Бәләкәй Фоат

Әти-әни тигез айлар

Баланың иң әүвәл таныган кешесе әнисе була торгандыр. Сөйләүләренә караганда, мин дә тирә-юнемдәге башка кешеләр арасыннан әнине аерып үз иткәнмен. Ике-өч айлык чагымда шактый еш елаганмын. Әти дә, әби дә кулларына алып тирбәтеп тынычландырырга тырышканнар, әмма мин елыйм да елыйм икән. Әни, кайтып кереп, кулына алуы була, мин тынычланып калам, имеш. Әбием әйтә икән: – Әллә безнең бармаклар инәлеме икән, алганны-салганны белми көйсезләнә. Әнисенең кулы тисә, аннан да сөйкемле бала юк. Әйе, кем тапкан, шул баксын икән баланы. Ана – бала өчен иң газиз кеше дип юкка әйтмәгәннәрдер инде. Хикмәт әнинең кулларында гына булмагандыр. Нәни генә булса да, бала инде аның назлы тавышы, иркәләп әйткән җанга якын сүзләре ишетелү, күкрәк сөтенең элгәре булуын чамалау сәләтенә ия, күрәсең. Мин дә башка бәбиләрдән калышмаганмындыр. Мин беренче айлардагы халәтем турында берни дә белмим. Ник дигәндә, иң кирәкле һәм төп һөнәрем, үз вакытында елап җибәреп, ягымлы, җылы, матур тавышлы әнине үз яныма чакыру, күкрәк сөте белән туену булган. Моны шактый әйбәт башкарганмын булса кирәк, чөнки туганда өч килога да тулмаган малай, әти сугышка киткәндә, ягъни өч ай ярым вакытта, тиешле авырлыкны куып җиткәнмен. Әби әйтүенә караганда, әти кинәнеп болай дигән: – Минем улым яшьтәшләрен куып җитте. Ай үсәсен көн үсә башлады... Әтием Галимулла, тимер эше остасы булгач, үз кулы белән матурлап бәбәй арбасы ясаган. Аны чәчәкләп-чуклап бизәгән. Иртәгә сугышка китәсе дигән көнне, мине шул арбага салып, авылның югары очына кадәр тартып менгән. Хәтта Кырмач болынындагы чишмә янына кадәр барып җиткән. Чишмә янына ятып су эчкән, битенкулын юган. Шулвакыт мин уянып елый башлаганмын. Әти, тиз генә йөгертеп өйгә алып кайтып, мине әни кулына тапшырган. 1941 елның 14 августында, шул арбага салып, әни мине Кукмара станциясенә кадәр алып барган. Әти, мине кулына алып, сөеп, арбага кире салган. Бу инде минем әтине соңгы тапкыр күрүем булган.

Исеме Фоат булсын

Минем туган көнем 21 март дип исәпләнелә. Ләкин дөресе – 5 март. Эш шунда: ул вакытта махсус бала тудыру йортлары юк. Булачак әниләр, көне-сәгате җиткәнче, башкалар белән бергә хәтта кыр эшләрендә дә катнашып йөргәннәр. Ара-тирә баланы эшкә барган җирләрендә тудырганнар да. Әни сөйли торган иде: Гали Җүәйрәсе бер малаен Кадеки күпере астында тапты, кендеген урак белән кистек, дип. Март аенда кыр эшләре булмаганлыктан, әлбәттә инде, мин өйдә туганмын. Шәмсеямалттәй дигән кендекче әби, тәүге тапкыр мине кулына алып, арт ягымны чәбәкләгән. Шулай итсәң, бала кычкырып елап җибәрә, сулыш юлы ачылып китә, дигән. Инде исем эзләү мәшәкате башланган. Миңа кадәр ике малай булгач, әни бу юлы кыз көткән. Берсеннән-берсе матур исемнәр әзерләп торган. Аның каравы, тагын малай тууга, әти бик куанган. Шулай да, нәкъ шул көннәрдә Нократ Аланы заводында бик ашыгыч эш башкарылу сәбәпле, атна-ун көнсез авылга кайта алмаган. Шуңа күрә миңа исем кушу да чигерелә килгән. Ниһаять, әти кайткан. Аннан сораганнар: – Йә, улыңа нинди исем куярга ниятләп кайттың? Әтинең ныклы уе бар икән. – Беренче малайга исемне безнең Хәят апабыз тапты. Авыл советына төшкән дә, заманча исем булсын дип, малай кешене Илсөяр дип яздырып кайткан. Янәсе, илне сөюче егет булсын! Ни кыз исеме, ни малай исеме түгел. Мин моны ошатмадым. Бабам белән киңәшеп, Мәлик дип куштырдым. Авыл советында исә яңадан яздырып булмады. Шуңа күрә малай ике исемле булып калды: документларда – Илсөяр, чынлыкта – Мәлик, мәгънәсе дә матур – «патша», «солтан» дигән сүз. Дөрес, мондый хәл аңа шактый кыенлыклар тудырырга да мөмкин әле. Хәкимулланы исә үзем әйттем. Хаким – дәүләт башлыгы, җитәкче. Минем балалар мескенләнеп йөрүче булмасын, дидем. Тормыш тоткасы булсыннар. Малайларның бусына да матур исем таптым. Малмыж ягында бер мулла бар, бик гыйлемле, оста вәгазьче, абруйлы. Исеме – Фоат. Гарәпчә «йөрәк», «күңел» дигән сүз икән. Минем малай да күңеле белән дә матур, күркәм булсын, димен! Менә шулай итеп, миңа туу турында таныклыкны 24 мартта гына тутырганнар. Ә туган көнемне 21 март дип куйганнар. Әти-әниләрем бу көннең Нәүрүз бәйрәме дә икәнен белгәннәрмедер-юкмы, әмма туган көнемне шушы яз бәйрәменә туры китереп яздырулары хак.

Сугыш еллары турында белгәннәрем

Миннән:

– Син – сугыш чоры баласы. Шул вакытлар турында нәрсә дә булса хәтерлисеңме? – дип сорыйлар.

Аларга нәрсә әйтим? Сугыш тәмамланганда, миңа дүрт яшь булган. Бер-ике яшьтә әле шундый авыр елларда яшәгәнлегемне абайлаганмындыр, димим. Шулай да өч яшьтәме икән, әллә дүртенчедәме, бер күренеш хәтеремдә нык уелып калган.

Безнең авыл тау астында урнашкан. Шактый биек, өч йөз метрдан да ким булмас. Безнең бакча башы турысында ул тагын да калкурак һәм текәрәк. Ишегалдыбыз ямь-яшел куе үлән белән капланган. Җәй көннәрендә, шул чирәм өстендә тәгәрәп уйнаганда, кинәт кенә шул тау ягыннан дөбер-шатыр иткән тавыш килә башлый. Тау башыннан пырлый-пырлый берьюлы берничә зур нәрсәләр очып чыга. Алар, авыл өстеннән үтеп, еракка китеп югалалар. Абыем Хәкимулла әйтә:

– Безнең самолётлар. Алар шулай бергәләп сугышка баралар.

Артларыннан кычкырып та кала:

– Җиңеп кайтыгыз, абыйлар!

Көннәрдән бер көнне, әбием белән капка төбендәге эскәмиядә утырганда, күршебез Галимҗан абзыйлар капка төбенә атлы арба килеп туктады. Дилбегәне урамның безгә каршы ягында өйләре урнашкан күрше егете Гарәфетдин тоткан. Ул арбада утырып торган абыйга җиргә төшәргә булышты. Теге кеше йөзе белән безгә таба борылгач, әби кинәт кенә урыныннан торды:

– Карасана, Ягъфәр түгелме? Ягъфәр шул!

Әби, мине җитәкләп, алар янына алып китте.

Ул арада аларның капкаларыннан кемнәрдер йөгереп чыкты. Барысы да шатланып ниләрдер әйтәләр, елашып та алалар, арбадан төшкән абый белән күрешәләр. Без әби белән читтәрәк басып торабыз. Әлеге абый безне дә күреп алды, әбигә кулларын сузды:

– Сәрбиттәй, исәнме? Менә аксап-туксап дигәндәй, мин дә кайтып җиттем, исән генә торасызмы?

– И Ягъфәр, болай кайтуың зур бәхет инде. Ямаулыгы үзеңдә, яраларың төзәлер, исән булуың олы куыныч. Әниең Гөлҗамалның бәхете инде.

Әлеге абый мине дә күреп алды. Кулын сузды. Мин, кул бирмичә, әбием артына постым.

– Бу малай яңа туып калган иде. Хәзер әнә йөгереп йөрерлек егет булган. Исемен оныттым әле.

– Фәәт була ул, күрше, Фәәт.

– Ә алай икән, менә сиңа солдат күчтәнәче.

Ул, кесәсеннән алып, миңа бер шакмак шикәр сузды. Мин һаман әби итәгенә ябышып басып торам. Шикәрне әбием алды.

– Баланы сөендергән өчен, сине Ходай үзе куандырсын.

Шуннан соң, озак та тормыйча, икенче бер күршебез Миңсылу тәтәләргә дә бер солдат кайтты. Анысының кулы ак чүпрәккә төрелгән, аны муенына шундый ук тасма белән асып куйган. Гариф исемле икән.

Миңсылу тәтә безгә кардәш тиешле. Ул безгә еш кына кереп-чыгып йөри, без дә аның өендә булгалыйбыз. Гариф абыйны малай чагында ук әнисе ташлап киткән. Аны шушы Миңсылу тәтә тәрбияләп үстергән. Гариф абый аны әниседәй якын күрә. Май тәтә, дип эндәшә.

...Тора-бара авылда солдат киеме кигән башка кешеләр дә күренә башлады. Шуларның берсе, миңа озак кына карап торгач, сорап куйды:

– Син Кәлкәш малаемы?

– Юк, Нурхәят малае.

– Шул инде, шул, коеп куйган Кәлкәш! Әтиең Галимулланы Кәлкәш, дип йөртә идек. Ул минем якын дус иде. Аның бабасы Кәлимулла исемле булган. Шул исемне кыскартып, әтиеңне Кәлкәш, ди торган идек. Менә кайткач белдем әле, әтисез дә калгансың икән. И бала, бала.

Әби әйтә:

– Бу Вәли Галие булгандыр. Шушы арада кайткан дигәннәр иде.

Сугыш чоры турында белгәннәрем менә шулардыр, ахры.

Әбием догалары

Сәрбиҗамал әбием, кая гына барса да, мине үзеннән калдырмый. Әминә чишмәсеннән чәйгә су алып кайтамы, авылның икенче башындагы Мулла абзыйларның хәлен белергә (бабайның энесе Заһидулла картны шулай дип йөртәләр) керәме, әллә, йомышы төшеп, күрше Пычак авылына барамы – һәрвакыт мине үзенә ияртә. Абыемнарны кисәтә: без югында әйбәт кенә торыгыз, берүк шырпы белән уйный күрмәгез.
Мәчет турыннан үткәндә, авыз эченнән генә дога укып бара, аннан авызын сыпырып куя.
– Мәчет – Аллаһы йорты, изге урын. Аның янына җитәрәк, әгузе-бисмилла әйтү, Коръән сүрәләрен уку тиеш. Син дә, өйрәнгән догаларыңны укып, әппәр итә торган бул. Зират киртәсе буенда ул доганы тукталып укый. Монда ята торган әрвахлар исән кешеләрдән дога көтеп яталар, изге сүзгә куанышалар. Әрвахлар бездән дога көткән кебек, исәннәр дә аларның рухына мохтаҗ. Ул, шулай ди-ди, чүгәләгәндәй итә. Кулларын күтәреп дога укый. Мин дә аның шикелле итәм. Әле мин «Рәббанә...», «Колһуалла...» догаларын гына беләм. Әби әйтә, әнә шул белгәннәреңне укы, аннан тагын-тагын өйрәнерсең, сабыйларның догалары кабул булыр, диләр. Монда ята торган
әби-бабайларга оҗмах түреннән урын сора. Әтиеңне дә онытма.
– Әтинең кабере бу зиратта түгел бит.
– Түгелен түгел, шулай да дога, кайда гына булса да, мәетне эзләп таба икән. Шуңа күрә аңа да укы. Әниеңә, миңа, абыйларыңа, үзеңә саулык-сәламәтлек, киң ризык, бәхет телә. Барлык кешеләргә дә бәхет насыйп булсын, диген.
– Теге син әйткән безнең сыерны алып чыгып киткән кешеләргә дә әйтимме?
– Аларга да Ходай тәүфыйк бирсен.
Әби, эше никадәр күп булса да, намаз укырга тиешлеген дә онытмый. Аңа ияреп, мин дә ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйм. Кичен йокларга яткач, дога укыта. Үзе әйтеп тора, мин кабатлыйм, берничә сүз әйтүгә, йокыга талам.
Безгә берәр кунак килсә яисә күрше-күләннәрдән берәрсе керсә, мине мактый, инде догалар белә, ди. Минем башым күккә тия. Әбием минем берәр дога укып күрсәтүемне сорый. Укып биргәч, мине икәүләп мактый башлыйлар. Миңа да күңелле була. Яңа доганы өйрәнгәндә әйтә:
– Менә әниең урман кисүдән кайтыр, яисә Урта Шөннән Шәмсевәлия тәтәң килер. Аларга укып күрсәтсәң, кара әле, безнең Фәәт Коръән сүрәләре укый белә икән, дип шаккатырлар. Әйдә, аңарчы
«Тәбәрәк»не өйрәнеп куйыйк әле.
Бу дога бик озын, мин бик тиз арыйм, шуңа күрә әби аны кыскартып кына ятлата.
Әби догаларны абыйларыма да өйрәтергә тырыша. Әмма алар аның янында озак юанмыйлар, үз эшләре үзләренә җиткән.
Әбием мин беренче сыйныфта укый башлаган елның кышында вафат булды. Ул елны Кукмараның иң олы врачы Соболева дигән хатын депутат булып сайланган икән. Арпаяз авылында да аны сайлаучылар белән очраштырганнар. Шунда, нинди сорауларыгыз бар, дигәч, Гыйльметдин Сахабы әйткән:
– Безнең авылга чын врачның килгәне юк иде. Моңа кадәр без фельдшерларны врач дип йөрттек. Сезнең килүегез дә кешеләрне дәвалау өчен түгел, җыелыш уздыру максаты белән генә. Бу көннәрдә авылыбызда абыстай урынында йөргән Сәрбиҗамал әбиебез авырып ята. Бер килгәч, аны карап, дарулар бирмәссезме? Бәлки, файдагыз тияр?
Мондый җыелышта әйтелгән сүзне колак артыннан гына уздырып җибәреп буламы соң? Менә безнең өй турына яхшы ат җигелгән «кашовка» килеп туктады. Бер юан гына апа, аңа ияреп берничә ир кеше өйгә керделәр. Ярым җиргә казып салынган подвал дип әйтерлек караңгы өйдә алар башта берни шәйләмәделәр. Күзләре ияләнә төшкәч, әлеге марҗа апа әби янына килде, нәрсәләрдер сөйләде, авызын ачтырып «а-а» дип әйттерде, әйләндереп, борылдырып, күкрәгенә бармаклары белән чиртеп-чиртеп карады. Аның сүзләрен янындагы бер абый татарчага әйләндереп торды:
– Кызганыч, мин үзем белән берни дә алып килмәгәнмен, янымда даруларым да юк. Сезгә витаминнар бик кирәк. Әфлисун, йөзем җимешләре файдалы булыр иде.
Алардан соң хәл белергә кергән күршеләр, бу сүзләрне ишетеп, аһ иттеләр, рәтләп бәрәңгегә дә туймаган кытлык еллар кешеләренә ул әфлисун дигәннәре төшләренә дә керми бит, диештеләр.
Икенче көнне Пычак авылындагы фельдшер ниндидер дарулар да алып килде. Теге юан апа бирергә кушты, диде. Әмма бу вакытта әбием җан биргән иде инде.
Әбиемнең юк булуы мине аеруча моңсулатты. Моңа кадәр минем бөтен яшәешем әбием белән бәйләнгән булган икән. Хәзер инде тормыш сукмакларыннан аннан башка гына атлап китәргә туры кләчәк. Ул өйрәткән догалар гомер буена, изге рух булып, күңелемне яктыртып торачак. Шулай булды да.

Әтиле булу әйбәтрәктер

Дустым Рафаэльнең әтисе Салих абый тире-яры җыючы. Авылда аны әгинт, дип йөртәләр. Шуңа күрә колхоз белән алыш-биреше юк. Төрле авылларга йөреп, үзенә кирәкле нәрсәләрне җыеп кайта. Тире, йон ише әйберләрне ишегалларына таратып киптерә, чистарта. Аннан соң, зур йөк итеп төяп, район үзәгенә алып китә. Шуңа күрә аңа ат тотарга рөхсәт итәләр. Дөресрәге, ул ат үзенеке түгел, эшли торган оешмасыныкы.

Кайчакта Рафаэль шул ат белән басуга барып печән алып кайта яки башка йомышлар башкара. Туры килгәндә, аның белән арбага мин дә утырып йөрим.

Шулай беркөнне Рафаэль ат белән безнең капка төбенә килеп туктады.

– Әйдә, Кырмач болынына барасыңмы, печән алып кайтасы бар.

Аның кычкырганын әни дә ишеткән икән.

– Беркая да бармыйсың. Рафаэль ул печәнне сиңа түгел, үзләренә алып кайта. Әнә, бер капчык булса да үлән җыеп кайт, ди.

Мин ялынырга тотынам:

– Минем атка утырып йөрисем килә. Барыйм инде. Үләнне аннан соң җыярмын.

Әни авырсынып кына риза була.

Мин Рафаэль янына арбага менеп утырам. Күршеләр Әлим абзый белән Нәҗми Нәҗибе карап калалар. Саңгырау Шакир абзый исә безне күреп кычкыра:

– Аннан бармагыз, яңгырдан соң Каенлыктан су агып төшкән, инеш аркылы чыга алмассыз! Капитан күпереннән әйләнегез!

Без аның сүзләрен ишетмибез дә, баруыбызны дәвам иттерәбез.

Бәләкәй әби өе турыннан узгач, сулга барылып, Кырмач болынына чыга торган кичүгә юнәләбез.

Шакир абзый юкка гына кычкырмаган икән, су ташкыны, инде кимегән булса да, үзе белән басудан үзле балчык алып килгән, ул, бөялеп, шактый су җыелып торуга китергән.

Мин Шакир абзый сүзләрен искә төшерәм:

– Инеш аркылы чыга алмассыз, – диде бит, – кермик сазлыкка, – дим.

Рафаэльнең үз уе үзендә, икеләнеп торган атның дилбегәсен каты итеп тартып куйды да:

– На, малкай, – дип кычкырды.

Ат, кыюланып, өелеп торган балчыкка кереп басты һәм аяклары бот төбенә кадәр батканын сизми дә калды. Малкай, алга барырга омтылып, алгы аяклары белән сазга әйләнгән балчыкны изә, әкренләп арт саны да бата баруына китерә. Ниһаять, аның башы гына өстә кала. Тәртә арасына җигелгәнлектән, аңа бу әсирлектән котылырлык хәрәкәтләр ясау кыен. Ат кызганыч, «пырх-пырх» итеп авыр сулый, күзләрен акайтып безгә карый.

Мин карарга килдем – Рафаэльнең әтисен чакырып китерергә кирәк. Дус малайны шул урында калдырдым да аларның өенә таба йөгердем. Бәхеткә, Салих абый ишегалдында йөри иде. Мин тыным бетеп әйтә алдым:

– Анда... Бәләкәй әби бакча башында... ат батты...

Салих абый, эшнең нидә икәнен тиз генә аңлап, минем арттан йөгерде. Без килеп җиткәндә, ат шул хәлдә сазлык кочагында тыпырчынып ята иде. Салих абый, килә-килешкә ачулана-ачулана, Рафаэльне читкә этеп җибәрде. Тиз генә аркалыкны, камыт бауларын чиште, атны бәйлелектән коткарды. Ат, сазлык эченнән йөзеп чыккандай үтеп, аргы ярга чыгып басты, бик каты селкенеп, өстендәге пычрактан чистарынды.

Рафаэль еламады, әтисенең атны ничек итеп коткарганын карап торды. Шулай да бу вакытта аның хәле шактый кызганыч иде. Мин эчемнән генә уйлап куйдым:

– Ярый әле минем әтием юк.

Мин үзебезнең өйгә таба йөгердем.

Бераздан Рафаэль белән әтисе ат белән безнең өй турыннан узып киттеләр. Дустым әтисе белән, аркага арка терәп, арбаның ике ягына утырганнар. Дилбегә Рафаэль кулында.

– На, малкай, – дип тарткалап бара.

Аларны бу кыяфәттә күреп, мин үз-үземә әйткәнемне сизми дә калдым:

– Шулай да әтиле булу әйбәтрәктер.

"Уфалла" арбасы

Сугыштан соңгы елларда да шактый кытлык булды. Икенче сыйныфта укыган елны (димәк, 1949 ел була) яз көне утыртырга бәрәңгебез җитмәде. Әни бездән егерме чакрымдагы Плаксиха дигән авылдагы таныш бер кешенең, килеп ала алсагыз, утыртырлык бер капчык бәрәңге бирәм, дигән сүзен ишетеп, юлга кузгалырга уйлады. Аның белән мин дә барырга тиеш булдым. Иптәш булырсың, диде әни. Буш «уфалла» арбасын тартып чыгып киттек. Кәркәвечкә сигез чакрым, аннан тагын ниндидер авылларны үттек. Мин арыдым. Юл түбәнгә төшә торган урыннарда әни мине утыртып та алып баргалады. Кичкә таба, ниһаять, әлсерәп, барып җиттек. Ул таныш кеше дигәннәре урыс булып чыкты. Кайчандыр әти ягындагы бабам Сәмигулла белән дус булганнар икән. Әлеге сакалга баткан «знакум» бераз татарча да сукалый. Сәмигулланың оныгы да булгач, миңа аеруча җылы мөнәсәбәт күрсәтте кебек. Бал сыланган ипи белән кыстый-кыстый чәй эчерде.
Шунысы кызык: үзе олы кеше булса да, безнең Арпаяз авылының кайда икәнлеген белми. Кукмарадан соң Мамадыш тарафына ун чакрым узгач, дип әйтеп күрсәткәч кенә төшенде. Юлыгыз ерак икән, ничек кайтып җитәрсез, дип кызганды. Күпме тарта алсагыз, бәрәңгене шулкадәр алыгыз, диде. Иртәгәсен иртүк юлга кузгалдык. Знакумыбыз ике-өч чакрымга кадәр арбаны тартып барырга да булышты. Аннан соң «счастливо», дип артыбыздан карап калды.
Ярый әле, юл коры. Яңгыр-фәлән яумаган, арба тигез генә тәгәри. Әмма озын-озын үрләр дә очрый. Әни тәртәдән тарта, мин арттан эткән булам. Әни әйтә, менә Кәркәвечкә җитик тә, анда безнең авылдан килеп торучы бер әйбәт апа бар. Аңарга кереп чәй эчеп чыгарбыз, бик арысак, шунда кунып та калырбыз. Аннан икенче көнне иртәнге салкынча вакытта авылга кайтып та җитәрбез.
Бу авылдаш хатынның өен эзләп тә торасы булмады, без инде килеп тә җиткәнбез икән. Бер әби ике катлы матур гына бу өйне бармагы белән төртеп күрсәтте. Капкадан үтеп, ишекне шакылдаткач, өйнең өске катындагы ишектән бер апа килеп чыкты. Безнең кем икәнне, һәм нинди азап белән йөрүебезне белгәч, югарыдан торып, салкын гына әйтеп куйды:
– Бездә кешеләр бар иде, шуңа күрә борчып йөрмәсәгез, әйбәт булыр иде, хушыгыз.
Бик әлсерәгән, бер чынаяк чәй эчүне зур бәхеткә санар дәрәҗәгә җиткән әнигә әлеге салкынлык шулкадәр авыр тәэсир итте. Ул лып итеп урынына утырды, кузгалып китәргә хәле бөтенләй юк сыман иде. Әмма үзен тиз генә кулга алды, аягына басты.
– Әйдә, улым, кузгалыйк. Моннан өч чакрымда Үрмәкә дигән җир бар. Шунда, чишмә суына манып, урыс биргән ипи телемнәрен ашап хәл җыярбыз. Аннан, ныклап талпынсак, төн уртасына кадәр авылга да кайтып җитәрбез.
Өч чакрым ара, авыр йөк тарткан килеш, ун чакрымга тора торгандыр, артыграк булмаса. Әнинең хәленә кереп, мин дә аруымны онытырга тырыштым. Үрмәкә безнең авыл җирлегенә керә. Андагы болынлыкта җиләкләр, какы, акбаш үләннәре үсә. Әмма әле – апрель азагында – аларның берсе дә юк. Аның каравы, атаклы чишмәсе челтерәп агып ята. Аның суы, болын буйлатып ага-ага, безгә якты чыраен кызганган Кәркәвечкә таба китә. Кичкә көчкә-көчкә шул Үрмәкә үзәненә килеп җиттек. Әни әйтә:
– Бер дә кайгырмыйк, Ходай ташламаса, адәм ташламас. Мин менә әле теләк теләп килдем: шушы безгә якты чырай күрсәтмәгән хатынны үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да туйганчы сыйларга насыйп булсачы.
Тамак ялгап алгач, һич урыныбыздан торып китеп булмый. Йокы баса. Тирләгән шәпкә аркага суык та йөгерә башлады. Моны абайлап, әни көч-хәл белән торып басты. Без мең газап белән урыныбыздан кузгалдык. Шулвакыт арба шыгырдавына охшаш тавыш ишетелде. Үр борылмасыннан атлы арба килүе күренде. Мин шунда ук танып алдым, бу безнең авылның «әгинт» булып эшләүче, минем дус малайның әтисе Салих абый иде. Арбасына түбәләмә итеп тире-яры төялгән.
– Мондый вездеход белән каян кайтып киләсез?
Әни хәлне сөйләп бирде. Салих абый, аны тыңлый-тыңлый, йөген рәтләде, тиреләрне тигезләбрәк куйды. Кеше утырырлыграк урын рәтләгәндәй итте. Сыңар куллы гына булса да, ул бик җитез эш итә. Әни белән икәүләп бәрәңге капчыгын тиреләр өстенә урнаштырдылар. «Уфалла»ны арба артына тактылар. Әни белән миңа да, кысылып кына булса да, урын табылды. Салих абый аркага бөркәнергә торыпша кебек нәрсә дә бирде. Җылы булып китте.
– На, малкай!
Тәрбиядә генә торган ат, бернинди авырлык сизмичә, җиңел генә урыныннан кузгалды. Әни мине шул җәймә кебек нәрсә белән аркамнан төреп куйды. Миңа җылы булды. Арбада тирбәлеп бару йокыга оетты... Әнинең йомшак кына әйткәненә күзләремне ачтым.
– Әйдә, күзеңне ач инде, улым, кайтып җиттек.
Тирә-юньгә карасам, үзебезнең бакча башындагы күпердән чыгып барабыз, имеш. Әни, Салих абыйга мең рәхмәтләр әйтеп, бәрәңге капчыгын янә «уфалла»га салып,
үзебезнең өйгә таба борылдык.
Авыл өйләре тәрәзәләрендә кичке утлар алынган иде инде.

Сугышта үлеп калган әти гаепле

Мин, ниһаять, Пычак җидееллык, ул вакыттагыча әйтсәк, ТБУМны – тулы булмаган урта мәктәпне – тәмамладым. Миңа ундүрт яшь. Инде алдыма хәзер нәрсә эшләргә дигән сорау килеп басты. Миннән генә торса, бернинди дә икеләнү булмас иде – бары тик укуны дәвам иттерергә, вәссәлам! Ул елларда җиде класс тәмамлау шактый зур уку санала иде. Чөнки аннан да зуррак укыган кешеләрне бармак белән генә санарлык булгандыр. Әни белән гел шул турыда гына сөйләшәбез. Колхоз эшенә һич кенә дә бәйләнеп каласым килми. Миннән бигрәк моны әни теләми, хезмәт көне, ягъни таяк исәбенә үзем интегүем дә җиткән, ди. Ниһаять, әни әйтте:

– Кукмара мәктәбе торыр урын бирә алса, ашау ягына ничек тә тырышырбыз.

Мин, бик әйбәт билгеләр генә тезелеп торган таныклыгымны алып, Кукмараның татар мәктәбенә бардым. Ишекне кыяр-кыймас кына ачып, эчкә үттем. Алдымда көтмәгәндә бик озын буйлы яшьрәк кенә бер абый пәйда булды.

– Син, энем, кемгә?

– Кемгә икәнен белмим. Укырга керергә дип килгән идем.

– Кайдан килдең?

– Арпаяз авылыннан – «Әсәнбаш» колхозыннан.

– Колхоздан игенчеләр, терлекчеләр генә килә. Син укырга теләп килгәнсең, димәк, авылыңның исемен әйткәч, җитә. Синең белемең кай тирәдә?

– Ничек кай тирәдә?

– Ничә класс тәмамладың?

– Җидене.

– Кайсы мәктәптә?

– Пычак мәктәбендә.

– Ә нигә Балта мәктәбендә түгел?

– Бездә андый мәктәп юк.

– Ә Пычакныкы бармы?

– Бар.

– Ничек укыдың?

– Дүрткә-бишкә генә.

– Свидетельствоңны күрсәт әле, дүртле-бишлеләрдән генә торган документ нинди була икән? Без дә күрик.

Әлеге абый мәктәп тәмамлау турындагы таныклыгымны карап чыккач, ныклы интонация белән әйтте:

– Алай, Пычак мәктәбеннән дә булгач, дүрткә-бишкә генә укыгач, син директорны көт инде. Рахман абый сезгә мөрәҗәгать итәргә кушты, диген. Мин бүген мәктәптә дежур торам, укырга килүче егетләр-кызлар белән әңгәмә үткәрәм. Озын буйлы абый минем белән бик әйбәтләп сөйләште, диген. Миннән дә озын кеше юк безнең мәктәптә.

Минем өс-башыма карап торгач, әйтергә тиеш тапты: – Тулай торактан урын сорарга онытма! 

Килде директор. Аны көтеп торучылар мин генә түгел икән. Берничә укучы күкрәкләренә медальләр таккан әтиләре белән килгәннәр. Алар, тиз генә кереп, күңелләре күтәрелеп чыга торалар. Яңалары ишек артына кереп югала.

Мин иң соңыннан кердем. Директор абый мине дә әйдә, әйдә, монда уз, дип урын күрсәтте. Йомшак итеп хәл-әхвәлемне сорашты. Ул сорамаса да, әтиемнең сугышта калганын үзем өстәп әйттем. Белем турындагы язуымны да карады.

– Әйбәт укыгансың, әйбәт. Безгә синең кебек егетләр кирәк. Укырга алырбыз.

Ул озак кына дәшми торды. Шул арада мин теге озын абыйның сүзләрен искә төшердем.

– Рахман абый общежитиедән урын да бирерсез әле дигән иде...

Бу сүз белән директорның кәефен бозуымны сиздем. Ул, ачу белән, әмма дустанә интонациясен җуймыйча, авыз эченнән генә әйтеп куйды:

– Ул торна абыегыз кайчан җитдиләнер икән?

Миңа карап, гаепле кеше сыман, болай диде:

– Рахман абыең белми ул, общежитиедә урыннар бетте. Кичә килгән булсаң, була иде әле. Бер кыш булса да фатирда торырга туры килер.

Мин, бер сүз дә әйтмичә, чыгып киттем.

Кич белән шуны ишетеп белдем: авылдагы бер иптәш малай, сугыштан кайткан әтисе белән миннән соң барып, шул ук мәктәпкә укырга язылган, тулай торакта урын да вәгъдә иткәннәр.

Мин инде колхоз эшенә керешергә тиеш буламдыр. Әтиең сугыштан исән әйләнеп кайтмагач, кемгә үпкәлисең?

 

Аз гына тырышасың калган икән

1956 елның мартында миңа унбиш яшь тулды. Көзге-кышкы айларда, бригадир кайда кушса, шунда эшләп йөрдем. Буш вакытларымда вакытымны күбрәк укып үткәрдем. Безнең авылда китапханә юк. Пычак авылындагы китапханәдә Саймә апа эшли. Ул миңа тәкъдим итә, мин китапларны капчык белән диярлек алып кайтам. Берәр айдан тагын төшеп алам. Саймә апа:

– Боларны укып бетерә алдыңмы? – дип сорый.

Мин аңа сөйләп күрсәтәм.

Быел көз укуымны Кукмарада дәвам иттерермен дип өметләнәм. Апрель башында миңа быел язгы-җәйге айларда тракторчы ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Көн саен бригадир ни әйтер дип көтеп торганчы, даими эш булуын үзем дә хупладым. Иске генә «Нати» дигән трактор иде ул. Көн аралаш диярлек ватылып тора торган «картлач». Еш кына подшипник тарттырып азапланалар.

Җылы, матур бер иртәдә мин трактор янына эшкә килдем. Кырмач болынының авылга якын башында Габдрахман Каюмов белән Гариф Галиевләр шул «шедевр»га җан кертә алмыйча, майлыйлар, җайлыйлар, кырга чыгарга әзерлиләр икән.

Килеп исәнләшкәч, минем алар белән эшләргә тиешлегемне дә белгәч, Гариф абый миңа бер чиләк тоттырды.

– Әнә теге Капитан үреннән менгәндә, магнитоның искрасы төшеп калган. Шуны табып,чиләккә салып алып кил әле, ди.

Габдрахман абый мыек астыннан елмаеп карап тора. Мин, техника тирәсендә йөрмәгән булсам да, искраның нәрсә икәнен белмәслек томана түгел. Тормыш мине кешеләр белән кыю итеп сөйләшергә дә өйрәтә башлаган иде инде. Шуңа күрә Гариф абыйга җитди итеп җавап кайтардым:

– Искраны Габдрахман абый белән монда да табарбыз, ә син бу чиләгең белән сыер тизәкләре җыеп алып кил, подшипникларны, сука күчәрләрен майларга кирәк булыр, дидем.

Минем җавапны ишетеп, абыйларым, бөтен эшләрен онытып, эчләрен уа-уа, рәхәтләнеп көләргә тотындылар. Шул тирәдә кәҗәләренә яңа чыга башлаган үләннәрне йолкып йөргән Гыйлаҗ Газзәсе дә сүзгә кушылды:

– Нәрсәгә авыз ерасыз, нинди куанычыгыз бар?

– Әнә, Фоатны безнең янга эшкә җибәргәннәр, ул, эшкә керешәсе урынга, безне көлдерә.

– Көлә белгән кеше эшли дә белер әле, көлүдән башланган эш хәерле булыр.

Хәерлеме, юкмы, бер җәй эшләдем мин плугар, ягъни сукачы булып. Хәзер авылда плугар дип аталучы эш юк кебек. Шуңа күрә бүгенге яшьләр аның нәрсә икәнен белмәскә дә мөмкин. Ул механизаторлар арасында иң пычрак эшләрне башкаручы була. Тракторны, сука, чәчкеч, культиватор ише тагылма агрегатларны майлый, аларны эш хәлендә тотуга җавап бирә. Шулай да төп эше сукага утырып йөрү. Бу инде ничәмә-ничә сәгатьләр буена тузан өермәсенең нәкъ уртасында булу дигән сүз. Эш тәмамланганда, битең-башың кап-кара була, тешләр генә агарып күренә. Майлы тузан югач та бетеп җитми. Утырып кына йөрисе булса, бер хәл. Бу бик җаваплы эш. Ник дигәндә, төрәннәрне тигез тотмасаң, сукалаган җирең «түтәл»ле булып кала. Син һәрвакыт сука төрәннәре каерып бара торган җир кантарларының тигез булуын тәэмин итәргә тиеш. Көндез бер хәл, төннәрен ара-тирә йокы баса башлый. Уяулыкны сакламасаң, даими сузылып бара торган буразналар үзенә суырып алырга да күп сорамаслар. Әле дә исем китә: унбиш яшьлек үсмерне ничек шундый хәтәр эшкә куйдылар икән? Хезмәт куркынычсызлыгы турындагы катгый таләпләр булмагандыр шул.

Габдрахман абыйның энесе Шәрифҗан кайчакта безнең янга килеп чыга, кабинада утырып йөри. Миңа әйтә:

– Син бик тырышып укыган идең, мондый эштә азаплану өчен, белемеңнең барыбер кирәге булмады?

Мин эндәшмим.

Сабан туйлары узгач, безнең «картлач»ны каядыр алып киттеләр. Мин Бәдыйгый Билалы белән яңа «ДТ-54» тракторында эшли башладым. Бусы белән эшләү бөтенләй бәйрәм кебек булды. Билал абый үзе дә бик пөхтә, әйбәт кеше иде. Ул әле минем әтине дә күреп калган икән. Кызыклы истәлекләр сөйли иде.

Трактор бригадасы эшләренең исәбен алып баручы махсус кеше бар иде. Ул Көек авылыннан Камил Җәләлиев. Һәр ай ахырында хезмәт хакын да ул алып килә. Башка колхозчылар хезмәт көне дип аталган таяк язылу белән авыз күтәреп калсалар, безгә хезмәт хакының күпмесендер акчалата да бирәләр иде. Менә бер көнне механизаторларның күчмә вагонына акча алырга җыелдык. Миңа нәкъ 99 сум акча язганнар.

Гыймади Хәнәфие әйтеп куйды:

– Эх, әз генә тырышасың калган, 100 сум буласы икән.

Ул вакытта туксан тугызы да безнең өчен зур акча иде. Өстәлгә салгач, әни елап ук җибәрде. Аннан:

– Үзеңә берәр кием алырбыз, кеше арасында йөрисең, – диде.

 

"Галиябану"га да рәхмәт инде

Кечкенә чакта безнең авыл егетләре бер генә төрле җыр җырлыйлар дип уйлый идем мин. Һәрхәлдә миңа шулай тоела иде. Аны бездә «Урам көе», диләр. Егетләр җәйге кичләрдә, егермешәр-утызар булып тезеләләр дә, сафның кырыенда гармун уйнап баручыга кушылып, җырлый-җырлый кузгалып китәләр. Шул рәвешле, алар җырлап урам әйләнәләр. Кайчакта, бер-берләренә карашып, аллы-артлы тезеләләр. Югары очка менгәндә, артка таба йөреп барганнар, түбән очка төшкәндә, алларына карап җырлап атлыйлар. Әллә мин аера алмыйм, әллә бар булганы шул, җырлап урам әйләнгәндә, һәрвакыт шул бер генә җыр яңгырый кебек. Авыл халкы өчен бу менә дигән күңел ачу мизгелләре. Җыр тавышы ишетелә башлауга, бөтен гаиләләре белән капка төбенә чыгалар, егетләрнең үз турларына килүләрен көтәләр. Тегеләр, ара-тирә сызгырып та алалар, һай-һулап кычкырып та җибәрәләр. Алар артыннан ияреп бер көтү бала-чага бара. Тукай әйтмешли, «монда театр да шул, концерт та шул».

Шулай да биш-алты яшьләр тирәсендә көйләрнең төрле-төрле булуларын белә башладым. Бер тапкыр кибеткә кергәнмен. Анда бер абый бик матур итеп гармун уйный. Монда гармун саттылармы икән, әллә үзенекеме, ниндидер мин ишетмәгән көйне өздерә генә. Бик матур! Гармунчы уйнап туктагач, аның янында тыңлап торучы Ногман Габделхәе дигән абзый әйтә:

– Монысын әйбәт уйнадың. Безнең авыл өчен яңа көй. Инде «Сарман» көен уйнамассыңмы?

Гармунчы анысын да уйнады. Габделхәй абзый аңа кушылып җырлап та алды әле.

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман...

Мин шунда гына җырларның исемнәре дә барлыгын белеп калдым.

Ә бер елның җәендә Мостафа абзыйларда кунак кызлары күренә башлады. Алар икәү, апалы-сеңелле. Каядыр шахта җирләрендә яшиләр икән, әтиләренең авылына Сабан туена кайтканнар. Бәйрәм арасында авылга кунаклар күп кайта. Моңа ис киткән юк. Аларының күбесен белми дә калам. Ә бу кызларның кайтуын белми калырга мөмкин түгел иде. Ник дигәндә, кызлар патефон дигән җырлый торган әкәмәт алып кайтканнар. Шуны шомырт бакчасына алып чыгалар да, бер кечкенә өстәл өстенә куеп, җырлатыпмы-җырлаталар. Кайсыдыр төшен боралар, каз муены кебек нәрсәне әйләнә торган түгәрәк өстенә куялар. Шуннан соң җыр яңгырый башлый. Безнең югары оч халкы аларны сырып алган. Кайсы чирәмгә утырып, кайсы басып тора. Барысы да әсәрләнеп җыр тыңлыйлар. Алар инде тора-бара җырны кем башкаруын да белеп алганнар.

– Гөлсем Сөләйманованы җырлат. Рәшит Ваһаповның «Озын көен» тагын бер куй әле. Зифа Басыйрованың «Туй җыры» бигрәк тә матур инде!

Әлеге кызлар аларының кушканнарын үтәп кенә торалар. Һәркөнне, көтү кайтып, маллар каралгач, сыерлар савылгач, халык шушында җыела.

Әмма бу хәл озакка бармады, кызларыбыз бераздан китеп бардылар. Җыр тыңлау бәйрәме шуның белән юкка чыкты. Әле бу вакытта безнең авылда радио дигән могҗиза юк та юк.

Мин, үзем дә сизмәстән, бу җырларның байтагын отып алганмын. Алар үзләреннән-үзләре минем күңелдән яңарып чыгалар да шуларны җырлап йөрим икән. Бигрәк тә өйдә ялгыз калган чакларда кычкырып ук җырлап җибәрәм, имеш. Бервакыт минем җырлаганны күршебез Ягъфәр абыйның җәмәгате Таҗия апа тыңлап тора икән. Әгъләм Нурфигасы үтеп барганда, аны да туктаткан. Икәүләп тыңлаганнар. Шуннан соң Фоат җырчы икән дигән хәбәр бөтен авылга таралган. Әгъләм Нурфигасы авызына керсә, сүзнең бөтен урамга таралачагына шикләнмәскә мөмкин, диләр иде безнең авылда.

– Мостафа абзый шомыртлыгындагы кәнсирт Нурхәят өенә күчкән, – дип тә өстәгән, диләр.

...Кыш көннәренең берсендә, безгә Билал Нуретдине килеп керде. Бер дә аралашкан егет түгел, аның минем янга килүе көтелмәгән бер хәл иде. Чыннан да, ул миңа бөтенләй уйга да килмәгән сүз әйтте.

– Клубта театр куярга әзерләнәбез. «Галиябану»ны уйнарга исәп. Сине дә катнашырга чакыралар.

– Минем бер дә спектакльдә уйнаганым юк бит.

– Аның каравы шигырьләр укыганың бар. Шигырь укыган кеше театрда да уйный алыр әле, диләр. Синең җырлый алуыңны да белгәннәр. Шуңа күрә сиңа Хәлилне уйнарга әйтәчәкләр. Әйдә, икеләнеп торма, синнән башка клубка килмәскә куштылар, аңладыңмы!

Сөйләшүне әни дә ишетеп тора икән.

– Бар, улым, бар. Ышанып чакыралар икән, кеше сүзен тыңларга кирәк. Нуретдин бала-чага түгел. Аның сүзен кире какма.

Без Нуретдин белән клубка төштек.

Безне яшьләр каршы алдылар. Араларында минем дус малай Марсельнең апасы Иңглизә дә бар. Миннән өч-дүрт яшькә олы булыр, җиткән кыз булып килә.

– Менә, Иңглизә, сиңа Хәлил дә булды, – диде, керә-керешкә Нуретдин. Иңглизә, мине күргәч, каш-күзләрен җыерды.

– Бик яшь бит бу, аның белән мәхәббәт уенын ничек башкарырбыз? Сүзгә Гыйззетдин кушылды:

– Мәхәббәтне уйнаучы яшь булырга тиеш тә инде. Җитмәсә, Фоатны матур итеп җырлый да, диләр.

Иңглизә шушы сүзгә чат ябышты.

– Әйдә әле, Фоат энем, бер җырлап та күрсәт әле. Матур җырласаң, бәлки, гашыйк та булырмын.

Мин уңайсызланып калдым. Тик торганда ничек җырлыйсың инде? Ничә кеше карап торганда.

Иңглизә минем хәлне аңлады.

– Әйдә, икәү җырлыйбыз.

Ул «Галиябану»ны җырлый башлады. Миңа ым какты:

– Әйдә!

Мин дә әкренләп җырга кушылдым. Отыры кыюлана бардым. Аның каравы Иңглизәнең тавышы ишетелми башлады. Клубта минем җырлавым гына яңгырап калды. Ничектер, үзем дә яратып, булсын, дип җырларга тырыштым.

Өч куплет җырлагач, ниһаять, тәмамладым.

Иңглизә мине кочып ук алды.

– Уйныйбыз, болай булгач, уйныйбыз. Театр уйный-уйный, буеңны да үстерәм әле мин синең!

Бу спектакль бик уңышлы чыкты. Үзебезнең авылда ике тапкыр уйнадык. Күрше авылларда да күрсәттек. Мине артист дип йөртә башладылар. Мин, Иңглизә әйткәндәй, бер кышта буйга да үсеп киттем.

1957 елда миңа 16 яшь тулды. Шул елны март аенда җирле хакимиятләргә сайлаулар узды. Клуб мөдире булып эшләгән Гайсә абый Нуриевны Пычак авыл советына рәис итеп сайладылар. Ул миңа үз урынына клуб мөдире булырга тәкъдим итте.

– Җиде класс белемең бар, талантың да күзгә күренеп тора, эшли-эшли укырсың, өйрәнерсең. Әйдә, тәвәккәллә. Үзем эшеңә күз-колак булып торырмын, диде.

Минем өчен балалык, үсмерлек чоры тәмамланды. Гомернең хезмәт, белем алу чоры башланды. Ни әйтсәң дә, «Галиябану»га да рәхмәт инде!

 
"КУ" 8, 2018
Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: