Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Бала күңеле кайларда?

Дин, Милләт, Ватан өчен янып-көймәгәннәр Безгә hич кирәк түгел!

Күңелгә бик авыр, сызланасың,

Елыйсылар килә кайчакларда.

Ялгышасыз, бала күңеле булмый

Һәрвакытта иркен далаларда.

Безгә кирәкми буш бәйрәмнәр, кичәләр.

Күңелләрдә бозлар эреде,

Җаныбызга Ислам, Милләт, Ватан өчен

Якты иман нуры өрелде.

Безгә кирәкми куркаклар, маңкортлар,

Кирәкми комсыз акча кортлары,

Безгә кирәк ирек, бәйсезлек hәм милли

Үзаң, кирәк инсан хаклары.

Кирәкми безгә намусын, җанын сатканнар,

Кирәкми урам этләре,

Кирәкми ялган тарихчылар, кирәкми

Кан имүче урман бетләре...

Хас түгел татарга кул кушырып утыру

Вә эшсез өйдә тик яту.

Коелмасын кан. Вәхши түгел без, тик кирәк

Акыл белән атып калу.

Аллаh саулык бирсен, дога кылыйк, булсын

Дәүләт теле – туган телебез,

Белем-тәрбия, сәнгать hәм изгелек

белән үтсен безнең hәp көнебез!

Күңел боларда булмаса, булса башка далада,

Димәк, ул – черек күңел.

Дин, Милләт, Ватан өчен янып-көймәгәннәр

Безгә hич кирәк түгел!

ФӘНИС ЗЫЯЛЫ

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Һәркем телен белеп, бисмиллалы нәфес бн яшәсә иде щул. Кешелеклелек элеккегечә кире кайтсын иде. Шигырең бик тирән эчтәлекле, син бик булган егет шул. Тагын да зур уңышларга ирешергә язсын үзеңә ходай. Сәламәт бул