Тукайны юксыну

Гади генә татар малае мин.
Тукай ягы минем Ватаным!
“Пар ат”ларда килеп
Тукай күзен ачкан “Нурлы”шәһәр –
Ул бит минем туган Казаным!
“Туган тел”не көйләп үстем:
Татарның гимнына тиңләдем!
“Су анасы” белән “Шүрәле”не
Укый-укый әле бит мин
Һич тә туймадым!
Олылар сокланып иҗатыңа,
Шигыреңне кат-кат укыйлар.
Ә сабыйлар “Бала белән күбәләк”не
Көн дә җырлап-биеп уйныйлар.
Ел да апрель җиткәч, кабереңә
Барып чәчәкләрне куярбыз!
Онытмабыз сине Тукаебыз!
Гомер буе мәдхия җырларбыз!
Габдрахманов Адель
Казан,Яңа Савин районы,
“Татар телендә белем бирүче
13 нче гимназия”нең
5 нче сыйныф укучысы.
Фото: Айгөл Шәрәфиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз