Беләзек (хикәя)

Әллә язмышым, әллә ялгышым – юлларымда янә Гамилне очраттым. Аны күрүгә шатландым дип әйтә алмыйм, мине шул мизгелдә бик авыр хисләр өермәсе урап алды. Нинди хис иде ул? Үземне гаепле тоюмы, әллә куркумы... Күзләренә багарга курка идем, ә бит аның матур яшел күзләренә кайчандыр карап туя алмый идем. Ник? Җавапны балачактан, яшьлектән эзләргә туры килер.
Бу кеше – минем иң якыным, иң кадерлем иде, ул янымда булганда, бөтен сагышлар тарала, башыма төшкән бөтен мәшәкатьләремне ул хәл итә иде. Ә балалар йортында мәшәкатьләр аз түгел...
Гамил белән без миңа унике яшьләр тирәсендә, корт оясына яңа ташланган чагымда таныштык. Анда эләгүемнең бик авыр тарихы бар, мин исемә төшермәскә тырышам, ләкин хәтер сандыгына нинди генә бик куйсаң да, тамчылап, кайвакыт исә ургылып ташып чыга шул.
Беренче көннәрдән үк мине караңгылык чолгап алды. Яшәү шартлары коточкыч, начар мөнәсәбәтләргә дә урын күп иде. Яңа кешене беркайда да җылы каршы алмыйлар, мондагы каршылауны әйтәсе дә түгел... Юк, юк... Начарны уйлыйсым да килми. Күңелемә яхшыны гына сеңдерергә тырыштым. Бөтен яманлыкны хәтердән алып атарга. Яхшыны гына искә алырга... Мине артык ачуланмыйлар да, тәрбияче апалар да ягымлылар... Ләкин монда һәрбер кеше ялгыз иде... Юк, кеше дигәнең синең тирәңдә мыж итә, әмма ялгызлык өметсезлеге һәрберсенең күзендә чагыла.
Янымда өемнән килгән ике нәрсә бар иде: әнкәемнең алтын беләзеге – ул аны миңа үлем түшәгендә тапшырды, һәм иске генә телефон. Телефон икенче көнне үк юкка чыкты, үзе аякландымы, аяк куйдылармы... Аның өчен бик кайгырып тормадым, чөнки ул миңа кыйммәт түгел иде, әтиемнең үги кызының искесе иде. Хәтта ничектер җиңел сулап та куйдым. Тик беләзекне мин ике күзем кебек саклый идем, мондагы шартны аңлап, аны ераграк яшердем. Һәрхәлдә, шулай дип уйладым. Тик соңрак аңлашылды: бу козгын оясында яшереп кую, гомумән, мөмкин нәрсә түгел икән. Һәр ялтыраган нәрсәгә күзләре төшкән саескандай, әниемнең изге истәлеген дә юкка чыгардылар. Минен хәлем бик яман, сагышлы, зарлы, йөрәгем яралы чак. Бөтен дөньяны җимерәсе килде, бөтен бүлмәне, бу сөйкемсез балалар йортын ватасы, җимерәсе... Әмма көчем мендәрне кыйнарга һәм акырып еларга гына җитте. Шул көннәрне бик ямансу йөрдем, бернәрсәгә дә игътибар итмәдем. Ул беләзек әниемнең җылысын саклаган хәтерем иде, ялтыравы – киләчәккә өметем, рухым, җаным иде... Әйтерсең, канатларым сынды, яшәвемнең мәгънәсе югалды, тормышымның әһәмияте бетте.
Менә шул караңгы көннәрдә тормышымда Гамил барлыкка килде. Аңа унбиш яшь иде, озын буйлы, тузгыган коңгырт чәчле, зөбәрҗәт тамчылары кебек күзле малаймы, әллә егетме... Аның кыяфәте баштарак миңа бер дә ошамады. Эчке дөньясы да салкын кебек тоела иде. Буш куык булып, янымда саруны кайнатып чуала кебек. Тик хаталанганмын икән. Сизми дә калдым, аның белән аралашу мине тормышка кайтарды. Ул күңелгә хуш килерлек, ярдәм итәрлек сүзләр таба белә. Үткәннәребез дә охшаш, безне шул берләштерде дә инде. Гамил мине аңлый, төрле хәтәр хәлләрдән коткара. Сөенечле мизгелләребез дә байтак булды. Мәсәлән, һәр бәйрәмдә дустым миңа төрле үсемлек яфракларын бүләк итә, мин исә аларны гербарийга җыям.Беләм, кемдер аларны бүләк дип тә санамас... Ә ул шундый матур, гаҗәеп яфраклар алып килә!

Аңа гашыйк булганымны аңышмаганмын да, чөнки мин аны беркайчан да булмаган, ә булуын бик-бик теләгән абыем, дип кабул итә идем. Вакыт шулай кайчак әкрен генә өстерәлеп, кайчак бик тиз, шаулап уза бирде. Минем унбишенче туган көнем җитеп килә иде. Дусларым күбәйде, бер бүлмәдә торган кызлар да миңа якынайдылар. Алар мине иртүк котлады, берсе тумбочкасыннан торт та чыгарды. Бәхетем – чиксез, чөнки өч ел авызыма бер кисәк тә торт капканым юк, аның тәме шундый татлы,шундый баллы иде! Шулай да... минем күңел яфрак көтә иде. Гадәти яфрак. Мин аның белән гербариемның битен бизәр идем...
Әйе, гаҗәеп бер яфрак көттем.
Инде төшке ашны ашап, серле китабымны тотып, Гамилне көтәм, юк, күбрәк ул алып киләсе яфракны көтәм бугай. Әллә үзенме?..
Менә ул керде. Кулларын яшереп, матур, ягымлы сүзләр әйтте. Аннан, кулын алга сузып, учыма нәзек кенә, ялтырап торган беләзек куйды. Әнием беләзеге... Сулышым кысылды, күзләрем яшь белән тулды, кулымнан шуып төшкән гербарийның яфраклары төрле якларга сибелде, минем хәтерем кебек очты, таралды. Тавышым югалды, сүзләр, хисләр буталды. Каршымда басып торган иң якын кешем кинәт явыз, усал бер бәндәгә әверелде, аны бүтән күрәсем дә, беләсем дә килмәде.
Көн-төн уйланып, елап чыктым. Ышанычым, өметем югалды, дөньяга карашым алышынды. Ул көннәр караңгы томан эчендә генә узды. Тагын бер яраткан кешем... Ялгыз калдым. Шулай булса да, мин үзем өчен бик күп нәрсә аңладым, беркатлылыгым юкка чыкты. Гамил иң яман дошманыма әйләнде, дошман гына түгел, хыянәтче иде ул. Йөрәгемдә – нәфрәт, уйларымда – үч алу. Йөрәгемнән ташып чыккан сүзләрне әйтеп кенә тынычлана алмадым. Үзем дә аңа явызлык, начарлык эшләргә теләдем. Ләкин уйлаганнарымны тормышка ашыра алмадым... өлгермәдем. Сүз белән кыйналган Гамил җавап биреп тормыйча, әллә нинди җан әрнүле караш ташлап, ишектән һәм минем тормышымнан чыгып китте.
Сигез ел үтте. Мин аны бик еш исемә төшердем.
Элекке бүлмәдәшләрем беләзекнең Гамил тарафыннан нинди авырлык белән табылуын сөйләгәч, дөньяның бер читеннән булса да аны эзләп табып гафу үтенәсем килде. Аның каршында үземне бик гаепле сизә идем. Бәлки, ул мине күптән оныткандыр инде, мин аның тормышында зур югалту түгелмендер. Ә үзем бик күпне югалттым. Сигез ел дәвамында мин аны табар да идем, тик оялуым һәм киребеткәнлегем янына килеп «гафу ит», дияргә ирек бирми иде. Ничек тә онытырга, онытырга кирәк...
Теләк – теләк белән, ә менә язмыштан качып булмый икән.
...Мин эшләгән кафега бер егет килеп керде. Аның күзләрен һәм елмаюын беркайчан да, беркемнеке белән дә бутап булмый! Ләкин ниндидер кирелек «Танытмаска!» дип этәрә. Ул утырган өстәл янына гамьсез генә килеп бастым. «Нәрсәгә заказ бирәсез?» – дигән җөмлә авызымнан чыгарга өлгермәде, колагым үз исемемне танып алды. Йөрәгем дөп-дөп сикерергә тотынды, тавышын ишеткәч үк, уйларым чуалды, бергә булган чаклар кылт итеп искә төште. Мин аның янында басып тора алмадым, атылып урамга чыктым. Утыргычка чүмәштем дә күз яшьләренә буылдым. Тик аңламыйм: ник елыйм? Бу яшьләр ник болай тамчы-тамчы тама?.. Бу – мин түгел, бу – минем йөрәгем елый.
Кемдер яныма килеп басты, башымнан сыйпады, күзләремә тутырып карады. Аның кулында көзге яфраклар бәйләме иде...

Юлия ДӘҮЛИКАМОВА,

Пенза өлкәсе Каменка районы

Кикин урта мәктәбе укучысы

 

"КУ" 4, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: