Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Бер гомеремә – ике дөнья (дәвамы)

Дини бәйрәмнәр авылда матур уза әле. Иртүк бала-чага: «Аидкум мөбарәк!» («Бәйрәмегез мөбарәк булсын!») – дип, ишек кага. Аларга тәм-том өләшәсең! Авыл ахырына җиткәнче бәләкәй капчыклары төрле тәмле конфетлар белән тула. Элек яшьләр, хәтта олылар да чыга иде, шаярышып, бер-берсенең конфетларын тартып алып, куышып, бик күңелле бәйрәм итә идек. Тора-бара бу гадәтләр дә бетте.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Без алты бала үстек. Ипи, тоз, бәрәңгедән бервакытта да өзелмәдек. Без беркайчан да аны ашамыйм, моны яратмыйм, димәдек. Киемне беребез арты беребез кидек. Төпчек буларак, миңа барысыннан да «өлеш» чыга иде. Әнкәй аларны кечерәйтеп, ямап, тегеп бирә. Ризык дигәннән, чоландагы кунаклар өчен агач тартмада һәрвакыт конфет, печенье була. Без аның барлыгын белсәк тә, бервакытта да кул сузмадык. Кайчагында кунаклар белән өстәл янына утырырга рөхсәт бирелсә дә, әнкәй алдыбызга куймаса, беребез дә конфетка үрелми иде.
Минем бик тә мәктәпкә барасым килә иде. Күп йөдәткәнгәдер инде,
ата-аналар җыелышының берсенә әнкәй мине дә ияртеп барды. Апаларым, абыем барысы да иң тырыш, тәртипле укучылардан булгангамы, бәлки, башка сәбәп беләндер, аны мәктәптә бик хөрмәт итәләр иде.
Җыелыштан соң без мәктәп директоры Мулланур абый Әгъзәмов
янына кердек. Калын кашлы, төбәп, тишеп карый торган тирән карашлы – мәктәп директорлары гел шундый буладыр, фамилияләре дә гел Әгъзәмов була торгандыр, дигән фикер күңелемдә озак сакланды. Әнкәй аңа мәктәптә укыйсы килүемне сөйли. Директор абый аны тыңлаган арада миңа карап-карап ала. Әнкәйнең сүзләре тәмамлангач, ул шкафтан 4-5 кечкенә китап алып, миңа сузды. Шуларны укып бетергәч, мәктәпкә килерсең дип, башымнан сыйпады. Китапларны мин ике-өч көндә
укып чыктым, анда шигырьләр иде. Яшем җитмичә, мәктәпкә бара
алмаячагымны төшендем.
1968 елда мине, ниһаять, «нуләвәй»гә (хәзерлек сыйныфына) яздылар. 1 сентябрьдән мәктәпкә йөри башладым. Кышның бик салкын көннәрендә радиодан башлангыч сыйныфларда дәресләр булмаячагы хәбәр ителгәндә дә, мин сигезенчедә укыган Рәйханә апам классында шул бер сәгатемне барыбер «укып» кайта идем.
Яз җитте. Баздан орлыкка бәрәңге чыгарабыз. Мин дә шунда буш
чиләк китереп булса да, буталып йөрим. Рәйханә апа озакламый концерт куясыларын, Тукайның «Шүрәле» шигырен ятларга кеше эзләүләрен сөйли. Күрәсең, концерт Тукай туган көнгә багышланган булгандыр инде. «Ятламыйсыңмы, апаем», – ди миңа. Сөенеп риза булам. Эштән «азат ителеп», китап тотып, урамдагы эскәмиягә чыгып утырам.
Шигырьне тиз ятладым. Зал шау килеп кул чапты. Әгъзәмов абый
сәхнәнең уртасына ук чыгып, мине күтәреп алды. Ул мактап, нидер сөйли, мин исә оялуымнан кызарып, сыдырылып күтәрелгән күлмәк итәгемне тарткалыйм. Бу мизгел бөтен нечкәлекләре белән хәтеремдә калган. Кызыл- сары җирлеккә ак чәчәкләр төшкән күлмәк иде ул, әнкәй теккән.
Без үзенчәлекле заманда яшәдек. Башлангыч сыйныфта каләмне карага манып яздык. Дәфтәрне япканчы, җөмләнең кибүен көтәсе, йә киптергеч кыстырасы. Язу бик зур сабырлык, осталык таләп итә, чөнки каләмеңне карага ныграк чумдырсаң, дөрес тотып язмасаң, кара табы көтеп кенә тора...
Өченче сыйныфта шариклы каләмгә күчтек. Безнең өчен бу бер могҗиза булды. Парталарга түгелеп интектергән кара савытларының түгәрәк чокыры гына калды.
Мин мәктәпне, укытучыларны чын күңелдән яраттым. 8 нче сыйныфны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына документларымны тапшырдым.
Үсмер чак. Күңел кылларының иң нечкә, иң сизгер чагы. Без группада 30 кыз бала. Төрлебез төрле районнардан. Беренче тапкыр әни яныннан чыгып киткән 14-15 яшьлек кызлар.
Дәрес башлана. Минем партам тәрәзә янында. Бина каршындагы
агачлардан акрын гына сары яфраклар коела. Көзге моңсу көн. Мин тамагыма тыгылган төерне ашыгып-ашыгып йотам. Ул китми. Башка юл тапмыйча, яшь булып күзләрдән чыга. Оялып, башымны кулларыма салам. Күршемдә утырган Фәнүсә, арттагы партадан Венера миңа кушыла. Минут та үтми, барыбыз да елыйбыз. Хәтта Минзәлә кызы Зәмфирәнең дә безне кызганудан күзләренә яшь тула. Ә укытучылар?! Безнең киң күңелле
олы җанлы сабыр остазларыбыз дәресне туктатып, сүзсез генә безнең тынычланганны көтәләр.
Безнең район Минзәләдән ерак түгел, 40 чакрымлап кына. Тик
машиналар аз йөри, ун-унбиш чакрымын урман аша җәяү кайтасы. Мине бу да туктата алмый иде. Ул урманны мин кайтканда да, киткәндә дә елап кичә идем. Шул чагында берәрсе миңа: «Әле син ерак китәчәксең, гомерең туган якларыңнан еракта үтәчәк», дисә, аңа ышанмас идем.
Дүрт ел йөгереп кенә үтеп китте.
Соңгы көнне таралышыр алдыннан тулай торакта утырганыбызны
хәтерлим. Чемоданнар, сумкалар әзер. Күтәренеп чыгып кына китәсе. Беркем кузгалмый. Яшьләребезне сөртә-сөртә, мышкылдап елыйбыз да елыйбыз. Тулай торак коменданты Венера Николаевна кереп, яшьле күзләре белән әрли-әрли куып кузгатмаса, без кичкә кадәр дә утырган булыр идек әле.
Без бер группада укыган иптәш кызым Рәмзия белән Казанга
документлар тапшырырга киттек. Ул татар теле һәм әдәбияты бүлегенә, мин журналистлыкка. Бланкларны тутырганда, Рәмзия миңа шундый якын итеп: «Әйдә, малай, икебез дә тел бүлегенә керик, бергә укырбыз, газетада да эшләп була бит», дип әйтеп куйды. Документларны бер үк бүлеккә тапшырдык.
Без Казаннан филология факультеты студентлары булып кайттык. Бу кабатланмас бер чор иде. Гүзәл яшьлек, моңлы, нурлы, жырлы Казан! Мин Рәмзиянең шул тәкъдименә гомер буе рәхмәтлемен. Чөнки туган телемне бик яратам. Университетның Татар теле һәм әдәбияты бүлеге миңа аны шулай җентекләп, бөтен гүзәллеген, зиннәтен тоеп өйрәнергә мөмкинлек бирде...
Ә заман үзгәрде. Ул вакытта без әниләребез белән шәһәр телефон
үзәкләреннән, алдан ук чират алып, сәгатен билгеләп куеп сөйләшә идек. Әниләребезнең йөзен күрмәсәк тә, күңелләребез белән тоя идек. Ә хәзер гел каядыр ашыгабыз. Безнең чор кешеләре тормыш агымына бик авыр җитешә. Ә яшь буын йөгерә. Кая, нигә ашыкканын да белмичә, аңламыйча чаба. Алар арасында укытучы, төзүче, очучы булырга теләүчеләр бармы икән?!
…Яшьлек үзенекен итте. Күңелдәге матур хисләр шигырь булып языла иде. Кызганыч, минем ул елларда язган шигырь дәфтәрем югалды... Мин дә чит җирләргә китеп адаштым.
Монда ун кешенең тугызы бирә торган сорау бар: кайда яхшырак,
Сүриядәме, Россиядәме? Күңелләрен кырмый гына җавап бирәм.
Россиядә яхшы, чөнки ул минем туган җирем, анда минем әти-әнием, туганнарым, дусларым. Сүриядә яхшы, чөнки ул минем яраткан кешемнең, балаларымның туган җире. Минем хәерле гомер кичергән җирем. Үзебезгә кайткач кабатлана торган сорау: гарәпләр барысы да 2-3 тапкыр өйләнәләрме? Юк, мин яшәгән төбәктә андыйлар бик сирәк. Өйләнгән очракта да, йә бала булмау, йә хатыны авыру булып, үзен, гаиләне карый алмау сәбәпле генә.
Бу сорауны миңа әнкәй мәрхүмә дә кайткан саен бирә иде. Әнкәйне
искә алу тагын бер очракны – беренче кайтуымны искә төшерде. Әнкәй бик сөенде. Шул ерак җирләрдән кайта алмассың, башка сине күрә дә алмам дип курыккан идем, инде күңелем тынычланды, диде. Аннан соң берәрсе ишетүдән курыккандай, әкрен генә әйтеп куйды: «Кызым, әллә бүтән китмисеңме соң?» Мин сискәнеп алдым. Газиз әнкәемнең күңелен кырасым килми иде: «Әнкәй, карынымдагы баланы тумас борын ук ятим
итиммени?» Бу хакта башкача сүз кузгатмадык.
Шулай, сорау-җавап кичләренең берсендә әнкәй әкрен генә
сораштыра: «Кызым, бик эссе бит, сез кайда йоклыйсыз соң? Елан- чаяннар да күптер?»
Без җәй көне өй каршына куелган биек тимер караватларда йоклыйбыз. Урын кояш баеганчы ук җәелеп, юка чыбылдык корыла. Төнлә белән салкынча рәхәт һава була.
«Ишегалды әйләндереп алынганмы соң?» – дип сорады әнкәй нигәдер...
Ул чагында чынлап та ишегаллары юк иде.
«И кызым, урамда йоклыйсыз инде алайса», – диде әнкәй, борчылып.
Җәйләр җитеп, тышта йоклый башлаган саен аның сүзләре исемә төшеп, үзалдыма елмаеп куям.
Хәзер йортлар кирпечтән. Иркен. Гарәп халкының киң күңеле кебек. Караватларны түбәгә күчерделәр. Монда түбәләр төз. Аларга йорт салганда ук төзелгән баскычтан менәсе. Инде «урамда» түгел, түбәдә йоклыйбыз.
Йосыф бервакытта да миңа озын күлмәк ки, башыңа яп, димәде. Иман кешенең эчендә була икән. Ул аңа ничек киенергә, йөрергә, сөйләшергә, көләргә – барысын да әйтеп тора. Аллага шөкер, бу миңа авыр булмады.
Гаиләдә, мәктәптә, педучилищеда, университетта алган тәрбия мине беркайда да уңайсызлыкта калдырмады. Остазыбыз Җәмил абыйның «кызлар кычкырып көлмиләр, матур итеп елмаялар гына» дигән сүзләренә кадәр әдәбемдә үз эзен калдырды.
Гарәп халкы бик юмарт һәм кунакчыл. Йосыф – шуларның берсе. Безнең өй бервакытта да кешедән бушамады. Шәһәргә эш белән килеп – эше бетмәгәне, табибка килеп, чираты җитмәгәне, автобуска өлгермәгәне, болай гына кунакка килгәне – барысы да бездә ачык чырай таба иде. Берсеннән- берсе кечкенә биш бала белән ничек өлгергәнмендер – үземнең дә исем китә. Бер дә авырсынмадым. Күп вакытта әнкәйнең: «Кунак – Аллаһ кунагы,
кызым», дигәне исемә төшеп тә күңелемне киңәйтеп җибәрә.
Без бәләкәй чакта да килүче-китүче күп була торган иде. Әнкәй аларны ачык йөз белән каршылый, булганы белән кунак итә. Ә кыш көннәрендә шул ике яклы өебезгә башка авылдан килеп укучылар да сыя иде әле.
Еллар буе югары уку йортында укучы кызлар бездә дә яшәде. Мин аларга үземнең кызларыма караган кебек карыйм, үзем белгән яхшы сыйфатларга да өйрәтә идем. Мин ул матур орлыкларны утыртуыма сөенәм – бер туфракта чыкмаса, икенчесендә шытар...
Ял көннәрендә авылга кайтабыз. Ул көнне авылда бәйрәм. Йосыфлар кайткан! Машинаны туктар-туктамас ук бала-чага сырып ала. Безнең балалар да шулар арасына чума. Без төп йортка – Йосыфның олы абыйсы Хәмдү яшәгән йортка кайтабыз. Хәмдү ике тапкыр өйләнгән. Олы килендәшем Газизәнең ике кызы, ике улы булып, кече уллары 4 яшендә каты авырудан үлеп киткән. Хәмдү балаларының күп булуын тели иде.
Кызганыч, икенче килендәшем Фатыйманың балалары булмады. Алар бик тату яшиләр иде. Моның сәбәбе – Фатыйманың сабырлыгы гына түгел, Хәмдүнең гаделлеге дә дип уйлыйм.
Яңа гына үсмер кыз булып килгән Амәл (кече кызлары, олысы Әминә кияүдә иде инде) мине бик ярата. Без аның белән беренче көннәрдә, елга буена бәләкәй ташбакалар карарга төшкән чакларда ук дуслашып калдык. Әйтергә онытканмын, авыл яныннан Зурган атлы кечкенә елга ага. Аның суы кыш көне тулы була, җәйгә кибеп бетә язып, ярга бик күп ташбакалар чыга иде. Амәл бәйрәмнәргә кадәрге көннәрдә мине бармак- тырнакларыңа кына буйыйк әле дип йөдәтә. «Аммә (ул миңа шулай дәшә,
апа мәгънәсендә), сиңа бик килешер», ди. Монда чынлап та, бәйрәм, туй алдыннан чәчкә, тырнакларга кына буяу гадәте бар иде (хәзер сирәгәя инде). Кынаны (ул яшел төстә, он кебек) каты чәй салып, сыек камыр хәленә килгәнче болгаталар. Аннан бераз җылы урынга куеп торалар. Соңыннан бармак башларына ягып, һәр бармакны аерым чүпрәк белән
урап куялар. Иртән кулыңны югач, тырнак һәм бармак башлары кызыл кирпеч төсендә булып кала. Ул үзенчә матур да. Шул ук катнашманы чәчкә дә буйыйлар.
Хәтеремдә, минем яңа килгән чагым. Килендәшләремнең минем озын кара чәчләремне бик кыналыйсылары килә иде. Мин дә риза булдым. Бер кило кынаны чәчемә сылап, өстеннән ике-өч кат яулык та бәйләгәч, башымны көчкә күтәреп йөрдем. Килендәшләремнең чын күңелдән кылган эшләрен юкка чыгарасым килмәде. Әле бит төн чыгасы бар. Ятсаң – маңгайдан, муеннан, колак артыннан куе кызыл сыеклык агып чыга.
Аны сөртә-сөртә төн уза. Иртән иртүк су җылытып, башымны юдым. Ул тиклем кынаны чәч арасыннан чыгарып бетерергә дә сәгать ярымлап вакыт кирәк булды. Аның каравы, килендәшләрем чәчемнең кызгылт төстә ялтыравыннан бик канәгать калды. Минем әле шуннан соң бер атналап муеным авыртып йөрде.
Сүрия авылын яраттым. Анда үзең булып яшәү җиңелрәк. Кайчагында хатын-кызлар белән җыелышып утырабыз. Мин аларга язмышымның әйбәт кешеләр арасына китерүенә бик канәгать булуымны аңлатам. Алар самими елмаялар. «Өм Хәсән, син үзең яхшы күңелле, шуңа тирә-юньдәгеләр дә яхшылык белән җавап бирә», диләр. Мин аларның карашында ихтирам,
якын итү күрәм. Бу миңа бетмәс-төкәнмәс сөенеч бирә.
Авыл инде үзгәрде. Балчык өйләрне зур таш йортлар алыштырды,
кибетләр ачылды, хастаханә, даруханә бар, зур мәктәп төзелде.
Без дә авылда өй салдык. Йосыф пенсиягә чыккач, тагын да ешрак
кайтабыз. Безне һаман көтеп алалар. Кайчагында, кайтып җиткәнне ишегалдында көтәләр. Нигә соңардыгыз, дип елмаялар. Кыш көннәрендә зур бүлмәдә җыелалар. Рәхәт итеп гәпләшеп утыралар. Фәрхән сөйли: «Бервакыт абыем Хөсәен белән шәһәргә бардык. Кичкә калынды. Яңгыр ява. Машинаны Хөсәен йөртә. Борылмада тизлекне киметергә өлгермичә, юл читенә төштек. Азаплана торгач, асфальтка чыктык. Соңга калдык.
Хөсәен колагыма пышылдый: «Ярый әле машина әйләнеп төшеп, җан бирмәдек, әтигә ни әйткән булыр идек», – ди.
Бар да көлә. Мин дә үзалдыма елмаям.
Хөсәен сөйли:
«Халит белән мотоциклда күрше авылга киттек. Мотоциклны мин
йөртәм. Ерак та китмәдек, юлга ишәк чыкты. Бераз ераграк бәләкәй ишәк тә бар. Мин, анысы юлга чыкканчы дип, тизлекне көчәйттем. Узып китим дигәндә генә, әнкә ишәк кире борылды. Аңа бәрелмәс өчен, юлдан очып төштек. Чәнечкеле үлән арасында Халит мине әрләп ята. Минем ни гаебем? Кем белгән ишәкнең борыласын?»
Тагын гөр итеп көләләр. Мин аларның шулай күңелле утыруына куанып, зур чәйнек белән чәй чыгарам. Бераз тын калып, чәй эчәләр. Алар канәгать. Бу да миңа тагын бер бөртек бәхет.
Гомер уза. Инде балалар да үсте. Без дә картаябыз. Кайчагында миңа 30 ел түгел, 300 ел яшимдер кебек тоела. Гомер еллар белән түгел, хатирәләр, сагынулар, истәлекләр белән озая, күрәсең.
Балалар башлангыч мәктәптә бергә, аннары кызлар аерым, малайлар аерым укый. Хәзер инде төрлесе бар.
Хәзер инде бар да яңача. Бөтен җирдә дә бертөсле тоела, элеккечә кич утырулар онытылды. Яңалыклар авылларга да килеп керде. Мөкиббән китеп сериаллар караган кешеләр дә бар. Мин телевизор карарга бик яратмыйм.
Дини бәйрәмнәр авылда матур уза әле. Иртүк бала-чага: «Аидкум
мөбарәк!» («Бәйрәмегез мөбарәк булсын!») – дип, ишек кага. Аларга тәм-том өләшәсең! Авыл ахырына җиткәнче бәләкәй капчыклары төрле тәмле конфетлар белән тула. Элек яшьләр, хәтта олылар да чыга иде, шаярышып, бер-берсенең конфетларын тартып алып, куышып, бик күңелле бәйрәм итә
идек. Тора-бара бу гадәтләр дә бетте.
Ә балалар чыга. Мин аларны сөенеп, елмаеп каршылыйм, әти-
әниләрен сорашам. Яхшы теләкләр телим. Аларның шатлыгына куанам. Раббым илләрне имин итсен! Олылар иртәнге бәйрәм намазыннан соң каберлеккә барып дога кыла. Аннан кайтышлый, кайсы өйгә кереп булса да, иртәнге аш ашый. Гадәттә, өй хуҗасы үзе тәкъдим итә. Аннан бик өлкән яшьтәгеләрнең, авыруларның янына барып хәлен беләләр, бәйрәм белән котлыйлар. Күптән түгел, якыннары вафат булган гаиләләргә барып, кайгыларын уртаклашып, сәлам бирәләр. Соңыннан авылда, гадәттә,
күбесе бездә җыелалар. Каһвә, чәй эчеп, сөйләшеп утыралар. Бәйрәм кәефе бар җирдә сизелә.
Зиратлар монда бездәге кебек. Күбрәк таш кына куялар. Әйләндереп алганнары сирәк. Каберлек тә коймаланмаган. Яшеллеге аз. Мин: «Безнең авылдагы бакча кебек каберлекләрне күрсәгез, үзегез үк кереп ятасыгыз килер иде», – дип шаяртам.

(Дәвамын "Казан утлары" журналының 03, 2021 санында укыгыз)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Бер гомеремә- ике дөнья". Ой, Ифиракаем, бер тында укып чыктым. Искиткеч!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ифира Хәлимованың «Бер гомеремә -ике дөнья"хикәясе Әмирхан Еникичә,зур осталык белән язылган.Хикәя бик җиңел укыла,ьормышчан,тирән мәг‘нәгә ия.Зур мәхәббәте хакына үзенчәлекле табигатьле дөньяны яратырга өлгергән Ифирабызга иҗади уңышлар,якыннарының исән-имин булуын телибез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ифира дустым! Без синең сәләтеңә сокланабыз! Ничә еллар чит җирләрдә яшәп татар телен,сөйләмен камил саклап калуың белән горурланабыз. Сәламәт бул, туган илдә тагын очрашырга язсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язманы укыган саен укыйсы килә.Минем өчен яңа дөнья ачылды.Дәвамын тизрәк укыйсы килә!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер тында укып чыктым, дэвамы кирэк, тизрэк, тизрэк! Бик ошады.