма. Мин аны үзем озатып куярмын, яме.

— Син бит клубка керергә теләгән идең, — дидем мин.

Динар ни эшләргә белми, уңайсызланып елмаеп куйды. Бераздан без Алмазның машинасында караңгы тыкрыкларны иңли идек инде... Клубтан миңа шактый кайтасы. Алмазга кая борылырга икәнен әйтә тордым, ул, күңелле вакыйгалар сөйләп, туйганчы көлдерде. Безнең өйгә җитәрәк машинаны туктатырга куштым. Әни машина тавышы ишетсә, әллә ни уйлавы бар. Тышта тагын да салкынайтып җибәргән иде. Машинадан чыккач, өйгә кадәр бергә атладык.

— Менә кайтып та җиттем. Рәхмәт инде озатып куюыңа, — дидем мин, кулларымны аның кулларыннан алып.

– Пока!

— Хуш, Айсылу. Очрашканга кадәр, – Алмаз мине билемнән кысып елмайды. Кинәт муенымда аның кайнар сулышын тойдым. Башымны читкә борып, көчле кулларыннан аерылдым да өйгә юнәлдем.

— Очрашканга кадәр, — дидем мин, соңгы иҗекне булдыралганча сузып. Өйгә кермичә, келәт алдына барып утырдым. Кызык та егет инде бу Алмаз. Мөгаен, аны яратып йөрүче, аның өчен барсына да әзер булган кызлар бардыр. Ә бүген ул мине озатты. Димәк, мин кемнеңдер хыялы белән кайттым. Кызганыч та, кызык та. Уйларымда — бүгенге кич, күзләрем авылны күзли... Ерактан яктырган, балачакны хәтерләткән утларга карадым да катып калдым. Кап-караңгы авыл. Бары тик өй тәрәзәләрендә берән-сәрән булып утлар яна. Ара-тирә прожектор утлары «әле монда без дә бар бит» дип яктыралар. Шәһәрдәге төсле яп-якты түгел, ләкин әнә шушы черем итеп янган утларга карап та күңел сөенә. Бала чактан күңелгә кереп калган бу утлар. Кичләрен, эңгер-меңгер төшкәндә, өйгә кайтышлый иң беренче тәрәзәбездәге утларны күзәтә идем. Утлар яна икән – димәк, өй учагы җылы. Утлар бар икән – димәк, өмет тә бар. Урам буйлап «кеше көлдереп» йөрүче исерекбашларның өендә төннәрен кабынган ут аларны сафландыра төсле иде. Бала чакның яланаяк йөгереп, юл тузаннарында буталып калган шушы мизгелләре бүген кабат хәтер шәмен кабызды...

«Мин сине көткән идем...»

Бу уку елының да инде өченче аен башладык. Зур авырлыклар белән булса да, математиканы да үзләштереп барабыз. «Сеңдереп» укыгач аңлашыла да икән үзе. Укытучы апабыз һәр дәрестә кечкенә генә үзлектән эш ясап ала. Сыйныфны ике вариантка бүлеп, биремнәрне тактага язып куя да күзәтә башлый. Күчертергә ирек бирмәскә тырыша. «Читкә баш боруыгызга күз йомып барсам, имтиханнарда хәйран көчәнергә туры киләчәк», — ди ул, елмаеп. Нинди генә таләпчән булса да, яратам мин Роза апаны. Бар күңелен дә укытуга салган укытучы ул. Һәр дәрестә кулында тәртипләп язган планы була, биремнәрне да баштан үзе эшләп карый, төрле юллар белән безгә дә аңлата. Бер ачуын китерсәң, сиңа гел шикләнү белән карый башлый ул. Күптән түгел шушындый хәлгә тап булдык та без. Апа гадәттәгечә сыйныфны ике вариантка бүлеп утыртты да биремнәрне тактага яза башлады. Биремнәр шактый катлаулы иде. Дүрт җавап вариантыннан берсен сайларга гына булса да, бик авырга туры килде. Өченче биремне башлаганда, көтелмәгән кыңгырау чылтырады.

— Эшләрне җыйдык. Бишкә кадәр саныйм, аннан соң алмыйм, — диде, мәш килгән сыйныфка күз төшереп.

— Бер... Дәррәү битләрне, ерта-ерта, апага тапшырдык. Киләсе дәрескә нинди билгеләр булачагы һәркемнең йөзенә чыккан иде... Сыйныфка менгәч, «бөек» математиклар Нәргизә белән Радик дәфтәрләрне җәеп салып эшли башладылар. Алар бөтенләй ике эшкә генә җавап язып өлгергәннәр. Бер баш — әйбәт, ике баш — тагын да әйбәтрәк! Тиз арада эшләп бетереп, сыйныфтан чыгып йөгерделәр. Гүзәл көрсенеп карап калды. — Төзәтергә киттеләр...

***

Безнең мәктәптә һәр бәйрәм саен диярлек спорт залы сәхнә ролен үти. Яңа ел җиттеме — чыршы алып кайтып, залның иң уртасына куялар. Чыршы алып кайткан көнне, малай-шалай ылыслары белән чеметтереп йөрергә дә ярата. Аны беренче сыйныфлар кәгазь җилеме ярдәмендә ябыштырып ясаган тәүге «шедевр»лары белән бизиләр, ара-тирә кибеттән кайтарган мишуралар да кунаклый, гирляндалар кабына... Ә безнең тиздән көзге бал. Шуңа да спорт-залны бизәүне тугызынчы һәм унынчы сыйныфларга тапшырдылар. «Сынауларга әзерләнүче» унберләрне «беспокоить» итмәскә дигән карар чыгарып, безне мәктәп бакчасыннан сары яфраклар җыярга чыгарып җибәрделәр. Ара-тирә ризасызлыклар да ишетелде.

— Хе, унберләр, имеш! Без дә сынау бирәбез, между прочим!..

— Хәзер рәхәтләнеп ял итә инде алар.

— Залны өлкән сыйныфлар бизәргә тиеш! Залны мәш килеп бизәгәндә, директор абый эшебезне күзәтеп торды.

— Болай тырышкач, дискотека да ясарбыз әле, бәйрәмнән соң, — диде ул, тыйнак кына елмаеп.

— Абый, бәлки каникулларга тагын ике атна өстәрсез, — диде Тәбрис.

Барыбыз да дәррәү көлеп җибәрдек. Абый, шелтәле елмаеп, баш чайкады да чыгып китте. Егетләрнең шатлыклы тавышы ишетелде.

— Дискотека булса, шәп бит, мал-лай! Бу бәйрәм гадәттә өлкән сыйныфлар өчен кич җиткәч була. Иртән — башлангыч сыйныфлар, көндез — урта, ә кичен безгә дә чират килеп җитә. Яфраклар белән тырышып-тырышып бизәлгән залга килеп керү ничектер күңелле. Спорт залын танып та булмый, әйтерсең, көз кереп кунаклаган. Стена-түшәмнәрдә сары өрәңге, каен яфраклары җилферди, ишек янында без ясаган плакатлар... Бәйрәм барышында директор абый, мәктәптә, район күләмендә булган ярышларга нәтиҗә ясап, грамоталар тапшырды. Егетләр бәйрәмнең бу өлешен тизрәк үткәрергә тели иде, барысы да дискотеканы көтә. Музыка башлангач, тыйнак кына урыннардан куптылар. Кыюраклар зал уртасынарак шуышты, кайберләре урыннарыннан да кузгалмый калды. Клубта яңгыраган көйләр иде монда. Заманча көйләрне бик яратмасалар да, укытучылар бүген моңа күз йомдылар. Техничка апалар кулларына зур фонарьлар алып, аларны болгый-болгый безгә «светомузыка» ясадылар. Көй барышында берәүнең көлемсерәве ишетелде: — Диджейлар шәп безнең! Талгын көйне кабызып җибәргәндә, заманчадан тәмам туеп беткән идем инде. Зал уртасыннан барысы да читкә таралып бетте. Уртада бер-ике пар гына басып калды. Кызлар оялып кына җылылык батареяларына сөялделәр, егетләрнең батырлары гына аларны биергә чакырды. Әйе, әйе, батырлары. Киләсе көнгә кемнең кемне биюгә чакырганы, кемнең кемгә ризалык бирмәве мәктәптә бар колаклар аша да йөреп чыгасы иде. Кинәт берәү беләгемнән тотып алды.

— Биибезме?

Динар икән. Аптырап киттем. Ризалык биреп, ым кактым. Залның уртасында бер почмак табып, әкрен генә әйләнә башладык. Тик бу озакка бармады, талгын көйне бозып, заманчаны кушып җибәрделәр. Китте чинаш, сызгыру. Динар «диджейлар» тарафына бер-ике сүгенү сүзе юллады... Бу атмосферадан туеп, залдан чыгып киттем. Раздевалкада пальтомның сәдәфләрен каптырып бетерә идем, йөгереп Динар килеп җитте.

— Айсылу, мин сөйләштем. Хәзер тагын медляк куячаклар. Әйдә, биибезме?

— Юк, Динар. Мин кайтам инде...

— Кайтасың? Алайса көт! Мин хәзер. Ул йөгерә-йөгерә залга юнәлде. Резин итекләремне киеп чыгып киттем. «Тышта көтәрмен әле». Урамда шактый салкын. Көз үзен сиздерә, аяк асты пычрата башлады. Көндезләрен итеккә атлап булмаслык пычрак ябыша, аякларны өстери-өстери хәлдән таясың. Мәктәп капкасына җиткәндә, машина кычкырткан тавышка айнып киттем. Алмаз икән ич бу. Бүген каршы алырга киләм дигән иде бит ул. Бөтенләй хәтердән чыккан. Машинага утырып, пычракта бата-бата өйгә юнәлдек.

— Ну, сөйләп җибәр, күңелле булдымы бәйрәмегез?

— Әйе. Кызык булды. Син нишләп бүген машина белән чыктың инде. Бу пычракта батып калсак... — Яраткан кызымны шул пычрак буйлап җәяү алып кайта алмыйм бит инде, Айсылу. Кызык та инде син.

— Алмаз. Әйтергә дә әллә ничек инде, минем синнән биш яшькә кечкенә булуыма син ничек карыйсың? Ул минем соравымны әллә ишетмәде, әллә җавап бирергә теләмәде, үзенекен сөйләп китте.

— Тиздән кабат укулар башлана инде. Кабат Казанга китәргә туры киләчәк. Барыбер авыл сагындыра, әллә сагыныр кешең булганга микән?

— Туган як һәрвакыт үзенә тарта инде ул... Безнең тыкрыкка керерлек түгел иде. Шуңа да машинаны аскы урамда калдырып, җәяү тәпиләдек. Бераз баргач, Алмаз кулларына күтәреп алды.

— Киттекме? Куллары көчле, беләкләре таза иде аның. Укытучы гына димәссең. Өйгә җитәрәк, капка төбендә басып тордык.

— Карале, — диде ул, үтә бер шаянлык белән, — мин укырга киткәч, син бит мине көтәчәксең?

— Э-ээ. Әйе, Алмаз. Нигә алай сорыйсың? Син бит атнага бер булса да кайтып йөрисең.

— Беләсеңме, — диде ул, кызып китеп, — ошыйсың син миңа, Айсылу. Синең белән таныштырган теге кичкә рәхмәтлемен. Син минем хыялымдагы кыз бугай ул. Сине озак күрми торсам, юксына, сагына башлыйм... Әллә ничек, күңел тарта сиңа. Аңлыйсыңмы? Мин елмайдым.

— Айсылу, синең кебек кыз хакында хыялланып яшәдем. Мин сине көткән идем... Алмаз белән хушлашкач, кара төнне ярып, сызгыру ишетелде.

— Айсылу! Син кай арада кайтып өлгердең соң әле? Мин бит сиңа көтәргә куштым. Динар икән. Йөгерә-йөгерә чалбар балакларына пычрак кунган, еш-еш сулый. — Кирәкмәс иде, мине бит Алмаз озатып куйды.

— Ал-маз?! Ничек инде? Ул Казанда түгелмени?

— Юк шул менә. Казаннан мине озатыр өчен кайткан. Ә син шулай эшли алмас идең әле, — дидем мин, елмаеп.

— Э-ээ. Ни бар соң ул Алмазда шулкадәр?! Нәрсәсе белән кызыктыра соң ул сине? Алмаз дип башкаларны күрми дә башладың бит! Динар беләгемнән эләктереп, нык итеп кысты, үзе һаман еш-еш сулый, ризасызлыгы йөзенә чыккан.

— Динар, кулымны җибәр әле. Авырта бит.

— Гафу... Айсылу, әйдә иртәгә район үзәгенә барабыз. Анда яңа кафе ачканнар. Шуны карарбыз.

— Син сынауларыңа әзерләнсәң иде, Динар. Мин керим, әни борчыладыр.

— Сау бул, Айсылу. Хушлашып, капка келәсенә бастым. Эһ, бу Динар. Авылның бөтенләй икенче башында торса да, пычракта монда кадәр килгән. Кызгандым да инде үзен. Әллә нишләде соңгы арада. Мин Алмаз белән очраша башлагач, күзәтеп кенә йөри. Юк, ул минем иң якын дустым. Ни булса да, мин якын дустымны югалтырга теләмим.

Син кайларда, әти...

Ноябрь ахырларында кискен салкынайтып җибәрде. Урамда бик озак басып та торып булмый, җил өйгә куып кертә. Барысы да тизрәк кар яуганын көтәләр. Җир туңып, ярылып-яргаланып бетте, бу салкынга ул да чыдый алмый, күрәсең... Урамга чыгарга исәп тә юк, буш вакыт булганда, имтихан эшләре белән утырам. Татар һәм рус теленә артык басым ясамыйча, кул астында гел математика гына. Биремнәрне үтәгәндә, кайбер урыннарда Роза апаның аңлатканы искә төшә. Хәтта кайсы урында тормыштан нинди мисал китергәне дә күңелдә. Бернинди укытучының да сөйләгәннәре шулай исемдә калмый минем. Роза апаның үзенә генә хас бер серле көче бар микән әллә?! Тышкы ишек «чарт» итеп ябылды, өйгә әни килеп керде. Хәзер ул борын тартып, иркен генә сулыш алып куячак. Кышкы салкыннан туңып, өйгә хуш ис алып керә ул. Җай гына өске киемнәрен сала да минем ишегемне ачып карый: әзерләнәмме мин, юкмы?! Югыйсә, кайвакыт дәреслек астына башка китап куеп укып утырган чаклар да була. Тик бу очрак мондый түгел. Математикага кереп киттем, һәр эшләнгән бирем – кечкенә генә җиңү! Шуңа да мавыгып, кызыгып эшли башлыйсың.

– Өйдә кешеләр бармы? Исәнлекләр ничек?

Монысы күрше Әлфия апа. Ул һәрвакыт шулай кергәләп-чыккалап йөри. Мин яратмыйм аны, өйгә кереп бөтен хәлләрне белеп чыгып китә дә аннары берне биш итеп калганнарга сөйләп йөри. Үзе ялгыз яши ул. Шуңа да парлыларны яратмый. Кухня ягында әни белән сөйләшкәннәре ишетелә. Хәзер әти хакында сораячак. Аннары үзенең хәлләрен сөйләп җибәрәчәк. Минем уйларымны ишетте ахрысы, әниемнән сорап куйды.

– Рәфидә, Гариф күренгәне юкмы соң?!

– Юк инде, Әлфия. Кая безгә килсен инде ул хәзер. Яшь Салисәсе белән мәш киләдер. Инде улы тәпи йөри башлагандыр. Бездә аның эше юк инде.

– Иии, дөньясы. Нишлисең бит. Мужигың да китә, башкасы да. Ярар, борчылма. Ходай ярдәм бирер. Табылыр әле, сиңа тиңе дә, дим.

– Хәзер ярлар өмет итмим инде, юкны сөйләмә. Ходай шул бердәнбер кызымнан аермасын. Әле ярый ул бар. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм хәзер.

Әни монысын юри, миңа ишетелерлек итеп әйтте. Беркайчан да миңа мондый сүзләрне күзгә-күз әйтми ул. Күзе гел яшьләнергә генә тора. Әй, язмыш. Нигә генә әткәй шул Салисә апаны яратты икән? Язмышлар шулай язылгангамы? «Язмыштан узмыш бар, язмышны үзгәртү үз кулыңда», дип әйтүчеләр дә бар бит. Тик бу очракта узмыш була алмыймыни? Хәер, минем хәзерге вакытта математик биремнәр белән тулган баш аңлый алмаслык нәрсәләр күп шул ул дөньяда...

***

Әй, әти... Кайларда икән син хәзер. Ичмасам, юлыма да очрамыйсың бит. Әллә сине югалту хәсрәтеннән дымланган күзләремә карарга куркасыңмы? Мин бит сине бик яраттым, әти. Ләкин син безне ташлап киттең. Тик шул көндә минем өчен үлдең син, уйларымда сине хәтер туфрагына җирләдем. Синең хәлләрең ничек икән? Безне сагынган чагың була микән? Әллә яшь улың белән безне уйларга вакытың да калмыймы? Күңелемә син иң кирәк вакытта янәшәмдә түгелсең. Ниндидер чит, кырык ата баласы сиңа әти дип дәшә, син тапканны ашый, синең теләкләреңне ишетеп яши. Синең барлыгыңны тою миңа хәзер бер рәнҗүгә әйләнде. Безне ташлап киткән көннән башлап мин сине күрә алмыйм, әти... Исеңдәме, көз кергәндә, синнән кошларга җимлек ясатып ала идем. Аны безнең тәрәзә төбенә кадаклап куя идек тә, җим салып, кошларны күзәтә идек. Хәзер җимлек тә юк, чүплектә чыр-чу килгән кошларга карыйм да сине сагынам. Исеңдәме, зал бүлмәсенә телевизор карарга чыккач, йоклаганга салышып яткан чагым. Син көчле кулларың белән күтәреп алып, мине бүлмәгә алып кереп, караватка сала идең. Бераздан мин көлә көлә яңадан чыгып утырам. Шулай ике арада йөри-йөри чынлап йокыга китәм. Хәтта үземнең сабый чагымны хәтерлим.

Әнинең бертуган абыйсы үлгәч, әни бер атнага аларга китеп барды. Шулвакыт мин бик каты авырып киттем. Син мине юрганга төреп хастаханәгә алып менгән идең. Анда бер төн кунып, хәлем яхшыргач, җылы юрганга төреп, кышын, чатнама суыкта өйгә алып кайттың... Шунда мин тәүге кат йолдызларны күрдем. Шунда тәүге тапкыр йолдызлар хәтеремдә калган... Ә бит мин сине җибәрергә теләмәгән идем. Салисә апа «Рәфидә Гарифны өеннән куып чыгарган», дигән гайбәт тараткач, сезгә үзем килдем. Рөхсәт сорамыйча өйгә үттем. Ниятем йөземә чыккан иде бугай, мине күрүгә, балалар шым булдылар. Кухня кырында Салисә апа токмач җәя бугай. Эчтән генә нидер көйли, бармагындагы алтын йөзегенең уклауга «шак-шык» итеп бәрелүеннән ләззәт ала иде. Тынлыкны бозып: «Исәнмесез», – дип дәштем. Салисә апа, мине күрү белән, кулыннан уклавын төшереп җибәрә язды. Еш-еш сулый, аннан, үз-үзен кулга алып, миңа дәште.

– Гариф янына килдеңме? Ул анда, юынгычта иде бугай...

«Әтиең янына килдеңме» дә дими, исемең белән дәште. Мин ул күрсәткән якка үттем. Син битеңне юа идең. Бигрәк җирәнгеч булып тоелдың син миңа шулвакыт. «Әйдә, әйдә, юын. Тик су белән генә күңелебездәге яраларны юып төшерә алмассың», – дидем мин эчтән генә.

– Айсылу? Нишләп йөрисең?

– Килдем әле, әти. Яшь хатыныңның теле тик тормый бит, әни хакында теләсә нәрсә сөйләп йөри. Без сине өйдән куып чыгардыкмыни? Син, минем кыза башлавымны сизеп, тышка алып чыгып киттең.

– Юк сүздер ул, кызым, Салисә апаң андый кеше түгел...

– Нәрсә, аңыңны гына түгел, авызыңны да томаларга өлгерде мәллә Салисәң? Минем тавышымны ишетеп, Салисә апа да йөгереп чыкты.

– Нишлисез, нәрсә бара монда?

– Бар, Салисә, кереп кит әле, – дидең син, үрсәләнеп.

– Кермәсен, калсын. Үзенең сүзләре өчен үзе җавап бирсен! Минем әни хакында ничек шулай сөйли аласың, оятсыз. Әниемнең кисеп аткан тырнагына да тормый торган нәрсә!

– Кем, минме? – диде Салисә апа, яшенә буылып.

– Сез! Әтине тартып алу гына җитмәгән, төрле гайбәт сөйләп йөрисез! Оятсыз сез, әле оялмыйча ана исемен күтәреп йөри!

Мине син ишек төбеннән өстерәп алып киттең. Салисә апа ишеккә сөялеп калды. Тавышка өйдән бер көтү бала йөгереп чыкты.

– Мәңге рәхәт күрмәс кешеләр сез, – дип кычкырдым мин.

Бот буе балалар Салисә апаның аякларына сарылдалар. Кечкенә Кәрим исә күзләрен мөлдерәтеп итәк артыннан карап тора. Тагын әллә ниләр әйтергә теләгән идем, Кәримне кызгандым. Әнисе шундый булганга бала гаепле түгел бит... Әни, сезгә баруымны белгәч, уңлап-суллап яңаклады. «Нәрсә кирәк сиңа, ни җитми. Атаң кебек өйдән чыгып китәргә җыенасыңмы? Киткәннәр кире кайтмый, яратканнар ташлап китми! Минем хакка талашып йөрүеңне тагын бер ишетим әле! Мин үзем өчен үзем дә җавап бирә алам!» Аннан мине кочаклап елап җибәрде ул. Нинди хәлгә төштек бит, Ходаем...

– Ярый, Рәфидә, исәнлектә, яме. Үзең дә кергәләп йөре. Мин бит берүзем, ни... Ялгыз, минсиңайтим.

– Ярар. Эшләрдән бушасам кереп чыгармын, Әлфия.

– Ярар, ярар... И, чукынган! Карале, бер кәсәгә катык оеткысы салмассың микән, шуны сорарга кергән идем, онытып чыгып барам лабаса... Турыга бәреп әйтә алмаган...

– Ничек оялмыйча минем өстәлемә кул тидерә алдыгыз! Оятсызлар сез! Әллә сезгә карап торган ундүрт бала миңа бер сүз дә әйтмәс дип уйладыгызмы?! Җавапларыгыз начар булса, кабат барсын да такта янында аңлар идек! Оятсызлар сез! Математика дәресенә бераз соңга калган идем. Мине ишектән әнә шундый сүзләр каршылады. «Керергә ярыймы», дигән соравыма Роза апа күзлеген төшереп ым какты. Сыйныф тып-тын. Нәргизә белән Радик кына басканнар. Эшнең нидә икәне бермә-бер аңлашыла иде.

– Сез генә төзәткәннән берәр нәрсә үзгәрер дип уйлыйсызмы? Башкаларның да сезнең кебек үк яхшы билге аласы килә. Нәрсә, Ранилның бишле аласы килмиме, Гөлчәчәкнең чирекне яхшы билгегә тәмамларга теләге юкмы? Әллә сез генә Алланың кашка тәкәләре булдыгызмы? Кем сезгә шундый ирек биргән, кем кушкан? Радик, иелгән башын күтәреп:

– Роза апа, үпкәләмәгез инде. Бу хәл башка кабатланмаячак...

– Дәшмә, Радик! Әлбәттә, кабатланмаячак. Мин эшләрне дәрес башында эшләтәчәкмен дә, шунда ук тикшереп, билгеләрен дә куячакмын. Иң беренче сезнекен, шпионнар! Оятсызлар! Күзгә карап артка тибүче кешеләр сез. Ышанычымны акламадыгыз... Роза апа соңгы сүзләрен әрнү белән әйтте. Хәер, ни буласы алдан ук билгеле иде бит инде. Роза апаның сыйныфында укучы, шоколад яратудан черегән алгы тешле әләкче Фәнил барысын да укытучы апага әйтәчәк... Хәзер исә Роза апа Радик белән Нәргизәгә бер дә ышанмаячак һәм һәр эшләренә дә зур шикләнү белән карыйсын көт тә тор. Кыңгырау шалтырагач та, бер кем дә урыныннан кузгалмады. Тактага язган өй эше номерларын күчергәч кенә чыгып киттек. Чып-чын тәрбия дәресе булды бу...

...Көзге каникуллар тәмамланып, яңадан мәктәпкә аяк бастык. Сагындырган икән мәктәп, сагындырган... Өйдә әнигә булышып, йокы туйганчы йоклап ятсак та, шушы йорт барыбер безне үзенә дәшә. Өмә вакытында зәңгәр төскә буяган капка да күңелгә якын. Ишекне ачып керүгә үк, үз эченә тарта мәктәп. Әнә куыша-куыша башлангыч сыйныфлар йөгерешә, беренче каттагы теннис өстәлендә дәресләрне тозларга яраткан унынчы сыйныф егетләре «рекорд» куя, гөлләрне кем сындыруын һәм стена плакатларының кырыйларын кем тишкәләвен таба алмыйча азапланган техничка Сәвия апа...

– Нишлибез соң инде? Ясатабызмы-юкмы бу альбомны? Төгәл бер фикергә килә алмадык... Сыйныфның яртысы каршы, яртысы риза иде.

– Сез ничектер, мин барыбер ясатам! Фотога төшәрсез дә алмассыз! Истәлек булып миңа калыр, – диде Илһам.

– Чыннан да... Күбебез, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, укырга китсәк әгәр дә...

– Үзеңне күрәсең килсә, көзгегә карарсың!

– Ә син – маймыл күрәсең килсә – кара. Көзгесен үзем бирәм!

...Шулай да ясатырга булдык альбомны. Шушы көннәрдә фотограф килеп төшереп китәргә тиеш иде. Шулчак Ранил сумкасыннан фотоаппарап чыгарды.

– Минем монда фотоаппарат бар! Әйдәгез, барыбыз да бергә истәлеккә төшәбез. Җыйнаулашып басыйк. Ул арада этешә-төртешә тезелешеп баса да башладык. Илһам иптәшкә сыйныфтагы скелетны да алды.

– Нуу, елмаегыз инде. Сез нәрсә, зиратка барган төсле басканнар.

– Бәлки зиратка да барырбыз әле бу экзаменнар белән...

– Тәүбә диген! Ранил барыбызны билгеле бер тәртиптә тезеп тә чыкты. Тик йөзгә барыбер елмаю өсти алмады. Хәер, нигә елмаерга... Нәргизә белән Радикны әле генә Роза апа «пешереп» чыгарды, ә калганнарның сынаулар белән баш каткан.

– Илһам, нигә скелетны шулкадәр кочакладың? Биленнән кочакла, вәәәт. Ныграк тот, курыкма. Бу бит сиңа Миркасыймовнаның биле түгел!

Сыйныф дәррәү көлеп җибәрде. Мин ни булганын аңламасам да, башкалар көлүенә кушылдым. Илһам, скелетны бер читкә атып, бер-ике «затлы» сүз кыстырып, Ранилны сыйныфтагы парталар өстеннән куа башлады. Без көлгән арада «черт» иттерергә өлгерде тагын...

Миркасыймовнаның бил вакыйгасын мин һаман төшенмәгән идем әле. Физика башланыр алдыннан Радик барсын да сөйләп бирде. Көлдем рәхәтләнеп. Бар нәрсәнең сере шул «Көзге бал»да икән. Дикотека тәмамланыр алдыннан техничка апалар чыгып киткән һәм зал дөм караңгыда калган. Ара-тирә кәрәзле телефон яктысы гына булган. Илһам шушы арада ничә еллар җавап ала алмаган мәхәббәте Айгөлне күреп алган. Төшләрендә мендәр кочып, Айгөл дип үбә-үбә саташкан егет аны караңгыда барып кочакларга уйлаган. Тик ул күргән «Айгөл» тәртипне саклар өчен кергән Галия Миркасыймовна булган. Илһам аны барып кысып кочаклагач, бер рәхмәт төшкересе утны кабызган. Радик сөйләп бетергәч, Илһамны чын күңелдән кызганып куйдым. Хәер, бер-ике ай көлеп йөрерләр дә туктарлар. Айгөл бу турыда ни уйлаган икән? Якын кешесенең мыскыллы карашын күргәч, икеләтә авыр булгандыр инде Илһамга.

Иртән тыкрык башында Алмазның машинасы күренгәч аптырап киттем. Көзге балдан соң мине ничек озатса, шул килеш урынында басып тора. Ә бәлки ул монда мине сагынып килгәндер?! Юк, булмас, Казанда бит ул! Ышанмыйча номерларына күз салдым. Шулар! Алдагы көпчәкләрнең буш булуын күреп туктап калдым. Менә нидә икән сәбәп. Икесендә дә шактый зур тишекләр бар. Димәк, юри эшләнгән... Димәк, Динар?! Унбердә укучы «якын» дустыма үпкә туплап, мәктәпкә ашыктым.

Беренче дәрес башланганчы сыйныфына кереп эзләсәм дә таба алмадым. Ярар, күрешербез әле барыбер.

Биология башлангач, апа сыйныфны барлап, журналга теркәп чыкты. Бары тик Гәрәева гына юк, калганнар барысы да монда. Гүзәлнең дәресләргә йөрмәве мине борчуга сала иде. Каникулдан соң инде бер атна укыйбыз, әле һаман мәктәптә күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Бүген кайтышлый сугылырга булыр. Кем белә, бәлки авырып ятадыр...

Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккан идем, мине Динар куып җитте.

– Айсылу! Айсылу, тукта әле! Бүген мине эзләгәнсең, диләр. Ни булды?

– Сорап торасыңмы тагын, – дидем мин, аңа үпкәле караш ташлап. – Мин сине якын дуска санап йөри идем, ә син? Ничек шулай эшли алдың?

– Аңламадым. Ни эшләдем соң мин сиңа?!

– Нигә Алмазның машина көпчәкләрен тиштең? Теге юлы, ул мине озаткач... Көзге балдан соң. Миңа туры бәреп әйтә алмадыңмыни?!

– Айсылу? Нинди фантазияләр бу? Берни дә эшләмәдем мин! Гаепләмә мине юкка!

– Син, – дидем мин, сулышымны акрынайтып, – син – адәм актыгы. Ошамыйсың син миңа, йөрмә минем арттан! Кеше әйберенә кул салгансың, аның бәясе дә шактый бит! Кай җирең белән уйладың син, Динар?

– Между прочим, синең Алмазыңны Зәлия белән күргәннәр әле, бик беләсең килсә.

– Алдалама, Динар! Башка бер сүзеңә дә ышанмыйм! Шундый түбәнлеккә төшәрсең дип уйламаган идем!

Динар арттан нидер кычкырып калды, ишетмәдем. Үзебезнең урамга йөгердем. Кабат йөгереп килеп, кулымнан тотып алды.

– Минем эш түгел бу, Айсылу. Ышан! Йөрмә син ул Алмаз белән, синең тиң түгел ул...

– Аның синнән меңгә якшырак булуыннан көнләшәсең син! Килеш минем сүзләр белән! Аңа үпкәңне туры бәреп әйтергә иде, ә порча чужого имущества – статья ул, бик беләсең килсә!

Ул басып калды. Бер сүз дә дәшмәде. Аннан:

– Туры бәреп әйтә алмаган сүзләр бар шул миндә, Айсылу, – дип кычкырды. Өйгә кайтышлый Гүзәлләргә кердем. Ул бик каты авырып яткан булып чыкты. Хәлләрен белеп, мәктәп маҗараларын сөйләшеп саубуллаштык...  

Сиңа тиңнәр тирәктә...

Көз ахырлары... Инде кышка зур-зур адымнар атлаган чаклар. Агачларда шәп-шәрә ботаклар гына калды. Язын дөньяга туып, көзнең алтынлыгына кергәнче, яфраклар каядыр сары фасыл киңлекләренә очты, кереп югалды. Тышта әллә нигә бер көз сулышыннан миңгерәгән карга тавышлары ишетелеп куя. Табигать тынлыкка әзерләнгән вакытлар. Кояш балкып чыкты исә, урамда бик каты салкын була. Язгы кояш нурлары өчен көз салкын җил белән түли, ирексездән җылырак киенергә, пәлтә, куртка якаларын өскәрәк күтәрергә этәрә. Шулай да көз — ниндидер романтиклык чоры ул. Юл кырында берән-сәрән яткан яфракларның җилдә уйнаулары ниндидер бер ләззәт хисе уята, күңелгә рәхәтлек бирә.

...Әнинең кинәт кенә авырып китүе барсын да үзгәртеп ташлады. Баштан гади салкын тию генә дисәләр дә, врачларга күренгәч, үпкәләренә үткән дип аерымачык билгеләп куйдылар. Тиз арада дәваланырга кушып, әнине район хастаханәсенә озаттык. Өй тынычланып, бушап калды...

Һәр көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торсак та, өйдә барыбер әни кулы җитми... Мәктәптән дә бушаган өйгә кайтып кергәч, чәй кайнатып, капкалап алгач, көндәлек эшләрне караштыргалыйм да дәресләр карарга утырам. Өйдә тынычлык. Бары тик келт-келт сәгать йөргәне, турдан әллә нигә бер үткән-сүткәннәрнең сөйләшкәннәре ишетелеп кала. Бу тынлыктан туеп, радио көйләп куям. Анда хет җырлар тынычлыкны баса, сине берүзеңне генә калдырмый... Ара-тирә Әлфия апа да кереп чыккалый. Юклы-барлы киңәшләрен биреп, чәй эчеп чыгып китә. Шулай да кызганам мин аны. Гомере буена ялгыз яши, никләр берәрсе очрамаган микән юлында? Әллә очраганнарын да кире борган микән? Монысы инде сер булып кала бирә. Ходай бит бар кешегә дә тигез пар яраткан, диләр. Ә Әлфия апага тигез итеп беркемне дә яратмаган микәнни? Ирексездән Илһам дәрестә Роза апаның: «Абыең да мондый түгел иде, ник шулкадәр ялкау соң син?» — дигән соравына: «Апа, мин ялкау түгел, бары тик тырышлык өләшкәндә, мин өйдә юк идем», — дип көлдергәне искә төшә. Димәк, башкаларга ярлар билгеләгәндә, Әлфия апа өйдә булмаган. Хәер, кунакка йөрергә ярата бит ул...

Әнине сагынган уйлар арасында ара-тирә Алмаз да кереп чуарлана. Тормышыма кинәт кенә килеп кергән яклаучым барга сөенеп куям. Очраша башлавыбызга инде ике ай булып килә бит... Тик әле аны яратам дип әйтә алмыйм.

Ни соң ул ярату? Сине һәр кич саен озатып куюмы, һәр очрашкан саен чәчәкләр бүләк итүме, әллә куллар кулга тоташканда, тән буйлап ләззәт катыш дерелдәвек узумы? Әллә?.. Алмаз турында аерымачык яратам дип әйтә алмыйм. Ул янәшә чакта рәхәт, тик еракта булса да, әллә ни сагыну хисе биләп алмый. Булса ярый, булмаса юк дигән кебек бугай. Тик аңа әле бу хакта әйткәнем булмады. Әнидән дә шулай мәхәббәт, ярату хакында бер сораган идем. Ул озак кына уйлап торды да: «Мәхәббәт ул янәшәңдәге кешеңнең Ходай бүләге булуын, синең өчен туганын тою, ә ярату — шуны дәлилләү», — дигән иде. Алмазны күз алдыма китерәм дә әнә шундый уйларга уралам. Хәер, иң мөһиме: әйбәт булсын, авыр чакларда ташламасын, ныклы иңен куя белсен. Ә бәлки китапларда язган, шигырьләрдә сөйләнгән ул хисләр тора-бара үзләре туарлар...

Әнигә әле Алмаз хакында әйтмичә торырга булдым. Савыккач, берара сөйләшербез әле. Тизрәк терелеп, өйгә кайтсын иде, сагындым! 

***

Дәрес тәмамланып, ашханәгә җыена идек, сыйныфка Роза апа килеп керде. Каядыр ашыга булса кирәк, үзе еш-еш сулый, йончыган.

— Исәнмесез, балалар! Бераз тоткарлыйм әле үзегезне. Китаптан соңгы ике мәсьәләне эшләгез һәм киләсе дәрескә контроль эшкә әзерләнеп килегез. Соңгы дәресләрегез булмый, мин ашыгыч эш белән Казанга китәм.

Сыйныфны корт чаккандай булды. Кызлар тыйнак кына елмайсалар да, Илһам белән Тәбрис «ура» кычкырырга өлгерделәр. Роза апа сыйныфтан чыгып китмәгән иде әле. Күзлеген төшереп, әле балалыктан чыкмаган егетләргә карап куйды. Без «буран»ның иң хәтәре чыгуын көткән идек. Әллә ашыгу сәбәпле, әллә елга бер күңелле көне булдымы — баш чайкап елмаеп куйды. Менә бит, Роза апа нинди дә була белә икән! Бу аңа карата бермә-бер соклану уятты.

Юкка шатланганбыз икән, соңгы ике дәрескә биология белән география өстәп куйдылар. Биологиядә йоклап чыксак, географиядә күңелле булачак иде анысы. Галия апаны бик сагынган идек, өстәмә дәрес булганга, яңа тема үтмичә ял гына иттерәчәк. Укучыларны аңлый, хәлгә керә белә торган бердәнбер укытучы бугай ул безнең мәктәптә. Шушындый уйлар белән ашханәгә юнәлдек...

Мәктәптә барлык дәресләр дә йоклый торган һәм тыңлый торганнарга бүленә бездә. Сездә дә шулаймы? Әгәр укытучы йомшаграк булса, аның дәресен йоклый-йоклый тыңлап та була. Ә инде бик таләпчән булса — керфек кагармын димә! Мәсәлән, Роза апа — әнә шундыйлардан. Хәер, аның дәресләрендә йоклап утыру килешмәс тә иде, чөнки күңелле итеп аңлата белә ул!

...География тәмамланыр алдыннан, телефонга таныш түгел номердан хәбәр килеп төште. Эчемә шом йөгерде: әнигә нидер булганмы әллә?! Тизрәк төймәгә басып, хәбәрне укырга керештем. «Әгәр курыкмасаң, бүген алты дәрестән соң чишмә буена төш. Бик җитди сөйләшү көтә сине анда. Көтеп калабыз!» Йөрәкнең ешайган тибеше чигәдәге кан тамырларыннан канны куа башлады. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты. Башкалар сизмәсен дип, уң кулым белән битемне капладым. Кемнәр булыр икән бу? Ни кирәк аларга? Бәлки берәрсе уйнап кына язгандыр. Бәлки сыйныфтан берәрсе. Парта арасына чүмәшкән классташларны күзлим, юк, кулларында телефон юк. Ярар, болай булгач, бармасаң да була. Сумканы алам да өйгә кайтып китәм. Тукта, монда бит курыкмасаң, дигән! Димәк, мин куркак булып чыгам?

...Чишмә буена төшкәндә, анда беркем дә юк иде. Тирә-якны күзләп, чишмәдән су йоттым да кире китәргә дип тау ягына — сукмакка юнәлдем.

— Ә син курыкмагансың икән!

Йөрәгем дерт итеп куйды. Йодрыгымны йомарлап, тавыш килгән якка карадым. Анда унбернең ике йолдызы иде... Ни кирәк аларга миннән? Тамагыма килгән төерне йотып:

— Килдем. Ә сезгә миннән ни кирәк иде? — дидем.

— Сөйләшәсе бар, Айсылу. Синең турында. Хыялларың турында. Ә иң мөһиме — Алмаз турында.

— Сөйләшик соң. Минем хыялларда сезнең ни эшегез бар?

— Хыяллар кайвакыт уртак була ул, — бу сүзләрне Гөлсинә әйтте. Усал итеп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Күпме аңларга тырышсам да, бу вакыйганың бер «чәйнеге» булып басып тора бирдем.

— Шул хыяллар хакында сөйләшергә чакырдыгызмы мине?

Мыскыллы рәвештә, башларын артка ташлап көлеп җибәрделәр.

— Кызый, тыңла! Әгәр кешечә яшәргә теләсәң, сиңа Алмаз белән йөрүне туктатырга кирәк. Югыйсә без сиңа барыбер тынгылык бирмәячәкбез!

Башка Динарның: «Алмазны әле Зәлия белән күргәннәр, бик беләсең килсә», — дип әйтүе килде. Күңелемә корт керсә дә, җиңелергә уйламый идем.

— Югыйсә нишләтәсез?

— Күрерсең нишләткәнебезне! Минем егетемә караган кешене мин кыйный да алам!

— Ә кайчаннан бирле синең егетең соң ул? Бик беләсең килсә, без инде ике ай очрашабыз!

— Бергә уздырган җәйге төннәрдән башлап, Айсылу!

Бер сүз дә әйтә алмыйча катып калдым.

— Һәр кешенең үзенә язган яры була. Алмаз — минем өчен шундый кеше! Кеше бәхетенә кысылмагыз!

— Бу әкиятләреңне әбиеңә сөйлә, яме? Ә егет ул — бозау. Кая чакырсаң — шунда килә. Безнең арага керәсе булсаң — үзеңә үпкәлә!

Күз алдыма ак яулыклы әбием килеп басты. Юк, әбием белән бу кыска итәкле ике җилбәзәк кызны тиңләштереп тә булмый. Йодрыгымны ныграк йомарладым. Түз, Айсылу!

— Монсын инде Алмаз үзе хәл итәчәк, — дидем мин, мыскыллы елмаеп.

— Ансын күз күрер, без сине кисәттек.

— Алмаз белән сөйләшкәч, күз күрә башлаячак!

Алар китеп бардылар. Мин тауга менгәндә, Гөлсинә артымнан такмаклап калды:

Үз ярларыңны сөймисең,

Кеше яры кирәккә.

Исеңнән чыгарма, җаный,

Сиңа тиңнәр — тирәктә!

Ачуым килсә дә, берни әйтмәдем. Юл буена шушы хәлләр турында уйланып кайттым. Алмаз хакында уйласам, күзләрем дымлана башлый иде. Чыннан да Алмаз шундый микән? Кайту белән аңа шалтыратырга кирәк. Барысы турында да аңлатырга, уйлаганымны аңа җиткерергә! Хәтта, юк, күзгә-күз карап сөйләшергә... Ярар, авылга кайтсын әле, сөйләшербез.

Аларның бу сүзләренә карап кына Алмаздан колак кагарга уемда да юк. Мине куркак дип уйлыйлар бугай, ялгышалар! Ахырга кадәр торачакмын. Әле Гүзәл дә терелеп килсә, мине барыбер яклаячак. Ярар, вакыт күрсәтер. Алмазның кайтуын көтәргә дә барысы турында сөйләшергә!

Өйгә кайтып кергәч, өске киемнәремне салдым да әнинең бүлмәсенә кереп киттем. Аннан нинди дә булса җылылык, бу ике кызның усал телләренә каршы торырлык ныклы терәк эзләдем. Әнине сагынумы, әллә Зәлия белән Гөлсинәнең сүзләре тәэсир иттеме — әнинең урынына ятып, кычкырып елап җибәрдем. Шулай йоклап киткәнмен...

Көтелмәгән очрашулар

Зәлиянең кинәттән миңа шулай килеп бәйләнүе хакында уйлар миңа тынычлап сулыш алырга да ирек бирми иде. Алмаз белән ничек булса да күрешеп сөйләшергә кирәк. Ни булса да, авылга кайтачак ул бу атнада. Бәлки бүген үк кайткандыр. Уйларымның хаклыгын тикшерергә теләп, телефонга үреләм. Тынлыкны ярып, инде ике атна йокларга ирек бирмәгән сорауларыма җавап сыман, гудоклар мине дерелдәргә мәҗбүр итә. Әгәр дә барысы да дөрес була калса? Бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килеп, хыялларның эзе дә калмаячак. Юк, эз калыр. Андый чакта эзләр тирән яра булып кала, дигән иде әни.

— Алло, Айсылу, сәлам! — Алмазның тавышын ишетүгә телефонны кулдан төшереп җибәрә яздым.

— Сәлам, Алмаз... Син авылдамы?

— Әйе, кичә кайттым. Синең хәлләр ничек соң, сылуым? Әниең тереләме?!

— Әйбәт, рәхмәт. Бүген очрашасы иде.

— Мин сиңа бу хакта әйтмәкче идем инде. Син уйларымны укырга өлгердең! Ярар, кич белән килермен.

Озын-озын составлар таккан поездның үзәк өздереп кычкырткан авазларын хәтерләткән телефон гудокларын хәзер кыска гудоклар алыштыра. Күңел түренә моңсулык кереп кунаклый...

...Әни, әни, әнкәем. Синең өйдә юклыгың соңгы араларда бигрәк тә йөрәкне әрнетә башлады. Кайчан шул соры палаталарны ташлап, хлор исе килгән идәннәрне таптый-таптый, өйгә кайтырсың икән? Мин сагындым сине, әнием. Бик сагындым... Инде өченче көн юньләп ашаганым да юк. Укуның да чирек ахырында рәте китеп бара. Ә алда бит имтиханнар... Минем бала чактагы сыман синең янәшәңдә йоклыйсым, җылы кочагыңның йомшаклыгын тоеп, таңнарда уянасым килә. Мин... Мин сагындым сине, әнием.

Математикадан биремнәрне эшләп бетергән идем инде. Кинәт ишек ачылган һәм яңа гына кибет киштәсеннән төшкән чытырдавык пакет тавышы ишетелде. Өстәл яныннан торып, тизрәк ишеккә йөгердем. Әни кайтты?!

— Исәнме, балам. Хәлләрең ничек?

— Кем дип торам, күрше Әлфия апа икән. Йөздән елмаю качып, моңсулык кире үз халәтенә кайтты.

— Яхшыларбыз!

— Әниең янына барган идем бүген. Хәлләре әйбәтләнгән, чыгарсалар, атна-ун көннән кайтырмын, диде. Менә, сиңа күчтәнәчләр җибәрде, Айсылу.

— Рәхмәт.

Әлфия апа минем кәеф юклык йөзгә чыкканны күрде булса кирәк, ишекне әкрен генә ябып чыгып та китте. Әни җылысын, әни сүзләрен миңа алып килгәнгәме, ялгызлыктан туйгангамы, белмим, Әлфия апаны кызганып куйдым. Аякларым үзеннән-үзе аның артыннан йөгерделәр...

— Әлфия апа, чәй эчәргә кер!..

Йөгереп чыккан җиремнән туктап калдым. Каршымда Әлфия апа белән сөйләшеп әти басып тора. Балачакта мине күкләргә чөйгән көчле куллары, бар йөрәген биреп ихлас елмаюы... Барысы да шул ук. Ә менә йөзенең көләчлеге дә, күзләренең нуры да кими төшкән. Җәйге вакыйгалар берәм-берәм күз алдымнан узып, йөземә кырыслык чыгардым.

— Исәнмесез!

Әти мине ишетеп елмаеп куйды.

— Исәнме, кызым. Әниең тереләме?

— Барсы да яхшы. Нишләп йөрисең, нигә килдең?

Эшнең зурга киткәнен күргәч, Әлфия апа тыныч кына капкага юнәлде. Әти, ачкан авызын кире ябып, озак кына сүз әйтә алмый торды.

— Кызым, шундый хәлләр бит әле бездә... Кәримне югалттык. Инде икенче көн, беркаян да таба алмыйбыз. Бала гына бит әле ул, эзләмәгән җир калмады. Авылны мең әйләндек, таныш-белеш, күрше-күләннәрдән сораштырдык — юк кына...

— Кызганыч. Мин нишләтим соң?

— Кызым... Карале, ни... Син тимәдеңне Кәримгә, дим.

Имәндә икән чикләвек! Әти миннән шикләнеп, аның киткәненә үч ала дип гаеп итәргә килгән. Монда үз хәлем — хәл, тагын ул да йөри! Күзләремә яшьләр тыгылды. Әтигә каты итеп кычкырасы, аны бар көчемә төртеп, йорттан куалыйкуалый чыгарасы килде. Тик әни сүзе — бер. Кем булса да — исерекме ул, айныкмы, җинаятьчеме, каракмы — ул минем әти! Хәтта, ташласа да...

— Мин белмим, әти... Миннән шулай шикләнә алуың гаҗәпсендерә, — дидем, үз-үземне кулга алып.

Әти берни дәшми чыгып китте. Мин аның ышанычсыз адымнарын, көчсезләнеп калган беләкләрен күзәтеп карап калдым. Әти... Әтием бит ул минем... Ә бәлки әнигә шалтыратыргадыр. Соңгы арада булган күңелсез хәлләрдән соң гел елыйсы гына килә. Әти дә мине гаепли, Алмазны тартып алырга теләгән кызлар... Юк, әнине борчырга ярамый... Үзем хәл итәрмен. Озак та үтми, капкадан Әлфия апаның зәңгәрсу яулыклы башы күренде.

— Гарифның малае югалган, диме?!

***

— Сине яраталар, Алмаз. Бик яраталар.

— Кемнәр? Яратам, диген Айсылу. — Алмаз, елмаеп, мине кысып кочаклады. — Салкын бүген тышта...

— Әйе, йолдызлар да юк. Никакой романтики, име?

— Шулай шул...

— Алмаз, дөресен генә әйт әле: сине Зәлия белән нәрсә бәйли? Алмаз тынып калды. Аннары, кулы белән җилдән ышыклап, тәмәкесен кабызды.

— Берни дә, Айсылу. Башка бу сорауга әйләнеп кайтмыйк. Мине аның белән берни дә бәйләми. Һәм мин моңа бик шат.

Ышанырга да, ышанмаска да белми утырганда, безнең тыкрыкта кемнеңдер бик «көчле» итеп җырлаганы ишетелде. Мин дерт итеп Алмазга таба сыендым. Алмаз курыкканымны сизеп көлеп җибәрде.

— Маһи килә әнә. Галимуллин Махи.

— Маһинур апа ич бу, — дидем мин, керәшен очында яшәүче исерекбаш апаны танып алып. — Ә нигә Галимуллин? Галимуллина түгел?

— Ну, эчкәч, Галимуллинга әйләнә дә куя бит, — Алмаз тирән сулыш алды. — Аның нуры беткән, Маһие гына калган инде...

...Әнисе Маһинур апаны бер генә дә шушылай исерек килеш урам буйлап йөрер дип уйламагандыр. Тулгагы тотканда, тәүге авыртуларын кичергәндә, күкрәк сөтен имезгәндә дә, ак юллар гына юрагандыр. Ләкин бүген түбән очның мәңге айнымас абзыйларына мәхәббәт бүләк иткән урам алиһәсенең чыннан да нуры беткән, бары Маһие гына утырып калган төсле...

***

Гүзәлнең инде икенче ай дәресләрдә булмавы мине борчуга сала иде. Өйләренә ничә кат барсам да, әнисе «бик каты авырый, Казанда, хастаханәдә дәвалана»дан башка ләм-мим. Бүген дә информатика дәресендә директор шушы мәсьәләне кузгатып җибәрде.

— Тагын Гәрәева юк безнең... Инде өченче ай тулып килә. Болай сәбәпсез булса, чараларын күрергә туры килер.

— Сәбәпләре бар, — дидем мин, сикереп торып. — Гүзәл Казанда, ул бик каты авырый. Дәваланырга шунда җибәргәннәр.

Директор әллә мине ишетмәде, әллә нәрсә шунда — дәресне дәвам итте. Арткы рәттә кемнеңдер пырхылдап көлеп җибәргәне ишетелде. Аларга аерым игътибар бирмичә, тәрәзәгә карадым. Анда кышның тәүге мизгелләрен эретә-эретә, пычрак юлга кар төшә иде...

Тәнәфестә, ашханәдән менеп барганда, Динар туктатты. Аның белән сөйләшми башлаганга да күп вакыт узган инде, ни дисәң дә, дусның мәзәкләре, ихластан көлдерә белүе сагындырган икән.

— Айсылу. Әниеңне тиздән чыгаралар дип ишеттем. Котлыйм сине.

— Рәхмәт, Динар. Бик сагындым инде үзен. Өйне бик сагынган. «Авылга кайтсам тагын да савыгып китәр идем, һаман шушы палатада бикләп тоталар», ди. Тиздән кайтачак.

— Ничек? Район үзәгеннән берүзе генәме?

— Әйе. Машиналар булыр, диде.

— Айсылу! Бу аңа зыянга гына булачак. Әйдә, әтидән машина сорыйм да әниеңне бергә барып алып кайтабыз.

— Синең праваң юк бит, Динар.

— Егерме минутлык юлда туктатмаслар әле. Борчылма.

— Ярар, уйлармын мин бу хакта.

Ул арада, дәрескә чакырып, кыңгырау чылтырады.

— Айсылу, — диде Динар, минем дәрескә ашыгуымны күреп, — үпкәләмә миңа, яме?

— Мин... Мин оныттым инде...

...Шулай да Динар әнине үз машинасы белән барып алырга күндерде. Дәресләрне «тозлап», иртүк район үзәгенә юнәлдек. Тышта бик матур, ябалаклап кар ява иде... Әни өйгә кайтасы булганга, шулкадәр матурдыр инде бу көн.

Машинаны тукталышта калдырып, хастаханәгә җәяү тәпиләдек. Битләргә кар куна, кар оча. Ләкин бүген алар миңа җылы кебек. Әни өйгә кайтыр көнне җылы карлар ява...

Хастаханәгә кереп, икенче катка мендек. Әнинең палатасында барсын да диярлек кайтарып җибәргәннәр диярлек. Көнбагыш яратучы Фая апа һәм Фәүзия түти генә калган. Әни белән шатлана-шатлана әйберләрен җыйдык. «Китәр урыныңда ялгыш та бернәрсә калдырырга ярамый, — ди әни, халатын сумкага таслап салып куйгач, — югыйсә яңадан шул урынга әйләнеп кайтачаксың». Ул арада палатага доктор килеп керде һәм безгә вакытлыча чыгып торырга кушты. Динар сумкаларны күтәреп, «машинага чыга торам», дип баскычка юнәлде, мин палата каршындагы урындыкларның берсенә утырып, әнине көтә башладым. Хастаханә идәннәреннән хлор исе килә... Көненә икешәр тапкыр юалар бугай бу идәннәрне. Күрше кабинетка су буе чират. Терапевтка микән шунда. Аннан ерак түгел бүлмә каршында өч хатын-кыз утырган. Туктале, сулдагысы Гүзәл түгелме соң? Минем өстемә салкын су койдылармыни!.. Ул арада кабинет ишеге ачылып, Гүзәл дигәнем кереп тә югалды. Әнисенең доктор белән сөйләшә-сөйләшә чыгып килүе ишетелде.

— Бик озак яттым шул... Бик озак... — диде әни, иңемнән уа-уа.

...Юк, Гүзәл түгел иде ул. Ялгыш күрдем бугай.

Мин ялгыштым бугай...

Кыш дигәнең бер мизгелдә килеп тә җитте... Юлларга ап-ак карлар салып, урам малайларының кулларына чаналар тагып, җиһанны Яңа ел алдыннан була торган хисләргә урады. Безнең исә укулар тәмамланып килә, Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. Унберенче сыйныф бәйрәм әзерләүне үз өстенә алды. Безнең төп катнашыбыз бары тик дискотекада гына булачак икән. Уку чирек ахырына таба җайлашты дисәң, ялгыш булмас. Дөресрәге әни өйгә кайткач җайлана төште. Эшләрне үз кул астына алып, үзе әйтмешли, «әкрен генә теркелдәп» йөри-йөри, миңа өй эшләренә вакыт күп кала иде. Математикадан бер «койрык»ны төзәтергә дип мәктәпкә юнәлдем. Роза апа, эшләрне тикшереп, теге мин теләмәгән билгене «дүртле»гә алыштырып куйды. Димәк, хәзер чирекне бары тик уңай билгеләргә тәмамладым дип әйтсәң дә була. Мәктәптән чыгу белән, Алмаз каршылады.

– Котлыйм, икеле капчыгы!

– Нәрсә? – дидем мин, аңламаганга салышып.

– Нәрсә, төзәттеңме икелеңне?

– Әйе, – дидем мин, Алмазның «икеле»сеннән дә котылырга теләп, – салкын бүген...

Тышта чыннан да салкын иде... Җылы чалбар аша суык тезләрне чеметеп-чеметеп ала. Йөгерә-атлый өйгә ашыгабыз. Алмаз бүген никтер дәшми, авызы туңар дип куркамы тагы. Безнең тыкрыкка җиткәндә, әрнеп-әрнеп елаган тавыш ишетелде. Икебез дә шым булдык. Прожектор яктысында авыздан җылы пар чыкканы күренә, битләр кып-кызыл булып туңган. Елаучы безне ишетмәде бугай, җырлый ук башлады. Синең җырың минем җырым иде, Синең язмыш минем язмышым... Басып торган җиремнән егылып китә яздым. Әти ич бу. Әти тыкрык тутырып җырлап утыра. Рифмалашкан сүзләр азагына бер-ике затлы сүгенү сүзе кыстыруыннан аның исерек булуын абайлап алдым.

Алмаз җиңнән тартты:

– Әйдәме?

– Әти бит ул, Алмаз...

– Беләм әтиең икәнне. Китеп барыйк, танырлык хәлдә түгел ул.

Без туңып каткан карлы юлдан акрын гына алга юнәлдек. Әти безне күрмәде дә, ишетмәде дә, тыкрык башында утырып калды. Аны чын күңелдән кызганып куйдым. Бу салкында... Өенә кайтсын иде инде, төн ката урам буенда җырлап йөри... Мин ялгыштым, ахры... Мин ялгыштым... Минем уйларымны челпәрәмә китереп, әти кабат кычкырып куйды. Карлыккан, үзәк өзгеч тавышыннан миңа тагын да кызганыч булып китте ул. Әти!..

– Кая барасың? – Алмаз беләгемнән тотып алды.

– Алмаз! Анда әти бит...

– Кайтыр әле, борчылма. Миңа салкын, мине кем җылыта бүген? –диде ул, елмаеп.

Алмазның бу сүзләре бөтенләй аяктан екты. Минем ничек борчылганымны да, уйлаганымны да сизмәде булса кирәк, елмаеп басып тора бирә.

– Нинди кеше син, Алмаз. Әти шунда туңып үлсә, ни була?

– Ташлап китте бит ул сезне.

Мин, башымны чайкап, тыкрык башына йөгердем. Әти янына ниндидер машина туктаган иде. Бер ябык кына гәүдә әтине күтәреп алып машинага утыртты да китеп югалды.

– Менә, күрәсеңме, барсы да яхшы, – диде Алмаз, елмаеп.

Бу машинаның кемнеке икәнен уйлап, тагын да борчылып, өйгә юнәлдем. Иңенә мамык шәлен япкан әни каршылады.

– Кызым, кем бакырды анда төн ката?

– Белмим, әни. Кер, туңасын.

...Юк, әти дип әйтмәячәкмен мин аңа. Ул да борчылыр тагын. Теге ябык гәүдәне кайдадыр күргәнем дә бар төсле. Һич югы безнең авыл кешесе булса кирәк. Әй, Ходам... Әтине өенә кадәр озатып куйса ярар иде дә бит. Җырының сүзләре күңелемә кереп калды. Урамда, салкында алай ук игътибар да итмәгән идем бит. Ялгыштым дип җырлый... Әйе, ялгыштың шул, әти, «сулга» йөреп, авыл башына чыгып, безне ялгыз калдырып ялгыштың шул син... Бездән китмәсәң, хәзер җылы урының булыр иде... Алмаз да соңгы арада әллә нинди күңелемә сыймас сүзләр сөйли. Әти төсле җырларга калырмын, ахры, мин дә...

***

Мәктәптәге Яңа елга Гүзәлнең килүе бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Хастаханәдә ятканы сизелә, ябыгып калган, күзләре төпкәрәк баткан. Аны кызгансам да, күңелен күтәрергә тырышып, кызыклы хәлләрне сөйләдем. Сыйныфта күлмәкләрне алыштырдык та мәктәпнең спорт залына, дискотекага төшеп киттек. Залда кеше бик аз иде әле. Бер егет тәрәзәгә менгән дә эленгән гирляндаларны тикшерә. Алар кабынгач, бу егетнең әтине машинага утырткан ябык гәүдә булуын абайлап алдым. Кызыксынуны җигеп, Гүзәл белән тәрәзә каршына килеп бастык... Динар?

– Сәлам, кызлар, сез өстән караганда тагын да матуррак күренәсез!

Гүзәл җавап бирергә ашыкты.

– Туры караганда, матур түгелмени?

Минем тизрәк әти турында беләсе, аның өйгә кадәр кайтып җиткәненә ышанасым килде.

– Төш әле монда, Динар.

Мине ишетүгә ул каршыма ук сикереп төште. Без Динарны күзәтеп торган арада кеше хәйран җыелган иде инде. Талгын музыка башлангач, Динар мине кешеләр арасына алып кереп китеп әйләндерә башлады.

– Теге юлы син идеңме ул?

– Нәрсә мин? – диде ул елмаеп.

– Әтине син алып кайттыңмы?

Динар ым какты һәм гаепле кеше сыман аска карады.

– Рәхмәт сиңа, – дип, аны кысып кочакладым. Динар дәшмәде, миңа аның көчле беләкләрен тою, ешайган йөрәк кагышын тыңлау рәхәт иде...

***

Яңа ел алдыннан клуб бинасында да дискотекалар оештырылды. Кунакка кайтучылар да бик күп иде, шуңа да бию залында кеше шаукымына кереп адашу рәхәт. Гүзәл белән кайчаннан бирле клубка чыккан юк инде... Шуңа да бүген төн безнеке булырга охшап тора бит. Гүзәл бүген соңгарак калып чыкканга, бераз күңелсез иде. Бию залында рәхәт... Күпме шатлыклы таныш йөзләр, читтә укучы студентлар да кайткан. Сыйныфташ кызлар белән бергә биегәндә, аркама кемнеңдер бик каты итеп төрткәнен тойдым. Борылып карасам – Гөлсинә. Җавапсыз калырга һич тә ярамый иде. Мин дә аның аркасына төртеп куйдым. Ул, борылып, ике кулы белән төртте, мин ниндидер бер юан кызга килеп «сыландым». Зәлиянең шаркылдап көлүе ишетелде. «Ярар», – дидем мин эчтән генә, сезнеңчә булсын. Алар озак тормый клуб ишегенә юнәлделәр. Бераздан мин дә, бу тынчу һавадан туеп, урамга чыктым. Каршыга Гүзәл очрады.

– Сәлам, ник кермисең?

– Һава сулыйм да керәм.

– Синең шул булыр инде, – диде ул, елмаеп, – мин керә торам, яме?

Елмаеп ым кактым. Тиздән кемнеңдер клуб каршына җәелгән плитәләргә туңган кышкы аяк киеме белән шак-шок басып килүе ишетелде.

– Айсылу, әйдә минем белән.

Мин җавап бирергә өлгермәдем, Динар, кулымнан тотып, таш садик буена алып та китте. Карланып туңган тәрәзәләрнең берсе каршына килгәч туктап калдык. Каршыдагы кунакханә прожекторларының яктылыгы төшкән тәрәзәгә якынайган саен, нидер буласын белеп, йөрәгем дөп-дөп тибә иде. Ә анда... Мине бердәнбер дип атаган, мин сагынган, мин ярата башлаган Алмаз Зәлия кочагына сыенып ләззәт ала иде... Күзләремә кайнар яшьләр тулып, бит очыма кунды. Кышкы салкыннан алар битемне чеметтереп, авырттырып төштеләр. Аяк астыннан җир убылды төсле. Алмаз...

Динар белән тыныч кына клубка таба атладык. Ул да бер сүз әйтми, мин дә тыныч... Күзләремне сөртеп, тыныч кына клубка, бию залы кырындагы урындыкларның берсенә барып утырдым. Ул арада телефонга СМС хәбәр килде. Зәлия белән Гөлсинә мине садикка чакыра иделәр. Чит ил көенә сикерешкән кешеләр арасыннан Гүзәлне эзләп табып, клубтан алып чыгып киттем. «Син миңа булыша аласың бит. Хәзер син минем янда булырга тиеш», – дидем мин тиз-тиз генә. Садикка кергәндә, Зәлия Гөлсинәгә нидер аңлата иде. Минем күңелемә тулган ачуны бер мизгелдә чыгарасым килде.

– Барбарос планын төзисең мәллә? Аңа башың җитми синең!

Зәлия миңа борылып карады да, күзләрен чекерәйтеп, тагын көлеп җибәрде.

– Клубка сыймадың, инде монда чыктыңмы?

– Син ул сыймыйсың! Иярченең аша миңа төртәсең, сүз запасың беттеме әллә, кул уйнатуга күчтең?

– Күрәм, син дә иярченең белән? Кем әле бу, Гүзәлебезме?

– Күргәнеңчә, начар сүз әйтәсе булма аңа!

– Аңа начар сүз әйтергә калмаган инде, җаным.

– Үзеңнең түбәнлегеңне кешедә аклама, Зәлия! – мин борылып Гүзәлгә карадым.

– Ник эндәшмисең?

Зәлия белән Гөлсинә икәү берьюлы кычкырып көлеп җибәрделәр. Гүзәл генә башын иеп тик тора бирде.

– Көндәшеңә сүз әйтмә инде, Айсылу. Йә тагын хастаханәгә китәр.

– Минем көндәшем монда сез генә! – Гүзәлнең дәваланам дип Казанда, апаларында яшәвен, аның корсаклы булуын, корсагын район хастаханәсендә төшергәнен белмим генә дип әйтмә. Димәк, теге юлы... Гүзәл... – Һәм аның баласы Алмаздан икәнен онытма, Айсылу.

Калганын хәтерләмим. Йөгереп садиктан чыгып киттем. Ике кыз миннән көлеп калды, Гүзәл артымнан йөгерде... Карга ятып ауныйсым, бу хәлләрнең бары тик төш булуына ышанасым килде. Кайтыр юлга чыкканда, бер машинаның каты итеп кычкыртуын хәтерлим. ...Динар мине өйгә озатып куйган.

Әтиең кичерерме?..

Яз мәле... Катлам-катлам кар бер мизгелдә эреп, гөрләвекләр булып ага... Бозланып каткан тар сукмаклар аша юл ярып, алар безнең инешкә барып тоташа. Инеш исә – диңгезгә, диңгез океанга китәдер. Язгы ташуга да күп калмады. Башлангыч сыйныфта укыганда, Галия апа безгә шундыйрак эш кушкан иде: «Үзегезнең исем-фамилия, адресыгызны язып, берәр буш шешәгә салыгыз да аны суга ташлагыз. Бәлки ул ерак еракларга китәр һәм кемдер сезнең хатыгызны алыр. Күңелле танышу булачак». Әлбәттә, безнең бер колактан кереп, икенчесеннән чыга торган чаклар иде әле ул. Хәзер исә нигәдер нәкъ шулай эшлисе килә. Балачакның кадере үскәч кенә беленә шул... ...Әни быел да каз бәбкәләре алып җибәрде. Абзарда, тар гына бер бүлмәдә кыш чыккан пар казларның сөенечләренә карап туеп булмый. Ата каз, бәбкәләренә ашарга салгач, ара-тирә биеп тә ала. Ана каз кичләрен канат астына җыеп, томшыклары белән иркәли. Бер ана каз астына ике дистәгә якын бәбкә сыя, айлар буена буш йомыркалар басып утырып, сөякләре генә калган бичараның җылысы бар бәбкәләргә дә җитә, күрәсең. Кешеләрдән дә кайвакыт шушындый мәрхәмәтлелекне көтәсең. Әтине соңгы тапкыр кайчан күргәнемне тәгаен хәтерләмим дә инде. «Кәримне югалттык», дип килгән көнне миңа карап елмайганы, хәлләремне сораганы истә калган. Кәримне дә тапканнар. Күрше авылга кайткан Салисә апаның туганнан туган апасы алып киткән булган икән. Болар өйдә булмаганга, сорап тормаган, ә шкаф кырыена кыстырып калдырган адресны һәм өй телефонын күрмәгәннәр, ди. Әти ул көнне минем янга килү сәбәбен: «Кызымны гаеп итмәдем, бары тик бик каты сагынганга, күрергә генә кердем», – дип аңлаткан. Бу хәбәрләрне кайдан белдем дисезме, кичә «политинформатор» Әлфия апа кереп сөйләп чыкты. Авылдагы бар яңалыкны инде туганнан бирле аннан ишеттәм. Үзем дәрес тыңлыйм, үзем дәфтәр кырыена бер мәгънәсез рәсемнәр сызам, авторучка белән кат-кат йөртеп чыгам. Укытучының нәрсә сөйләгәне ишетелми дә. Бары тик аның дәрестә булуы, тырышып тырышып нидер сөйләгәне шәйләнә. Кем белә, бәлки ул шушы дәресне берничә көн әзерләгәндер. Ә мин аны тыңламыйча утырам. Юк инде, гафу итегез, апа. Минем уйлар башка, ә сезнең әзерләгән материалыгызны кирәк була калса эзләп табармын. Язгы кояш нурында тәрәзә арасында кыш чыккан чебеннәр миңгерәшә, яңадан терелергә азаплана. Арткы партадагылар маңгайларын беләкләренә куеп йокыга ук талганнар. Сыйныфта яз шаукымы хакимлек итә. Ә мин исә битарафлык белән дәфтәргә юллар сызам. Кызың сиңа охшаган, әти. Артык каты охшаган... Сынаулар дигәненә кул сузымы гына калып бара. Беренче булып математика ди, ахры. Хет ансыннан котылсак, күңел бераз тынычланыр иде. Язга таба бөтенләй укыйсы килми башлады.

– Хәкимуллина, соңгы күнегүләрең бер дә шатланырлык түгел.

Роза апа сыйныфка кереп, Гөлчәчәкне янына чакырып алды. Математикадан шактый калышып бара ул. Имтиханга әзерлек өчен бирелгән күнегүләрнең дә бик азын гына «ерып» чыга алды. Роза апа моңа тыныч карарга тырышса да, ара-тирә шелтәләп тә ала.

– Менә бу күнегүләрне эшләп, иртәгә аңлап кил, яме? Берүзең генә аңламасаң, әнә Айсылуны чакыр үзегезгә кунакка. Бәлки сыйныфташың белән уртак тел табып, имтиханнарны уңышлы гына тапшырырсың. Кара аны, кыз. Ике ай калып бара.

Роза апа чыгып киткәч, Гөлчәчәк минем янга килеп утырды.

– Син килерсең бит, – ди моңсу гына.

Күзләре белән ашарга сораган эт баласын хәтерләтә. Мин ризалык биреп елмаеп куйдым. Сыйныфны җилләтергә дип ачылган тәрәзәдән эреп яткан кар, кыштан арынуга сөенеп туя алмый өстен каккалаган каен ботаклары исе бәрә иде...

***

Агач өйдә яшиләр икән, Гөлчәчәкләр. Ишекләрен ачып, өйгә үткәч, агач бүрәнә исе килеп бәрелә. Верандада төрле үлән, кайнатма исләре, кадакка беркетелгән күкеле иске сәгатькә карап, ниндидер бер искелек заманына килдем диярсең... Өйдә тынычлык, бары тик күрше бүлмәдәге биш яшьлек тиктормас энесенең генә үзалдына нидер җырлаганы, уенчык машинаны идән буенча йөртеп, «выж-ж» да «выж-ж» дип тавышлар чыгарганы ишетелә. Ә без исә Гөлчәчәк белән имтихан эшләрен чишәбез. Бер күнегүне язып алабыз да, чишеп бетергәч, җавапларын тикшерәбез. Кайберләренең генә җаваплары тәңгәл килә. Законнарны да, кагыйдәләрне дә белә үзе. Тик шуны практикада гына куллана белми. Көн кичкә авышканда гына өйгә кайтып киттем. Гөлчәчәкләр урамы безнекеннән бик еракта, авылның икенче башында урнашкан. Калкурак урамнар кипшенә башласалар да, түбәндәгеләре ерып чыга алмаслык пычрак әле. Салкынайтып та җибәргән. Гөрләвекләр тынган, өйләрне бәс сыман бозлы элпә каплаган. Шушы ерганаклар да әтине искә төшерә. Үзебезнең түбән очта, аскы урамда су торбалары тишелгәнгә, ерганаклар төнен дә тынмый, без яз җитүгә көнозын шунда булабыз. Кардан буалар ясап, соклардан бушаган пластик шешәләрнең аллы-гөлле бөкеләрен чиратка тезеп куябыз да, буаны җибәргәч, артларыннан йөгерә-йөгерә, ярыш оештырабыз. Бервакыт шулай кичкә калганмын. Әти эзләп төшкән икән, борылып карасам, саклык белән генә басып, бераз пычрак тигән итеген карга ышкый-ышкый атлап килә. Мин елый башладым, дусларымны ташлап менеп китәсем килми иде. Әти өй тирәсендә уйнарга кушты, тик анда инде гөрләвекнең өстен боз каплаган. Мин тагын да ныграк еларга керештем. Әти шунда итеге белән элпә бозны вата-вата, ерганакны ача, элпә астында калган гөрләвек акрын гына ага башлады. Озак уйнаганбызмы, хәтерләмим. Ләкин әтинең минем өчен боз каткан ерганакны ватып, гөрләвекне агызганы күңелемдә бергә чакларның бер ядкәре булып саклана бирә. Өске урамнардан киткәнгә, үзем дә сизмәстән Салисә апаның йорты каршына килеп чыкканмын икән бит. Аяклар үзеннән-үзе туктап, утлары кабынган тәрәзәгә текәлде. Әтине күрергә теләпме, бик озак басып тордым мин анда. Салкын, аякларга үтеп, бүлмәдәге ут сүнгәнче, әти тәрәздән карар дип өмет иттем. Тик тәрәзәгә килүче булмады. Салисә апалардан соң бер сыерчык оясы кебек кенә йорт бар, ансы Маһинур апаларныкы. Монда утлар күптән сүнгән, йорт каршысында гына кемнеңдер аһ-ваһ килгәне ишетелә. Бәласеннән башаяк дип, адымнарымны тизләттем...

– Кайда йөрдең, кызым, ярты төнгә кадәр?

– Гөлчәчәкләрдә имтихан эшләрен карадык, әни.

– Аларга шалтыраттым, ике сәгать элек чыгып китте, диде бит.

– Урамда пычрак, тайгак. Мин әкрен генә атлап кайттым.

– Әй бала, бала. Нишләп бетәрсең син, белмим. Ике урамны өч сәгать кайталар димени?!

Әни сукрана-сукрана кереп китте. Мин, өстемне салып, бүлмәгә юнәлдем. Иртәгә ял, бүген тынычлап ятам да йоклыйм. Иртә торасы юк, шунсы шатландыра. Әни дә өйдә булам дигән иде бугай. Таңнан берәр тәмле таба ашы пешерер әле менә.

– Безгә сез түгел, безгә кызыгыз Айсылу кирәк.

– Рәфидә, уят әле Айсылуны, эшләр хөрти бит.

Әтинең тавышына уянып киттем. Төш күрәм мәллә дип торам, өскә киемнәремне элеп, түр якка уздым. Анда участковый Гыйлемхан абый белән әти утыралар, әни бер кырыйда берни дә аңламыйча басып тора, күзләре яшьле...

– Исәнмесез, Айсылу, – диде Гыйлемхан абый катгый итеп, – сез йоклап ятасыз, ә кешеләр бүген төне буе йоклый алмадылар. Сезнең гаеп.

Участковыйга күзләремне зурайтып карап куйдым. «Син ни турында сөйлисең», янәсе.

– Алайса әйтегез, кичә сәгать кичке биштән кичке тугызга кадәр кайда булдыгыз?

– Гөлчәчәкләрдә, имтиханга әзерләндек, – дидем мин, тамагымны кыра-кыра, – ә нәрсә?

– Иптәш Заббаровалар өендә сез кичке җидегә кадәр булгансыз. Ә җидедән тугызга кадәр вакытны кайда уздырганыгыз, ни эшләгәнегез турында хәзер сөйләп бирә аласызмы?

– Мин... Ни... Өйгә кайттым.

– Бу сүзләр, каушауны җиңеп, курку аша чыкты.

– Шулайдыр шул. Ә безнең башкача фикерләр. Сез, Заббаровалардан чыккач, Салисә Әхтәмовалар өенә баргансыз һәм, йорт каршындагы чүплектән файдаланып, ут кабызгансыз, шәхси милеккә, йортка ут төртеп табан ялтыраткансыз.

– Сез нәрсә сөйлисез?

– Мин түгел. Күргәннәр сөйли. Әхтәмова хәзер дүрт бала белән йортсыз калды, ә Галимуллина сезнең ничек итеп турысыннан йөгереп үткәнегезне күреп калган. Эш судка барып җитәр дип уйлыйм. Дүрт бала анасын йортсыз калдырган кызга хөкем катгый булачак. Тугызда укыйсың бит әле син?! Әниеңне дә бу эшкә подключим. Мин тораташ булып катып калдым. Әти чыгып киткәндә, усал караш ташлады.

– Ничек шулай булдыра алдың, кызым?..

Күземнән ихтыярсыз нахак гаеп бөртекләре тәгәри... Тере мәет булып басып калдым. Әни елый-елый иңемә капланды.

– Әтиең кичерерме инде, кызым?..

Мин ачмадым, кранны!..

– Онытма, Айсылу. Мин һәрвакыт синең яклы.

– Син генә миңа ышанасың бугай, Динар. Ә бит чынлыкта бармадым, тимәдем мин ул өйгә. Уйланып атлагач, озак та кайтылган. Салисә апалар йорты каршында басып тордым, дөрес, ләкин ут төртмәдем мин алар өенә, – дидем мин яшь аралаш.

– Барсы да яхшы булыр, карарбыз, тикшерербез. Тик хәзер борчылуның файдасы юк. Гыйлемхан абыйның тагын килгәне булдымы?

– Әйе, кичә. Салисә апа белән килделәр. Әтиләр Маһиларга күченгәннәр әлегә. Салисә апа әйтәсен әйтте инде. Әнигә дә, миңа да.

Динар белән мәктәп коридоры буйлап атлыйбыз. Каршыдагы сыйныфта бер кайгысыз башлангыч сыйныф укучылары йөгерешә, ә минем күзләрем инде ничәнче көн яшьле. Чыннан да, уен эш түгел, ә кемнеңдер өен яндыруда гаеплиләр. Барысы да миңа каршы. Хәтта вакыт-вакыт әни дә шикләнеп сорап куя. Әлфия апага да сөйләргә сүз булды инде, соңгы атнаның «төп йолдызы» күршесендә генә хәзер... Сыйныфта сөйләшүче дә юк, барсы да диярлек читләшеп бетте. Ара-тирә Илһам гына хәлләрне сорый. Калганнар кырын гына күз ташлыйлар да яннан китү ягын карыйлар. Бүген җырдан ачык дәрес... Укытучы апа буяу һәм кисточкалар алып килергә кушты, җырны рәсемгә төшерәбез диме шунда. Мәктәпнең хан заманыннан калган магнитофонын сыйныфка кертеп куйганнар. Көлешәләр, кайгылары юк. Мин генә, кайгыга батып, мәктәп каеннарын күзәтәм. Шулар арасына чыгып йөгерәсе, җирне коча-коча кычкырып елыйсы килә. Сыйныфка укытучы апа килеп керде, звонок та яңгырады. Бик озак итеп, төне буе әзерләгән докладын сөйләде, ниндидер бер танылган җырчы, композитор турындамы шунда. Аның күзенә карап тик утыра бирәм, минем тормыш симфониямнең күңелсез ноталы чагы. Берзаман кулга кисточкалар алырга, буяуларны ачып куярга кушты. Каршыга ап-ак битләр тезде дә магнитофонның төймәсенә басты. Бераз тыңлагач, көйне күңел белән, сызыклар, буяулар аша күрсәтергә кирәклекне әйтте. Барысы да саран елмаю аша, ачык төсләргә манып, диңгез дулкыннары сыман юллар сызарга кереште. Мин, кап-кара буяуга манып, бер сызык сыздым. Аннары тагын, тагын. Каршыма куелган чип-чиста бит каралганчы. Укытучы апа мине күрмәмешкә салышты. Кемнеңдер рәсемен күтәреп үк күрсәтте хәтта. Хы, шатлыгы арткандыр, шәт! Бүген сыйныф буенча мин дежур. Идәннәрне юып, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибеп калдырырга кирәк. Химия кабинеты булганга күрә, монда кран да бар. Тик аңа күптән кагылганыбыз юк инде, ара-тирә егетләр суны урамга түкмәс өчен салгаласалар да, кран буяуланып каткан килеш тора. Динар сыйныфка килеп кергәндә, мин идәннәрне юып бетерә идем инде.

– Айсылу, көтеп торыйммы?

– Көт соң. Барыбер ялгызым кайтасы.

– Минем идея бар, Айсылу. Салисә апаның өе – Зәлияләр эше түгел микән?

– Шул гади тарткалашу өчен шундый зур эшкә барырлар дисеңме? Юк, минемчә, син нәрсә инде?!

– Бар вариантны да уйлап карарга кирәк, Айсылу. Хәзер синең өчен һәр деталь, һәрбер секунд мөһим.

– Карарбыз, мине ул вакытка кадәр төзәтү колониясенә җибәрмәсәләр, – дидем мин елмаю катыш моңсулык белән.

Динар ачулы итеп карап куйды. Сыйныфны бикләп, өйгә кайтып киттек. Динар озатып куярга булды. Өйгә ут төртүче кем булыр дип юл буе уйлап кайттык. Ләкин тагын бер күңелсез хәл көткән икән мине...

Мәктәпкә барырга теләмичә генә уяндым. Беркем дә көтми, беркем сөйләшмәгәч, барасы да килми бит инде. Моңсулык катыш өйдән чыгып киттем. Мәктәптә ут чыкканмыни, техничка апалар йөгерешә, кулларында чиләкләр. Мин аптырап басып торганда, Сәвия апа килеп, директор кабинетына барырга кушты.

– Сине анда көтәләр, кызым. Директор апаң чакырды.

– Ә?

– Бер мизгелдә агарынып басып калдым.

– Ни булган соң, Сәвия апа?

– Бар, балам, бар. Анда сиңа барсын да сөйләрләр.

Уйлар белән тулган башымны туры тотарга тырышып, директор бүлмәсенә таба атладым. Акрын гына ишекне ачып, эчкә үттем. Директор Регина апа агарынып калган, янында – мин инде күреп арган Гыйлемхан абый.

– Исәнмесез, ярыймы? – минем соравыма Регина апа каш астыннан сөзеп карады.

– Ярамыйча инде. Нәрсә җиде еллык гөнаһым төсле басып торасың, утыр, әйдә.

Мин сак кына эчкә үтеп, директор өстәленнән ерак булмаган урындыкка, Гыйлемхан абый каршысына килеп утырдым.

– Ниләр кыланасың син, кыз, соңгы вакытта? – Гыйлемхан абый, язуыннан туктап, миңа карады.

– Нишләдем соң, Гыйлемхан абый? Аңлатыгыз әле...

Сүзгә Регина апа кушылды:

– Аңлатыгыз?! Сиңа әле аңлатырга да кирәкмени? Кеше йортларын яндырдың, инде мәктәпкә зыян салырга керештеңме, шайтан баласы? Кай җирең белән уйлыйсың соң син? Эшнең нидә икәнен аңламасам да, чамалый идем.

– Мин кранга тотынмадым бит, Регина апа. Идәннәрне юдым да кайтып киттем.

– Кем тотынган соң алайса? Кем? Син соңгы булып сыйныфтан чыгып киткәнсең. Химия кабинеты астында китапханә, китапханә астында ашханә икәнен чамалыйсыңмы син, балам? Ашханәнең сафтан чыккан электрощитын син түләп ясатырсыңмы, син акча җыйганчы, күпме укучы ач утырачак бит!

Минем башым әйләнеп китте. Кулларым үзеннән-үзе калтырый, авызым сүз әйтә алмаслык хәлгә килде. Күземнән ихтыярсыз яшьләр тәгәрәде. Юк, бу төш кенә, бу бары тик куркыныч төш кенә.

– Бар, җыен да кайт син, сеңлем. Барсы турында да уйла. Аннары килерсең. Мәктәпкә түгел, полиция бүлегенә.

Сыйныфта бөтенләй мәхшәр. Идән тулы суда аяк киемнәре йөзә. Сыйныфташлар калын чүпрәкләр белән су җыялар, укытучы апа суга баткан дәфтәр-китапларын шкафтан парта өстенә төзә... Миңа берни әйтмәделәр. Тамагымдагы төерне йота алмый басып тордым. Аннан, чүпрәк алып, су җыярга керештем... Соңгы дәрес инглиз теле иде. Аны «тозлап», тизрәк өйгә кайтырга, барсы турында да ипләп уйларга карар кылып чыгып бара идем, Галия Миркасыймовна туктатты.

– Качасыңмы әллә, Айсылу? Гомер булмаган хәл.

– Мин... Ни, – дидем, ярты сүз дә әйтә алмый.

– Әйдә, керик әле минем сыйныфка, хәзер дәресем юк, сөйләшербез.

Галия апа, аркамнан кага-кага, сыйныфка алып кереп тә китте. Мин, башымны аска иеп, тамган яшьләремне кулым белән сөртә-сөртә, аның артыннан юнәлдем.

– Әле бит беркем дә кранны син ачкан дип әйтми. Бәлки сыйныфка синнән соң да керүчеләр булгандыр?

– Сәвия апа, юк, диде бит. Беркая да китмәдем, шунда утырдым, диде. Ачкычны алучы булмаган бит.

– Бәлки шундый ук ачкыч берәрсендә бардыр? Карадым мин сыйныф йозагын. Гади авыл кибетеннән табып була торган. Ачкыч яратырга авыр түгел. Шикләнгән кешең бармы соң?

– Юк кебек бит, Галия апа. Ә сез миңа ышанасызмы?

– Ышанам, әлбәттә, Айсылу. Бу теге, кинолардагы кебек подстава булырга мөмкин бит. Теге унбердәге сине яратмаган ике кыз эше түгел микән?

– Ә сез аларны кайдан беләсез? – дидем мин, җебегән борынымны тартып.

– Бөтенесе дә күз алдында бит. Без – укытучылар барсын да күрәбез. Укучы күзеннән дәрескә әзерләнгәнен, әзерләнмәгәнен дә белеп була, яратканын, яратмаганын да. Карармын, тикшерермен мин бу эшне, Айсылу. Ә син, бар, кайт та тынычлан. Сынауларыңа әзерлән. Һәр кыш арты яз килә ул. Иртәме, соңмы, барыбер килә.

Мин тагын елый башладым. Барысы да сиңа каршы булганда, җылы сүзләр ишетү рәхәт иде.

– Ышаныгыз, Галия апа. Мин ачмадым ул кранны, тимәдем дә мин аңа.

Мин сине көтәчәкмен

Беренче имтиханга ярты ай вакыт калып бара... Минем генә җүнләп әзерләнгәнем юк. Күпме генә күнегүләр эшләсәм дә, уйлар башка булгач, күңелгә керми, эшлисе дә килми. Соңгы күңелсез вакыйгаларның очына һаман чыгып булмый бит. Гаеп минем өстә кала бирә. Күрше урамдагы әби әйтмешли, террорист мин. Балаларны йортсыз һәм ашау-эчүсез калдырганмын. Мәктәп ашханәсе эшли анысы, иске электрощитны ясатканнармы, яңаны алганнармы – анысын белмим. Пешекче апалар да кырын-кырын карыйлар. Берсендә бер кашык ботка салып куйганнар. Эшнең нидә икәнен аңлап илтеп куйдым, ашаганым да юк. Гыйлемхан абыйга бездә кунасы гына калды инде. Көн дә диярлек килеп, сорауларын язып, бармак эзләрен алып китә. Ул да минем бу эшләргә катнашым булмаганлыкка ышана бугай, тикшерү эшен туктатмый. Әни гел борчыла, аңа да көн күрсәтмиләр, кырын карашларга ияләште бугай... Шулай да эш әле район бусагасыннан үтмәгән икән. Галия апа хәл итәм дигән иде, ул да никтер дәшми. Бер ныклап сөйләшәсе булыр әле бу атнада. Директор белән дә. Су басу вакыйгасы сүрелсә дә, башлангычның әләкче малайларының бармак төртүләре йөрәкне әрнетә. Мәктәпкә бару минем өчен бер газапка әйләнде.

Тәнәфесләрнең берсендә Гүзәл килеп сүз башлады:

– Беләм, мине тыңлар вакытың түгел. Ләкин синнән гафу сорыйсым килә. Алмаз – матур егет, бик көнләшкән идем. Ул качып кына минем белән дә очрашып йөрде. Хәзер исә ниндидер йогышлы авыру эләктергән, ди. Син кичер мине, авыр вакытыңда янәшәңдә була алмадым, ныклы иң дә куя алмадым.

– Оныт, Гүзәл. Кабатланмасын...

...Укудан кайтып кергәндә, әни белән кемнеңдер сөйләшүен ишетеп туктап калдым. Сак кына киемнәремне куеп, эчкә үттем. Эш болай булып чыкты: әти әни каршына тезләнгән, күзләре яшьле.

– Баламның киләчәген җимердегез дә хәзер гафу сорап йөрисезме. Оятыгыз бармы сезнең аз гына булса да. Хәер, андый эштә мөгезсез сыерлар бит сез.

Әни мине күреп тынып калды. Мин түргә үтү белән, әти аягыма килеп сарылды.

– Кызым, балам. Кичер мине, кичерә алсаң. Мин ялгышлык кылдым, – дип кычкырып елап җибәрде. Шунда әтине чын күңелдән кызганып куйдым. Шунда аның елаганын тәүге кат күрдем.

– Тор, әти. Сөйлә.

Әти эштә чакта Салисә апа белән Маһи бергә утырып эчкәннәр. Әтинең кайтканын сизмәгәннәр. Салисә апа: «Өен түгел, бөтен җирне яндырыр идем. Менә ирсез дә җир җимертә Рәфидәсе. Йөрәген таласыннар әле кызының. Мине бераз кызганып, хөкүмәт үзәктән фатир бирмәсме», – дигәнен ишетеп калган. Әти кереп Салисә апаны нишләткәндер, белмим, ул барсын да Гыйлемхан абыйга сөйләгән. Бүгеннән минем өстәге гаепне алып ташлаганнар икән. Әти белән чәй эчкән арада, капка төбенә машина килеп туктады, кычкырткан тавышка йөгереп чыктым. Динар, тәрәзәсен төшереп:

– Айсылу, җыен. Мәктәптә сине көтәләр, – дигәч, машинага кереп утырдым.

Аннан туп-туры директор кабинетына алып керделәр. Сәвия апа, аның мәктәптә сантехник булып эшләүче улы, директор һәм Галия апа утырганнар. Регина апа бик мөлаем итеп елмаеп куйды.

– Сине юкка гаепле иткәнбез бит, бала. Гаеплене таптык. Мәктәп ашханәсендә су торбаларын чистартканда, ялгыш химия кабинетының өзек торбасына тоташтырганнар. Сыйныф краны гел ачык торганга күрә, су агып яткан. Сәвия апаңның улы Рәсим кранны борырга оныткан. Торбаны ялгыш тоташтырганнар, Айсылу сеңлем. Кичерерсеңме, белмим, без барыбыз да гаепле синең алда...

Мин елмаеп ым кактым. Директор кабинетыннан ничек йөгереп чыкканымны, ишекләр артымнан ничек бәрелеп калганын хәтерләмим диярлек. Бары тик Галия апаның елмаеп күз кысканы, Динарның мине күтәреп әйләндергәне хәтердә калган.

***

– Мине укып бетерү белән армиягә алалар, Айсылу.

Соңгы көннәрдә иң якын кешемә әйләнгән, бер караштан, ярты сүздән аңлый белүче дус егетемне ярата башлавыма инде шикләнми идем.

– Мин сине көтәчәкмен, Динар.

Ул мине кулына күтәреп әйләндерергә кереште, шатлыктан, иңемдәге хыял канатларын сындырган авырлыклардан котылганга, кычкырып көлә-көлә, күктәге болытларны кочам. Алда көткән имтиханнар да куркытмый, мин тормышымның зур имтиханын тапшырган идем инде...

Повесть "Казан утлары" журналының 9, 10, 12  (2014), 1 (2015) саннарында басылды.

Алсу Нургатина

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: