Җәйнең ямьле бер көне (хикәя)

Менә шулай инде, 1 сентябрь дигәннәре беренчегә баручыларга (чөнки алар әле алда ниләр көткәнен чамаламый) һәм укытучыларның үзләренә генә (шуның кадәр чәчәк тагы кайчан бирерләр ди) бәйрәм ул. Калган укучылар өчен гадәти уку көне. Менә 7 нче сыйныф укучыларына бәйрәм көнне үк расписание төзеп куйганнар.Җитмәсә, ике дәрес рәттән–татар теле. Укытучылары Резедә Зөфәровна ике дәрес эчендә «Җәйнең ямьле бер көне» дигән сочинение язабыз, дигәч, ярты классның сөмсере коелды. Шундый матур көнне бозарга ул гына булдыра инде. Әнә алтынчы класслар, укытучылары белән табигать кочагында фотосессия ясап йөри, сигезенчеләр, өстәл табыннары ясап, классташлары Айратның туган көнен һәм берочтан белем көнен бәйрәм итәләр, бишенче сыйныфлар бәйрәм линейкасыннан соң өйләренә сызды, башлангычлар турында әйтеп тә торасы юк. Ә җиденчеләр сочинение яза. Адәм хурлыгы.
Шәмсинең аеруча да кәефе төште. Өйгә язарга бирсәләр, китап-мазардан күчергәләп, берәр нәрсә әвәләр иде дә – юк шул. Матур кәчтүм-чалбарлары белән мәктәпнең икенче катына да менеп җитәргә өлгермәде, озын булганга, бәйрәм линейкасында да арткы рәттә басып торды (кәчтүмнәрен күреп өлгермәгәннәрдер, шәт), шуның өстенә әле җәйдән соң шөрепләре дә ныгытылмаган башка эш кушылды.
Укытучыга мин ручка-кәгазь апкилмәдем, дип тә караган иде, үч иткәндәй, күрше партадагы Ленар, мин берничәне апкилдем, дип, тизрәк яңа дәфтәр белән ручка сузды.
Беренче дәрес күз ачып йомганчы узды да китте. Бөтен кеше и язды, и язды. Шәмсинең генә башына матур уйлар килмәде, тик утырганны сизмәсеннәр, дип, кәгазьгә рәсемнәр ясап утырды. Ни турында язсын ди ул?! Җәй буе авылда ятты, ара-тирә күрше авылга әбиләренә төшкәләде. Шуннан. Тарих укытучысы Ильяс абый әйтмешли, иҗтимагый әһәмияткә ия булмаган вакыйгаларны «чебеннән фил дәрәҗәсенә күтәрү» катгый тыела.

Җиденчеләр тәнәфескә дә бүленмәде. Әйтерсең лә бөтенесенең әйтер сүзләре күбәйгән, башларын да күтәрми, әллә ничәшәр бит сыптыралар гына. Әллә барысы да кичә үк белгән инде сочинение турында, уй-фикерләрен чәчәк бәйләмнәре кебек төйнәп килгәннәр дә хәзер шуны язып утыралар, дип уйлады, кәефсезләнеп, Шәмси. Эх, ник берсе торып «бәйрәм көнне нинди сочинение инде, апа!» дип сүз башламый. Калганнары шунда ук кушылыр иде бит, укытучы да йомшарыр иде, бәлки. Юк шул, башларын игәннәр дә язалар... система коллары!
Шәмсинең башына никтер гел җәйнең ямьсез яклары гына килде. Ручкасы тик тормасын өчен, аны кәгазь өстендә арлы-бирле йөрткән булды. Яңа уку елына дип алган күлмәкләре бугазын буа башлады, тизрәк кәчтүмнәрен салып ташлап, иске футболка-шортигын киеп, мендәрен кочасы килеп китте (бу вакытта ул бит әле йокларга күнеккән иде). Түзмәде, сикереп торып басты да сүз башлады:
– Резедә Зөфәровна, ярыймы сүз әйтсәм?
Каләм кыштырдаткан тавыш кына ишетелгән класс бер мәлгә тын калды.
– Ярый, Шәмси, әллә бетердең дәме? – дип елмайды укытучы.

– Бөтен мәктәп ял итә,тфү...бәйрәм итә.Сез генә беренче көннән үк бимазалыйсыз. Ел да шул хәл. Беренче дәрестән үк йә диктант, йә инша, йә сочинение. Ничек мин башымны эшләтергә көйлим ди инде. Аннары ни турында яза алам соң. Авылдагы хәлләрне үзегез дә белеп торасыз. Шуларны язып, юләр кебек бер-беребезгә сөйләүдән ни мәгънә? Менә минем өчен җәйнең бер ямьле көне дә булмады. Көтүгә чыктым, түбән очтагы Фөлүзә апаларның сарыклары югалды – ике тәүлек эзләгәннән соң гына таптык, шуның аркасында әтидән шәп үк эләкте. Рәис абый буасына су коенырга баргач, Алмазны коткарам дип кергән идем, үзем баттым, мине коткарырга – ярда ун егет торса да – берсе дә кермәде. Һәр иртә һәм кичен унбиш сутый бакчада колорадо коңгызы чүпләдем. Үзебезнең бакча гына җитмәгән, колхоз кырына чыгып чөгендер матикладык. Аннары мәктәптә практика башланды. Мәктәп бакчасын карадык. Июльдә ай буе печәнгә йөрдек, әле безнеке генә булса бер хәл иде. Күршедәге бөтен карчыкларга булышырга туры килде. Булышмас идем дә, әни «кешедән яхшы түгел», дип, ирексезләп кертеп җибәрә. Хәтта клубка шәһәр кызларының биегәннәрен карарга чыгарга да хәл калмый иде. Шулай, Резедә Зөфәровна! Саный китсәң, хәлләрне бездә берегез дә кызыгырлык түгел. Ә сез җәйнең ямьле бер көне, дисез. Гаиләдә бердәнбер бала булгач, бик авырга туры килә. Тормыш йөге минем сыртка төшә. Ярый ла Айратның апасы үзен Казанга алып китеп гүләйт итеп апкайта; Ленарның әби-бабасы, сиксәндә булса да, бөтен эшне үзләре җимереп эшли; Алисәләр кибет тотканга вапше да балда-майда гына яшиләр... Менә алар хәзер «ямьләндерер» инде сочинениеларын. Ә мин, бишле алыр өчен ялганлап, «матур булды җәйләр, эх», дип язарга җыенмыйм. Так што, Резедә Зөфәровна...
Шәмси сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, тәнәфескә чакырып, кыңгырау чылтырады. Бөтен класс, дәррәү килеп дәфтәрләрен җыеп, укытучы өстәленә өйде дә, тукталышка үзләренең автобуслары килгәнмени, ишеккә таба чаптылар. Класста укытучы белән Шәмси генә калды. Резедә апасы:
– Так что, Шәмси энем, котлыйм сине. Җәйләр үтеп китте, көзен бәрәңге аласың да башка артык эш булмас, ә бүген сиңа эш – өйдә сочинение язарга, – дип, күзенә төшкән чәчләрен рәтләп куйды да.– Онытма, иртәгә беренче дәрес – әдәбият. Җәйгә укырга биргән әсәрләргә анализ ясаячакбыз, – дип, класстан чыгып китте.

"КУ" 9, 2018

Фото: pixabay
Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: