Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Дөнья тузаны

Агарырга вакыт табып булмый, Гел өстәлә дөнья тузаны.

Дөнья тузанына буялганнар,

Ничек кенә юыйк кулларны?

Куллар гынамы соң, битебезгә

Чәчерәгән дөнья тузаны.

Акча диеп тәмам шашканбыз да

Шакшыларга куллар сузганбыз.

Әйтерсең лә без бу дөньяларга

Байлык туплау өчен туганбыз.

Бай булмаса туганнар да чит бит,

Пычрак чыга хәтта йөрәктән.

Эх,чайкыйсы иде күңелләрне

Ару керләр белән беррәттән.

Агартасы иде. Агармаса

Агымсулар алсын үзенә.

Акны “Ак” дип әйтә алсак иде

Туры карап һәркем күзенә.

Агымсулар бертуктамый ага,

Сизелми дә гомер узганы.

Агарырга вакыт табып булмый,

Гел өстәлә дөнья тузаны.

 

Яшел Үзән районы, Ачасыр мәктәбенең

8 нче класс укучысы

Сайфутдинова Алия

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев