Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Кәрим тавык

– Безнең кушамат – Тавык, Бикмулла бабам авылда иң беренчеләрдән булып торып ишегалларын себерә-җыештыра торган булган, шуңа күрә «тавык» дип кушамат такканнар.

- Шәмси, үз-үзеңне тотышың бернинди кысаларга да сыймый, ни өчен тагы Гөлназны елаттың? – дип орышырга кереште Гөлсия Фатыйховна.

– Үзе елады, елатмадым, – дип башлаган иде, Гөлназ тагы үкереп елый башлады. – Кичә ул миннән көндәлегемне сорап торды, өй эшләрен күчереп аласы бар дип, өенә апкиткән дә көндәлекнең һәр битенә «Мин – карга!» дип язып чыккан! Тагы үксергә тотынды кыз.

– Шәмси, Гөлназ алдында гафу үтен, Гөлназ, син елама, яңа көндәлек алып бирер, ике атна эчендә алган билгеләреңне укытучылардан яңадан үзем куйдыртып чыгармын, – дип, укытучы Гөлназны тынычландырырга тырышты.

– Соң, гафу ит инде алайса, кәефеңне күтәрергә теләгән идем... – дип, Шәмси дә гаебен таныган кеше сыман кызга сүз катты.

– Миңа яңа көндәлек кирәкми, моны миңа Энҗе апам Мәскәүдән апкайтып бирде, тышын карагыз – Нюша төшкән, беренче битенә Нюша үзе автограф куйган бит анда, – дип, үксүен дәвам итте кыз.

– Соң, Гөлсия Фатыйховна, нәрсәгә үпкәләргә ди инде, бөтенебез дә кушамат белән әйтәбез бит бер-беребезгә...

– Шәмси, әниең әле кичә генә мәктәптә булды, аның өчен үзем кызарынып утырам инде, сиңа ун минут вакыт бирәм, шушы вакыт эчендә дуслашып өлгерәсез икән, молодцы, юк икән, әниеңне тагы көтеп калабыз, – дияргә дә өлгермәде укытучы, Шәмси инде аклану чарасын тапты да:

– О, минем башыма гениаль фикер килде, Гөлсия Фатыйховна! Иртәгә сишәмбе бит, димәк, иртә белән класс сәгате үтәчәк. Әйдәгез, үзем алып барам, «Кушаматлар дөньясы» дип атарбыз, бөтен классташлар үзләренең кушаматларының барлыкка килү тарихын сөйләр, кем әйтмешли, презентовать итәрләр. Менә яхшы булачак, Гөлназның гына кушаматы ямьсез түгел бит анда, әнә Рәмиснеке, мескенем, Чүптер, Илшатныкы – Махина, Илнарныкы – Баймак... Дөресен әйтергә кирәк, кеше үзе булмаганда, бөтенебез дә кушаматлап сөйлибез бит аның хакында, кушаматлар кичәсе үз кушаматыңны яратырга өйрәтәчәк. Кушамат – ул фамилиядән дә кадерлерәк бит, ни дисәң дә, бөтен нәселгә бирелә, кияүгә чыгып кына да аннан котылып булмый...

Гөлназның кәефе күтәрелсен дип кенә, укытучы да күнде:

– Классташларыңны ышандыра алсаң, әйдә соң, эшлә. Һәрберсенә өч-дүрт минут вакыт бирелер, бүген үк әзерләнә башласыннар. Класс сәгатендә кушаматлар турында сөйләү идеясе күпләргә ошады, әллә нинди әхлак-тәрбия турында сөйләтмиләр бит. Мәш килеп әзерләнделәр. Беренче булып сүзне Шәмси үзе алды:

– Безнең кушамат – Тавык, Бикмулла бабам авылда иң беренчеләрдән булып торып ишегалларын себерә-җыештыра торган булган, шуңа күрә «тавык» дип кушамат такканнар. Бабайның дуслары мине урамда күрсә, «ти-ти-ти», дип котырта башлый, кем баласы дип кызыксынганда, үзем дә «Кәрим тавыкларныкы», дип горурланып әйтәм. Так што, сез дә, горурланып, кушаматларыгыздан оялмыйча йөрегез, – диде дә горур кыяфәт белән парта арасына кереп утырды.

Сүзне югары очтагы Күселәр нәселеннән Ләйсән алды. Төрле әйбер җыярга һәвәс булган бабасы Әхәткә кушылган икән кушаматы. Иске акчалар да җыйган ул, значоклар да, чигелгән кулъяулыклар һ.б. бик күп әйберләр. Бабалары үлгәннән соң, Ләйсәннең әнисе верандада шул җыелган әйберләрдән музей ясап куйган икән. Киләсе класс сәгатендә укучылар, «Күселәр»нең өйләренә барып, музей белән танышырга сүз куешты.

Озын сыйраклы, бик хәрәкәтчән һәм тиктормас Рания үзләрен ни өчен Чикерткә дип атауларын сөйләп тормаса да була иде инде. Аларның өйләрендә барысы да чикерткәгә охшаган бит: чәрелдәп сөйләшәләр, озын буйлылар. Хәтта киленнәре Вәсилә апа да нәкъ үзләренә охшап килгән.

Американ Фирдүс абыйларның оныклары Раил үзләренең кушаматлары турында аеруча да горурланып сөйләде, бабалары Америкада Бушның ярдәмчесе булып эшләгән диярсең. Америка әләме төсендәге бер күлмәге булган аның, гомере буе шуны киеп йөргән. Шуңа да «Американ»га әйләнгән.

Дәрес һәркемнең дә күңеленә хуш килде. Класс сәгатенең яхшы гына баруына сөенеп, укытучылары да «тавышланмагыз, хәзер керәм, сөйли торыгыз», дип, класстан чыгып китте. Көлештеләр, кул чабыштылар, оялмыйча, бер-берсенә кушаматлар белән эндәштеләр.

Отличник Айдарга сүз бирелде:

– Безнең кушамат юк, – дип сүз башлаган иде...

– Хәзер кушабыз үзебез, алай ярамый инде, – дип, бөтен класс дәррәү купты.

– Ләкин минем дә сүз аласым килеп китте. Башыма бер фикер килде...

– Сиңа гына килә инде ул фикерләр, – дип көлештеләр.

– Сезне тыңлау шундый ошады миңа, үземнең кушаматсыз нәселдән булуыма әзрәк үртәлеп тә утырдым әле. Сигезенче класслар уку елы азагына шигырь китабы әзерли дип ишеттем, әйдәгез, без «Кушаматлар китабы» әзерлибез. Ләкин китапны әзерли башлаганчы, миңа да берәр матур кушамат таксагыз иде, алайса мин керми калам бит, – дип, идеаль фикерен җиткерде.

– Кушабыз кәнишне, берне түгел, икене чәпибез әле, – диде Шәмси. – Ярый әле мин бар, мин булмасам, «Тәмәке тартуның зыяны» кебегрәк берәр темага әхлак дәресе тыңлап утырыр идегез. Әнә анда Диләрә үзенең телефонына барыгызны да яздырып бара, шуны компьютерга гына күчерәбез дә, китап та әзер була.

Соңгы сүзне Габбәзләр оныгы Динар алды.

– Безне «Габбәзләр» дип йөртәләр. Әтинең бабасы авылның зур кешесе булган, бөтен кеше аңа киңәшкә килгән, тапкырлыгы-уңганлыгы белән дан тоткан, – дип сөйли башларга да өлгермәде, классның төрле ягыннан тавыш купты:

– Шыттырма!

– Ялганчы!

– Ат карагы булган ул! Авылдагы атларны урлап, башка авылларда саткан, башка авыллардан урлап, безнең авылдагыларга сатып йөргән!

– Чын дөресен сөйләргә оятмы?! Класста купкан шау-шуга укытучы йөгереп керде. Ыжгырып килгән машиналар кызыл утлы светофор каршында туктаганмыни – бөтенесе дә «тормозларына» басты. Кушаматлар турындагы китапны эшләү идеясен укытучыга әйтеп торуның да кирәге калмады.

Елак Гөлназның кәефен күрәм, дип, Габбәз Динары белән сүзгә килү яхшыга алып бармаячагын белгәнгә, әзрәк кәефсезләнде Шәмси. Укытучылары да бүгенге класс сәгате өчен башыннан сыйпамады. Эх, ничек матур башланган иде лә бит үзе, дип уйлады ул. Беренче дәрес математикага да соңлап кына керде һәм арткы партадагы үз урынына барып утыруы булды... чалбары юешләнгәнлеген тоеп алды, басып караса – урындыкта ватык йомыркалар. Күрше партадагы Динар, кыек тешләрен ыржайтып, «дәрестә килеш тә йомырка салып утырмасаң инде, тавык!» дип көлгәндә, Шәмси инде бәрәңге бакчасыннан гына өенә төшеп җиткән иде.

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев