Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Горур Алия (хикәя)

Тәкъдирендә шулай язылгандыр инде — Алия бер ай эчендә Аны да, карынындагы тумаган баласын да җуйды...

Ул аны йөрәгеннән мәңгегә алып атарга, ә баланы саклап калырга ант итте. Язның ярсулы бер көне иде бу… Тәкъдирендә шулай язылгандыр инде — Алия бер ай эчендә Аны да, карынындагы тумаган баласын да җуйды. ...Өйдән эшкә барып, эштән өйгә кайтып, ундүрт җәй үтеп китте. Ә бер көнне... йокысыннан елмаеп уянды ул. Аяклары да сызламый сыман, йөрәге дә сикерми кебек. Кичә өнендә күргән Әмир бүген кызның төшенә кергән иде.

Алия айга бер тапкыр хастаханәгә йөри. Кичә аның капкасы төбендә төз буйлы ак халатлы докторны күргәч, күзенә ышанмады. Ничек инде, бу доктор — Әмирме?

— Әмир Рафаэлевич, исәнмесез! — дип, бер төркем яшьләр аның белән исәнләшкәч кенә ул табибның чыннан да Әмир икәненә төшенде.

Алиягә кинәт рәхәт булып китте, аның янына барасы килде, әмма аяклары аны тыңламадылар. Тораташтай басып торды да, врачына да кереп тормыйча, өенә кайтып китте ул.

«Әмир монда эшли икән... Ә нигә каушадым соң әле мин?» Йөрәге, сулык-сулык килеп, типми башлагандай тоелды, аякларының хәле китте... Ниһаять, кайтып җитте, акрын гына диванга барып егылды. Кино кадрларыдай, күз алдыннан Әмир белән бәйле вакыйгалар уза башлады. Аларны бит әлеге дә баягы шул хастаханә очраштырды, таныштырды, дуслаштырды. Күпме еллар үтсә дә, Алия, бөтен ваклыкларына кадәр, авыруы белән көрәшеп уздырган ул ямьсез, соры көннәр эчендәге матур хатирәләрне күңел түрендә саклый…

Кыз район хастаханәсенә эләкте. Бөерендә һәм йөрәгендә чир таптылар врачлар. Унбиш яшьлек үсмер кыз исә монда үзенә яңа дуслар тапканына бик сөенде. Чуваш кызы Надядан чуваш телен өйрәнде, шәфкать туташы Фәридә белән уртак серләрен пышылдаштылар. Үзе кебек авырып ятучы Әмир белән дуслыгы шашка, шахмат уеннары аша, бигрәк тә әдәбият, шигырьләр турында гәпләшкәндә ныгыды. Кечкенәдән китаплар, шигырьләр укырга яраткан Алия Әмир язган шигырьләрнең беренче тыңлаучысы булды. Дәваланып чыккач та ике арада дуслык, сагыну, юксыну хисләре белән тулган, җаннарны көйдерердәй утлы, шигырьле хатлар йөри башлады. Ничек әле?

— Җәйләремдә шундый салкын миңа,

Җаннарымда зәһәр салкынлык.

Кеше ташкыныннан сине эзлим,

Тоймыйм ләкин көткән якынлык...

Ике арадагы шигъри хатлар аларны бик якынайтты. Алия дә мәктәпне бетерде, институтка укырга керде, инде тулай торакка урнашырга вакыт җиткәч, туган авылына кайтырга дип автовокзалга килде һәм… Әмирне күрде...

Яшьләр көне буе бергә булдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, бер-берсенә карашып күзләре талмады. Күктән аларны кышның ягымлы кояшы назлады, Әмир исә Алияне көне буе кулларында күтәреп йөрергә риза иде. Ике гашыйк уртак төнне теләделәр... Ә аннары? Аннары Әмирне ерак районга эшкә җибәрделәр, хатлары да, шалтыратулары да сирәгәйгәннән сирәгәйде һәм бөтенләй тукталды. Шулай ай арты ай уза торды, Алия исә сөйгәнен көтүдән туктамады.

Көннәрдән бер көнне Алиянең ишеген кактылар. Бусагада Әмир иде. Ул үзгәргән, ир булган, чөнки гаилә корган, әмма инде аерылышырга да өлгергән булып чыкты. Аның сүзләреннән Алия шуны аңлады: имеш, Әмир теләмәсә дә, туасы баласы хакына өйләнергә мәҗбүр булган. Бераздан боларның барысы да кызның уйдырмасы гына булуы ачыкланган. Бернинди дә бала тумаган. Шуннан соң Әмир нишләгән? Билгеле, аерылган.

Алия аны тыңлап та бетермәде. Очрашулардан качты. Әмирнең аңа булган хисләренә тамчы да ышанмады. Йөрәгендәге чәчкә булып атып утырган мәхәббәт гөлләрен дә төбе-тамыры белән йолкып атты! Дөрес, Әмирне җуйганга карап дөнья үзгәрмәде дә, бетмәде дә. Алия үзе генә үзгәрде. Егетләр тарафына күз дә салмады, сүзләрендә ышаныч тоймады...

Ялгыз калуында Алия беркемне дә гаепләми, киресенчә, беренче һәм соңгы мәхәббәтенә тугры булуы белән горурлана иде ул. Инде хәзер нишләргә менә? Доктор Әмир Рафаэлевичка приёмга барып караса инде әгәр?..

Надия Вәлиева. Казан

 
 "КУ" 10, 2015
Фото: Pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев