Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Өченче хатың кайда? (хикәя)

Онытылмаслык мизгелләр, бәхетле чаклар! Кая югалды соң алар? Кая китте безнең мәхәббәт? Ник?! Соңгы хатымны язганыма да ун ел узды. Син аңа тәки җавап бирмәдең. Ә мин көттем, нык көттем...

Туып-үскән йортыңны калдырып, икенче яшәү урынына күченү авыр, дип сөйлиләр. Әмма Зифаны мондый зур үзгәрешләр бер дә куркытмады. «Яңа урын – яңа тормыш» дигән уй белән, кыз кирәкле җиһазларын, киемнәрен, савыт-сабаларын катыргы тартмага тутырырга ашыкты. Чормадагы почмакта посып торган иске киштә дә Зифаның игътибарыннан читтә калмады. Тузан томанын җиңеп, ул беренче киштәдән иске альбомын, китапларын актара башлады. Кинәт, саргаеп, бөгәрләнеп беткән иске конверт эченнән өч хат килеп төште. Зифа бу хатлар турында күптән оныткан иде инде, таныш язмага тап булгач, аның күзләре юешләнде.

1 нче хат

Сап-сары көзге яфрак, җилдә тирбәлеп, акрын гына синең битеңә төште. Матурлык матурлыкка тартыла шул. Мондый көтелмәгән бүләк бигрәк шатландырды инде үзеңне: рәхәтләнеп көлдең, искән җилләр көенә сикерә-сикерә биедең. Синең көлүең, елмаюың, иреннәрең... Үземне кулда тота алмыйм бит, матурым! Ә мин бөтенләй андый кеше түгел. Гап-гади авыл егете, җәйләрен – утын, кышларын кар ташыйм, сабырлыгым һәм җитдилегем белән горурланам. Үзгәрттең син мине, җаным... Хисләрем белән уртаклашу, кызлар артыннан чабу миңа ят нәрсә иде, әмма тормышымда бер кыз барлыкка килде, Зифа исемле кыз. Бары тик аның өчен генә бу чиксез күктән меңләгән, юк, миллиардлаган йолдыз җыярга, кырыс дөньяның барлык бәлаләрен җиңеп, янына барырга әзермен. И, гашыйк булсаң, сүзләрең дә татлылана икән! Мәхәббәт уклары миңа, озаграк очып, соңрак кадалыр, дип уйлаган идем шул. Бу тормышта барысы да син теләгәнчә булмый икән.

Зифа, әле дә исемдә – синең белән беренче очрашуыбыз, танышуыбыз, дуслашуыбыз. Авылыбызда бер ай элек куелган клуб мөдире яшьләр өчен биюләр оештырырга теләде. Якшәмбе, җәйнең соңгы көнендә барсы да әзер иде: магнитофоннар дөрес тавышка көйләнгән, кызыл һәм зәңгәр утлар түшәмгә эленгән, күлмәкләр киелгән, чәчләр таралган. Минем бу «тусовка»га бер дә эләгәсем килми  иде. Ләкин дусларымны тыңлап, клубның ишеген теләр-теләмәс ачып, эчкә үтәргә туры килде. Халык бирелеп бии: кулларын болгый, аякларын тыпырдата, егетләр кызларны вальс әйләндерә. Әлеге күренеш мине бер дә шатландырмады, ә бәлки, киресенчә, кире китәргә этәрде генә. Кинәт миңа шулкадәр ят булган төркем эчендә якты кояш нуры сыман кечкенә генә сылу гәүдә күренде. Акылымны тыңламыйча, йөрәк тибеше артыннан гүзәл кызга таба ашыктым. Күзләребез очрашты. Әйтәсе сүзләр онытылды.

– Сәлам! Ни сорамакчы идең?

– Эээ... м-мин... Марат буламын! – дип кычкырып җибәрдем.

И оят, оят! Синең шикелле чибәр кызларны күргән юк иде шул, Зифа. Җәйге алмалар төсле алсу битләрең, иртәнге чык сыман ялтырап торган зәңгәр күзләрең, кура җиләге шикелле иреннәрең тәмам башны әйләндерде. Танышуыбыз кинолардагы шикелле түгел, ә сәеррәк булса да, онытылмаслык мизгел иде ул минем өчен. Җәйнең соңгы көне шундый шатлык белән истә калды. Зифам, ышан, нинди генә авырлыкларга очрасам да, һәрвакыт синең янда булачакмын.

2 нче хат

Төн. Ай яктысы гына алдагы сукмакны яктыртып, безгә юл күрсәтә. Кар бөртекләре синең йомшак чәчеңә ябышып калды, алар, җем-җем килеп, күзләрне чагылдыра. Кышкы буран суыгы иреннәреңне корытты, керфекләреңә бәс кундырды. Йөрәгең мәхәббәт белән тулса, ниләр генә күрмисең икән?! Зифам, син ул төнне аеруча көләч, шат идең. Шундый рәхәт чагыңда сиңа күңелсез хәбәремне бер дә әйтәсем килмәгән иде. Шуңа да инде бу хатымда калган сүзләремне җиткерәм. Башлап җибәрер өчен, ике көн элек булган хәлне сөйләп үтәм. Сәгать теле көндезге икегә килеп терәлгәч, хат ташучы Шамил кулыма конверт тоттырды. Әлеге язма синнән, Зифа, дип уйлап, мин, чаба-чаба, өйгә ашыктым, секунд эчендә конвертны ертып, укый башладым. Юк, синнән түгел икән шул. Интернет челтәрендә информатика буенча укыту мәктәбе оештырган бәйгедә катнашырга һәм үзем ясаган сайтымның адресын җибәрергә кушканнар. Син бит инде беләсең минем компьютер белән кызыксынганымны. Ә мондый мөмкинлек бер генә була! Бу конкурста җиңү турында уйламадым. Әмма тормыш үзенекен эшли шул. Нигә мондый шатлыклы хәбәр безнең өчен күңелсезлек алып килсен соң, дип уйлыйсыңдыр. Бәйгенең бүләге – шул мәктәптә бушлай уку. Хыялымны чынга ашырыр өчен, тракторчыга укуымны ташлап, авылны, юк, Зифам, сине калдырып, шәһәргә китәргә туры киләчәк. Арабыз, ким дигәндә, 564 чакрымга ерагая, бу җаныбызны кимереп торачак. Ләкин без әлеге авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, кыенлыкларга бирешмәбез. Матурым, барысы да яхшы булачак. Ышан миңа...

 

4 нче хат

 

Исәнме, Зифа. Хат алышканыбыз кинәт исемә төште дә, язу өстәленә җитез генә утырып, сиңа әйтәсе сүзләремне кәгазьгә тезә башладым. Кулыма каләм алгач, әллә нинди таныш, җылы хисләр йөрәгемә бәрелде, узганнарны хатирә итеп кайтарды. Әйе, синең белән аерылышуыбызга бик күп, бихисап күп вакыт узды шул. Икебезнең дә үз тормышы, көнкүреше. Ә ун ел элек без һәрвакыт бергә булачакбыз дигән ышаныч белән яши идек бит. Җәй көннәрендә, кичләрен, урам буйлап сөйләшеп баруларыбыз, серләшеп утыруларыбыз, бер-беребезне уздырып, чит ил язучыларының китапларын укуларыбыз... Онытылмаслык мизгелләр, бәхетле чаклар! Кая югалды соң алар? Кая китте безнең мәхәббәт? Ник?! Соңгы хатымны язганыма да ун ел узды. Син аңа тәки җавап бирмәдең. Ә мин көттем, нык көттем. Бәлки, нәкъ синнән киләчәк хат, минем сорауларга җавабың язмышыбызны үзгәрткән булыр иде, безне кавыштырыр иде төсле. Хәзер бу турыда искә алу да мәгънәсез инде – хәйран вакыт узган, дөнья аз гына булса да үзгәргән. Ләкин, шуңа да карамастан, яратуым сүрелеп бетмәде әле, Зифа. Һаман төннәрен теләр-теләмәс синең образың күз алдыма килә, кешеләр шаулашкан урыннарда кинәт синең тавышыңны ишеткәндәй булам. Бу дөрес хәл түгел... Минем бит гаиләм бар!

Хатыным белән китапханәдә таныштык, шәһәрдә ике бүлмәле йорт сатып алдык, икәүләшеп обойлар ябыштырдык. Бер елдан соң улыбыз да туды. Әмир исемле. Минем шикелле көләч йөзле, яшел күзле, китаплар ярата. Биергә яратмый. Әнисенә охшап, шахмат, шашка белән мавыга. Эштән кайткач, ул һәрвакыт чаба-чаба минем янга ашыга, нәни куллары белән муеныма сарыла. Андый вакытларда үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Ләкин синең турыда уйланулар тынгы бирми. Беренче мәхәббәтеңне онытып булмый, дигәннәргә бер дә ышанмадым, андый кешеләрне аңлый алмый идем. Үзем бу капкынга эләгүемне сизмичә дә калдым бит, Зифа. Бу хатымны юкка гына язмыйм мин. Әйтәсе сүзләремне кәгазьгә күчереп, кирәкмәгән, ят уйлардан арынырга телим. Күптән инде сине йөрәктән өзеп алырга, хисләрне көлгә әйләндерергә кирәк бит. Зифам, сиңа бер генә теләгем бар: бәхетле бул, җаным! Елама, күңелсезләнмә, эчеңне пошырма. Димәк, шулай булырга тиеш, күкләрдән шулай дип фәрман иңдерелгән. Зифам, сау бул, мәңгегә сау бул!

***

Хатның соңгы юлларын укып бетерүгә, Зифа урыныннан сикереп торды, иске кәгазьләрне тагын ашык-пошык актарырга тотынды. Фотолар, рәсемнәр, язмалар бер-берсе белән кушылып бетте, «ботка»га әйләнде. Карамаган җир калмады, әмма иң кирәклесе – язмышны үзгәртергә сәләтле хат табылмады. Кайда соң син, өченче хат?!.

 

 

Төп фото: pixabay

Авторның фотосы: Рәзилә Хәйретдинова

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев