Килен капкасы

Кайда ничектер, ә менә безнең якта чит авылдан кияүгә килгән хатын- кызга исеме белән дәшмичә, Килен дип йөртәләр иде. Минем әнкәем дә шул исемлектә. Чөнки ул безнең авылга күрше авылдан килен булып төшкән. Бу хәлләргә чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә, аны әби-бабайлар һаман да Килен дип йөртә. Кечкенә чагымда мин чыннан да әнкәемнең исеме шулайдыр дип уйлый идем. Ут күршебез Мәдхиямал әби бигрәк тә яратып,
үз итеп, Киленкәем дип дәшә иде аңа. Хәер, аны күршедә яши иде дип әйтү бик үк дөрес тә булмастыр. Утыз яшенә җитеп тә, әле һаман өйләнмәгән улы Әшрәфҗан янында гомер итүче әбекәй көне-төне бездә диярлек. Йомышы төшсә-төшмәсә дә: «Киленкәем, син өйдәме соң? Ишегалдында гәүдәңне күрмәдем...» – дип, иртә таңнан кереп җитә иде. Шунысы да бар, ул беркайчан да урам капкадан йөрми, ике араны бүлеп торган койманы кыеп ясалган капка аша гына, әнием әйтмешли, «ыһ» дигәнче керә дә җитә.
Капканың исеме дә кызык – Килен капкасы! Капканы кем кайчан уйган, ник шулай атагандыр, анысын сорап торган кеше юк, тик ул беркайчан да ябылып, бикләнеп куелмый иде. Без моңа шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, керми торса, әнкәем хәвефләнә тынычсызлана башлап, барыгыз әле, берәрегез кереп, хәлен белегез, авырып китмәсен әбиегез дип, апамны йә мине йөгертә иде. Озын сүзнең кыскасы, бала чагымдагы бер генә көнне
дә Килен капкасының эшсез торганын, Мәдхиямал әбидән башка аш ашап, чәй эчкәнебезне хәтерләмим.
Әнкәем көне-төне колхоз эшендә. Мин ул эшкә киткәндә, татлы йокыда калам. Чит кеше-мазар кереп, ялгыш куркытмасын диптер инде, әнкәем ишеккә йозак элеп калдыра. Ялган йозак! Әйе! Нәкъ шулай диләр иде ачкыч белән бикләнмәгән йозакны. Менә мин, йокым тәмам туепмы, күземә төшкән кояш нурларыннан сискәнепме, берзаман уянып китәм. Өйдә әни юклыгын күргәч, кычкырып еларга тотынам. Минем ачы тавышымны ишетеп, Мәдхиямал әби ишекне ачарга тиеш. Кайчак әбием ишетсен өчен,
тагын да катырак һәм шактый озак еларга туры килә иде...

Чит кеше-мазар куркыту дигәннән, кайда ничектер, безне «тыңламасаң, хәзер, әнә, урыс алып китәр» дип, бик тиз акылга утырталар иде. Елганың теге ягында авылыбызга терәлеп үк торган диярлек рус авылы бар. Рус авылы булса да, исеме татарча – Яңавыл. Хәер, ул гына түгел, турыдан барсаң, өч кенә чакрым ераклыкта, авылның икенче башында Кәчти дигәне
дә бар. Шул авылларның кайсыннан булгандыр, ике көннең берендә, җәй дими, кыш дими, гел бер киемдә, чана яки арба тарткан зур сакаллы урыс карты (бәлкем, миңа гына бик карт кебек тоелгандыр) урам буйлап, татарча белгән бердәнбер җөмләсен – «Самавыр төзәтергә бармы?!»ны кычкырып,
сөрән салып йөрер иде. Берчак җиз самавырның борыны ага башлагач, әнкәем яулыгы белән битен каплап, ым кагып кына, аны ишегалдына чакырып керткән иде. Гәүдәсе капкабыздан күренүгә, алып китмәсен дип куркып, Килен капкасыннан ялт кына чыгып качканымны хәтерлим... Менә шундый «алып китүчеләрдән» дә саклый иде безне Мәдхиямал әбиебез. Үзебезнең әби-бабаебыз булмаганлыктан, ул безгә икеләтә якын иде.
Хәзергесен белмим, без беренче апрель – алдау көнен олы бәйрәм кебек, зарыгып көтеп тора идек. Чөнки ул көнне рәхәтләнеп алдашырга була, сиңа беркем дә үпкәләми. Ә башка көннәрне... Аллам сакласын! Әнкәем һич кенә дә алдашканны яратмый, кеше алдау – кичермәслек зур гөнаһ дип, гел колагыбызга киртләп тора иде. Менә шул – безнең өчен бәйрәм көнендә Мәдхиямал әбине рәхәтләнеп алдый идек инде! Ышана иде бичарам. Бездә
мунча бар. Аларда юк. Шуңа да әнкәем мунча яккан саен Мәдхиямал әбигә дә дәштерә. Рәхәтләнеп, мунча кергәннән соң, кич буена чөкердәшеп, чәй эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырлар иде. Беренче апрель көннәренең берсендә мин Килен капкасыннан гына турылатып, Мәдхиямал әбиләр өенә килеп кердем дә ашыга-кабалана: «Әбекәй, әнкәй сине тиз генә мунчага килсен, юынырга үзенең мунчаласын онытмасын, коенырга комган белән
җылы су да алсын диде...» – дип такылдадым да аны-моны сизенмәгәе дип, кире чыгып та чаптым. Кая ул! Мунча бөтенләй ягылмаган иде ул көнне... Алдавы рәхәт тә бит, утырам калтыранып, ни белән бетәрен көтеп. Менә берзаман өй ишеге ачылып китте дә тастымал, мунчала, комганын күтәреп, Мәдхиямал әби килеп керде. Керә-керешли үк: «Рәхмәт, килен,
мунчаң өчен, бик кызу, шәп булды...» – димәсенме?! Әнкәем ык-мык итеп, югалып калды. Мин, болар куркуымны сизенеп өлгергәнче, карават астына шудым. Ятам көтеп... Ничә минут үткәндер (миңа бик озак тоелды!), кинәт икәүләшеп шаркылдап көләргә тотындылар.
«Юләр карчык, димә инде син мине, комган-мунчаласы бер хәл... – дип кеткелди Мәдхиямал әби: – Барып җиткәч, мунча ишеген ачып кара идең, тити баш! Юу-ук бит! Мунча өйалдында чишенеп, анадан тума барып керергә кирәк караңгы, салкын мунчага... Чукынчык кызый... Ничәмә-ничә алданмам дип сүз бирдем, тагын алдады бит мине, кара инде син, әй?!»
«Әйтмә дә инде син аны, Мәдхиямалтәй, ничә әйттем юкса, олы кешене алдарга ярамый дип...»
Шулай сөйләнә-сөйләнә, чынаяк-тәлинкә чылтыратып, чәй эчәргә
тотындылар. Мин аларның «быдыр-быдырларын» тыңлап ята торгач, оеп йоклап киткәнмен...
Хәер, Мәдхиямал әби үзе дә шаяртуның кимен куймый иде. Элек авылларда зурлап, өй тутырып, ашка җыю бар иде. Сугым суйсалар да, кемгәдер кунак «төшсә», кызыл туй, сайлау-мазар булса, армиягә китсәләр- кайтсалар да... Андый чакта, үзләрендәге тәлинкә-кашык җитмәү сәбәпле, күршеләрдән алып тору гадәте бар. Буталмасын өчен һәркемнең кашыгына тамга уелган була. Соңыннан аш үткәч тә әле, бу кашык безнеке түгел дип,
тамгасын тикшереп, алыш-биреш ясап йөрерләр иде.
Сабый балалар гадәттә «р» авазын әйтә алмый. Ә минеке кешечә түгел, «с», «ш» урынына да – «т», «ч» урынына да – «т». Әллә чынлап, әллә юри әнкәем мине Мәдхиямал әбигә йомышка кертеп җибәрә:
«Бар, кызым, әбиеңнән кашыкларын сорап тор, ашка җыябыз диген... »
Килен капкасыннан турыга гына элдерәм. Керә-керешкә: «Әбекәй, әнкәй катык торады», – дип, аваз салам.
Чыгып китә әбием өйалдына чәркә тотып. Алып керә дә тулы бер чәркә катык, миңа суза. Ә мин чәбәләнәм, катык түгел, катык торады, дим. Соң, Алла бәндәсе, бирдем бит инде дигәндә, мин һаман, катык түгел, катык, дип тәкрарлыйм. Аптырагач, мич буена килеп, стенадагы агач җайланмага тезеп кыстырып куелган кашыкларга төртеп күрсәтәм.
«Ә-ә-ә, шулай диген аны, кашык диген, син бит катык дисең», – ди
әбием, кет-кет көлеп...
Еллар үтеп, бераз исәеп, мәктәпкә сабак алырга йөри башлагач, әбекәем атна саен диярлек хат яздырырга керә. Икенче-өченче сыйныфларда гына укыган чагым. Укырга-язарга алдан ук өйрәнеп баргач, шактый «шомарган» булганмындыр, күрәмсең, миннән олырак апама түгел, хат язуны нигәдер миңа ышандыралар иде. Килеп утырам өстәл артына шакмаклы дәфтәр бите тотып, каләмемне карага манарга әзер.
«Әбекәй, ни языйм?» – дип сорыйм.
«Рәхмәтулла бәбекәем...» дигән җавап алам.
Мин башымны өстәлгә кырын салып, тырышып-тырышып, хәрефләп кабатлый-кабатлый «Рәхмәтулла бәбекәем»не язып бетерәм.
«Булды, әбекәй, тагын ни языйм?»
«Рәхмәтулла бәбекәем» диген, кызым...
Мин, өлкәннәр кушкан һәрбер эшне җиренә җиткереп үтәргә өйрәтелгән сабый, тагын шул ук «Рәхмәтулла бәбекәем»не матур итеп сырлап язып куям. Җавап та шул ук була. Бер хатка ничә мәртәбә язганмындыр «Рәхмәтулла бәбекәем»не?! Бик күптер, мөгаен. Юкса Мәдхиямал әби әйтеп торып яздырган хатлардан шул ике сүз мәңгелеккә күңелемә уелып калмас иде...
Авыл мәктәбендә укыганда да, соңрак укуымны «җәһәннәм чите –
Казанда» (авыл кешесе үзе барып күрмәгән җирләрне шулай атый иде) дәвам иткәндә дә, Рәхмәтулла бәбекәемнең авылга кайтканын хәтерләмим.
Әнә шул – сүз башыбызда телгә алган утыз яшенә җитеп тә һаман
өйләнмәгән улы Әшрәфҗан белән гомер итте Мәдхиямал әби. «Ник һаман өйләнмисең?» – дип сораучыларга җавабы гел бер, имеш: «Инәй үлмичә өйләнмим, дүртпочмаклы кечкенә генә өйдә ике хатын-кызны талаштырып, сугыштырып ятасым юк...» Хәер, аның Сафура исемле кызы да булган, имеш. Тавык фермасында эшләгән. Шунда башына зыян килеп, зиһене чуалып, юләрләр йортына алып киткәннәр, имеш. Мин белә башлаганда, тавык фермасы да, Сафура да юк, имеш-мимешләр генә бар иде. Имеш-
мимешләрнең тагын берсе: «Мәдхиямалның сугыштан исән-имин кайткан ире Вәлиулла бәхет эзләп, ерак җирләргә киткән җиреннән марҗага өйләнеп, шунда төпләнеп калган...» дигәне дә сүз уңаеннан дигәндәй, сирәк-мирәк булса да, ишетелгәләп куя иде. Әшрәфҗанның исә ялтырап торган башын мин яхшы хәтерлим.

Адәм баласының хәтере бик серле, сәер бит ул. Гомер барышында күргәннәреннән үзенә кирәклеләрен генә сайлап саклый. Әшрәфҗан башын хәтерләмәс тә идем, бәлкем, бик хикмәтле баш иде шул ул – сугыша торган. Икәү иде әле алар. Ю-ук! Икесе дә Әшрәфҗанныкы түгел. Хикәяләү барышында икенче баш иясенең исемен дә телгә алырбыз. Яңавыл дигән рус авылы турында сүз әйткән идем бит. Безнең авыл тирәли сай гына елга
ага. Елганың бер яры безнеке булса, икенчесе – әнә шул Яңавылныкы. Елгабызның киң, тирән чаклары да булган. Су тегермәне эшләп торганда. Әнкәемә ияреп, он тарттырырга баргач күргән идем ул тегермәнне, зур бер агач тәгәрмәчнең елга суын күтәреп әйләндергәнен гаҗәпләнеп карап торганымны әз генә хәтерлим. Без су коеныр яшькә җиткәндә, тегермәннән җилләр искән, елга инде шактый саеккан, тездән су ярып, руслар ягына
рәхәтләнеп чыгып була иде. Безнең авыл маллары, каз-үрдәкләре дә моны бик яхшы чамалый, күпме «ярамый-ярамый» дип чыбыклап торсаң да, тамак тәмугка кертер дигәндәй, гел шул ярамаган якка чыгу җаен карыйлар. Яңавылныкылар шуны гына көтеп тора, диярсең, атка атланган каравылчы килеп тә җитә, безнең авыл малларын куып алып та китә. Ә көн кичкә
авышкач, безнең авыл ир-атлары җыелышып, малларын алырга бара. Анда ничек аңлаша торган булганнардыр, белмим, күп очракта Яңавыл халкы «аңлашырга» безнең авылга килә иде. Авылга дигәч тә, авыл эченә түгел, елганың аръягына, юан күсәк, сынык сәнәк, тырма сабы ишеләрне күтәреп. Безнекеләр дә су буена төшә. Һәм китә аңлашу... Колхоз эшеннән кайткач җыелыша торган булганнардыр. Мин караңгылыктан ишетелгән тавышларны гына хәтерлим. Ни өчен дисәң, без – бала-чагалар, әни- әбиләргә ияреп, тау башыннан карап, тыңлап тора идек. Кичке эңгердә «шак-шок», «дөп-док» иткән, кычкырган, ыңгырашкан, «бәр, давай», «яннан», «арттан» кебек тавышлар тын һаваны ярып, еракларга яңгырый. Җыелышкан хатын-кызлар «аһ-уһ» итә дә «Әнә, Әшрәфҗан баш белән бәрде...». «Монысы Мәсрур башы!» дип кычкырып җибәрә. Күп тә үтми, караңгылыкны ярып, атлар кешнәтеп, яңавылларның таралышканы ишетелә. Кайсының башы, кемнеңдер кулы бәйләнгән безнекеләр дә
тауга күтәрелә башлый. Кемнәрнедер ике яктан култыклаганнар, кемдер үзе титаклый... Алар тау башына менеп җиткәнче, әниләр безне җитәкләп өйләребезгә таба алып китә. Шул рәвешле айлар-еллар буе аңлаша торгач, Яңавыл авылы юкка чыкты, кешеләре башка авылларга күченеп бетте...
Еллар үтә, без үсәбез, әти-әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тордылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авылга кайтканда, йә әнкәем хатлары аша белә идем. Авылга чираттагы кайтуымның берсендә әнкәем мине кайгылы хәбәр белән каршы алды. Бер ай элек Мәдхиямал әбиебез дөнья куйган. Миңа авыр булмасын дип, хатка язмыйча, кайтуымны көткәннәр.Чыннан да, авыр булды аны югалту. Тәбәнәк кенә җыйнак гәүдәсе, бала итәкле күлмәге,
күлмәге өстеннән бәйләп куелган – мәңге салынмый торган алъяпкычы, иңнәрен каплап торган чәчәкле яулыгы, һәрчак елмаюлы ачык йөзе, һәр көн диярлек Килен капкасыннан гына ялт итеп килеп керүләре...
Мәдхиямал әби китеп, бер-ике ай да үтми, «инәй үлмичә, өйләнмим» дигән Әшрәфҗан авылның түбән очыннан туйсыз-нисез генә, сазаган кызны алып кайтып та утырта, бер-ике атнадан аерып та җибәрә.
Әнкәем аның белән ныклап аралаша-белешә дә алмый калган, килен кеше урам ягыннан да, Килен капкасыннан да безгә кереп йөрмәгән.
Әшрәфҗаннан курыккандыр, ахрысы, бичара. «Берәр нәрсәгә ачуы чыкса,
баш белән генә әйләндереп җибәрә...» дип зарланган, имеш, теге сазаган.
Әнкәем дә, Әшрәфҗан абыйдан куркыптырмы, Мәдхиямал әбинең
үлеменнән соң, Килен капкасын аркылы-торкылы такталар белән кадаклап, келәсен бикләп куйган.
Шул беренче уңышсыз тәҗрибәдән соң аллы-артлы тагын өч килен
килеп китә әле бу йортка. Белмим, кемгә кайсы ягы килешмәгәндер, дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә нишләптер аннан уттан курыккан кебек курка идем. Әле теге – кашык урынына катык сорап йөргән заманнарда ук йомыш белән Мәдхиямал әби янына кергән саен Әшрәфҗан абыйны
гел бер – өй түрендә агач караватта кырын яткан хәлдә күрә идем. Ачык чырай күрсәтмәс, биргән сәламеңне алмас... Өй эченең бушлыгы, тупас кына итеп кулдан ясалган ике агач карават, иске сандык, ашъяулыксыз өстәл, пәрдәсез тәрәзәләр дә хәтеремдә. Әнисенә берәр эштә булышты микән, әмма ул колхоз эшенә йөрмәде шикелле. Эшкә әйтергә дип килгән бригадирга: «Мин колхоз эшенә йөрмим, әнә, урыс эшләсен...» дип кенә
җавап биргән, диләр иде.
Дүрт хатынның тәмен татып караганнан, тирә-юньгә «хатын белән
тора алмый» дигән даны таралганнан соң, елдан артык ялгызы яшәгән Әшрәфҗан, көннәрдән бер көнне, Башкортстан ягыннан бишенче кәләш алып кайта.
...Ашкынып, туган ягыма кайтып киләм. Үзебезнең Югары Оч урамына борылуга, йөрәгем җилкенебрәк тибә башлый. Мине урам як тәрәзәдән күреп алган әнкәем атылып урамга чыгар да каршыма килер... Менә өйләрне саный-саный, йөгерә-атлый кайта торгач, Мәдхиямал әбиләр турына җиттем. Бу нинди могҗиза?! Тәрәзәләргә чиккән ап-ак пәрдәләр эленгән түгелме?! Әнә, капкабыздан әнкәем килеп чыкты. «Бакчада чүп утый
идем, кызым, күрми калганмын», – дип тәкрарлый-тәкрарлый, кочагыма ташланды. Елашып күрешүләр, сагынылган сөйләшүләр. Минем күңелне гел теге чигелгән ак пәрдәләр кытыклап тора. Җаен туры китереп, сүз арасына үземне кызыксындырган сорауны кыстырам: «Мәдхиямал әбинең
тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе...
«Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит
Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! Пешергән ашлары җелекмени, телеңне йотарлык! Ул камырлары! Бик уңган булып чыкты Гөлсәрвәр килен...»

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 22 февраль 2021 - 17:00
    Без имени
    Кайчан дэвамы була икэн,бик яратып укыдым бу хикэяне
  • 22 февраль 2021 - 13:58
    Без имени
    Бигрэк тэмле итеп язасыз инде .Тизрэк дэвамын укыйсы килэ.