Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Кояш халкы (хикәя)

Хәлилнең үз гаиләсе юк. Фаягөл белән аерылганнан бирле, ул теләсә кайда эшләп, яшәп йөри. Яңа гаилә табарга кыюлыгы җитмәдеме, әллә кире кушылуга өмете бармы – монысын үзе дә белмидер ул, мөгаен. Тик кайтып йөри менә шулай, кызын күреп, гаилә учагында җылынып, кире салкын кышка таба чыгып китә. Фаягөл жәлли дә аны, аңлыйдыр да, тик кабул итә алмый. Читкә этәрә. Хәлил калдырган яралар инде тартылса да, бу очрашулар хатынның шул яраларына бармак белән күрсәтеп көлү иде...

Кышкы кич

Су буеннан чана тартып үтеп киткәндә, авылга төн юрганы ябылган иде. Салкын һаваны хәтта тотып карап була сыман. Сәфинә борынын бияләйләре арасына яшерә дә: «Әнкәй, салкын ич!» – ди. Аның чеби тавышы аяк астындагы кар шыгырдавы аркасында ишетелми дә. Ләкин ана сизенеп борылып карый: «Төн безнеке, кызым, төн безнеке!» – ди. Алар тагын атлыйлар, авыл башында урнашкан өйгә кадәр – ләм-мим. Сәфинәнең йокысы килә, авыр күз кабаклары ябыла, ә нәни аяклар һаман кар ера. Тыкрыктан үткәндә, кайсыныңдыр печәнлегендә кыштырдаган тавыш ишетелә. Ул тавыш үзенә чакыра, ул тавышка барсаң, җылыга эләгерсең сыман.

Кая баралармы? Өйләренә кайталар. Авылның түбән очындагы өйгә таба атлыйлар. Үткән тормыштан качарга маташып, әнисе тиз-тиз атлый. Сәфинә исә, берни аңламыйча, аның артыннан йөгерә. Артта әби-бабасының буш йорты кала. Салкын җил, көрәргә кеше юклыгын белгәндәй, өйнең кирпеч диварларына, ишек төбенә кар себерә. Ана белән кызны юлдан яздыра, күзне томалый.

Фаягөл апаның ире юк. Күптәннән инде узган яшьлекнең хатирәсе булып Сәфинә тора, хатынның бөтен эш-гамәле кызын кайгыртуга юнәлгән…

– Әни, салкын ич! – дип тагын дәшә кечкенә Сәфинә.

– Атла әйдә! Мин нишләтим! – Фаягөлнең тавышы артык кырыс килеп чыкканга, кызчык тынып кала. Үпкәли.

Ә әнисе, аның тирән итеп тын алуын тыңлап, авыр бер сулый да, иренен тешләп, искә төшкән хатирәләр белән көрәш башлый…

Йорт капкасыннан килеп керүгә, Фаягөл белән Сәфинә телсез калдылар. Бозланып каткан тупсада бер ир-ат утыра иде. Өсте-башы кап-карадан, үзеннән бераз зуррак пәлтә, киң бүрек, һәм шул бүрек астыннан ялтырап торган күзлек пыялалары. Кайтып кергән хуҗаларны күргәч, ир-ат сикереп торды, карны шыгырдаткан ике адым ясады.

– Ник кайттың? – Фаягөлнең кырыс карашы ирне туктатты.

– Менә… Прәннекләр алып кайттым… Сәфинәгә…

Хәлилнең үз гаиләсе юк. Фаягөл белән аерылганнан бирле, ул теләсә кайда эшләп, яшәп йөри. Яңа гаилә табарга кыюлыгы җитмәдеме, әллә кире кушылуга өмете бармы – монысын үзе дә белмидер ул, мөгаен. Тик кайтып йөри менә шулай, кызын күреп, гаилә учагында җылынып, кире салкын кышка таба чыгып китә. Фаягөл жәлли дә аны, аңлыйдыр да, тик кабул итә алмый. Читкә этәрә. Хәлил калдырган яралар инде тартылса да, бу очрашулар хатынның шул яраларына бармак белән күрсәтеп көлү иде. Төнне Хәлил залдагы диванда кунды. Фаягөл аны чәй эчерде дә Сәфинә өчен генә куна калдырды. Кызчык исә әтисе белән уйнарга керешкән. Әниләре, бу икәүнең бергә курчак уйнатканына карап, кайнар чәйнеккә кулын пешерде. Урамдагы җил тына төште, ләкин иртәгәсе көнгә ул тагын кубачак…

Буран

Иртәнге аш вакытында Хәлил, кыюланып, төп сүзен башлады.

– Фаягөл дим… Миңа, алиментлардан баш тартам, дигән кәгазь язып бир әле!..

Хатын кулындагы алмаларны буш савытка ыргытты. Үпкә тулы күзләрен яшерде дә тирән сулыш алды. Аның һәрбер буыны каткан, йөрәге тагын яна башлаган иде.

– Шуңа гына кайттыңмы? Кичә әйтергә кирәк иде аны!.. Нигә шулхәтле озак көттең? Бала кирәкмәсә килеп йөрмиләр аны! – Хатынның үз тавышына исе китте. Елан ысылдавы, мәче мырнавы ишетелә иде кыскан теш арасыннан чыккан тавышта.

– Шулай дип әйтәсеңне белдем, Фаягөл! Кирәк миңа бала, кирәк! Ләкин эш табып булмый бит! Мин акча җибәрермен! Ләкин вакыты мөһим булмасын!..

– Кит! Югал күземнән! Бүген үк кит! Язып бирәм, кая каләм?! Йөрмәс идең, ичмасам, баладан да оялмыйча! Ник котыртасың аны?!

– Фаягөл! Ник кычкырасың?! Булышам, дидем бит! – Хәлил берни аңламаган гаепле кыяфәт белән утыра бирде. Ә хатын инде кабынып, тузынып киткән иде. Күңеленә мәңгегә сеңгән үпкә Хәлилгә яхшы мөнәсәбәттә булырга ирек бирми, хатынны телгәләп тора.

– Безгә синнән берни кирәкми!!! Ычкын!  – Фаягөл гариза язган кәгазь битен Хәлилнең каршысына ыргытты, ирнең киемнәрен тутырган сумканы ишек төбенә чыгара башлады. – Кит! Баланы котыртып йөрмә! Кит!

– Фаягөл! Ни булды соң әле?! Нигә кешечә сөйләшә алмыйбыз без! Бәлки, миңа да гаилә кирәктер?!

– Нинди гаилә-ә-ә?! Нинди гаилә?! – хатын Хәлилнең өс-башын күздән кичерде дә, сәләмә киемнәре, иске бүрегенә бармагын төбәп: – Үзеңне дә карарлык хәлдә түгел ич син! Нинди гаилә-ә-ә! – дип җикеренде.

– Син гомер буе шулай иттең!!! – Ирнең дә сабырлыгы чигенә җитте: – Гомер буе мине битәрләдең! Минсез китә идең җыелышларыңа да, корпоратив кичәләргә дә! Нинди ир идем мин сиңа?!

– Хәзер син миңа беркем дә түгел! Ничек итеп мин сине дусларыма күрсәтим соң?! Син бит… син бит!.. Хатын-кыз җыелган җиргә ничек алып барыйм сине?! Юк! Бетте! Бар, ычкын!..

Ишегалды тутырып акырган ике кеше тавышын күрше-фәлән дә ишетмәслек түгел иде. Фаягөл тузынып өйгә кереп киткәч, Хәлил урам як эскәмиягә чыгып утырды. Салкын кар аркасын өшетте, аякларын өтеп алды. Күрше Сафа бабай, килеп:

– Хәлил, болай акырып йөрмә! Килешми ул! – дип әйтеп карады. Хәлил исә, күзлеген төзәтеп, кире өйгә кереп китте.

Тавышка Сәфинә дә уянган иде. Җылы юрган астыннан аны ачы тавышлар чыгарды, йокымсырап, аш бүлмәсенә таба атларга мәҗбүр итте.

– Бар, ят! Кереп кит! – дигән сүзләр коелды Сәфинәгә, ул акрын гына кире йокы бүлмәсенә керде дә киенергә тотынды. Әтисе белән әнисе тагын кычкырыштылар, әллә нәрсә ишелеп төште. Куркынып, җиде яшьлек бала бүлмәдән чыгып йөгерде.

– Сәфинә! Бар, кереп кит! Йөрмә монда! Хәзер китә ул! – дип кычкырды Фаягөл.

– Юк! Син миңа шуны гына әйт: мин сиңа ни эшләдем?! Эшләгәнмендер, булгандыр, тик нигә син кичермисең?! Барыгыз өчен дә начар мин! Сәфинә! Синең өчен дә мин начар! – Хәлил дә күкрәген салкын һава белән яра-яра кычкыра иде.

– Бетте, Хәлил! Бетте! Талак! Без аерылышкан! Без чит кешеләр! Менә гариза – кит, зинһар өчен, кит! – Фаягөлнең тавышында күз яше ишетелде.

– Китмим! Без әле сөйләшеп бетермәдек!..

Фаягөл утынлыкка таба атылды да пүләннәр арасыннан чүкеч алды!

– Кач! Ыргытам! Кит! – дип яный башлады.

– Әйдә, ыргыт! Үтерүче булырсың! Чирле бит син! – Хәлил капкага таба чигенде.

– Юк! Мин хәзер участковыйны чакыртам! – Фаягөл Хәлилнең беләгенә барып ябышты, аны ишегалдына өстерәп кертмәкче булды.

– Кит! – дип, Хәлил хатынны этеп җибәрде. Анысы исә бирешмәде.

Бер-берсенә ябышып, ир белән хатын тартыша башлады. Бу тамашаны баядан бирле карап торган кызчык икесе арасына атылып барып керде, бала көче ике зур кешене аеру өчен җитмәде. Куркуыннан, әнисенең сугышуыннан, атасының үз йөзен җуйганыннан куркып, Сәфинә кычкырып җибәрде. Фаягөл:

– Бар, ычкын!!! Кереп кит! – дип ырылдады.

Сәфинә, әнисенең ялкынлы карашыннан куркып, өйгә атылды, тупсага абынып егылды, торды, икенче тупсада да идәнгә очты… Күз яшьләре инде күптәннән аның карашын томаладылар, егылгач бәрелгән башы әйләнеп китте. Сәфинә үпкәдән, куркудан тагын кычкырып җибәрде. Юк, бу бала-чага чинавы түгел, бәби чәрелдәве дә түгел иде. Бу – бала күңеленең өзгәләнүе, кыргый җанварның тавышына охшаган бер тавыш иде. Сәфинә туктый алмады. Сулкылдый-сулкылдый елап, тагын бер кычкырды. Тамагы ярылырдай, күзләре атылып чыгардай булды кызчыкның… Ләкин ул туктый алмады. Әллә кайдан, тамак төбеннән килгән тавыш тәрәзләрне дерелдәтте, хәтта ишегалдында талашучы ике кешене дә бермәлгә тынып калырга мәҗбүр итте…

Битлекләр

Кыш үтеп, язларга аяк басканда, Сәфинәнең хәле авырая төште. Яшәргә шәһәргә күченеп килгәннәр иде. Әнисе аны хастаханәләрдә йөртте, психологик ярдәм күрсәтте, иң яхшы табибларны эзләде. Ләкин кызчык инде адашкан, югалган иде.

Әллә инде кышкы буран алып китте, әллә тавышы белән бергә чыкты Сәфинәнең ачык аңы. Әллә баш мие күзәнәкләре хыянәт итте, күзләре алдый башлады кызның, тик кешеләр үз тышкы кыяфәтләрен җуйды. Әнисе генә үз кыяфәтен саклап калды.

Урамдагы гади кешеләрдән дә читкә тайпыла башлады кыз. Каршыга килгән хатын-кызның ул матур күлмәге белән җирән чәчен генә түгел, ә, мәсәлән, муенына сарылган еланны да, кул сөякләренә ябышкан тәңкә акчаны да, аякларына уралган авыр ятьмәләрне дә күрә иде.

Ә кешеләр төрле була. Сәфинә гади кешедән күбрәк күрде, күргән саен тагы да сәеррәк, тагы да авыру булып тоелды. Үз табибы да аңа кара чәчләрен ат койрыгыдай җыеп куйган, куллары ниндидер ак буяуга манылган, күзләре исә рентген утларыдай янып торган килеш күренә иде. Әгәр дә аңардан сорасалар, Сәфинә моның барысын да сөйләп бирә, аннары әнисенең елаганын тыңлый.

Шул ук елның язында Сәфинәнең әбисе үлеп китте. Кызның берничә айга телсез калуы Фаягөлне тетрәндерде, елатты, табиблар эзләп йөгерергә мәҗбүр итте. Сәфинә исә кайбер табибларның куллары беләгенә кадәр канда икәнен дә күрә иде. Кыз алдында бөтен кешеләр дә битлекләрен салдылар. Сәфинә туп-туры аларның күңеленә карады, ә менә үзенекенә күз салырга куркып яшәде.

Мәктәп

Сәер, газиз баласын Фаягөл мәктәпкә җибәрергә курыкты. Өйдә генә укытмакчы иде, табиблар аңа, бәлки үтәр, диеп, кызны барыбер яшьтәшләре янына җибәрергә тәкъдим иттеләр. Сәфинә исә, көненә йөзләгән кешене гадәти булмаган рәвештә күрә башлагач, башы әйләнеп, арып беткән иде. Укытучыларның калак сөяге каләмнән икән, канатлары китаптан икән, дип сөйләде ул әнисенә.

Бәлки, классташларына да мондый серләрне сөйләмәсә, Сәфинәгә тискәре мөнәсәбәт булмас иде. Ләкин ул бик тиз «башсыз» исемен алды. Дусларыннан аерылды, шулай унбиш яшькә кадәр үсте.

Беркөнне партадашының җилкәсенә сәләмә кара курчак кунуын күрде ул. Курчак әрсезләнде, егетнең муеныннан кочты, колагына нидер пышылдады… Соңыннан гына Сәфинә ул егетнең исерткеч эчемлекләр белән мавыгуын белеп алды. Кычкырды, курыкты, егетне кисәтте… Көлкегә калды. Өенә кайтып елады. Күзләрен чытырдатып йомып, тасма белән бәйләп куйды. Арыды ул. Кирәкмәгәнне күреп бик нык арыды… Бөтен балачагы «яңа» күзләргә ияләшеп үтте баланың. Фаягөл исә, моны күреп, төннәрен йокламады, гаебен сизеп, үзен битәрләп туя алмады.

Кызның табибы, Сәрия Хәйдәровна, баланы «социальләштерү» кирәк, дия иде. Инде савыга алмагач, авыруын яшерергә өйрәнсен, кешеләрнең тышкы кыяфәтен генә күрсен, диде. Ләкин Сәфинә тагын булдыра алмады.

Тарих дәресе алдыннан Сәфинә Лилия исемле классташының кулларына, күкрәгенә, җилкәсенә карамый булдыра алмады. Кыз аны кулыннан тотып коридорга алып чыкты. Сәфинә Лилиянең кулындагы канлы яраларны, һәм иң мөһиме – күкрәгендәге кап-кара яраны күрми калмады.

– Ни булды, Лилия? – дип дәшкән иде, классташы башта көлде, аннан елап җибәрде. Үги атасы кыйнаганмы шунда…

Лилия бик озак елады. Сәфинә аның күкрәгендәге яраның читләре киңәюен күреп куркуга калды. Юатты, башка чакта миңа дәш, дип киңәш бирде… Эх! Күргән яраларны дәвалап та булса иде! 

Әби

Күкләр безнең тормышны карап торадыр, мөгаен. Киресенчә булса, Сәфинәгә ярдәм күктән төшмәс иде. Иң туры мәгънәсендә. Әллә Сәфинәнең күзләре тагын алдады, әллә инде, чыннан да, әбисенең өрәге күренгәли башлады.

Сәфинәнең аңа хәзер исе дә китми. Менә беренче очрашу, әйе, кызык килеп чыкты... Кыз салкын тидереп, күтәрелә дә алмыйча чирләп китте. Көннәр буе өйдә берүзе утырып, берни кыла алмагач, тышка чыкмакчы булды.

Муенын яулык белән урады да, ишеккә таба килгәч: «Чирле килеш кая барасың?» – дигән сүз ишетте. Кыз сискәнеп китте, баш авыртуын авырта да, ләкин буш өйдә тавышлар ишетерлек булгач инде... Ул тизрәк ишеккә таба юнәлде. Һава кирәк.

– Кая киттең, дим?! – Сәфинәнең тезләре калтырап куйды, йөрәге чәнчеп алды.

– К-кем? – дип дәште ул. Бәлки, күрше-фәлән кергәндер...

– Әбиең, – дигән гади генә җавап ишетелде.

Әбисе инде күптәннән юк иде Сәфинәнең, ул аны хәтерләми дә ич...

– Кем?! – Сәфинәнең башы әйләнеп китте, ул ишек тоткасына гына тотынып калды.

– Мин синең белән булырмын, – диде йомшак тавыш. Сәфинә ышанды...

Нигә ышанмаска? Аның тормышында гади әйбер юк ич!

Җәйге кичләрнең берсендә Сәфинә әбисенә шулай дип дәште:

– Синең кимчелегең беләсеңме нәрсәдә?

– Соң? – ап-ак киемле карчыкның шәүләсе кызга төбәлеп карап тора башлады.

– Син уйлап чыгарылган. Син юк, – диде Сәфинә, буш урындыкка карап. Ләкин анда, һичшиксез, кемдер утыра иде, чөнки куе эңгер-меңгер эченнән тавыш ишетелә.

– Ярар соң, берүзең утыр! Мин киттем. Әнә, кояш чыккан, түбәләрне әйләнеп килим, – дип сөйләнде кемдер, һәм ашыкмыйча гына ишеккә таба юнәлде.

– Юк! Тукта! Мин нишлим берүзем? Син миңа кирәк! – дип дәште Сәфинә.

Ишеккә таба юнәлгән тавыш туктады. Ул калачак. Һичшиксез, бүген кояш соң чыга бит.

Әллә кайдан килеп чыккан әбисе яшүсмер Сәфинәгә дус булды. Кыз инде үзен, бәлки, авырудыр, дип тә уйлады, күземә дә күренә дип уйлады. Ләкин соңгы чиктә килеште. Әбисе шәүлә сыман килеп чыга да аның янында утыра, сөйләшә иде.

Сәфинә ышанды. Сәфинә өй эшен эшләргә кереште. Бүген тагын классташы белән талашты ул. Әллә ни генә килеп чыкты да, ырылдаша-ырылдаша, Сәфинәгә пычрак сүзләр ишетергә туры килде. «Мондый кыз берәүгә дә кирәк түгел, Сәфинә!» – дигәне генә истә калган. Ак дәфтәргә яшьләр тамды.

– Ни өчен алар минем белән шулай?! Нишләдем мин?! Булыштыммы?! Ә мин күрдем! Ул малайның җилкәсендә сәләмә чүпрәктән тегелгән курчак утыра! Аны миннән башка беркем күрми! – Сәфинәнең күзләреннән яшьләр тамды.

Карчыкның йөрәге әрнеде. Ул оныгын килеп кочты. Сәфинәгә исә салкын җил искән кебек булып китте.

– Кызым, алай димә. Әйтмә син беркемгә дә ни күргәнеңне!

– Сиңа әйтүе җиңел ул! Үзең минем урынымда булсаң!.. – дия-дия өзгәләнде Сәфинә...

Кыз әнисенең ишек ачып кергәнен сизми калды. Фаягөл кызының тавышын ишетеп бүлмәсенә керсә, исәнләшергә дип ачкан авызын яба алмады. Сәфинә үксеп-үксеп кемгәдер нидер сөйли иде. Аннары йөгереп барып һаваны кочып алды. Әнисе селкенә алмыйча кызын күзәтте. Тезләре калтырап, диварга тотынып, хатын акрын гына идәнгә шуып төште.

– Җиңеләйгән!.. – дигән уй үтте ана башында.

Икенче көнне бөтен бүлмәне яктыртып кояш чыкты. Сәфинә уянып тәрәз янына килгәндә, әбисе тәрәзә пыяласына маңгаен терәп басып тора иде. Өрәк кояшта җылынып маташа. Диварларда пәрәвездәй шәүләләр йөгерешә, ә идәннең кояш төшкән җире җылынган инде.

– Әби, син гел минем белән булырсың бит? – дип дәште Сәфинә, зәңгәр күкне төрле төскә буяучы кояшка карап. Ул үз эченнән генә нидер уйлап куйды. Өрәкләр генә кояшка шулай карыйдыр, мөгаен...

– Әлегә сине якларга кирәк. Сине кайгыртып торучы җан дустың табылганчы, мин синең белән булырмын...

Сәфинә дәшмәде. Сөлгесен алып, юынырга чыгып китте. Әбисенең ябык гәүдәсе кояш нурында югала кебек тоелды аңа. Кыз йөгереп барып әбисен кочып алды...

Таһир

Таһир белән алар ялгыш кына очраштылар. Сәфинә тугыз катлы йортның түбәсенә менеп, шәһәрне күзәтеп утыра иде. Юк, ул бер дә кырмыска хәтле кешеләргә карамый, ул күккә, кояшка карый. Шундый зур, якты кояш аның күзләрен нурлар белән сыйпый, дәвалый сыман.

Тузан оча, кояш йорт түбәләрен эретә, сизелер-сизелмәс җил антенна чыбыкларына бәйләнә. Шәһәр кызу май кояшы астында эри иде. Ләкин Сәфинәгә яктылык кирәк. Аның кебекләрне «кояш балалары», диләр бугай. Аңа да кояш кирәк, биеклек кирәк, канатлар кирәк!

Кинәт кенә түбәгә чыга торган люк шапылдап ябылды. Бетон плитәләр өстеннән тагын бер кеше атлады. Кеше Сәфинәне күрмәде дә. Куенында нидер качырып, ул түбәнең капма-каршы ягына китте. Бер читкә утырды. Сәфинә тыныч кына люкка таба атлаган иде, ләкин кеше кинәт борылып, аны күреп калды. Кыз үзенә төбәлгән зәңгәр күзләргә бик озак карап торды.

– Менә... Күгәрчен очырам, – диде егет, көлемсерәп.

Бу Таһир иде. Ул кичне кыз белән егет ак күгәрченне күккә очырдылар. Таһир аның каерылган канатын дәвалап маташкан икән. Шул көннән ул Сәфинәне дәваларга кереште. Ике йөрәк арасына сөю чаткысы да чәчрәде бугай. Ак күлмәкле кызны Таһир үзенең күгәрчененә охшатты. Ләкин бу кошны инде ул җибәрмәс!..

Кыз бу егет янәшәсендә үзенә куркыныч янамавын аңлады. Таһир аның яшәү мәгънәсенә, нурларында җылыныр кояшына әйләнде. Таһирның җилкәсенә еш кына кошлар куна, күзләре исә кояштай яна – шуны күрә Сәфинә.

Ул – минем профессия 

Кояш! Кыз бу тормышны кояшта күрә. Ул җылыта, ул зур, ул – яктылык!

– Улым, Сәфинәң белән кайчан таныштырасың? – дип дәште Айрат абый, улының хат язып утырганын күреп. Ата йөрәге үзенең яшьлеген исенә төшерде.

Таһир көлемсерәп кенә куйды. Аның әле бу серле кызны чит кешегә күрсәтәсе килми. Сәфинә ул – сер, чәчәк, кояш.

Беркөнне әнисе, аш пешереп йөргән җирдән, улына ымлап:

– Сәфинәңне ташла, улым, – дип сүз башлады. Таһирның карашы әнисенә төбәлде, йөрәге ике тибешен төшереп калдырды, тыны кысылды.

– Нәрсә?

– Мин ул кызны бик яхшы беләм. Ул – минем профессия, – диде Сәрия Хәйдәровна. – Син аның күзенә тузга язмаган әйберләр күренгәнен беләсеңме, улым? Миңа авыру онык кирәк түгел!

Әнисе табиб Таһирның. Педиатр. Психолог.

Егетнең башына пүлән белән китереп суктылармыни, аның карашы томанланып китте. Әнисе Сәфинәнең серен кире яктан, ышанырга теләмәгән яктан ачты. Аның нурлы йөзен ямьсез төскә буяп куйды.

– Юк. Юк! Нинди «авыру онык!» Нинди «авыру Сәфинә?» Ул сәер булса да, мин аны... аны...

– Гомерең буена интегеп яшисеңме аның белән?! Күзенә әллә ниләр күренә аның! Кояшка текәлеп утыра ул!

– Мин дә күрәм аның кояшын, – диде егет тыныч кына.

Ананың кулындагы кашыгы идәнгә килеп төште. Таһир инде ишекне ябып чыгып киткән иде.

Әйтергә кирәк Сәфинәгә! Бик кирәкле, бик мөһим сүзләр әйтергә кирәк! Аның күңелен кояш яктысыннан аерырга ярамый!..

– Сәфинә! – Әбисе елаган оныгына төбәлгән.

– Нигә?! Күрәм! Бар! Аның... Җилкәсендә... Курчак... Кара... Курчак... – дип кычкырды Сәфинә. – Ул... начарлыкка... өйрәтә... Ул...

Кыз һаман классташының җилкәсендә яман курчак күрә иде.

Әбисе дә андый курчакларны бик яхшы күрә. Юк. Кызда чир түгел. Кызда – сәләт. Ул яман өрәкләрне күрә, кешенең начар якларын белә!

– Таһирның гына җилкәсендә ак күгәрчен! – дип үкседе кыз, озын чәчләре белән яшен сөртеп. Аның яшьләре кояш нурында энҗе бөртегедәй җемелдәп алды.

– Кызым! Булды! – дип дәште карчык. Кызны кочып алды. – Мин сиңа ышанам! Ләкин син кешегә сөйләмә андыйны! Сереңне белдертмә!

– Алар ышанмый! Мин чирле түгел! Алар! Бу җәмгыять чирле! Кояш баласы, имеш! Кояш җылы! Алар исә боздай салкын бер таш кисәге! Кешеләр! – дип нәфрәт белән кычкырды кыз. Тавышы утырганчы өзгәләнде.

– Китмә, әби, – дип елады аннары. Кызга кеше кирәк. Дус кирәк. Ышанучы кирәк.

...Дүшәмбе көнне алар Таһир белән тагын түбәгә менделәр. Егет кызга әйтәсе сүзләрен үз эченнән генә күп тапкыр кабатлады. Бетон плитәләр, кич җитүгә карамастан, һаман җылы. Кояш, түбә читенә кунгандай, бер ноктада эленеп тора.

– Сәфинә, мин сине яратам, – дип дәште Таһир.

Сәфинә моны белә. Үзе дә өзелеп сөя. Ләкин егет тагы нидер әйтергә тели. Мәхәббәт – иң мөһиме түгел.

– Мин гел синең белән булырмын! Мин сине ташламамын! Мин синең кояшыңны күрәм, Сәфинә! Мин сиңа ышанам!

Сәфинә елмайды. Кулын күтәреп, Таһирның җилкәсендәге күгәрченне сыйпады. Егет исә кызның һаваны капшаган кулын гына күрде.

– Сәфинә! – Кыз кинәт борылды. Күкрәгендә әллә ни болганды, чәлпәрәмә килде. 

Әбисе! Ул бит хәзер китәчәк!

– Нигә әйттең миңа?! Нигә?! Ул китә! – дип кычкырып җибәрде кыз, Таһирның кулларын этеп җибәреп. Егет берни аңламады.

Чөнки Таһир табылды! Хәзер аны кайгыртучы бар! Ә әбисе китә!!!

– Ул гаепле түгел, кызым! Ул – синең кояшың, терәгең! Бәхетле бул, кызым! – диде Әнисә карчык, түбә читенә таба атлый-атлый.

Аның ябык гәүдәсе кояш нурында ялтырап тора. Назлы йөзе әллә нигә елмая, ак яулыгының очларын җил тарткалый.

– Юк! Кал! Син миңа кирәк! – дип кычкырды кыз, өрәк артыннан йөгереп.

Сәфинәнең күзләрендәге яшьләр әбисенең күзендә дә пәйда булды.

– Хуш!

Әнисә карчык борылып китте. Ул туп-туры түбә читенә кунаклаган кояшка таба атлады. Ераграк киткән саен, аның гәүдәсе яктыра барды.

Сәфинә күзләрен куллары белән каплады, яктылыкка түзә алмыйча, күзен ачмады. Инде ап-ак нур гына калганда, кыз түбә читенә, әбисе киткән якка таба йөгерде. Ул үзенең тугызынчы катта икәнен бөтенләй онытты... Сәфинә өрәктән калган ак нурда адашты, як-ягына каранды, һавадагы энҗе бөртекләрен учларына җыйды. Түбә читенә йөгерде. Тизрәк! Куып тотарга! Калдырырга! Әби!

Таһир кызны түбә читендә тотып калды. Аныңча, кыз сикермәкче иде.

Сәфинә аңа яшьле күзләрен күтәреп карады. Кызның иреннәре калтырады, нидер пышылдады.

– Син! Синең аркада китте ул! Таһир! – дип кычкырды Сәфинә, егетне этеп җибәреп.

Таһир берни дә аңламады. Кызның нигә елаганы да, кем белән хушлашканы да аның өчен сер иде. Ул Сәфинәне, башыннан сыйпап, берсүзсез кочып алды.

– Син! – дип һаман кычкырды кыз, кайнар яшьләрен сөртеп. – Син!

– Тынычлан. Кыз Таһирның кочагында озак елады. Үзе яратты ул аны бу минутта, үзе күрә алмады. Егет үзенең кояшын кочагында качырды. Бөтен кешедән, бөтен кайгыдан, бөтен сагышлардан качырды.

– Кояшым минем! – диде Таһир, Сәфинәнең күзләреннән яшьләрен сөртеп. – Кояшым!

Кояш нуры белән тулган түбә читендә Сәфинәдән кала беркем дә юк. Ул берүзе, кемнедер кочаклаган кебек, кулларын сузып, үксеп елый иде.

Ләйсән Хәерова

 
"КУ" 9, 2016
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев