Булганда - кадерен бел, югалткач - елама (бәян)

Пролог

Ай, шат та иде соң бүген Илнар! Моның кадәр сөенгәне юк иде бугай аның. Көне буена авызы ерык, кәефе турында сүз дә була алмый. Әлбәттә, шәп!

Илнар наушникларын колакларына киеп, ялтырап торган мотоциклына утырды да сөйгәненә шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыкты. Көн кызу булганлыктан, өстендә футболка гына иде.

Көйгә кушылып җырлый-җырлый барды ул юлда. Өенә кайта торган урам буйлап барганда, юл уртасына җыелган халыкка да бик игътибар итмәде, чөнки кәефе шәп иде. Ләкин шунда аны полиция хезмәткәре туктатты:

— Күрмисеңме әллә, кая чабасың?

— Миңа бу урам буенча үтәргә кирәк иде, — диде Илнар, елмаеп.

— Монда авария булды, юллар ябык. Әйләнеп икенче урамнан бар, — дип, кулларын болгый-болгый аңлатты аңа әлеге хезмәткәр.

— Ярар, — дип җавап кайтарды да Илнар, вокзалга икенче юлдан китте.

Кичке җиденче ярты. Илнар Казан вокзалы янында туктады. Вокзал буйлап йөргәндә ике танышын очратты. Танышларын гына дип тә әйтеп булмый инде, төркемдәшләрен дисәм, дөресрәк булыр.

— Сәлам, — дип сүз башлады Илнар. Аның каршында берсе ябыграк, икенчесе тазарак ике кыз басып тора иде.

— Сәлам, Илнар, — дип җавап кайтарды алар, Илнарны күрүгә сөенеп.

— Син монда нишлисең? Алсуны көтәсеңме? — дип сорау бирде ябыграгы.

— Һәрвакыттагыча, — дип елмайды Илнар.

— Әгәр дә син миңа өйләнгән булсаң, монда кеше көтеп утырмаган булыр идең, — диде тазасы, шаяртып.

Илнар югалып калмады, җавабын кайтарды.

— Әгәр Алсу ун минут эчендә килмәсә, без шушы Казанның берәр ЗАГСына кереп язылышырбыз.

— Вәт алдакчы, — дип көлде кыз.

Алар һәрберсе үз юллары белән китеп бардылар.

Илнар вокзалның тиешле бүлегенә килде дә Алсуны көтәргә утырды. Ун минут үтте, унбиш. Ярты сәгать, бер сәгать. Ә Алсу һаман юк.

Илнарның кәефе китте. Ул кесәсеннән телефонын алып, Алсуның эшенә шалтыратырга уйлады.

— Эльвира, — дип дәште Илнар, — Алсу һаман да эштәме әле ул?

— Ә ул күптән китте инде, — дип җавап кайтарды Эльвира.

— Кая киткәнен әйтмәдеме соң? — дип борчылып сорады Илнар.

— Юк, әйтмәде. Ул синең белән түгелмени? — дип аптырады кыз.

— Ә, ярар, рәхмәт, — дип Илнар телефонны тыгып куярга ашыкты һәм вокзал буенча чабып китте.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ике ел элек

— Китабыңны яп та ашарга утыр! — диде Алсуга әнисе.

— Әни, әгәр дә мин имтиханны бирә алмасам, үзең сүгеп утырачаксың бит, — диде Алсу.

— Сүгеп кенәме соң әле? Синең укуың өчен әтиеңнең ничә сум түләгәнен бер мин генә беләм шул!

— Әни, җитте инде! — диде Алсуның апасы Алинә.

— Алсуны гел сүгеп утырасың!

— Тагын нәрсә кала соң? Нишләп ашамыйсың син? — диде әнисе Алсуга.

— Әни, күрәсеңме ничаклы май бу коймакта? — диде Алсу, коймакларга төртеп күрсәтеп.

— Нишләп, Зөлфия ашаган бит әле! — диде дә әнисе кухняга кереп китте.

— Зөлфия! Зөлфия! Зөлфия! Ул бит безнең башлыгыбыз! Һәрвакыт Зөлфияне генә күрәсең! — дип артыннан әйтеп калды Алсу.

Алинә Алсуга китапларын бирде дә:

— Әни, аның бүген имтихан бирәсе бар бит, — диде.

Алар җыена башладылар. Алсу белән Алинә чыгып китәргә әзерләнгәндә, әнисе:

— Син бит врач! Үзеңне кайгырта да белмисең, — диде, Алсуның кулына талисман тагып.

— Әгәр дә мин чирләсәм, апаң янына алып барма, — дип шаяртты ул Алинәгә карап.

— Кызмы бу, әллә ялкынмы?

— Сау бул, әни, — диде Алсу, аның битеннән үбеп.

Алсу белән Алинә әниләре тагын нидер әйткәнче чыгып сызу ягын карадылар.

***

— Айгөл, кызым, бигрәк матурсың! — диде Илнарның әтисе, оныгын кулына алып. — Кил, бер яратыйм әле үзеңне, — дип битеннән үбә башлады.

— Мыекларың кытыклый! — диде оныгы, боргаланып. Айгөл, Илнарның кергәнен күреп, кычкырып җибәрде:

— Абый!

Илнар елмайды да:

— Сәлам, Айгөл, һәм пока, — дип, кулын болгады.

Илнар тиз генә өеннән чыгып китте дә, укырга барырга дип, вокзалга ашыкты. Юлда дусларын куып тотты да, бергә поездга кереп утырдылар. Поезд кузгалды. Икенче яктан аларның каршысына килгән поездның бер вагонында Илнар бик чибәр кызны күреп алды. Күзен шул кыздан ала алмады. Теге кыз да аны шәйләгән иде.

Менә поездлар арасы ерагайганнан-ерагая барды. Илнар поезд күздән югалганчы ул яктан күзен ала алмады.

Дәресләре тиз үтте бүген аларның. Ул дусларына шул кызны эзләп табарга теләвен белдерде. Ә дусларыннан бер кыз:

— Дускаем, син аның исемен дә, адресын да белмисең. Ә үзең аны бер миллион халык яшәгән шәһәрдә табарга телисең, — диде.

— Казанда барлыгы бер миллион кеше. Аларның ничәсе хатын-кыз?

— Илле проценты, — дип җавап бирде шул ук кыз. — Ягъни ярты миллион.

— Шул ярты миллионның ничәсе вузда укый ала? — диде Илнар, профессионаллар кебек сөйләшеп.

— Бер ун проценты, — диде бер дусты.

— Юк, кимрәк, — дип куйды теге кыз.

— Ярар, ун дип алыйк, — диде Илнар. — Ничә була?

— Илле мең.

— Ә шул илле меңнең ничәсе медицина буенча укый ала? — Дуслары, ухылдап:

— Әәә... ул врачмыни? — диде. — Бер процент дип уйла.

— һәм ничә кеше була? — дип, елмаеп сорады Илнар.

— Биш йөз.

— Шул биш йөзнең ничәсе поездда йөри?

— Автобус, такси, мотоциклларны алып атсак — бер процент, — диде теге кыз.

— Ягъни, биш.

— Менә шул биш кыз арасыннан аны эзләп табу авырмыни инде ул? — диде Илнар көлеп.

— Шулай булгач, эзләп кара.

Менә алар вокзалга килеп җиттеләр һәм поездга утырдылар.

Илнарга бер дусты:

— Илнар, Илнар, әнә ул кыз, — дип, каршыдагы поездга төртеп күрсәтте.

Илнар да кызны күреп алган иде инде.

— Ул да сине күрде, — диде теге егет.

Ул кыз, ягъни Алсу, Илнарга күренмәс өчен, икенче бер кыз артына басты. Ләкин Илнар Алсуны барыбер күрде, аңа елмаеп карап тора бирде. Ничек кенә тырышмасын, Алсу кача алмады. Шулчак поездлар кузгалды. Илнарларныкы — бер якка, Алсуларныкы — икенче якка. Илнар күздән югалгач, Алсу:

— Вәт карап катты, ә, — дип, дус кызларын көлдереп алды. Поезд тиз кайтты. Ярты сәгать дигәндә Алсу өендә иде инде. Ашады, эчте, ял итте, ятырга әзерләнде.

Йокы алдыннан Алинә Алсу бүлмәсенә керде.

— Минемчә, син гашыйк булгансың, — диде ул, елмаеп.

— Минем уемда андый нәрсә юк әле, — дип җитди генә җавап кайтарды Алсу.

— Синең йөзеңә үк язылган.

— Нәрсә? Минем, нәрсә, башым киткәнме әллә?

— Минемчә, синең эчеңдә бер очкын кабынган.

Алсу бернәрсә дип тә җавап бирмәде. Йоклаганга сабышып, бүгенге очрашуны уйлап ятты.

***

Менә икенче көнне дә дәресләр тәмамланды. Алсу поездга утырган иде инде. Поезд кузгалыр вакыт җиткәч, ул күзе белән Илнарны эзләде, тик егет күренмәде.

— Юк ул, күренми, — диде дус кызы качып торган Алсуга. — Әйдә, тиз генә чык.

— Бәлки, ул вагон өстендәдер. Сиңа җырлар җырлыйдыр, — дип шаяртты икенче кыз.

— Бигрәк кызык, — диде иптәше. — Ул булмаган арада тизрәк чыгып кал.

— Карагыз! Карагыз! Менә ул, — диде икенче кыз.

Кызыл футболка, кара күзлек кигән Илнар юл кырыенда дуслары белән басып тора иде. Алар Алсуны күреп алдылар. Алсудан дусты:

— Син чыгарга җыенмыйсыңмыни? — дип сорады. Алсу башын селкеде. Шул вакыт поезд кузгалды.

Илнар Алсуның исемен белмәсә дә, кайда яшәгәнен, аның адресын җиңел генә эзләп тапты. Ул институттан кайткач, көн саен аның өй тирәсен бер әйләнмәсә күңеле булмый. Ничә көн Алсуның өе янында таптанмасын, аны очрата алмый иде. Ләкин бүген Илнар аның кер элгән вакытына тап булды. Туктап, мотоциклын сүндерде дә Алсуның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Шулчак Илнарның каршына эштән кайтып килүче Алия — Алсуның апасы очрады.

— Сәлам, — диде Алия.

Илнар аны күргәч каушап калды. Күзлеген салды да исәнләште.

— Кемне эзлисең? — дип сорады Алия.

— Нәрсә? Беркемне дә, — дип ялганлады ул, елмаеп.

— Кер элеп торган кызны түгелме? — дип, белгән кыяфәт чыгарып әйтте Алия.

Илнар дәшмәде, тагын бер кат елмайды гына.

— Ә аның исемен беләсеңме соң?

Илнар башын гына селкеде.

— Ә сызгыра беләсеңме? — ике бармагын авызына тыгып ышылдап күрсәтте Алия. — Менә болай.

Бу юлы да Илнар башын селкеде.

— Син тәртипле кешегә охшагансың, — дип елмайды Алия, Илнар да шул елмаюга кушылды. — Әзрәк кенә тавышланып ал әле.

— Нәрсә? — дип сорады Илнар, аңламыйча.

— Мотоциклыңны кабыз!

Илнар шундук мотоциклын кабызды да берничә тапкыр газына басты. Мотоцикл каты тавыш чыгара башлады. Бу тавышны Алсу ишетеп, борылып карады. Алия белән Илнарны күреп алды һәм эшеннән туктап:

— Алия! — дип кычкырып җибәрде.

— Менә, күрдеңме? — диде Алия Илнарга. — Дөрес эшләдең.

— Алия, нишлисең син анда? — дип, кулларын болгый-болгый кычкырды Алсу.

— Киләм! Менә бу кешегә юлны гына күрсәтмәкче идем, — диде Алия.

— Рәхмәт, — дип кушылды Илнар.

Алия борылды да өйләренә юнәлде.

Илнар бүген дә аларның өе янына килде. Ләкин бүген Илнар Алсуны түгел, ә Алсу Илнарны көтеп тора иде. Илнар мотоциклы белән Алсу янына килеп туктагач, Алсу шундук сүз башлады.

— Синең исемең ничек?

— Илнар, — дип, мотоциклыннан төште егет.

— Син укуыңнан качып, кызлар артыннан чабасыңмы? — дип тавышын күтәребрәк әйтте Алсу. — Синең әтиеңнең акчасы күптер инде, шулай юкка вакыт әрәм итәрлек булгач.

— Әйе, ул да шулай дип әйтә, — дип бүлдерергә тырышты аны Илнар.

— Имтиханнарыңның ничәсен бирдең? — дип сорады Алсу.

— Бөтенесен дә бирдем, — дип елмайды Илнар. — Ләкин соңгысын бирә алмам шул инде.

Алсу да елмаюын яшереп тормады. Кинәт кенә борылып китеп барганда, Илнар:

— Әй! — дип кычкырды.

Алсу аңа таба борылды.

— Тагын бер кат елмай әле, — диде. — Үтенәм синнән.

Алсу елмайган килеш кире борылып өенә кереп китте. Кызны күпме көтсә дә, ул чыкмады. Илнар өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Бер сәгать тә үтмәде, Алсулар өендә телефон шалтырады.

Телефонны әтисе алды:

— Тыңлыйм.

Телефонның икенче башында Илнарның сеңлесе сөйләшә иде. Нәрсә дип җавап бирергә кирәк икәнен Илнар үзе әйтеп торды.

— Алсуны чакырыгыз әле, дип әйт, — диде Илнар. Сеңлесе аның сүзләрен кабатлады.

— Ә кем соң бу? — дип сорады Алсуның әтисе.

— Мин — Гөлнар, — дип җавап бирде Илнарның сеңлесе.

— Нинди Гөлнар?

Нинди Гөлнар?, — диде абыйсына кызчык.

— «Мин дус кызының сеңлесе» дип әйт, — диде Илнар.

— Мин дус кызының сеңлесе дип әйт, — дип шул ук сүзләрне кабатлады Гөлнар.

— Син нәрсә? Мин әйткәннәрне генә әйт дип әйттем бит! — дип пышылдады Илнар.

— Син нәрсә? Мин әйткәннәрне генә әйт дип әйттем бит! — дип кабатлады Гөлнар.

Алсуның әтисе түзмәде, кызның үзен чакырырга булды. Гөлнар телефонны Илнарга бирде дә:

— Син миңа нәрсәдер бирермен дигән идең, — дип, кулын сузды Гөлнарга. Илнар Алсуга йөз сум акча бирде. Гөлнар шундук чыгып сызды. Алсу трубканы алды да, “Тыңлыйм!”, дип дәште.

— Алсу...

— Син?! — дип шаккатты Алсу. — Минем номерны каян беләсең син?!

— Иртәгә безнең өйдә бәйрәм. Сәгать унга килә аласыңмы? — дип, аңа җавап бирмичә сорады Илнар.

— Мин? — дип аптырады Алсу. — Нишләп?

— Ничек инде? Мин синең бик матур җырлаганыңны беләм.

— Шуннан нәрсә?

— Мин бит сине клубка чакырмыйм, өйгә, — дип җавап бирде Илнар.

Шул вакытта икенче якта Гөлнар, аның бабасы, ягъни Илнарның әтисе бергә аның сөйләшкәнен тыңлап торалар иде. Бабасы Гөлнарга тагын йөз сум акча төртте, ягъни Илнарның кем белән, нәрсә турында сөйләшкәнен белергә теләде.

— Нишләп әле мин синең янга килергә тиеш? — дип сорады Алсу.

— Ярар, син килмәсәң, мин сиңа килермен, — диде Илнар.

— Син чынлап та акылдан шашкансың икән, — дип көлде Алсу.

— Мин синең аркада акылдан шаштым, сине сагынып акылдан шаштым, — дип җавап бирде Илнар.

— Психбольницаның адресын язып куй, — дип, үзенең адресын әйтергә тотынды. — Ике йөз алтмыш өченче йорт...

— Тыңла әле, — дип бүлдерергә теләде аны Алсу.

Ләкин Илнар дәвам итте. — Таҗи Гыйззәт урамы. Өй кырыенда бер кибет бар. Шуны әйләнеп үтәргә кирәк. Аннары мәчетне күрерсең. Шуның кырыенда безнең йорт.

— Язып куйдыңмы?

— Илнар! — дип кычкырды Алсу. Ләкин Илнар трубкасын куйган иде инде.

***

Шулай да Алсу Илнарларга барырга булды. Бүген Илнарның әнисенең туган көне икән. Аларның өендә кеше күп иде. Әнисе ягыннан, әтисе ягыннан туган-тумачалар җыелган. Илнар, Алсуның матур җырлавын белгәч, аны әнисе каршында җырлатмакчы, берочтан кунак та итмәкче булды. Алсу искиткеч матур итеп җырлады. Тавышы бик шәп яңгырады. Әлбәттә, Алсу белән кызыксынучылар да булды. Кем ул? Кайсы яктан?

— Кем ул кыз? — дип сорады Илнардан әтисе.

Илнар да югалып калмады:

— Ә ул кызга мин өйләнмәкче булам.

— Син чынлап та аңа өйләнмәкче буласыңмы? — дип әнисе дә кушылды.

— Әлбәттә! Туй көне билгеле түгел әле, ләкин син иң беренчеләрдән булып белерсең, — дип җавап бирде Илнар.

Бу хәбәр бер минут эчендә бөтен өйгә таралды, һәммәсе аңлады: Илнар тиздән өйләнә. Кич җитәрәк Алсу кайтырга уйлады. Илнар аны озата китте. Поездда кайтканда, тынлыкны бозып, сүзне Алсу башлады.

— Нишләп син туй турында әллә нәрсәләр сөйләдең?

— Мин бит син миңа чыгасың дип түгел, ә мин сиңа өйләнәм дип кенә әйттем, — дип җавап бирде Илнар.

— Ә миннән сорадыңмы соң?

— Нишләп? Минем әти-әни синең әти-әниеңнән сорарга тиеш түгелмени? Әгәр дә телисең икән, мин синнән сорый алам. Син миңа...

— Юк, — дип шундук җавабын кайтарды Алсу.

— Ярар, иртәгә әти-әнине сезгә җибәрермен. Башта алар танышсыннар, сөйләшсеннәр.

— Нишләп әле мин сиңа чыгарга тиеш ди?

— Чөнки... — Илнар аңа якынрак килде. — Әйтимме? — Илнар Алсуның кулыннан тотты да аны үзенәрәк тартты. — Чөнки мин сине яратам,

— диде Илнар.

— Ә нәрсә соң ул? — дип сорау бирде Алсу.

— Нәрсә? — Илнар аптырап калды. — Яратам... ягъни яратам.

— Ә нәрсә соң ул «яратам»? — Алсу Илнарга елышты.

— Ягъни яратам. Ягъни синең өчен бар нәрсәне дә эшли алам.

Алсу юлга карады да:

— Минем өчен поезддан сикерә аласыңмы? — дип, егетнең күзенә бакты.

— Әйе, әлбәттә! — дип көлде Илнар.

— Менә поезддан сикергәч тә сиңа кияүгә чыгармын, — дип тыныч кына әйтте Алсу һәм кире урынына басты. Менә алар кайтып та җиттеләр. Алсуны апасы каршы алган иде. Караңгы бит. Сүзне Алия башлады.

— Сиңа ошыймы ул, юкмы?

— Хәзер минем госэкзаменнарым. Миңа бик ныклап әзерләнергә кирәк, — дип тыныч кына сөйләште Алсу.

— Әйт инде, ошыймы ул, юкмы? — дип Алия аны сораулары белән туйдыра ук башлады.

— Кара әле, — дип бүлдерде Алсу. — Башта син кияүгә чыгарга тиеш, аннары гына мин.

Алия җавап бирмәде.

***

Өйләренә кайтып керү белән алар, әти-әниләренең карта уйнап утырганын күрделәр дә, үзләре дә аларга килеп кушылдылар. Берничә минуттан өйдәге тынлыкны Алия бозды.

— Әти, әни, — диде ул, — әгәр дә безгә бер бай гаиләдән кул сорарга килсәләр, сез нишләр идегез?

Ата-аналары аптырап калдылар. Алсу бигрәк тә. Алия дәвам итте.

— Кул сорарга килсәләр дип әйткән идем, — дип җөмләсен дә бетерә алмады Алия, аны Алсу туктатты.

— Җитте инде, Алия!

Алсу шундук торды да:

— Ярар, минем имтиханга әзерләнәсем бар, — дип, икенче бүлмәгә чыгып китте.

— Тиздән безгә бер гаилә киләчәк, — диде Алия, әтисенә карап.

— Кем? — дип сорады әтисе.

— Ну... Миңа түгел инде, Алсуга, — дип аңлатты Алия.

Шул вакытта әнисе торып икенче бүлмәгә атлады.

— Кемнәр соң алар? — диде әтисе.

— Ниндидер адвокат, һәм аның улы Илнар.

— Миңа бер кеше дә бернәрсә дә әйтмәде, — диде әтисе аптырап.

— Алар болай гына килә аламыни?

— Менә... мин... сиңа шуны әйтәм дә инде, — дип җавап бирде Алия.

Әнисе Алсу бүлмәсенә керде дә, шундук тавышын күтәреп:

— Беләсеңме, кызым, син укысын дип без соңгы акчаларыбызны да кызганмадык. Шуның өчен дип без сине институтка җибәрдекме әллә?

— Кияүгә чыгарга җыенмыйм бит әле мин, әни! — дип бүлдерде Алсу.

— Мин беркемне дә чакырмадым. Ул егет үзе минем арттан йөри бит! Нишли алам соң инде?

Аның кәефе төшкән иде.

— Синең арттан йөрерлек булгач, берәр нәрсә эшләп ташлагансың инде! Егет болай гына кыз кешене күзәтеп йөри аламыни ул?!

Алсу җавап бирмәде. Соң булгангамы, аның башы бик каты авырта иде.

Менә икенче көн дә килеп җитте. Алсулар шәһәр читендә яшиләр. Өйләре яңа түгел, бүлмәләре дә заманча җиһазланмаган. Иртән үк, чит ил машинасына утырып, Алсуларга Илнарның әти-әнисе килеп төште. Ярлы район икәнен шундук күреп алдылар алар. Алсуларның өенә килеп, ишек шакыдылар. Ишекне Алсуның әнисе ачты. Матур итеп елмайды, яхшы булып күренергә, алардан ким булмаска тырышты:

— Керегез, исәнмесез!

— Звоногыгыз ватылган бугай, шуңа ишек шакырга гына туры килде инде, — диде Илнарның әтисе.

Әти-әниләр диванга утырыштылар.

— Өйне табу авыр булмагандыр бит? — дип кызыксынып сорады Алсуның әтисе.

— Әзрәк йөрергә туры килде инде. Нишләп сез мондый районда яшисез? Бар өйләр дә бер-берсенә охшаган, — дип көлүен яшермәде «кодасы».

— Ул шаярырга ярата инде, — диде егетнең әнисе, иренә төрттереп.

Алсуның әтисе кызлары кергәнен күрде дә, елмаеп, үзләре янына дәште:

— Керегез, кызлар. Керделәр инде.

Алсу да, Алия дә матур, яңа күлмәк кигәннәр, икесе дә чибәрләр.

— Менә болар минем кызларым, — диде әтисе.

Кызлар аларның каршына барып утырдылар, әдәпле генә исәнләштеләр.

— Алар бик матур җырлыйлар, — дип мактанды әнисе.

— Әйе, Алсу бездә дә җырлап алды инде, — диде Илнарның әнисе, елмаеп.

— Менә балаларыбыз сөйләшеп тә куйган инде, — диде егетнең әтисе.

— Илнар нинди малай соң ул? — дип сорады Алсуның әтисе.

— Кызым бар дип әйтер дип көтмәгәнсездәдер?

— Байлыкта үстергәч, Илнардан берни дә көтмим инде мин. Белмәссең аны. Иртәгә урамнан тагын берәр нәрсә алып килсә, ни дим инде мин аңа?

Алсуның әтисе, аны туктатып, болай диде:

— Сез нәрсә, мин кызларымны урамга чыгарып аткан дип уйлыйсызмы?! Безнең кебек гади кешеләр белән сөйләшә белмисез икән!

— Сез икенче нәрсәне уйлагансыз. Мин моны күз алдында тотып әйтмәгән идем, — дип акланды Илнарның әтисе.

— Бернәрсә дә аңлатуыгызны сорамыйм! — дип дәвам итте кызның әтисе. — Мин сезгә беркайчан да кызымны бирмәячәкмен!

— Бу хәлләр килеп чыкканга без гаеплеме әллә? — диде дә урыныннан торды Илнарның әтисе. Тиз генә җыендылар да чыгып та киттеләр. Шул вакытта Алсуның әнисе кызына бик зәһәр карап торды. Алсу ни дип әйтергә дә белмәде. Кырыс иде шул аның әнисе.

***

— Алсу! Алсу, тукта әле! Нәрсә булды? — дигән тавышка борылып караса, Алсу Илнарны күреп алды. Боларның институттан кайткан вакытлары иде.

— Нәрсә булган, шул булган инде, — дип җавап кайтарды Алсу аңа. — Моны туктатсаң яхшы булыр иде.

— Минем мәхәббәт берни дә аңлатмыймыни? — дип аптырады Илнар.

— Син мине кайчаннан бирле беләсең соң? 20 атнамы?! Ә алар мине 20 ел буе үстерделәр. Синең өчен мин әти-әнине ташлый алмыйм.

Илнарның кәефе бик нык төште.

— Алсу, синең өчен мин барысына да әзер.

— Бүген син минем өчен барысына да әзер. Ә иртәгә башка кыз өчен мине ташламаячаксың дип кем сүз бирә ала? — дип, Алсу атлавын дәвам итте.

— Алсу, бер генә минут, — диде Илнар. — Нишләп безгә шулкадәр ашыгырга соң әле? Әз генә булса да вакыт бардыр бит. Бер атна. Ун көн.

— Бер атна эчендә нәрсә үзгәрә ала инде?

— Алсу, бер атна эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин, аңла шуны!

— Тыңла әле, Илнар, — дип кырт кисте Алсу.

— Юк, сигез-ун көн эчендә берни дә үзгәрә алмый!

— Ә мин бер мизгелдә дә бөтен нәрсә үзгәрә ала дип ишеткән идем, — дип кәефсез генә җавап бирде Илнар.

— Шушы вакыт эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде бит.

— Син мине бер дә исеңә төшермәдеңме? — дип, дымлы күзләре белән Алсуга бакты Илнар. Җавапка Алсу башын гына селкеде.

— Юк, сәбәп булмады.

— Тагын бер мәртәбә уйла әле, — дип, йөзенә мескен кыяфәт чыгарды Илнар. — Уйладым инде.

— Ярар, — диде Илнар, аңа кулын сузып.

— Сау бул — Алсу аның кулын кысты һәм:

— Сау бул, — диде. — Йөзеңнән елмаю китмәсен, — дип тә өстәде. —

Елмаю... күз яшьләре аша... — дип әйтте Илнар. Алсу борылды да үз юлы белән китеп барды. Илнар бик озак аның артыннан карап калды.

Икенче бүлек

Бер ай үткәч

Илнар урамда мотоциклында иптәшен көтеп утыра иде. Шулвакыт  каршына Алсуның группадаш кызы килде.

— Сәлам, Илнар, — дип исәнләште кыз.

— Кемне көтәсең?

— Син Алсуның кайда икәнен белмисеңме? Менә ничә көн аны эзлим инде, — диде Илнар.

— Ә ул китте, — дип җавап бирде кыз.

— Китте? Кая?

— Америкага, — дип кыска гына җавап бирде кыз.

Илнар аптыравын яшерә алмады.

— Америкага?

— Юк инде, — дип көлде кыз.

— Чаллыга гына. Практикага.

Илнар җиңел сулап куйды, рәхәтләнеп елмайды.

— Ну, син. Кайчан кайта соң?

— Өч атнадан.

— Өч атнадан?!

— Озак, әйеме?

— Әйе, — диде дә Илнар мотоциклын кабызды. — Рәхмәт, бик зур рәхмәт сиңа яхшы хәбәрең өчен.

— Уңышлар!

Илнар туры өенә кайтып китте. Әтисе әле йоклый иде. Шуңа күрә Илнар пышылдап кына әнисеннән акча сорады. Әнисе акчасын кызганмады, сораган биш меңен чыгарды да:

— Шулкадәр акча нигә соң ул? — дип кызыксынды.

— Миңа китәргә кирәк, әни, — дип җавап бирде Илнар.

— Китәргә? Казаннанмы? — дип аптырады әнисе.

— Мин тиз әйләнеп кайтырмын, әни.

— Әтиең белсә?

— Берәр нәрсә уйлап табарсың инде.

— Син Алсу белән бергә барасыңмы? — дип кызыксынды әнисе.

Илнар кәефсез генә башын селкеде дә:

— Юк, аны эзләргә барам, — диде.

***

Дүрт-биш сәгать эчендә Илнар автобус белән Чаллыга да килеп җитте. Алсуны кайдан эзләргә белмәде ул. Кемнән сорарга? Кая барырга? Ләкин бер кешедән моны сорап, икенчесеннән тегене сорап, Алсуның шәһәрнең үзәк больницасында эшләгәнен ачыклады. Илнар такси белән шул больницага юнәлде. Аның эченә кергәч, каршыга ак халатлы кешеләр очрый башлады. Берсе дә Алсуга охшамаган иде. Шулвакыт палатадан чыгып килүче, йөзеннән нур балкыган кызны күреп алды. Бу — Алсу, аның яраткан Алсуы иде. Алсу да аны күреп алды. Барган җиреннән туктап калды да Илнарга төбәлде. Илнар аның янына ашыкты, Алсу — Илнар янына. Якынлашкач, Илнар түзмәде, Алсуны кочаклап алды. Алсуның күзендә яшь иде:

— Нишләп шулай озак килмичә тордың? — диде ул.

— Мин синсез яши алмыйм. Бер генә көн дә синсез яши алмыйм, — дип җавап бирде Илнар.

— Минем өчен син нәрсә эшләргә әзер соң? — дип сорады Алсу, һаман күз яшьләрен тыя алмыйча.

— Әйдә, поезддан сикерәбезме? — диде Илнар. Аның да күзе яшьләнгән иде.

— Әйдә, язылышыйк, — диде Алсу.

— Ләкин әти-әниләр янында яшәп калабыз. Беркемгә дә бернәрсә дә әйтмибез, — дип өстәде.

Илнар елмайды.

— Беркемгәдәме?

— Вакыт җиткәч кенә әйтербез, — дип җавап бирде Алсу.

***

Чаллыдан кайтканга өч көн булды инде. Алсу да үз өйләрендә, Илнар да үз өйләрендә яши бирделәр. Алсу белән Алия бик матур гына киенгәннәр. Бүген Илнар белән Алсу, әти-әниләренә әйтмичә генә, язылышмакчылар. Шуңа иң якын дусларын гына дәштеләр.

— Нәрсә булды? — дип сорады Алия Алсудан.

— Мин бик куркам, Алия, — дип җавап бирде ул.

— Курык, ләкин кияүгә чык, — дип үзенекендә торды Алия.

— Мин шаяртмыйм, — диде Алсу пышылдап. — Мин чыннан да куркам.

Әти-әнисе күрмәгәндә генә, Алсу белән Алия өйләреннән чыгып киттеләр. Илнар да, тиз генә өеннән чыгып качты. Ярты сәгатьтән алар Казанның төп ЗАГСы каршында җыелыштылар. Алсу да, Илнар да бик матур киенгәннәр иде. Илнарның кулында кызыл розалар. Ул аны шундук Алсуга бирде. Алсу, җавап итеп, матур гына елмайды. ЗАГСка кереп киттеләр дә беркадәр вакыттан соң чыктылар. Илнарның кулында «Язылышу турында таныклык» та бар иде. Тукталышка килеп җиткәч, алар бер-берсеннән аерылырга мәҗбүр булдылар, чөнки Илнарларның өе Казанның бер башында, Алсуларныкы икенче башында иде. Саубуллашыр алдыннан Илнар Алсуны бик каты итеп кочаклап алды. Сүзләр әйтү артык булып тоелды аларга. Бүген Илнар белән Алсуның иң бәхетле көннәре иде. Илнар өенә кайтып җитү белән Алсуга шалтыратты.

Илнарның иң беренче җөмләсе мондый булды:

— Хатыным китте — кулыма таныклык калдырып, — дип көлде ул.

— Көт инде әзрәк, — дип җавап бирде Алсу. — Башта Алия кияүгә чыксын әле.

— Әйт, чыксын, — дип аның фикерен куәтләде Илнар. — Әйдә киләсе атнада ук аңа егет табып, туйларын ясап куябыз? Җавап булмады, чөнки Илнарның фикере, әлбәттә, башка сыймаслык иде. Алиянең әле йөргән егете юк. Кая инде ул туй турында уйлау.

***

Эшенә барырга ашыкканлыктан, Алсу тизрәк автобуска утырырга тырышты. Үзенә буш урын алды да, иркенләп утырып, китап укый башлады. Шулвакыт артыннан Илнар килеп утырды.

— Сәлам, хатын, — диде Илнар, аны кочаклап. Аны күргәч, Алсу шаккатты.

— Кулларыңны ал инде, безгә карап торалар, — диде Алсу пышылдап.

— Шуннан ни?

— Син минем законлы хатыным! — Илнар сумкасыннан таныклык алып, аны Алсуга күрсәтте.

— Нишләп син аны үзең белән йөртәсең? — дип сорады Алсу.

— Нишлим соң инде? — дип елмайды Илнар.

— Хатынымны күргәнем юк, шуңа күрә шушы таныклыкны булса да кулымда йөртәм инде.

— Син акылдан язгансың, Илнар, — дип көлде Алсу.

— Ал инде кулыңны! — диде ул, тавышын күтәребрәк. Аларның артында утыручы олы яшьтәге бер апа, боларны күреп, Илнарга:

— Әй! Нишлисең?! Хатыныңмы әллә ул синең? — диде.

— Юк, — дип җавап бирде Илнар. — Ул — минем бөтен киләчәк гомерем. Алсу елмайды.

— Син җәмәгать урынында. Әйбәт кенә утыр, — дип өстәде теге апа. Илнар кулын Алсуның аркасыннан алырга мәҗбүр булды.

— Апа, — дип дәште Илнар. — Ә сез кияүдәме?

— Әйе! — дип җавап бирде ул апа. — 15 яшьтә кияүгә чыктым!

— Ай, жәллим инде ирегезне, — дип өстәде Илнар. Алсу шунда ук аңа терсәге белән төртеп куйды.

— Нәрсә?! — бик үк аңлап бетермәгәнлектән, кайтарып сорады теге апа.

— Юк, берни дә түгел. Илнар белән Алсу юл буе көлешеп бардылар.

***

Бер атнадан соң Алсуларга кунаклар килде. Ул гаилә дә, алар кебек, урта хәллеләр иде. Егет, аның энесе һәм әти-әнисе Алиянең кулын сорарга килделәр. Алия бик нык дулкынланды. Ә Алсу аны һәрьяктан да мактады. Алсу бәхетле иде, гел елмаеп кына торды.

— Син аны алырга ризамы? — дип сорады егетнең әтисе улыннан.

Егет, уйлап та тормыйча:

— Әлбәттә, риза, — дип җавап бирде.

Шунда егетнең әтисе болай дип өстәп куйды:

—  Минем кече улым,  кече кызыгыз Алсу кебек үк,  медицина хезмәткәре булырга укый.

Алсу аңлап алды: аның үзен дә кияүгә бирергә уйлыйлар бит болар! Бу сүзләрне ишетү белән, аның йөзеннән елмаю качты. Алия дә каушап калды. Алсу торды да, кунак бүлмәсеннән чыгып, әнисенең әйткән сүзенә:

— Нәрсә сөйлисең син, әни?! — диде.

— Бу бик үк мәжбүри түгел инде, әлбәттә, — дип аның хәленә кергән булды арттан чыккан әнисе.

— Ләкин нәрсәсе начар инде моның?

— Йә, ни инде бу?! Бер кызны ал, икенчесе бушка?! — Алсу нишләргә дә белмәде.

— Ни сөйлисең син? Без сезне сатмыйбыз бит. Ул малайның югары белеме дә бар, сиңа туры да килә бит. Аннары шкафыннан матуррак күлмәк алды да, Алсуга бирде.

— Мә, киен. — Ләкин Алсу каршы килде.

— Нишләп? Бу киемемнең нәрсәсе начар? Минем кабат киенәсем килми! Минем кияүгә чыгасы килми! — дип каршы килергә тырышты Алсу. Менә шул сүзләрдән соң әнисе дә үзенең катылыгын күрсәтте.

— Син нәрсә, Алиянең дә туен бозмакчы буласыңмы?! — Алсуга киемнәрен атып бәрде.

— Киен! Алсу киенергә мәҗбүр булды. Кунак бүлмәсенә кергәндә Алсу, әлбәттә, кәефсез иде. Ә әнисе, киресенчә, үзен бик бәхетле итеп күрсәтте. Башкаларга:

— Тагын бер туй буласын ишеткәч, кызым каушабрак калды, — дип әйтте.

— Бар да яхшы, — дип белдерде егетләрнең кечесе.

— Мин дә каушап калдым әле, — дип өстәде. — Аның: «Әйт әле, Алсу, әгәр дә син риза булсаң...» — дип башлаган җөмләсен Алсу үзе бүлдерде.

— Үтенәм синнән, — дип, егеткә карап елап җибәрде ул. — Мин... — Мин кияүдә инде.

— Н-нәрсә? Көтелмәгән бу хәбәрдән Алсуның әти-әнисе аптырашып калдылар. — Мин, әти-әниемнән яшереп кенә, бер егеткә кияүгә чыктым. Алар... берни дә белмиләр, — дип, күз яшьләрен һаман тыя алмады Алсу.

***

Алсу үзе кирәкле әйберләрен чемоданына тутыра, үзе елый иде. Янында Алия дә бар. Бүлмәгә әнисе килеп керде дә:

— Син түгел, Алия еларга тиеш монда! — диде.

— Синең аркада аның туе бозылды!

— Минем кияүгә чыгасы килми иде, — дип, сеңлесен яклады Алия.

— Әлбәттә, нишләп син чыгарга тиеш әле? Аның чыгасы килде бит әнә, түзмәде!

Алсу тагын да ныграк елый башлады. Ул таш кебек авыр чемоданын алды да, чыгып китешли әнисе янында туктап калды.

Ә әнисе, зәһәрләнеп:

— Ычкын моннан! — дип кенә әйтә алды.

— Синең өчен урын юк монда хәзер! Алсу чыгып китте. Ишек янында әтисе очрады. Нәрсә дияргә дә белмәде Алсу. Әтисе Алсуның чемоданын алды да, урамга ук болгап атты, һәм кызының артыннан кычкырып та калды әле:

— Кит моннан! Бүтән күземә күренәсе булма! Алсуга ни кала инде? Китәсе генә. Тышка чыгып чемоданын алганда каршысына Илнар очрады. Аның кулы да буш түгел иде. Кечкенәрәк булса да, сумкасы тум-тулы иде. Аны да өеннән куып чыгарганнар икән.

Өченче бүлек

Яңа тормыш

***

Җитмәсә, телефоны да биргәнне күптән ашап бетергән икән! Эштән өенә кайтып җиткәч, ишекнең бикле икәнен күрде, Алсуның кая киткәнен дә белми иде ул. Ярты сәгать көтте, бер сәгать, ике... Ниһаять, урам борылышыннан сумка күтәреп кайтучы Алсуны күрде.

— Гафу ит инде, — диде Алсу, ишек кырында чүгәләп утырган Илнарны күреп. — Кибеттән әйберләр алган идем менә.

Илнар торды да:

— Мин сине ике сәгать ярым көтәм инде! — дип, тавышын күтәрде.

— Гафу ит, — дип, аның хәленә керергә тырышты Алсу.

— Шуның хәтле озакка китәсе булгач, берәр кешегә ачкычны калдырып булмыймыни ул? — дип каршы чыкты Илнар.

— Мин нәрсә, үз көемә генә йөрдемме әллә, Илнар? — дип аптырады Алсу. — Нишләп шулай чебеннән фил ясыйсың? Башка вакытларда вокзалда сәгатьләр буе көтеп утыра идең бит әле. – Шулай диде дә. “Әйдә”, — дип аның җиңеннән тартты Алсу.

— Ул вакытта бар да башкача иде шул, — диде Илнар, өйгә керә-керә.

— Кайсы вакытта? Элек без язылышмаган чактамы? Ә хәзер инде миңа башкача карыйсың, шулаймы?

— Юк инде, — диде Илнар. — Кайчан сиңа алай дип әйткәнем бар әле?

— Ләкин сүзләреңнең мәгънәсе шуңа барып тоташа, — дип бүлдерде аны Алсу.

— Нишләп «син миңа кирәк түгел» дип кенә әйтмисең?

Илнар аптырап калды. Аннары: — Әгәр дә син мине киләчәктә дә шулай сүгәсең икән, — дип, елмаеп, Алсуны кочаклады, — мин сине менә шулай тотачакмын.

— Җибәр әле! — диде Алсу.

— Син өйләнешкәнгә кадәр дә шулай дигән идең, — дип көлде Илнар.

— Әлбәттә, чөнки мин үзгәрмәдем, синең кебек түгел инде.

Алсу стенага эленгән календарь янына килде дә, өстәлдә торган ручкасы белән, бүгенге датаны түгәрәккә алды.

— Нәрсә бу? — дип сорады Илнар.

— Син минем белән талашкан һәр көнне шулай билгеләп куячакмын, — дип җавап бирде Алсу.

— Нишләп? — дип көлде Илнар.

— Кияүдә булуның ничек куркыныч икәнен белер өчен.

— Әйе, бу — куркыныч. Кич белән син шулай сугыша башлыйсың, тырналган җирләремне күрсәтимме? — дип шаяртты Илнар.

Алсу, уңайсызланып:

— Ярар, җитте инде, — дип көлеп куйды.

***

Менә тагын иртә җитте. Илнар да, Алсу да бүген иртәрәк торганнар иде. Илнар кырынып утыра, ә Алсу, бөтен җирне туздырып, нәрсәдер эзли иде. Алсуның шулкадәр тырышканын күреп, Илнар:

— Алсу! — дип дәште.

— Нәрсә? — Алсу эзләвен дәвам итте.

— Мине эзлисеңме син анда? Мин монда, Алсу, мин монда, — дип кабатлады Илнар.

— Минем теге талисманым кайда икән? — дип ишетелер-ишетелмәс сорады Алсу.

— Эзләп торма, — дип белдерде Илнар. — Мин бит үзем дә синең муеныңа менеп утыра алам.

— Шаярма әле, — диде Алсу. — Исеңдә булса, син бүләк иткән идең бит. Кая яшердең син аны?

Илнар шул талисманны кесәсеннән алды да, Алсуга тагып:

— Кайчан да булса син безнең туйны искә төшерергә тиеш бит инде, — дип көлде.

Илнар эшкә киткәч, Алсу янына Илнарның дус кызы килде. Көне буе рәхәтләнеп сөйләштеләр алар. Алсу гомер буе эчмәгән кофесын ясарга булды. Икешәр шикәр салды да, бер стаканны шул кызга бирде, икенчесен үзенә алды. Шулчакта ишек ачылган тавыш ишетелде. Илнарның эштән кайткан вакыты.

— Менә, кайтты синең дустың, — диде Алсу. — Карап тор, хәзер гауга куптарачак.

— Юк, — дип каршы килде ул кыз. — Мин Илнар алай итәр дип уйламыйм.

— Тукта, бер минут кына көт әле, — дип көлде Алсу.

Илнар боларның янына килде дә теге кыз белән дә исәнләште, Алсуга да сәлам бирде. Шуннан соң Алсуның кулыннан стаканын алды да, икенче бүлмәгә кереп китте. Алсу аптырап калды.

— Күрәсеңме, бернәрсә дә булмады, — дип елмайды кызый Алсуга.

— Көт инде, Гөлназ, егерме генә секунд, — дип, Алсу чәчен җыя башлады.

— Син үзең башларга җыенмыйсыңдыр бит? — дип сорады Гөлназ.

— Юк, — Алсу  чәчен җыюын дәвам итте. — Унбиш...

— Көтәм, — дип белдерде Гөлназ. — Биш...

— Алсу! — Илнарның кычкырганы ишетелде.

— Күрдеңме? — дип көлеп җибәрде Алсу, аңа Гөлназ да кушылды. — Минем визиткаларым кайда ул, Алсу? — дип, кызлар торган бүлмәгә чыкты Илнар.

Алсу календарь янына килде дә бүгенге датаны билгеләп куйды. Ул мескен ап-ак календарь кап-карага әйләнеп беткән иде инде.

— Нишләп син аларны һәрвакыт каядыр куясың? — дип сорады Илнар. Алсу түзмәде, кычкырып көлеп җибәрде.

— Сиңа кызык, — диде Илнар.

— Ә миңа — юк. — Алсу Илнарны кочаклап алды.

Икенче көн иртән үк Алсуны эшенә дәшкәннәр иде. Бер малайны машина бәрдергән икән. Шуңа медицина ярдәме күрсәтергә ашыкты ул. Малайның әнисе бик борчылды, нәрсә эшләргә белмәде, елап та алды. Ул ананың кыяфәтен күреп, Алсу үзе дә әздән генә елап җибәрмәде. Малайны коткарып, эшләре беткәч, Алсу өенә йөгерде. Өй янында Илнарны күреп, аны кочаклап алды ул.

— Кочакла мине, нык итеп кочакла, — диде Алсу.

— Алсу, нәрсә булды? — дип елмайды Илнар.

— Юк, бернәрсә булмады, — дип, күзен йомды Алсу.

— Алсу, — диде Илнар, урамдагы кешеләргә карап, — безгә карап торалар.

— Булсын.

— Урам уртасында кочаклашып тору бик үк... Алсу аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Илнарның күзенә карап, шунда ук җавабын әйтте.

— Нәрсә? Мине кочаклау сиңа оятмыни?

— Ярар, Алсу, әйдә, өйгә керәбез.

— Җитте, — дип, Илнарны җибәрде Алсу. — Син миннән хәлләремне дә сорамыйсың! Бүген нәрсә кичергәнемне дә белмисең! Алсу өенә кереп китте. Илнар да аның артыннан иярде.

— Ярар, гафу ит мине, — дип елмаерга тырышты Илнар. — Мин каян белим инде сиңа бүген нәрсә булганын? — дип йомшак кына әйтте ул, кулларын Алсуның җилкәсенә куеп.

— Ал кулларыңны, — дип боерды Алсу. — Җитте инде! — Алсу тәрәзә янына килеп басты. — Элек син минем хәлләремне тавышымнан ук аңлый идең, — дип сөйләп китте Алсу. — «Нишләп моңсуланасың?» — мине күрү белән шулай дип сорый идең. «Өеңдә нәрсәдер булдымыни?», «Әниең белән ачуланыштыңмыни?»... Хәлләремне генә белер өчен дә син миңа көненә ике тапкыр шалтырата идең. Исеңдәме?!

— Әлбәттә, исемдә, — Илнар Алсуның җилкәсенә башын куйды.

Алсу аны этеп җибәрде. Тагын сөйләвен дәвам итте. Шуннан соң гына Илнар да үз сүзен әйтте:

— Кайчан үсәсең инде? Син студент кыз түгел бит инде, Алсу! Хәзер мин синең өчен җавап бирәм! Ә син — минем өчен.

— Нәрсә, хәзер туйдан соң кешеләр бер-берсен яратудан туктыйлармы әллә? — дип, Илнарга таба борылды Алсу.

***

Алсу автобуста эшенә бара иде. Кәефе юк иде аның. Күпмедер ара баргач, автобус туктады. Ишекләр ачылды. Һәм шуннан Алсуның әнисе белән апасы килеп керделәр. Аларны күреп, Алсуның күзенә яшьләр кил де. Алар да Алсуны күрделәр. Аңа каршы якка утырдылар. Алсу да алар янына күчеп утырды. Күз яшьләре белән әнисенә карап торды ул.

— Карама миңа, — диде әнисе. — Бер генә тапкыр булса да безнең белән кызыксынганың булдымы соң синең: исәнме без, әллә инде юкмы? — дип ярсыды ана күңеле. Алсу башын әнисенең күкрәгенә куйды да елап җибәрде.

— Әни, алай дип әйтмә, — диде ул. — Сезне көн саен уйлыйм мин, көн саен. Мин сезгә шалтыраткан идем дә.

— Син кереп тә чыга ала идең бит.

— Ничек? Үзегез бит, миңа өйдән куып чыгарган вакытта, кайтма, дип әйткән идегез.

— Әтиеңнең шундый кирелеге безнең бөтенебезне дә юкка чыгарачак, — дип әйтте әнисе. — Аның авырып китүенә карамастан.

— Нәрсә булды аңа? — дип аптырап сорады Алсу. — Мин бит врач түгел, — дип җавап бирде әнисе.

Алия кесәсеннән анализларны алды да Алсуга бирде. Алсу аларны күрү белән нәрсә булганын аңлады.

— Бу — рак, әни! Минем аны күрәсем килә.

— Аның белән күрешсәң, бик яхшы булыр иде, — дип, каршы килмәде аңа әнисе. 

— Без синең янга дип килә идек инде. Ләкин күрешкәнне әйтмәссең инде аңа. Өенә кайткач, Алсу иренә әнисе белән апасын очратуын, әтисенең авыру икәнен — барысын да сөйләп бирде. Барырга кирәк икәнен дә аңлатты. Ләкин Илнар каршы килде — Алсуларга барасы килмәде аның. Шулай итеп, көн арты көн үтә торды. Алсу үзе генә бармады. Төгәл бер атна үткәч кенә юлга чыктылар. Көн уртасына барып җиттеләр. Урам буйлап барганда күрше апасы очрап:

— Ашык, кызым, ашык! Бәла килде, — диде. Бу сүзләрнең ни аңлатканын тиз төшенде Алсу белән Илнар. Йөгереп керсәләр, ни күрсеннәр: өй тулы халык, бүлмәнең нәкъ уртасында Алсуның кәфен ябылган әтисе ята иде. Алсу тиз генә йөгереп килде дә, чүгәләп утырды. Ни эшләргә, нәрсә дияргә белмәде ул. Әтисе янында апасы, әнисе утыралар иде. Алсу әтисен сыйпамакчы иде, ләкин әнисе, Алсуның кулын тотып:

— Кагыласы булма аңа, — дип тыныч тавыш белән әйтте. — Аның җанына бу ошамас. Бер кеше дә үзенең ата-анасына син китергән хәтле хәсрәт китермәгәндер. Алып кит моннан үзеңнең иреңне. Бүтән безнең йортка әйләнеп кайтасы булма!

Алсу әнисенең алдына тезләнде. — Әни, — дип кычкырып елады ул. — Әни!..

Әнисе берни дә әйтмәде, кулын да кымшатмады. Алсу янында утырган апасын, Алияне кочаклап алды. Мескен кыз елавын дәвам итте.

Дүртенче бүлек

Бер айдан соң...

Алсу белән Илнар өйләрендә иде. Алсу китап укый, Илнар йомырка кыздыра һәм үзенең Мәскәүдә үткәрә торган проектын сөйли. Ләкин Алсу тыңламады — күзендә яшь иде. Илнар моны күрде дә тыныч кына...

— Тагын ничаклы еларга җыенасың? Күпме вакыт үтте бит инде, — диде.

— Нишлим соң инде? Күз яшьләре үзе аккач, нишли алам соң мин?

— Әгәр дә мин туй белән башыңны катырмаган булсам, бу хәл булмас та иде.

— Мин үзем гаепле, — диде Алсу. — Качып язылышыйк дип мин үзем әйттем бит сиңа.

— Һәм миңа моны эшләргә туры килде.

— Шулкадәр үкенгәч, нишләп соң мине ташламыйсың? — дип бүлдерде аны Алсу. — Әтисез дә яши алгач, синсез яши алырмын әле.

Илнар ачуыннан пешереп тә бетермәгән йомыркасын савыты белән идәнгә атып бәрде дә чыгып китте. Бер минуттан борылып керде дә, Алсуның күзенә карап: — Кайдан мин үземә икенче тормыш алыйм соң? Син бит миңа язмыштан бирелдең. Хәзер гомер буе синең белән интегеп яшиммени инде? — диде.

Алсу тагын елый башлады.

Илнар: — Менә, һәрвакыттагыча, — дип аңа төртеп күрсәтте. — Үзең кабынасың, аннары үзең үк елый башлыйсың. — Янынарак килде дә: — Минем белән шулкадәр авырмыни сиңа? — дип сорады. — Нинди начарлык эшләдем мин?

— Начарлыкны мин эшләдем ул! — дип җавап бирде Алсу. — Әти-әниләремне ташлап калдырып синең белән киттем! — Шулай булгач, кире кайт шул өеңә! — Син чынлап әйтәсеңме? — дип тыныч кына сорады Алсу. — Әйе! Тай моннан! — Ярар, — дип кабатлады Алсу, — ярар...

***

— Алсу! Алсу, — дип артыннан чапты апасы. Алия Алсуны куып тотты да исәнләште.

— Сәлам, — дип бер көйгә генә җавап бирде Алсу.

— Кайдан гына эзләмәдем мин сине, — дип, еш-еш сулый-сулый әйтте Алия.

— Ә нәрсә? Берәр мөһим эш бар идеме әллә? — Ничек дип әйтергә дә белмим инде, — дип көлде Алия. Аларның артында күп вакытлар элек Алиянең кулын сорарга килгән егет басып тора иде. — Сәлам, — дип елмаеп исәнләште ул егет.

— Без тиздән өйләнешәбез, — дип җавап бирде Алия һәм шатлыгыннан көлеп җибәрде. Алсуның да кәефе күтәрелде.

— Ник яшердегез моны миннән? — дип сорады ул.

— Сине шуның өчен эзләдем инде мин. Шуңа күрә Илнарга берни дә әйтергә кушмадым.

— Илнар? — аптырады Алсу. — Ул сезнең хәбәрне беләмени?

— Безнең очрашуны Илнар үзе оештырды, — дип җавап бирде Алия.

— Әйе, мин аңа бик рәхмәтле, — дип, апасының сүзләрен раслады егет. Алсу ни әйтергә дә белмәде.

— Алия, миңа хәзер үк Илнарны күрергә кирәк, — дип, Алсу йөгереп китеп барды. Алар саубуллаша да алмадылар. Алсу бүген бик бәхетле иде. Әйтерсең, ул беркайчан да кәефсез булмаган — авызын ерудан тыела алмады. Илнарны уйлый-уйлый йөгерде ул. Зур юлны аркылы чыгып барганда, Алсуның каршына кинәт кенә бер машина килеп чыкты. Алсу берни эшләргә дә өлгермәде — машина аны шундук бәрдереп китте.

***

Илнар офисында иде. Телефон шалтырады. Трубканы бер кыз алды.

— Алло, — диде ул гади генә. — Әйе — бу юлы моны сөенгән кыяфәт белән әйтте. — Әйе! — бу юлы инде елмаеп ук җибәрде. Аннары телефонын сүндерде.

— Дуслар, — диде ул бөтенесенә дә күз йөртеп, — без Мәскәүдән контракт алдык! Офистагылар шатлыктан ни эшләргә дә белмәделәр. Иң бәхетлесе Илнар иде. Бу хәбәрне Алсуга әйтергә дип тиз генә чыгып та китте ул. Ай, шат та иде соң бүген Илнар! Моның кадәр беркайчан да сөенгәне юк иде бугай аның. Наушникларын колакларына асып, ялтырап торган мотоциклына утырды да, элдерде генә. Көн кызу булганлыктан, өстендә футболка гына иде. Көйгә кушылып җырлый-җырлый барды ул. Зур урам буйлап барганда юл уртасына җыелган халыкка да игътибар итмәде, чөнки кәефе шәп иде. Ләкин шунда аны бер полиция хезмәткәре туктатты:

— Күрмисеңме әллә, кая чабасың?

— Миңа бу урам буенча барырга иде, — диде Илнар, елмаеп.

— Монда авария булды, юллар ябык. Әйләнеп икенче урамнан бар, — дип, кулларын болгый-болгый аңлатты аңа әлеге хезмәткәр.

— Ярар, — дип җавап кайтарды да Илнар, икенче юлдан вокзалга китте.

Алсуга «Вокзал каршында очрашыйк әле» дигән смс кына җибәрде. Кичке җиденче ярты. Илнар вокзал каршына килеп туктады. Шунда ике танышын очратты. Танышларын гына дип тә әйтеп булмый инде, төркемдәшләрен дисәм дөресрәк булыр.

— Сәлам, — дип сүз башлады Илнар. Аның каршында берсе ябыграк, икенчесе, киресенчә, тазарак ике кыз басып тора иде.

— Сәлам, Илнар, — дип җавап кайтарды алар.

— Син монда нишлисең? Алсуны көтәсеңме? — дип сорау бирде ябыграгы.

— Һәрвакыттагыча, — дип елмайды Илнар.

— Әгәр дә син миңа өйләнгән булсаң, монда кеше көтеп тормас идең, — диде тазасы, шаяртып. Илнар югалып калмады — җавабын кайтарды.

— Әгәр Алсу ун минут эчендә килмәсә, без шушы Казанның берәр ЗАГСына кереп язылышырбыз.

— Вәт алдакчы, — диде тазасы, көлеп. Кызларның икесе ике юлдан китеп барды.

Илнар исә түземсезләнеп көтә бирде. Ун минут үтте, унбиш... Ярты сәгать, бер сәгать. Ә Алсу һаман юк. Телефоннан егерме кат шалтыратты бугай инде, ләкин Алсу җавап бирмәде. Үзенә урын таба алмады Илнар. Аптырагач, эшенә шалтыратты.

— Исәнмесез, доктор!

— Илнар? Хәлләр ничек?

— Минем яхшы, — дип җавап бирде Илнар. Ләкин кыяфәте яхшы дип әйтерлек түгел иде.

— Ә Алсуның хәлләре ничек соң? Мин бүген аның белән сөйләшмәкче идем, ләкин ул эштән алдан ук киткән булган. Алтынчы яртыда ук.

— Ярар, доктор, соңыннанрак сөйләшербез, — өметен җуеп, телефонын сүндерде Илнар.

Шунда вокзал янына полиция машинасы килеп туктады. Машинадан бер тазарак кына кеше чыкты да, шул тирәдәге халыктан:

— Сезнең арагызда Илнар исемле кеше бармы? — дип сорады.

— Илнар мин булам, — диде Илнар, каушый төшеп.

— Әйдәгез, минем белән киттек, — диде полицейский.

— Кая? — дип аптырап сорады Илнар.

— Хатының янына, — дип җавап бирде тегесе.

Эпилог

Илнар Алсу яткан палатага керде. Палатада Алсу үзе генә түгел иде — аның әнисе, апасы да бар иде. Илнар әкрен генә Алсу янына килде. Башның күздән өске өлеше капланган, күзе йомык иде Алсуның.

— Кызым, ач күзеңне, — диде күз яшьләренә буылып әнисе. — Син бит һәрвакыт сөйләшә торган булдың. Нишләп соң хәзер дәшмисең? Нәрсә дә булса әйт инде, ач инде күзеңне.

Алсу селкенмичә ята бирде.

— Миңа үпкәләдеңме син? — дип сорады ана кызыннан. — Үпкәләмә инде миңа. Ач, кызым, күзеңне.

Шулвакыт Алсу бөтен җаны-тәне белән калтырана, селкенә башлады. Әнисе, апасы, Илнар нәрсә эшләргә дә белмәделәр.

— Доктор, нәрсә булды?! — дип кычкырып җибәрде Алия. — Нәрсә булды?!

Палатага тиз генә доктор керде дә, калганнарга чыгып торырга кушты, бүлмәнең ишеген ябып куйды. Илнар палатадан чыгуга дусларын очратты. Дуслары килгән — авыр минутта ташламаганнар аны. Дусларының берсе, утырып торган бер ир-атка төртеп күрсәтеп:

— Илнар, машинаны менә шушы кеше йөрткән, — диде. — Ул, Алсуга операция ясасыннар өчен, үзен туганы дип әйткән.

Илнар шул ир-ат янына килде дә, күз яшьләрен яшерә алмыйча, туп-туры күзенә карап:

— Догаларыңны укый тор. Үзең өчен. Әгәр дә аның белән берәр нәрсә булса, мин синең тормышыңны тынычлыкта калдырмаячакмын, — диде.

Күпмедер тынлыктан соң Илнар дәвам итте. — Ничек бәрдердең син аны? Исерек идеңме?

Карап торышка исерек дип тә әйтеп булмый үзен. Йөзе чиста, саф, начар кешегә дә охшамаган. Кайгырганы, үкенгәнлеге дә күренеп тора.

— Мин сине тынычлыкта калдырмыйм! — дип кабатлады Илнар.

— Ходайның үзенә тапшырыйк, — дип җавап бирде теге ир-ат. — Алсуың белән бар да яхшы булыр.

Менә палатадан врачларның чыкканы күренде. Керергә ярый, дип белдерде алар. Палатага иң беренче булып Илнар керде. Алсу янына килде дә, чүгәләп:

— Алсу, Алсу! — дип исемен кабатлады. — Мин беләм, син барысын да ишетәсең. Син ишетмәгән булып кыланасың гына. Ачуым чыксын дип.

Алсу дәшмәде.

— Тор, тор хәзер үк, — диде Илнар, күз яшьләрен тыя алмыйча. — Нишләп син мине калдырасың? Син мине бәхетле иттең, хәзер миннән китмәкче буласыңмы? Беләсеңме, — дип дәвам итте Илнар, — сине болай итеп беркайчан да эзләмәгән идем мин. Бүген сине беренче тапкыр үземнеке иткән кебек тоелды миңа. Шуңа күрә мин сине тагын җуя алмыйм... Алсу, Алсу, үтенәм синнән. Кадерлем, Алсу, кайтчы минем яныма, — дип ялварды Илнар. — Үтенәм синнән.

Шулвакытта Алсуның керфекләре селкенеп куйды. Әз генә вакыттан соң күзен дә ачты. Алсу әнисен, апасын күрде. Аннан соң гына чүгәләп торган Илнарын күрде. Илнар бәхетеннән елмаеп тора иде. Алсу көчкә-көчкә генә:

— Курыктыңмы? — диде.

— Мин инде үлгән идем, — диде Илнар елмаеп.

Алсу, авырлык белән булса да, елмаеп алды.

— Миң бөтенләйгә киттем дип уйладыңмыни? Ул вакытта кем белән талашкан булыр идең соң? — дип тагын да ныграк елмайды Алсу.

— Мин сине яратам.

— Минем өчен син нәрсәгә әзер? — дип сөйгәненең битеннән үпте Илнар.

— Мин сине яратам, — дип кабатлады Алсу.

— Поезддан сикерә аласыңмы? — дип сорады Илнар. Алсу «әйе» дип тә әйтеп бетермәде,

Илнар:

— Юк, беркайчан да алай дип әйтәсе булма. Шаярып кына булса да, алай дип әйтәсе булма.

— Мин сине яратам...

Руслан Рәүпов

 

"КУ" 3, 2014
Фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: